Борынгы Яңа Тинчәле...
Дүрт-биш ел элек кенә авыл уртасында чүп чокыры булган урында бүген күл тора. Аның тирә-ягы тотып алынган, шушы матурлык белән хозурланырга беседкалар да ясалган. Моннан тыш, авылда бик матур ял паркы да бар. Гадәти булмаган әлеге күңелле күренешне Буа районының Яңа Тинчәле авылында күреп кайттык. Аларны кем ясаган? Нинди акчага? Сораулар күп туды...
«ИГАНӘЧЕЛӘР КҮП»
Яңа Тинчәле – Буа районының иң матур авылларыннан берсе. Хәер, иң каралган дисәм, дөресрәк булыр. (Чөнки һәр авыл үзенчә матур бит.) Биредә урамнарга асфальт түшәлгән. Юл кырыйларына куаклар утыртылган. Ялгыш кына да бер җирдә аунап яткан әйбер күрмәдек.
– Берничә елдан бирле каралмаган, ишелеп бара торган нигезләрне үзсалым акчасына калай белән киртәләп алабыз, – ди Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев. – Ел саен берәр урамны карыйбыз. Әле андый урамнар шактый. Нишлисең, авылларда хәзер кеше яшәмәгән йортлар күп. Закон буенча, бик иске булса да, безнең аларга кагылырга хакыбыз юк. Менә шуның өчен киртәләп булса да алабыз.
Радик Мадышев безне авыл уртасындагы күлгә алып китте. Балык тотар, ял итәр өчен тимер беседкалар бар. Авыл халкы суга балык җибәргән.
– Элек монда кое булган, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Әби-бабаларыбыз аннан су алган. Әмма ул кое ишелеп юкка чыккан. Без аны өлкәннәрдән сорашып, чыганагын таптык. Шуны казып, чишмә ясадык. Нәтиҗәдә, бүген бу урын – авылның күрке.
– Күлне үзсалым акчасына казыдыгызмы? – дим.
– Юк. Авылларны төзекләндерүгә юнәлтелгән махсус дәүләт программасы бар, без шунда эләктек. Иганәчеләр дә булышты. Бу халыкның яраткан урыны. Кичен монда гел кеше: коймак пешереп концертлар куялар, биешәләр. Бала‑чага да күп була...
Күлнең янәшәсендәге ял паркын күреп янә гаҗәпкә калдык.
Дүрт-биш ел элек кенә авыл уртасында чүп чокыры булган урында бүген күл тора.
Күлнең янәшәсендәге ял паркын күреп янә гаҗәпкә калдык: сәхнәсе, уен мәйданчыклары, фонтаны булган заманча урын бу! Декоратив агачлар күп. Эчтәрәк исә шомырт, алмагачлар шау чәчәктә утыра. Шунда тукталып, быз‑быз килгән бал кортларының тавышына эреп, ял итеп алдык. Биредә яшәүчеләр бу матурлыкны күрә, аңлыймы икән? (Мондый парклары түгел, юлы да булмаган күпме авыл бар бит!)
– Паркны нинди акчага ясадыгыз? – дип, әрсезләнеп сорыйм Радик Мадышевтан.
– Иганәчеләр акчасына. Әнә исемлеге тора, карый аласыз... Аллага шөкер, Яңа Тинчәледән танылган кешеләр күп чыккан. Министрыбыз да бар бит. (ТР финанс министры Радик Гайзатуллин шушы авылдан. – Авт. иск.)
Чынлап та, иганәчеләренең исемнәре, кемнең күпме акча биргәнлеге язып куелган. Берничә кеше 250 шәр мең сум, кайсылары 100 әр мең сум, кайберләре 30 ар мең сум, 5 әр мең сум... Тамчыдан күл җыелган. Паркны карау, чүптән арындыру исә авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләренең вазыйфасы икән.
Яңа Тинчәленең тагын бер матур, дөресрәге, изге җиренә тукталдык – авылның беренче мәчете урыны. Биредә яшәүче халыкның зур горурлыгы – Татарстанда иң борынгы мәчет Яңа Тинчәледә салынган. 1753 елда императрица Елизавета Петровна мәчет төзергә рөхсәт биргән. XVIII гасырда төзелгән мәчет совет чорында кадерсезләнеп юкка чыккан. Һәм ике гасыр вакыт үткәннән соң, аның урынын киртәләп, капкалап, гөмбәз ясап куйганнар. Алай гына да түгел, юкка чыккан мәчетнең таш нигезен җир астыннан казып алып, пыяла астына урнаштырганнар. Яңгыр да, кар да тими. Киләчәк буыннар өчен чын мирас ул! ...
Мондый матурлыклар тудырылгач, авыл үсәргә тиеш кебек. Тик ни кызганыч, алай түгел – халык саны ел саен 20–25 кешегә кими икән.
– Шәһәргә китүчеләр байтак, өлкәнрәкләр вафат була, – диде авыл җирлеге башлыгы.– Бөтен шартлар тудырылган югыйсә, урта мәктәп тә бар. Тик быелдан тугызъеллыкка калыр дип көтелә. Эшлим дигән кешегә эш тә бар, ләкин авылдан китү ягын карый шул яшьләр. Бик кызганыч...
Борынгы мәчет урынын киртәләп, капкалап, гөмбәз ясап куйганнар.
ЯЗНЫҢ БЕР КӨНЕ ЕЛ ТУЙДЫРА
Яңа Тинчәледә 369 кеше яши, 232 хуҗалык бар. Мал асраучылар күп, ике көтү чыга, хуҗалыкларда савым сыеры - 178 баш. Тагын монда крестьян фермер хуҗалыклары киң җәелеп эшли, андыйлар унау. Нигездә алар игенчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Иң кечкенә фермерда 100 гектар җир булса, зурларында бер мең ярым гектарга якын җир исәпләнә.
Яңа Тинчәленең җирләре «Заря» агрофирмасына карый. Биредә аларның зур, заманча фермалары бар, анда 280 баш нәселле савым сыеры тора. Ә мөгезле эре терлек саны 800 гә якын. Авылның 18 кешесе фермада хезмәт куя.
– Агрофирмада бүгенге көндә авылдан 35 кеше эшли, – диде Радик Мадышев. – Үзебездә янгын сүндерү бүлекчәсе бар. Анда ике ир‑ат эшли, хезмәт хакын «Заря» агрофирмасы түли. Ә янгын сүндерү машинасы авыл җирлегенеке. Кышын да, җәен дә машина, ут‑күз була калса, һәрвакыт әзер тора.
Авылның үзенең тракторы да бар, аны 2020 елда үзсалым акчасына сатып алганнар. Кышын аның белән юллардагы карны эттерсәләр, җәен юл кырыйларын, зират тирәләрен чабалар.
– Баштарак үзсалымны 500 әр сумнан җыйдык, хәзер 300 сумга гына калдырдык, – дип дәвам итте авыл җирлеге башлыгы. – Иганәчеләр бар бит. Үзсалымны авыл җирлеге бинасына һәр кеше үзе китереп бирә, сорап йөргәнебез юк. Халык шундый бездә.
– Үзләре теләмәсә, оланнарны җир эшенә якын да китерә алмыйсың, – ди Фәргать Сибгатуллов.
Яңа Тинчәлегә барганда, чәчү өсте иде. Шуңа да кызу эш барышын күрми калу дөрес булмас, дип уйлаштык. Ун фермер хуҗалыгыннан берсе Фәргать Сибгатулловныкы. Ул, авылда беренчеләрдән булып, 1991 елда ук пай җирләрен алып эшкәртә башлаган. Бүгенге көндә 1000 гектар җире бар. Аның бер өлешепай җирләре, бер өлеше дәүләттән арендага алынган, үзенә рәсмиләштергән җирләре дә бар.
– 1991 елда пай җирләрен аерып алу сирәк күренеш иде. Сез ничек бу адымга бардыгыз? – дидем Фәргать абыйга.
– Иптәш малай – Расыйх Мифтахетдинов үзенең пай җирләрен алган иде, мин аннан күрдем. Хәзер сөйләргә генә җиңел, башта нужа шулпасы күп эчтем – колхоз җир бирми интектерде. Хәтта чәчә башлаган җиремә үз техникасын кертте. Ләкин мин тиз генә бирешә торган кеше түгел – пай җиремне икенче кырдан бүлеп алдым. Иң начар җирне бирделәр шул чагында. Аннары инде дөньялар үзгәрде, мөмкинлек булган саен җирләрне арттырдым.
Утыз ел эчендә Фәргать абыйның тулы бер техника паркы барлыкка килгән. Егермеләп трактор-комбайны бар аның. Нигездә иген үстерә, чөгендер, көнбагыш чәчә. Ашлык сакларга амбарлар төзеткән. Кыскасы, фермер аягында нык басып тора.
Хуҗа кеше бүген дилбегәне ике улына тапшырган. Үзе исә, кырга чыгып, эш барышын гына күзәтеп йөри. Сирәк күренеш – егетләр икесе дә авылда калып, әтиләренең эшен дәвам иттерә. Юк, алар кыйммәтле машинага утырып, матур күлмәк киеп кенә йөрми, ә батырып эшли. Язгы чәчүне тулысынча үзләре башкарып чыга икән.
– Кешегә ышанмыйм, – дип елмайды Фәргать абый. – Монда туры чәчәргә кирәк, бигрәк тә чөгендер, көнбагышны. Комбайн белән дә шул ук хәл. Безнең малайлар кечкенәдән техника белән дус, шуңа күрә эш тәртибен беләләр. Дөресен генә әйткәндә, авылда аның хәзер эшләргә кешесе дә юк. Әнә, ярдәмгә, ашлама, орлык салып торырга яшьтиләрне чакырдым. Яшьләр юк, булганнары да эштә.
– Улларыгызны ничә яшьтән техникага утырттыгыз? – дим.
– Ун яшьләреннән. Башта минем белән утырып йөрделәр, аннары үзләре генә. Техниканы тиз оталар, ул яктан икесе дә сәләтле.
Ул да түгел, тракторы белән бер кат әйләнеп Фаил (өлкән уллары – авт.иск.) килеп җитте.
– Әтиегезнең уң кулы кайсыгыз? – дим Фаилгә.
– Икебез дә инде. Энем Илмир белән аерма өч кенә яшь, бергә үстек.
– Эшләп үстек, дип әйт. (Көлешәбез). Авылда калырга әтиегез тәкъдим иттеме?
– Мин ерак китмәдем дә, Буада укыдым. Ә менә энекәш Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлады. Кулына диплом алгач, ул да кайтты. Хәер, студент чагында да җәй буе кырда эшләдек. Башка эшне карамадык та. Әти олыгая, моның кадәр җирне үзе генә эшкәртә алмый бит. Икебезнең дә гаиләбез бар.
– Үзләре теләмәсә, оланнарны җир эшенә якын да китерә алмыйсың, – дип сүзгә кушылды Фәргать абый. – Берсен дә мәҗбүриләмәдем, бары үз теләкләре. Кешегә эшләгәнче, үз-үзләренә хуҗа, шуны аңладылар. Ә мин менә хәзер шулай читтән күзәтеп кенә торам. Эш җайланды, Аллага шөкер...
АВЫЛНЫҢ АКЪӘБИСЕ
Авылның акъәбисе белән дә таныштык – Зәүҗия Төхфәтуллова ике дистә елдан артык Яңа Тинчәледә абыстай булып тора. Ашларда Коръән укый, мәетләрне озата. Аңа кадәр күп еллар авылның урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Хәләл җефете дә укытучы булган. Ләкин яшьли кавышып, ике бала үстерешкән кадерле кешесе күптән вафат инде. Кызын да югалткан ана кеше. Бүген бөтен юанычы, таянычы – улы белән килене, оныклары. Алар Казанда гомер итә.
– Апамны үзебезгә алып килдем, икәү яшибез, – диде Зәүҗия апа. – Аның аяклары начар йөри. Сигез дистәне тутырсам да, Аллага шөкер, үзем йөрим әле, бакчада да эшлим, кош-кортларым, сарыкларым бар. Әнә шулар юаныч биреп тора. Улым белән киленем кайтып булыша: сарык йонын да алалар, башка эшләрдә дә ярдәм итәләр.
Зәүҗия апа тормышта күпне күргән: яп‑яшь килеш урын өстендәге әнисен карап соңгы юлга озаткан. Соңрак исә югары белем алып, укытучы һөнәрен үзләштергән.
– Мәрхүм ирем мөгаллимнәр гаиләсеннән иде, – диде Зәүҗия апа. – Укытучы булуымны ул бик теләде. Мәктәптә яхшы укысам да, әнием авыргач, укый алмый калган идем.
Кияүгә чыккач исә тәвәккәлләдем, бер кулда китап, икенчесендә бала булды.
Зәүҗия апа авыл тарихын яхшы белә, музейны мәрхүм ире оештырган. Мәчет тарихыннан да хәбәрдар. Авылның акъәбисе Яңа Тинчәленең Чүпрәле районына караган чакларын да хәтерли.
– Мәктәпне тәмамлап, курсларда укып кайтканнан соң, колхозга бухгалтер булып эшкә кердем, – ди Зәүҗия апа. – Атаклы, миллионер колхоз иде, кәгазь эше дә күп булды. Документлар артыннан Чүпрәлегә барасы, кире як, ара да ерак – алтмыш чакрым. Ә Буага утыз биш чакрым гына, аннары, ул Казан юлы өстендә, станция дә бар бит. Гомуми җыелышта шушы теманы күтәреп, халык авылны Буа районына кертергә кирәк дигән фикергә килде. Шуны рәсмиләштереп, имза куйдырдылар. Төгәл елын хәзер әйтә алмыйм, 1970 нче еллар азагында Яңа Тинчәле шулай Буа районына күчте. Бар халык шуңа сөенде. Әмма Чүпрәле районы җитәкчеләре көенде – Иске Шәйморза белән безнең авылда гына бай колхозлар, калганнары ярлы иде. Ләкин ничек итсә иттек, Чүпрәледән аерылдык.
– Халык үткен булган сездә, – дим Зәүҗия апага.
– Үткен дә, белемле дә. Шуның өчен дә безнең авыл белән санлашканнар. Тирә‑якның бөтен авылларыннан килеп безнең мәдрәсәдә укыганнар. Аннары, ул чагындагы колхоз рәисе Шәүкәт абыйның абруе зур иде – хәрби җитәкче. Сугышта бер аягын өздереп кайткан кеше. Аның сүзенә дә каршы килмәгәннәрдер дип уйлыйм.
ЙӨЗЛӘП КЕШЕ КОРЪӘН УКЫЙ
Яңа Тинчәледә бүген ике мәчет эшли. Берсе аның 1991 елда салынган, икенчесе – 2008 елда. Соңгысы бигрәк заманча – ике катлы, бөтен җире каралган. Ул «Рәүф» исемен йөртә. ТРның финанс министры Радик Гайзатуллин әтисе исеменә атап салдырган.
– Бу – Гайззатуллиннарның төп нигезе, – диде «Рәүф» мәчете имамы Илдар Шәрифҗанов. – Бер мәчеткә сыймый башлагач, Радик Рәүф улына мөрәҗәгать иттек: «Яңа мәчет салырга ният бар. Матди яктан азрак ярдәм итә алмассызмы?» – дидек. Ул каршы килмәде. Алай гына да түгел, Радик Рәүф улы, әнисе белән киңәшләшкәч, үзләренең төп нигезләренә мәчет салырга тәкъдим итте. Аны берничә ай эчендә сафка да бастырдылар. Быел мәчетнең унбиш еллыгы була, шул уңайдан Радик Рәүф улы гыйбадәтханәне яңадан төзекләндерде, Аллаһка мең шөкер.
2008 елда салынган заманча мәчет «Рәүф» исемен йөртә.
Дингә тартылу авыл халкының канындадыр. Ике мәчеттә дә җомга саен егерме-утыз ират була. Дүрт төркем хатын‑кыз исә «Рәүф» мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга йөри. Авылның йөздән артык кешесе Коръәнне гарәпчә укый белә икән. Күбесенең дини белеме бар. Шуның белән бергә алар дөньялыкны да онытмый. Сокланырлык...
Буага баргач, ак көнләшү туа. (Көнләшүнең агы буламы икән?!) Беренчедән, кап‑кара туфраклы җирләреннән көнләшү. Икенчедән, үз сүзен әйтергә курыкмаучы халкыннан. Өченчедән, бердәмлек сокландыра, алар берберсен бирми, ә киресенчә, тартырга, ярдәм итәргә тырыша. Яңа Тинчәлегә баргач та, тагын бер кат шуңа инандык.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Тинчәле – ак тәнле, укымышлы, зыялы кеше мәгънәсен белдерә, дип әйтә иде әти. Тинчәледә башка авылларга караганда гыйлем һәм мәгариф алда булып, күп авыллардан, күрше районнардан килеп шәкертләр укыган. Авыл картлары, борынгы бабаларыбыз Татар Согыты авылыннан (хәзерге Чувашия Республикасы) күченеп килгән, дип сөйли иде. Казан ханлыгы алынгач, татарлар, яхшы җирләрен ташлап, бу якларга килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләрдә чувашлар яшәгән. Ләкин алар татарларны яхшы кабул иткән, һәм ике милләт бик дус булып бергә гомер сөрә башлаган. Соңрак монда татарлар гына калган.
(Язучы Касыйм Бикколов истәлекләреннән)
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий