Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яңа Иштирәкнең яңа юлы

Яңа Иштирәкнең яңа юлы

Егерме дүрт градус суыкта сәфәргә кузгалдык. Юл озын – Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылына кадәр Казаннан 300 чакрым тирәсе. Башта икеләнеп тә калган идек,әллә бармаска инде? Ләкин бер җыенгач тәвәккәлләдек. Авыл халкы да киләсебезне белеп, көтеп тора. Вәгъдә – иман бит.

21 декабря 2022

ИҢ ЗУР КУАНЫЧ – БАЛАЛАР
Казаннан килгәндә башта Иске Иштирәк кала. Ул данлыклы «Бәкер» шифаханәсе белән тоташкан. Ә Яңа Иштирәк аннан өч чакрым ераклыкта урнашкан. Карлы‑бозлы юл аша авылга килеп җиттек. Ялтырап кояш чыккан иде. Иң беренче шуңа игътибар иттек: биредә урамнар киң, гомумән, авыл җәелеп урнашкан. Яңа Иштирәк белән танышуны мәдәният йортыннан башладык. 2000 елда салынган бина ул. Бик кызганыч, шуннан бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Нәтиҗәдә, тәрәзәләрдән җил уйный, стеналарның буяулары купкан... Югыйсә хуҗа кулы да күренеп тора – гөлләр үсеп утыра, фойеның бер ягында музей почмагы ясалган. Тик бинаның таушалган булуы бу матурлыкны боза.
Башта игътибар итмәгән идем – мәдәният йортының ишегеннән кергәч тә бер почмакта балалар аяк киемнәре тезелеп киткән. Авыллар буенча күпме йөреп, мондый хәлне күргән юк иде.
– Әллә балалар биредә укыймы? – дип куркып кына сорадым.
ЕфремовАН00042
ЕфремовАН00046
– Укымый. Алар монда көн саен килеп бию, кул эшләре белән шөгыльләнә, - диде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова. – Әле менә кичә балалар белән мәдәният йортын бизәдек. Яңа ел концертына әзерләнә башладык, яңа биюләр өйрәнәбез. Балалар бик теләп йөри. «Өй эшләрегезне карарга вакытыгыз калмый», – дип, еш кына үзебез кайтарып җибәрәбез.
Яңа Иштирәктә бүген 217 хуҗалык бар, 563 кеше яши. 18 нче гасырның икенче яртысында оешкан әлеге авылның тарихы, үткән юлы шактый кызыклы. Миллионер колхоз да була ул, урта мәктәп тә салына, урамы‑урамы белән яңа йортлар калка. Шунысы аяныч: авыл бүген үсүеннән туктаган. Урта мәктәптән башлангыч мәктәп калган, ә миллионер колхоз җирләре хәзер «Август» ҖЧҖ кулында. Шулай да Яңа Иштирәкне бетеп баручы авыллар рәтенә кертеп булмый: яшь гаиләләр шактый. Балалар бакчасына унике бала йөри. Ә башлангыч мәктәптә унике укучы белем ала.
ЕфремовАН00069
Кайчандыр урта мәктәп булган белем йортына без дә бардык. 1961 елда төзелә башлап, 1968 елда гына сафка баскан мәктәп тыштан караганда бер дә тәэсирләндерми. Әмма эчкә узгач, фикер тулысынча үзгәрә: якты коридорлар, иркен сыйныфлар, биек түшәмнәр, зур тәрәзәләр... Күңелгә рәхәтлек бирә торган бер җылылык бар биредә.
– Өч ел элек белем йортыбыз тугызъеллыктан башлангыч мәктәпкә калды, – диде директор Алия Галимова. – Ул елны күрше Зеленая Роща авылы урта мәктәбенә кырык ике укучыбыз китте. Әлбәттә, бала саны җитә иде әле. Тик ике авылда да зур мәктәп калдырмаска хәл иттеләр. Балалар белән укытучылар да Зеленая Рощага күченде. Хәзер инде ияләндек, башта авыр булды. 2004 елда мәктәпкә зур капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде. Ул чактагы директор Вәгыйзь Сәнатуллинга рәхмәт, компьютерлар да юнәтте. Шуның өчен дә белем йортыбыз сафтан чыкмады. Районда безнекеннән дә иртәрәк салынган мәктәп юк.
Әлбәттә, илледән артык бала укый торган төп белем бирү мәктәбен шулай башлангычка калдырулары кызганыч. Әле бу бинада рәхәтләнеп тагын дистә еллар белем алырга мөмкин. Ләкин бүген вазгыять шундый: яңарак салынган бинага өстенлек бирелә. Хәер, башлангычка калгач та, укытучылар төшенкелеккә бирелмәгән: сыйныфларны бикләп куймаганнар.
_MG_1301
_MG_1309
Берсендә – шахмат сыйныфы, икенчесендә – балалар өчен ял бүлмәсе, өченчесендә актлар залы булдырганнар. Дүрт сыйныфка өч укытучы. Беренче, икенчеләр – бергә, өченче, дүртенчеләр дә бергә.
Алия Галимова исә дүрт сыйныфны да инглиз теленнән укыта.
Мәктәптә урнашкан музей аерым игътибарга лаек. Патриотик тәрбиягә йөз тоткан, шактый бай экспонатлы музей ул. Аның җитәкчесе – башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфия Зәйниева.
IMG_0930
– Мәктәптә «Туган якны өйрәнү» исемле түгәрәк тә эшли, – диде Гөлфия ханым. – Балалар авыл тарихын бик теләп өйрәнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның язмышларын барлыйбыз. Сугыштан исән кайтучыларга да аерым почмак бар.
Гөлфия Зәйниева Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабасы Зиннәт Гаффановның каберен эзләп тапкан. Бабасы 1942 елның 21 декабрендә Калинин өлкәсендә батырларча һәлак була. Шунда ук җирләнеп тә кала. Сугыш тәмамлангач, бу каберләрне Мәскәү өлкәсендәге туганнар каберлегенә күчерәләр.
– Бабай турында бер мәгълүматыбыз да юк иде, – диде Гөлфия Зәйниева. – Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматлары «Халык хәтере» сайтына эленгәч кенә бабайны эзләп таптык. Туганнар каберлегенә барып, туфрак та алып кайттык. Ул туфрак бүген мәктәп музеенда саклана. «Халык хәтере» сайты буенча тагын берничә шундый авылдашыбызның язмышын ачыкладык. Берсенең якыны табылгач, икенчесендә дә кызыксыну уянды. Әнә шулай итеп авылыбыз белән документлар өйрәндек. Моңа балалар да кушылды.
Авылда чынлап та патриотлар яши: музейда дистәләгән кешенең орден-медальләре, фронттан кайткан киемнәре саклана. Авыл кешеләре аларны үзләре бирегә алып килеп биргән.
КИЛЕН-КАЕНАНАЛЫ ЙОРТ
Авылларга баргач, матур гаиләләр белән танышасың да ихластан сөенәсең – традицияләрне саклаучы, үрнәк гаиләләр бар бит әле! Яңа Иштирәктә яшәүче Гыйбадуллиннар белән танышкач та шулай булды.
IMG_0909
Бер түбә астында өч буын яши. Иң өлкән кеше Хатыйп абый сиксән өч яшен тутырган, хәләл җефете Әнисә апага җитмеш дүрт тулган, аларның уллары Ильяс, җәмәгате Миләүшә һәм өч малай. Малайларның икесе Чирмешән район үзәгендәге кадетлар мәктәбендә белем ала, төпчекләре Яңа Иштирәк балалар бакчасына йөри.
– Каенанам белән егерме дүрт ел яшәдем, – диде Әнисә апа. – Ә киленем белән уналты ел гомер итәбез. Әйтмәгәнем булсын, тату яшибез. Өлкәннәр яшьләр эшенә кысылмаса, яшьләр сабыр булса, бергә яшәү рәхәт ул.
– Аш бүлмәсендә кем хуҗа? – дим.
– Кемнең вакыты бар, шул хуҗа. Каенанам белән яшәгәндә аш‑су әзерләү аның өстендә булды, чөнки без колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Хәзер рольләр алышынды – яшьләр эштә, бабай белән без өйдә. Хәлдән килгәнчә тырмашабыз шулай.
Хатыйп абый белән Әнисә апа биш бала – дүрт кыз, бер малай тәрбияләп үстергән. Кызларның дүртесе дә гаиләләре белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Уллары Ильяс исә авылда, төп йортта калган.
– Традицияне бозмадым, татарларда төпчек малай әти‑әни нигезен ташламаган, – диде Ильяс. – Кайчагында уйлап куям: шәһәрдә дә югалмаган булыр идек. Ләкин авылда калганга үкенмим – үзебез теләгәнчә яшибез. Каралты тулы мал-туар, эшкәртер өчен җирләребез бар. Йортыбыз иркен, әти‑әни исән-сау, әлхәмдүлилләһ, бер дә зарланырлык түгел!
Гыйбадуллиннар күп итеп мал‑туар асрый. Бүген хуҗалыкларында егерме мөгезле эре терлек бар. Фермерлык эшенә 2015 елда керешкәннәр.
– Тормыш алып барырга кирәк бит, – дип сүзен дәвам итте Ильяс. – Ул чакта дәүләт сыер терлеге алу өчен кайтарылмый торган субсидия бирде, аның суммасы 200 мең сум иде. Без менә шул акчаны алдык. Башта биш сыер булды, аннан сигезгә әйләндердек. Әни белән Миләүшә чиратлашып сыерларны сауды. Озакламый саву аппараты алдык. Шуннан эшләр җайланды инде. Терлек санын киметмәскә тырышабыз.
Ильяс – район янгын сүндерү оешмасы хезмәткәре, ә Миләүшә – Зеленая Роща урта мәктәбендә пешекче. Иртән эшкә киткәнче малларны карап, сыерларны савып китәләр. Үзләре әйткәнчә, хуҗалар әлегә «ял итә», ә кызу эш иртә яздан башлана.
– Утыз гектарлап җиребез бар, – диде Ильяс. – Үзебезнең ике пай җирен һәм берничә авылдашның пай җирен арендага алдык. Анда печән, иген чәчәбез. Үзебездән калган иген, печәнне аз булса да сатабыз. Җир эшкәртү өчен барлык техниканы да юнәттек. Рәсми рәвештә без фермер түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалык булып теркәлдек. 200 мең сум акчаны санамаганда, дәүләттән башка ярдәм алмадык. Үзебезгә үзебез хуҗа, бер оешма алдында да хисап тотасы юк.
Гыйбадуллиннар сөтне хуҗалыкларга сата. Авылдашлары да ала, шәһәргә дә илтеп бирәләр. Сөтләтә генә түгел, сораган кешегә катык, каймак, эремчек, корт та ясыйлар. Боларын яшь хуҗабикә Миләүшә эшли икән.
– Мин авыл кызы, – дип тыйнак кына елмайды Миләүшә. – Бөтен эшне беләм. Эремчек, кортны элек каенанам ясый иде. Хәзер аның рецепты буенча үзем эшлим. Безнең гаиләдә бөтен кешегә эш җитә. Ике улыбыз да зур ярдәмчеләр. Җәй көне әтиләре яныннан кайтып та кермиләр.
Чынлап та, әти кеше улларын кечкенәдән эшкә өйрәткән. Ундүрт, уналты яшендә генә булсалар да, үсмер малайлар трактор, комбайн йөртә белә, печән, салам җыюны да булдыралар. Унике яшьләреннән өйдән чыгып киткәнгәме, өс-башларын карауда да мөстәкыйльләр икән.
– Авылда башлангыч мәктәп кенә калгач, улларыбызны укырга Зеленая Рощага йөртергә кирәк иде, – диде Ильяс. – Барыбер йөрисе булгач, кадетлар мәктәбенә бирергә кирәк, дип уйлаштык. Чирмешән район үзәгендәге әлеге белем йорты бик яхшы, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Төп укыту программасы белән бергә, хәрби юнәлештә дә белем, тәрбия алалар. Бу бер дә начар түгел, чын ир‑егет булып үсәләр. Малайларны дүшәмбе илтеп куям, шимбә барып алам.
– Улларыгызны бик иртә өйдән чыгарып җибәрү авыр булмадымы? – дим.
– Ничек кенә әле! Йортның бер ягында әни, икенчесендә хатын елады. Мин исә каралтыга чыгып күз яшьләрен сөрттем. Берәр айлап шулай елаштык. Аннан күндек инде. Хәзер исә икәү укыйлар, өйдән елмаеп озатабыз.
ЕфремовАН00057
«НАЧАР УЙЛАРДАН КОТКАРА»
Алда әйтелгәнчә, Яңа Иштирәк 2000 нче елларга кадәр зур авыл булган. Бүген аның кайбер урамнары бөтенләй бушап калган. Гөлсинә апа Әхмәтова әнә шундый урамнарның берсендә яши. Каршыда – ярым ишелгән йорт, артта – болын, таулар, янда тагын буш йорт тора. Кышын буран дулаганда бигрәк күңелсездер монда...
Әбекәйнең ишеген ачып кергәндә күңелгә әнә шундый уйлар килде. Тик Гөлсинә апа моңа бер дә аптырамый икән:
– Кем йөрсен монда, иптәшкә маэмаем бар, – диде ул.
Хуҗабикә мәрхүм җәмәгате белән дүрт бала – өч кыз, бер малай үстергән. Ике кызы авылда икән, бер кызы шәһәрдә, ә бердәнбер улын җиде ай элек җирләгән.
– Улым кинәт үлде – йөрәге тотты, – диде әле җан ярасы төзәлмәгән ана. – Ирем дә шулай унбиш ел элек йөрәк белән китеп барды.
Күрәчәктер... Авыр уйлардан кул эшләре коткара. Иртәдән кичкә кадәр шулар белән утырам...
Гөлсинә апа алдынгы сыер савучы булган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, ундүрт яшеннән фермага төшкән ул. Шул вакытта ук кул белән унөч-ундүрт сыер сауган.
– Әле аппаратлар кайткач та, шактый еллар сыерларны кул белән саудым, – диде ул. – Аппаратны яратмадым. Тиз эшли идем, шуның өчен аппарат көйләп утырасым килмәде. Аннары инде механик мәҗбүриләп диярлек машина белән саварга өйрәтте.
Гомер буе эшләп, Гөлсинә апага «Хезмәт ветераны», бүтән исем дә бирмәгәннәр. Бөтен дан – колхоз җыелышларында мактау булган. (Әбекәй аны зарланып түгел, ә мин төпченгәнгә күрә әйтте.)
IMG_1196
Гөлсинә апаның өе бик матур: стенага сәйләннән үрелгән картиналар эленгән, диван өстендә чигүле мендәрләр, урындыкта бәйләнгән япмалар... Һәм ул аларның барысын да үз куллары белән эшләгән. Бәйләү, чигүне кечкенәдән белсә, сәйләннән картиналар ясарга берничә ел элек өйрәнгән.
IMG_1143
– Матурлык яратам, – диде Гөлсинә апа. – Һәм тик утыра белмим. Кулым бер дә буш торырга тиеш түгел. Бер‑ике сәгать бәйлим дә картина ясарга утырам. Гел бер эш кенә туйдыра бит. Картинаны кызлар, оныклар сатып алып кайтып бирә. Эшләп бетергәч алып китәләр.
– Сәйләннән ничә картина ясадыгыз әле? – дим.
– И, санаганым юк, күп инде. Бер атна эчендә бер картинаны төгәллим. Шул арада бәйлим дә бит. Ә менә чигү чиккәнем юк. Аңа күз кирәк. Чиккән әйберләрем бик күп, балаларга, оныкларга да бирдем. Әнә музейга да тапшырырмын әле, истәлек булсын.
IMG_1182
Гөлсинә апа телевизор карарга бик яратмый. Ә менә газеталар укый. Ул үз дөньясында яши. Улын җирләгәнгәме, соңгы вакытта кул эшләрсез бер дә тормый икән. Әле мунчала да бәйли.
– Хәсрәтеңне бөтен кешегә кычкырып йөреп булмый, – диде ана кеше. – Шуның өчен дә үз дөньяма чумам: кул эшләре тынычландыра. Кызларыма, оныкларыма рәхмәт, ташламыйлар. Кызлар гел үзләренә чакыра. Аякта йөргәндә төп йортны ташлыйммы соң?! Монда гомер иттек, балалар үстердек. Өйнең һәр бүрәнәсе якын...
Саулык, озын гомер теләп саубуллаштык әбекәй белән. Сиздермәскә тырышса да, күңеле нечкә Гөлсинә апаның. Кызганыч, озак аралашып булмады аның белән. Караңгы төшеп килә иде, димәк, кайтыр юлга кузгалыр вакыт. Әллә ничек күңелгә якын булып калды.
...Әйе, бик суык көн иде. Әмма җирле халыкның тәмле теле, матур күңеле безне җылытты. Бу авылның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Ерак сәфәрдән әнә шулай дип кайттык.
_MG_1584
Авылның балалар бакчасы Яңа елга әзер.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдин бу якларны яхшы өйрәнгән. Ул Яңа Иштирәк авылына нигез салучы беренче кешеләр Иске Иштирәктән күчеп утырган дип саный. Һәм аның белән килешми мөмкин түгел. 1730–1760 нчы елларда Идел буенда халыкларны көчләп чукындыруның иң кызган чагы була. Менә шул чорда берничә гаилә монда килеп утырган булырга тиеш. Яңа Иштирәк авылы архив документларында беренче тапкыр 1785 елда телгә алына. Тирәк – тупыл яисә биек үскән агач, ә инде иштирәк – пар тирәк, ягъни парлы тупылны аңлата.

Рәсим Хәбибуллинның «Яңа Иштирәк авылы тарихы» китабыннан
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: