Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кәгазь башмаклы авыл...

Кәгазь башмаклы авыл...

Кешеләрнең кушаматы булган кебек, авылларның да чын исемнәреннән башка, халык теленә кергән атамалары була. Минем туган авылымны «Кытайлар» дип йөрткәннәр, чөнки халык күп яшәгән. Ә менә Апас районының Урта Балтай авылын «Кәгазь башмаклар» дигәннәр. Җирле халык белән танышканнан соң, аларга ни өчен шундый кушамат тагылганы бик яхшы аңлашыла...

16 марта 2021

МӘДӘНИЯТЛЕ ТӨБӘК...
Урта Балтай авылына сәяхәтне Мәдәният йортын­нан башладык. Ни өчен дигәндә, ул авылның йөзек кашы кебек, капиталь төзекләндерүдән соң балкып тора. Әмма төп хикмәт бинаның үзендә түгел иде, ә кешеләрендә. 2012 елдан бирле авыл китапханәсе каршында «Рәйхан» ансамбле эшләп килә икән. Шун­да йөрүче апалар безне көтеп торалар иде. Җырлап каршы алдылар! Киемнәре... Аннан бигрәк мөләем йөзләре! Безнең татар апаларыннан да сөйкемле хатын-кызлар бармы икән?!
фото 000
 
«Рәйхан» ансамблен элеккеге китапханәче Руза­лия Хисамова оештырган. Утыз ел буе Урта Балтай авылы кешеләрендә матур әдәбиятка, гомумән укуга мәхәббәт тәрбияләгән ул. Бүген исә аның эшен Эльвира Җәббарова дәвам итә.
– «Балкыш» фестивале оешкан мәлләр иде, – дип искә алды Рузалия Хисамова. – Өлкәннәрне җыеп, конкурска әзерләргә кирәк, диделәр. Ә бездә нәрсә, кемне алсаң да, сәхнәгә алып чыгарлык. Җыр­лыйлар, бииләр, гармунда да уйныйлар. Тик бөтен авылны да алып бару мөмкин түгел, чөнки әллә ничә номер була. Шуннан менә ансамбль оештырыйк, дигән фикергә килдек. Ул заманда әле гармунчы ир‑атлар да бар иде. Хәзер бабайларыбыз сәхнәгә чыкмый, олыгайдылар.
 
фото 1
Тугыз ел эчендә «Рәйхан» ансамбле Та­тарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә чыгыш ясаган.
 
фото 2
Эльвира Җәббарова, Казан дәүләт мәдә­ният университетын тәмамлап, үз һөнәре буенча китапханәче булып эшли.
 
фото 3
Раилә белән Рамил Сибгатуллиннар ике­се дә Урта Балтайда туган. Кечкенәдән бер‑берсе белән аралашып үскән.
 
фото 4
Алсу Нуруллина 51 еллык педагогик стажга ия. Ул әле бүген дә Урта Балтай төп бе­лем бирү мәктәбендә укыта.
 
 
Тик рәйханлылар гармунчысыз түгел – Мәрьям апа Гатина ансамбльнең зур бизәге. Гармунда уйный, хатын-кызлар өчен калфаклар чигә, күлмәкләр тегә. Тагын әле иҗатка да якын. Мәрьям апа ансамбльгә йөрүче хатын-кызларның иң өлкәне дә икән – җит­меш дүрт яшен тутырган.
Тугыз ел эчендә «Рәйхан» ансамбленең чыгыш ясаган җирләрен, җиңүләрен санап китсәң... Бик күп. Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләренә дә бар­ган алар. Бүген дә актив эшлиләр. Авылда, район­да буласы берәр чарага әзерләнергә кирәк икән, тиз арада җыелалар.
– Һич яшермим, бу апалар минем таянычым, зур ярдәмчеләрем, – диде авылның китапханәчесе Эльвира Җәббарова. – Алар ялындырып тормый, бер шалтыратуга килеп җитәләр. Без хәтта пандемия чорында да репетицияләрне туктатмадык. Мәдә­ният йортыбыз капиталь төзекләндерүгә ябылгач, кичләрен репетициягә мәктәпкә йөрдек.
2019 елда Урта Балтай авылы китапханәсе «Авыл җирендә урнашкан иң яхшы китапханә» номини­циясендә җиңеп, 100 мең сум грант откан. Һәм шул акчага өстәл-урындыклар алып кайтканнар.
– Безнең китапханә биш авылга хезмәт күрсәтә, чөнки Мәдәният йорты бары Урта Балтайда гына. Калган авылларда зур булмаган клублар, – диде Эльвира Җәббарова. – Өлкәннәр белән генә түгел, ба­лалар белән дә эшлибез. Алар өчен төрле түгәрәкләр оештырабыз. Төрле акцияләрдә катнашабыз...
Сүз уңаеннан, Эльвираның махсус белеме бар – Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлаган, китапханәче булырга укыган.
Авыл хатын-кызлары турында сүз чыккач, шуны әйтәсе килә: алар динле дә. Шул ук ансамбльгә йө­рүчеләрнең барысы да намазда.
– Бездә Коръәнне гарәпчә укый белмәүче хатын‑кыз юктыр, – диде авылның остабикәсе Мөнирә Гыйззәтуллина. – Мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөреп, хатын-кызларыбыз дин сабакларына өйрәнде. Аллага шөкер, мәдәниятле гына түгел, динле дә без. Балалар да дин сабакларын укый.
КИЛЕН КАЙНАНА ТУФРАГЫННАН...
Апас районында өч Балтай бар – Югары Балтай, Түбән Балтай, Урта Балтай авыллары. Соңгысы үзәк булып санала. Гомер-гомергә шулай булган. Бүген Урта Балтайда 387 кеше яши, 214 йорт бар, шуларның утыз икесе ел әйләнәсе ябык тора. Авылда 12 яшь гаилә гомер итә (кырык яшькә кадәрле). Мәктәп яшендәге 55 бала бар. Аңлашылганча, йорт саны әллә ни күп булмаса да, халык саны чагыштырмача аз түгел. Дистәдән артык яшь гаилә яши, балалар саны күп булу сөендерә.
Шундый яшь гаиләләрнең берсе – Сибгатуллиннар белән таныштык. Өч буын бер түбә астында тату гомер итә. Өлкәннәр – Камил абый, Резидә апа, ул белән килен – Рамил, Раилә, оныклар – Әмир, Әнвәр. Ки­лен кайнана туфрагыннан ярала, диләр бит, бу менә нәкъ шул очрак.
Камил абый белән Резидә апа утыз алты ел бергә яши. Гаилә башлыгы гомер буе механизатор булып эшләгән, хуҗабикә исә күп еллар Урта Балтай авылы җирлегендә сәркатип вазыйфасын башкарган. Хәзер дә эшли. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Олы кызлары Ләйсән гаиләсе белән Казанда яши, өч бала тәрбияли. Яшьләр – Рамил белән Раилә икесе дә биредә туган. Кечкенәдән бер‑берсе белән аралашып үскәннәр. Аннан очраша башлаганнар.
– 2012 елда никах укыттык, – дип сөйләде Раилә. – Әле мин ул вакытта студент идем. Соңрак туй ясадык. Без башта Казанда яшәдек. Дүрт ел элек, олы улыбыз Әмиргә бер яшь тулгач, авылга күченеп кайттык.
– Мин кыстадым инде, – дип сүзгә кушылды Резидә апа. – Болын кадәр йортта Камил белән икәү торып калдык. Эшләгән кешегә авылда да эш бар бит ул.
Чынлап та, яшь гаилә туган авылларында тиз арада эш таба. Рамил әтисе белән үзләренең гаражында автосервис ача. Махсус җайланмалар сатып алалар. Югары белем алган егет соңрак рәсми рәвештә эшкуар булып – үзмәшгульлек программасы буенча теркәлә.
– Эшсез торганыбыз юк. Ерак авыллардан да киләләр, – ди Рамил.
– Бөтен төр ремонт эшләрен дә башкарасызмы? – дим.
– Әйе, әти техниканы бик яхшы белә. Мин дә һөнә­рем буенча инженер. Шулай әти белән киңәшләшеп эшлибез инде.
Рамилнең тормыш иптәше Раилә Урта Балтай төп белем бирү мәктәбендә укытучы икән. Дипломы буенча эшли – информатика, физика укыта.
Сөйләшү барышында иң нечкә кылларны тибрә­тергә тырышам – килен-кайнана мөнәсәбәтләре. Резидә апа әле үзе дә яшь, чәчрәп тора дияргә була. Раилә дә үткен, төшеп калганга охшамаган.
– Аш‑су бүлмәсенә кайсыгыз хуҗа? – дим.
– Раилә, – дип елмая Резидә апа. – Кулыннан килмәгән эше юк. Бер кулында баласы, бер кулында кәстрүле. Авыл советында эш күп бит, иртән чыгып китәм, кич кайтам. Аларга ышанып тапшырган.
– Без әни белән үпкәләшеп, сүзгә килеп утыр­мыйбыз, – диде Раилә. – Әйтергә дә куркам, тату яшибез. Башкача булса, бергә тормас та идек. Юктан проблема чыгарып утырмыйбыз. Эш күп булгач, бер-беребезне бик күрмибез дә.
Бу гаиләдә ирләр дә акыллы. Камил абый ипле, тыныч кеше. Рамил исә көләч, елмаеп кына тора. Хатын-кызлар өлгермәгәндә, йорт эшләрендә дә бу­лышалар икән. (Өйдә генә эшлиләр бит).
Сибгатуллиннарның тракторлары да бар. Язын, көзен шәхси бакчаларга җир эшкәртергә чыгалар. Кыскасы, Резидә апа әйткәнчә, теләгән кешегә авыл­да да эш табарга була. Алар тапкан.
АБРУЙ
Урта Балтай гомергә зур сала саналган. Ике мә­чете, мәдрәсе, атаклы муллалары белән дан тоткан ул. Бирегә ерак авыллардан да килеп укыганнар. Россиядә волостьлар барлыкка килгән заманда (XX гасыр башы), Урта Балтайда да оеша ул. Аның төгәл вакыты да билгеле – 1923 ел.
– Урта Балтайның зурлыгы, мәдәниятле булуы ту­рында тагын бер факт сөйли – 1990 нчы елларга кадәр урта мәктәпкә 17 авылдан килеп укыганнар, – диде 51 ел гомерен Урта Балтай мәктәбенә багышлаган Алсу Нуруллина. – Тирә‑як авылларда башлангыч яки сигезьеллык мәктәпләр генә булган. Урта Балтай мәктәбенең абруе зур саналды. Хәер, әле дә шулай. Әлбәттә, балалар саны азрак, алтмышка да тулмый. Элек өчәр параллель класс була иде. Бик кызганыч, яшьләр калмый бит. Күрше авыллардан килүче ба­лалар саны нык кимеде.
Урта Балтай – Советлар Союзы Герое Рем Абзалов­ның кендек каны тамган җир. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган кыю егет Бөек Ватан сугы­шында зур батырлыклар күрсәтә. Украина, Румыния, Болгария, Югославия һәм Венгрия җирләрен азат итүдә катнаша. Татар егете – рота командиры гвар­дия өлкән лейтенанты Рем Абзалов Дунай елгасын кичүне оештыра. Хәрби бурычын үрнәк дәрәҗәсендә башкарганы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен аңа Со­ветлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул күпсанлы орден-медальләр иясе. Аңа сугыш кырын исән‑сау кичеп кайтырга насыйп була. Җирле халык бүген дә Ремлы булулары белән горурлана. Урта Балтай мәктәбе Рем Абзалов исемен йөртә.
Авыл чишмәләргә бай. Хәер, бу яклардагы авыллар­ның күбесенә бәхет елмайган – авылларга терәлеп үк Чирмешән елгасы ага, дистәгә якын чишмә бар. Балтайлылар чишмәләрнең исеме, аларның тарихы турында бик тәмләп сөйләде. Биредә чокырлар да исемле – «Окоп чокырлары», Кызыл яр чокыры», «Поварня чокыры». Соңгысының тарихы үзенчәлек­ле. Баксаң, ул чокырда элек җирле халык сумала эреткән. Һәм шул сумаланы бүкәннәргә сылап, юл­ларга тезгәннәр. Юлны төзекләндерүнең бер ысулы булган бу. Юлларның атамалары да кызыклы. Мисал өчен, урманга илтүчесе – «Хөррият юлы». Халыкка йорт салу өчен урманнан агач алып кайтырга рөхсәт ителгәннән соң, халык сөенечтән шундый атама уйлап чыгарган. Балтайлыларның үз авылларына караган һәр атаманың килеп чыгышын белүләре, теркәп барулары, киләчәк буыннарга тапшырулары мактауга лаек күренеш.
 
фото6
Баш табиб би­редә 26 ел эшли. Казан дәүләт медицина уни­верситетының стоматология бүлеген тәмам­лап кайткан булган.
фото 7
844_4431
 
 
844_4399
844_4468
844_4473
Авыр очраклар­да реанимация ярдәме күрсәтү өчен, махсус аппарат та кайтар­тылган.
 
 
ШӘҺӘР ХАСТАХАНӘЛӘРЕННӘН ЯХШЫРАК!
Урта Балтай мәктәбе белән генә түгел, үзенең дә­валау үзәге белән дә дан тоткан. Хәер, амбулатория үзәге бүген дә бар. Алай гына да түгел, республика программасы нигезендә, аңа капиталь төзеклән­дерү үткәрелгән. Бүген ул заманча дәвалау үзәгенә әйләнгән. (Казанның күп поликлиникалары аның янында бер хәрабә кебек тоела.)
– Төзекләндерү эшләре 25 миллион сумга төште,- диде Урта Балтай амбулатория үзәгенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин. – Бер якта – көндезге ста­ционар, икенче якта ятып дәвалана торган бүлек урнашкан. Соңгылары өчен өч тапкыр ашату, укол, системалар кую, массаж, барысы да каралган.
Дөрес, амбулаториянең ятып дәвалана торган ягы төзекләндерүдән соң ачылмаган. Әлегә дә бая­гы, пандемия сәбәпче икән.
– Озакламый ул ягын да ачарбыз, дип ышанам, – диде Айрат Рәхмәтуллин. – Әлегә төгәл көне билге­ле түгел. Ә болай көненә утыз‑кырык кешегә хезмәт күрсәтәбез, безгә барлыгы унтугыз авыл карый.
Баш табиб биредә егерме алты ел эшли икән. Казан дәүләт медицина университетының стомато­логия бүлеген тәмамлаган, аннан яңадан терапевт булырга укыган.
– Ул вакытта колхозның көчле чагы иде, – диде табиб. – Колхоз рәисе Мәхмүт Сәләхов мине үзе ча­кырып кайтарды. 2003 елга кадәр монда участок хастаханәсе иде. Аннан амбулаториягә әйлән­де. Мин кайтканда бу бина яңа иде әле, 1993 елда салынган. Ул чакта халык күп, коллектив та зур, гөрләтеп эшләдек.
Коллектив дигәннән, ике ел элек амбулатория ябылгач та, дистәгә якын кеше эшсез калган. Шәф­кать туташларының берничәсе Апас район хаста­ханәсенә йөреп эшли башлаган. Ә кайберләре өйдә тора – мал‑туар асрый. Шулай булгач әлеге үзәкнең ачылуын түземсезлек белән көтәләр. Җирле халык дәваланырга зарыкса, шәфкать туташлары эш көтә.
Баш табиб белән яңартылган амбулаторияне карап чыктык. Барысы да заманча – ике кешелек пала­талар, күтәрелә, төшә торган караватлар, күннән ясалган матраслар. Аерым бүлмәдә плазмалы те­левизорга кадәр бар. Анысы да монысы, авыр оч­ракларда реанимация ярдәме күрсәтү өчен махсус аппарат кайтартылган. Дәваланучының кисәк кенә хәле начарайганда яки ашыгыч ярдәм таләп ителгән очракларда бик кирәкле җайланма.
...Урта Балтайны кеше сөйләве буенча гына тү­гел, якыннан беләм, туган авылыма орынып тора. Без үскәндә теләсә кайсы мәдәни чарада алар бе­ренчелекне бирми иде. Хәзер дә шулай икән. Моның сәбәбен җирле халык аңлатты. Баксаң, әле чабаталы заманнарда ук хатын-кызлар бәйрәмнәргә башмак теккән: күне, тукымасы булмаса, кәгазьдән ясаган. Һәм халык җыелган җирдә чабата өстеннән шул ма­тур башмакны киеп куйганнар. Менә культура каян башланган! Бүген кәгазь башмаклар тарихта калса да, сәнгатькә тартылу, аны аңлау, аңардан тәм табу күрәсең, шул заманнардан ук килә.
 
 фото 8

Казанның күп поликлиникала­ры аның янында бер хәрабә кебек тоела.
 
 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Алсу Нуруллина, Урта Балтай төп белем бирү мәктәбе укытучысы:
– Урта Балтайның төгәл оешу датасы билгеле түгел. Тик шунысы мәгълүм: ул Явыз Иван Казан ханлыгын ал­ганнан соң оешкан. Халык, чукындырудан качып, тау‑таш арасына, куе урман үскән җирләргә килеп урнашкан.
Безгә килеп җиткән риваятьләр буенча, авылның исеме Балтай исемле бабай белән бәйле. Бирегә ул өч улын ияртеп килә. Олы улы белән үзе өскә – Югары Балтай урынына урнаша, уртанчысын, кечесен Түбән Балтай җирендә калдыра. Иң яхшы җирләр соңгысында була. Беренче оешканда авыл өстәрәк, тау башында була. Тик анда еланнар күп, җирләр дә бик уңдырышлы бул­мый. Өстәвенә, ваба авыруы чыга. Шуннан соң кешеләр аскарак, Чирмешән елгасы ярынарак төшеп урнаша. Һәм биредә төпләнеп кала.
 
 
Руфия Фазылова
 
 
Фото: Лилиана Вәлитова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: