
Якты Күл: туганнардан да газиз беркем юк
Якты Күл авылына 90 яшь
05 сентября 2017
Туксан яшьлек авылга килеп кергәч үк, Зиновий Степанов йортын табарга тырыштык – аның турында биредә легендалар йөри. Юлыбызда очраган кешеләр, авылның бердәнбер урамына күрсәтеп:
– Туп‑туры барыгыз, иң зур йортны күрсәгез, шул була инде аның хуҗалыгы, – диделәр.

«Зур йорт» дигәнебез бик зур кечерәйтү булып чыкты. Чыннан да йорт бик ДӘ-Ә-ӘҮ икән! Каршыбызга чыккан хуҗа, күптәнге танышларын күргәндәй, безне өйгә чакырды. «Нигә кирәк моның кадәр зур йорт?» – дип аптыравыбызга елмая гына:
– Туганнар күп бит. Барысына да урын җитсен өчен.
«САНДУГАЧЛАР САЙРЫЙ... ӘНИ ДӘ – ЯНӘШӘДӘ...»
Озак еллар зур шәһәрләрдә яшәгән Зиновий Степанов көннәрдән бер көнне бабалары туфрагы – Якты Күлгә күченеп кайтып киткәч, күп кенә дуслары: «Сиңа нәрсәгә кирәк булды инде бу?» – дип аптырашканнар.
– Кайберәүләр турыдан-туры: «Башыңа суктымы әллә?», – дип тә әйткәләделәр. Инде аннан бирле 23 ел вакыт үтеп китте. Ләкин сезне, мөгаен, миңа боларның барысы да ни өчен кирәк булуы кызыксындырадыр, – дип көлде авыл кырыендагы әлеге зур коттеджның хуҗасы.
Ничек кенә кызыксындыра әле!
– Чын тормыш биредә. Сандугачлар сайрый. Әни дә янәшәдә генә.
ОЗЫН ГОМЕРЛЕ ӘБИДӘН – ЧӘЙ ҺӘМ СЫЙ
Үзенең хезмәтне шактый күргән кулларын күрешергә дип сузган әни кеше елмая:
– Чәчбикә Петровна Паймуллина. Әйдәгез, үзегезне чәй белән сыйлыйм әле. Алма вареньесы белән. Үзем кайнаттым.

Алма вареньесы янына чиянеке һәм карлыганныкы да куела, тәмле конфетлар һәм печеньелар пәйда була. Әбекәй: «Зиновий алып кайтты», – ди.
– Чәйне тәмләп эчәргә яратам. Баягынак бәрәңге өеп кердем, бакчада чүп утадым. Арып киттем, чәй эчеп җибәрүгә, хәл кереп китә. Ә инде себерке белән парланып, мунчадан чыкканнан соң да эчеп җибәрсәң! Ух... – ди әбиебез, безне шаккатырып.
– Әйе, Аллага шөкер, әни әле мунчада чабына да, бакчада эшләргә дә көч таба, үзенә инде 93 яшь булса да, – дип, хәйләкәр генә күзен кысып ала Зиновий Дәүләтбаевич. – Газета-журналлар да укый. Менә «Маяк» район газетасына яздырган идем, ә ул алардан төп бүләк – «Азнакай» шифаханәсенә юллама отып куйды.
БЕР УРАМЛЫ АВЫЛ
Якты Күл авылында нибары бер генә озын урам бар. Йортлары тип‑тигез булып аның ян‑ягы буйлап тезелешкән. Йортлар, каралты-куралар монда барысы да матур-пөхтә, хуҗаларның зәвыгы да, осталыгы һәм үзенчәлеге дә күренеп тора. Һәр хуҗалыктан торна муенлы кое башын сузган, җирне йомшак үлән каплаган, боларны күреп, аяк киемен салып ташлыйсы, ялантәпи атлыйсы килә. Авылның төньягы каен‑имән урманына барып тоташа, көнбатышта ярларын зирек агачлары каплаган көмеш сулы елга ага, ул плотинага терәлә. Буада кыргый үрдәкләрне күрергә дә, кәрәкә балыклары тотарга да була, дип сөйләде безгә авыл кешеләре. Нинди гүзәллек!
Нәкъ менә әлеге табигый гүзәллек, гаҗәеп тынычлык Әлмәт районы Бусеряк (хәзерге – Яңа Суркино) авылында яшәгән чувашларны бирегә тартып китергәндер дә. Аларның чукынырга теләмәгән мәҗүси бабалары Әлмәт якларына XVI гасырда ук хәзерге Чувашия территориясеннән күченеп килгән булган.

КҮЧЕНЕП КИЛҮЧЕЛӘР
– Бусерякта кешеләрнең җирләре бик кечкенә булган, шуңа күрә гаиләне туйдыру кыенга туры килгән. Бабаларыбыз гомер буе уңдырышлы кырлар турында хыялланган, бай җирләрдә яшәргә омтылган, – дип сөйләде безгә Зиновий Дәүләтбаевич. – Күченеп китү турында уй әнә шулай барлыкка килгән. Бусеряк халкы, киңәшләшеп, бирегә элеккеге алпавыт җирләренә күз салырга дип делегация җибәргән. Ирләр яңа җирләрне үзләштерергә дигән ныклы карар белән кайтканнар авылларына. Иң беренче булып бу төбәккә 1927 елның язында гаиләләре белән алты кеше күченеп килгән. Алар арасында минем бабамның әтисе Степан Паймуллин да булган. Безнең фамилия дә аның исеменнән киткән – Степанов. Картлар аны арбага салып алып килүләре турында сөйлиләр иде. Үз куллары белән ясалган табутта, чиста бәйрәм күлмәге кигән килеш...

Ул шул ук 1927 елда үлгән һәм Якты Күл зиратында күмелгән беренче кеше булган. «Теге дөньяда да сезне мин алга алып барачакмын!» – дигән ул үләр алдыннан.
ТАТАР-ЧУВАШ ДУСЛЫГЫ
Бабасының атасы турында сөйләгәннән соң, Зиновий Степанов туган авылы тарихына күчте:
– Ык елгасы яр буйларын карап чыкканнан соң, беренче күченүчеләр күлгә якын җирдә, хәзерге вакытта Якты Күл авылы урнашкан урында тукталганнар. Башлыклары: «Дусларым, туганнарым, без моңардан да матуррак җирне таба алмаячакбыз, әйдәгез шушында авылыбызга нигез салыйк», – дип мөрәҗәгать иткән. Соңрак килүчеләргә дә бу урыннар бик ошаган. Матур күлгә якын булгангадыр, авылга Якты Күл дип исем биргәннәр, дип уйлыйм. Халык нигәдер аны әле Байкал күле дип тә йөртә. Соңрак, ике ел дәвамында, бирегә тагын 24 гаилә күченгән. Күченеп килүчеләр үзләре белән арбаларына төяп кирәк-яракларын, эш коралларын алып килгәннәр, әлбәттә, арбага сыйган кадәрен. Кем ничек булдыра ала, шулай яшәп киткән. Таштан һәм кирпечләрдән мич чыгарганнар һәм чиратлап ипи пешергәннәр. Яңа җирләрнең калкурак урынында мунча ясаганнар: җирне казып, стеналарын таш белән әйләндереп алганнар, балчык белән сылаганнар.
Һәм чирәм җирләрне үзләштерә башлаганнар, бүлеп бирелгән җирләрне эшкәрткәннәр, ашлык чәчкәннәр, бәрәңге утыртканнар. Җир йортларда яшәгәннәр, салкыннар бәргәч, күп кеше авырый башлаган. Ярдәмгә Үчәлле авылы халкы килгән. Безнең күп кенә гаиләләр аларның йортларында кыш чыккан. 1928 елның җәендә барлык хуҗалыкларда да йортлар төзелеп беткән, һәм яңа җирдә яңа тормыш башланган. Шул заманнардан бирле Үчәлле һәм Якты Күл авылы халкы арасында аерым бер дуслык яши. Без бүген дә барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашабыз. Менә шундый озын гомерле татар‑чуваш дуслыгы яши биредә.
БАРЫБЫЗ БЕРГӘ
– Без, авылдашлар да, бер-беребез белән бик матур итеп яшибез, – дип сүзне дәвам итте Чәчбикә Петровна. – Сугыш башланган көнне бик ачык хәтерлим – әлеге хәбәрне кырга Пуяндай Юлтимеров – унике яшьләрдәге малай алып килде. Ул иярсез генә атка атланган да, күлмәген болгый-болгый, нидер кычкыра. Ниһаять, барысы да әлеге коточкыч хәбәрне ишетте, ир‑атлар һәм яшь егетләр, эш коралларын ташладылар һәм, атка атланып, район хәрби комиссариатына киттеләр. Дошманны бик тиз, бер‑ике атна эчендә җиңеп, яңадан өйгә кайтырбыз, дип уйладылар. Ә ул, күрәсез, күпмегә сузылды. Фронтка чакырылган Якты Күл ир-егетләре арасыннан 20 кеше кире әйләнеп кайтмады, кайсы һәлак булды, кайсы хәбәрсез югалды. Быел авылда һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Яше‑карты – барысы да катнашты: тирә‑юньне чистарттык, чәчәкләр утырттык... Узган елны чишмәне тәртипкә китердек. Беркем читтә калмады, уртак эшләрдән беркем дә качып йөрми.
ИҢ МӨҺИМЕ – ГАИЛӘ
Чәчбикә Петровна бабаларының авылга нигез салуларын хәтерлисезме дигән сорауга, юк дип, баш чайкый:
– Каян хәтерлим? Мин бик бәләкәй булган бит. Соң авылның бөтен тарихын Зиновий казып чыгарды! Безнең нәселне сигезенче буынга кадәр өйрәнде, авылдашларның кайсысының – бишенче буынга кадәр, кайсысыныкын – алтынчы-җиденчегә кадәр тапты. Мин моңа бик куандым. Инде бабаларымның туган җирендә яшәргә күп тә калмагандыр, ләкин гаилә кыйммәтләре барыннан да мөһимрәк. Һәм аның тарихын белергә, ниндидер сәяси идеяләрне түгел, гаиләне сакларга-якларга кирәк. Без бит туганнар – аннан да газизрәк юк.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ:
Якты Күл авылы Азнакай районында урнашкан, Азнакай шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба –23 км Үчәлле авылыннан Тымытыкка таба асфальт юлдан барырга уйласагыз, сезне гаҗәеп матур катнаш урман (күбрәк каен, имән һәм нарат үсә торган) каршы алыр. Урманны үтүгә, юл сезне көнчыгышкарак борып, туп‑туры Якты Күл авылына китереп җиткерер.
НӘРСӘЛӘРНЕ КҮРЕП ГАҖӘПЛӘНЕРГӘ:
Авыл кешеләренең берсе сөйләвенчә, бервакыт кибетләренә аркасына зур биштәр аскан бер ир‑ат килеп кергән, ди. Сатучы Чикеспи аны чәйгә чакырган, кунак өйгә кергән. Авылда ят кеше турындагы хәбәр бик тиз таралган. Һәм тиздән урядник килеп җиткән, чөнки Япониядән качып кайткан революционер булырга мөмкин, дигән шик туган. Ләкин кунакны күрә алмаганнар. Ул монда өч төн үткәргән, ди. 1906 елда авыл кешеләре Владимир Ильич Ульянов сурәтләнгән газетаны күргәннәр. Теге кунакка бер тамчы судай охшаган булган ул сурәт.
Добавить комментарий