Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яңа Кенәр: чын ирләр монда яши

Яңа Кенәр: чын ирләр монда яши

Һәр районның зур, атаклы авыллары бар. Арча районының Яңа Кенәр авылы әнә шундыйлар рәтендә. Заманында ул хәтта район үзәге булып торган. Бүген авыл ничек яши? Ни өчен борчыла? Нәрсәгә сөенә?

22 ноября 2022

ЗАМАНЧА АВЫЛ
Яңа Кенәрдә 2100 кеше яши, 600 хуҗалык исәпләнә. Социаль объектлардан биредә барысы да бар. Авылларда бик сирәк очрый торган оешмалардан даруханә, зур сәүдә үзәге, көндезге стационарга кадәр эшли.
600 урынга исәпләнгән яңа мәктәп кенә ни тора! Белем үзәге күренекле авылдашлары – укытучы, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова исемен йөртә. Бүген биредә 270 укучы белем ала.
Урта мәктәп белән бергә, авылда тагын бер мәгариф учреждениесе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернатмәктәп тә эшли. Биш районнан килгән 147 бала шунда яшәп, белем һәм тәрбия ала. Укытудан тыш, аларны биредә хезмәткә дә өйрәтәләр. Ял көннәрендә балаларны өйләренә алып китәләр.
Яңа Кенәрдә заманча мәдәният йорты да халыкка хезмәт күрсәтә. Узган ел аңа 20 миллион сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелгән.
Фермер хуҗалыклары, агач эше белән шөгыльләнүче берничә эшкуар, ике шиномонтаж, дистәгә якын шәхси кибет – кыскасы, биредә халык ни белән генә шөгыльләнми. Шулай да авыл халкы эш урыннары аз дип борчыла, элегрәк күп булган. Баксаң, 2000 нче елларга кадәр Яңа Кенәрдә егермеләп (!) оешма исәпләнгән. МТС, Сельхозтехника кебек зур оешмалар ябылган. Шуңа күрә ирләрнең шактые читкә йөреп эшли. Казан белән Яңа Кенәр арасы – туксан чакрым, күпләр сменалы эш сайлап, башкалага барып хезмәт итә.
Авыл халкы участок хастаханәсен дә сагынып искә ала. Заманында анда катлаулы булмаган операцияләргә кадәр ясаганнар. Бер дигән табиблар эшләгән. Бөтен тирә‑як авыллар дәваланырга Яңа Кенәргә йөргән. Шунда ук бәби тудыру йорты да булган. Тик 2000 нче елларда үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә хастаханә эшләүдән туктаган. Бүген аның бинасы килгән кешеләргә вакытлы торак сыйфатында файдаланыла.
180A1116
Зур штык-пычакны Мәскәүдә яшәүче әфганчы авылдашлары Ильяс Фазылҗанов ясатып кайткан.
БАТЫРЛАРНЫҢ ИСЕМЕ – МӘҢГЕЛЕК
Яңа Кенәрдә бер һәйкәл игътибарны җәлеп итте. Мәктәпкә терәлеп үк тора ул. Әйтерсең, балаларны җил-давылдан саклый... Һәйкәл ике яклы. Бер ягы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә эшләнгән. Икенче – яңарак ягы локаль сугышларда – Әфганстан, Чечня, Таҗикстан, Сүриядә катнашкан батыр егетләргә багышлана. Анысы әле 22 сентябрь көнне генә ачылган. Һәйкәлгә «локаль сугышларда, сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби конфликтларда» катнашып, «хәрби бурычларын намус белән үтәгән ветераннарга» дип язылган. Яңа һәйкәлне Яңа Кенәр авылы егетләре тулысынча үз акчаларына ясаткан.
– Егетләр төрле сугышларда катнашкан авылдашларга һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыкты, – диде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин. – Киләсе елга үзсалым акчасына планга кертербез, дип сөйләшкән идек. Без планга керткәнче, егетләр аны эшләп тә куйды. Ул яктан Яңа Кенәр бик күп авылларга үрнәк – бик бердәм халык яши бездә. Сабан туе кебек бәйрәмнәрне, төрледән-төрле чараларны күтәреп алырга гына торалар. Күпме кирәк, шуның кадәр акчасын күчерәләр.
Авылда Рашат Салихҗанов турында берничә кешедән ишеттем. Ул 1982–1984 елларда 371 нче мотоукчылар полкы составында Әфганстанның Шинданд шәһәрендә хәрби хезмәттә булган. Туган ягына исән‑сау әйләнеп кайткан. Бүген Рашат Салихҗанов Кенәр җирлегенә кергән авылларда яшәүче әфганчыларны бер учта тота. Үзмәшгульлек – агачтан төрле эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Һәйкәл кую турында сүз чыккач та, ул читтә яшәүче авылдаш дусларына, башка районнардагы әфганчыларга мөрәҗәгать итә. Эшне бик тиз тоталар. Ай ярым дигәндә һәйкәл әзер дә була.
– Һәйкәл ачылышын бер атна алдан, 22 сентябрьгә дип планлаштырган идек, – диде җирлек башлыгы. – Ә 21 сентябрь көнне исә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Шулай туры килде. Баштарак аптырап та калсак та, планлаштырган чараны күчермәдек. Нәтиҗәдә һәйкәл ачу патриотик кичәгә әйләнде. Бу турыда хәтта «Беренче канал»дан да сөйләделәр.
Һәйкәл үзенчәлекле: аның бер ягына зур штык‑пычак урнаштырылган. Аны бүген Мәскәүдә яшәүче әфганчы Ильяс Фазылҗанов ‑ ның Түбән Новгородтагы әфганчы дуслары ясап биргән. Һәйкәл янында өч зур таш тора, аларны да махсус кайтартканнар. Әфган, Чечня, Сүрия‑ шул фаҗигаләрнең шомлы истәлеге.
Батырлар турында сүз чыккач, авыл җирлеге башлыгы бер сан әйтеп шаккатырды: мобилизацияләнгән егетләргә дип, халык 650 мең сум акча җыйган. Бу эш әле һаман дәвам итә икән.
– Җирлектән әлегә унтугыз егет өлешчә мобилизациягә эләкте, Яңа Кенәрдән генә дә унбер егетне озаттык, – диде Әгъзам Гайфуллин. – Акчаның бер өлеше егетләргә кием‑салым сатып алырга тотылды. Әйе, дәүләт аларга бер кат кием бирә. Ләкин алар полигонга чыга, анда кар, яңгыр ява, димәк, юешләнәләр. Алмашка бер киемсез булмый. Иң беренче җылы резина итекләр, эчке киемнәр кирәк. Бияләй, плащ, балаклава, җылы оекбаш, рюкзак – кимендә егерме мең дигән сүз. Күп итеп медикаментлар сатып алдык. Әле менә егетләр гуманитар ярдәм җыярга, дип әйтә. Ничә кеше шул тәкъдим белән чыкты. Район администрациясенә шалтыратып, тәртибен белештек.
Авыл җирлеге башлыгы еш кына «егетләребез» дип сөйләшә. Һәр эштә дә башлап йөрүчеләр, ярдәм итүчеләр бар икән. Алар барысы да Яңа Кенәр егетләре. Аларның күбесе читтә яши. Җитәкче аларның исем -фамилияләрен атамады, чөнки үзләре теләми икән. Чөнки алар өчен туган авылыңа булышу – үзеңне күрсәтү түгел, ә гадәти хәл...
«АГАЧ ЭШЕ КҮҢЕЛГӘ ТЫНЫЧЛЫК БИРӘ»
Бу якларда гомер -гомергә балта осталары күп булган. Иң кызыгы – бүген дә авылда шул кәсепне дәвам итүче ир‑атлар шактый. Төзелеш эшләрендә йөрүче ир‑атлар күп, агачтан төрле җиһазлар ясау киң таралган. Каен агачыннан өстәл, урындык, карават, аш‑су бүлмәсе кирәк -яраклары – барысын да ясыйлар. Авылның өч шәхси эшмәкәре Арча районын гына түгел, күршеләрне дә агач җиһазлар белән тәэмин итеп тора. Шундый булдыклыларның берсе – Азат Хәйруллин. Агач эшенә керешкәнче, кибетләр тоткан. Соңрак исә тынгысыз тормышын тынычракка алмаштырган. Авыл башында ул агач цехы янына зур гына йорт та салып куйган.
199
– 2013 елда шушы җирне сатып алып, цех ачтым, – диде Азат Хәйруллин. – Агач эшенә хирыслык кечкенәдән дип уйлыйм. Мәктәптә агач остаханәсе бар иде. Хезмәт дәресләрендә гел әнә шунда агачларны ышкылап, юнып, төрле әйберләр ясый идек. Шуңа күрә дә авыл малайларының күбесе бу шөгыльнең асылын белә.
Җиһазлар өчен такта материалларын Азат Мари Эл Республикасыннан алып кайта икән. Киптерер өчен, аларны махсус җылыга – цехка алып кереп өяләр. Агач юеш булса, дөрес кипмәсә, җиһаз ярыла, шуның өчен дә махсус җайланма белән тактаның дымлылыгын тикшерәләр. Әзер булгач, такталарны ышкылыйлар, кисәләр, станокта бизәкләп чыгаралар.
– Ничә кеше эшли? – дим Азатка.
180A1234
– Ике бабаем бар инде. Алар күптәннән монда эшли. Яшьләрне бу эшкә бик тартып булмый. Аларга күп акча кирәк.
Җәен цехта эш туктабрак тора – авыл кешесенең печән вакыты, башка эшләре бар. Көзен исә цех тулы куәтенә эшли башлый. Заказлар күп икән.
Буяу эшләрен Азат үзе башкара – моның өчен аерым бүлмә бар. Бүлмә җилләтелә. Урындыклар калын тукыма белән тышлана.
– Тукыманың төсен, бизәген заказ бирүче үзе сайлый, – диде Азат. – Гадәттә урындык белән бергә өстәлгә дә заказ бирәләр. Тулы бер комплект була.
– Сезнең җиһазлар ничә ел хезмәт итә? – дим.
– Урындык белән сугышмасалар, гомер буена җитә инде (көлә). Бу кәсәбәдә күп акча эшләп булмый, әлбәттә. Ләкин аның икенче ягы бар: яратып эшләсәң, күңелгә тынычлык бирә. Шуның өчен дә агач эшен ташламыйм.
180A1241
АВЫЛНЫҢ АКЪӘБИСЕ
Авылларга баргач та, хөрмәткә лаек берәр өлкән кеше белән очрашырга тырышабыз. Алар белән аралашуы кызык: үткәннәрне хәтерлиләр, тарихны беләләр, һәр җөмләләре мәгънәле. Яңа Кенәрдә без әнә шундый Акъәби – Тәскирә Лотфуллина белән таныштык. Тиздән сиксән сигез яшен тутыра икән әбекәй.
785
4990
– Шушы нигездә бабаем Габделфәт белән гомер иттек, – дип сүзен башлады ул. – Биш ел да җиде ай армиядә хезмәт итеп кайткан егет иде без өйләнешкәндә. Бик матур яшәдек. Бердәнбер кызыбыз Надияне дә бергә җирләдек... Бер елдан үзе дә дөнья куйды.
Әйе, картлык көнендә Тәскирә әби бик зур фаҗига кичергән: йөрәк өянәгеннән кызы вафат булган. Әни кеше кызы белән бүген дә бик горурлана. Надия апа күп еллар Яңа Кенәр мәктәбен җитәкләгән. Эшчән, киң күңелле мөгаллимәне хезмәттәшләре безнең алда да зур ихтирам белән искә алды.
– Надиябез эштән туктап биш кенә ай яшәп калды, – диде әбекәй. – Гел эш, балалар дип янып торды. Ике кызы калды, алар Казанда яши. Минем янга кайтып, ярдәм итеп торалар. Рәхмәт, бертуганнарымның балалары да ташламый. Социаль хезмәткәр билгеләделәр, бик булыша. Үземне ялгыз хис итмим. Менә аякларым гына начар йөри, егылган идем, шуннан рәте китте.
Тәскирә Лотфуллина Яңа Кенәр авылында туып үскән. Сугыш чоры баласы. Әтиләре сугыштан гарипләнеп кайткан.
– Мәктәптә яхшы укыдым, – дип дәвам итте ул. – Яңа Кенәрдә ун класс тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Тик торыр урын булмагач, кире авылга кайтып киттем.
– Яңа Кенәрдә шул чагында урта мәктәп бар идеме? – дим.
– Бар иде. 1924 елда бездә башлангыч мәктәп ачылган, ә 1932 елда ул җидееллыкка әйләнгән. 1936 елдан урта мәктәп буларак эшли башлаган. Мин сугыш башлангач укырга кердем. Укулар бер көнгә дә туктамады. Әйтәм бит, авыл зур, көчле иде. 1929 елда Яңа Кенәрдә «Красная звезда» колхозы оешкан. Шуннан соң тегү һәм киез итек басу артельләре, икмәк пешерү йорты, сәнәгать комбинаты ачылган. Шул чорларда балалар бакчасы да эшли башлаган. Сугыш башланмаса, халык ничек рәхәт яшисе булган да бит. Эх...
Авылга кайткач та, Тәскирә Лотфуллина колхозда эшләп ала, аннан соң интернат-мәктәпкә бухгалтер булып эшкә керә. Яңа Кенәрдә ул чагында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен интернат эшләгән. Анда 280 бала тәрбияләнә иде, дип искә төшерә Тәскирә әби.
– Интернатта берничә ел эшләгәч, авыл советына сәркатип итеп эшкә алдылар, – диде әбекәй. – Лаеклы ялга чыкканчы – утыз елдан артык шунда эшләдем. Эшнең күплеге! Ул чагында Яңа Кенәрдә утыз ике оешма бар иде. Барысының да документларын тәртипләп тотарга кирәк бит.
Яшьләрне өйләндерү, йортларны теркәү, ике айга бер сессия, айга ике утырыш уздыру һ.б. – барысы да аның аша уза. Компьютерфәлән юк, бөтен документларны кул белән тутырып, районга илтеп тапшырасы. Төн буе утырган вакытлары күп була аның. Авыл советында эшләү дәверендә авылдашлары хөрмәтен казана ул.
Тынгысыз ханым лаеклы ялга чыккач дин юлына баса. 1995 елда дин гыйлемен өйрәнү өчен авылда унике кешелек төркем оеша. Араларында Тәскирә апа да була. Гарәпчә өйрәнәләр, Коръән уку, мәет юу тәртипләрен үзләштерәләр. Шулай итеп әбекәй авылның хөрмәтле абыстаена әйләнә. Күп еллар ул шул вазыйфаны башкара.
– Безнең авыл динле булган, – дип сөйләде Тәскирә Лотфуллина. – Беренче мәчет 1828 елда төзелгән, диләр. Икенчесе 1860 елда сафка баскан. XX йөз башына авылда дүрт мәчет булган. Совет власте урнашкач, аларның барысы да юк ителгән. Ә мәчет биналары мин белгәндә дә әле амбар, кибет, мәктәп булып хезмәт итте. Яңа мәчет Яңа Кенәрдә 2001 елда төзелде. Ике катлы, гаҗәп матур итеп эшләделәр аны. Аңа сөенгәннәребез... Авылыбызны динле итүдә Ирек хәзрәт Галиевның роле бик зур. Унҗиде кешене Хаҗга алып барып кайтты ул. Бүгенгесе көндә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган абыстайлар мәчет бинасында балаларга, олыларга дин сабаклары укыта.
– Совет заманында авылда динне качып тоттылармы? – дим.
– Әйе. Ир‑атлар гаетне зиратта, аерым йортларда укыды. Җомга намазына да җыелалар иде. Яңа Кенәрдә дин кануннары үтәлмиме дип, авыл советыннан гел сорап тордылар. «Юк» кына дип хисап тоттык...
...Зур авылларны санаулы сәгать эчендә йөреп чыгу мөмкин түгел. Язар, күрсәтер кешеләр күп була. Яңа Кенәрдә дә шулай: авылда гаҗәеп үзенчәлекле кешеләр яши. Мине исә аеруча Яңа Кенәрнең ир-атлары таң калдырды. Чын ир‑ат булуларын алар сүз белән түгел, эш белән күрсәтә.
77
Авылдагы иң иске бина бүген кибет буларак хезмәт итә.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Люция Әхмәтгәрәева, лаеклы ялдагы мөгаллимә:
- Авылга XVII йөз ахырында Иске Кенәр авылыннан күченүчеләр нигез салган дип фаразлана. Революциягә кадәрге чыганакларда Бигәш, Мәмсә исемнәре белән дә билгеле. Авыл турында икенче бер риваять бар, без аны балалар белән төрле конференцияләрдә сөйли идек. Мәмсә авылыннан ерак түгел Ясангул бабай яшәгән. Аның тугыз улы булган. Һәм ул балаларын тирә-якны өйрәнергә җибәргән. Сулы урынга йорт салырбыз, дигән. Улларның берсе Яңа Кенәр урынында төпләнгән.
782
180A1220
Руфия Фазылова
Фото: Юлия Кузнецова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: