Карашәм – яктылыкка таба...
«Мондый матурлыкны бүтән бер авылда да күрә алмыйсыз, килегез әле», – дип, бер укучыбыз күп итеп фотолар җибәрде. Чынлап та, кулдан ясалган сыннарны күреп гаҗәпкә калдык. Укучыбыз киңәшен тотып, Яшел Үзәннең Карашәм авылына – әкият иленә барырга булдык.
20 сентября 2022
Тукаебыз: «Тау башына салынгандыр безнең авыл», – дип язса, Карашәм нәкъ тау астына утырган. Кешеләрнең бәрәңге бакчалары тауга ук терәлеп тора. Кызык бит – җиләк җыярга арт бакчага гына чыгып керәсең.
Әкияти матурлык тудыручы Рәшит Хәмидуллинны эзләп йөрисе булмады – безне ул авыл башына ук чыгып каршы алды. Һәм туры үзе яшәгән йортка алып китте... Рәшит абыйның йорты нәкъ чишмәгә терәлеп тора икән. Бу урамда бүтән бер генә йорт та юк. Тау асында чишмә һәм гүзәл бер йорт. Бер шагыйрь булса шул мизгелдә үк шигырь язып ташлар иде. Андый сәләт юк шул... Менә шулвакыт Рәшит абыйның ни өчен сыннар ясый башлавы да аңлашылды. Мондый җирдә бары туң йөрәкле кеше генә иҗат итми яши аладыр. Ә иҗат ул төрле була.
– Монда элек кычыткан, әрем үсә иде, – дип елмайды Рәшит абый. – Шундый гүзәл җирдә чүп үләне үстереп буламыни?! Тау астыннан искән җил дә йомшак монда. Капка төбендә исә шифалы сулы чишмә ага. Ә җәен туктаусыз кошлар сайрый... Кыскасы, җәннәт бакчасы бу.
Рәшит абый Карашәмдә туып‑үскән кеше. Гомерен Яшел Үзән шәһәрендә уздырган – тимер юлда утыз алты ел машина йөрткән. Шәһәрдә яшәсә дә, атна саен диярлек әти‑әнисе йортына кайтып йөргән. Аннан исә әлеге йортны сатып алганнар. Җәмәгате Ризидә апа белән иртә яздан кара көзгә кадәр Карашәмдә яши алар. Кышны исә Яшел Үзәндә – үзләренең йортларында уздыралар. (Бер карасаң, шәһәрдә дә фатирда яшәмиләр, тик барыбер күңелләре авылга тарта, нишләтәсең...)
– Ризидә төп ярдәмчем. Сыннарны да ясагач, иң беренче аңа күрсәтәм, – диде Рәшит Хәмидуллин.
– Төп йортта энекәш гаиләсе белән яши, – диде оста. – Шуның өчен дә аерым оя булдырасы килде. Бу йортка, Ризидәләрнең туганнарына, еш килеп йөрдек, урыны бик ошый иде. Кем уйлаган үзебезгә яшәргә насыйп булыр дип.
Хәмидуллиннар йортны 2010 елны сатып ала. Дистә ел эчендә әрем, кычыткан үскән җирдән гүзәл бакча ясыйлар. Хуҗа башта җәмәгате Ризидә апа белән капка төбенә чәчәкләр утырта. Аннан инде чәчәкләр янына күбәләк сыны ясап куя.
– Дөресен әйтим, сыннар өчен махсус материал сатып алганым юк, – диде Рәшит абый. – Кул астына нәрсә очрый, шуны эшкә җигәм. Кайвакыт чүплектән дә материаллар алып кайтам. Нигездә әкият, мультфильм геройларын ясыйм: Су анасы, Шүрәледән башлап, бүре, куян кебек җанварларга кадәр. Ел саен кимендә бер сын ясап куям инде. Коллекция тулыланып торырга тиеш бит.
Җәй азагы булуга карамастан, Хәмидулиннар ихатасы шау чәчәктә утыра иде. Гаҗәп түгел, хуҗа кеше аларга җәй буе икешәр сәгать су сипкән. Чәчәк түтәлләренең һәркайсының үз «сакчысы» бар: Убырлы карчык, җигүле тычканнар дисеңме... Ә боларның барысын да өстән Карлсон «күзәтеп тора». Әйе, мультфильмдагы теге герой. Рәшит абый калын тимер чыбык сузган да, пенопласттан Карлсон ясап, шуны беркеткән. Нәтиҗәдә, җил искән саен мультфильм герое чыбык буйлап йөри.
– Аны быел ясадым, – диде Рәшит абый. – Яз башында шулай сыннарны яңартам – кайсын буйыйм, кайсының төшкән детальләрен яңартам. Кышка барлык сыннарны өйгә кертеп калдырабыз. Кар, яңгырда аның рәте китә бит. Язга исә тагын чыгарам. Ризидә төп ярдәмчем инде. Сыннарны да, ясагач, иң беренче аңа күрсәтәм.
– Авыл кешеләре бу гүзәллекне күреп таң калдымы соң? – дим.
– Төрле фикерләр ишеттек. Кайсы кешегә башта ошамады да. «Кыланышып яталар», – диюче дә булды. Ә болай халык моннан өзелми – кунакка кайтучылар да гел килә. Сыннар янында фотога төшәләр. Жираф, ишәк кебек сыннарга утырырга да мөмкин бит, алар агачтан ясалган, утыргач та берни булмый. Берничә ел рәттән Яшел Үзән район газетасы уздырган «Иң матур авыл йорты» конкурсында катнашабыз. Беренче урыннарны да алдык. Быел әле нәтиҗә чыгармадылар.
Хуҗаның тагын бер шөгыле турында әйтми мөмкин түгел – умартачы да ул. Дистә оя корты бар. Әтисе исән вакытында төп йортта да кортлар тоткан. Аннан инде умарталарны бу нигезгә күчергән.
– Кортларны үзем генә карыйм, балны сатабыз да, – диде Рәшит абый. – Быел уңыш әйбәт булды, Аллаһка шөкер.
Тәмле балдан без дә авыз иттек. Хуҗабикә – Ризидә апа чәйләр әзерләп көтеп торган иде. Ире кебек үк ачык, аралашучан кеше ул. Бер ул, бер кыз үстергәннәр, өч оныклары бар. Матур пар, бер-берсенә сөеп карыйлар. Бәлки әкият бакчасы да нәкъ менә шул мәхәббәт нәтиҗәсендә барлыкка килгәндер. Кешене мәхәббәт канатландыра бит.
Останың әкият бакчасы...
«ӨЧ БАЛА ҮСТЕРӘБЕЗ»
Карашәм зур авыл түгел – 53 хуҗалык, 118 кеше яши. Советлар чорында ул бермә‑ бер зуррак булган. Тик меңләгән авыл язмышы кебек үк, үзгәртеп кору елларында халык саны биредә нык кимегән. Нәтиҗәдә, бер дигән эшләп торган төп белем бирү мәктәбенең ишегенә йозак эленгән. Бүген ул буш тора. Авылда социаль объектлардан клуб, ФАП, мәчет, китапханә бар. Ә менә кибет ябылган, аның урынына автолавка килә. Ни хикмәт, кибет булмауны авыл кешесе проблемага санамый икән – күпләрдә машина бар. Кирәк-ярагын төяп алып кайталар.
Мәктәп ябылганга гына баштарак халыкның эче пошкан. Ни дисәң дә, мәктәпле авылның нуры була. Карашәмнең биш баласы бүген сигез чакрым ераклыктагы Татар Танае урта мәктәбенә барып белем ала. Ул балаларның өчесе белән аралаштык та, чөнки алар бер йортта яши булып чыкты.
Карашәмнең бердәнбер күп балалы яшь гаиләсе – Хәялиевләр.
Хәялиевләр авылның күп балалы яшь гаиләсе. Һәм бердәнбер дип өстәргә кирәк. Зур йортта гөрләтеп яшәп яталар. Гаилә башлыгы – Илнур Карашәмнән, ә Зөлфия Кукмара районыннан. Икесенең дә даими эш урыны бар. Илнур Албаба юл төзелеше оешмасында эшли, Зөлфия Татар Танае урта мәктәбенә пешекче булып урнашкан. Гаилә корганнарына унбиш ел тулган.
– Бу нигезгә килен булып төшкәндә миңа егерме ике яшь иде, – дип елмайды Зөлфия. – Илнур төпчек малай, шуның өчен дә авылда калган иде. Дөресен генә әйткәндә, танышканда ук булачак иремнең ниятен белдем. Ләкин мине бу һич кенә дә куркытмады. Бер күрмәгән як булса да, Яшел Үзән районына күчеп кайтырга ризалаштым. Әле каенанам да бар иде. Бик матур каршы алды ул мине. Кызганыч, кисәк кенә мәрхүм булып куйды. Сабыр, бик тырыш иде, балаларны да үстереште.
Илнур белән танышып булмады – эшкә киткән иде. Аның каравы әтиләренә охшаган малайлар – Рәнис, Риназ белән аралаштык. Олысына ундүрт тула, икенчесенә унбер яшь. Өйдә төп ярдәмчеләр икән – мал да карашалар, бакча эшләрендә дә ярдәм итәләр. Әле җиде тула торган сеңелләренә дә күз‑ колак булалар.
– Элек сыерлар тота идек, хәзер асрамыйбыз, көне буе эштә бит, – диде Зөлфия. – Үгезләргә иртән бер азык салгач, кичкә кадәр торалар. Җәен исә күп итеп кош‑корт алабыз.
– Авылда балалар аз булгач, улларыгыз белән кызыгызга күңелсез түгелме? – дим.
– Күңелсез түгел, алар болай да өчәү бит. Мәктәп чорында сыйныфташлары белән аралашалар, җәен исә авыл тулы кайткан бала була. Иремнең ике абыйсы, ике апасы бар. Җәй көне аларның балалары кайта. Гомумән, төп йорт булгач, бездән кеше өзелми.
– Зөлфия белән Илнур ачык, кунакчыл кешеләр, шуңа да туганнары гел монда, – дип сүзгә кушылды Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина. – Авыл клубында берәр чара булса да гаиләләре белән чыгалар. Зөлфия бик матур җырлый, сәхнә күрке.
Зөлфия Кукмара районының Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Белгечлеге буенча хисапчы. Һөнәре буенча да эшләгән. Хәер, әле дә бу юнәлештән китеп бетмәгән – ашханәнең барлык документларын үзе алып бара.
– Балаларны иртән мәктәп автобусы килеп ала, мин дә алар белән йөрим, – диде Зөлфия. – Кичке дүрткә өйгә кайтып та җитәбез. Җитмеш биш балага көн саен кайнар ризык әзерлим.
– Үзең генә барысына да өлгерәсеңме? – дим.
– Әйе, өлгерәм. Кайчагында ит ризыкларын кичтән турап калдырам. Тиз эшләсәң җитешәсең.
Менә шулай итеп Кукмара кызы Яшел Үзәндә үз кешегә әйләнгән. Ә иң мөһиме – кечкенә авылга яңа сулыш өргән ул. Өч бала алып кайтуын әйтәм.
«КӨНДӘЛЕК АЛЫП БАРДЫМ»
Авылда мәчет бар дидем. Аны 2003 елда төзегәннәр. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Бәхтияр абый Шакиров тугыз дистәне тутырган инде. Бүген ул кызы Гөлгенә тәрбиясендә яши.
– Ике ел элек әниебез вафат булды, шуңа да әтине үзебезгә алып килдек, – диде Гөлгенә апа. – Инсульт, инфаркт кичерде ул, аерым тәрбия кирәк. Бәхтияр бабай мәрхүм хатыны Нәсимә апа белән дүрт бала – өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Балаларының барысы да башлы-күзле, матур тормыш корган. Атна саен диярлек әтиләре янына кайтып йөриләр.
Бәхтияр бабай күп еллар төп нигезендә умарта тоткан. Бүген аның эшен уллары дәвам итә. Тик бал аертканда, кортлар караганда бабай әле дә төп киңәшче, сөялеп карап булса да тора.
Авылның элеккеге мулласы, мәчет төзелешен башлап йөргән кешеләрнең берсе – Бәхтияр Шакиров.
– Минем бабам революциягә кадәр авылда мулла булган, – диде Бәхтияр абый. – Безнең авылда мәдрәсә дә эшләгән. Инде совет власте килгәч, барысы да җимерелгән. Туксанынчы еллардан соң, дин иреге килгәч, без дә мәчет турында хыяллана башладык. Ләкин хыял әле тиз генә тормышка ашмады. Авылның зыялылары белән бер сөйләшкәндә мәчет турында сүз чыкты. Ул да түгел, безнең авылдан чыккан Шакиров Шамил Шәйхи улы үзенә йорт салырга дигән барлык кирпечләрен мәчет төзелешенә дип бирде. Аның өлеше бик күп керде анда, кадагына кадәр кайтарды. Бүген Шамил Яшел Үзәндә яши, авылда йортлары бар, кайтып йөри. Озын гомерле, сау-сәламәт булсын.
Бәхтияр абый берничә авылдашы белән Казанга, ТР Мөселманнарының диния нәзарәтенә – ул чагындагы мөфти Госман хәзрәт Исхакый янына да бара. Мәчетне төзеп бетерү өчен мөфтият тә күпмедер акча бирә. Шулай итеп, күмәк көч белән 2003 елда Карашәмдә яңа мәчет ачыла. Мулла итеп Бәхтияр абыйны сайлыйлар.
– Менә бу муллалык чорында алып барылган көндәлегем, – диде Бәхтияр абый. – Күп еллар авылда бригадир булып эшләдем. Һәрнәрсәне теркәп бару гадәте шуннан да калган. Авылда булган тарихи вакыйгаларның берсен дә калдырмаска тырыштым. Киләчәк буыннарга бер ядкарь бит.
Бәхтияр абыйның көндәлегендә авыл клубы турында да язылган. «1967 елның 9 июлендә Карашәм авылы кешеләре өчен зур вакыйга – 350 урынлы яңа клуб бинасы файдалануга тапшырылды. Ул «Комсомолец» колхозы көче белән салынды», – дип язган ул. Нарат агачыннан салынган, заманына күрә бик яхшы булган клуб бүген дә эшли.
Илле биш ел элек салынган бинаны без дә карап чыктык. Агач тәрәзәләр пластикка алышынган, урындыклар да бүтән, ә идәннәре, ишекләре шул ук калган. Болай әле эшләрлек ул. Шунда ук китапханә дә урнашкан. Тарих белән сугарылган клубның һәр почмагын зур бер кызыксыну белән карап чыктык. Аның бүрәнәләре, түбә-идәннәре бик зур сер саклый төсле тоелды. Ничә буын үстергән, ничә идарә системасы алышынуын күргән бина бит ул.
– Вакытында капиталь төзекләндерү программасы буенча ремонт ясалса, бу клуб әле тагын дистә еллар халыкка хезмәт итәр иде, – диде Гөлнара Семахина. – Ләкин ул чакта без программага кертелмәдек. Яңа клуб турында сүз булган иде, хәтта урынын да карап куйган идек. Тик әлегә конкрет карар булмады. Карашәмдә халык бик актив, аларга клуб һичшиксез кирәк.
...Кечкенә авылларның үзенчәлеге – халык үзара тату һәм бик гади. Карашәм турында да шундый фикер туды. Аннары монда артык купшы йортлар юк – барысы да бертөрлерәк. Шуңа да без үскәндәге авылларны хәтерләтте ул. Гадилек, самимилек, шуның белән бергә тәртип, җыйнаклык бар биредә. Табигате аеруча әсир итте. Кыскасы, Карашәмгә тагын бер әйләнеп кайтасы килеп калды.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Бәхтияр Шакиров, авылның аксакалы:
- Безнең авылларның бу урында бик күптән төпләнүен раслый торган бер язма бар. Ул – Карашәм кешеләренең нәсел шәҗәрәсе. Аны моннан 150 ел элек Габдеш улы Һидиятулла бабай төзегән. Үз чорының укымышлы кешесе булган. Һидиятулла бабай 1919 елны туксан яшендә Карашәмдә вафат булган. Шәҗәрәнең төп нөсхәсе Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге китапханәсендә саклана. Менә шуннан күренгәнчә, Карашәм халкының беренче кешесе Абделхалыйк улы Дусмәмәт бабай булган. Ул 1350–1370 нче елларда әлеге урынга килеп төпләнгән булырга тиеш. (Хәзерге карьер.) Авылның исеменә бәйле риваять бар. Күргәнебезчә, авыл түбәнлектә утыра. Бу урында наратлар үскән булган. Бабайлар моны күреп: «Кара әле, кара, шәм кебек төз утыралар», – дип сокланган. Шуннан авылның исеме Карашәм калган, имеш.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий