ЮГАРЫ ТӘКЕРМӘН – ГЕЛ БИЕКТӘ...
Минзәләгә “Татарстан” журналы десанты төште, ягъни районның яшәеше, эшчәнлеге белән тәфсилләп таныштык. Тукай районыннан чыгып, Минзәләгә кергәч тә, юл уңаенда Югары Тәкермән авылы шәйләнде. Иң беренче тукталыш шунда булды.
16 мая 2024
Мәктәп, мәдәният йорты – авыл күрке
Югары Тәкермән - зур авыл, 592 кеше яши, 263 хуҗалык бар. Үзәк урамда өр-яңа мәдәният йорты, аның янәшәсендә ике катлы музей каршы ала. (Музейда әлегә капиталь төзекләндерү бара). Ә төп белем бирү мәктәбе зурлыгы, матурлыгы белән тагын да әсир итә.
Мәдәният йорты 2019 елның азагында ачылган. Ул “Мәдәният” милли проекты кысаларында күп функцияле үзәк буларак төзелгән. Мәдәни үзәк Югары Тәкермәндә үскән шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнашева исемен йөртә. Китапханә дә шунда ук. Без килгәндә биредә мәктәп укучылары кино карый иде. Минзәләдән килеп, еш кына шулай зур экранда төрле фильмнар күрсәтәләр икән. Гомумән, Югары Тәкермәндә мәдәният йортының ишеге бер дә бикле тормый.
- Без балаларны чын татар рухында тәрбиялибез,- ди Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова. – Әдәбият, сәнгать дөньясына берничә атаклы шәхесне биргән авыл бу. Шуның өчен район күләмендәге төрле чаралар да биредә уза. Балаларыбыз матур итеп ана телендә сөйләшә, мәктәптә татарча укыйлар. Белем йортының уңышлары бик зур.
Чынлап та, Югары Тәкермән төп белем бирү мәктәбе абруйлы. Биредә укып киткән балалар БДИларны гел югары баллга тапшыра. Республика, Россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
- Әле менә яңа гына ике укучыбыз экология буенча Россиякүләм олимпиададан җиңү яулап кайтты. Берсенең беренче, икенчесенең өченче урын,- диде белем йорты директоры Флера Гәрәева. – Мәктәп бинасы 1980 елда салынган, 300 урынга исәпләнгән. Ике ел рәттән мәктәптә төзекләндерү эшләре булды. Бер елны белем йортының эчен, икенче елны тышын яңарттылар. Аш бүлмәсе, “Үсеш ноктасы” программасы кысаларында җиһазландырылган химия, физика кабинетлары, спорт залы – барысы да заманча. Район башлыгы Айдар Фәслах улы бөтен программага кертергә тырыша, аңа бик зур рәхмәтле без.
Югары Тәкермән төп белем бирү мәктәбендә бүген илле дүрт укучы белем ала. Быел тугызынчыны ике укучы тәмамлый, алты бала беренче сыйныфка киләчәк. Алга таба да балалар саны кимергә тиеш түгел, диделәр.
Мәктәптә химия, биология юнәлешенә дә игътибар зур. Дәрестә дә, дәрестән соң да тәҗрибәләр ясыйлар, төрле тикшеренү эшләре алып баралар. Директор әйтеп узган экология буенча Россиякүләм олимпиадага укучыларны Югары Тәкермән төп белем бирү мәктәбенең химия, биология, физика укытучысы Фәридә Шәрәфетдинова әзерләгән. Мөгаллимә бу турыда менә тагын нәрсәләр сөйләде:
– Быел без үзебезнең якта үскән үләннәрне киптереп, шифалы чәйләр, хуш исле мендәрчекләр, гербарий ясадык. Олимпиаданың теория өлеше дә бар иде, укучыларыбыз аңа да бер дигән итеп җавап бирде.
Фәридә Шәрәфетдинова чын фанат, химия һәм биологияне ул җиңел итеп аңлата белә икән. Үз кызы да әнисенә охшаган: химиядән БДИны 100 баллга тапшырып, Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән.
101 яшендә ураза тота!
Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова безне Югары Тәкермәннең иң өлкән кешесе янына алып керде. Майда Гайниҗамал апа Дәүләтгәрәевага 101 яшь тула.
Әбекәй ялгызы яши, кияүгә чыкмаган, балалары булмаган. Үсмер чоры, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән кыз әбиләрнең берсе ул. Төп йорттан китмичә, әти-әнисен караган. Үзе әйтүенчә, аларның хәер-догасы әбекәйгә әле дә ярдәм итә: һаман да кышын кар көри, җәен бакчасында печән чаба. Ай дәвамында уразасын да калдырмаган...
Әбекәй белән авылның үткәне турында сөйләштек. Бер гасыр яшәү дәверендә ниләр генә күрмәгән. Иң гаҗәбе – ул вакыйгаларның күбесен әле дә хәтерли.
- Авылда ике колхоз оешты, аның берсе “Тукай”, икенчесе “Сталь” исемен йөртте,- диде әбекәй. – Колхозда тугыз бригада иде. Башта кешеләр колхозга керергә теләмәде. Андыйларның өенә килеп: “Колхозга керсәгез, үзе ура, үзе суга торган машина бирәчәкләр”,- дип үгетләп йөрделәр. Шуннан соң күпләр ризалашты инде. Кешеләр колхозга атларын, сабаннарын, чәчүлек орлыкларын да бирде. Язын бергәләп чәчү чәчтеләр. Ул елларда акча урынына номер бирәләр иде. Шул номер белән аннан азрак икмәк аласың. Кулак дип авылдан куылучылар да шактый булды. Кайберләренең исемнәре истә калган: Гали, Гает, Салих... Сугыштан соң колхозларны берләштерделәр. Аңа Муса Җәлил исемен бирделәр. Безнең авыл халкы бик эшчән, тырыш булды. Мәсәлән, минем эшләмәгән эшем калмады: урман да кистем, урак та урдым, соңрак колхозда бригадир да, келәтче дә булдым. Хисапчы, кассир, әйтәм бит, эшләмәгән эш калмады.
Гайниҗамал апа дүрт класс укыган. Ул Түбән Тәкермәндә яңа ачылган башлангыч мәктәптә уку бәхетенә ирешә. Заманасына күрә чынлап та яхшы белем йорты була ул. Бу урында Түбән Тәкермәннең мәктәп тарихына тукталасы килә: 1921 елгы ачлык елларында башлангыч мәктәп бинасын балалар приюты итәләр. Андагы ятим балаларны Кызыл Хач җәмгыяте ярдәме белән ачлыктан саклап калалар. Ә бер елдан башлангыч мәктәп янә үз вазыйфасын үти башлый.
Гайниҗамал апа үз сөйләгәннәренә үзе аптырап утыра төсле тоелды. Еш кына: “И, Аллам...”- дип куйды. Чынлап та, бер кеше гомеренә нинди үзгәрешләр туры килгән бит.
- Туганнарыгыз бармы соң?- дим әбекәйгә.
- Бертуганнарымның барысы да үлеп бетте инде, дүрт бала идек, иң олысы мин. Иң озак яшәүчесе дә мин булдым. Аллаһка шөкер дим, аягымда йөрим, ни теләсәм, шул бар.
- Болай озын гомерле булуның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
- Әтинең хәер-догасы. Әти соңыннан сукырайды, саңгырауланды. Аны бала карагандай тәрбияләдем. “Кызым, мин сиңа гел дога кылып утырам, рәхмәт. Рәхәт яшәрсең”,- ди иде ул. Әнине дә шулай кадерләп карап-тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Ул туксан сигез яшькә кадәр яшәде. Аннары минем янга Түбән Тәкермәндәге сеңлем күченеп килде, җиде ел элек ул да мәрхүм булды. Менә шулай бөтен гаиләне барлап, зурлап соңгы юлга озатырга миңа насыйп иткән. Моның өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт укыйм. Күршедә энемнең балалары яши, алар хәлемне белеп тора. Авылдашлар да ташламый. Ялгыз тоймыйм үземне, әйтмәгәнем булсын. Китаплар, газета-журналлар укыйм, намазымны калдырмыйм.
Йөзьяшәр әби-бабайларны күргән бар. Гайниҗамал апа, мөгаен, алар арасыннан иң җитезе, иң сәламәтедер, сөбханаллаһ. Сокландык әбекәйгә. Күкләр аңа нинди сәламәтлек, акыл, зиһен биргән, киләчәктә дә Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын үзен.
Дәүләтовлар дәүләте
Югары Тәкермәнгә баргач, районның гына түгел, республиканың да иң мактаулы крестьян фермер хуҗалыгы белән таныштык. Нәсим Дәүләтовны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чыгышларында мактап телгә ала. Узган ел атаклы фермер “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
“Дәүләтов” крестьян фермер хуҗалыгы Россиядәге ачык һавада яшелчә үстерүчеләр арасында иң заманча техника-технологияләргә нигезләнгән сирәк хуҗалыклардан берсе. Алар үстергән бәрәңге, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер һәм башка төр яшелчәләрне, Татарстаннан тыш, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән, хәтта Казахстаннан да килеп алалар.
Нәсим Дәүләтовның 680 гектар җире бар. Шуның 200 гектарында бәрәңге, тагын 150 гектарында кәбестә, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчә үстерәләр. Ә калган мәйданда - иген культуралары.
- Уңыш күләменә килгәндә, ул бездә хәзер тотрыклы. Ел саен бер тирәдә дияргә мөмкин, чөнки бөтен басуларыбыз да ясалма сугарулы, – диде фермер. – Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт, алар ярдәме белән ике плотина төзедек, 8 “Фрегат” су сиптерү машинасы урнаштырдык. Хәзер табигать шартларына безнең бәйлелек сизелерлек кимеде. Дөрес, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Шулай да хәзер яңгыр көтеп күккә карап утырмыйбыз инде.
“Дәүләтов” крестьян фермер хуҗалыгында кул хезмәте бик аз керә, чөнки иң заманча технологияләр кулланыла. Мисал өчен, бәрәңге, кишер алу комбайннары үзйөрешле, чит илдә ясалган. Гомумән, һәр агрегат заманча. Ел саен 20-25 миллион сумлык техника гына алалар икән.
- Заманча техниканы йөртергә дә кирәк бит әле?- дим Нәсим абыйга.
- Ул яктан бәхетем бар. Ике улым - Шамил белән Камил - төп ярдәмчеләрем. Һәр төр техниканы беләләр. Бәләкәй улым Камил тракторларны автопилотка тоташтырды. Аның өчен космостагы иярчен аша эшли торган 3,5 миллион сумлык җиһаз сатып алдык. “Тракторлар механизаторсыз да эшли алачак”,- дип кызыктырды Камил улым. Яшелчәне көндез генә түгел, караңгы төшкәч, төнлә дә утырту мөмкинлеге бирде ул безгә. Җеп сузган кебек, түтәлләрне тип-тигез итеп утырта алабыз хәзер. Ә бу исә югалтуларны киметүгә китерә.
Батыр йөрәкле Нәсим Дәүләтов дистә ел эчендә яшелчә үстерү буенча менә шундый “дәүләт” булдырган. Иң гаҗәбе – фермерлык эшенә ел саен ниндидер яңалык кертә. Бер урында гына тора белми ул. Уңышның сере шул түгелме икән?!
Матурлык тудыручы...
Мәдәният йортында күргәзмәгә куелган чигүле яулык-сөлгеләргә башта ук игътибар иткән идек. Соңрак шушы гүзәллекне тудыручы Фәрүсә Юмаева белән танышырга да җай чыкты.
Югары Тәкермән төп белем бирү мәктәбендә китапханәче булып эшләүче бу ханым үз эшенең чын фанаты икән. Иң кызыгы – чигү белән ныклап торып өч-дүрт ел элек кенә шөгыльләнә башлаган һәм инде бу өлкәдә танылырга да өлгергән.
-Мәктәптә укыганда хезмәт дәресендә чигә идек,- ди Фәрүсә. – Шуннан соң бу эш онытылды. Күргәзмәләр оештырганда, әнинең чигүле әйберләрен мәктәпкә алып килә идем. Әнинең эшләре искиткеч матур. “Ә син чигә белмисеңме?”- диде коллегалар. “Беләм дә, күптән утырганым юк”,- дидем.
Берничә ел элек “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы “Татар сөлгесе” күргәзмәсе оештыра. Фәрүсәгә әнә шунда катнашырга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, аның эше районда җиңеп чыга. Менә шуннан башлана инде. Нинди генә бәйрәм, чаралар булса да, Фәрүсәгә мөрәҗәгать итәләр.
-“Татарстан Республикасының чиккән картасы” акциясе кысаларында Минзәлә районы картасын чиктем,- дип горурлана оста. – Билгеләнгән вакытка сыешу өчен иртәнге өчтә торып, кичке тугызга кадәр эшләдем. Бу хезмәтемне нык бәяләделәр, район тарихында минем дә эзем кала. Туганнар, гаиләм дә минем өчен куанды.
Фәрүсә Юмаева Югары Тәкермәнгә килен булып төшкән. Кияүгә чыкканчы Чаллы шәһәренең бер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Җәмәгате белән бүген ике кыз тәрбияләп үстерә.
-Кызларыгызны да чигү эшенә өйрәтмисезме?- дидем остага.
- Әлегә юк, алар сәйләннән картина ясау белән мавыга. Ә болай мин эшләгәнне бик дикъкать белән карап торалар. Бәлки үсә-үсә кызыксынулары тагын да артыр.
...Авыллар яшәсен, төрле дәүләт программаларында катнашсын өчен җирлек башлыкларының да өлеше зур. (Мисал өчен, Сарман районының Карашай-Саклау, Арча районының Наласа авыл җирлеге башлыкларына сокланып кайткан идек). Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова да халык өчен янып йөрүчеләрнең берсе. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә ул. Югары Тәкермән алга таба да тоткан юлын, кыйбласын югалтмас, дип ышанып калабыз.
Тарих сәхифәләреннән
- Югары Тәкермән авылы Казан губернасы составында барлыкка килгән. Тарихи документларда авыл 1709 елда оеша дип язылган. Авыл тарихы белән кызыксынучылар сүзләренә караганда, “Тәкермән” исеме “тегермән” сүзеннән алынган.
Ләкин аның икенче версиясе дә бар: Балтай, Күзкәй, Йөзекәй исемле өч ир туган безнең якларга килеп чыгып, бу урыннарга нигез салган дип санала. Нәтиҗәдә, бер-берсеннән ерак түгел өч авыл оеша: Балтай, Күзкәй һәм Югары Тәкермән. Бервакыт ул Йөзекәй Тәкермәне дип тә аталып йөргән. Тарих белән бәйле тагын бер фикер яши: аерым чыганакларда авылга Йөзекәй бабай һәм Апач бабай нигез салган диелә. Тагын шунысы мәгълүм: авылны Югары Тәкермән дип рәсмиләштергән кешенең исеме Сармәт Кадермәтов була. Ул да биредә яшәгән.
Добавить комментарий