Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Каргалы Карга

Каргалы Карга

Әлки районында Карга исемле авыл бар. Иң кызыгы – бу авылны каргалар үз иткән. «Бөтен район каргалары бездә», – ди җирле халык. Аеруча көзен күбәяләр икән. Каргада тагын кемнәрне, ниләрне күрдек? Төзек, матур авылда яшәүчеләр нәрсә турында хыяллана? Шушы сорауларга җавап табып кайттык.

24 октября 2022

АВЫЛ ЭЧЕНДӘ ТАНК?!
Карга авыл җирлегенә бүтән авыллар керми. (Бүген бит унбишәр авылны берләштергән җирлекләр бар). Биредә 417 кеше теркәлгән, шуларның 357се даими яши, 140 йорт бар. Авылда бер генә юлсыз урам да юк. Үзәк юлларга асфальт түшәлсә, кечкенә урам юлларына таш җәелгән. Кайсын үзсалым акчасына, кайсын «яхшы күңелле авылдаш» хисабына салганнар.
фото 1
фотто 2
Иң беренче авыл уртасындагы зур парк игътибарны җәлеп итте. Әйе, хәзер авылларда да әллә нинди ял парклары бар. Ләкин биредәгесе үзгә – анда чын танк белән «Катюша» сугышчан машинасы тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган ул. Шулай ук «яхшы күңелле авылдаш» бүләге икән. Аның кем икәнен бездән яшермәделәр – Фоат Вәли улы Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Алексеевск юллар төзү һәм эксплуатацияләү оешмасының Директорлар советы әгъзасы.
– Күптән түгел Фоат Вәлиевич Мәдәният йортына капиталь төзекләндерү үткәрде, – диде Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев. – Ул хәзер күпфункцияле үзәк дип атала: медпункт, авыл җирлеге идарәсе, китапханә, почтаны үз эченә алды. Җылы, якты, заманча бүлмәләрдә эшлибез. Барысы да бер җирдә булгач бик уңайлы.
фото009 3
Күпфункцияле үзәкне без дә карап чыктык, аеруча медпункт күңелгә хуш килде. Ике яклы, процедуралар өчен бөтен уңайлыклары бар. Фельдшер Роза Галиева бик тәҗрибәле белгеч – кырык елга якын шушы өлкәдә кайный. Заманында өйләрдә бала да таптырган. Әле дә бөтен процедураларны үзе ясый. Теләсә кайсы җире авырткан кеше башта Роза апа янына бара. «Безне өйдә генә аякка бастыр, читкә барып йөрисе килми», – диләр икән. Әлбәттә, берәр җитди авыру булса, фельдшер авылдашларын район хастаханәсенә җибәрә.
фото099 4
– 1986 елда Буа медицина училищесын тәмамладым, – диде Роза апа. – Үзем Әлки районында туып үскән булсам да, укырга әнинең туган ягына дип бардым. Ул Тәтеш районыннан. Менә шул вакыттан бирле бу хезмәттә. Нинди генә очраклар булмады, сөйләсәң исакылларың китәрлек, сеңлем. Элек бит юл юк, күпер юк. Теләсәң нәрсә эшлә, кешенең гомерен саклап калырга кирәк. Шуның өчен бик җитди карарлар кабул итәргә туры килде. Аллаһка шөкер, фаҗигале хәлләр булмады.
Каргада бердәнбер проблема – эчә торган суның сыйфаты бик үк яхшы түгел. Аерым урамнарда бигрәк тә. Гаҗәп, биредә чишмәләр юк. Эчәргә яраклы су шактый ерак – йөз метр тирәнлектә урнашкан. Шуның өчен махсус фильтрлар куеп, суның сыйфатын контрольдә тотарга туры килә.
ИТ ЭШКӘРТҮ ЦЕХЫ
Каргада дүрт ел элек ит эшкәртү цехы ачылган. Авылның унике кешесе шунда эшли. Аена йөзләгән мал-туарны хәләл стандартлар буенча чалалар. Шунда ук пилмән цехы да урнашкан. Түшкәләрне бүлгәләп, фарш ясыйлар. Итне аерым кисәкләргә бүлеп тә зур туңдыргычларда катыралар. Барлык продукция дә шәхси бер эшмәкәрнең хәләл кафе, кибетләренә китә. Шунда ук зур булмаган теплица да бар. Анда ел әйләнәсе яшел тәмләткечләр үсә.
фоттто 5
– Малларны халыктан җыябыз, – диде биредә эшләүче Хәлил Вазыйхов. – Барысын да санитар таләпләргә туры китереп эшлибез. Авыл кешеләренә дә барып терлек чалабыз. Кемдер монда да алып килә, кыскасы, бу мәсьәләдә авылда эш җайланган.
Ит эшкәртү цехындагыларның күбесе ачылган вакыттан бирле биредә хезмәт куя. Арада хатын-кызлар күбрәк, алар пилмән цехында эшли. Ул апалар белән дә аралашып алдык – кемдер лаеклы ялда булса да эшләп йөри. Декреттан соң эшкә чыккан ханымнар да бар. «Хезмәт хакы әйбәт, вакытында түлиләр», – диештеләр.
Пилмән цехы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәсәнҗанова гаиләсе белән Каргада яши. Биш малай әнисе. Бирегә килгәнче, Базарлы Матакка барып, район хастаханәсендә эшләп йөргән. Ит эшкәртү цехына эшкә чакыргач, сөенә‑сөенә урнашкан.
– Башта берничә көн эшкә өйрәндек, – диде Гүзәл ханым. – Беребезнең дә эш тәҗрибәсе юк иде. Хәзер инде чын остага әйләндек. Ундүрт төрле продукция ясыйбыз. Тавык ите, сыер итеннән ике төрле кәтлит, өч төрле мантый, өч төрле пилмән, тефтели, голубцы, чебуреки – барысы да бар. Эш сәгате иртәнге сигездән бишкә кадәр. Иртән кызларыбыз сыерларын савып, өйдәге эшне бетереп килә, кичке савымга тагын кайтып өлгерәләр.
фото90 6
Биредә эшләүче хатын-кызларны гаҗәпләнеп күзәттем: куллары кулга йокмый. Шулай сөйләшә-серләшә көненә меңәр пилмән ясыйлар икән. Эшкә дә булган, телгә дә үткен алар, кыскасы, чын әлкиләрчә!
фото 8
Авылның тырыш апалары турында сүз чыккач, Чулпания Фәттахова турында да әйтми кала алмыйм. Авылның остабикәсе ул, ашларда Коръән укый, мөнәҗәтләр әйтә. Авыл кешеләре аны яратып «Акъәби» дип йөртә. Яшьрәк чагында Чулпания апа җырлаган да. Хәер, әле соңгы елларда да зур сәхнәләрдә чыгыш ясап йөргән, «Балкыш» фестивалендә берничә тапкыр катнашкан.
– Безнең балачак бик авыр елларга туры килде инде, – диде Чулпания апа. – 1957 елда Карга авылында совхоз оешты, менә шуннан соң гына халыкка аз‑маз акча түли башладылар. Ә аңарчы «таякка» эшләп йөрдек. Шул елларда әти-әниләргә пенсия дә бирә башладылар. Хәтерлим, сигез сум иде ул. 1960 нчы елларда туйганчы ипи ашый башладык. Мин шул елны кияүгә чыктым, шуңа да истә калган. Акрын гына йортларга ут керә башлады, балаларның өсбашлары да ярыйсыланды. Безнең авыл гомергә тырыш булды, начар яшәдек, дия алмыйм. Терлеген дә асрадык, эшенә дә йөрдек. Хәзер дә тырыша авыл кешесе – ихата тулы терлек, бакчасында ни генә үстерми...
МӘКТӘПЛЕ АВЫЛ
Менә шулай дип сөенеп яшәргә калдык: мәктәпле авыллар елдан‑ел кими. Каргада төп белем бирү мәктәбе матур гына эшләп килә. Утыз бала укый, бу бер Карга балалары гына. Әйе, башка бик күп авыллардагы кебек үк, биредә дә укучылар кимегән. Тик соңгы елларда балалар саны гел бер тирә – утыз тирәсе икән. Якын киләчәктә хәл шулай калачак.
фото 9
– 2000 елда мәктәбебез янды, ике ел эчендә яңа урында, яңа белем учагы төзеделәр, - диде Карга мәктәбе директоры Гөлнара Шәйхетдинова. – Димәк, бу бинада егерме ел эшлибез.
Шуннан бирле косметик ремонт белән генә мәктәпне яңартып киләбез. Балалар гына булсын, бинабыз бик әйбәт әле.
Гөлнара Шәйхетдинова мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты укыта. Мәктәп директоры булып дүртенче елын эшли икән.
– Бала саны бик аз түгел, бик сөенәбез, – диде ул. – Иң кечкенә сыйныфта өч бала, иң зурысында – тугыз. Ләкин алар тәнәфесләрдә гел бергә.
фото 10
Коридорда шахмат уйнау почмагы булдырдык, аерым түгәрәк бар. Шулай ук коридорда теннис та уйныйлар, бергәләп бәйрәм, кичәләргә әзерләнәләр. Кыскасы, бер гаилә без.
Авылның ун баласы район үзәгенә – Базарлы Матакка йөреп белем ала. Моның сәбәбе – Карга төп белем бирү мәктәбендә төп фәннәр татарча укытыла. Ә район үзәгенә йөреп укучы ул малай-кызларның татарчалары аксый икән.
– Ул балалар катнаш гаиләдә тәрбияләнә, - диде мәктәп директоры. – Читтән күчеп кайткан гаилә дә бар. Аларга рус телендә укырга җайлырак. Хәзер бит программалар авыр, өй эшләрен әзерләгәндә әти-әниләр дә ярдәм итә. Ә татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләр бик катлаулы, татарчаны камил белмәгән бала аны аңламаячак. Шуның өчен дә ул әтиәниләргә үпкәбез юк, бу аларның хокукы. Базарлы Матактан һәр көнне автобус килеп ала, кайтарып куя. Ун белән унбергә үзебезнең укучылар да район үзәгенә барып укый.
фото 11
Мәктәпнең укытучылары белән дә таныштым. Барысы да диярлек тәҗрибәле укытучы икән. Балаларның уку өлгереше яхшы, бишкә генә укучылар да бар. Соңгы төп дәүләт имтихан нәтиҗәләре «4» тә «5» кенә булган.
– Балаларыбыз бик тәрбияле дә, үткен дә, – диде мөгаллимнәр. – Башка авыллардан килгән укытучылар да: «Сезнең балалар бик ачык», – диләр. Бу чынлап та шулай, алар теләсә кайсы очракта да югалып калмый. Мәктәпне тәмамлагач та, яхшы уку йортларына кереп, тормышта үз юлларын табалар.
«КАЗЛАРГА ИХТЫЯҖ ЗУР»
Мәктәптә үк балаларны аналарча кайгыртучы мөгаллимә Мәдинә Хөсәеновага күзем төшкән иде. Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев безне Мәдинә апаларга аерым алып барды. Сәбәбе бар – Хөсәеновлар авылда күп итеп каз асраучы гаиләләрнең берсе. (Авыл уртасында күл бар, меңәрләгән баш каз җәй буе шунда үсә.) Ел саен ике йөз баш казны үстереп урнаштыралар икән.
фото 12
– Әйдәгез, казларны күрсәтәм, – дип, хуҗабикә безне арткы якка алып чыкты. Мәктәптән кайтып өс‑башын алмаштырган да, Мәдинә апа әнә шулай кош-кортлары янына чыккан. Җәмәгате Рафик абый фермер икән, ул эштә иде.
– Ел да Линда токымлы казлар алабыз, – диде хуҗабикә. – Узган ел 160 баш алган идек, быел 200 иттек. Сорау булгач, үстерергә күңелле.
– Ә кемнәргә сатасыз? – дим.
– Дистә елдан бирле даими сатып алучыларыбыз бар. Базарлы Матактан күп киләләр. Бер алганда утыз, кырык казга заказ бирәләр. Инде бүгеннән үк бу казларга хуҗа бар.
– Өмә ясап йолкыйсызмы?
– Юк, берүзем йолкыйм. Эштән кайткач, унар баш та суйган чаклар бар.
–?!
– Әйе (көлә). Егерме биш яшьлек өйләнмәгән төпчек улыбыз бар, ул да булыша. Мин аны үз белгәнемчә шулай акрын гына эшлим. Башта түшкәләрне марля аша элеккеге үтүк белән үтүклим. Ә үтүкне алдан газда тотып алам. Теләсә кайсы эштә осталык кирәк, ә ул еллар буе эшли‑эшли килә. Һәркемнең яхшылап йолкынган, чиста, ялтырап торган каз аласы килә. Казны еш кына бүләк, күчтәнәч итеп бирәләр бит. Гел әйтәм: каз бәбкәләрен үстерү алай ук катлаулы түгел, ә менә сатуга әзерләү пөхтәлек, саклык сорый. Казның тиресен ертырга, артык кайнар пар белән пешерергә ярамый. Ана казларны йолку аеруча авыр, аларның тиресе юкарак, йомшаграк, бозып куюың да мөмкин. Шуның өчен белеп кенә эш итәргә кирәк.
Мәдинә апа җәмәгате белән өч бала тәрбияләп үстергән. Алар бүген туган нигезләреннән читтә яши. Ир белән хатын Рафик абыйның әти-әнисен соңгы юлга тәрбияләп озаткан. Ә хәзер исә Мәдинә апаның әтисен үзләренә алып килгәннәр.
– Ирем озак еллар совхозда инженер булып эшләде, – диде хуҗабикә. – Ул иртәдән кичкә кадәр кадәр эштә була иде. Өч балабызны тәрбияләргә каенанам белән каенатам булышты. Мин дә бит көне буе мәктәптә. Укытучының дәрестән тыш та күп эше барлыгын алар яхшы аңлый иде, аларга бик рәхмәтлемен.
Мәдинә апа лаеклы ялда инде, алты дистәне тутырган. Тик һаман әле мәктәптә эшләп йөри – Карга төп белем бирү мәктәбендә рус теле, рус әдәбияты укыта. Бер ел эшләми дә торган, тик аннары яңадан чакыртып алганнар.
Хөсәеновлар гаиләсендә «Каз нәзере» дип аталган кызык бер йола бар. Аны Мәдинә апага тумышы белән Кама Тамагы районыннан булган каенанасы өйрәтеп калдырган. «Каз нәзере» ул – казларны эшкәртеп бетергәч мәҗлес җыю. Бер елны Мәдинә апа чирләп китеп, кунак җыймыйча, сәдака гына таратырга уйлый. Шул көнне «үз өлешләрен сорап килгән» казлар төшенә керә. Шуннан бирле мәҗлес үткәрергәме-юкмы дигән сорау тумый икән.
– Кунакка авылыбызның хәзрәтен, барлык туганнарны һәм якыннарны чакырам, – диде хуҗабикә. – Каздан зур бәлеш әзерлим, каз маенда коймак пешерәм, кош түшкәсен дә пешереп табынга куям. Мулла Коръән сүрәләре укый, алга таба да зур табын янында күпсанлы туган-тумача җыелсын, дөньяларыбыз тыныч булсын, дип теләк тели.
...Карга табигатьтә әллә ни купшылык белән аерылып тормый. Зыян салып йөрүче дә бит. Ә менә Карга авылының исеме җисеменә туры килми. Карлыгач кебек тырыш алар – авылда күп итеп мал‑туар асрыйлар. Шуның өчен дә тормышлары мул.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Гөлүсә Закированың «Каргауыл» китабыннан: – Карга авылының барлыкка килү вакыты төгәл билгеле түгел. XVII гасыр документларында Карга – «Актай елгасының югарырак ярындагы Яңа Ахтачы», «Югары Ахтачы, шул ук Карга» кебек исемнәр белән искә алына. «Югары» һәм «Яңа» дигән билгеләмәләргә караганда, Карганың XVII гасырның I яртысында барлыкка килгән Ахтачы-Базяково һәм Ахтачы-Садыйков авылларыннан соңрак нигезләнүе ачыклана. Авыл исеме хакында халык хәтерендә бердәнбер риваять сакланып калган: «Борынгы заманда кешеләр, бераз калкурак урынны сайлап, шунда килеп төпләнә башлаган, авыл барлыкка килгән. Ләкин аның исеме булмаган. Уйлашканнар да мондый карарга килгәннәр, имеш. «Бер ялгыз агач тирәсенә җыелырга һәм шул агачка иң беренче нинди кош килеп куна, авылны шул кош исеме белән атарга». Халык җыелгач, агачка карга килеп кунган, имеш. Шулай итеп авыл Карга исемен йөртә башлаган».
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: