Каракитә: Җирдәме, Марстамы?
«Көндез карап китә, кичен алып китә...» Чүпрәле районы Каракитә авылында, уенын‑чынын бергә кушып, шулай дип сөйләшәләр. Кем карап китә, нәрсәне урлыйлар? Әлеге авылга баргач, шушы һәм башка кызык та, кызганыч та хәлләр турында ишеттек.
27 июля 2020
«КИЛЕР БЕР ЗАМАН, КЕШЕЛӘР ГАЛӘМГӘ ОЧАРЛАР...»
Каракитә авыл җирлеге Марс дип атала, урта мәктәп тә шул исемне йөртә. Моның сәбәбе берәр кеше исеме белән бәйледер дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Моның тарихы тагын да тирәндәрәк ята. Атаклы нәселнең дәвамчысы, РСФСРның мәгариф отличнигы Мансур Рәимов бу хакта менә нәрсәләр сөйләде:
– Гата бабам Каракитәнең бик абруйлы кешесе була. 1915 елда Грозныйга барып, нефть чыгаруда катнаша ул. Гражданнар сугышы башлангач, кире туган ягына кайта. Тирә‑якның укымышлы кешеләреннән санала, динне, дөньяви фәннәрне дә яхшы белә. Коръән Хафиз исемен йөртә. Гражданнар сугышыннан соң Гата бабай Каракитәдә мәктәп ача. Үзе директор була. Ул вакытта ук табигать, күк җисемнәре белән кызыксынган мөгаллим, укучыларга да шуны өйрәтә. Балаларга мәктәптә астрономия укыта. Хәтта укучыларны кичен дә үзе янына җыеп, галәм серләренә өйрәтә. «Бу җиргә иң якын планеталар: әнә анда кызыл янып тора торганы – Марс планетасы, әнә анда – Венера... Килер бер заман, кешеләр галәмгә очарлар. Сез ул чорны күрерсез, дип уйлыйм, тик мин булмамын», – ди. Авыл балалары чын-чынлап галәм белән җенләнә башлый. Моны аңлаган Гата бабам, мәктәпкә Марс исемен бирә. Һәм авыл җирлеге идарәсен дә Марс исеменә үзгәртәләр. Шулай итеп йөз елдан бирле безнең авыл белән Марс планетасы «идарә итә».
Кызганыч, Гата бабайны 1937 елда репрессиялиләр. 1941 елның кышында аның исемен аклыйлар. Ләкин ул исемен аклаучы указның чыкканын көтеп җиткерә алмый, ун көн алда лагерьда вафат була. Шулай да бабамның гаиләсе җиңел сулап куя: балалары халык дошманының дәвамчылары исемен йөртүдән туктый. Әти, сөенеп, сугышка китә.... – дип сүзен дәвам итә Мансур Рәимов.
Марс авыл җирлегенә 3 авыл: Түбән һәм Югары Каракитә, Татар Бизнәсе керә. Хәер, «3 авыл» дию бик үк дөрес булмас – Түбән Каракитә белән Югары Каракитә гомергә икесе бер авыл булып йөргән, аларны бары бер юл гына аерып тора. Ике очта булганга күрә, халык аны югарыга, түбәнгә бүлгән. Шуңа күрә аны хәзер күбрәк Каракитә дип кенә йөриләр.
Атаклы нәсел дәвамчылары – Рәимовлар гаиләсе
– Көзен тагын күбрәк җиләк утыртырга уйлыйбыз, – ди Илмаз Ильясов.
ШАХТЕРЛЫКТАН – БАКЧАЧЫЛЫККА
Каракитәдә 450 хуҗалык бар, 700 гә якын кеше яши. Урта мәктәп сакланган, быелгы уку елын йөздән артык бала тәмамлаган. Ә менә балалар бакчасында нәниләр саны аз – унбишкә дә тулмый. Ни кызганыч, кайчандыр 1 100 йортлы Каракитәдә бүген хуҗалык саны бермә‑бер азайган, халык саны исә өч‑дүрт тапкырга кимегән.
– 90 нчы еллар башында авылдан күпләп кеше китте, – дип сөйләде Марс авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Җамалетдинов. – Һәм ул бүгенгәчә дәвам итә. Узган ел бер пар өйләнеште, алары да авылда калмады. Әле ярый урта яшьтәге кешеләр күп, бүген авылны яшәтүчеләр – шулар.
Озак еллар Каракитәдә бер күренеш күзәтелгән – армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр, җыелышып, Воркута шәһәренә – шахтага эшкә киткәннәр. Ун-унбиш еллап эшләгәч, кире туган якларына әйләнеп кайтканнар. Бүген Каракитәдә Воркутадан кайткан шундый иллеләп гаилә бар. (Аларны «яшь пенсионерлар» дип йөриләр. Авыр эштә булганга, ирләр 45 яшьтә пенсиягә чыккан). Элеккеге шахтерларның йортлары төзек, тормышлары түгәрәк. Шундыйларның берсе – Ильясовлар. Гаилә башлыгы Илмаз акча эшләү нияте белән Воркутага 1988 елда киткән булган.
– Без Каракитәдән берьюлы сигез егет эшкә чыгып киттек, – диде Илмаз абый. – Ике ел эшләгәннән соң, монда кайтып өйләндем. Хатыным Сәкинәне дә алып, янәдән Воркутага киттек. Шахтада эшләгәндә бик күңелле яшәдек. Безнең авылдан гына да дистәләгән яшь гаилә шунда яши иде.
Чит җирдә ун ел эшләгәннән соң, 1998 елда Ильясовлар туган якларына әйләнеп кайта. Яңа йорт җиткерәләр. Аннан тагын ике балалары туа. Бүген олылары Казанда яши, ә кече улары Ирек, үзләре янында, Марс урта мәктәбендә укый.
Узган ел ир белән хатын кызык өчен генә җиләк үстерә башлаган. Уңыш әйбәт булгач, сатканнар да. Аннан көзен җиләк мәйданын арттырганнар. Нәтиҗәдә, быел җиләк тагын да күбрәк.
Без килгәндә хуҗабикә өйдә түгел иде. Сәкинә апа Каракитә балалар бакчасында эшли икән. Бакчалары белән Илмаз абый таныштырды.
– Җиләкне Сәкинәнең әнисе гомер буе үстерә, – диде ул. – Тик сату өчен түгел. Узган ел кызык өчен генә җиләкне бәрәңге бакчасына да утырттык. Уңыш әйбәт булгач, килосын 150 сумнан саттык. Быел исә килосын 200 сумнан куйдык. Күрәсең, авылда сүз таралган, сораучылар күп, җиткереп булмый.
– Алайса җиләкнең мәйданын тагын да арттырырга кирәк инде, – дим.
– Әйе, андый план бар. Көзен тагын күбрәк утыртырга уйлыйбыз. Рәтен белгәч, әллә ни авырлыгы юк.
– Ә «рәте» нинди?
– Көзен яңа үсентеләрне кисәсең, кышка салам белән каплап калдырасың – бөтен сере шул. Без ашлама сипмибез. Яшь үсенте болай да әйбәт уңыш бирә, җиләкләр эре була.
«АЙГА 210 МЕҢ КРЕДИТ ТҮЛӘДЕМ»
Каракитәдә бер эре фермер бар – Шәүкәт Аймәтов. Азу ярган фермер дип тә өстәргә кирәктер. 2012 елда КФХ булып теркәлгән ул. Сиксән биш баш мөгезле эре терлекнең 45е савым сыерлары икән. Сиксән гектар җире бар, аның күп өлеше авылдашларыннан арендага алынган.
Фермер безгә ихаталарын күрсәтте: кайчандыр колхоз фермасы булган иске бинаны төзекләндереп чыккан. Бүген монда пөхтәлек. Савылган сөт туп‑ туры ике тонна сыйдырышлы зур савытка, махсус суыткычка килә икән. Көн саен иртән машина килеп, сөтне алып китә, ди.
– Сыер савучыгыз, малларны караучыгыз бардыр? – дим фермерга.
– Сыерны хатыным сава, малларны карашырга бер кешебез бар. Ул да сезон вакытында гына килә. Җәен хайваннар көтүдә бит.
Фермер әле печәннең беренче катын урнаштырып бетермәгән. Без барганда, басуда трактор чабылган үләнне әйләндереп йөри иде. Шәүкәт абый 2013 елда дәүләт биргән грант акчасына «Беларусь» тракторы алган. Тракторда күршесе эшли икән. Тагын бер комбайны бар. Урып‑җыю вакытында читтән дә кеше чакыра.
– Быел печән әйбәт, сөенәсездер, – дим Шәүкәт абыйга.
– Сөенәсең дә, көенәсең дә. Менә бу печәнне чапканга ике атна инде, әле һаман җыеп алып булмый, көне юк. Ул читтән караганда гына рәхәт: үзеңә эшләүнең җаваплылыгы бик зур. Әле малың авырый, әле техникаң ватыла, яки суыткыч эштән чыга. Шуңа өстәп һава торышы да килеп кушыла. Сөйли китсәң, күп инде...
Шулай да Каракитә фермеры хәзер җиңелрәк сулый башлаган, ниһаять, кредитлардан котылган. Эш башлаганда, аңа әле бер, әле икенче кредит алырга туры килгән.
– Банкларга аена 210 мең сум акча түләгән вакытлар бар иде, – диде Шәүкәт абый. – Сауган сөт белән генә бурычларны каплап бетереп булмады, мал да суйдым, туганнардан, дуслардан әҗәткә дә акча алып тордым.
Тик, ничек авыр булса да, фермер артка чигенмәгән. Бүген ул үз‑үзенә хуҗа, ике улына ярдәм итәргә дә мөмкинлеге бар. Дөрес, уллары да хуҗалык эшләрендә аңа нык булыша икән.
Бу очракта тагын бер нәрсә кызык тоелды – Шәүкәт Аймәтов та заманында Воркутада эшләп кайткан кеше. Гаиләсе белән бирегә күченеп кайткач та, үзенә шөгыль эзли башлаган. Ә авыл җирендә нишлисең? Күмер чыгарып булмый бит.
– Без гаиләдә сигез малай идек, кечкенәдән эшләп үстек, – диде әңгәмәдәшем. – Шуңа да белгән эш, дип, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә уйладым. Авырлыклар күп күрсәм дә, бу юлдан киткәнемә үкенмим. Исәнлектә, шушы булган тормышыбызның ямен күреп яшәргә язса иде, дип телим…
– Авырлыклар күп күрсәм дә, бу юлдан киткәнемә үкенмим, – ди фермер Шәүкәт Аймәтов.
Әниле-кызлы матурлык тудыручылар.
ӘНИ СУКМАГЫ
Авыл җирлеге башлыгы: «Хәзер мин сезне бер урамга алып барам, шаккатырсыз», – диде. Шәйдуллиннар йортына юл тотабыз икән. Узган елда район буенча алар иң ямьле бакча булып танылган. Махсус бүләк тә алганнар.
Шәйдуллиннар йортына килеп туктагач, чынлап та шаккаттык. Капка төбеннән генә түгел, урамга кадәр чәчәкләр утыртылган. Яхшылабрак карасам, күрше йортка илтүче сукмакка күзем төште. Сукмакның ике як‑ягына чәчәкләр утыртылган, хәтта җиләкләр дә пешеп утыра.
– Күршедә кем яши соң? Ике йорт шулай дус яшиме әллә? – дим Рафыйк Җамалетдиновка.
– Хуҗабикәнең әнисе...
– Әнигә илтүче сукмак! Кара, ничек гүзәл! Хикмәт бит бу! – дим.
– Әйе, без дә сокланабыз.
Ул да булмады, балкып хуҗабикә үзе чыгып җитте. Фәридә Шәйдуллина тормыш иптәше Камил белән 2004 елда Воркута шәһәреннән күченеп кайтканнар.
– Бу урын буш иде, – диде Фәридә апа. – Әнигә якынрак булырбыз, дип, биредә йорт салырга ниятләдек. Воркутадан кире туган якка әйләнеп кайтканда миңа – 42, иремә 43 яшь иде.
– Бу чәчәкле сукмакны кем ясады? – дим.
– Дөресен генә әйткәндә, эшнең башында әни тора. Биш ел элек җир астындагы су торбаларын алмаштырдылар. «Урамны бозалар инде», – дип, әни бик борчылды. Аллаһның рәхмәте, су кертүче егетләр туфракны матурлап кына өеп калдырды. Әни алар белән уртак тел тапты, чәйләр дә эчерде. Су кертүче егетләр китеп, берничә көн үткәч, карасам, әни үзенең йорт каршысын матурлап куйган. Һәм, ике яктан түтәл ясап, безгә таба килеп бара. «Әнисе уңган, кызы булмаган», – дип әйтерләр дип, мин дә көрәк күтәреп чыктым. Минем артан Камил дә чыкты. Түтәл булгач, чәчәк тә утырттык. Шулай итеп сукмак елдан‑ел чәчәккә күмелде. Узган ел хәтта җиләкләр дә утырттык.
Безне күреп, «чәчәкләр патшабикәсе» Нурхания апа да чыкты. Әбекәй тиздән 81 яшен тутыра. Биш кыз үстергән. Бүген ялгызы яши икән. Гомер иткән тормыш иптәше сигез ел элек мәрхүм булган.
– Кияү алдында оят та, – ди, Нурхания апа. – Ашаталар, мунча кертәләр. Үземне бер дә ялгыз тоймыйм. Балалардан күргән игелекне сөйләп бетерә торган түгел. Алланың рәхмәтләре булсын... (Нурхания апа күз яшьләрен сөртте. – Авт.)
– Элек тә чәчәкләр утырта идегезме? – дим.
– Яшь чагында аның белән утырырга бик җай тимәде. Ә менә олыгая башлагач, гел шулар белән яши башладым. Иртә яздан тәрәзә төбемә орлыклар утыртам, аннары күчерәм. Шулар белән сөйләшеп йөрим. Матур булгач, рәхәт бит.
...Каракитә төрле фикер тудырды: килгәч тә, аның зурлыгына шаккаттык, аннан ташландык йортларның шактый булуына игътибар иттек. Йортлар болын арасындагы кебек утыра. Моның сәбәбен аннан соң гына аңладык – авыл чыннан да бик зур булган. «Бүген монда кимендә 500 йорт салырлык урын бар», – диде авыл җирлеге башлыгы. Йортлар сүтелгән, урыны‑урыны белән әрәмәлекләр барлыкка килгән. Бу кадәр җирне карап, тәртипләп бетерүе бик авыр, монысы аңлашыла. Биредә юллар каралган, шунысы сөенечле. Ә иң кыйммәтлесе – халык бердәм, ачык. Әнә узган елны мәчетне яңартканнар. Авыл уртасына ял мәйданы ясарга планлаштыралар. Бер генә теләк – Марс исемен йөрткән авылның күгендә гел якты кояш булсын...
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН:
Мансур Рәимов, РСФСРның мәгариф отличнигы: – Авыл атамасының килеп чыгышына бәйле берничә вариант бар. Василий Магницкийның «Список селений мишарей в Буинском уезде Симбирской губернии» исемле хезмәтендә: «Кара катта, чуашча «хура катта» – кара агачлык, дип, чуаш теленә бәйләп аңлата. Чынлап та, башка чыганаклар да элек биредә чуашлар яшәгән дип күрсәтә. Авыл исеме шуннан калырга бик мөмкин.
Икенче вариант – «Каракитә, көндез карап китә, кичен урлап китә» дигән әйтем безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Россиянең атказанган укытучысы, Марс урта мәктәбенә илле ел гомерен биргән атаклы укытучыбыз Зәки Азизов болай дип әйтә иде: «Каракитә Ульяновск, Чувашия белән чиктәш. Якындагы рус авыллары, рус алпавытлары бай булганнар. Алар янына Шәкүр карак та килеп йөргән. Шул исәптән атаклы карак безнең авылга да кергән. Аның монда әшнәдәшләре дә булган. Моны тирә‑як авылларда да белгәннәр. «Ишекне бикләдеңме, Каракитә караклары килер», – дип әйтә торган булганнар.
Аерым чыганаклардан күренгәнчә, Каракитәгә безнең бабаларыбыз XVI гасырда килеп урнашкан.
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий