Дүрт өйле: авылда – бер көн
Чистай районының Дүрт Өйле авылына баргач та, көзге матурлыкка янә бер сокландык.
16 октября 2020
«ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫ»
Дүрт Өйле район үзәге Чистайдан егерме биш чакрым ераклыкта урнашкан. 268 кеше яши биредә, 90 йорт исәпләнә. Әйе, зур дип әйтеп булмый, әмма кечкенә дә түгел. Кызганыч, мәктәпне саклап кала алмаганнар, балалар бакчасы да ябылган. Кайчан гына йөз укучыга белем биргән ике катлы бина бүген ятим булып утыра. Әле ярый авылга яңа Мәдәният йорты, ФАП төзеп куйганнар. Каршыда гына яңа мемориаль такта балкып тора. Болар булмаса, авылның үзәге күңелсез, үзе бетеп баручы саланы хәтерләтер иде. Ә болай күңел авыл яши дип үзен юата.
Бакча яшендәге өч бала бар, биш бала күрше Гаделша урта мәктәбенә йөреп укый икән. Аларны көн саен мәктәп автобусы килеп ала, кайтарып куя. Студентлар күп, әти-әниләре янына атна саен кайталар.
Ни кызганыч, соңгы елларда авылда калучы яшь гаиләләр булмаган. Биредә төп көч – урта яшьтәге кешеләр һәм пенсионерлар. Соңгылары аеруча игътибарны җәлеп итте – җитмешкә җиткән әби-бабайларның берничә сыер асравы гадәти күренеш. Берничә гаиләдә булдык, барысы да күп итеп мал‑туар тота.
Авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов башта яңа ФАП, Мәдәният йорты белән танышып чыгарга тәкъдим итте. Бу алар өчен көтеп алынган, бик кирәкле биналар икән.
ФАПның бердәнбер фельдшеры – Эльмира Гатина. Казан дәүләт медицина университетында белем алган, алты ел РКБда хезмәт куйган тәҗрибәле фельдшер ул.
– ФАП ачылганга декабрьдә бер ел гына була, – диде Эльмира ханым. – Искесе белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Бөтен шартлар тудырылган. Процедуралар ясау өчен аерым кабинет бар. Беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәк‑ярак җиһазлар да кайтты.
– Элеккеге ФАП бик иске идеме?
– Иске генәме соң?! Аның исеме генә бар иде инде. Шуны да әйтәм: ярык бүрәнәләрдән урам күренеп тора иде.
– Коронавирус белән авыручылар булдымы? – дим Эльмира ханымга.
– Әйтергә дә куркам, бездә берәү дә авырмады дияргә була. Бер читтән кайтып йөрүче кешедә ачыкланды, тик ул өендә үзизоляциядә торды. Аллага шөкер, ул да терелеп китте.
ФАП белән янәшә генә Мәдәният йорты балкып тора. 2016 елда ачылган ул. Мәктәп, балалар бакчасы да булмаганлыктан, авыл халкы, шул ук вакытта балалар өчен очрашу, аралашу урыны да ул. Мәдәният учагы әллә ни зур түгел – 50 урынга исәпләнгән. Шунда ук китапханә дә бар. Ял итү бүлмәсе – барысы да заманча, якты, җылы.
– Халык йөри, – диде Мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Нуретдинова. – Һәр бәйрәмгә концерт әзерлибез, театр куябыз. Берничә түгәрәк эшли. Балалар да, өлкәннәр дә йөри. Дөресен генә әйткәндә, хәзер күбрәк өлкәннәр белән эшлибез. Яшьләр бик юк бит инде.
– Әле күптән түгел генә Укытучылар көненә багышлап, авылдан чыккан барлык укытучыларны җыйдык, – дип сүзгә кушылды китапханәче Альбина Нуретдинова. (Кызлар бертуганнарга кияүгә чыккан. Шулай итеп авылда хәзер ике шундый исем-фамилияле ханымнар бар. – Авт.) – Ел саен нинди дә булса һөнәр ияләрен җыеп, җылы, күңелле кичә оештырабыз. Шулай ук якташларны җыябыз.
– Китапханәгә йөрүчеләр бармы? – дим.
– Бар, хәтта күп. Җәен балалар еш килде, каникулга кайтучылар да күп булды. Хәзер инде өлкәннәр йөри башлады, чөнки бакча эшләре бетте. Газета-журналларны алып укучылар да күп. Матбугатка язылу кыйммәт, элеккеге кебек һәр йортка берничә газета-журнал килми.
– Һәр бәйрәмгә концерт әзерлибез, театр куябыз. Берничә түгәрәк эшли, – диде Мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Нуретдинова.
– Китапханәгә хәзер өлкәннәр дә йөри башлады, чөнки бакча эшләре бетте, – диде китапханәче Альбина Нуретдинова.
Галимовлар – авылның күрке.
«ТЕХНИКА ҖЕНЕ» КАГЫЛСА...
Яшерен-батырын түгел, йортка кунак килсә, ата‑ана баласының уңышларын күрсәтергә тели. Авылларга баргач та шундыйрак хәл күзәтәбез – авыл җирлеге башлыгы иң матур гаиләләр белән таныштыра. Дүрт Өйлегә баргач та шулайрак булды. Илшат Нуретдинов белән ике катлы, заманча йорт каршысына килеп туктадык. Биредә Галимовлар яши икән. Гаилә башлыгы түбәтәйдән, хуҗабикә исә яулык бөркәнгән. Галимовлар – авылның күрке.
– Төп нигезебез – каршыда, – дип сүз башлады Илдус Галимов. – Анда хәзер әни яши. Иптәшем Мәликә белән гаилә корганга егерме биш ел булды. Ике бала үстердек. Кызыбыз кияүдә инде, оныгыбыз да бар. Улыбыз Эмильгә унҗиде яшь, быел 11 нче сыйныфны тәмамлый.
– Сезне авылда үз итеп «лесник Илдус» дип йөриләр икән? – дим.
– Әйе, унбиш ел «лесник» булып эшләдем. Бу вазыйфадан киткәч тә урман хуҗалыгы белән бәйле юлны дәвам иттем. Үзебезнең пилорама бар, такталар, борыслар чыгарабыз. Тагын буралар бурап, утын ярып сатабыз. Якын-тирәдәге ун район, Казан, Чаллы шәһәрләре – җитештергән продукция төрле җирләргә китә.
– Агачны сатып аласызмы?
– Әйе, Ижаудан ташыйбыз.
Илдус Галимов шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Пай җирләрен рәсмиләштереп, әнә шулай пилорама ясаган.
Даими эшкә ике кешесе бар, заказлар күп булганда, тагын бүтән авылдашларын да чакыра. Җәй – төзелеш сезоны, шуңа да әлегә кадәр ике сменада эшләгәннәр.
– Быел төзелеш материалларына сорау азрак булды,-ди эшкуар. – Беренчедән, агач, ягулык кыйммәтләнде. Бу сорауны киметә торган беренчел фактор. Әле бездә бәяләр башкаларныкы белән чагыштырганда арзанрак та. Конкуренция зур булганда, кулланучыларны җәлеп итүнең төп чарасы бу.
Гаилә башлыгы тормыш иптәше белән таныштырырга ашыкты:
– Мәликә ханым була, балаларга дин сабаклары укыта, – диде.
Мәликә Галимова Дүрт Өйле мәчетендә дә, Чистайга барып та балаларга белем бирә икән. Үзе исә Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган.
– Дингә кайчан килдегез? – дидем Мәликә ханымга.
– Дәү әнием бик гыйлемле иде. Илдус белән өйләнешкәндә намазда түгел идек әле. Безгә килгән саен дәү әни Аллаһ, Коръән турында сөйләде. Бу йортны эшли башлаганда исламга килдек дисәм дә була. Йортка хәрам ризык, эчемлек кергәне юк, шуңа сөенәбез.
– Дин сабакларын өйрәнергә теләүче балалар күпме?
– Күп, Дүрт Өйледә дә, Чистайда да. Гомумән, соңгы елларда районыбызда динебезгә карата игътирам, игътибар артты. Чистайда зур мәчет ачылды. Күңелендә иман булган кешеләргә мөмкинлекләр зур хәзер.
Галимовлар гаиләсендә биш сыер бар, тагын үгез-бозаулар асрыйлар. Моннан тыш, сарыклары күп, аларга Корбан бәйрәмендә сорау зур икән.
Гаилә башлыгы гаражга чакырды. Бу аның иң яраткан урыны икән. Гаражда ике «Ленд Крузер» (ирнеке, хатынныкы), ике чит ил мотоциклы, «Буран», квадроцикл... Һәм тагын бер ят техникага күз төште. Үзе трактор, үзе экскаваторга охшаган бу машинаның төгәл исемен әле хуҗа уйлап тапмаган. Ни өчен дигәндә, яңа ул, 12 көн эчендә җыелган трактор-машина. Иген ташырга, кар көрәргә, йорт арасындагы башка кирәк-яракларны эшләр өчен дип планлаштыралар.
– Руль артына утыргач, үземдә канатлар үскән кебек тоям, – диде Илдус Галимов. – Шундый бер рәхәтлек бирә. Һәр төр техника үзенчә кыйммәтле. Җәен мотоциклда җилдерергә яратам. Документларны шәһәргә алып барып кайтырга кирәк булса да җайлы, тиз. Кышын «Буран»да кызык. Аның белән күбрәк Чистайга – Балалар йортына барам. Андагы балаларны йөртеп әйләндерәм. Алар көтеп тора.
Раил Зиннәтов, Дүрт Өйле авылы мәчете имамы.
Мингалимовлар: «Алга таба мал асрап көн күрергә уйлыйбыз».
Мең баш каз‑үрдәк асраучы Хәмматгалимовлар.
Галимовларның улы Эмильгә дә «техника җене» кагылган. Унике яшеннән трактор йөртә икән. Әтисенең уң кулы да, сул кулы да ул.
Миңа менә нәрсә кызык тоелды – гадәттә, күп ата‑ана чыгарылыш сыйныф баласына бер эш тә кушмыйча, «укысын» гына дип тора. Ә Эмиль мәктәптән кайтуга пилорамага килә, утын вата. Аңа карап мәктәптә дә сынатмый – яхшы билгеләргә генә укый.
Утын вату дигәннән, күпләр унҗиде яшьлек малай балта белән утын вата дип уйлар. Бу алай түгел. Илдус әфәнде утын вата торган җайланманы да үзе уйлап тапкан. Тракторны кабызгач, ул «җанлана». Бары тик киселгән агачларны куеп кына барырга кирәк. Менә шулай яшиләр хәзер авылда!
«БЕЗНЕҢ ДӘҮЛӘТ – ӘТИ-ӘНИ!»
Тагын бер гаилә – Мингалимовлар янында булдык. Күп балалы гаилә дип таныштырдылар. Төпчек балалары беренче сыйныфта укый, олы кызлары кияүдә икән инде.
– Авылда калган яшь гаиләләрнең берсе сез икән, – дигәч, хуҗабикә Рәзинә Мингалимова елмаеп куйды:
– Кырыктан узгач та яшьләр рәтендә йөрибез менә, – диде.
Фәргать һәм Рәзинә Мингалимовлар, ике кызлары үсеп беткәч, бер‑бер артлы кыз, малай алып кайтканнар. Бүген Самат – беренче, Зәринә икенче сыйныфта укый.
– Кечкенәләрнең үскәнен күрмәдек, аларны ике кыз үстерде, – диде ата кеше.
Мингалимовларның гаилә коруларына егерме биш ел була икән. Ана кеше унбиш ел Дүрт Өйле урта мәктәбендә эшләгән, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Гаилә башлыгы исә төрле җирдә хезмәт куйган: бүген трактор, комбайнда эшли.
– Алга таба мал асрап көн күрергә уйлыйбыз,– диде Фәргать Мингалимов. – Кешегә эшләп әллә ни майтарып булмый. Бүген биш савым сыеры, биш танабыз бар. Алла боерса, сыер башын уннан да ким итмәскә иде.
– Дәүләт программаларында катнашканыгыз бармы, грантлар алдыгызмы? -дим.
– Юк, үз көчебез белән яшибез. Безнең дәүләт – әти белән әни. Гел ярдәм итеп торалар. Күршедә генә яшиләр. Печәнен дә бергә җыябыз, башкасын да. Үзебезнең пай җирләрен алып печән чәчтек. Әтинең техникасы бар.
– Быел биш баш савым сыеры булган кешеләргә бушка сыер саву аппараты бирәбез, – дип куйды авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов. – Узган ел алты сыеры булучылар алды.
Мактаулы әти белән дә таныштык – тиздән җитмеш яшен тутыручы Азат абый Мингалимов тормыш иптәше Зөлфия апа белән бергәләп гомер итә икән. Күзгә ташланган иң беренче сыйфат – икесе дә җор телле.
– Яңа гына биш бозау алып кайттык. Өйдә биш савым сыеры, дүрт бозау бар иде, – дип шаккатырдылар.
– Ә шул хәтле малны кем карый? – дим Азат абыйга.
– Үзебез, карчыгым белән.
– Минем адрес лапаста, – дип көлде Зөлфия апа.
– Сез гел шундый шат күңеллеме? – дип гаҗәпсенәм. – Җитмешкә җиткәндә кеше эшләп арыган була...
– Без дә арыйбыз инде, сеңлем. Тукта, дип янә йөгерәсең, – диде хуҗабикә. – Балаларга булышасы килә. Бабай тик торырга яратмый, мине дә тик тотмый. Менә шулай илле елга якын яшибез. Гел йөгереп, гел чабып, дигәндәй. Утыз ел почта тараттым. Гаделша авылы безгә биш чакрым ераклыкта. Шуннан көн саен диярлек кочак‑кочак газета-журнал алып кайта идем, күп очракта җәяү йөрелде.
...Мөгезле эре терлектән тыш Дүрт Өйледә күп итеп кош‑корт асрыйлар. Авылда ике зур күл бар, шунда йөзүче каз-үрдәкләрне күреп шаккаттык. Ә Хәмматгалимовлар бөтенләй гаҗәпләндерде – хуҗалыкларында 1 мең баш каз-үрдәк бар. Дистә елдан бирле шулай үстерәләр икән. Кара көздән башлап Яңа елга кадәр көн саен диярлек өмә ясыйлар.
– Каз, үрдәкләрне йолкырга авыл апаларын чакырам. Җырлашып, элеккеге хәлләрне сөйләшеп утырабыз, – диде Гүзәлия Хәмматгалимова.
Ир белән хатын эшне җайлаган: каз, үрдәк түшкәләрен атна саен ярминкәгә алып баралар. Өйдән дә килеп алучылар күп икән.
Һәр авылның бер үзенчәлеге була. Кайдадыр ул матур йортлар, кайдадыр ул заманча берәр объект. Дүрт Өйленең иң зур байлыгы – аның шат күңелле тырыш кешеләре. Өлкән яшьтәге кешеләре дә боегып утырмый, гел хәрәкәттә. Белгәнебезчә, хәрәкәттә – бәрәкәт!
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Раил Зиннәтов, Дүрт Өйле авылы мәчете имамы:
– Ни кызганыч, авылның тарихын архивларда утырып өйрәнгән кеше юк. Халык сүзләренә караганда, авылда 1640 елга караган каберлек булган. Димәк, Дүрт Өйле шул чорда ук яшәгән дип исәпләргә мөмкин. Әби-бабайлардан килгән риваятьләр буенча, авылга Кадыйр дигән кеше нигез салган. Казан ханлыгы алынып, көчләп чукындыру дулкыны башлангач, Казан янындагы районнардан халык таулы, ташлы якларга барып урнаша. Безнең авылның да оешу тарихы шулай булырга бик мөмкин, диләр.
Авыл тарихы белән бәйле икенче тарих та бар. Минемчә, анысы чынбарлыкка күбрәк туры килә. Гадәттә, татар авылларының атамасы рус теленә тәрҗемә ителми. Ә менә Дүрт Өйле барлык документларда да Четыре Двора дип тәрҗемә ителгән. Моның сәбәбен болай аңлаталар – бирегә иң беренче булып дүрт рус гаиләсе килеп урнашкан. Әле безнең бабайлар да Микуч исемле кешене телгә ала иде, ди авыл халкы. Менә шул авылга нигез салучыларның берсе булгандыр дип фаразлый алар.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий