Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ишми ишан: ике дәвер чигендә

Ишми ишан: ике дәвер чигендә

Онытыла барган исемнәр. Кем ул Ишми ишан

28 мая 2019

Аның исеме татар тарихының аерым бер феномены сыман яңгырый, гамәлләре аң-акылга сыймый, кат‑кат кайтып уйланырга мәҗбүр итә, ә язмышы тетрәндерә. 100 ел элек Малмыжда атып үтерелгән Ишми ишанның (1842–1919 еллар) шәхесе турында без ниләр беләбез?
 
ДӨНЬЯ ИКЕГӘ БҮЛЕНГӘЧ…
Ишми ишанның чын исеме – Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. «Ишми» дигән авылча, гади кыс­картылма рәвештә кулланыла башлаган атамасы исә тора‑бара үзенә күрә бер кимсетү чарасына әверелгән. «Ишан» титулы халык­ның аңа карата булган хөрмәтен чагылдырган, ләкин чынлыкта Ишмөхәммәт хәзрәт үзе ишанлык дәрәҗәсенә ия булмаган. Димәк, аның исеме дә тарихның ялган һәм уйдырмадан арындыруга мох­таҗ чираттагы бер мифы яки сте­реотибы.
Ишмөхәммәт хәзрәтнең исеме XIX гасыр ахыры–XX гасыр ба­шында татар дөньясында җәелгән драматик каршылык белән бәй­ле. Башта мәктәпләрне һәм укыту алымнарын үзгәртеп кору һәм за­манчалаштыру хәрәкәте буларак формалашкан җәдидчелек татар җәмгыятенең төрле өлкәләренә үтеп кергән көчле идеологиягә әверелә. Дөньяга консерватизм күзлегеннән караган, «искелек тарафдарлары» дигән яманат ал­ган кадимчеләр хәрәкәте дә зә­гыйфь каршылык кына булмый, аның да вәкилләре, бар көчләрен куеп, үзләре дөрес дип санаган яшәү принциплары өчен көрәшә. Ике якның да төп максат-хыялы бер: катлаулана барган заманда милләтне һәм динне саклап калу. Ләкин максатка ирешү юллары халыкның асыл улларын ике ла­герьга бүлә.
«Ишми ишан» кадимчеләр хәрәкәтенең иң атаклы вәкиле буларак еш искә алына. Ул хәзер­ге Мамадыш районының Югары Сөн авылында туган. Әмма гыйлем юлы аны бик яшь чагында ук Мал­мыж өязенең данлыклы Түнтәр авылына (хәзерге Балтач районы) китерә. Нәкъ менә Түнтәрдә ул үзе дә инде атаклы хәзрәткә әйләнә. Нәкъ биредә кискен консерватизм белән сугарылган хезмәтләрен яза, мәдрәсәсендә дөньяга кадими күзлектән караучы шәкертләрен тәрбияли. Шуңа да, аны яхшы­рак аңлар өчен, без шушы авылга юл тоттык.
1-3
ТҮНТӘР ФЕНОМЕНЫ
Түнтәр авылы халкы бәхетледер, мөгаен. Аның тарихын бөртекләп җыючы һәм кадерләп саклаучы кешеләре бар. Без мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән Рәфхәт Зарипов (ул 1941 елгы) белән очраштык. Ул авылның үткәннәренә багышлап берничә китап язган, аларны Интернетта урнаштырган. Рәфхәт абыйның тәмләп һәм башка беркем дә игъ­тибар итми торган үзенчәлекле де­тальләргә тукталып сөйләвеннән Түнтәр феноменын берникадәр дәрәҗәдә аңладык.
Бу авыл XVII гасыр ахырын­да нигезләнгән булса кирәк. 1730 елда монда Габдеразак хәзрәт күчеп килә. Түнтәрнең гыйльми тарихы әнә шул чорда башлана, 1740 елда беренче мәдрәсә ачыла. Авыл халкы Габдеразак хәзрәтне беренче имам буларак истә кал­дырган. Хәзергесе көндә аның кабере булырга тиеш урында зур кабер ташы куелган.
Гаяз Исхакый үз заманында Идел‑Урал төбәгендәге иң абруй­
лы суфи ишаннар турында язган­да, өч шәхескә туктала: Троицки­дагы Зәйнулла ишан Рәсүлевка, Чистайдагы Закир ишан Камалов­ка һәм Балтачтагы Мөхәммәтга­ли ишан Түнтәригә (1788–1874). Түнтәр мәдрәсәсенең тирә-яктагы иң көчле уку йорты буларак таны­луы Мөхәммәтгали ишан белән бәйле дә инде.
Мөхәммәтгали ишан башта шушы төбәктә белем ала: Сасна авылында, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укый. Шуннан соң Бохарага китә, Әфганстан һәм Һиндстанда сәяхәт итә. Түнтәргә кайткач, имамлык вазыйфасын башкара башлый һәм тарихка кереп калган Түнтәр мәдрәсәсен ача. Мөхәммәтгали ишанның абруе һәм белеме нә­тиҗәсендә мәдрәсә бик тиз ара­да илнең төрле почмакларыннан килгән шәкертләрне имамлыкка әзерләүче көчле уку йорты булып өлгерә.
Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы да шушы мәдрәсәдә укый. Мөхәммәтгали ишан игътибарлы һәм сәләтле шәкертне тиз күреп ала. Аның киңәше белән Иш­мөхәммәт Бохарага китә, анда бе­лем алганнан соң, кабат Түнтәргә кайта. Бу вакытта Мөхәммәтга­ли ишанның дәвамчысы булып аның кияве Шәмсетдин хәзрәт хезмәт итә. Ул да вафат булгач, авыл халкы Ишмөхәммәтне имам итеп сайлый. 1877 елда ул Түнтәр мәхәлләсенең имам-хатибы бу­лырга указ ала.
Шулай итеп, Ишми ишан Түнтәр авылының инде тарихы һәм исе­ме булган мәдрәсәсен дә җитәкли башлый. Рәфхәт абый Зарипов аны тирән белемле, көчле их­тыярлы, үз сүзендә нык торучан кеше булган дип тасвирлый. Аның чорында мәдрәсәнең чәчәк атуы дәвам итә. 1887 елда сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов акчасына мәдрәсә өчен ике катлы яңа бина төзелә. Димәк, шәкертләр саны арткан була. Бу исә аның педа­гог һәм җитәкче буларак уңышы турында сөйли, дип фаразлый алабыз.
Ишмөхәммәд хәзрәт гаять мәһабәтле, сөйләү остасы, калын яңгыравык тавышлы, югары дәрәҗәдә эшчән, аралашканда яхшы ук кырыс кеше иде, дип сөйләгәннәре бар. Әмма аңа әңгәмәдә җор сүз, образлы үткен фикер дә ят булмаган.
Тирә-юньдә дә, Түнтәр әйләнәсендә генә түгел, ераграк төбәкләрдә дә, хәзрәтне тирән ихтирам итүче, аңа иярүче мөселман халкы аз булмаган булса кирәк. Нократка якын туганнарына, никах мәҗлесенәме, бер чакырулы тантанага барганна­рын сөйләгәне бар әтинең. Поезд килеп туктауга (Слободская станциясе дип хәтердә калган) якын-тирә авылларыннан хәзрәтне каршы алырга дип җыелган мөселманнар вагон баскычыннан ук палас юл җәеп җибәрәләр. Күрше илнең пат­шасы килгәнмени. Кунакны утыртып китәргә тиешле пар ат чанага кадәр бабай шушы келәмнән атларга тиеш була. Көтелмәгән хәлдән югалып калган хөрмәтле кунакны җитәкләп, этеп-төр­теп диярлек чана янына алып киләләр. Тик бераз аңына килгәч кенә, бу эшне болай оештыручыларга бабай үзенең шелтәсен белдерә».
(Оныгы Фәрук Нәкыйпов язмасыннан. Р.Зарипов. Аллаһка якынаю юлында. Түнтәр, 2017)

 1-1
 
1-4
Ишми ишанның улы Мөхәммәтнәкыйп хәзрәткә бирелгән имамлык указы. 1925 ел
 
1-5
Югарыгы мәчет бинасы. 1831–1834 елларда төзелгән
ИШМӨХӘММӘТ ХӘЗРӘТНЕҢ КӨРӘШЕ
Җәдидчелек хәрәкәте киң та­ралгач, Ишмөхәммәт хәзрәт­нең аяусыз көрәше башлана. Бу мәсьәләдә ул аз гына комп­ромисска да риза булмый. Аның фикеренчә, динне һәм милләтне саклау хакына моңарчы гасыр­лар буена яшәп килгән һәм бик куркыныч заманнарда халыкны иманлы итеп саклый алган юлдан тайпылмаска кирәк. Җәдидчеләр тәкъдим иткән яңа белем бирү ысуллары аның өчен исламның котылгысыз һәлак булуының бер билгесе булып күренә. «Исән калганнар мөселман диненең ни­чек корытылачагын күрерләр», – дип яза ул.
Хәзрәт консерватизм, булган­ны саклау һәм изоляция тараф­дары була. Мөселман җәмгыяте дәүләттән аерым яшәргә һәм үз эченә йомылырга тиеш. Шуңа да мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәүләт акчасын да сарыф итәргә ярамый. 1911 елда ул патшага хат яза һәм мөселман мәктәплә­рендә кадими ысул буенча укы­ту программасын мәҗбүри итеп кертергә тәкъдим итә. Әмма бу хатта шунысы кызык: прог­рамманың нигезен схоластик фәннәр тәшкил итсә дә, хәзрәт дини гыйлемнән соң дөньяви белем дә бирелсен, дип ассы­зыклый.
Ул үзенең хаклы булуына, сайлаган юлының дөреслегенә һичбер шикләнүләрсез ышана. Җәдидчелек вәкилләре белән төрле ысуллар кулланып көрә­шүенең, шикаятьләр язуының һәм матбугатта даими бәхәслә­ренең сәбәбе дә принципларына тугры булуында.
«Бу мөҗәддитчелек хәрәкәте Рәсәй мөселманнарын гафләт һәм наданлык йокысыннан уяту, «аң-белем тарату» фике­реннән башланып китте. Моны мөршитләр башлап җибәрде: Курсави, Мәрҗани, Баруди, Риза казый, Хәйрулла, Рәшит әфәнделәр. Бу әфәнделәр, по­литикага һәм тәэсирле сүзгә бик маһир булып, шәригатькә хилафлы булган күп нәрсәне яклап, зиннәтләп, нәфескә ошый торган сурәткә кертеп күрсәткәч, боларны ана теле белән саташкан надан халык һәм белемсез муллалар гына әлеге әфәнделәрне ислахчы һәм мөҗәддит итеп күрделәр».
(И. Динмөхәммәтов «Шәригатьне торгызу шартлары»).
ИКЕ МӘДРӘСӘ, ИКЕ ХӘЗРӘТ
М өх ә м м әт г а л и и ш а н н ы ң оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт (1862–1930) Ишми ишан чорында авылда икенче имам була. Җә­дидчелек-кадимчелек каршы­лыгының бер эпизоды аларның мөнәсәбәтләрендә чагыла. Нә­җип хәзрәт авылда үз мәктә­бен – мәдрәсәсен ача һәм анда яңа ысул буенча укыта башлый. Мәдрәсәнең дәресләр җәдвәлендә география, математика, милләт һәм Россия тарихы, татар теле дәресләре була.
Ишмөхәммәт хәзрәт белән конфликт аркасында Мөхәм- мәтнәҗип авылдан китәргә мәҗ­бүр була, сөргенгә җибәрелә, ахыр чиктә Казанга Галимҗан Баруди янына барып урнаша.
Түнтәр авылында Ишмөхәммәт хәзрәт белән Мөхәммәтнәҗип хәзрәт мәдрәсәләренең бинала­ры арасы 100 метрга да тулмый. Әмма идеяләр шуның белән дә көчле инде: алар күзгә кү­ренмәс биек диварлар корырга һәм күрше белән күрше арасында упкын булдырырга сәләтле.
Б е з с у р әтл ә г ә н оч р а к т а исә идеяләр каршылыгының нәкъ уртасында кадими һәм җәдиди мәдрәсәдә укыган шәкертләр калган. Күрше биналарда бе­лем алган егетләр вакыт‑вакыт дин һәм илаһият мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсләрдә катна­шырга мәҗбүр булган. Полемика бу каршылыкның төп коралына әверелгән.
Ишмөхәммәт хәзрәт мәдрәсә­се, башка консерватив уку йорт­лары кебек үк, төгәл һәм кырыс дисциплинасы белән данлыклы булган. Катгый кагыйдәләргә түзә алмаган яки чикләргә сыешырга теләмәгән шәкертләрнең кай­берләре, Түнтәрдән качып, Буби­лар мәдрәсәсенә дә киткәләгән. Бәлки, Ишмөхәммәт хәзрәтнең Иж-Бубидагы белем учагына кискен каршы булуын әлеге факт та көчәйткәндер.
1-7  
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт кулындагы җәдиди мәдрәсәнең уку бинасы. 1905–1907 елларда төзелгән
 
1-6
Ишми ишанның кадими мәдрәсә биналарының берсе. 1912–1914 елларда сәүдәгәр Хәкимов акчасына төзелгән
  
ГАИЛӘ ДРАМАСЫ
Җәдидчелек белән кадимче­лек каршылыгы, асылда, Иш­мөхәммәт хәзрәтнең гаиләсен дә икегә бүлә. Аның балаларын ниндидер надан мулла тәрбия­сендә үскән караңгы кешеләр дип әйтеп булмый. Алар рус телен дә өйрәнгәннәр, улы Нурлыгаян исә хәтта бухгалтерлар мәктә­бен тәмамлый, инкыйлабтан соң кызыл командир була. Икен­че улы Габделхәй мәгърифәтче һәм язучы буларак билгеле. Ну­рислам гомерен укытучылыкка багышлый. Кызы Латыйфа мөсел­ман дин эшлеклесе, «Хөсәения» мәдрәсәсендә гарәп теле укы­тучысы Кәрамәтулла Айдаровка кияүгә чыга, аларның улы – дири­жер Җәүдәт Айдаров. Хәзрәтнең төпчек улы Мөхәммәтнәкыйп исә, аның чын дәвамчысы бу­лып, 1926–1932 елларда авылда имамлык итә. Ишми ишанның исемен аклауга зур өлеш кертүче Фарук Нәкыйпов Мөхәммәтнә­кыйпның улы.
Катгый инанулар белән яшәгән хәзрәтнең балалары, шулай итеп, нигездә җәдидчелек юлына баса­лар. Бу чорда җәмгыятьтә хөкем сөргән идеяләр каршылыгын ошбу факт тагын да ачыграк тас­вирлый сыман.
СОКРАТЧА АДЫМ
1918 елның көзендә Түнтәр мәдрәсәсе ябыла, аның биналары дәүләт карамагына күчерелә. Шушы көннәрдә үк Ишми ишанга авыл­дан качу ягын карарга тәкъдим итәләр. Бу мизгелдә Ишмөхәммәт хәзрәт Сократныкы сыман адымга бара: үзен ни көткәнен чамалаган хәлдә дә ул язмышына карышудан баш тарта.
Ярты елдан соң, Малмыж өязендә тагын 20ләп мулла һәм поплар белән бергә, кулга алына. Больше­викларның мантыйгы бик гади: абруйлы имамнар һәм руханилар, халыкны өндәргә керешеп, аклар­ны якларга күндермәсен. Кулга алынган дин әһелләрен Малмыжда, пристань янында атып үтерәләр. Шулай итеп, Ишмөхәммәт хәзрәт­нең гомере 1919 елның 8 маенда өзелә.
Хәзрәтне рәсми рәвештә җирләр-гә рөхсәт бирелми. Аның мәетен хезмәтчесе Хөсәен Мөхәммәтҗанов белән Әмин Йосыпов ат белән урлап алып кайталар. Түнтәрдә яшереп җирләү турында сүз дә булмый: барыбер авылга килеп, каберлек­не тузгытырлар иде. 42 ел имам һәм мөдәррис булган, халык Дамел­ла дип хөрмәтләгән Ишмөхәммәт хәзрәтне кара мунчада юып, кә­фенләп, Борнак авылы зиратында җирлиләр. Каберенең төгәл урыны бүгенгесе көнгә кадәр билгеле түгел. Әмма Әмин Йосыповның дәвамчы­сы Тәлгать әфәнде әйтүенчә, хәзрәт­нең кабере аңа билгеле.
Бәлки, якын арада зиратта истә­лек билгесе дә куелыр?
1-8
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: