
Яңа Тинчәле
Буа районының Яңа Тинчәле авылын җәен барып күргән идек. Ясалма күл, ял итү парклары, чын мәгънәсендә шаккатып, тел шартлатып кайттык. Һәм менә берничә елдан соң, кышкы Яңа Тинчәлене дә күрү насыйп булды. Санаулы вакыт эчендә авыл янә үзгәргән!
15 марта 2025
ПАРКЛЫ-КҮЛЛЕ АВЫЛ
Яңа Тинчәленең бөтен урамнарына асфальт түшәлгән. Юл кырыйларына куаклар утыртылган, шәһәр диярсең!
Авыл уртасына күл дә ясап куйганнар. Балык тотар, ял итәр өчен тимер беседкалар да бар. Авыл халкы суга карп, кызылканат балыклары да җибәргән.
– Элек монда кое булган, – диде авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев. – Әби-бабаларыбыз аннан су алган. Әмма ул кое ишелеп юкка чыккан. Без аны өлкәннәрдән сорашып, чыганагын таптык. Шуны казып, чишмә ясадык. Нәтиҗәдә, күл бүген – авылның күрке.
– Күлне үзсалым акчасына казыдыгызмы? – дим.
– Юк. Авылларны төзекләндерүгә юнәлтелгән махсус дәүләт программасы бар, без шуңа эләктек. Иганәчеләр дә булышты. Бу халыкның яраткан урыны. Җәен монда гел кеше: коймак пешереп концертлар куялар, биешәләр. Бала‑чага да күп була.
Күлнең янәшәсендә үк ял паркы да эшләнгән: сәхнәсе, уен мәйданчыклары, фонтаны булган заманча урын бу! Декоратив агач-куаклар утыртылган.
– Ә паркны нинди акчага ясадыгыз? – дигән соравыбызга җавапны стендка язып куелган иганәчеләр исемлегендә табабыз: берничә кеше 250 шәр мең сум, кайсылары йөзәр мең сум, кайберләре утызар мең сум, бишәр мең сум…
Тамчыдан күл җыелган. Иганәчеләр арасында Татарстанның элеккеге финанс министры Радик Гайзатуллин һәм аның бертуганының, «Серго исемендәге завод» ҖБ» ААҖ генераль директо- ры Радик Хәсәнов һ.б. ның исемнәрен күрәбез.
– Алар безнекеләр! Якташлар! – ди авыл җирлеге башлыгы. – Туган авылларына һәрвакыт булышалар.
ПАТША РӨХСӘТЕ БЕЛӘН АЧЫЛГАН МӘЧЕТ
Яңа Тинчәленең тагын бер матур, дөресрәге, изге урын бар – авылның беренче мәчете урыны ул. Баксаң, Татарстанда иң борынгы мәчет Яңа Тинчәледә салынган икән. 1753 елда Елизавета мәчет төзергә рөхсәт биргән. Ни аяныч, XVIII гасырда төзелгән мәчет совет чорында кадерсезләнеп юкка чыккан. Һәм менә ике гасырдан соң, аның урынын тимер рәшәткә белән уратып, өстенә гөмбәз ясап куйганнар. Юкка чыккан мәчетнең таш нигезен җир астыннан казып алып, пыяла астына урнаштырганнар. Яңгыр да, кар да тими. Киләчәк буыннар өчен чын мирас ул!
...ҺӘМ АВЫЛДАШЛАРЫ БҮЛӘГЕ
Бүген дә Яңа Тинчәледә бер түгел, ике мәчет эшли. Берсе аның 1991 елда салынган, икенчесе – 2008 елда. Соңгысы бигрәк заманча – ике катлы, бөтен җире каралган. Анысын авылдашлары Радик Гайзатуллин бүләк иткән.
– Яңасы «Рәүф» мәчете дип атала. Бу – Гайзатуллиннарның төп нигезе, – диде мәчет имамы Илдар Шәрифҗанов. – Бер мәчеткә сыймый башлагач, ярдәм сорап Радик Рәүф улына мөрәҗәгать иттек. Ул каршы килмәде. Алай гына да түгел, әнисе белән киңәшләшкәч, үзләренең төп нигезләренә мәчет салырга тәкъдим итте. Ике мәчеттә дә җомга саен егерме-утыз ир‑ат була икән. Хатын-кызлар исә «Рәүф» мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга йөри. Авылның йөздән артык кешесе Коръәнне гарәпчә укый белә.
ЯҢАРТЫЛГАН МӘДНИЯТ ЙОРТЫ
Узган ел азагында авыл өчен янә бер сөенечле вакыйга булган – мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Аны дәүләт программасы ярдәмендә тормышка ашырганнар. Хәзер Яңа Тинчәле мәдәният үзәге эчтән дә, тыштан да балкып тора.
– Монда мин 1998 елдан бирле эшлим, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Интал Шәйхаттаров. – Дөресен әйтим, мәдәният йорты болай ук матур булыр дип уйламаган идем. Җиде‑сигез ай эчендә эшләп чыктылар. Монда хәзер бар да шәһәрчә, заманча. Ә болай мәдәният йорты 1972 елда төзелгән.
Ул да түгел Интал абый кулындагы тальянын сызып җибәрде. Профессионалларча уйный! Алты яшендә үк кулына гармун алган. – Гармунда уйнарга әтием өйрәтте, ул бик оста иде, – диде ул. – Гармун эшебезгә дәрт өсти. Бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Хәзер бигрәк тә, бинабыз матур, заманча булгач, кайтучылар да чыга.
«Рәүф» мәчете 2008 елда сафка баскан.
«ӘНИ, ДИМӘК, ШУЛАЙ КИРӘК!»
Мәдәният йортының икенче катында китапханә. Капиталь ремонт вакытында аны да үзгәрткәннәр. Фонд та яңарган, Мәскәү, Санкт-Петербургтан ук йөзгә якын яңа китап кайткан. Китапханәче Гөлгенә Әбҗәлилова алардан күргәзмәләр ясап куйган. Яңа проектор эшләп тора, балалар, өлкәннәр белән төрле чаралар үткәрәләр икән.
Китапханәдәге аерым бер почмакка күз төште – махсус хәрби операция зонасындагы авылдашлары Ленар Әбҗәлиловка багышлап эшләнгән ул. Егетнең фронтта төшкән фотолары, бүләкләре...
– Бу минем улым. Яңа Тинчәледән мобилизацияләнгән бердәнбер егет ул безнең. Повестка килгәч, шунда ук китте: «Әни, димәк, шулай кирәк!» – диде, – дип сөйли Гөлгенә апа, күз яшьләрен сөртеп. – Ленарыбыз әле Казанда, хастаханәдә ята. Атна саен янына барып йө- рибез. Бу инде икенче яралануы. Улыбыз өчен көн саен догада торабыз. Әле Казанда булганда күңел тыныч, тагын ничек озатырбыз...
Ленарга, калган меңләгән егетебезгә, саулык һәм иминлек белән тизрәк өенә әйләнеп кайтуларын телибез.
– Бу – Гайзатуллиннарның төп нигезе, – диде «Рәүф» мәчете имамы Илдар Шәрифҗанов.
41 ЕЛ БАЛАЛАРЫ
Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, яңа проект башлыйбыз: «Кырык беренче ел балалары». Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән сабыйларның язмышы ничек булып беткән? Нинди могҗиза белән исән калган алар? Яңа Тинчәледә яшәүче Дамил Җиһанша улы Фәтхуллин да сугыш башлангач туган. Башка меңләгән яшьтәшләре кебек үк, ул да әтисенең җылы карашын, акыллы киңәшләрен хәтерләми. Ләкин шунысына сөенә: сугышка киткәнче, әтисе аны кулына алып сөеп калган.
– Әтием Җиһанша тракторчылар бригадиры булган, – диде Дамил абый. – Сугыш башлангач, дүрт ай авылда торган әле, хезмәттә булган. Аннан соң барыбер фронтка чакырып повестка җибәргәннәр. Әти 20 октябрьдә сугышка киткән. Мин ике атналык булып калганмын...
Ни аяныч, Яңа Тинчәленең тракторчылар бригадиры Җиһанша шул китүдән башка туган ягына әйләнеп кайтмый. Берсеннән-берсе кеч- кенә биш баласы белән ялгыз калган тормыш иптәшенә: «Танкист булдым. Бар да тәртиптә. Исән‑имин күрешергә насыйп итсен», – дип сагынычлы кайнар хатлар язгалап тора. 1943 елның җәендә исә Фәтхуллиннар йортына кара мөһер сугылган хат килә. Танкист Җиһанша шулай итеп хәбәрсез югала.
– Сугышка киткәндә әтигә егерме сигез яшь була, – дип дәвам итте Дамил абый. – Юлга кузгалганчы һәр баласын кочагына алып сөйгән ул. Бишектән мине дә кулына алган. Аннан әнигә әйткән: «Бу бала озак яшәмәс инде, бик кечкенә, җәннәт кошы булыр. Ничек тә тә олыракларын үстерергә тырыш, сакла аларны...» Әти сугыштан исән кайтса, минем нинди тере, үткен булып үсүемне күреп шаккатыр иде, юк бит, кайтмады.
Биш туганнан Дамил абый бүген берүзе исән. Төп нигездә калып, гаилә корып, әнисен тәрбияләп, балалар үстереп, бик матур тормыш ки- чергән. Иң сөенечлесе – бүген дә егетләр кебек йөри, көн дә рульгә утыра. Кирәк җиренә машинасы белән тиз генә барып кайта.
– Техниканы кечкенәдән яраттым, – ди ул. – Шуның өчен дә гомер буе колхозда баш механизатор булып эшләдем.
– Дамил абый, күңелегезгә тиясем килми, шулай да... Әтисез үсү авыр булдымы? – дидем.
– Авыр булды, кызым. Хәер, ул чорда кемгә җиңел булды икән? Үземне белгәннән бирле дуңгыз көтүе көттем. Яшәргә кирәк бит. Сугыш беткәннән соң, кайбер яшьтәшләрнең әтиләре исән‑имин өйләренә кайтты. И, алар горур йөрде инде. Аларның әтиләренә ат бирделәр, алар шунда җилдерде. Һәм әтиле балаларга сыер, ат көтүе бирәләр иде. Берсендә, сыер көтүе бирүләрен сорап, колхоз идарәсенә бардым.
«Энем, сиңа тагын дуңгызлар калды инде. Сыер көтүен Гали абыеңның балалары алды, әтиләре белән бергә көтәләр», – диделәр. Менә шунда юл буе елап кайтканым истә. «Эх, минем дә әти булса, атта гына йөрер идем. Әти, ник син кайт- мадың?» – дип өзгәләндем.
Дамил абый күз яшьләрен сөртте. Ничәмә дистә еллар узган, ә ятимлек ачысын һаман онытмаган ул. Хәер, аны ничек онытасың?!
2024 елның ноябрендә яңартылган авыл мәдәният йорты эчтән дә, тыштан да балкып тора.
Китапханәне дә яңартканнар: түшәмен, диварларын, китап фондын да.
АВЫЛНЫҢ БҮГЕНГЕСЕ
..Яңа Тинчәлегә ике ел эчендә дүрт гаилә күченеп кайткан. Шуның икесе яшь гаилә. Әлбәттә, авыл өчен бу зур сөенеч. Мәктәптә бала саны да, яңа эшче көчләр дә арткан. Җирле җитәкчеләр мондый гаиләләр тагын булыр, дип өметләнә.
Авылда бүген 356 кеше яши, 232 хуҗалык бар. Мал асраучылар күп, ике көтү чыга, хуҗалыкларда савым сыерлары 158 баш. Тагын монда крестьян-фермер хуҗалыклары киң җәелеп эшли, андыйлар унау. Нигездә алар игенчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Яшелчә дә утырталар. Иң кечкенә фермерда 100 гектар җир булса, зурларында бер мең ярымлап гектарга җыела.
Яңа Тинчәленең җирләре «Заря» агрофи масына карый. Биредә аларның зур, заманча фермалары бар, анда 400 баш нәселле савым сыеры тора. Авылның егерме биш кешесе шунда хезмәт куя.
– Үзебездә янгын сүндерү бүлекчәсе бар, – диде Радик Мадышев. – Аны быел дәүләт про граммасы ярдәмендә җылытыла торган итеп төзекләндердек. Авылыбызның өч ир‑аты шунда эшли, хезмәт хакын иганәчеләр дә, үзсалым акчасыннан да түлибез. Янгын сүндерү машинасы авыл җирлегенеке.
Бер генә теләк – Яңа Тинчәледә халык саны кимемәсен, мәктәбе ябылмасын. Чынлап та, яшәр өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар.
Яңа Тинчәледә яшәүче Дамил Фәтхуллин сугыш башлангач туган. 84 яшендә әле машина йөртә, кирәк булса, үзе ремонтлый да.
Добавить комментарий