Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кармыш: күмәк көч тау күчерә

Чирмешән районының Кармыш авылына килеп кергәч тә, каршыга очраган бер машинаны туктатып, авыл җирлеге идарәсен сорадык. Рульдәге егет, ике дә уйламыйча, кире борылды да безгә үзе артыннан барырга кушты. Әлбәттә, ул безнең Казаннан килгән журналистлар икәнлекне белмәде. Авыл җирлеге идарәсенә килеп җиткәч: «Менә ул», – дип елмайды. Әле авылның бер кешесен күрмәсәк тә, шул мизгелдә: «Биредә мондый ачык, ярдәмчел кешеләр күпме икән?» – дигән уй килде. Бик тиздән әлеге сорауга җавап та табылды.

БАКЧАНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ӨМЕТЛЕ

Кармыш зур авыллар рәтендә йөрми – 126 хуҗалык бар, 291 кеше яши. Биредә чын мәгънәсендә җир кешеләре гомер итә: халыкта гына 172 савым сыеры бар, фермерларда исә мөгезле эре терлек саны 500 дән артык. Ләкин минем өчен иң шаккаткыч яңалык шул булды: авылга инвесторны кертмәгәннәр! Кыюрак кешеләр җирләрне бүлешеп, фермерлык эше белән шөгыльләнә башлаган.

Тагын бер сөенечле күренеш: биредә яшь гаиләләр күп. Шулай булгач, балалар да шактый. Кармышта төп белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы гөрләп эшләп тора. Мәктәпне быел утыз өч бала тәмамласа, бакчага ун бала йөри икән. Белем йортында укучылар каникулга таралган, ә менә бакча эшли иде. Шуның өчен дә анда кереп, Кармыш авылының нәниләре белән танышып чыктык. 





Тыштан караганда бакча әллә ни күзгә ташланмый, ләкин эчтән ул балкып тора. 2016 елда ике катлы бинага капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Әнә шул чагында заманча җиһазлар да кайтарылган, диварларга матур рәсемнәр ясалган, махсус пәрдәләр тектерелгән. Башкаладагы кайбер бакчаларның борынына чиертә ул.

– Нәниләрне яшь ярымнан алабыз, – ди Кармыш балалар бакчасы мөдире Гөлия Гайфуллина. – Берничә ел элек хәтта алты айлык, яше тулмаган балаларны да карадык. Әниләренә эшкә чыгарга кирәк булганда, калдыралар, аннан бергәләп үсәләр. Бездә бер генә төркем, яшькә карап бүлү юк. Элегрәк ике төркем ачарга дигән сүз булган иде, ул чорда балалар саны күп иде. Хәзер андый ихтыяҗ юк.

– Ә быел бакчага ничә бала киләчәк? – дим.

– Ике бала чыгып китте, тагын ике килә. Моңа кадәр гел уналты, унҗиде бала йөрде. Узган ел сигез баланы мәктәпкә озаттык та, әнә шулай ун гына калды. Авылда яшь гаиләләр күп, бакчаның киләчәге өметле, Алла боерса.

Әлеге бина 1982 елда салынган булган. Әйткәнемчә, ике катлы ул. Заманында аның беренче катында мәктәп ашханәсе булган. Хәзер исә беренче катта почта, авыл җирлеге идарәсе урнашкан. (Әлбәттә, ишекләр аерым).

– Конкурсларда гел катнашабыз, призлы урыннар алабыз, – диде бакча мөдире. – Балалар белән гел татарча сөйләшәбез, мәктәпкәчә әзерләү дә татарча бара. Кармыш төп белем бирү мәктәбендә дә ана телендә укыйлар. Якын-тирәдә чуваш авыллары шактый. Без исә Чирмешән районындагы татарлыкны саклый торган авылларның берсе, шуның өчен дә кунаклар еш килә.

«КИЛЕНЕМ АРТЫК ЯХШЫ»

Авылның иң матур гаиләсе белән таныштык. Вафиннар өч буын бергә яши икән. Йорттагы иң өлкән кеше Шәриза абый 90 яшен тутырган. Җәмәгате Разыя апага исә сиксән биш яшь. Икенче буын – әби белән бабайның улы Ришат, аның җәмәгате Гөлүсә һәм төпчек уллары. Шәриза бабай белән Разыя әби күптән түгел генә тимер туйларын билгеләп үткән – 65 ел бергә тату гомер итәләр икән.



– Район башлыгыбыз Рамил Тәлгать улы Айбатов, бергә озак гомер итүчеләрне җыеп, бик матур бәйрәм ясады. Шулай олылагач, күңел булды, – диде бабакай.

Шәриза абый белән Разыя апа алты бала – өч кыз, өч малай тәрбияләп үстергән. Ни кызганыч, өч улларының берсе 21 яшендә мәрхүм булган. Унбер онык, сигез оныкчыкның яраткан әби белән бабасы алар. Балалары барысы да шәһәрдә төпләнгән, ә менә бишенче уллары Ришат абый туган авылын ташлап китмәгән. Сөйгәне, шулай ук Кармыш кызы Гөлүсә белән гаилә корып, өч ул үстергәннәр.

Гаиләнең иң өлкән кешесе буларак, башта Шәриза абый белән сөйләштек. Бабакай, үсмер еллары Бөек Ватан сугышына туры килгәнгә, унөч яшеннән колхоз эшенә чыккан. Иген чәчү, җыю – ир‑ат кулы кирәк булган бөтен эшне яшьтәшләре белән җигелеп тарткан.

– 1952 елда тракторга утырдым, – диде Шәриза абый. – Лаеклы ялга чыкканчы, кырык биш ел шулай рульдә булдым. Гел чылбырлы тракторда эшләдем. Җәй көне исә комбайнга утыра идем. Малайларның өчесе дә минем белән кырда үсте – комбайнчы ярдәмчесе булып йөрделәр. Безнең гаиләдә йоклап яту дигән әйбер булмады.

– Ә мәктәптә укыдыгызмы? – дим.

– Укыдык. Җиде еллык мәктәп үзебезнең Кармышта иде. Сигезенчегә Лашманга йөрделәр, бик сирәкләре генә инде. Кая, ул чагында уку кайгысы идеме? Әнә, Разыя ярты еллар чамасы Лашманда укыган, аннан барыбер мәктәпне ташлап кайткан.

– Бабай белә, – дип көлде Разыя апа. – Әйе, әтидән бик гозерләп сорап, Лашман мәктәбенә бардым. 1954 ел иде ул. Әти үзе белемле кеше булгач, каршы килмәде. Лашманда бер йортка торырга кердек, ә ялларда өйгә кайта идек. Ике авыл арасы егерме чакрым, шуны җәяү атларга кирәк. Яңа елга кадәр шулай интектем дә, ташлап кайтып киттем. Аннары колхозга эшкә кердем. Әнә шулай укымыйча калынды инде.

Разыя апа егерме биш ел кайнанасы белән яшәгән. Ә килене белән утыз елдан артык гомер итә. Миңа ул бу йортның кояшы кебек тоелды: гел елмаеп тора. Ә килене турында әйткәндә, тагын да нурлана: «Киленем артык әйбәт», – дип ничә тапкыр әйткәндер.

– Сезнең яклар уңган бит, суган, яшелчә күпләп үстергәннәр. Сезгә дә тәтедеме ул? – дим Разыя апага.

– Тәтеде. Безнең бәхетсезлеккә, чөгендер чыкты. Кармышта аны 1957 елда чәчә башладылар. Мин инде анда кияүдә идем. Беренче елны һәр гаиләгә гектар ярым бүлеп бирсәләр, аннан өчәр гектар утадык. Без генә түгел, авылның бөтен хатын-кызы, бала-чагасы шуның белән чиләнде. Яшь балаларны чөгендер басуында үстердек. Җәй буе басудан кайтып кермәдек. Көзгә чөгендерләрне чистартып, машинага төяп җибәрәсең. Кар яуганчы сузыла инде ул. Әле ярый балалар кул арасына керә башлады, алар булышты. Аллага шөкер дим, безнең балалар бик тәртипле, эшкә дә, укуга да сәләтле булдылар.

Вафиннарның йорты иркен. Кайчагында бирегә утызар кеше кайта икән. Төп йортка барысы да җыела.

– Аерым йорт салу теләге булмады? – дидем безнең сөйләшүне сабыр гына тыңлап утырган Гөлүсә апага.

– Булмады. Бу йортны мин килен булып килгәч салдык. Туйдан соң Ришат белән йортның нигезен казырга чыгып киттек, барыбыз да бергәләп эшләдек. Ничек инде үзең яңа йортка күченеп, әти белән әнине искесендә калдырасың? Олы улларыбыз игезәк булып туды. Әни аларны бик карашты, балаларны үзем юындырмадым да. Кечкенәсен дә карап үстерде. Без эшкә чыгып китәбез, әти белән әни өйдә күз-колак. Ашарга пешкән, маллар каралган. Әле хәзер дә, Аллага шөкер, кайнар ризыкка кайтып керәбез.

...Килен, кайнаналы йортка кергәч, бу икәүнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күзәтәсең. Кайбер очракта йә килен, йә кайнана өстен булып күренә. Вафиннар гаиләсендә исә андый әйбер тоймадым: арада ниндидер җылылык, хөрмәт барлыгы сизелә. Алар бер-берсенә охшаш та: сабырлар, шуның белән бергә икесе дә ачык, гади. Бу йорттагы ирләр өчен сөендем: акыллы хатын‑кыз белән яшәү рәхәт бит!

«ТАШ КАЗАН» – СЕРЛЕ УРЫН?

Кармышта берничә тапкыр «Таш казан» дигән сүзне ишеттем. Баксаң, авылдан өч‑ дүрт чакрым ераклыкта әнә шундый җир бар икән. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Гатина безне шунда алып китте. Машина белән туры юл юк, шуның өчен Яшәүче авылы аркылы киттек. Яшәүче – Кармыш авыл җирлегенә кергән утыз хуҗалыклы авыл. «Таш казан» менә шушы ике авыл арасында икән.

Авыл җирлеге башлыгы башта Яшәүченең аксакалы, авылның мулласы Фаил абый Мортазин янына алып керде. Ник дигәндә, Фаил абый биредә туып үскән кеше. Дөрес, аннан соң Әлмәттә яшәгән, нефть өлкәсендә эшләгән. Ә лаеклы ялга чыккач, җәмәгате Фәридә апа белән Яшәүчегә күченеп кайтканнар. Бик актив кеше ул, туган авылы өчен янып тора.



– Без балачакта «Таш казан»га гел бара идек, – диде Фаил абый. – Ул ташларның астында су иде бит. Без, бала-чагалар, суга басарга курка идек. Янәсе, ул җенле урын, суында да берәр тылсым бар кебек тоела иде.

Шулай да Фаил абый берсендә шул суга аягын тыгып карарга батырчылык итә. Башта бер аягын төшерә, аннары икенчесен... Малайлар бу хәлне тын да алмыйча күзәтә.

– Бик шук идем, – дип дәвам итте Фаил абый. – Әнә шуңа да яшьтәшләремне үртәргә булдым: аякны суга төшергәч, кычкыра башладым. Барысының да коты очты.

– Суы салкын идеме шулай? – дим.

– Юк инде, болай, мәзәк ясап. Гадәти су иде ул. Шуннан соң курыкмыйча башкалар да аякларын суга тыгып карады.

«Таш казан» дигән урын Яшәүче авылына да бик якын түгел, ике чакрымнар тирәсе. Ике тау арасына урнашкан зур, үзенчәлекле бу ташларны күреп хәйран калдык. Ни кызганыч, биш ел элек биредә су кипкән. Җирле халык аның сәбәбен аңлата алмады. Ләкин ул алар өчен барыбер ниндидер бер изге, тарихи урын булып кала бирә.

– 1930 нчы елларда монда кешеләр яшәгән, – диде Фаил абый. – Совет власте муллаларга карата бик рәхимсез булган бит. Бер төркем дин әһелләре гаиләләре белән туган нигезләрен ташлап чыгып киткән. Үзара сөйләшептер инде, алар бирегә җыелган. Араларында күрше‑тирә район муллары күп булган. Азрак хәл алгач, ир‑атлар Себер якларына чыгып киткән. Ә балалары белән хатын-кызлар монда яшәп калган. Ир‑атлар аларга бәләкәй генә өйләр салып калдырган. Ул өйләрнең нигезләре әле берничә ел элек кенә җиргә сеңеп бетте. Соңрак ир‑атлар гаиләләрен кайтып алган. Менә бу ташлар шул чорларның шаһиты. Анда хәтта кайбер муллаларның исемнәре дә бар.



Чынлап та, казанны хәтерләткән әлеге дәү‑дәү ташларда кеше исемнәре чокып язылган. 1930 ел дигән язу да бар. Бу җиргә туристлар да килә икән. Шуның өчен дә, авыл җирлеге тырышлыгы белән, тимер баскычлар да ясап куйганнар.

– Бәлки тора‑бара бирегә тагын да күбрәк туристлар килер. Әлегә бу изге урын турында халык бик белми, – ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Рамилә Гатина.

«ҖИРНЕ ЧИТ КЕШЕЛӘРГӘ БИРМӘДЕК»

Кармышта унбишләп гаилә фермерлык эше белән шөгыльләнә. КФХ ясаучылар, ШЯХ программасы белән эшләүчеләр дә бар. Авылның күп кешесе пай җирләрен аларга тапшырган. Шулай ук җирләрен үзләре эшкәртүче гаиләләр дә бар, андыйлар фермер булып теркәлмәгән.



Кармышның иң зур фермерларыннан берсе – Дамир Гатин. Егерме өч яшендә ул инде КФХ булып теркәлгән. Бүген утыз биш яшьлек фермерның 2 550 гектар җире, 117 баш мөгезле эре терлеге бар.

– Әтинең бертуган энесе фермерлык эшен алып бара иде, – диде Дамир. – Ул үзенә икенче эш башлады да җирләрне миңа тапшырды. Әнә шул 300 гектар җир белән эшне башладым. Аннары инде җирләр ел саен акрынлап арта торды.

– Дәүләттән берәр ярдәм алдыгызмы? – дим.

– Алгаладык. Склад, ферма биналарын грант акчасына төзекләндердек. Колхозның иске биналарын сатып алган идек. Тагын 2018 елда федераль грант кысаларында үгезләр сатып алдым.

Тәҗрибәле фермер җир эшенә күбрәк өстенлек бирә, әлбәттә. Моның өчен аның бөтен техникасы бар. Ә үгезләр үстерү вак‑төяк чыгымнарны капларга китә. Иген уңышын елга бер генә аласың бит, ә маллар ел әйләнәсе акча кертә.

Иген дигәннән, биредә шул ук хәл: узган елгы уңыш быелга кадәр амбарларда сакланган. Язын арышны килосын алты сумнан сатканнар. Дөрес, сатылган һәр килограмм ашлык өчен дәүләт ике сум акчалата субсидия кайтарган.

– Быел яхшы уңышка өмет бармы? Чирмешән районында корылык икән, – дим Дамирга.

– Өмет һаман бар инде ул. Шөкер, башка авыллар белән чагыштырганда, безнең авылда яңгырлар яугалады әле. Яхшы күңелле кешеләр яши бездә, изгелекләр дә еш эшлибез. Яңгырлар әнә шуның әҗередер.

Чынлап та, Кармышта бик ярдәмчел кешеләр яши. (Без моңа инде авылга кергәндә үк инандык). Фермерлар үзара да тату эшли: сезон вакытында бер-берсенә нык булышалар. Трактор, комбайн кирәксә дә, кемнеке буш, шуныкын алалар.

Авылда тату, ярдәмчел халык яши икәнлегенә тагын бер мисал: Кармышның ике егете бүген махсус хәрби операциядә катнаша икән. Егетләр ярдәм сорагач, авыл кешеләре дүрт көн эчендә 1 миллион сум акча җыйган. Һәм шул акчага бөтен кирәкле әйберләрне сатып алып, Донецк өлкәсенә илтеп кайтканнар.

– Авылыбызның егетләре зур йөк машиналарында еракка йөри, – дип сөйләде Дамир Гатин. – Шуларның берсе белән Украинага кадәр бардык. Хезмәттә булган егетләребез белән очрашып, кирәк-яракларны кулларына тапшырдык. Күптән түгел генә ул егетләр кайтып китте. Бөтен авылыбыз белән аларны каршы алып бәйрәм ясадык. Көн саен кунак булып йорттан-йортка йөрделәр. Аннан тагын авыл белән озатып калдык. Исән‑имин йөреп кайтсыннар, алар өчен гел догада без...

Кармышны Чувашия, Мордовиянең данлыклы татар авылларына охшаттык: заманча яңа йортлар, урам тулы балачага, пөхтә генә сакал калдырган ир-атлар... Бүген татар авыллары ничек яшәргә тиеш дип сорасалар, Кармыштагы кебек дияр идем. Тырышлык, туган авылыңны ярату, иманлы булу, заманга яраклашу – кармышлыларның уңыш сере шунда кебек тоелды. 

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН

– Бабайлар сөйләве буенча, авылыбызның тарихы XVII гасырларга барып тоташа. Чу‑ кындыру сәясәте башлангач, үз диненә хыянәт итәргә теләмичә, Чебоксардан Кармыш атлы кеше килә. Бу якларда чуваш авыллары була. Аны кызганып, ялгыз бер чуваш әбисе үз йортына кертә. Тора‑бара Кармыш бабай тирә‑якны өйрәнә. Ул чакта биредә куе ур‑ ман үсә. Соңрак Кармыш бабабыз гаилә кора һәм әлеге урынга килеп төпләнә. Авыл шулай үсеп киткән дигән фараз бар. 

 (Шәриза Вафин, авылның аксакалы)

Руфия Фазылова 

Фото: Александр Ефремов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: