Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Югары Кондрата: дуслык кайдан башлана?

Югары Кондрата: дуслык кайдан башлана?

Июльнең эссе бер көнендә Чистай районының Югары Кондрата авылына сәяхәт кылдык. Авылның мәктәп бинасында безне милли киемнәрдән бер төркем апалар каршы алды. Башта татарча, аннан соң чувашча җырладылар. Иң кызыгы – биредә керәшеннәр белән чувашлар яши һәм аларны һич аерып булмый! Төс-кыяфәтләре буенча да бер төрле, барысы да татарча камил сөйләшә. Ләкин авылның үзенчәлекләре моның белән генә бетми...

15 август 2026

БЕР ТҮБӘ АСТЫНДА…

Укучыда сорау туарга мөмкин: ни өчен авыл апалары белән мәдәният йортында түгел, ә мәктәптә очраштык. Җавап бик гади – Югары Кондратада мәдәният йорты юк. Әйе, ул кайчандыр булган. Тик яраксыз хәлгә килгән, аның урынына яңасын салмаганнар. Шулай да авыл апалары бер заманча үзәк эшләп бирмәсләрме дип хыяллана. Ә әлегә... әлегә алар мәктәп бинасына Җыела. Хәтта белем үзәгенең спортзалын сәхнә итеп ясаганнар.

– Шөкер, мәктәпне ике катлы итеп салганнар, – диде Югары Кондрата авыл Җирлеге башлыгы Анатолий Журавлев. – Хәзер биредә китапханә дә, авыл Җирлеге идарәсе дә. Мәктәпкә укучылар – бер яктан, без икенче яктан йөрибез. Менә шулай Җайлаштык, зарланмыйбыз.

– Ә яңа мәдәният йорты төзергә Җыенмыйлармы, дәүләт программалары да бар бит, – дим авыл Җирлеге башлыгына.

– Программага керү өчен халык саны Җитеп бетми шул, 220 кеше яши бездә. Җитмеш бер хуҗалык бар. Сан буенча керәшеннәр күбрәк. Әле ярый яңа ФАП бар, дип сөенәбез.

Югары Кондрата халкы мал асрап көн күрә. 2000 нче елларда кешеләр колхоздан пай Җирләрен алып үзләре эшкәртә башлаган. Дөрес, хәзер инде авыл картая, бөтен кеше мал да асрамый, шуның өчен Җирләрен арендага авылдашларына бирәләр икән.

– Бүгенге көндә хуҗалыкларда йөзгә якын савым сыеры бар, – дип дәвам итте Анатолий Андреевич. – Хәзер көтү көтәсе юк, электр көтүче ясап куеп, урамлап бүленделәр. Бик Җайлы. Шулай ук авылның бер гаиләсе КФХ оештырды. Мин үзем – умартачы, кортлар тотам. Авыл кешесе ничек тә тырыша инде, тормышны алып барырга кирәк. Тик авылда яшәү барыбер рәхәтрәк. Унбер ел Яр Чаллы шәһәрендә яшәдек, аннан яңадан авылга кайттык. Үз Җиреңдә, үз өеңдә иркенләп йөрисең. Авылда бөтен кешене беләсең – холкын, гаиләсен дигәндәй.

Ике катлы мәктәп бинасы барысын да үзенә сыйдырган.

Авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты да бар.

–Туган җирдә яшәү барыбер рәхәтрәк. Унбер ел Яр Чаллы шәһәрендә дә яшәдек, аннан яңадан авылга кайттык, – диде Югары Кондрата авыл җирлеге башлыгы Анатолий Журавлев.

«ЕЛ САЕН МӘКТӘП ЯБЫЛА ДИП КУРКАБЫЗ»

Югары Кондратаның ике катлы мәктәп бинасы 1996 елда салынган. 2012 елга кадәр ул урта мәктәп булып торган. Аннан исә тугызъеллык булып калган. Хәзер инде аз комплектлы мәктәпләр исемлегендә йөри: агымдагы уку елында сигез (!) укучы белем алган. Аерым сыйныфлар бөтенләй юк икән.

– Җәй Җитсә, ел саен укытучыларны борчу баса – мәктәбебезне япмаслармы дип кайгырышабыз, – диде Югары Кондрата мәктәбенең директоры Елизавета Паишева. – Шөкер, быел тынычландык: мәктәпкә ремонт ясыйбыз, диделәр. Шушы көннәрдә эшчеләр килә, 700 мең сум акча күчерелгән икән. Димәк, әле эшлибез. Әлбәттә, мәктәпне яптырасыбыз килми, ул бит – авылның йөрәге. Ләкин болай барса, барыбер ул көн киләчәк, чөнки башлангыч сыйныфлар бөтенләй юк. Авылда мәктәпкәчә яшьтәге ике бала бар. Югыйсә коллективта тәҗрибәле, категориясе булган укытучылар эшли: минем белән бергә – Җиде педагог. Ике укытучы читтән килеп йөри, барлык фәннәр дә укытыла.

Югары Кондрата мәктәбенә башка авыллардан килмиләр, гомергә шулай булган. Элегрәк башлангыч сыйныфлар икегә бүленгән: татарча, чувашча укыганнар. Хәзер инде бергә кушалар, укыту рус телендә бара. Әмма чуваш балалары да татарча туган тел дәресләрен укый икән.

– Милләтем буенча чуваш мин, – диде Елизавета Ивановна. – Ләкин татарчаны үз телемә караганда да яхшырак беләм. Без бит татарча сөйләшеп үстек.

– Җәй җитсә, ел саен укытучыларны борчу баса – мәктәбебезне япмаслармы дип кайгырышабыз, – диде Югары Кондрата мәктәбе директоры Елизавета Паишева.

Мәктәпнең бер сыйныфын музей иткәннәр.

Методист штаты булдырып, эшкә Анжелика Курочкинаны алганнар

«САНДУГАЧЛАР»

Мәктәп директорының сүзләрен авыл апалары да раслады – биредә алар туганнар кебек яши. Иң актив ханымнар, Җыелып, «Сандугач» исемле фольклор ансамбле оештырган. Күптән түгел Җитәкчеләре дә барлыкка килгән. Эш шунда ки, мәдәният йорты ябылганнан соң, авылда мәдәни чараларны оештыручы кеше дә булмаган. Хәзер исә методист штаты булдырып, Анжелика Курочкинаны алганнар. Яшь ханым авылда әнисе белән яши икән, кечкенә баласы да бар. Җәмәгате исә МХО зонасында хезмәт итә.

– Әлбәттә, үзебезгә аерым сәхнә, зал булсын иде, дип телибез, – диде Анжелика Камилевна. – Мәктәптә төзекләндерү эшләре башлана, безгә дә шуннан өлеш чыгар, дип өметләнәбез. Югары Кондратада Җырга-моңга һәвәс халык яши, бәйрәмнәрдә концертлар куябыз. Ә «Сандугач» ансамбле апалары авылның тоткалары – башка авылларга, Чистайга да чакыралар.

Авылны мәдәниятле, әдәбиятлы итәр өчен тырышучы кешеләрнең тагын берсе – Елена Гурьянова, китапханәче ул. Авыл апалары белән төрле кичәләр дә үткәрә икән, мәктәп балалары белән дә – һәрчак элемтәдә.

– Мәктәп белән бер бинада булгач бигрәк тә Җиңел, – диде Елена Михайловна. – Чаралар бергә уза. Авылда аның кешесе дә күп түгел. Заманында «Сандугач» ансамблен элеккеге клуб Җитәкчесе Татьяна Павлова белән башлап Җибәрдек. Клуб беткәч, ничектер күңелсезләнеп калдык, ансамбль кызлары да Җыелмый башлады. Менә хәзер эшне яңартып Җибәрдек. МХО зонасына кирәк-яраклар да тегәбез, мәктәпкә берничә заманча тегү машинасы кайтты. Кыскасы, барысына да Җитәшәбез! Керәшен кызлары уңган алар!

– Чуваш кызлары да калышмый, – дип куйды бер сөйкемле апа.

– Сездән башка берни эшли алмыйбыз, уңганның да уңганы сез, – дип елмайды Елена Михайловна.

«Сандугач» ансамбле апалары – авылның тоткалары!

Китапханәче Елена Гурьянова авыл апалары белән төрле кичәләр үткәрә, мәктәп балалары белән дә һәрчак элемтәдә тора.

– Тугыз бала тәрбиягә алып үстердем, – диде Валентина Чалмаева.

ЧИТ БАЛАЛАР БУЛМЫЙ!

Баксаң, Югары Кондратада тәрбиягә алган балалар күп икән. Шул ук «Сандугач» ансамблендәге апаларның да берничәсе тәрбиягә бала алып үстергән. Дөрес, хәзер аларның күбесе үз тормышларын корган, әмма үстергән әти-әниләре янына кайтып йөриләр ди.

– Тугыз бала тәрбиягә алып үстердем, – диде Валентина Чалмаева. – Кырык яшемдә өч бала белән тол калдым. Шөкер, алар йөземә кызыллык китермәде. Бер-бер артлы балалар чыгып киткәч, бик ямансу калды. Һәм ятимнәр йортыннан бала алырга кирәк, дигән карарга килдем. Әле аннан соң башкаларны да күндердем, авылда тәрбиягә алган балалар саны унҗиде.

– Хәзер ул балалар белән аралашасызмы? – дим.

– Әлбәттә, үзеңнекеләр бит инде ул. Әле мин ул балалар белән аларның үз әти-әниләренә дә барып йөрдем, кайсын Җирләп тә кайттык. «Сездә бер кан ага, тамырларыгызны белергә тиешсез», – дип өйрәтеп үстердем. Һәркайсына дәүләттән фатир алырга, аны Җиһазларга ярдәм иттем. Мин генә түгел, тәрбиягә бала алган һәрберебез шулай эшли. Бу бит – безнең бурыч.

Валентина Степановна – рус теле укытучысы, кырык өч ел мәктәптә эшләгән. Күп еллар Югары Кондрата мәктәбендә укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе булып хезмәт куйган. Мәрхүм Җәмәгате Иван Чалмаев та авылның хөрмәтле кешесе саналган – КФХ Җитәкләгән. Нәкъ менә аның ярдәме белән авыл мәктәпле булган. Һәм Югары Кондратадагы Изге Кыз Мария тәресе чиркәвен дә нәкъ менә Иван Пантелеевич салдырган.

– Керәшеннәр – без, – диде Валентина Степановна. – Дин иреге кайткач, Җәмәгатем Иван чиркәү кирәк дип йөри башлады. Ул вакытта әле якын-тирәдә чиркәүләр юк та иде. Бөтен Җаны-тәне белән шушы эшкә алынды. Изге йортыбыз 1997 елда сафка басты. Тик, ни аяныч, шуннан соң һич уйламаган Җирдән ирем үлеп китте – йөрәк. Туры килүен кара: чиркәү ачылганнан соң, иң беренче мәетне озату йоласы нәкъ менә Иванныкы булды…

–Бүгенге тормышыбызга мең шөкер итәм, – ди Любовь Муллагыйлева.

«БАКЧАГА ЧЫКСАК ТА, ӨЙГӘ КЕРСӘК ТЭ - БЕРГӘ...»

Май чүлмәге тышыннан билгеле. Ерактан ук балкып торган бер йорт янына килеп туктадык. Бакча тулы чәчәк һәм Җиләк, аларның нинди генә төре юк! Моның кадәр бакчаны ничек карап бетерәләр икән, бәрәңге бакчасына кадәр Җиләк утыртканнар бит, дип сөйләшәбез. Ул да түгел, капкадан елмаеп хуҗабикә күренде:

– Токмачлы ашым да пешкән, гөбәдиям дә әзер, әйдәгез, – диде ул.

Муллагыйлевлар катнаш гаилә. Йорт башлыгы Рәмис Якубович – татар, Любовь Николаевна исә керәшен икән. Ир – ислам динен, ханым исә православиене тота. Ләкин ике динне дә хөрмәт итеп, бер-берсенә юл куеп яшиләр.

Йортка уздык. Борынны кытыклап тәмле ризык исе килде, бөтен Җирдә тәртип...

– Рәмис кырда печән чаба, пай Җирләребездә печән үсә, – ди Любовь Николаевна. Сөйләшүне өстәл артында дәвам иттек.

Ир белән хатын икесе дә күп еллар Югары Кондратада балалар укыткан. Хәзер инде лаеклы ялга чыкканнар, әмма өйдә генә утырмыйлар. Мал да асрыйлар, кош-кортлар да тоталар, әйткәнемчә, бакчачылар да.

– Бакча тутырып бәрәңге утыртабыз, чөнки аны Чистайдан килеп алып бетерәләр, – диде хуҗабикә.

Сату дигәннән, укытучы булсалар да, гомергә сәүдә эше белән дә шөгыльләнгәннәр – сөте, каймагы, эремчеге, барысына да Җитәшкәннәр.

– Мәктәпкә киткәнче сөтне аертып, Рәмискә әзерләп бирдем. Ул Чистайга алып барып сата иде, – диде Любовь Николаевна.

Хуҗабикә – Югары Кондрата авылы кызы, Рәмис абый исә – Алексеевск районыннан. Университет тәмамлаган егетне күрше Түбән Кондрата мәктәбенә директор итеп Җибәрәләр. Ул вакытта Люба туташ балалар бакчасының Җитәкчесе булып эшли.

– Балалар бакчасында эш авыр булгач (агарга утын, эш шартлары начар), Түбән Камага чыгып киттем, – диде Любовь Николаевна. – Заводка эшкә урнаштым, тулай торактан бүлмә бирделәр. Берсендә Рәмис мине шунда эзләп килде, хисләрен белдерде. Шуннан соң инде аерылмадык. Шөкер, иремнән бик уңдым, тырыш та, сабыр да булды. Ике йорт кына салып чыктык, барысын да бергә эшләдек. Ул түбә япканда мин калай биреп тордым. Хәзер дә шулай, бакчага чыксак та, өйгә кергәч тә бергә без. Ике кыз үстердек, алар гаиләләре белән Казанда яши, кайтып-китеп йөриләр. Тормышыбызга мең шөкер итәм.

Ирле-хатынлы Анастасия һәм Эдуард Рябовлар 2012 елда КФХ төзегән.

«БҮГЕН ФЕРМЕР БУЛУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ»

Авылның тагын бер катнаш гаиләсе белән таныштык – Рябовлар. Гаилә башлыгы Эдуард – чуваш милләтеннән, Анастасия керәшен икән. Өйдә исә татарча сөйләшәләр. Рябовлар 2012 елда КФХ төзегән. Ләкин аңа кадәр дә күп итеп мал-туар асраганнар. Бүген хуҗалыкларында унҗиде баш савым сыеры, биш тана, үгезләр бар. Узган ел илле биш баш мөгезле эре терлек булган, быел киметкәннәр.

– Колхозда агроном булып эшләдем, – диде Эдуард. – Махсус белемем бар. Җәмәгатем Анастасия исә белгечлеге буенча бухгалтер. Шуның өчен дә документ эшләрен үзебез алып барабыз. Сыерларны да үзебез савабыз. Күбрәк инде кул көче белән эшлибез. Махсус зур суыткыч сатып алдык. Сөтне сауганнан соң бидоннар белән шунда бушатабыз.

– Сөтне ничә сумнан сатасыз? – дим.

– Бүгенгесе көндә егерме дүрт сумнан килеп алалар. Әйе, быел сыер асраган гади халыкка бик авыр. Хәтерлим, 2013–2014 нче елларда сөтнең литры утыз, ә солярканың литры егерме сигез сум иде. Фермаларны да шул вакытта салып калдык, техника алырга да Җитте. Бүген исә мал асрауның бер файдасы да юк. Хәзер, бер ияләнгәч, сыерларны бетерергә кул бармый, шул гына.

Ни кызганыч, бүген фермерлар барысы да шулай дип зарлана. Әле алда көзге урып-Җыю эшләре. Дөрес, Рябовлар эш туктап калмас дип ышана. Читтә яшәүче ике уллары да ярдәмгә кайта икән. Эдуард яхшыга өметләнә:

– Заманында дәүләт ярдәме белән техника да сатып алдык, – ди фермер. – Нәселле үгезләр дә алып кайттык. Алга таба безне сөендерерлек бер хәбәр булыр әле... Бирсен Ходай!

Гади һәм эчкерсез халык яши биредә. Моның шулай икәнен мәктәпкә килгәч үк абайлаган идем. Бер-берсенең теленә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый алар. Шуның өчен дә дус-тату гомер итәләр.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Ирле-хатынлы Анастасия һәм Эдуард Рябовлар 2012 елда КФХ төзегән.
1710 елдан мәгълүм. Казан, Чабаксар һәм Козьмодемьянск өязләреннән күченеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1860 нчы елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (чукындырылган татарлар һәм чувашлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

 

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера