
Бигеш – үткәннәр сагында...
Татар авыллары
28 октября 2019

Зәй районының Бигеш авылына барганчы ук, бер кызык хәл турында ишеттем. 1960 нчы елларда авыл мәктәбе директоры укытучыларга: «Авыл кешеләре өчен мөгаллим маяк кебек булырга тиеш. Шуның өчен сез өс-башыгызны карап йөрегез, костюм киегез. Сыер‑сарык асрамасагыз иде...» – дип мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле директор укытучының дәрәҗәсен, абруен күтәрергә тырышкан. Мөгаллимнең тышкы кыяфәте, тормыш рәвеше дә гади колхозчыдан аерылып торырга тиеш, дип санаган.
Бүген ничек яши бигешлеләр? Мәктәп директорының кайчандыр әйткән киңәш- теләкләре әле актуальме? Зәйгә баргач, шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

МӘЧЕТ КАРШЫНДА – ЛЕНИН СЫНЫ
Бигеш авылы җирлегенә алты авыл керә. Шуларның иң зурысы – Бигеш. Биредә 340 кеше яши, 201 хуҗалык бар. Дөрес, заманында халык саны ике тапкырга артыграк булган. Тирә-яклардагы иң зур авыл саналган ул. Колхоз идарәсе, урта мәктәп, участок хастаханәсе – күрше салалардан да бирегә килгәннәр. Тик менә сиксәненче елларда халык саны кими башлаган. Ни өчен дигәндә, янәшәдә генә Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләр зурая барган. Авыл кешесе, кала тормышына кызыгып, заводларга барып урнашкан. Шәһәрләр дә якын шул – Бигештән Чаллыга утыз чакрым тирәсе, ә Түбән Кама унике чакрым ераклыкта гына. Район үзәге дә булган Зәй шәһәренә – егерме биш чакрым. Бүген дә йөзләп бигешле читкә йөреп эшли.
– Авылда эш юкмы? – дигән соравымны бирдем Бигеш авылы җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиевкә.
– Юк та түгел, күп тә түгел. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатория үзәге эшли. «Зәй» агрофирмасы бар, анда дистәләп кеше хезмәт куя. Ялкау булмаган кеше өйдә тик ятмый инде үзе.
Амбулатория үзәге турында аерым әйтергә кирәктер. Элеккеге хастаханәне хәзер шулай дип йөртәләр. Аны көндез дәвалана торган үзәк итеп калдырганнар. Шулай да авыл кешеләре бик канәгать: система куйдырырга, башка төрле дәвалау курслары узарга – бер дигән мөмкинлек, бигрәк тә өлкәннәр өчен. Шунда ук теш табибы да бар. Дәваланырга күрше авыллардан да киләләр икән.
– Дәвалаучы табиб бик белемле, үз эшенең чын остасы, – дигән сүзне берничә кешедән ишеттек.
Бигеш авылы мәдәният йортына килеп туктауга ук, Ленин сынына игътибар иттек. Сынның кырыйлары матур итеп койма белән тотып алынган. Ленин бабай бик «почетлы» урында тора, әллә биредә һаман да социализммы, дип уйлап куйдым. Тагын да игътибар белән карасам, мәчет тә шунда ук. Бу картина бик кызык тоелды: кулын алга сузган Ленин сыны янында мәчет. Әллә бөек юлбашчы мәчеткә барырга чакыра, әллә киресенчә, аңламассың...
Сынның сере турында авылның аксакалы, күп еллар Бигеш урта мәктәбендә тарих укыткан Рәүф абый Насыйбуллин сөйләде:
– Бигеш авылы дуңгызчылык буенча дан тоткан колхоз булды. Ни өчендер Бигешкә сыерлар кайтармадылар, алары күрше авылларда иде. Зур авыл, диептер инде, дәүләт биргән планны үтәү – 5000 баш чучка асрау Бигеш кешеләре җилкәсенә төште. Санаулы вакыт эчендә ферма биналары кордылар, шул исәптән элеккегеләрен рәтләделәр. Һәм 5000 баш чучка асрап, бер ел эчендә 500 тонна югары сыйфатлы ит тапшырдылар. Дөрес, бер‑ике ел гына 5000 дуңгыз тоттылар, 4500–4000 – баш санын шуннан да киметмәделәр. Ә ит күләменә килгәндә, 350 тоннадан да кимрәк ит саткан вакыт булмады.
– Ул заманда авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр чучка үрчетүгә ничек карады? – дим.
– Ничек, дип. Нишлисең инде, сәясәткә каршы барып булмый. Ул чорда халыкны бер генә әйбер борчыды: авыл өстендә бер зәһәр ис бар иде. Ә дини ягына килгәндә, чучка асраганга карап кына халык диннән бизмәде. Мәчет булмаса да, ирләр җомга саен намазга җыелды, мөселманча исем кушылды, мәет җирләнде...
Бигеш авылы кешеләре өчен авылда дуңгыз фермасы булуның иң зур уңайлыгы – даими хезмәт хакы. Фермада алтмыш ике кеше эшли. Шуңа күрә колхозлар таркатылып, дуңгыз фермалары бетерелгәч, авыл кешеләре уфтанып та куя. Тукта, сүз башы бит Ленин сыны иде. Дуңгызчылык өлкәсендәге уңышлары өчен, дип, авылга Мәскәүдән кадәр кайтарганнар аны. Районга берне, нәкъ менә Бигешкә! Авыл халкы өчен зур горурлык булган ул. Шуңа да аны үзәккә – Мәдәният йорты янына куйганнар. Соңрак исә, 1992 елда, авыл үзәгендә мәчет төзелә. Тик аңа карап Ленин бабайга тимәгәннәр, чөнки алар өчен бу бер кадерле истәлек, үткәннәр кайтавазы…

Рәүф Насыйбуллин

Әллә бөек юлбашчы мәчеткә барырга чакыра, әллә киресенчә, аңламассың...
УКЫТУЧЫЛАР – МӘКТӘПНЕҢ ЙӨЗЕ
Бигеш урта мәктәбе күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов исемен йөртә. Атаклы шәхеснең кайчандыр бу мәктәптә укуы – укытучылар, укучылар өчен дә зур горурлык, бер үрнәк.
Бигешкә килгәч, мәктәпкә керми китә алмадык. Язма башында ук, укытучылар әле һаман да элеккеге директорның киңәшен тоталармы икән, дигән идем бит.
Мәктәп ишеге төбендә безне ак төстәге бәйләнгән күлмәк кигән сөйкемле мөгаллимә каршы алды. Фирдания Ханнанова – утыз ике ел балаларга химия, биология укыта икән, шуларның егерме биш елын – Бигеш урта мәктәбендә. Һәм... бәйли дә. Мөгаллимә, без киләсен алдан белеп, сыйныфында үзе бәйләгән күлмәк, костюмнардан күргәзмә ясап куйган. Шуларны күргәннән соң, сүз үзеннән-үзе бәйләүгә күчте:
– 10 нчы сыйныфта укыганда ук әнигә ияреп бәйли башладым, – диде оста куллы мөгаллимә. – Беренче кул эшем – карават башы иде. Соңрак күлмәк бәйләүгә күчтем. Юк, үзем өчен түгел, сеңелләремә бәйләп бирдем. Ни өчендер, мин үзем бәйләгән күлмәкләрне кия алмадым. Хәзер киям үзе, андый кыенсыну бетте.

Бигеш урта мәктәбе күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов исемен йөртә


Бигеш мәктәбенең оста куллы укытучылары – Фирдания Ханнанова һәм Альфира Зәкиева.

Фирдания Мөнәвәровна төрле күргәзмәләргә дә йөри. Химия укытучысының кул эшенә оста булуы күпләр өчен гаҗәп тоела икән. Мөгаллимә бәйләү үрнәкләрен интернетта таба. Ә башта газета-журналлардан да карап өйрәнгән.
– Мәктәп балаларын да бәйләргә өйрәтәсезме? – дип сорадым.
– Хәзер юк, – диде ул. – Ни өчен дигәндә, бүген укучыларның вакыты юк. Икенчедән, аларга бәйләү әллә ни кирәк тә түгел, кызыксынулары икенче. Хәер, мәктәптә балалар саны да аз. Алар белән конкурска әзерләнәсеңме, имтихан сорауларын өйрәнәсеңме. Барысы да шул санаулы укучылар җилкәсендә бит!
Әйе, кайчандыр алты йөздән артык бала укыган мәктәптә бүген 55 укучы белем ала. Бу‑биш авылга. Сүз уңаеннан, биредә 1979 елга кадәр татар балалар йорты эшләгән. Мәктәп каршындагы өч катлы бина әлеге балалар йортын хәтерләтеп тора. Анда тәрбияләнүчеләр дә янәшәдәге урта мәктәптә укып белем алганнар. Авылда яшьләр калмауның сәбәбен алда язып узган идем. Ни кызганыч, бу – шуның җимеше.
Бигеш мәктәбенең тагын бер үзенчәлекле мөгаллимәсе белән таныштык. Ул – Альфира Зәкиева, башлангыч сыйныф укытучысы. Безне кайсы ягы белән җәлеп иттеме? Эшкә киткәнче иртән торып, биш (!) сыер сава икән.
– Кайчандыр Бигеш мәктәбе директоры укытучыларга маллар тотмаска дигән тәкъдим белән чыккан. Сезгә дә җитәкчегезнең шундый фикер әйткәне юкмы? – дим мөгаллимәгә, ярымшаяртып.
– Юк. Ул бит минем төп эшемә комачауламый. Сыерлар күбрәк ирем өстендә, мин савучы гына.
– Гомергә шулай күп итеп мал асрадыгызмы? – дим.
– Берничә ел гына әле. Мәктәптә дәрес сәгатьләрем аз калгач, тормыш алып барырга кирәк, дип, ирем белән сыерлар сатып алдык. Ике улыбыз бар безнең. Аларны югары уку йортында укытырга кирәк. Алай да без дигәнчә генә булмады: мәктәптә эш килеп чыкты. Башлангыч сыйныф укытучысы лаеклы ялга чыкты да эшеннән китте. Мин аның урынына калдым.
Мөгаллимәнең ике улы да Казан дәүләт аграр университетында белем ала. Диплом алгач, авылга кайтып, хуҗалыкларын үстерергә уйлыйлар икән.
Бигеш мәктәбе укытучылары менә шулай яши. Костюм-чалбар гына киеп йөрүгә килгәндә, төрле чак була, диделәр. Хәер, алар минем болай өс‑башка басым ясауны бик үк яратмадылар шикелле:
– Ул заманда халык фәкыйрь яшәгән, – диештеләр. – Укытучы авыл халкын агартучы саналган. Ә бүген авыл кешесе дә шәһәрдәге кебек яши: киенү рәвеше дә, көнкүреше дә әллә ни аерылмый.

Әлфия Гыйбадуллина
ХӨРМӘТКӘ ЛАЕКЛЫЛАР
Авылларга баргач та, кызыклы кешеләр эзли башлыйбыз. «Мөгезле» үк булмаса да, әлегә кадәр язылмаган тема булсын, дибез. Бигешкә баргач, андый кеше каршыбызга үзе очрады. Карасак, велосипедлы бер әби килә. Ерактан ук елмаеп сәлам бирде. Велосипедыннан төшеп, безнең белән бик тәмләп сөйләште:
– Әлфия апагыз булам мин, фамилиям – Гыйбадуллина. Монда туып‑үскән кешеләр авылда икәү генә калдык хәзер. Җитмешне тутырдым инде, – диде.
– Яшегезне әйтмәсәгез, һич уйламас идек. «Сәпидтә» йөргән әбиләрне гел очратмыйбыз, – дим.
– Бу дүртенче «сәпитем» инде, кызым. Үземне белгәнне бирле «сәпиттә» җилдерәм. Кара җир чыккач утырам, кар яуганчы йөрим. Бигеш урамын көнгә алты әйләнеп кайтам. Бик рәхәт бит, аякларга да физзарядка.
Әлфия апа гомере буе колхозда эшләгән. Склад мөдире дә, ферма мөдире дә булган ул. Өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген улы Рафис белән яши. Бигеш авылы китапханәчесе Айгөл Маликова Әлфия апа турында болай диде:
– Авылның иң күп китап укучысы гына түгел, иң актив кешесе дә Әлфия апа. Мәдәният йортында узган барлык чараларда актив катнаша. Өлкәннәр көненә ел саен гаҗәеп тәмле җимеш бәлеше пешереп алып килә.
Бигешнең тагын бер хөрмәтле кешесе белән таныштык – Гадилә апа Хәерова.
1958 елда Бигешкә ике каенана янына килен булып төшкән ул. Кырык елга якын каенанасы белән яшәгән. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гадилә апа, 1959 елдан башлап, колхоз таркалганчы, дуңгыз фермасында эшләгән.
– Беренче урынны берәүгә дә бирмәдем, – диде ак яулыгын матур итеп таратып бәйләгән әби. – Тырыш булдым. Каенаналарыма рәхмәт, бик ярдәм иттеләр. Балаларны караштылар, эштән кайткан җиргә ашарга әзер иде. Без кайтмыйча, ашарга утырмадылар. «Сез – эш кешесе», – дип кенә тордылар. Ирем дә дуңгыз фермасында эшләде. Күп тапкыр грамоталар белән бүләкләндек. Район өчен Бигеш дуңгыз фермасы зур табыш кертә иде. Шуңа да безгә карата игътибар зур булды. Тормышымнан бер дә зарланмыйм.
Гадилә апа бүген ялгыз яши. Хәер, алай дип әйтү бик дөрес түгел. Бер кызы, тормыш иптәше белән күршесендә яши. Икенче кызы да гаиләсе белән Бигештә гомер итә.
– Кызларым, кияүләрем, оныкларым да бик яхшы, Аллага шөкер, – дип, берничә тапкыр шөкер итте авылның ак әбие.
...Телгә оста, шат кешеләр яши Бигештә. Без моңа инанып кайттык. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Килгәч тә Мәдәният йортында эшләүче ханымнарның ачык булуына игътибар иткән идек, җирле халык та шундый булып чыкты. Күрәсең, халык аларга карап үрнәк ала.


Бигеш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе – Рамилә Биктимерова һәм китапханә мөдире Айгөл Маликова.


ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Картлар сөйләгәннәрдән шунысы билгеле: бу төбәккә беренчеләрдән булып хәзерге Мамадыш районы Комазан, Кирмән, тагын кайсыдыр авыл кешеләре күчеп утырган. Бигеш (Бигәш) дигән кеше беренчеләрдән булып бу җиргә килгән, дип фаразлана. Шуның өчен дә авыл аның исемен алган. Шуны да әйтим: «Бигәш» исеме бик борынгы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына караган документларда ук очрый.
Әтием Нигъмәтулла, аның әтисе Ибәтулла, аның әтисе Таһир, аның әтисе Дәбир (Зәбир), аңа кадәр Габделмәҗит, аның әтисе Заһидулла, ә җиденче бабам Һаит исемле булган. Безнең илдә буыннар арасында уртача 30 ел аерма булуын истә тотып, әмма патша Россиясендә солдат хезмәтенең 25 ел булган чакларын да онытмыйча санап, Бигеш авылына 350 еллар дип әйтә алам.
2002 елда чыккан «Татар энциклопедиясе»нең 1 нче томында: «Бигеш авылы XVII гасыр ахырында – XVIII гасыр башында нигезләнгән», – дип язылган. Әлеге датаны борынгылата торган материалларыбыз азрак әле. Бу өлкәдә тикшеренүләрне дәвам итәргә кирәк.
Фаяз Хуҗин, тарихчы.
Добавить комментарий