Иске Рәҗәп: бәйсез халык...
Спас районының Иске Рәҗәп авылында «тапталмаган тема»ларны эзләдек.
26 февраля 2020
Авыл җирлеге башлыгы, безгә күрсәтү максатыннан, микрофон каршысына килеп игълан ясап алды.
«ХӘЕРЛЕ КӨН, ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛДАШЛАР!»
Иске Рәҗәпкә килгәч тә, беренче эш итеп, авыл җирлеге идарәсенә юл тоттык. Ярты гасырдан артык бер тапкыр да ремонт күрмәгән әлеге бина, тыйнак кына әйткәндә, безне аптырашта калдырды. Шундый зур авылның үзәге мондый булырга тиеш түгел кебек. Безнең ни уйлаганыбыз йөзгә язылды, ахры, кул биреп күрешүгә, Иске Рәҗәп авылы җирлеге башлыгы Мансур Нугаев әйтеп куйды:
– Быел бу бинага капиталь ремонт ясалырга тиеш. Бу көнгә кадәр безгә чират җитмәде...
Буяулары кубып, тәрәзә рамнары каралып беткән бинада авыл китапханәсе дә урнашкан икән. Фельдшер-акушерлык пункты да биредә булган. Узган ел дәүләт программасы нигезендә, аерым ФАП эшләп куйганнар.
– Әгәр бу бинадан чыгып китсәк, ул ташландык хәлгә киләчәк. Монда иркен, рәхәт. Әле бит безнең авылның радио үзәге дә шушында, – дип дәвам итте җирлек башлыгы.
Иске Рәҗәпкә килгәнче үк, авылның үз радиосы барлыгын ишеттек. Бу турыда ныклабрак сораштык:
– Авылга радио элемтәсе совет чорында ук килгән, – диде Мансур Нугаев. – Ике ел элек авыл буенча барлык чыбыкларны яңага алыштырдык. Ни өчен дигәндә, чыбыклар бик искергән, ят тавышлар да керә иде.
– Ә нинди акчага алыштырдыгыз? – дим.
– Үзсалым акчасына. Без кеше башыннан 1 мең сум җыябыз, 5 мең сум булып кайта бит. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Әлеге программа кысаларында соңгы елларда шактый эш эшләнде: юллар каралды, башка бөтен кирәк-яраклар шул акчага кайтып кала.
Татар тотып карамыйча ышанмый бит, безгә радионың ничек эшләве кызык тоелды. Тәртибе болай икән: авыл радиосы тәүлек әйләнәсендә FM ешлыгында эшли, җирле халык «Болгар» радиосын тыңлый. Бары аерым көннәрдә, кирәк очракларда, ешлыкка «үзләренеке» кереп ала. Авыл җирлеге башлыгы, безгә күрсәтү максатыннан, микрофон каршысына килде дә: «Хөрмәтле авылдашлар, үзсалым акчасын җыю дәвам итә. Зинһар өчен, бу эшне озакка сузмыйк. Әле бирмәүчеләр шактый. Барыгызга да матур көннәр, сәламәтлек теләп калам», – дип, тиз генә игълан ясап алды.
Зур бәйрәмнәр уңаеннан, юбилярларны да шулай котлыйлар икән. Белдерү, игълан ясарга кирәк булганда да җитәкчеләр микрофон каршысына килә.
Авыл җирлеге идарәсе белән янәшә торган мәктәпкә дә кердек. Белем учагы зурлыгы белән әллә кайдан күзгә ташлана. Биредә илле бала укый. Урта мәктәп статусы әлегә сакланган. Игътибарны иң җәлеп иткәне – монда һәр нәрсә үз урынында. Каршыда – хоккей тартмасы, янда – ферма. Ферма дигәч, сорау туарга мөмкин. Баксаң, Иске Рәҗәп авылы мәктәбендә бүген дә хезмәт белән тәрбияләүне алга сөрәләр. Сарыклар, атлары бар. Берничә гектар җир дә – мәктәп карамагында. Яз башлануга, балалар җирдә казына. Дөрес, малларның аерым караучысы бар. Бер кызык факт турында ишеттек: совет чорында, чөгендернең бер гектарыннан 550 центнер югары уңыш алган өчен, мәктәпкә «Москвич» машинасы бүләк иткәннәр. Хәер, әле 2013–2014 уку елында да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аларга «МТЗ-82» тракторы биргән.
– Безнең мәктәп Спас районында татар телендә белем бирә торган бердәнбер мәктәп, – дип каршы алды безне директор Илнур Фәйзиев. – Мактанып әйтү булмасын, мәктәпнең абруе зур. Ул элек тә шулай булган. Безнең максат – шушы абруйны төшермәү.
«МИНЕ МӘКТӘП КЕШЕ ИТТЕ»
Мәктәптә авылның хөрмәтле кешесе – Зиннәт ага Гыйззәтуллин белән таныштык. 95 яшен тутырса да, һаман яраткан эш урынында ул. Тарих укытучысыннан музей җитәкчесенә әйләнгән. (Мәктәп эчендә бик бай экспонатлы, авыл тарихы музее бар. Аны ике ел элек яңартып, заманча итеп ясаганнар). Тормышының иң кадерле вакыйгалары да мәктәп белән бәйле икән. Ветеран укытучы алар турында бәйнә‑бәйнә сөйләде:
– 1924 елның 7 ноябрендә Әлки районының Апак авылында туганмын. Әти берсеннән берсе кечкенә дүрт баласын калдырып үлеп китә. Аннан әни туган авылына – Иске Рәҗәпкә күченә. Бәхетсезлеккә, әни дә озак тормый – 1932 елны ул да дөнья куя. Апаны үз янында калдырып, без өч ир туганны бабай Димитровград шәһәренә балалар йортына җибәрә. (Иске Рәҗәп Ульяновск өлкәсенә терәлеп үк тора. – Авт.) Ни өчен дигәндә, ашарга юк, бабай карт, авыру була. Тик без анда озак яшәмәдек – авылга качып кайттык. Уку елы башлангач, безне Казанга – яңадан балалар йортына җибәрделәр. Әле дә истә – бөтен барлыгым белән чит җирдә, ят кешеләр арасында яшәргә теләмәдем.
Кыскасы, кечкенә Зиннәт теләгенә ирешә, урау юллар аша Иске Рәҗәпкә кайта, бер туганнарында яши башлый. Бабасы инде үлгән була. Тамак туйдырыр өчен, ул көн саен иртән торып хәер сорашырга чыгып китә.
«Иске Рәҗәп мәктәбе мине кеше итте», – дип сөйләде безгә Зиннәт Гыйззәтуллин.
Мәктәп зурлыгы белән әллә кайдан күзгә ташлана.
– Тамак ач булса да, укуга кызыксынуым зур иде, – дип дәвам итте Зиннәт ага. – Бу урында мин Иске Рәҗәп мәктәбе укытучылары турында әйтәсем килә: алар мине кеше итте. Ашату, эчертүдән башлап, өс‑башка кадәр карадылар. Иске Рәҗәп урта мәктәбенә бөтен тирә‑як татар авылларыннан килеп укыдылар. Тулай торагы да бар иде. Урта классларга күчкәч, мин дә шунда яшәдем. 1941 елның маенда җиде классны бары тик «5» билгеләренә генә тәмамладым. Май аенда миңа мәктәп җитәкчелеге китапханә мөдире вазыйфасын тәкъдим итте. Сөенгәннәрем! Һич онытмыйм: йөз сум хезмәт хакы һәм ун кило он бирделәр...
Сугыш башлангач та, ятим бала китапханәче булып эшли, хезмәт хакы ала. Дөрес, унынчыны тәмамларга өлгерми, унсигез яшь тулгач, аны армиягә чакыралар.
– Уку елын тәмамламасак та, безгә аттестатларны приказ нигезендә бирделәр, – диде Зиннәт ага. – 1943 елның ноябрь азагы иде. Әле яшь, ныгымаганнар, дип, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Хасан күле янына эләктек. Казармаларда түгел, казып ясалган кечкенә генә землянкаларда яшәдек.
Бишкә генә укыган малай биредә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә – берничә сугыш коралы белән идарә итәргә өйрәнә ул. Шул рәвешле абруй казана. Сугыш беткәч тә, яшь солдатларны өйрәтү белән шөгыльләнә. Хәрби хезмәтен тутырып кайтканда, капитан дәрәҗәсе бирәләр. Туган ягына әйләнеп кайткач, яшь капитан үзе өчен хәл итә – укытучы булачак. Читтән торып КДПИның тарих факультетына укырга керә. Һәм йөрәк кушуы буенча Иске Рәҗәбенә кайтып китә.
– Ул вакытта мине төрле җирләргә чакырдылар, – диде ветеран укытучы. – Әмма мин барысыннан да баш тарттым. Ни өчен дигәндә, әйткән сүзем бар иде: «Әгәр кеше булсам, шушы мәктәпкә кайтып, гади авыл балаларына белем бирер идем. Иске Рәҗәп мәктәбе мине кеше итте. Бурычымны кайтарачакмын...»
Зиннәт ага әнә шулай гомер буена «бурычын» кайтара.
«Яңа техникадан канәгать без», – ди Зыятдиновлар.
ТРАКТОР ЯСАУНЫҢ НИЕ БАР?
Иске Рәҗәптә кечкенә трактор ясау «мода»да. Берсе артыннан берсе күреп, узышып ясый башлаганнар. Өч ай элек кенә «конвейердан төшкән» тракторны күрергә киттек. Аның хуҗасы, төгәлрәк әйтсәм, тудыручысы, инженер да, эретеп ябыштыручы да түгел, ә гади механизатор – Рафаэль Зыятдинов икән.
– Кул хезмәте кермәсен дип башлаган эшем иде, – диде хуҗа кеше. – Яз көне җир эшкәртермен дим. Җәй көне арбасы бар, печән ташырга әйбәт булыр...
– Хәзер авылларда күпләрнең мотоблоклары бар. Сез аны шуңа охшатып ясадыгызмы? – дим.
– Әйе, охшаган инде. Моторы да шундый ук көчәнешле. Тик мотоблокка караганда моның белән эшлисе җиңелрәк, җайлырак дип күрәм.
Әйткәнемчә, Рафаэль абый механизатор. Күп еллар дәвамында ул колхозда «К-700» тракторын йөрткән. Лаеклы ялга чыккач, үзенә әнә шундый «дус» тапкан.
– Мондый трактор ясау өчен күпме вакыт кирәк булды? – дим.
– Өч ай эчендә ясадым. Эретеп ябыштыру җайланмаларын күптән сатып алган идем. Хәзер бит кибеттә барысы да бар, болгарка, башкасы дисеңме. Тормыш иткәндә аларсыз булмый.
– Эшләтеп күрсәтегез әле, – дигәч, хуҗа кеше тракторы янына килде. Күз ачып йомганчы кабызды. Һәм егетләр җитезлеге белән техниканың утыргычына менеп утырды да кар эттерә башлады.
Трактор тавышына ишектән сөйкемле генә бер апа елмаеп чыкты: Рафаэль абыйның тормыш иптәше Рамилә апа икән. Ир белән хатын кырык дүрт ел бергә яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары башлы‑күзле булган.
– Карт белән карчык инде хәзер, – диде хуҗабикә. – Агылый белән тагылый кебек, шулай бер-беребезнең артыннан калмыйбыз.
– Яңа техникадан канәгатьме сез? – дим.
– Әйе, әйбәт кенә эшләп торсын инде. Үзебез исән‑сау булыйк. Картая-картая физик эш эшләү авырлаша бит.
– Бәясе күпмегә төште? – дим, хатын-кызның акчаны санарга яратуын исәпкә алып...
– Моторын 15 меңгә сатып алды, тимер-томырларның да күбесе акчага алынган. Шул 30 мең сумнарга баскандыр.
«БЕЗ ФЕРМЕР ТҮГЕЛ»
Авыл җирлеге башлыгы авылның иң тырыш гаиләсенә алып керде. Гөлнара һәм Алмаз Гатауллиннар күп итеп мал‑туар асрый. Хуҗалыкта баш саны егермедән дә ким булмый, ди. Атлар, сыерлар, үгезләр – барысы да бар.
– Бүгенге көндә савым сыерлары бишәү, – диде гаилә башлыгы. – Әле бозаулыйсы сөтлебикәләребез дә бар.
– Кем сава? – дим.
Хуҗа кеше, елмаеп, хатынына ишарәләде.
– Үзем савам һәм бер дә авырсынмыйм. Кышын кул белән, җәй көне аппарат белән савам, – диде Гөлнара ханым.
Бу урында шуны әйтим, ир белән хатын икесе дә рәсми рәвештә эшли: Гөлнара – балалар бакчасы мөдире, ә Алмаз җылылык үзәге операторы.
– Ничек барысына да өлгерәсез? – дим.
– Өлгерәбез. Әниебез белән яшибез. Өй эшләре күбрәк анарда. Малларны ир-егетләр карый. Әле кечкенә улыбыз да яныбызда, сигезенчедә укый. Иртән чыкмый инде, ә мәктәптән кайткач, ике сәгатьләп маллар янында була. Бездә берәү дә эшсез тормый.
– Шулай, шулай, – дип сүзгә кушылды янәшәбездә торган авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев. – Бик тырыш гаилә. Балалары үсеп, шәһәргә киткәндә, машина, фатирны алып бирәләр...
– Булышабыз инде, фатирның бер өлешен генә түләдек, – диде тыйнак кына хуҗа кеше. – Калганын үзләре булдыра.
– Ә ни өчен фермер булып теркәлмисез? Дәүләттән грантлар алыр идегез, – дим ир белән хатынга.
– Без инде каралты-кураларны яңарттык, ферма төзү өчен дип грант ала алмыйбыз, – диде Алмаз.
– Дөресен генә әйткәндә, аның җаваплылыгы да бар. Болай үзебезчә, тынычлап яшибез, – диде хуҗабикә. – Теләсәк, баш санын бишкә калдырабыз, теләсәк, арттырабыз.
– Бездә рәсми рәвештә теркәлгән фермерлар юк, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Югыйсә мал тотучылар бик күп.
– Ник алай? – дип төпченәм.
– Теләмиләр. Бездә халык бәйсез булырга ярата...
Гатауллиннардан чыгып, үзәк урамга таба барганда, юлда ике әбине очраттык. Күз алдыгызга китерегез, таякка таянган ике әби бер-берсенә каршы килә. Очраштылар да, көлешә-көлешә, кул бирештеләр. Бу күренешкә битараф булып узып китә алмадык, туктадык. Гомер буе шушы авылда яшәгән Наилә Билалова белән Саҗидә Вилданова икән. Берсе фермада, икенчесе фельдшер-акушерлык пунктында эшләгән. Күршеләр. Көн саен шулай очрашалар булып чыкты.
– Көн дә чыкмасаң, бөтенләй аяксыз каласың, кызым. Физзарядка булсын дип йөрибез, – диделәр. Әле елмаеп фотога да төштеләр.
...Кайтырга чыккач, уйлап бардым: ул әбиләрне күрү очраклы булмады шикелле. Тирәнрәк уйлап карасаң, бергә гомер иткән әлеге күршеләр кебек, биредә халык та бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Тормышка юмор белән карый беләләр, урау юлларны җиңел генә узалар. Ә бу – иң кыйммәтлесе.
«Бездә берәү дә эшсез тормый», – диләр Гөлнара һәм Алмаз Гатауллиннар.
Наилә Билалова белән Саҗидә Вилданова – күршеләр. Көн саен шулай йөрергә чыгалар.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Иске Рәҗәп авылы – Чулман аръягында урнашкан иң борынгы татар авылларының берсе. Аның тирәсендә Болгар һәм Алтын Урда чорына караган берничә авыл урыны һәм шәһәрлек бар. Авыл эчендә – борынгы авыл урыны һәм зират. Зираттагы бер ташта Рәҗәп исеме укыла. Җирле халык авылның килеп чыгышын да Рәҗәп бабай исеме белән бәйли.
Тарихи чыганакларда Рәҗәп авылы башта Бәрән дип бирелә. Танылган эпиграфист һәм этнограф Һарун Йосыпов «Бәрән» атамасын Ибн Фадлан искә алган бәрәнҗәр кабиләләре белән бәйли. Ул Иске Рәҗәпне борынгы болгар кабиләләренең тәүге килеп урнашкан урыны булырга мөмкин, дип тә искәртеп үтә.
Документлардан күренгәнчә, 1675 елда Иске Рәҗәптә мәчет була. Аның даны бөтен тирә-якларга таралган.
Җәмил Мөхәммәтшин, төбәк тарихын өйрәнүче.
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий