Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Карашай-Саклауда картлык ничәдә башлана

Карашай-Саклауда картлык ничәдә башлана

Дүрт саклауның берсе

02 декабря 2019

Бу авылга баргач, һәр танышкан кеше күңелгә кереп калды. Һич шигем юк, алар сезнең өчен дә кызыклы булачак. Сүзем – Сарман районының Карашай-Саклау авылы турында.
 
 dsc_0795
«ҮЗ АВЫЛЫ МӘКТӘБЕНДӘ БЕЛЕМ АЛГАН БАЛА БӘХЕТЛЕ»
Сарманда Саклау исемле бер­ничә авыл бар – Югары Саклау, Чиле Саклау, Саклаубаш, Карашай- Саклау. Аларны нәрсә берләштерә соң? XVII гасыр башында, Петр I Указы нигезендә, кораб төзе­лешенә Сарман урманнарыннан имән кисә башлыйлар. Моны җир­ле халык башкара. Агачлар кайда киселгән, шунда саклана. Шуңа ул урыннарны «саклау» дип йөртә башлыйлар. Карашай-Саклау исе­ме әнә шуннан килеп чыккан.
Белмим, мондый чагыштыру урынлы булырмы: авыл миңа матур гына киенгән, горур атлап барган урта яшьләрдәге ир‑атны хәтерләтте. Тормыш көйләнгән, халыкның эш урыны бар, йорт- җирләр төзек...
Бүген биредә 310 кеше яши, 142 хуҗалык бар. Саланың чәчәк аткан чоры Бөек Ватан сугышына кадәр булган. Җирле халык иген­челек, терлекчелек, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнгән. Читкә китеп эшләү булмаган.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-1
– Бездә күрше авыллардагы ке­бек итек басмаганнар, чана да яса­маганнар, – диде туган ягының тарихын өйрәнгән Назыйм Мәхмү­тов. – Авыл кешеләре гади, шул ук вакытта тәрбияле дә. Сарманда халык бик тырыш. Карашайда да искәрмә түгел.
Авыл җирлегенә тагын күрше Чураш авылы да керә. Үзәк булып Карашай-Саклау тора. Биредә төп белем бирү мәктәбе (берничә ел элек урта мәктәп булган), мәдә­ният йорты, ФАП, кибетләр – кыс­касы яшәү өчен бөтен мөмкин­лекләр дә бар. 1969 елда салынган мәктәптә 34 бала белем ала икән. Эшли башлаганнан бирле бер тап­кыр да капиталь ремонт ясалмаган белем үзәгенә без дә кереп чык­тык. Дөресен генә әйткәндә, хәзер мондый мәктәпләрне бик очрат­мыйбыз. (Утыз ел элек салын­ган мәктәпләрнең күбесе дәүләт программасы буенча яңартылып бетте). Ә Карашай-Саклау мәктә­бе бу исемлеккә кермәгән. Әйе, аның идәнен алыштырганнар, стеналарын буяганнар. Ә ишек, тәрәзәләр, гомумән, мәктәпнең тышкы кыяфәте яңартуга мохтаҗ.
– Ата-аналар монысына да бик риза, – диде Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Верони­ка Хөсниева. – Берничә ел элек мәктәпне япмакчы иделәр. Кая гына язмадык, бармадык. Тәки теләгебезгә ирештек, япма­дылар. Минем үземнең дә кызым биредә укый. Туган авылы мәктә­бендә белем алган бала бәхетле ул. Иртүк торып автобус көтәсе юк. Кайтасы килгәндә кайта. Ә ре­монт... Бәлки иганәчеләр табып булыр әле. Хәер, хикмәт мәктәп­нең кыяфәтендә түгел, ә белем бирү дәрәҗәсендә, балаларга мөнәсәбәттә. Ә бездә укытучы­лар коллективы көчле.
ИРЛӘР ШӨГЫЛЕ
Карашай-Саклауда ир-атлар­ның күбесе үз эше белән мәшгуль. 2000 нче елларда, колхозлар тара­лып, авылда эш калмагач, ир‑ат­лар үзләренә КАМАЗ машинала­ры сатып алган. Андыйлар бүген авылда 16 кеше икән. Шуларның берсе – Илгиз Мөхтәров. Бер түгел, ике КАМАЗы бар аның. Башта кол­хоз техникасында эшләгән, хәзер менә – үз‑үзенә хуҗа.
– Беренче КАМАЗны 2002 елда алдым, – диде Илгиз абый. – 2003 елны шәхси эшмәкәр булып теркәлдем. Төрле оешмалар белән эшлибез бит, документлаштырма­саң булмый. Мин бик еракларга йөрмим, Удмуртия кебек әллә ни ерак булмаган төбәкләргә генә чыгам. Авылда шактый ераклар­га йөрүчеләр дә бар. Әле эшнең тыгыз вакыты, чөгендер, ашлама ташыйбыз. Кыш көне буш торган вакытлар да була.
– Гаиләне шушы машина туен­дыра алайса? – дим.
– Тырыш булсаң, иренмәсәң, яшәргә була инде. Зарланмыйм... Ник алганыма үкенмим. Ә баш­ка тагын кайда эшлисең? Чал­лы, Сарман, Минзәлә безгә ча­гыштырмача ерак түгел, шунда йөк ташыйбыз. Зәй шикәр заводы белән килешү төзедек, чөгендер ташыйбыз. Әлбәттә, чыгымнар да шактый. Ике КАМАЗга елына утыз меңнән артык салым гына түлим, ягулыгын да кушкач – җыела. Тик барыбер җитә, Аллага шөкер.
Илгиз Мөхтәров кебекләр авыл­да күп булса, Таһир Мөхәммәтов шикелле кеше бүтән юк. «Ат җене кагылган» диләр бит, бу очракка ул бик «мач» килә.
Таһир Мөхәммәтов хуҗалыгын­да кырыктан артык ат бар. Аннан башка авыл, район сабантуйлары узмый икән. Ел саен биш‑алты ат әзерли ул. Күбесе гел алдынгы урыннарда килә.
– Кызым Рәзилә район Сабан­туенда беренчелекне бирми, – диде Таһир абый. – Өч яшьтән ат өстенә утыртып куйган идем, шуннан төшмәде инде. Мәктәпкә укырга кергәнче үк, ярышларда ат өстендә чапты.
Рәзилә дә әтисе кебек ат белән «җенләнгән». Шуңамы, кыз Минзәлә ветеринария тех­никумына укырга кергән. Быел тәмамлый икән.
– Рәзилә аннан авылга кайта­мы? – дигән идем:
– Кайтмас инде. Район, шәһәр тирәсендә калыр. Ә авылны таш­ламас дип уйлыйм, болай да атна саен кайтып йөри. Атларны күбрәк сагынамы, минеме, белмәссең. (Көлә).
Таһир Мөхәммәтов фермер бу­лып теркәлмәгән. Атларны да ул үз көче белән үрчеткән. Җире дә юк. Солы, печән, саламны са­тып ала икән. Мин исә, аптырап:
– Атлар гел ашап тора бит. Сатып алган азыкны ничек җиткерәсез? Файдасы каламы? – дигән идем:
– Дөресен генә әйткәндә, атлар асраудан аңа бер файда да кал­мый, – диде безне тыңлап торган Вероника Хөсниева. – Ул аларны файда өчен түгел, күңеле куш­канга асрый. Шуннан ләззәт ала. Җәен‑кышын шулар белән мәш килә, көтү көтә. Кышын да алып чыга. Аның бөтен яшәү рәвеше шул атларга бәйле.
– Безнең әти дә ат караучы иде, – диде Таһир абый. – Ат­сыз торганны белмим. Дөрес, моның кадәр күп түгел иде. Биш‑алты ел элек кенә баш са­нын кырыкка җиткердем. Алай җиңелрәк. Колыннарын үстереп сата торам, ул акчага иген, печән алам. Әле бит паспорты булган нәселле чабышкы ат та сатып алдым. Аны башка атлардан ае­рып тотам. Көн саен ике тапкыр йөгерергә алып чыгам.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-4
– Беренче КАМАЗны 2002 елда алдым, – диде Илгиз Мөхтәров.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-6
Таһир Мөхәммәтов хуҗалыгында кырыктан артык ат бар.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-5
– Ул чабышкы атыгыз белән берәр җиңү яуладыгызмы соң? – дим.
– Ижау, Уфа, Оренбургта уз­ган ат чабышларында катнаш­тык. Призлы урыннарны алдык. Бик канәгать булып кайттым.
– Андый зур ярышларда җиңү аз булса да матди хәлне җи­ңеләйтәме? – дим.
– Һаман акча ягын сорыйсыз. (Көлә). Бик дәрәҗәле ярышларда җиңсәң, отышлы инде ул. Ә га­диендә... Ярышка баргач, атың­ны махсус җиргә урнаштырыр­га кирәк, бу, кимендә, 3–4 мең сум тирәсе. Шуңа юл бәяләрен куш. Үзеңә калмый инде. Әле бит чабышкы атына солы белән печән генә ашатып булмый, аерым меню кирәк. Шулай бул­гач, мондый ат тоту кесәгә суга. Тик акча белән исәпләнми торган әйберләр бар, сеңлем...
«ӘНИ ВАСЫЯТЕН ҮТӘП...»
Язмышлар, диген... Өч берту­ган – ике хатын-кыз, бер ир-ат бер түбә астында шулай тату яшәгәнен күргәнем юк иде. Тату гынамы соң? Өч ел элек заманча зур йорт җиткергәннәр, фермер булып теркәлгәннәр, зур гына ху­җалыклары бар. Моннан тыш, һәр­кайсының төп эш урыны да бар. Фәхрәзиевләрнең иң олысы Нә­җипкә – 55 яшь, Гөлфия белән Әл­фиягә 43 яшь. Абый кеше сеңеллә­ренә әти дә, туган да. Аннан башка йортта бер эш башламыйлар.
– Йорт салу абыйның теләге иде, – диде Гөлфия Фәхрәзиева. – Ул вакытта әле әниебез исән иде. Абый башта аның фатыйхасын алды. Ике ел дигәндә йортны са­лып чыктык. Шуңа сөенәм: әние­без бу йортта яшәп калды.
Игезәкләр – Гөлфия белән Әл­фия югары белемле тәрбиячеләр. Чаллыда балалар бакчасында эшләгәннәр. Язмыш аларны яңа­дан туган нигезләренә кайтырга мәҗбүр иткән.
– Әнинең хәле начарайгач, эшемне ташлап авылга кайт­тым, – диде Гөлфия. – Абый – Себердә, вахта юлы белән эшли. Бер ай монда, бер ай эштә. Хәер, китеп эшләмәсә дә, авыру әнине абыйга гына калдырмас идек. Ан­нан Әлфиянең дә ире үлеп китте. Ике яшьлек кызы белән ул да мон­да кайтты. Менә шулай көтмәгәндә туган нигезгә җыелыштык.
Без килгән көнне өйдә кайнар бәлеш белән баскан токмачлы аш пешкән иде. Нәҗип абый Се­бердән кайткан. Сеңелләр абый­ларын гел шулай мул табын белән каршы алалар икән.
– Авылга кайткач, бер ай буе сыйланып кына ятам, – дип ел­майды абый кеше.
Юк, әлбәттә, бу гаиләдә сыйла­нып кына ятып булмый. Эшләргә дә кирәк һәм – күп итеп. Ике ел элек, 200 мең сум грант отып, ми­ни‑ферма ясаганнар. Бүген 8 савым сыеры бар. Моңа өстәп – та­налар, бозаулар…
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be7
Язмыш Фәхрәзиевләрне яңадан туган нигезләренә кайтырга мәҗбүр иткән.
 
– Тагын йөзләп баш кош‑корт асрыйбыз, – диде Гөлфия Фәхрә­зиева. – 300 баш тавык, 50–100 баш каз, үрдәк, бүдәнә (перепелка – авт.) – төрле кошлар үрчетәбез. Соңгы вакытта шушы өлкә белән нык кызыксына башладым. Ин­тернеттан төрле токымлы тавык йомыркалары кайтартам. Аны ин­кубаторда бастырып чыгарам.
– Токымлы тавыклар сезгә ни өчен кирәк? – дим.
– Тәк инде, кызык өчен. Йомыр­калары тәмлерәк кебек.
– 300 баш тавыкның йомырка­сын кая куясыз?
– Сатабыз. Сораучылар күп. Өй йомыркасы тәмле бит.
Ул да түгел, Нәҗип абый белән Алия кайтып керде. (Алия – Әл­фиянең кызы).
– Өчебезгә – бер бала, – дип ел­майды абый кеше. – Мәктәптән барып алдым. Себердән кайт­канымны зарыгып көтеп тора. Мин юкта әнисе белән апасы мал­лар янына алып чыга. Мин исә чыгармыйм, иркәләп кенә тотам үзен.
Шактый озак утырдым бу гаиләдә. Туганнарның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбә­тен күреп, хәтта бер мәл аптырап куйдым. Мал бүлеп, сәлам дә би­решмәгән туганнар бар. Ә монда...
– Безнең бер-беребезгә кычкы­рып эндәшкәнебез дә юк, – диде Нәҗип Фәхрәзиев.
– Ә ничек шулай? – дим.
– Әти белән әни шулай тәр­бияләде безне. Әни үлгәндә дә: «Бер-берегезне ташламагыз», – дип әйтте.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-8
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-9
КАРТЛЫК НИЧӘДӘ БАШЛАНА?
Авылларга баргач, һәрвакыт берәр өлкән кеше белән очра­шырга тырышабыз. Карашай-Саклауда Рәсимә Билалова белән таныштык һәм тел шартлаттык! Бу кадәр эшләрне бер кеше эшли алмаска тиеш кебек. Әмма була икән бит!
dsc_0341
Рәсимә апа җырлый, гармунда уйный, шигырьләр яза. Һәм алар­ны бүген дә сәхнәдәдән җырлый, сөйли.
– Концертта ул булса, алып ба­ручы да, җырлаучы да, уйнаучы да кирәк түгел, – диде Карашай-Саклауның авыл җирлеге баш­лыгы.
Болардан тыш, Рәсимә апа чигә, бәйли. Кул эшләрен рамкага алып, бөтен стенага элеп чык­кан. Тагын 77 яшьлек әби утыз сутый бакчасын бер ялгызы утыр­та, эшкәртә. Бәрәңге, чөгендер, кабак... Җәй көне өйдә тормый дияргә дә була.
dsc_0322
– Балаларыгыз булышмый­мы? – дигәч, әби сөйләп китте:
– Һәр кешенең – үз тормышы. Бу шулай булырга тиеш тә. Аякта йөргәндә балаларга йөк буласым килми. Атлаган саен аларны ча­кырып кайтарыйммы?! Кайталар, киләләр, рәхмәт яусын. Тик фәлән эшем бар, дип беркайчан чакыр­ганым юк.
Рәсимә Билалова дүрт бала үс­тергән, ни кызганыч, бер бала­сын җирләгән инде. Гомер иткән тормыш иптәшен дә югалткан. Шуңа карамастан, яшәү дәртен югалтмаган ул. Ярты сәгатькә якын концерт куйды ул безгә. Күз тимәсен, дип тыңлап тордык.
Рәсимә апа башта авылда сыер савучы булып эшләгән. Тормыш иптәше үлгәннән соң, Чаллыга китеп, кошчылык фабрикасында эшләгән. Әлеге дә баягы, балалар хакына, дип.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-12
– Колхозлар таралгач, авылда тормышлар авырайды, – диде Рәсимә апа. – Балаларга ярдәм итәргә кирәк, дип, авылдан киттем. Дөрес, атна саен кай­тып йөрдем, бакча тоттым. Чал­лыда ике бүлмәле фатир алгач, аны улыма калдырып, яңадан авылга кайттым.
Карашай-Саклауга кайткач, Рәсимә Билалова килен булып төшкән йортын яңадан рәтли. Сыер ала. Әле малларны бе­тергәнгә өч кенә ел икән. Хә­зер аның төп шөгыле – бәйләү, яшелчә, җиләк-җимештән төрле салатлар, кайнатмалар әзерләү.
...Рәхәт кешеләр була. Кара­шай-Саклауда без менә шун­дый кешеләр белән аралаштык. Алар сиңа, якын итеп, «апаем» дип эндәшә. Бернинди һавала­ну, уфтану юк. Булганына шө­кер итеп, тормыштан ямь табып яши беләләр. Бу яктан алар – күпләргә үрнәк.
1-1
Рәсимә Билалова ярты сәгатькә якын концерт куйды безгә
 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Саклау авылы исеме беренче ревизия документларында 1709 елда искә алына. Ә Карашай дигән исеме XVIII гасырның урталарында гына кушыла һәм ул кеше исе­ме белән бәйле. Анда да «деревня Саклово или Карашай Саклово» дип бирелгән. Беренче ревизия вакытында авылда 5 гаилә яшәгәнлеге билгеле. Аларның нәселләре бүген дә авылда яши.
XVII гасыр азагында Казанның Дәрвишләр бистәсеннән бу якларга күпләп халык килеп урнаша. Шул исәптән – Карашай-Саклауга да. Әйткәнемчә, аңа кадәр бу урын­да күпмедер кеше яшәгән. Җир астыннан табылган көнкүреш калдыклары шул туры­да сөйли. Моны тарихчылар да раслады. Шулай булгач Дәрвишләр бистәсеннән кил­гән халык авылга нигез салучылар дип әйтеп булмый, ә бәлки авылны зурайтучылар дияргә кирәктер.
Назыйм Мәхмүтов, мөгаллим, төбәк тарихын өйрәнүче.

 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: