Келәнче – тарихны торгызу...
Гел күзәтәм – һәр район үзенчә, башкалардан нәрсә белән булса да аерыла. Халкының яшәү рәвеше, холык-фигыленнән башлап, авыл, урамнарына кадәр төрле. Кама Тамагының Келәнче авылы турындагы хатирәләр дә күңелдә әле озак сакланачак...
17 августа 2022
Келәнченең урнашуы кызык: бер ягында – Апас, икенчесендә Тәтеш районына кергән авыллар. Бу авыллар белән алар гомергә тату яшиләр, бергә бәйрәмнәр үткәрәләр, килен төшерәләр, йомышка йөриләр. Заманында балалар бер үк мәктәпкә укырга да йөргән.
Узган гасыр башында Келәнче районның иң зур авылларыннан берсе булган. Инкыйлабка кадәр ике меңнән артык кеше яшәгән. Бүген исә биредә 114 хуҗалык бар, 242 кеше гомер итә. Әле 2000 нче еллар башында да авылда 180 хуҗалык исәпләнгән. Ләкин әлеге дә баягы биредә дә яшьләр читкә китү ягын карый. Нәтиҗәдә урта мәктәп ябылган. Ике ел элек балалар бакчасының да ишегенә йозак эленгән. Ни кызганыч...
Ике катлы итеп салынган зур мәктәп бинасы бүген бүтән вазыйфаны үти: мәдәният йорты, авыл җирлеге идарәсе, ФАП, китапханә – халык өчен барлык кирәкле социаль объектларны берләштергән. Ә иске мәдәният йорты авария хәлендә икән. Яңа бина төзеп тормас өчен, мәктәпне шулай «эшкә җиккәннәр».
Келәнчегә килгәнче үк, күптән түгел биредә узган «Чабыр җыены» турында ишеткән идек. Бик зурлап, бөтен шартын туры китереп үткәргәннәр аны. Шуның өчен дә Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров башта безне «Чабыр» бәйрәме узган урынга алып китте.
Табигать могҗизасы – авыл читеннән үк мәгърур таулар башлана. Җиләк җыярга теләсәң, ике йөз метр гына читкә китәсе. Киң болыны, күле, татлы сулы чишмәсе – барысы да шунда. «Чабыр» бәйрәмен нәкъ менә биредә уздырганнар икән.
– Соңгы тапкыр «Чабыр»ны сугышка кадәр – 1940 елны үткәргәннәр, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы. – Ничә дистә елдан соң без аны яңарттык.
– «Чабыр» Сабан туена охшаган бәйрәмме ул? – дим.
– Юк, Сабан туеннан аерыла, ярминкә кебек узган ул. Язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәргәннәр. Үзенә күрә зур бәйрәм булган.
– Ә ни өчен «Чабыр»? – дим.
– Күрше Бәки авылы белән ике арада Чабырлы тау бар. Менә шушы без басып торган җирләрдән башлана ул таулар. Ярминкә әлеге тау астында узган. Шуның өчен дә «Чабыр» исеме бирелгән.
Баксаң, әлеге таулар заманында мөһим роль уйнаган – 1958 елга кадәр биредә һәр ял саен базар булган. Анда бөтен күрше‑тирә авыллардан килеп сәүдә иткәннәр. Мал-туар, кош-корт, ит, бал, он, тәм-томнар, көнкүреш кирәк-яраклары – ни генә сатмаганнар. Чабырлы тауда һәр авылның бикләнә торган ларекларына кадәр булган. Һәм менә быел биредә янә сәүдә нокталары эшләгән, көне буе җыр‑моң тынмаган...
Авыл җирлеге башлыгы «Чабыр җыены»н оештыручыларның берсе – Рәйсә Хәсәнова янына алып барды. Хуҗабикә хәләл җефете Хәниф белән өч бала – бер малай, ике кыз тәрбияләп үстергән. Әлеге үткен ханымнан башка авылда бер чара да үтми диярлек – сәнгатькә гашыйк кеше.
– Утыз елдан артык Келәнче балалар бакчасында җитәкче булып эшләдем, – диде Рәйсә апа. – Милли тәрбия дип, җан атып яшәдем. Күбрәк рус районы булсак та, татарлыкны гел алга сөрдек. Балалар белән милли йолаларны күрсәтү, төрле бәйгеләрдә катнашу дисеңме. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Фәния апа Гыйльметдинова кечкенәдән ана теленә мәхәббәт тәрбияләде. Бәлки, шуның өчен дә безнең авыл сәнгатьле сөйләү, әдәбиятка тартылу белән аерылып торадыр. Үзем дә кечкенәдән җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк. Кайвакыт: «Эх, мәдәният йортында эшлисем калган», – дип тә уйлый идем.
Мәдәният йортында эшләмәсә дә, Рәйсә апа гел сәхнәдә – җырлый, сөйли, бәйрәмнәрне алып бара. Район, республика буенча оештырылган төрле чараларда еш катнаша. Шуның өчен дә «Чабыр» бәйрәмен оештырганда, авыл җирлеге башлыгы аңа мөрәҗәгать иткән.
– Күмәк эш булды ул, – диде Рәйсә апа. – Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегендә эшләүче кызлар да бик тырышты, аларны әйтми калсам, бер дә дөрес булмаячак. Әлбәттә, авыл кешеләренә мең рәхмәт. «Чабыр» үткәрик дигәч, дәррәү күтәрелделәр. 300 мең сум акча җыелды. Сабан туена да моның кадәр акча җыелмый иде. Тарихны торгызу бәһасез бит. Авылдашлар да әнә шуны аңлады, зур сөенеч бу!
Чынлап та, «Чабыр җыены»н зурлап уздырганнар. Әлеге урынга 8 тонналы таш урнаштырып, аңа элмә такта да яздырып куйганнар. «Чабыр» дип язылган тимер эскәмияне алтын куллы авылдашлары Ринат Гомәров бәйрәмгә махсус ясаган.
– Киләсе елларга тагын да зуррак итәсе иде, – диде Рәйсә апа. – Бөтен район халкы килсен. «Чабыр җыены» бит нигездә ярминкә булган. Шуның өчен дә күбрәк сәүдә нокталары кирәк. Дөрес, быел да булды ул. Ләкин аны тагын да колачлырак итәсе килә.
НАИЛ АЛЬБЕРТ УЛЫ ВАЗЫЙХОВ, КАМА ТАМАГЫ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ:
– Келәнчедә узган «Чабыр» бәйрәме турында бик уңай фикердә калдым. Һичшиксез, Авыл көне, Сабантуй бәйрәменнән югарырак масштабта узды ул. Аннары әлеге чараның тарихы да бик үзенчәлекле бит. Шуның өчен дә бу бәйрәмне алга таба да дәвам итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Шушы авылда туып‑үскән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән дә сөйләштек – «Чабыр җыены»н республика югарылыгында уздырыла торган бәйрәм итәргә кирәк. Быел ук димим, чөнки әле тагын да ныклап әзерләнергә җирлек бар. «Чабыр» турында бөтен Татарстанга шауларга кирәк. Киләсе елга шуны эшләп чыксак, аннары инде ныклап торып республика югарылыгында уза торган бәйрәмнәр рәтенә кертү өчен документлар җыярга мөмкин булачак. Ә бу «Чабыр» бәйрәмен тагын да югары баскычка күтәрү булачак, шул исәптән финанс ягы да каралачак.
ҮҖӘТЛЕК КАЯ ИЛТӘ?
Келәнчедә мал асрауны ташламаган халык – авыл көтүе дә бар. Өч гаилә үзләренә мини‑ ферма да ачкан. Ә менә Рамил Сафин барысын да уздырган – хуҗалыгында өч йөзләп мөгезле эре терлек бар. Моңа өстәп 400 гектар җир, дистәләп техника... Табышмактагыча – ура, суга, җилгәрә... Әле абыйсы белән икесенә йөз баш умарталары да бар икән.
– И, минем хәлләрне сөйләсәң, кеше ышанмаслык, – диде тәҗрибәле фермер. – Келәнчедә туып‑үскән егет мин. Гомер биредә узды дияр идем, армиядән соң читтә эшләп алырга туры килде үзе. Әти авырый башлагач, авылга кайту турында уйладым. Фермер булам дип кайттым. Тәҗрибә бар, агроном, ферма мөдире булып та эшләдем. Ул чакта авыл җирендә үз эшеңне башлар өчен дәүләт 58 мең сум акча бирә иде. Ике дә уйламыйча шуны алып, өч бозау сатып алдым. 2005 ел иде. Әтинең дә маллары бар, иш янына куш булды. Т‑25 тракторы бар иде, аны эшкә җиктем. Теге бозауларны үстереп, сыер иттем. Хатын сава, мин малларны ашатам. Шул елларны «Гаилә фермасы» программасы чыкты. Районның авыл хуҗалыгы идарәсенә киттем. «Программага кертегез әле, кредит аласым килә», – дим. Керттеләр. Озак та тормады, «Россельхозбанк»ка 25 миллион сум акча килеп төште. Ләкин ала алмыйм, лаеклы ялга китәргә җыенучы банк җитәкчесе: «Син айга 70 мең сум акчаны банкка түләп бара алмаячаксың», – ди. Озын сүзнең кыскасы, алты ай исәп‑хисап счетында ятканнан соң, ул акчалар кире китте.
Тик Рамил абый барыбер туктап калмый. Зур процентлар белән шәхси банктан 4 миллион сум акча ала. Йортын, машинасын залогка куеп! Егерме баш сыер сатып алып, ныклап торып фермерлык эшенә тотына.
– Төннәр буе йокламыйча яткан чаклар булды, – дип дәвам итте Рамил Сафин. – Кредитларга чумып, йортсыз да калмабызмы? Дүрт бала да бар бит. Аллаһның рәхмәте, сөт акчасы кредитны түләп барырга җитте. Әрләшә-талаша дигәндәй, арендага җирләр дә ала башладым. Көн туды исә, берәр проблема килеп чыга. Шуннан соң әле фермерларны үстерергә бирелә торган грант та алдым. Ул акчага яңа ферма бинасы, техника алдым. Сөйләсәң күп инде...
Үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә Рамил Сафин бүген районның иң эре фермерларыннан берсенә әйләнгән. Быелгы ел өчен сөенеп бетә алмый: печән төргәкләрен алып кайтып өйгән, сенаж салынган. Ә басуда игеннәр шаулап утыра.
– Мондый еллар сирәк була, – диде фермер. – Гектарыннан 40 центнер иген җыеп алырбыз, дип өметләнәм. Печән дә бик яхшы булды, ел ярымлык итеп запас әзерләп куярга телим. Фермер өчен быелгы җәй лотерея билеты откан кебек инде!
Рамил абый умартачы да. Әтиләре күп еллар колхоз умарталыгын карап торган. Балалар исә аңа ярдәм иткән. Башлангычта укыганда ук корт иле җыярга өйрәнгән. Әтиләренең һөнәрен дәвам итүләренә ихластан сөенә ул.
– Кортлар хәзер абый өстендә, – дип дәвам итте Рамил Сафин. – Вакыт җитми бит. Фермерлык эше бик күп вакытны ала. 2000 нче елларда колхоздан калган ул умарталык юкка чыккан иде дияргә була. Һич онытасым юк, әти үзен кортлар янына алып баруымны сорады. Авырый инде, хәле юк. Умарта бакчасына озак карап торды да күз яшьләрен сөртте: «Улым, булдыра алсаң, умарталыкны үз кулыңа ал әле. Ничек тә бетерәсе түгел иде», – диде. Менә шул вакытта үз‑үземә сүз бирдем. Әтинең әманәтен үти алуыбызга сөенеп бетә алмыйм. Келәнчедә халык нинди авыр елларда да умартачылык белән шөгыльләнгән бит.
Сафин хуҗалыгында бүген даими рәвештә сигез кеше хезмәт куя. Ике ферма бинасы, янкормалар, автомат сөт саву җайланмалары... Барысы да көйләнгән. Фермер аларны безгә сөенеп тә, горурланып та күрсәтеп йөрде.
«УМАРТАЧЫЛАР ЭЛЕК ТӘ КҮП БУЛГАН, ХӘЗЕР ДӘ ҖИТӘРЛЕК»
Алда әйтелгәнчә, Келәнчедә гомергә умартачылар күп булган. (Гомумән, Кама Тамагы районында күпләр бал кортлары асрый). Әнә шуларның берсе – Гаделҗан Гизиев. Әтисе, бабасы да умартачы булган. Дөрес, биш‑алты ел элек кортларын бетергән – аяклары начар йөри. Бабакайның яше дә бар инде, Аллаһ боерса, киләсе ел башында сиксән тугызны тутыра. Гаделҗан абыйны «тере энциклопедия» дип йөртәләр. Авылда бер гасыр эчендә булган күп тарихларны хәтерли ул.
– 1934 елгы мин, – диде бабай. – Гаиләдә дүрт бала идек, тик ике абыем сугыштан кайтмады. Бу бабайдан калган нигез. Шунда яңа йорт салып, мәрхүмә карчыгым Зәйтүнә белән гомер иттек. Биш бала дөньяга китердек, тик икесе яшьли үлде. Кыска гомерле булдылар шул, тумыштан килгән авырулары бар иде. Ике кызым, бер улым бар бүген. Алар гаиләләре белән Казанда яши, атна саен кайтып йөриләр, Аллага шөкер. Зәйтүнә белән әти-әнине тәрбияләп соңгы юлга озаттык. Әти‑әни белән бергә егерме елдан артык тату гомер кичердек.
Гаделҗан абый балачагын яхшы хәтерли, меңнән артык кеше яшәгән ул чакта. Сугыш вакытына туры килгән мәктәп еллары, аннан соң авылга ут, су кертүләр... Зур тарихи вакыйгаларның тере шаһиты ул.
– 1921 елгы ачлыкка кадәр авылда дүрт йөздән артык йорт, ике меңнән артык кеше яшәгән, – дип сүзен дәвам итте бабакай. – Шул авыр чакта ярты авыл кешесе Донбасс, Әстерхан, Себер, Урта Азия якларына чыгып киткән. 1921 елны гаҗәеп корылык булган бит, утырткан бер нәрсәнең дә уңышын җыеп ала алмаганнар. Менә шул чорда авыл бушап калган. Йөзләгән кеше, балалар ачлыктан үлгән.
Гаҗәп, шундый авыр елда Келәнчедә мәктәп ачылган. Күрәсең, өстән кушылган сәясәт булгандыр ул. Белем йортына күрше Борнаш, Әтрәч, Кариле авылларыннан – өч районнан килеп укыганнар. Гаделҗан абый беренче класска 1942 елны барган, сигезьеллык мәктәп булган ул. Илдә сугыш барса да, укуларны бер көнгә дә туктатмаганнар.
– 1940 елны «Чабыр» бәйрәменә барганымны хәтерлим, – диде Гаделҗан абый. – Күрше Габдулла абый алты баланы ияртеп алып барды. Һич онытмыйм, «Чабыр»га Апас районы Йомралы авылыннан ике кәмит килгән иде. Без шунда әйләндек. Әй, аңа сөенгәннәр! Менә шул мизгел бер дә истән чыкмый...
Узган ел Гаделҗан абыйның 65 ел бергә яшәгән карчыгы Зәйтүнә апа вафат булган – ковидтан тернәкләнә алмаган. Уналты яшеннән ярәшеп, күп авырлыкларны җиңеп, бик тату яшәүче матур пар булганнар. Шуңа да Зәйтүнә апа турында сүз чыккан саен, бабакай күз яшьләрен сөртепсөртеп алды. Бик сагына ул җәмәгатен...
– Карчыгым киткәч, зерә дә ямансулап калдым, – диде ул. – Җиде яшемдә сугышка киткән абыемның тальянында уйнарга өйрәндем. Сугыш вакытында мәктәптә гел уйнаталар иде, чөнки бөтен гармунчылар фронтка китеп бетте бит. Гомер буе гармунны ташламадым. Бөтен мәҗлесләргә өчәүләп – Зәйтүнәм, гармуным белән йөрдек. Карчыгым мин уйнаганны бик ярата иде. Аны җирләгәннән соң гармуным да ямансулап калды кебек – тавышы моңсу чыга. Шуның өчен хәзер уйнамыйм...
Шулай да безнең өчен искәрмә ясады бабай, үзенең яраткан «Авыл көе»н сузды. Күз яшьләре аша елмаеп, дәртләнеп уйнады. Бу мизгелдә бабакай үзенең бөтен тормышын күз алдыннан кичерде кебек тоелды. Тамакка төер тыгылды. Эх, гомерләр...
Келәнченең тагын бер умартачылар гаиләсе – Хәмзиннәр. Гаилә башлыгы Рәшит абый кечкенәдән кортлар янында үскән, чөнки әтисе умартачы булган. Алай да бер мәл бу нигездә умартачылык эшен ташлап торганнар. Җан тартмаса, кан тарта диләрме – Рәшит абыйның улы Радик нәсел шөгылен дәвам иткән.
– Кайнатам урын өстенә калган, Рәшит көне буе тракторы белән кырда эшләгән,- диде хуҗабикә Мәдинә апа. – Шулай итеп кортлар таралып беткән. Мин ул вакытта әле бу йортка килен булып төшмәгән идем. Шактый еллар умартасыз гына яшәдек. Берсендә улыбыз Радик бер оя корт алып кайтты. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган елыдыр ул. Аннары тагын бер оя табыштырды. Шулай итеп үрчеттек.
Бүген Хәмзиннәр хуҗалыгында утызлап оя корт бар. Быелгы бал уңышыннан канәгатьләр. Яз салкын булса да, кортлар яхшы гына эшләп алган. Хуҗалар инде балны аерткан, сөенечләре белән уртаклаштылар.
...Җәйге сәфәрләрне яратам. Борынны кытыклап җиләк, кипкән печән исе керә. Урамнар буйлап узарга да күңелле: ирексездән капка төпләренә күз төшә. «Бу йортта бигрәк уңган кешеләр яшидер, бакчалары шау чәчәктә» яки «Май чүлмәге тышыннан билгеле шул, ишек алларында ник бер чүп булсын», – дип нәтиҗә чыгарасың. Келәнчедә әнә шулай фәлсәфә корып, хозурланып, кичкә кадәр йөрдек. Кем очраса да елмаеп сөйләшә, күптән белгән таныш диярсең. Кешеләрнең генә түгел, авылларның да сөйкемле сөякләре була. Келәнченең дә үзенә гашыйк итә торган бер яме бар, монысы бәхәссез.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Роза Хәмитованың «Яза каләм Келәнче, Бәки кылганнарын» китабыннан:
«Мин боларны Вәгыйзь абый Идрисов истәлекләреннән язып алдым: «Авыл тарихы турында төгәл мәгълүматлар калмаган. Шулай да мин дүртенче сыйныфта укыганда (1927–1928 уку елы) укытучыбыз Бәдретдин Гыймадиев Келәнче авылы тарихын болай сөйләгән иде: «Авылның мулласы Шиһап хәзрәт бер язу калдырды. Анда Келәнче авылы Болгар ханлыгы таркалганнан соң оешкан дип язылган. Куркыныч хәлләрдән соң өч гаилә Тау башына килеп утырган. Алар аучылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Келәнче – болгар телендә «аучы» дигәнне аңлата. Соңрак өч гаиләнең икесе читкәрәк күчеп урнаша. Бу Апас районына караган Болгаер һәм Борнаш авыллары булырга тиеш».
Руфия Фазылова
Фото: Алсу Шакирова
Добавить комментарий