Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Кайда шәһәрдән рәхәтрәк яшиләр

Кайда шәһәрдән рәхәтрәк яшиләр

Балтач районының Бөрбаш авылына баргач, күңелне мең төрле халәт биләп алды: гаҗәпләнү, соклану, хәтта үпкә. Кемгә, ни өчен – боларын язманы укыганнан соң белерсез...

28 декабря 2018

 
 АКСАКАЛЛАР АВЫЛЫ
 
Бөрбашны авыл да димәссең, ул шәһәр янындагы бер бистәне хәтерләтә. Яңа салынган төзек йортлар (араларында ике катлыла­ры да шактый), кибетләр, һәртөрле социаль объектлар... Чагыштыр­мача зур да: биредә 860 кеше яши, 260 хуҗалык бар.
1-1
Салаларга баргач, иң беренче эш итеп балалар бакчасы, мәктәп белән кызыксынам: ничә бала йөри, укый? Нәкъ менә шушы саннар ярдәмендә авылга гому­ми нәтиҗә дә ясап була. Бөрбаш балалар бакчасына бүген 40 са­бый йөри икән. Урта мәктәптә 138 укучы белем ала, шуларның 80е –Бөрбаш авылыннан. (Белем бирү йортына тагын ике авылдан йөреп укыйлар). Шәхси эшмәкәр булып теркәлеп эшләүче уннан артык хуҗалык бар. Кайсы казы­лык ясый, кайсы теплица тота, кайсы агач яру эше һ.б. белән шөгыльләнә. Ә иң гаҗәбе: һәр өч йортның берсендә яшь гаилә яши. Урам тулы бала-чага. Кичләрен, шәһәр урамындагы кебек, халык гөрләп тора икән: чана, чаңгы шуалар, чаңгы таякларына тая­нып, Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр дә бар.
1-5
Бөрбашныңүз аксакалы бар: бөтен республикага билгеле шәхес ・ Татарстанныңбаш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
 
Бөрбаш Чувашиянең Урмай, Шыгырдан авылларын да хә­терләтте күпмедер дәрәҗәдә.Ул якларда авыл белән элеккеге за­маннардагыча аксакаллар «идарә итә» бүген дә. Юк, рәсми рәвештә кәгазьләрдә күренми, чагылмый ул, ә халык белән эшләгәндә си­зелә. «Фәлән абзый белән киле­шеп эшләнде», – дип сөйлиләр авылныкылар. Бөрбашның да үз аксакалы бар: бөтен республикага билгеле шәхес – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фаз­лыев. Казан дәүләт авыл хуҗа­лыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап кайткач, гомер буе туган районына, авы­лына хезмәт иткән патриот ул. Монда кем белән сөйләшсәң дә: «Безнең Җәлил хәзрәт», – диләр.
Татарстанның баш казые туган авылы мәчетендә имам булып тора. Хәзрәт белән Бөрбаш мә­четендә очраштык:
– Җәлил хәзрәт, авылда яшьләр күпләп калуда сезнең өлешегез зур, диделәр. Моның сере белән уртаклашсагыз иде. Сез аларны ничек үгетлисез?
– Берәүне дә көчләп авылда кал­дырмыйм, – диде хәзрәт. – Фәкать аңлату эшләре генә алып барам. Сезгә дә бер мисал китерим әле. Бөрбаш мәктәбен без 65 укучы тәмамладык. Шулардан алты егет авылда калды. Бүген тормышлары «ялт» иткән. Болын кадәр йорт­та яшиләр, хуҗалыклары нык. Рәхәтләнеп туган як һавасын сулап, кендек каны тамган туфракка басып йөриләр. Ә читкә киткән яшьтәшләребез нәрсә? Шул кысан бер‑ике бүлмәле фатирларында гомер иттеләр. Шәһәр – шәһәр инде ул: урам тулы чит кеше, анда егылып ятсаң да, яныңнан битараф кына узып китәргә мөмкиннәр. Ә авылда, бәла‑каза килсә, секун­ды белән йөгереп киләләр. Менә хәзер нәтиҗә ясап карагыз инде: авылда яшәү отышлымы, шәһәрдә­ме? Авылда начар яшиләр дигән сүз чып‑чын ялган! Әнә, карагыз: йорт саен – ничә машина, көнкү­решләре – менә дигән. Әйе, элек авылларда тормыш итү авыр иде. Хәзер мичкә ягасы, су ташыйсы да юк хәтта.
– Авылда эш юк, дип зарлана бит халык, – дим.
– Аны сез, журналистлар, шулай дип язасыз. Ә чынлыкта теләге булган кешегә эш бар. Шәһәрдән аермалы буларак, авылда селкенеп йөргән өчен генә акча түләмиләр. Монда чынлап торып эшләргә кирәк…
1-2
Менә шундыйрак сөйләшү булды. Дөресен генә әйткәндә, хәзрәтнең бу сүзләренә үпкәләп тә куйдым. Журналистлар уйлап чыгарып яз­мый: бик күп авыллар эшсезлек аркасында бетеп бара. Тик Бөрбаш­та – икенче ситуация. Беренчедән, авылда колхоз системасы сакланып калган. Фермалар, трактор паркла­ры – барысы да гөрләп эшләп тора. Урта мәктәп, зур балалар бакчасы (анда ике төркем эшли), өч ки­бет – барысы да авыл кешесенә эш урыннары дигән сүз дә. Һәм, әйткәнемчә, эшмәкәрләр дә ха­лыкны эшле иткән. Хәер, бу хакта соңрак…
1-112
«РЕСПУБЛИКАДА МОНДЫЙ ҮЗӘКЛӘР ЮК»
Эш урыннарын санауны дәвам итсәк, Бөрбаш балалар пансиона­тын да исәпкә алырга кирәк. Унлап бөрбашлы хезмәт куя анда. Пансио­нат 2018 елның сентябрендә генә ачылган. Бүген биредә 13 үсмер малай яши. Әлеге учреждениенең максаты – дини юнәлештә тәрбия бирү. Әле уку‑укыту планы да рас­ланмаган, шунлыктан чынлап то­рып дин гыйлеме бирә алмыйлар. Шуңа да бүген ул күбрәк – яшәү урыны.
– Безнең максат – татар телен ка­мил белгән шәкертләр, ә киләчәктә дин әһелләрен тәрбияләү, – диде пансионатның директоры Альберт Базагутдинов. – Үзегез аңлыйсыз: һәр эшне башлаганда аерым кыен­лыклар белән очрашасың. Әлегә балаларны укытырга лицензиябез, башка документларыбыз да юк. Лә­кин тиздән барысы да хәл ителер дип уйлыйм. Шул юнәлештә эш­либез.
Бөрбаш пансионатына малай­лар Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Кукмара, Яшел Үзән, Буа районна­рыннан килгән. Алар иртән Бөр­баш урта мәктәбенә китә. Көндезге өчләрдә кайтып, тамак ялгап алып, азрак ял иткәч, күршедәге мәчеткә дин сабаклары укырга керәләр.
– Бу элек мәктәп бинасы иде, – дип таныштырып йөрде пансио­натның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Базагутдинова. – 2015 елда «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды би­наны рәсмиләштереп, үз өстенә алды. Һәм ремонт эшләре башлап җибәрде. Агымдагы җәйдә бөтен эшләр дә тәмамланып, яшүсмер малайларны кабул иттек.
Бөрбаш пансионаты 40 урын­га исәпләнгән. Тик әлегә аның кадәр бала җыймаганнар. Ни өчен дигәндә, тәҗрибә булмау сәбәпле, эшне аздан башлаганнар. Киләсе елга тагын унлап үсмерне алырга ниятлиләр.
– Дөресен генә әйткәндә, күңелдә шик тә бар иде: төрле районнардан килгән балалар бер гаилә булып яши алырлармы? Безгә 5–8 нче сыйныф укучылары килде. Алар­ның берсе дә гаиләсеннән аерылып яшәгән малайлар түгел. Аерылуны авыр кабул итмәсләрме? Бөрбаш урта мәктәбенә ияләнерләрме? Бер‑берсе белән уртак тел табар­лармы? Кыскасы, сораулар бик күп иде. Менә инде дүрт ай вакыт узып бара, Аллага шөкер, бер конфликт та чыкканы юк. Авыл балалары белән дә уртак телне тиз таптылар.
– Шәһәр балаларына Бөрбаш мәктәбенә ияләнү авыр булмады­мы? Сездә бит уку татар телендә, ә шәһәрдә русча укыйлар, – дим.
– Үзебез дә шуңа борчылган идек, бактың исә, тел проблемасы үс­мерләр өчен әллә ни катлаулы түгел икән. Әлбәттә, алгебра, химия кебек фәннәр башта авыррак бирелде, әмма тиз өйрәнделәр. Бөрбаш мәктәбендә укытучылар да көчле, аларның өлеше зур булды.
1-7
Пансионатта ашау, яшәү бушка. Моның барысын да «Ярдәм» Мил­ли ислам хәйрия фонды күтәрә. Авылга «Ярдәм» мәчетеннән махсус укытучы – Солтан хәзрәт Сөләйманов кайткан. Ул Бөрбаш­та гаиләсе – хатыны, өч кечкенә кызы белән яши. (Хәзрәт белән күрешеп булмады, авылда түгел иде).
...Пансионат турында язуны төгәлләдем дә, тагын бер кызыклы хәл искә төште. Шәһәр балалары Бөрбашны аеруча яраткан. Урам­дагы сыер-сарыкларга, тавык-че­бешләргә мөкиббән киткәннәр. Ә Түбән Камадан килгән үсмер очрагы тагын да кызыклырак.
– Пансионатка Түбән Кама малае бер кочак дару белән кил­де, көчле аллергия иде аның, – дип сөйләде Альберт Базагутди­нов. – Әти‑әнисе бу чир белән ничек монда яшәр дип борчылды. Өч ай дигәндә, ышанасызмы-юк­мы, малай бер дарусыз яши баш­лады. Һава килештеме, сумы, әйтә алмыйм. Элек кишер, чөгендер ише төсле яшелчәләрне авызына да капмый иде, хәзер яшьтәшләре белән бөтен нәрсәне ашый. Ма­лай күптән түгел әти‑әнисе яны­на Түбән Камага кайтып килде. Шәһәрдә яңадан аллергиясе баш­ланган. «Бөрбашка гына күченеп кайтырбыз, ахры», – дип әйтә әни­се, уены‑чынын бергә кушып.
«ИТ КОРОЛЕ»
Бөрбашның эшкуарлары турында югарыда әйтеп узган идем. Шулар­ның иң эресе, районга гына түгел, республикага билгелесе – Илшат Гыйльмуллин. Рәсми рәвештә КФХ «Гыйльмуллин» дип атала. До­кумент нигезендә 2015 елда эшли башлаганнар. Ә бу өлкәдә эш тәҗ­рибәләре 8 еллап инде.
Бөрбашта күпләр казылык ясый белә булып чыкты. Берничә ел элек ул модага кереп киткән булган. Бүген дә кайберәүләр үзләре өчен казылык ясый. Гыйльмуллиннар шулай зурлап колбаса ясый тор­ган цех ачарбыз дип планлаштыру түгел, уйлап та карамаган. Хуҗа­лар әйтүенчә, барысы да үзеннән үзе килеп чыккан.
– Илшат, син казылыкны әйбәт ясыйсың, безгә дә эшлә әле, дип, танышлар ит китерә башлады, – дип сөйләде фермер. – Эш өчен акча да бирделәр. Шулвакыт күңелдән генә, кара, казылык ясауга сорау зур икән, ныклап шөгыльләнсәк, дип уйлап куйдым. Хатыным Ра­милә дә минем фикерне куәтләде. Менә шулай итеп казылык, колбаса ясый башладык. Аннан өйдә җәе­леп ятканчы, дип, ишек алдындагы бер корылмага күчендек. Санитар таләпләрне үтәп, җайлап кына эшләп куйдык. Сорау күп булу сәбәпле, ул урын да җитми баш­лады. Шуннан соң, тәвәккәлләп, менә хәзерге урында цех ясадым. Ит чыгартырга, колбаса ысларга кирәкле бөтен җиһазларны сатып алдым.
Бүген Гыйльмуллиннар цехында колбаса, казылык, ветчина, сосиска ясыйлар. Каз-үрдәк, сыер, сарык, ат кабыргасы ыслауга шулай ук со­рау зур икән. Кышын эш бермә‑бер арта, ди.
1-8
– Даими рәвештә дүрт хатын‑кыз эшли, – диде Илшат Гыйль­муллин. – Тагын ярдәмгә берничә кешене чакырабыз. Яңа суелган итне тиз арада эшкәртергә кирәк бит.
1-9
Өстебезгә халатлар киеп, цехка кереп, эш барышы белән таны­шып чыктык. Гаҗәп монда! Бер апа зур иттарткычтан ит чыгара, икен­чесе кабыргаларны чистарта, өчен­чесе зур казанда кайный торган итне карый... Колбаса ясау про­цессы шундый икән. Илшат абый безгә суыткычны ачып күрсәт­те. Дистәләгән зур савытларда яңа суелган ит тора. Хуҗалыклар­дан килгән ул. Һәр савытка кеше­нең исем-фамилиясе, телефоны язылган.
1-91-10
– Һәр кешегә үзе алып килгән иттән ясап бирәсезме әллә колба­саны? – дим.
– Әлбәттә! Хуҗалар үзләре шулай тели. Без исә, берәүне дә алдамый­ча, нәкъ сез әйткәнчә эшлибез.
Колбасага бөтен ит тә бармый икән. Мисал өчен, 80 килограмм итнең яртысы гына эшкә китә, ди. Калганы – сөяге, сеңерле итләре – аерып алына. (Хатын-кызлар ни­гездә шуларны эшли.)
– Ышандырып әйтә алам, ри­зыкларны бер химиясез ясый­быз, – диде Илшат Гыйльмуллин. – Сыйфатсыз эшләсәң, клиентларны югалтасың. Ә алар елдан‑ел күбәя: Балтач кешеләре генә түгел, Ки­ров өлкәсе, үзебезнең Арча, Балык Бистәсе, Лаеш якларыннан, ягъ­ киләләр.
Фермерның хыяллары зурдан – колбаса цехы белән янәшә ат фер­масы төзеп ята ул. Үзе үстергән ат итеннән колбаса ясап сатасы килә. Ә бүген аның төп эше – әнә шулай кешегә хәләл ит ризык­лары ясап бирү. Бөрбаш колбаса­лары шулай ук сатуга да китә. Атна саен Казанда узган ярминкәләргә киләләр икән. Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиягә дә чыгасы килә аларның.
ӨЧ БУЫН – БЕРГӘ!
Бөрбашта киң таралган бер кү­ренеш – ул өч буынның, ягъни дәү әти‑дәү әни, әти-әни, балалар­ның бергә яшәве. Өч йортның берсе шулай көн итәдер, мөгаен. Бу да – Җәлил хәзрәтнең үгет-нәсихәте, аның шәхси үрнәге йогынтысын­да. Күпләр беләдер, баш казый кая гына барса да, берничә буын бергә яшәүне хуплап сөйли. Үзе дә дәү әти, дәү әни тәрбиясендә үскән, төпчек улы да әлеге традицияне дәвам иткән.
– Татарда гомер-гомергә төпчек ул төп нигездә калган, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт безгә дә. – Кече улым шуны аңлап, белеп үсте. Өйләнгәч, безне ташлап чыгып китү уенда да булмады. Ә менә олы улыбыз район үзәгенә – Балтачка йорт са­лырга ниятләгән иде. «Бик сала­сың килсә, сал, тик бел: мин сиңа энә күзе кадәр дә ярдәм итмәячәк­мен. Туган авылыңа сыешмыйсың­мы?!» – дидем. Шуннан, син күр дә, мин күр: олы улыбыз Бөрбаштан йорт салырга урын эзләп йөри баш­лады. Күтәрергә без дә булыштык. Ул елны өч йөз банка гөмбә генә эшкәртеп саттым... (Җәлил хәзрәт атаклы гөмбәче, бакчачы. – Авт.)
Шулай итеп, Җәлил хәзрәтнең ике улы да туган авылында калган, өчәр балалары бар. Хәер, Бөрбашта өч бала – гадәти күренеш.
1-6
– Без дә әти‑әни белән яшибез, – дип сөйләде Бөрбаш авыл җирле­ге башлыгы Равил Галимуллин. – Бик рәхәт бит: хатыным белән көне буе эштә, балалар бакчасы­на дип ашыгасы түгел. Кайткан җиргә кайнар ризык әзер, балалар караулы.
Равил әле берничә ай элек кенә җирлек башлыгы булган. Аңа кадәр тормыш иптәше белән казылык ясап сату белән шөгыльләнгән, теплица тоткан. Хәзер бу эшләрен ташларга туры килгән.
– Авыл җирлеге башлыгы булыр­га тәкъдим иткәч, каршы килмәдем инде, – диде. – Бөтен кеше үз эше белән генә шөгыльләнсә, авыл өчен кем йөрер? Әле менә иганәче ярдә­ме белән мәчет манарасына як­тылык уздырдык, караңгыда әллә кайдан балкып тора хәзер. Тагын багана башларына 295 мең сумлык яктырткычлар алып куйдык. Хәзер менә яңа эш артыннан йөрибез – авыл башына 1 чакрым 800 метр­лы чаңгы юлы ясыйсы иде. Утлар белән яктыртыла торган булачак ул... Рәхмәт яусын, Бөрбаштан чык­кан кешеләр дә авылны онытмый. Акчалата ярдәм итәләр. Бу юлы да аларга өметләнәбез.
1-4
Бөрбашка көндез барганлык­тан, өч буын бергә яши торган гаиләләрдәге балалар белән күре­шү насыйп булмады, ул-кызлар йә бакчада, йә мәктәптә иде. Шулай да, ике бәләкәчләре булган Миңнул­линнар белән танышып чыктык. Ир белән хатынга әле утыз да юк. Гаилә башлыгы Айгиз – Бөрбаш мәктәбендә директор урынбаса­ры, Зөлфия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы уллары Юныска 2 яшь тулган, кечесе Му­сага алты ай гына. Миңнуллиннар яңа йорт җиткергән.
– Без яңа урамда яшибез, – дип каршы алды гаилә башлы­гы. – Авыл зурая, Аллага шөкер. – Яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Бергә аралашасың, бәйрәмнәрдә җыелып утырасың. Балаларга да күңелле. Бик рәхәт яшибез.
...Кайбер авылларга баргач, туган төбәгеңне ташлап шәһәргә чыгып киткәнеңә үкенеп куясың. Салада да бер дигән итеп яшәп була! Бал­тач районының Бөрбаш авылыннан кайткач та күңелдә әнә шундыйрак уйлар бөтерелде.
 
 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Җәлил хәзрәт Фазлыев:
– Бөрбаш тарихы белән күптәннән кызыксынам. Архивларда утырып, авылда яшәүче һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсен төзедем.
Авылыбыз XV гасыр урталарына карый. Балтач райо­нының күпчелек авыллары Казан ханлыгы җимерелгәч оеша, ягъни халык бу якларга таба күченеп утыра.
Бөрбаш җирлегендә табылган беренче кабер ташы Туктаргалинеке. Ул 1675 елда күмелгән. Авылга нигез салучы Көчек атлы кешенең улы булырга тиеш, дип фа­разлыйлар. Ул таш бүген дә зиратта тора: яңа мәрмәр таш хәстәрләп, рус хәрефләре белән дә язып куйдык. Киләчәк буыннарга тарих өлгесе булып калсын.
Исеменә килгәндә, Көчекнең уллары, оныклары бу җирлектә терлек утарлары тота. Бөр елгасында хайваннар су эчә. Шушы елгага нисбәтле, Бөрбаш исеме бирелгән дигән фикер яши».
 
 
 
 

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: