
Кәҗә бистәсе: соңгы утлар
Казан бистәләре
12 сентября 2018
«ВАКЫТЛЫЧА» ДИП АЛГАН ЙОРТТА КАРТАЙДЫК....
Бактың исә, Кәҗә бистәсендә иске агач өйләр бишәү генә дә түгел икән. Аның әлегә ике урамы – Кемерово һәм Түбән Торфяная калган. Безнең нәшриятка карап торганы Кемерово урамы. Аларның ни капкалары, ни коймалары, дигәндәй, кыскасы, ярым ишелгән хәлдә тора алар. Чемпионат башланыр алдыннан йортларны ике метрлы яшел калай белән уратып алдылар. Бер белмәгән кеше урамнан узып барганда, монда шундый харәбәләр бар, дип уйлап та карамый, әлбәттә.





Кемерово урамындагы иң сөйкемле йортның капкасын шакырга булдык. Башкалар янәшәсендә ул зуррак, төзегрәк тоелды. Май чүлмәге тышыннан билгеле шул, ишектән бик сөйкемле апа күренде. Һәм күптән күргән кешеләр кебек аралаша да башладык.
– И, җаныем, без монда 35 ел яшибез инде,-диде Кемерово урамындагы 8нче йортта гомер итүче Венера апа Хәкимҗанова. – Ике улыбыз да шушында үсте. 1984 елда бу йортны бер әбидән 3 меңгә сатып алган идек. «Озакламый сүтәчәкләр, фатир бирәчәкләр», – дип яши‑яши картайдык. Балалар өйләнеп гаилә корды, фатирда яшиләр. Ә без менә көтәбез.
– Сезнең йортларны кайчан сүтәчәкләр соң? – дим Венера апага.
– Берәү дә белми. Шәһәр админстрациясеннән вәкилләр дә килде. Төгәл җавап бирмәделәр. «Бу урында мәктәп, балалар бакчасы төзеләчәк, тик әлегә шәһәрнең андый акчалары юк», – дип аңлаттылар.
Акча дигәннән, яз көне Кемерово урамында биш йортны сүткәннәр. Бер сутый җиргә 950 мең сум акча биргәннәр. Биредә һәр өйнең кимендә 7‑8 сутый җире бар икәнен исәпкә алсак, хуҗалар ярыйсы гына акча алган. Һәрхәлдә, бу ишелеп беткән йортта яшәгәнче, ул акчага яңа өч бүлмәле фатир алып була.
Бүлгәч зур акчалар түгел ул, – диде Венера апа. – Мисал өчен каршыда Зәкия апа яши иде. Фатир биргәннәрен көтеп тәки үлеп китте. Йорты белән җиде сутый җире өч баласына калды. Алар бүлеште инде. Безнең дә өйдә ун кеше теркәлгән. Ирем белән мин, хатыннары белән ике улыбыз, аларның икешәр балалары. Безнең җир тугыз сутый. Тизрәк алсыннар иде, дибез, картайган көндә кайнар су белән юынасы килә, бәдрәф тә урамда бит.
Хуҗабикә безгә бакчасын күрсәтеп йөрде: монда бөтен нәрсә дә үсә. Нәкъ авыл йорты, аерма шунда гына – шәһәр ыгы-зыгысы нык ишетелә. Җитмәсә, күршедә зур йорт салалар. Дөп‑дөп иткән тавыш колакны яра.
– Егерме елдан бирле төзелеш бара монда,-ди Венера апа. – Әле бер йорт салалар, әле икенчесен. Өйдә хәтта тәлинкәләр селкенеп тора...
Венера апа өенә дә чакырды. Мичтән чыккан, яңа пешкән алма бәлешен турап куйды.
– Мактап йөрисез, – дип, кыстый-кыстый чәй эчерде. Тиз генә әни янына кайтып килгән кебек булдык...
– Менә дигән бакчагыз бар, чагыштырмача өегез дә әйбәт. Барыбер күпкатлы йортка күчәсегез киләме?-дим хуҗабикәгә.
– Җәен бик рәхәт, әмма кышлар бар бит. Суны урамдагы колонкадан ташыйбыз, кышын юл юк, кар күмеп китә. Бу йорт 1936 елда салынган, нигезләре начар, суык керә. Карап торганга гына шундый хәлдә ул. Берничә ел элек иске агачлардан улыбыз янкорма эшләп куйды. Ялларда мунчага килгәч, алар шул якта йоклый. Ә болай урын барыбызга да җитә, күңел иркен безнең. Әле кышын Әтнәдән 82 яшьлек әнине дә алып киләбез.



«УТ-КҮЗДӘН КУРКЫП ЯШИБЕЗ»
Кемерово урамындагы биш йортның тагын берсенә сугылдык. Ольга Осипова егерме яшьлек улы белән яши икән. Хәкимҗановлар өеннән соң Осиповларныкы, йомшак кына әйткәндә, күпкә кайтышрак ул. Бу ихата ниндидер чүплек өемен хәтерләтте. Ике корылманың кайсысы сарай, кайсысы йорт икәнен аңламассың. Икесендә дә тәрәзәләргә такта кадакланган, ишекләр салынып төшкән. Буш савытлар, әллә нинди тартмалар, иске кием-салым, барысы да аяк астында аунап ята. Ана белән ул каян, ничек йөри торгандыр, хәтта аптырадым да.
– Бу йорт безгә әти-әнидән калды, – дип сөйләде Ольга Осипова. – Миңа ун яшь булганда бирегә күчендек. Минем тагын сеңлем, абыем бар. Алар да монда теркәлгән, яшәмиләр генә.
Ике ел элек Осиповларның уң як күршеләре ихатасында янгын чыккан. Санаулы минутлар эчендә ялкын йортны юк иткән. Шулвакыт Осиповларның иске өе аздан гына янмый кала.
– Өйнең бер як дивары кара көйде, – ди Ольга. – Әле ярый янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитте. Ә узган җәй күршеләрнең бакча янәшәсендәге иске өйләре янды. Анда кеше яшәми иде инде. Тагын Алла саклады, ялкын безгә күчмәде.
– Монда шулай янгыннар еш буламы? – дим.
– Була. Язын сүтелгән йортлар арасында да янып, көлгә әйләнгән нигезләр бар иде. Ут-күздән гел куркып яшибез.
– Ут төртәләрме, янгыннар ник чыга?
– Махсус төрткән очраклар да бар. Кайбер ташландык йортларда сукбайлар да яшәде, тәмәке төпчеге төшереп калдырганнар. Аннан, йортлар иске, ут чыбыкларына да йөзәр ел бит. Кыска ялганыш очраклары да булды.
Бистәдә яшәүче башка кешеләрдән аермалы буларак, Ольга Осипованың Кәҗә бистәсеннән китәсе килми. Югыйсә, иң начар ихата аларныкы кебек тоелды, шулай да...
– Ә без урамга бәдрәфкә йөрергә, колонкадан су ташырга өйрәнгән инде, – диде ул. – Үз дигәнчә яшибез. Берәү белән дә ишегалдын бүлешәсе юк. Шәһәр үзәгендә рәхәтләнеп торып ятабыз.
Хуҗабикә, бик кадерле әйбере белән бүлешкәндәй, иске корылмаларның берсе янына алып килде.
– Әти‑әни йортны сатып алганчы, бу бинада ветеринар клиника булган. Әлбәттә, ул чорда алай аталмаган инде ул. Песи, этләрне генә түгел, башка йорт хайваннарын да биредә дәвалаганнар. Әти‑әни шулай сөйли иде. Шәһәр зурайгач, хайваннар өчен яңа дәвалау үзәкләре барлыкка килгән. Бинаны исә сатуга куйганнар. Без шунда яшәдек. Менә әле шәһәр админстрациясенә хат язасым килә: сүтмәсеннәр иде бу корылманы. Кәҗә бистәсенең истәлеге булып калсын. Әнә бит Иске Татар бистәсендә никадәр йортны яңартып куйдылар. Реставрация ясасалар, бер дигән әле ул, тагын йөз ел тора ала!
Ольганы сәер дип әйтсәм, ялгыш булмастыр. Чүп‑чар оясында үзенең фәлсәфәсе белән яшәп ята. Ихатасындагы һәр чүпрәкнең үз тарихы бар, тәфсилләп сөйли дә сөйли. Безнең заманның Плюшкины шундыйрак булырга тиештер кебек тоелды.
– Тавыклар да асрыйсыз икән, – дип Ольганы бүгенге көнгә кайтарырга теләп.
– Әйе, дүртәү генә калды инде. Боларын да бетерермен дим, артык эш кенә. Элек кәҗәләр дә асрый идек, хәзер бетердек. Сөтен яратмыйбыз, ашатырга азыгы да кирәк...
«СМОТРЯЩИЙ»
Осиповлардан чыккач күрше Түбән Торфяная урамына юнәлдек. Баксаң, Кемерово урамы аның белән чагыштырганда чып‑чын цивилизация булган икән. Монда бөтенләй юл юк. Өстәвенә, алдагы көнне яңгыр явып узган иде, йөри торган түгел. Ә юлдагы чүп‑чарны күрсәң! Шәһәр уртасында мондый күренешка тап булырбыз дип һич көтмәгән идек. Бер сүз белән әйткәндә, ГАҖӘП! Төнлә түгел, көндез йөрергә куркыныч. (Кичен ут та юк икән.) Бата‑чума дигәндәй, йортларга кадәр килеп җиттек. Каршыга шактый таушалган йөзле, салмыш бер ир килеп чыкты.
– Сез кем? Нишләп йөрисез? – диде дорфа гына.
Шактый җайлап сөйләшә торгач, кемнәр икәнебезне аңлаткач, ир ачылып китте. Алексей исемле икән, биредә әти‑әнисе белән яши.
– Әйдә, минем белән. Монда ишәк, кечкенә атлар асраучылар яши. Шулар йортына алып барам, – диде Алексей. – Фотограф кыз Лилиана исә салмыш ир артыннан барудан баш тартты. «Куркам»-дип кире йөгерде.
– Ә сез курыкмыйсызмы? – ди Алексей.
– Кемнән? – дим.
– Миннән...
– Ә куркырга кирәкме? – дим.
Алексей бик канәгать кыяфәт белән көлеп җибәрде.
– Курыкма. Мин яхшы егет. Мондагы бөтен кешене кулда тотам.
Кыскасы, Кәҗә бистәсенең «смотрящий» егете, әллә нинди кечкенә басмалар аша бер ишелгән йортка алып килде. Кычкыра-кычкыра ишек шакырга кереште. Ул да түгел капка астыннан усал итеп өреп эт килеп чыкты. Менә кайда ул экстрим! Атлар асраучы кешеләр өйдә булып чыкмады.
– Бу кешеләр атлар белән акча эшли, – диде Алексей. – Паркларда балаларны йөртәләр. Монда яз көне килеп урнаштылар. Ә аңа кадәр Кемерово урамында иске бер өйне «снимать» итеп яшәделәр. Йортларны сүткәч, монда күченделәр. Хәзер безнең үзебезнең зоопарк.
Алексей рольгә шулкадәрле керде ки, чын хуҗаларча, бистәдә элек булган хәлләрне дә сөйләде. Булдыра ала торганнар, майтарып карадылар эшләрне, диде. Хәзер эш майтарырлык кешеләр генә калмаган... дигән фикер белән кайттык.
«МОНДА ТУДЫМ, МОНДА ГОМЕР ИТТЕМ»
Түбән Торфяная урамында җиде йорт бар. Алексей кебек әллә барысы да «текә»ме дигән идем, юк икән, төрле кеше бар. Гаять бер зыялы ханым – Надежда Викторовна Эсселевич белән таныштык. Заманында Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Җит
меш ике яшьне тутырган. Дөрес, аңа ул яшьне биреп булмый.
– Мин биредә туганмын, – диде Надежда ханым. – Без үскәндә Кәҗә бистәсе гөрләп торды. Биредә «Красный огородник» дигән совхоз бар иде. Анда ни генә үстермәделәр: иртә яздан кәбестә, помидор үсентеләре, соңрак суган, башка яшелчәләр сату дисеңме. Сатып алучылар Казаннан гына түгел, якын районнардан да килде. Совхозның кәҗәләре дә бар иде. Аннан сыр ясадылар. Минем әти дә «Красный огородник»та эшләде. Эшкә шәһәрнең төрле почмакларыннан йөзләп кеше йөрде.
Надежда Викторовна өенә чакырды. Йортлары төзек, җиргә дә батмаган.
– Бу йортны әти 1957 салды, – диде. – Мин ул вакытны яхшы хәтерлим. Аңа кадәр бик кечкенә, салам түбәле өйдә яшәдек. Заманында бу йорт бик затлы саналды, калай түбәле, ике яклы. Әти‑әни үлгәннән соң, ирем белән без монда яши башладык. 12 сутый җиребез бар. Ел буе ашарлык бәрәңге, кишерен үстердек. Балалар да бакчада эшләп үсте.
Эсселевичларның бүген дә бакчалары бар. Анда кыяр, помидор, кишер, суган – барысы да үсә. Дөрес, унике сутыйның бөтен җиренә дә яшелчә утыртмаганнар.
– Безнең бакча артында зур күл бар иде, – диде Надежда ханым. – Анда су коена, балык тота идек. 1990 нчы елларда, зур төзелешләр башлангач, ул күлне балчык белән тигезләделәр. Анда агачлар утырттылар. Тик елга барыбер кибеп үк бетмәде, күрәсең, чыганагы калган. Язын шул урынга су җыела, безнең бакчаларга кадәр керә. Һәм җир июль айларында гына кибә. Шулай булгач, монда әйбер утыртырга җай юк.
Надежда Викторовнадан Кәҗә бистәсенең үткәне турында сорашам. Мәктәп, балалар бакчасы бар идеме? Юллар ничек?
– Мәктәп сез утырган нәшрият бинасы тирәсендә урнашкан иде, 66 нчы номерны йөртте. Мин шунда белем алдым. Ә каршысында балалар бакчасы эшләде. Ул вакытта Декабристлар урамы бүгенге кебек киң түгел иде. Ә Чистай урамында зур юл бөтенләй юк, аннан җәяүлеләр, атлар гына йөрде. Нәкъ авылдагы кебек өйләр төзелеп киткән. Һәр хуҗалык хайван, кош‑корт асрады. Кара, сөйли торгач сагынып җибәрдем. Бар иде бит рәхәт, тыныч чаклар. Әтәчләр кычкыра, кошлар сайрый... Югыйсә әллә ни күп вакыт та үтмәгән, илле ел тирәсе. Ә шуның кадәрле үзгәрешләр. Хәтерлим, башта Чистай урамындагы өйләрне сүтеп, күпкатлы йортлар салдылар. Безне дә сүтәбез дигәннәр иде, насыйп булмады. Инде туган нигездә картайдым.
Эсселевичларлар кышка әзерләнгәннәр инде. Ике машина утын алып кайтып, ярып, өеп куйганнар. Кыш чыгар өчен тагын ике машина күмер кирәк икән.
– Ел буена 15 меңлек утын, 15 меңлек күмер алабыз, – диде хуҗабикә. – Атна саен мунча да ягабыз бит. Ай саен 350 сумга газ балоны сатып алабыз, ризыкны газда пешерәбез. Утка 100 сум тирәсе түлибез. Санап карасаң, коммуналь хезмәтләр шәһәр фатирыннан арзангарак чыга кебек. Шул мәшәкате бар, утынны ярырга, мичне ягарга кирәк. Әйтмәгәнем булсын, сәламәтлек зарланырлык түгел әле. Бабай белән икәүләп эшлибез.
...Менә шундый ул бүгенге Кәҗә бистәсе. Сәер, серле, шул ук вакытта ямьле. (Аерым кешеләрнең бакчалары турында әйтәм.) Әлбәттә, башкалада мондый бистәләрнең бетеп баруы кызганыч. Казаныбыз таш калага әйләнеп бетеп бара. Җирдән аерылабыз…

«1990 нчы елларда, зур төзелешләр башлангач, күлне балчык белән тигезләделәр

«Бу коедан әле дә су алабыз», – ди Надежда Викторовна Эсселевич. (Уңда. Сулда – хуҗабикәнең якын дусты – Тамара Козлова).
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
(Чыганагы: Википедия)
Җиләк бистәсе тирәсендә кешеләр Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан бирле яшәгәнлеге билгеле. Аерым чыганаклар, Кәҗә бистәсен XVII гасырда оешкан дип күрсәтә. 1654 елда Казанда чума авыруы башлана. Бер төркем халык, котычкыч чирдән качып, Кәҗә бистәсенә күчеп утыра. Рәсми рәвештә Кәҗә бистәсе Казан эченә 1825 елда кертелә.
Риваятьләр буенча, чума авыруы вакытында, бистәгә күченеп килгән кешеләргә, җирле халык кәҗәне корбан иткән. Аның ите авыру һәм фәкыйрь кешеләргә бирелгән. Кәҗә итен ашаучылар сәламәтләнгәннәр. Сакаллы хайван халыкны коткарды дип исәпләп, бу урынга Кәҗә бистәсе дип исем биргәннәр.
1889 елда, Казан шәһәре думасы, сазлыкны киптерү карарын раслый. Җиләк һәм Кәҗә бистәләре арасында дамбалы юллар ясала.
Кәҗә бистәсе шифалы үләннәр белән данлыклы саналган. Биредә халык гомергә күпләп кәҗәләр асраган.
Добавить комментарий