
Чутай
Ул көнне мартның иртәсе буранлы иде. Балтачка җиткәндә ябалак-ябалак кар явуыннан туктады. Чутайга кергәндә инде ялтырап яз кояшы чыкты – авыл безне «елмаеп» каршы алды.
13 марта 2023
Чутайның үзәк урамы буенча барып, мәдәният йортына килеп туктадык. Машина тәрәзәсеннән күзәтә бардык: яңа йортлар шактый. Аннары ни гаҗәп: каралмаган, ишелә башлаган өйләр күрмәдек. Үзәк урамда заманча ике зур бина бер-берсенә карап тора. Аның берсе – башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы, икенчесе – мәдәният йорты. Белем-тәрбия үзәге әле яңа төзелгән, ә мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң икән. Беренчесе 55 миллион сумга төшсә, мәдәният йортын төзекләндерүгә 45 миллион сум акча сарыф ителгән. Болар барысы да федераль программа нигезендә эшләнгән.
– Мәктәп белән бакчаны берләштергән үзәк 2022 елның 10 гыйнварында ачылды, – дип сөйләде директор Рәмзия Хәйруллина. – Аңа кадәр балаларыбыз иске мәктәп бинасында укып торды. Бу безнең авыл өчен бик зур бүләк булды. Мәктәптә – сигез, бакчада ундүрт бала исәпләнә. Бакчабызга тагын бер бала килергә тора. Әле бер яше тулмаган сабый да бар, Алла боерса, тагын берсе туачак. Шулай булгач, белем-тәрбия үзәгебезнең киләчәге өметле.
Биредә бер Чутай авылы балалары гына укый һәм тәрбияләнә. Югыйсә заманында Чутай төп белем бирү мәктәбенә берничә авылдан килеп белем алганнар. (Беренче мәктәп авылда 1933–1935 елларда төзелә.) Бүген Чутай башлангыч мәктәбендә ике классны бергә кушып укыталар. Дүрт класска ике укытучы белем бирә. Бишенче сыйныфка балалар күрше Нөнәгәр авылына барып укый икән.


Үзәк урамда заманча ике зур бина бер-берсенә карап тора. Аның берсе – башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы, икенчесе – мәдәният йорты.
Беренчеләр белән өченчеләр, икенчеләр белән дүртенчеләр бер сыйныфта белем ала. Акыллы күзле, сөйкемле йөзле әлеге балалар белән без дә таныштык. Бер дигән итеп татарча сөйләшәләр, татарча укыйлар. Шундый итагатьлеләр! Республика олимпиадаларында катнашып, урыннар да яулыйлар, сигез генә бөртек булсалар да, балалар берсеннән-берсе тырыш.
Белем-тәрбия үзәгенең рәсми исеме: «Советлар Союзы Герое Василий Булатов исемендәге Чутай башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы». Геройның исемен яңа бинага күчкәч, ягъни 2022 елда кушканнар. Василий Булатов Чутайда туган, беренче сыйныфны биредә укыган. Мулла кушкан исеме – Габдуллаҗан. 1937 нче елларда Булатовларны, кулак дип, авылдан сөрәләр. Себер якларында үскән малай әнә шулай Василийга әйләнә.
Чита шәһәрендәге Байкал аръягы укчы-миномётчылар училищесының иң тәртипле, тырыш курсанты була ул. Аның бик төз атуына командирлар да еш соклана. Бөек Ватан сугышында исә үзен оста пулемётчы, аннан бигрәк взвод командиры итеп күрсәтә: дошманның тулы бер взводка якын сугышчысын юк итә. Шушы батырлыклары өчен 1944 елның 23 августында аңа иң югары бүләк – Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Василий Булатов исән вакытта туган ягына кайтмый. Үзе вафатыннан соң гына балалары белән элемтәләр урнаштырыла. Әтиләренең кече ватаннарында алар берничә тапкыр булып, төп нигезләрен карап китә...
Яңа төзелгән бинаның икенче ягында балалар бакчасы дидем. Якты, иркен, җете төсләргә буялган ул. Зур гына спорт залы, йокы, уен бүлмәсе – барысы да заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Балаларны яшь ярымнан кабул итәләр.

Икенчеләр белән дүртенчеләр бер сыйныфта белем ала.

– Программа буенча эшлибез, – диде тәрбияче Гөлнар Нургалиева. – Зуррак балалар белән әвәләү, рәсем ясау, хәреф өйрәнү кебек дәресләр уздырабыз. Бу вакытта нәни балалар белән кече тәрбияче эшләп тора. Балаларыбыз үзара бик тату. Һәр зур балага бер кечкенә бала билгеләнгән. Ул аңа киенергә ярдәм итә, урындыгын алып бирә. Кыскасы, гел күз‑колак булып тора инде. Шул рәвешле малай-кызларыбыз кечкенәдән ярдәмләшеп үсә. Бездә усал балалар юк.
ДИНЛЕ, ҺӨНӘРЛЕ АВЫЛ
Чутай Балтач районының иң төньягында, Киров өлкәсе чигендә урнашкан. Турыдан чыксаң, Малмыжга ун гына чакрым. Заманында биредә ике мәчет, ике мәхәллә, ике су тегермәне эшләгән, кыскасы, авыл зур булган. Мисал өчен, 1894 елда биредә 1154 кеше теркәлгән. Бүген Чутай әллә ни зур авыллар рәтенә керми – 125 йортта көн дә ут яна, 458 кеше яши.
Авылның үткәне турында безгә Чутайда туган, гомере буе биредә яшәгән Наилә апа Заһирова сөйләде. Әбекәйгә 82 яшь тулган, төпчек улы Илшат белән гомер итә. Мәрхүм җәмәгате белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, алар гаиләләре белән Малмыжда яши икән.
– Бабаемның вафатына унбиш ел була инде, – диде Наилә апа. – Ул да Чутайныкы иде. Без үскәндә авылда җидееллык мәктәп эшләде. Күрше авыллар, хәтта Киров өлкәсеннән дә укырга килделәр. Укытучылар бик көчле иде безнең. Җидееллык мәктәпнең нәкъ Чутайда ачылуының бер тарихы бар: Нөнәгәр авылы халкы да белем үзәгенең үзләрендә булуын теләгән. Җыенда сөйләшеп уртак фикергә килә алмагач, Сабан туенда ике авылның иң яхшы ике атын узыштырганнар, дип сөйлиләр. Беренчелекне Чутай аргамагы алган, мәктәп язмышы шулай хәл ителгән...

– Бу үзәк безнең авыл өчен бик зур бүләк булды, – ди директор Рәмзия Хәйруллина.
Чутай халкы башка күрше‑тирә авыллардан ата-бабаларыннан калган һөнәр-кәсебе белән аерылып торган. Монда игенчелектән тыш ташчылар (заманында Казан шәһәренең Арча кырындагы хәрби училище казармаларын да Чутай ташчылары салган), балта осталары, миччеләр, кыса ясаучылар, пыялачылар, итек басучылар күп булган. Бүген бу һөнәрләрнең күбесе юкка чыккан. Шулай да биредә җир эшен ярату, күп итеп мал асрау гадәте сакланган. Һаман да җәен көтү чыга. Икешәр, өчәр баш сыер тотучы гаиләләр байтак.

Авылның үткәне турында Чутайда туган, гомере буе биредә яшәгән Наилә апа Заһирова сөйләде.
Авылның мәчет тарихы кызыклы тоелды. Алда әйтелгәнчә, Чутайда ике мәхәллә булган. Авылда кеше саны күбәеп киткәнгә, җирле аксакаллар, түбән оч ягына да мәчет кирәк, дигән фикергә килә. Нәтиҗәдә, 1901 елда өр‑яңа гыйбадәтханә төзеп куялар. Иң сөенечлесе – ул бина бүген дә исән. Меңләгән бүтән мәчетләр кебек үк, колхозлашу елларында аның манарасы киселә, шактый еллар ул амбар вазыйфасын үти. 2000 елда исә аның манарасы яңадан торгызыла, төзекләндерелә, һәм Аллаһ йорты үз асылына кайтарыла.
ЯШӘСЕН КОЛХОЗ!
Балтач районында әле дә колхозлар системасы сакланып калган. Шул исәптән Чутай авылында да. Хәтта аның исеме дә совет чорындагы кебек «Кызыл юл» дип атала, рәсми атамасы – авыл хуҗалыгы күмәк предприятиесе. Өч авылны берләштерә ул – Чутай, Нөнәгәр, Комаров-Завод. Сезон вакытында 140 лап кешене эш белән тәэмин итәләр. Хуҗалыкның сөрүлек җирләре – 4 мең 200 гектар, болынлыклар белән исә 4 мең 700 гектарга тула икән. «Кызыл юл» хуҗалыгы районда алдынгылар рәтендә йөри.

– Заманнан артта калмаска тырышабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. – Барлык техниканы ГЛОНАСС системасына көйләдек. Сыер фермаларыбыз да заманча, дүрт ел эчендә зур комплекс салып чыктык. Бәясе бер миллиард сумнан артыкка төште.

Яңа төзелгән комплекс мең ярым баш савым сыерына исәпләнгән, анда 360 бозаулату торагы бар. Сыер саву заллары «карусель» программасына көйләнгән. Автомат җайланма күпме сөт савылганын, сөтнең майлылыгын, башка мәгълүматны шунда ук күрсәтеп тора. Бүген тәүлегенә 35 тоннадан артык сөт савалар.
– Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы күпме? – дип кызыксынам.
– Сыер савучылар уртача 47 мең сум ала. Механизаторлар төрлечә, сезон вакытында 70 әр мең дә була, – ди җитәкче.
– Фермерларга дәүләт тарафыннан төрле субсидияләр, программалар каралган. Ә сезнең кебек күмәк хуҗалыкларга дәүләт берәр ярдәм күрсәтәме?
– Күрсәтә. Мәсәлән, савым комплексын төзегәндә, егерме биш процентын дәүләт күчерде. Ул кайтарылмый торган субсидия формасында эшләнелә. Аннары чәчү вакытында ташламалы ягулык алабыз. Ә болай нигездә үз көчебез белән барабыз. Кыска сроклы кредитлар алганыбыз юк. Комплекс төзегәндә генә 197 миллион сум акча алган идек, шуны түлибез. Банклар каршында бүтән бурычыбыз юк.
«Кызыл юл» хуҗалыгы өчен узган ел уңышлы килгән. Кукурузны да кертеп, гектарыннан 54 центнер уңыш алганнар. Тик әле ул җыелган уңышның 70 проценты амбарларда саклана икән, игенгә бәя арзан булгач, сатасылары килмәгән.
Инде язганым бар – колхозлар системасы сакланып калган авыллар бәхетле. Монда Сабан туе, башка бәйрәмнәр дә тиешле дәрәҗәдә уза, чөнки күмәк хуҗалык андый чараларны үткәрергә финанс ярдәмен күрсәтә. Авыл кешесенә бәла‑каза килсә дә, иң беренче булып алар кул суза. «Кызыл юл» хуҗалыгы да боларның барысын эшли. Әлегә кадәр авыл халкын су белән дә тәэмин иткәннәр. Ә менә юл салу, аны төзекләндерү халыктан җыелган үзсалым акчасына эшләнә. Миңа тагын бер нәрсә кызык тоелды – хуҗасыз ишелеп яткан йортлар күренмәсен өчен, аларны яшел койма белән уратып алганнар. Бу да күмәк хуҗалык эше икән.

Ни гаҗәп, колхозда эшләргә кеше юк, шуның өчен дә эшчеләрне күрше Мари Элдан, Киров өлкәсеннән алып киләләр. Мәсәлән, Максим Максимов – Мари Эл Республикасында туып үскән егет. Үзенең туган авылында эш булмагач, күрше Киров өлкәсендә эшләп алган. Бер ел элек җәмәгате белән бирегә күченеп килгән. Бүген ул – «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгының баш агрономы. Җәмәгате исә мөгезле эре терлек санын исәпкә алып баручы.
– Башта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, хәзер Казан авыл хуҗалыгы аграр университетында читтән торып укыйм, – диде Максим. – Авыл кешеләре безне бик җылы кабул итте. Чутайда тырыш халык яши, алар белән эшләве рәхәт.
Күмәк хуҗалык читтән килгән белгечләр өчен махсус йорт салган. Барлык уңайлыклары булган заманча тораклар ул. Максим җәмәгате белән шуларның берсендә яши. Ир белән хатын бер ел эчендә татарча өйрәнгәннәр. «Чутайда безнең белән татарча гына сөйләшәләр», – диде Максим.
Татарча дигәннән, авылда Киров өлкәсеннән килгән тагын берничә гаилә бар. Алар барысы да татар телендә аралаша икән. Балалары да Чутай бакчасына, мәктәбенә йөргәч, тиз арада татарчага өйрәнгән.
БЕРДӘНБЕР ЭШКУАР
Чутайда фермерлар юк, гомумән, Балтач районында бу юнәлеш алга китмәгән. Колхозлар системасы сакланып калгач, халык элеккечә эшләү, яшәүне хуп күрә. (Бәлки үрнәк күрсәтүче дә бик юктыр.) Авылның бердәнбер шәхси эшкуары – Ринат Гарипов. 2004 елдан бирле техникаларга запас частьлар сату белән шөгыльләнә ул. (Банкротлыкка чыккан хуҗалыклардан иске техниканы сатып ала, төрле оешмаларга, колхозларга сата.) Авылдашлары аның турында җылы фикерләр әйтте – бәйрәмнәрдә даими ярдәм итә, үзсалым акчасын җыйганда да башкаларга караганда бик күпкә артык акча бирә.

– Без үскәндәге авыл юк инде, шуңа борчылам, – диде Ринат абый. – Бер сыйныфта кырык бала укыдык, хәзер менә бөтен авылына шуның кадәр бала. Нишләтәсең, ил күләмендә шул хәл. Әле безнең татар авылларында тормыш барыбер әйбәт. Эш буенча чит төбәкләргә еш йөрим – юлсызлык, суы юк, газы кермәгән. Әнә, ерак барасы түгел, күрше Мари Эл Республикасындагы, Киров өлкәсендәге авылларга күз салу да җитә.
Ринат абый җәмәгате Фирая апа белән өч бала үстергән. Балалары Казанда яши. Гариповлар сыер, атлар асрый, кош‑корт үрчетәләр, тормышлары нык. Хуҗа кешенең бер фикере кызык тоелды:
– Шактый еллар әти‑әни белән яшәдек, – диде Ринат абый. – Алар мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Үзебез алар яшенә җиткәндә генә шуны аңладым: яшьләр белән өлкәннәр аерым яшәргә тиеш икән. Менә хәзер балалар җыелышып кайталар. Бик рәхәт, сөенешәбез. Берничә көн яшәгәч, арып китәсең. Тынычлыкта яшәргә өйрәнгән бит. Аннары, яшьләргә дә авыр – өлкән кешенең үзенчә эшлисе килә, ягъни йортта бер генә хуҗа була ала. Син гел әти‑әниең кушканча яшәргә тиеш буласың.
Ринат абый белән Фирая апа һәр көнгә сөенеп яши. Хуҗалыкта эш бүленгән: хуҗабикә сыерны карый, сөтен савып, каймагын, катыгын ясый. Хуҗа исә атлар үстерә. Ит ыслый торган миче бар, ел әйләнәсе балаларына да җитәрлек тәмле ит әзерли.
...Балтач халкы тырышлыгы белән аерылып тора: тыйнак, күп сөйләмәс алар. Бу якларда хәтта кеше яшәмәгән нигездә дә кычыткан, каты кура үсми. Бер дә булмаса, күрше кеше, чүпкә батып ятмасын дип, шул ялгыз калган йортны карап тора. Матур, үзебезчә итеп яши белән Балтач халкы. Чутайга баргач та шуңа тагын бер кат инандык.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Академик Гомәр Саттаров әйтүенә караганда, Чутай (Чүти) «нур», «яктылык» мәгънәсен аңлата, борынгы болгар-татарга хас кеше исеме бу. Идел-Чулман болгарларының кабер ташы язмаларында да Чутай исеменең барлыгы галимнәргә билгеле. Филология фәннәре докторы, академик Мирфатыйх Зәкиев «Чутай-Чутый» исеменең асылында җау+тый сүзләре ята һәм ул «күз явын алырдай» дигән мәгънәне белдерә, дип саный. Карачай-балкарлар арасында Чотай исемле кешеләрне бүген дә күрергә мөмкин. Димәк, бер хәерле болгар бәндәсе борынгы Чутай нигезенә беренче йортны салган булырга тиеш. Без, чутайлылар, шул Чутай исемле болгар-балкарның варисларыдыр.
Харис Салихҗан, «Чутай бабай малайлары» китабыннан
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий