Чепья – дуслык нәрсәдән башлана
«Татарстан» журналы, дистә еллар эчендә республикабызның һәр районында булып, күп авыллар турында язды. Яңа елда да шушы күркәм традицияне дәвам итәбез. Быел без төрле милләт вәкилләре яшәгән авылларга барырга ният кылдык. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2026 ел «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип тә игълан ителде. Һәм без моңа сөендек. Татарстан – күпмилләтле, шул ук вакытта толерантлы төбәк буларак билгеле. Һәм бу яктан без күпләргә үрнәк.
10 февраль 2026
Үзенчәлекле авылларга сәфәребезне Балтач районының Чепья авылыннан башлыйбыз. Биредә биш милләт вәкиле яши һәм алар бер-берсенең телендә иркен аралаша, милли бәйрәм, йолалар да уртак. Дуслык кайдан, нәрсәдән башлана? Чепьяга баргач, бу сорауга җавапны зур кызыксыну белән эзләдек.
УНҖИДЕ АВЫЛДАН КИЛЕП УКЫЙЛАР
Балтач районында Чепья авылын белмәгән кеше юк. 1938‑1958 елларда ул район үзәге булып та торган. Бүген дә ул тирә-күрше авыллар өчен үзәк: Чепья урта мәктәбенә унҗиде авылдан килеп укыйлар. Алты мең кешегә хезмәт күрсәтә торган амбулатория үзәге дә нәкъ менә шушы авылда урнашкан. Хәер, Чепья башка ягы белән дә шаккатыра: монда удмурт, мари, татар, рус, керәшен татарлары, дус‑тату булып, гасырлар буе бергә гомер итә. Әле берничә ел элек чегән, украин милләтеннән булган гаиләләр дә яшәгән. Ә иң гаҗәбе – халык бер-берсенең телендә иркен сөйләшә ала, бәйрәм, йолалар да уртак.
Авыл белән танышуыбызны белем йортыннан башладык. 1844 елда эшли башлаган Чепья урта мәктәбе гомер-гомергә Балтач районындагы иң зур мәктәпләрнең берсе саналган. Биредә меңәр бала укыган вакытлар да булган. Бүген исә Чепья урта мәктәбендә 344 бала белем ала. Аерым авыллардан укучылар 10, 11 нче сыйныфларга гына килә. Мәктәптә биш-алты милләт баласы белем ала. Беренче урында – татарлар, барлык укучыларның 52 проценты, икенче урында – удмуртлар, 40 процент тирәсе, 8 процентын мари, керәшен, рус балалары бүлешә.
Мәктәпкә кергәч тә, стенадагы язуга күз төште: дүрт телдә сәламләү сүзләре язылган (татарча, русча, марича, удмуртча). Ә уку рус телендә алып барыла икән.
– Аралашу да русчамы? – дим Чепья урта мәктәбенең директоры Раниф Әхәтовка.
– Юк, алай димәс идем. Мисал өчен татар балалары үзара татарча аралаша. Ә менә мари, удмурт балалары күбрәк рус телендә сөйләшә. Элек барлык укучылар да татар телен укый иде, хәзер инде дәүләт теле буларак рус теле генә керә. Һәм һәр милләт баласы үз телен өйрәнә. Хәер, кайбер удмурт гаиләләре ана теле урынына татар телен сайлады. «Удмуртча өйдә дә сөйләшәбез, татарлар арасында яшәгәч, татарча белсеннәр», – диделәр.
Укучылар мәктәп фойесында безнең өчен чын концерт күрсәтте. Монда «Беренче театр»ны сәхнәләштергәннәр дә, бииләр дә, җырлыйлар да. Удмурт, мари балалары, үзләренекеннән кала, татар, рус көйләрен дә бер дигән итеп уйный. Билләһи, бу балаларның чыгышларын тын да алмый күзәттек. Алар бит әллә нинди музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар түгел, ә укытучы апалары өйрәткән, үзлекләреннән өйрәнгән малай-кызлар! Тагын монда спортка да зур игътибар бирәләр.
Чепья мәктәбендә укучыларның төс-кыяфәтләре дә үзгә тоелды: җирән чәчлеләр, кап-кара күзлеләр, сары чәчле, яшел күзле малай-кызлар дисеңме. Директор мондый үзенчәлекне болай дип аңлатты:
– Чепьяда катнаш гаиләләр бик күп. Катнаш никахтан туган малай-кызлар аеруча сөйкемле була, ахры. Мин аны гел әйтәм: безнең мәктәп балалары иң матурлары!
Мәктәпнең биш автобусы, көн саен икешәр рейс ясап, балаларны авылларга барып ала, дәресләр беткәч, кайтарып куя икән.

Укучылар мәктәп фойесында безнең өчен чын концерт күрсәтте.

Ашханәдәге язулар да дүрт телдә.

Леонид Сапожников егерме ике ел Сырья башлангыч мәктәбендә удмурт балаларына татар теле укыткан.
УДМУРТЛАР: ЧЕЛТӘРЛЕ БИЗӘКЛЕ ТӘРӘЗӘЛӘР
Чепья мәктәбенә Леонид Сапожников та килгән иде. Күрше Сырья авылының мәдәният йорты җитәкчесе ул. Җирле удмуртлар аны бик якын итә – милли җанлы кеше. Милләте буенча – чын удмурт, ләкин татарчасы күп кенә татарларга караганда яхшырак.
– Әти‑әни Чепьяга күченеп килгәндә, миңа алты ай була, – диде Леонид Дмитриевич. – Күршедә татарлар яшәде, без алар белән туганнар кебек гомер иттек. Шуның өчен ана телем удмурт теле булса, икенчесе татар теле булды. Рус теленә караганда татарча яхшырак сөйләштек. Соңрак без күрше Сырья авылына күчендек. Ләкин мәктәпкә Чепьяга йөреп укыдык. Шулай булгач, Чепья минем өчен туган авылым кебек якын. Бик күп дусларым биредә яши.
Леонид Сапожников егерме ике ел Сырья башлангыч мәктәбендә удмурт балаларына татар теле укыткан. Югыйсә белгечлеге буенча физика укытучысы, Ижевск дәүләт университетын тәмамлаган. Тик башына төшкәч, башмакчы булган.
– 1994 елда Сырья башлангыч мәктәбен ачтык, – дип дәвам итте Леонид Дмитриевич. – Нәкъ шул елларда татар теле дәүләт теле буларак башка милләт балаларына да укытыла башлады. Татар телен яхшы белүче кеше буларак, бу эшне миңа йөкләделәр. Әлбәттә, курсларда да укып кайттым. Ихластан әйтәм – бу эшне бик яратып башкардым. Удмурт теле белән татар теле бер-берсенә охшамаган булса да, җөмлә төзү тәртипләре бертөрле, род төшенчәсе дә юк. Тик менә 2017 елда удмурт балаларына татар теле укытылмый башлады. Үзегез беләсез, яңа закон гамәлгә керде бит...
Леонид Сапожников бер зур шатлыгы белән уртаклашты – удмурт халкының җырларын, уеннарын туплап, бик матур китап бастырган. Баксаң, күптәнге хыялы булган. Дистә елдан артык удмуртларның халык иҗатын бөртекләп җыйган. Иганәчеләр артыннан йөри-йөри, халык тырышлыгы белән дә әнә шундый затлы китап барлыкка килгән.
Леонид Сапожников безне Чепья авылының иң атаклы гаиләсе – Черновларга алып керде. Ирле-хатынлы Пётр Григорьевич белән Мария Федоровна күрше Сырья авылында туып-үскән кешеләр. Чепьяда исә 1981 елдан бирле яшиләр. Өч балалары монда үскән, белем алган.
Пётр Григорьевич Чепьяның элеккеге колхоз рәисе, биредә аны белмәгән кеше юк. Үзе дә авыл өчен күп хезмәт куйган кеше.
– Чепья туган авылым булмаса да, бик якын миңа, – диде. – Хәер, үсмер чак монда узды бит: бишенче сыйныфка Чепья мәктәбенә килеп укыдык. Өч чакрым юлны җәяү йөрдек. Армиядә чакта үземә максат куйдым – ничек тә югары белем алырга. Шуңа да буш вакыт булганда гел китапханәдә утырдым. Нәтиҗәдә, армиядән соң Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының инженерлык факультетына укырга кердем һәм аны уңышлы гына тәмамладым.
1970 нче еллар... Авыл гөр килеп тора. «Сельхозтехника» берләшмәсе, «Труд» колхозы, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты – бирегә күрше авыллардан да килеп эшлиләр. Яшь белгеч Пётр Григорьевичны башта Чепья авылына партоешма секретаре итеп билгелиләр. Аннан соң баш инженер, колхоз рәисе итеп куялар. Соңгы вазыйфада ул нәкъ егерме ел эшли.
– Чепья колхозы җиде авылны берләштерде, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Удмурт, татар, мари, керәшен авыллары – барысы белән дә уртак тел табып эшләргә тырыштык. Һәр милләтнең үз холкы, үз традицияләре, кайчагында әйтәсе килгән сүзне дә әйтми каласың...
Сөйләшеп утырган арада Черновларның тәрәзә яңакларына күзем төште – эчтән дә бизәкле ул.
– Удмуртлар тәрәзә яңакларын әллә шулай эчтән дә челтәрләп эшлиме? – дим.
– Юк, үзем уйлап таптым аны, лаеклы ялга чыккач үз кулларым белән ясадым. Башта тышкы якны, аннан эчен дә шулай челтәрләп куйдым.
– Бизәкләре татарларныкына охшаган икән? – дим.
– Ә ул татар бизәге дә инде (көлә – авт.). Дөресен әйтим, элек культура ягыннан татарлар безгә караганда өстенрәк иде. Без алардан бик күп нәрсәгә өйрәндек, шул исәптән тәрәзә яңакларын бизәкләп эшләргә дә. Ә нәрсә, бик матур бит! Юри генә карап чык: Чепьяда кайсы удмурт, кайсы татар йорты икәнен аермыйсың. Элек аерыла иде, хәзер без дә күршеләрдән калышмый яшибез, гомер буе үрнәк алабыз. Һәм мин моны бик матур күрсәткеч дип күрәм.
– Чынлап та, – дип сүзгә кушылды Мария Федоровна. – Мәсәлән, мин бик яратып өчпочмак, бәлеш пешерәм. Җәмәгатем күп еллар җитәкче булып эшләгәнлектән, татарларның нәрсә яратканын, нәрсә яратмаганын да беләм. Хәтта без хәзер дуңгыз ите дә ашамыйбыз.

Ирле-хатынлы Пётр Григорьевич белән Мария Федоровна – күрше Сырья авылында туып-үскән кешеләр. Чепьяда исә 1981 елдан бирле яшиләр.
МАРИЛАР ДҮРТ ТЕЛ БЕЛӘ!
Мари гаиләсе белән дә таныштык. Беренчедән, шуны әйтим: Чепьяда чын мари гаиләләре бармак белән генә санарлык, күбесе катнаш гаиләләр – удмурт – мари, татар – мари. Аңлашыла ки, андый гаиләдә чын милли традицияләр бик сакланмый. Ә менә Фёдоровлар – үрнәк мари гаиләсе. Виктор белән Лада өч ул үстерә. Әле Чепья мәктәбендә үк бу малайларның берсе – Ярославның гармунда уйнап җырлаганын сокланып тыңлаган идек. Баксаң, Фёдоровларда җырламаган, гармунда уйнамаган ир‑ат юк икән. Күрше урамда гына яшәүче әниләре Нина Сергеевна да – клуб сәхнәсе йолдызы. Безнең алда да бер дә тарсынып тормадылар: марича җырладылар да, биеделәр дә. Малайлар исә рәхәтләндереп гармунда уйнады. Вәт күңелле яшәү бу!
– Олы улыбыз Кирилл югары белем алып безнең янга авылга кайтты, колхозда эшли, – диде әти кеше. – Ярослав белән Юлиан Чепья мәктәбендә белем ала. Малайлар барысы да гармунда уйный. Кирилл үзлегеннән өйрәнде. Ә кечкенәләре безгә карап инде. Бездә көн саен гармун тавышы.
– Оныгым Казан дәүләт консерваториясен тәмамлады, магистратурада укый, – дип сүзгә кушылды Нина түти. – Балалар үземә охшады, мәрхүм ирем алай сәнгатькә якын кеше түгел иде.
Фёдоровлар мари ризыкларыннан мул табын әзерләгән иде. Һәр ризыкның исемен атап, зурлап сөйләде алар. Кунакка Валентин Максутовны да чакырганнар – җирле марилар аны үзләренең остазлары буларак кабул итә икән.
– Удмуртлардан аермалы буларак, Балтач районында марилар бик күп түгел, 300 кешедән дә артмастыр, – дип сүз башлады Валентин Максутов. – Хәтта район газетасы удмуртча басыла, ә без «Хезмәт» газетасының татарчасын укыйбыз. Тик аз булсак та, башкалардан калышмаска тырышабыз: бик актив яшибез. Район күләмендә узган барлык чараларга чакыралар. Тәрбиягә килгәндә исә, балалар белән үз телебездә сөйләшәбез, барлык милли бәйрәмнәрне билгеләп узабыз.
– Татарча камил сөйләшәсез. Әгәр алдан белмәсәм, гомердә дә сезне мари милләтеннән дип уйламас идем, – дим.
– Әйе, өйгә татар газеталары яздырам. Мин иркен дүрт телдә сөйләшәм: мари, татар, рус, удмурт. Удмуртлар арасында яшәгәч, алар телен дә өйрәнергә туры килде. Ә менә удмуртлар марича белми.
– Марилар башка халыклардан кайсы ягы белән аерыла?
– Хезмәт сөючән халык, әллә нинди югарылыкка омтылмыйбыз, җир кешеләре без. Аннары, миллилек тә көчле. Чепья мәктәбендә бөтен балалар да ана теле буларак мари телен сайлады. Чагыштыру өчен: удмуртларның барысы да үз телен укымый, татар, рус телен сайлыйлар. Мин татарлардан үрнәк алырга кирәк дип гел әйтәм – әнә ничек туган телегезне саклыйсыз.
– Хәзер татар гаиләләрендә дә ана телендә бик сөйләшмиләр шул, бигрәк тә шәһәр җирендә, – дип каршы төшәм.
– Юк, алай димәгез. Татар теле, башкалар белән чагыштырганда, бик күпкә алда, милләт саны буенча да Россиядә икенче урында торасыз. Ә без бер миллион да юк, иң зур теләгем – мари теле югалмасын, сан ягыннан кимемәсен иде.

Фёдоровлар – үрнәк мари гаиләсе. Виктор белән Лада өч ул үстерә. Күрше урамда гына яшәүче әниләре Нина Сергеевна да – клуб сәхнәсе йолдызы.

Кунакка Валентин Максутовны да чакырганнар – җирле марилар аны үзләренең остазлары буларак кабул итә икән.
ТАТАР ГАИЛӘСЕ: ГАРМУНЧЫ БУЛСА ЯРЫҢ…
Әлбәттә, Чепьяның татар гаиләсе белән дә таныштык. Марилардан аермалы буларак, татарларны табу авыр булмады – халыкның кырык тугыз процентын биредә татарлар тәшкил итә.
Авылда гармун, тальяннар төзәтүче милләттәшебез бар икән. Җәмәгате белән яши, матур гаилә, диделәр. Шулай итеп Гафиуллиннарның йортына килеп туктадык. Рифат абый белән Залия апа кичке ашка җыенып йөри иде.
– И, хәзер инде, гармуннар төзәтәм дип, зурлап сөйләрлегем юк, картлык якадан тота башлады, – дип куйды Рифат абый.
Ир белән хатын илле өч ел бергә гомер итә икән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә төп нигездә икәү генә калганнар.
– Әти белән әни Чепьяга 1948 нче елда килеп төпләнгән, – диде Рифат абый. – Әти күрше Әтнә, әни Куныр авылында үскән. Ул заманда күп яшь гаиләләр Чепьяга килеп урнашырга тырышкан, чөнки монда эш урыннары булган. Без укыганда Чепья мәктәбендә бишәр параллель сыйныф була иде. Авыл еллап түгел, айлап үсте. Мин бәләкәй чакта без хәзер яшәгән урам юк иде әле. Мин Чепьяның район үзәге булып торган вакытларын да хәтерлим. МТСның Балтачка күчкән көне дә бүгенгедәй күз алдымда тора: машина-трактор ремонтлый торган зур җиһазларны ат арбаларына төяп алып киттеләр. Ә Чепья базары үзе ни тора иде! Гасырлар буе күрше районнардан да килеп биредә сәүдә иткәннәр. Без бала чакта базар көнне җигүле атлар белән бөтен авыл тулыр иде...
Рифат абыйга үги әниле тормышны да күрергә туры килә: үз әниләре, биш баласын калдырып, кырык ике яшендә бакыйлыкка күчә. Иң кече энеләре тугыз айлык булып кала. Шуның өченме, кечкенәдән тырыш, җитез була. Олы тормыш юлына аяк баскач та сынатмый ул.
– Гел әйтәм, Рифат укыган булса, әллә нинди үрләргә ирешкән булыр иде – белмәгән эше юк аның, – дип сүзгә кушылды Залия апа. – Бер казык та кагылмаган җиргә йорт салып чыктык. 1981 елны шушы нигезгә күчендек. Башта без Чепьяның «Сельхозтехника» биргән фатирында яшәдек. Тик Рифат, тынгысызланып: «Минем үземчә яшисем килә», – диде. Шушы урамнан җир алып, йорт салдык. Ул гел руль артында булды, мин исә күп еллар ашханәдә хезмәт куйдым, җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Гомер буе намус белән тырышып эшләдек.
Гармун турында сүз булган иде бит. Бишенче сыйныфта укыганда Рифат абый шушы уен коралы белән җенләнә.
– Тик әти гармунны бирми иде, – дип, бала чагына кайтты әңгәмәдәшем. – Алай гына да түгел, ул аны бикләп китә иде. Хәер, мин аны хәзер аңлыйм да. Без бит МТС паркында уйнап үскән малайлар, миңа бөтен әйберне сүтеп карарга булсын. Әти моны яхшы чамалаган. Шуның өчен дә үсмер чакта гармун сирәк эләкте. Беренче гармунымны өйләнгәч кенә алдым.
Ә инде гармун, тальяннар төзәтүгә лаеклы ялга чыккач өйрәнә Рифат абый. Интернеттан да карый, Чепьядагы бер оста янына да барып йөри. Аннары бит сүтеп карау гадәте дә кечкенәдән канга сенгән була...
– Остарып кына киттем дигәндә, сәламәтлек бетеп куйды, – дип дәвам итте Рифат абый. – Ә бу вак эш, күп вакыт сорый. Хатын да, балалар да сүгә, озак утырма, диләр. Югыйсә гармуннар ясар өчен бөтен эш коралларым да бар. Шулай да, илһам килгәндә, эш өстәле янына килеп утырам әле. Кечкенә тальяным да, берничә гармуным да бар, аларда да уйныйм. Зерә рәхәт булып китә. Балачактан күңелгә кереп калган татлы да, тансык та бер шөгыль ул.

Чепья авылының татар гаиләсе – Залия һәм Рифат Гарифуллиннар белән дә таныштык.
ТАРИХ МУЗЕЙДАН БАШЛАНА
Чепья турында сөйләгәндә аның музее турында әйтми калу дөрес булмас. Дөрес, берничә ел элек без бу үзенчәлекле бина турында язган идек. Әмма аннан соң шактый үзгәрешләр, шул исәптән югалтулар булган...
Чепьяның «Халыклар дуслыгы» музее, тыйнак кына әйткәндә, гаҗәеп урын. Күп кенә район үзәкләрендә дә мондый музейлар юк. Биредә барлыгы ун зал бар. Аларның һәркайсы аерым бер тематика, юнәлеш белән эшләнгән.
Музейны оештыручы кеше – СССРның халык мәгарифе отличнигы, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе Гарифҗан Галиев. Музейны илле биш ел дәвамында җитәкләгән тынгысыз Гарифҗан ага, ни кызганыч, 2023 елның март аенда бакыйлыкка күчте. (Безнең журналның тугры укучысы иде – авт.). Шөкер, ул башлаган эш бүген дә дәвам итә, экспонатлар даими яңарып тора.
– «Сельхозтехника» оешмасы Чепья тарихында зур бер урын алып тора, – дип сөйләде «Халыклар дуслыгы» музее хезмәткәре Сания Бариева. – Менә шуны күздә тотып әлеге оешмага багышлап аерым почмак ясадык. Ул чынлап та тарихта гына калган оешма бит хәзер. «Сельхозтехника»да эшләгән ир-атларны музейга чакырдык, мондый чара беренче тапкыр булды. Дистә еллар очрашмаган кешеләр бергә күреште. Бик сөенештеләр! Безнең өчен дә шатлыклы вакыйга булды ул.
– Гарифҗан Галиевны да онытмыйсыз икән, – дим, икенче залга күчкәч.
– Әлбәттә, онытмыйбыз һәм башкача булу мөмкин дә түгел! Үзе исән вакытында ук аңа багышлап аерым экспозиция эшләгән идек, хәзер аны тулыландырдык. Гомумән, Чепья авылы тарихында тирән эз калдырган шәхесләребез күп әле, аларның исемнәрен мәңгеләштерәсебез килә.
Чепьяда бүген 1502 кеше яши, 527 хуҗалык бар. Алда әйтелгәнчә, зур амбулатория үзәге, «Наз» реабилитация үзәге, подстанция эшли. Һәм шәхси эшмәкәрләр киң колач җәйгән: дистәдән артык кибет, берничә даруханә, автосервис, мех эшкәртү фабрикасы, сөт комбинатының филиалы – май цехы, КФХ ачучылар, кыскасы, монда эш урыннары җитәрлек. Иң сөендергәне – аларда җирле халык эшли. Ә дуслыкка килгәндә, телгә, милләткә бүлү юк, дөресрәге, алар бу хакта уйлап та карамыйлар.
– Чыганакларга караганда, авыл XVII гасыр азагында, XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Чабья һәм Чипья исемле удмурт кабиләләре бу җирләргә килеп урнашкан, дип карала. Исеме шуның белән бәйле. Халык арта барган саен авыл хәзерге урынына күчә. 1745 елда авылда чиркәү төзелә, һәм халык саны тагын да арта.
(«Халыклар дуслыгы» музее хезмәткәрләре биргән мәгълүмат).

– Чепья тарихында тирән эз калдырган шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерәсебез килә, – дип сөйләде музей хезмәткәре Сания Бариева.



Чепьяның «Халыклар дуслыгы» музее – гаҗәеп урын. Күп кенә район үзәкләрендә дә мондый музейлар юк.

Руфия Фазылова
Добавить комментарий