Чүтидә булдым әле!
Татар авыллары: Чүти кемнәре белән данлыклы.
03 мая 2018
ЧҮТИ КЕМНӘРЕ БЕЛӘН ДАНЛЫКЛЫ?
Чүти авылына баруыбызның төп сәбәбе – Шәкүр карак булды. Данлыклы ат карагы, татар риваятьләренең каһарманы булган бу кеше турында күпләр хәбәрдар дип уйлыйм. Бөтен тирә‑як районнарны, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләрен дер селкетеп тоткан ул. Ат урлаудан кала, кибетләр, складлар да баскан. Әлбәттә, Шәкүр карак үзе генә эш йөртмәгән. Аның өерендә йөзләп кеше булган. Шуларның берничәсе бик якыннары саналган.
– Шәкүр карак Чүти авылында туган. Ә менә бабалары чыгышы буенча Мордовия якларыннан, – дип сөйләде әлеге авылның тарихын өйрәнгән Василий Уткин. – Шәкүрнең нәселе дә, ягъни ата-бабалары да гомер-гомергә ат урлап сатып көн күргән. Мордовиядән безнең якларга килеп чыгуларының да сәбәбе шуның белән бәйле. Атларны алар бу тирәләрдә саткан. Мордовиядә кыса башлагач, алар Чүти авылына күченгән. Зур татар авылы, Чувашия белән чиктәш, Мәскәү юлына да якын бит.
Шәкүр каракны чүтилеләр аерым бер горурлык белән дә искә ала: «Безнең авыл кешеләренә тимәгән ул», – диләр. Бүгенге көнгә кадәр авылда, Шәкүрнең төп нигезендә, зур булмаган йорт тора. Аны үз вакытында, Шәкүр каракның нигезе югалмасын дип, колхоз салдырган. Йортка әле дә Шәкүрнең туганнары кайтып йөри икән.
Бүген Шәкүр карак турында төрле фикерләр йөри: кемдер аны ярлыларга тимәгән, байларны гына баскан, дип сөйли. Ягъни ул, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, намуслы карак булган, ди. Ә менә Василий Уткинның үз фикере:
– Ә ул чорда байлар булмаган да, – ди ул. – Атлы кеше инде хәлле саналган. Имана җирен үзе эшкәрткән. Атсыз калу крестьян өчен бөлгенлеккә төшү белән бер булган. Ул аннары үзе дә кешегә ялланып эшләргә мәҗбүр ителгән. Юк, Шәкүр карак карап тормаган: сигез балаң бармы, авыру хатыныңмы... Шулай булгач, ХХ йөз башында яшәгән әлеге данлыклы каракны берничек тә уңай герой дип әйтеп булмый...
Чүтилеләр бүген дә Шәкүр каракны кулга алу вакыйгасын искә алып сөйли. 1925 ел була ул. Мәскәү-дән әлеге максат белән махсус төркем килә. Шәкүр каракны, аның ике улын, тагын 13 ярдәмчесен кулга алалар.
– Әни еш искә алып сөйли иде, – диде Чүтидә яшәүче Тәскирә апа. – Банда башлыкларын Мәскәүгә алып киткәч, авылга берничә «шәкүрче» килә. Алар ике йортка урнаша. Халык бу турыда белеп алып, тәртип сакчыларына хәбәр итә. Качаклар, үзләрен кулга алырга килүләрен белгәч, тәрәзәдән ут ача. Авылның өч ир‑аты да очраклы рәвештә шунда туры килеп һәлак була. Качаклар барыбер тоттырмый, чыгып ычкына. Шуннан соң «шәкүрчеләр» авылны башка борчымый.
Чүти авылының данын Шәкүр карактан кала тагын бер кеше дә таныта. Бу очракта инде негатив яктан түгел, ә, киресенчә, яхшы итеп. Ул – ХХ йөз башының беренче яртысында иҗат иткән татар шагыйре, язучы, публицист, журналист Зариф Бәшири. Чүтилеләр әлеге авылдашлары турында бик горурланып сөйләде.
ТАМЫРЛАРЫ – ЧУВАШИЯДӘН
Биредә мишәрләр яши. Дөрес, аларның сөйләм теле чистайлылар, чүпрәлеләрнекеннән аерыла. Кайбыч районындагы бердәнбер мишәр авылы булгангамы, сөйләмнәре күбрәк татарларга тартым. Авылның тарихына килгәндә, аның оешуын күрсәтүче төгәл дата билгеле түгел. XVI гасырда оешкан булырга тиеш, дип фаразлыйлар.
– Һәрхәлдә, тарихи фактлар шуны күрсәтә, – диде Василий Уткин. – Архив документларыннан күренгәнчә, XVI гасыр урталарында, Чувашиянең Сундырь авылыннан (хәзерге Мари‑Посад шәһәре) 11 гаилә якындагы буш җирләргә чыгып китә. Шуларның өчесе Чүтигә килеп утырган булырга тиеш. Чувашия милли музеенда саклана торган энциклопедия бар. Анда борынгы чуваш авыллары турында күп мәгълүмат теркәлгән. (Чүти Чувашия белән чиктәш дип язган идек югарыда – авт.) Анда мишәр авыллары да байтак. Чүтидә мишәрләр яшәве дә менә шуның белән аңлатыла.
Василий Уткин Чүтидә аерым кешеләр христиан динендә булган дип саный. НКВД архивында сакланган документларның күчермәсен алган ул. Шунда дистәләгән кешенең фамилиясе янына «Принял христианство» дип язылган.
– Тик бу ул кешеләр ислам диненнән ваз кичкән дигән сүз түгел, – ди Василий Уткин. – Христиан динен кабул иткән кешеләргә имана җире бирелгән, алар салымнардан азат ителгәннәр. Шуңа кызыгып, халык үз теләге белән чукынган. Тик, атакай китү белән, янә намазына баскан. Моны бабайлар да шулай дип сөйли. Һәм документлар да раслап тора. «Чүти халкы христиан динен тотмый, күз буяу өчен генә чукынган булдылар», – дигән шикаятьләр күп була. Тик илдә сәясәт үзгәрә, күпмедер вакыттан халык, курыкмыйча, янә үзенең мөселман диненә күчә.
Ни өчен бу җирләрдә алдарак, мисал өчен XIV–XV гасырларда кеше яшәмәгән соң? Сәбәбен Василий әфәнде гади генә итеп аңлатты:
– Монда яшәү куркыныч булганга. Мәскәү юлына якын җир бит. Димәк, тынгысыз урын. Юлбасарлардан, ягъни начар ниятле кешеләрдән куркып, кешеләр биредә төпләнеп утырмаган. Ә географик яктан караганда, Чүти – яшәр өчен уңайлы, әйбәт урын.
Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири – XX гасырның I яртысында иҗат иткән татар шагыйре, язучыcы, публицисты, журналисты, тәрҗемәчесе.
Ул 1888 елның 5 маенда хәзерге Кайбыч районы Чүти авылында туа.
Зариф Бәшири – беренчеләрдән булып татар халкын күрше милләт халыклары мәдәнияте белән таныштыра башлаган кеше. Чүтинең тирә-ягында чуваш авыллары булганга, аңа чувашлар белән еш аралашырга туры килә. Зариф Бәширинең күрше халык әдәбиятын өйрәнүдә «Чуваш әдәбияты» дип исемләнгән беренче җыентыгы 1928 елда Казанда басылып чыга. Җыентыкта чуваш язма әдәбияты тарихы турында кыска очерк урын алган, чуваш әдипләренең шигырьләре һәм хикәяләре татар телендә бирелгән. Ул татар җәмәгатьчелеген беренчеләрдән булып К. Иванов иҗаты белән таныштыра.
Аннан соң ул Урта Азиягә китә, анда җирле вакытлы матбугатта да берникадәр эшләп ала. 1931 елда Бәширинең «Уйгыр әдәбияты» дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрә. 1930–1931 елларда Сталино (Донецк) шәһәрендә «Пролетар» газетасының әдәби бүлеген җитәкли.
1933 елдан Бәшири Уфада яши. 1938 елның 29 апрелендә кулга алына һәм, биш елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрәләр. Срогын тутырып чыккач та, ул матбугатка якын китерелми. Партиянең XX съездыннан соң тулысынча реабилитацияләнә.
«Чуваш кызы Әнисә» повестен яза. Повесть С. Рәмиев киңәше буенча языла һәм 1910 елда басылып чыга. Соңрак укучыларның сораулары буенча тулыландырыла. Чуваш кызы белән татар егетенең көчле һәм фаҗигале мәхәббәтен романтика катыш реалистик буяулар белән сурәтләнә. Әсәрдә чувашларның гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышларын, татар һәм чуваш халыклары арасында үзара җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтә. 1960 елда чуваш теленә тәрҗемә ителә.
Зариф Бәшири этнографик очерклар авторы да. Аның «Чувашлар» дип аталган хезмәте – XX йөз башы татар мәдәниятендә уникаль күренеш. Әдип чувашларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, борынгы ышануларын, әйтемнәрен барлый. Ул шулай ук үзбәк, уйгыр әдәбияты, тарихы белән таныштыра, шигырьләрен, хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә, төрки халыклар әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
«КҮҢЕЛ ХАКЫ ӨЧЕН ЭШЛИМ»
Чүтидә бүген 645 кеше яши, 200 хуҗалык бар. Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Кыскасы, авыл аягында нык басып тора. Биредәге төп үзенчәлек – халык күпләп хайван асрый. 200 хуҗалыкның 91е ШЯХ программалары буенча дәүләттән субсидия алган. Арада мини‑ферма булып эшләүчеләре дә байтак. Без Насретдиновлар гаиләсенә кереп чыгарга булдык. Аларның ике катлы йортларын, каралты-кураларын күргәч, башта монда берәр фермер, эшмәкәр яшидер, дип уйлаган идек. Юк, гап‑гади кешеләр икән. Хәләл көчләре белән биш‑алты ел элек йорт җиткергәннәр, ике ел элек каралты салганнар.
– Шабашкага йөрдем, Мәскәүгә кадәр барып эшләдем, – дип сөйләде Дамир Насретдинов. – Җәй буе кайтып кергән юк иде. Балалар үскәнен дә күрми калам, дип, читкә йөрмәскә булдым. Авылда әллә ни эш тә юк бит. Уйлаштык та маллар үрчетә башладык.
Насретдиновлар хуҗалыгында ундүрт баш сыер бар. Әмма фермер булып теркәлмәгәннәр, кәгазь эшеннән куркалар икән.
– Болай ичмаса ай саен хисап тотасы юк, – дип тә өстәделәр.
Лилия белән Дамир Насретдиновларны яшь гаилә дип әйтеп була, хатынга 34 яшь, ире чак кына олырак. Өч кыз үстерәләр. Олы кызлары Чүти урта мәктәбенең 7 нче сыйныфында укый, кечесенә әле яшь ярым гына. Тагын бер бала алып кайту ниятләре дә бар икән:
– Малай, нәсел дәвамчысы кирәк безгә, – ди ата кеше.
Ир белән хатынның гадилеге гаҗәпләндерде. Таң белән дүрттә торып, көне буе аякта булсалар да, зарланмыйлар. Сөтнең литрын 12 сумнан саталар. (Югыйсә кышын гына әле 15 сум иде аның бәясе.)
– Сыер асрауның файдасы бармы соң, болай булгач? – дип сорамый булдыра алмадым.
– Бер тиен файдасы да юк...
– Соң алайса ник асрыйсыз?
– Күңел хакы бар бит. Малларга ияләнәсең, алар гаилә әгъзасына әйләнә, дисәң дә була. Аның файдасы турында уйлап утырмыйсың инде шуннан соң. Сыерның бозавы була, төп файдасы шул. Кыш буе ит саттык. Акмаса да, тама...
Насретдиновлар малларга азыкны сатып алмый, үзләре әзерли. Берничә ел элек колхоздан шәхси пай җирләре алганнар. Дамирның тракторы бар. Шуның белән язын җир эшкәртә, чәчә, җыя дигәндәй.
– Ирем җәй көне кырдан кайтып та керми, – ди Лилия. – Печәнне вакытында җыеп, тюклап алып кайтырга кирәк. Иртән сыерларны машина белән савам да көтүгә куам. Тик тормыйбыз инде...
Бу гаиләдә кызларга да эш җитә. Узган ел, унар көн рәттән, әтиләре белән көтү көткәннәр. (Чүтидә көтү чиратлап икән.) Мәктәптән кайткач, хәзер дә кызлар әтиләренә булышырга чыга. Күршедә генә Дамирның 78 яшьлек әнисе – Сәлимә апа яши, балаларга күз‑колак булып ул тора икән.
Насретдиновлар – матур гаилә. Тырышлыклары турында әйтеп тә торасы түгел: май чүлмәге тышыннан күренә. Авыл кешеләренә хас булганча, якты бер нур бөркелә алардан.
«ӘТИ ДӘ, ӘНИ ДӘ БУЛДЫ...»
Чүтидә кызык фамилияле берәү – Касыйм Козлов белән таныштык. Бабай бүгенге көндә Чүти авылындагы бердәнбер исән сугыш ветераны. 93 яшьне тутырган. Дистәләгән медальләре арасында II дәрәҗә Дан ордены да бар. Касыйм бабайның яшенә карата зиһене бик яхшы, сәламәтлеге дә әйбәт. Дөрес, алты ел элек сул аягын кискәннәр.
– Сугыш ярасымы әллә? – дигән идем, юк икән, аягы бәрелеп, җәрәхәтләнгән булган. Төзәлми интектергән. Кызганыч, саклап кала алмаганнар...
Касыйм бабай сугышка 1943 елны алына. Украина фронтына җибәрәләр. Шунда контузия алып, озак кына хәрби госпитальдә ята. Аннан яшь солдатны Эстония чикләрен сакларга озаталар. Җиңү көнен ул Германия җирендә каршылый. Шул вакытларны аерым бер горурлык белән искә алып сөйли:
– 1945 елның маенда немец авылларында йөрдек. Безнең солдатларны күрүгә, җирле халык ике кулын күтәрә иде, янәсе, биреләләр. Ә безгә нәрсә, ашап-эчәбез дә китәбез. Идән асларында нинди генә ризык юк: төрле консервалар, тәм-томнар. Безнең, ач солдатларның, мондый әйберне ашаган түгел, күргән дә юк! Совет солдатларының намусы чиста: бер генә немец картына, хатын-кызына, бала-чагасына тимәдек, – дип дәвам итә сүзен Касыйм бабай. – Ә алар безнекеләрне изде! Немецлар безгә карата бик усал, рәхимсез булды. Моны бүген күпләр онытты гына...
Касыйм бабай туган авылына 1950 елда гына әйләнеп кайта. Польша елгалары аша күперләр салуда катнаша ул.
Касыйм бабай сугыштан кайткач, ун елдан соң гына – 34 яшендә өйләнә. Башта әле аякка басарга, ял итәргә, көч тупларга уйлый. Тормыш корып җибәргәч, бер‑бер артлы ике кызлары – Фәридә белән Рамилә туа. Тик сугыш кичкән иргә балаларын тигезлектә үстерергә насыйп булмый – җиде ел гомер иткәннән соң, хатыны үлеп китә. Касыйм бабай башка өйләнми. Кызлары дип яши.
– Әти безгә әни урынына да булды, – дип сөйләде кызы Фәридә апа. – Мин әнидән алты яшемдә калганмын, сеңлемә бары өч кенә тулган булган. Өйдәге бөтен эшкә безне әти өйрәтте. Беребез мич якса, икенчебез ашарга пешерде, эш бүленгән иде. Әти кырык ел колхозда механизатор булып эшләде. «Хатыны юк, шуңа пычрак йөри», – дип әйтмәсеннәр дип, әтинең киемнәрен кайнатып юа идек. Әти без дип яшәде. «Укып кеше бул», – дип, мине Казанга – КДПИга җибәрде. Биш ел физика факультетында белем алдым. Кулга диплом алгач, Чүти урта мәктәбенә эшкә кайттым. Лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә физика укыттым. Әти минем бу һөнәрне сайлавыма бик сөенде. Кыяфәтем буенча мин – аңа, ә сеңлем Рамилә исә әнигә ошаган. Ул гаиләсе белән Чебоксар шәһәрендә яши.
Фәридә апа студент елларында гына әтисе белән аерылып торган, калган гомере – гел аның янәшәсендә. Төп нигезләренә терәтеп дигәндәй, ире белән яңа йорт салганнар. Иртән биштә кереп, күршедә яшәүче әтисенә кайнар чәй куя, ризык хәстәрли. Ә кичен, сәгать унда, бабайның ишеген бикләп чыгып китә икән.
– Мин 36 яшемдә генә кияүгә чыктым, – ди Фәридә апа. – Аллага шөкер, бала табарга да өлгердем. Кызыбыз бар, Казанда югары уку йортында белем ала. Сугыш ветераннарына торак алу өчен бирелгән акчага Казаннан бер бүлмәле фатир алдык, кызыбыз шунда яши. Бу да әти ярдәме. Исән генә булсын! «Үзең өчен яшәдең, хәзер әнинең гомере өчен яшәргә тиешсең», – дим мин аңа. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Әтисез калудан бик куркам, гәрчә моның котылгысыз әйбер икәнен аңласам да...
Козлов фамилиясенә килгәндә, ул кушаматтан ясалган икән.
– Безнең фамилия Гыйниятуллин булган, – диде Касыйм бабай. – Ә кушаматыбыз кәҗә булган. Руслар «Козлов» дип атап, шуннан ул фамилиягә әйләнгән. Безнең авылда андый кешеләр бар ул, берәүләр, әнә, үрдәк кушаматыннан Уткиннар булып киткән.
...Чүтидә умарта асраучылар күп икән. Кояш җылысына бал кортлары уянган иде: гөжелдәп очалар. Чүтилеләрне мин әлеге кортларга охшаттым: шундый ук тырыш, тиктормаслар. Кирәк булса, чагып алырга да күп сорамыйлар.
Добавить комментарий