Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казаклар

Казаклар

Бездә әллә нинди үзенчәлекле исемле авыллар бар. Сәер яңгырашлылары да җитәрлек. Биектау районында урнашкан Казаклар авылы беренчесенә керәдер. Бер казак та яшәмәгән салага ни өчен мондый исем биргәннәр соң?

22 марта 2022

100 ЕЛЛЫК БИНА
Казаклар зур авыл. Олы юлдан килгәндә, чакрымга җәелгән саланы күреп аласың. Тау астына урнашкан ул, шуңа да авыл уч төбендәге кебек күренә. Әнә шулай хозурланып Казакларга кереп барганда, юл өстендә агач бинаны күреп алдык. Тик без аны һич кенә дә мәктәп дип уйламадык, шуңа да узып киткәнбез. Урамда туктап, кешеләрдән сорашып, кире киттек, чөнки безне мәктәптә көтәләр иде.
Өстәп-өстәп салынган агач бина янына туктадык да, эчкә уздык. Юан бүрәнәләргә куелган пластик тәрәзәләр бинага ремонт ясалганлыгы турында сөйли. Күзгә ташланган тагын бер әй - бер – өч метрлы агач ишекләр булды. Хәтерлим, безнең авылда да иске мәктәп бинасы бар иде. Дөрес, анда дәресләр алып барылмады, чөнки яңа белем бирү йорты төзелде. Ә без, балалар, нәкъ менә иске мәктәпкә керергә атлыгып тордык. Маҗаралы кинолардагыча, аннан берәр җан иясе чыгар төсле иде. Казаклар мәктәбенә аяк баскач, әнә шул хатирәләр яңарды – тын да алмый тирә ‑якны күзәттем. Әллә ничә кат буялган ишекләр, киң такталы агач идәннәр – барысы да балачакка алып кайтты...
Казаклар мәктәбендә бүген унөч бала белем ала. Икенче, бишенче сыйныфлар бөтенләй юк. Тугызынчыда бер бала, яңа уку елына янә бер бала керәчәк, ягъни мәктәптә укучы саны үзгәрми. Иң күп балалы сыйныф – өченчеләр, анда дүрт бала икән.
– Укыганда, әлбәттә, балаларга күңелсезрәк инде, – ди Казаклар төп белем бирү мәктәбе директоры Госман Исхаков. – Конкуренция дә юк, ягъни укучы үзенең чын белем дәрәҗәсен башкалар белән чагыштырып карый алмый. Мин аларны кызганып та куям. Кырык биш минут буе укытучы сиңа гына карап торсын әле.
Мисал өчен, без утыз өч бала укыдык. Бер дәрестә җавап бирсәң, аннан атна буе ял итә идек. Ә монда һәр көн, дәрес саен җавап бирергә кирәк. Шулай булгач, укучы дәрескә әзерләнмичә килә алмый. Монысы инде сыйныфта бер бала гына булуның уңай ягы – бөтен игътибар үзенә генә.
Госман Рамил улы үзе дә кайчандыр шушы мәктәптә белем алган. Ул чакта әлеге зур булмаган бинада 250 бала укыган. Хәтта ул кайчандыр 300 баланы да сыйдырган – биш чакрым ераклыктагы Матмыр авылы малай-кызлары да бирегә килгән. Алар өчен махсус интернат та булган.
– 1985 елдан бирле әлеге мәктәптә эшлим, – дип сүзен дәвам итте директор. – Ул вакытта бала саны йөз тирәсе иде. Безнең авыл район үзәгеннән ерак. Колхоз бай булмады, шуңа да яшьләр авылдан китү ягын карады. Авыл аша аккан Ашыт елгасы һәр яз саен күпербасмаларны су астында калдыра иде. Ул чорда язын көймә белән йөреш иде. Юллар юк. Күп ата‑ана баласын үзләре үк читкә куып җибәрде. Минем дә әти‑әни авылда калуымны теләмәде, тик ни генә дисәләр дә, шәһәр тормышын яратмадым. Артка борылып карыйм да, бер генә дә үкенмим. Туган авылыңнан аерылмый яшәү олы бәхет ул. Өстәвенә, яраткан эшем, гаиләм бар. Бүген җәннәттә яшибез, газы, суы кергән, менә дигән юллар...
фото 2
– Казакларга 1983 елда килдем, ул вакытта мәктәптә 127 укучы бар иде, – дип сүзгә кушылды математика укытучысы Зөлфирә Газиз кызы Саттарова – Шул елны КДПИның физика-математика факультетын тәмамладым. Юллама белән монда җибәрделәр. Дөресен генә әйткәндә, бер‑ике ел эшлим дә, аннан китәрмен дигән ният белән килдем. Биектау районының Яңавыл авылыннан мин. Безнең яклар белән чагыштырганда, ул чакта Казаклар шактый караңгы авыл кебек тоелды. Иң начары – юл юк иде. Ашыйсы ризыкларым биредә булган икән.
Казаклар егетенә кияүгә чыгып, монда төпләнеп калдым. Йорт салып, балалар үстереп, матур гына яшәп ятабыз, Аллага шөкер. Казаклар мәктәбендә Мөдәррис Идрисов исемен берничә тапкыр телгә алдылар. Бактың исә, үзе укыган белем йортына аның ярдәме бик зур булган. Янкорма салдыру, мәктәп коридорына плитка җәйдерү, укытучылар бүлмәсен, музейны ремонтлау – барысы да шул эшкуарның хезмәте икән. Гомумән, Казакларда авылын яратучы кешеләр җитәрлек. Хәтта читтә яшәп, авылга күченеп кайткан кешеләр дә, мәктәп эшләсен, дип тырыша. 1953 елда шушы белем йортын тәмамлап, аннан Мәскәүдә гомер иткән Әнисә Вәлиева, берничә ел элек туган авылына күченеп кайта. Казаклар мәктәбенең иске, ватык тәрәзәләрен күреп, улы Рахманга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, ананың игелекле улы мәктәпкә пластик тәрәзәләр куйдыра.
фото 0
фото 1 (1)(1)
– Белем йортыбыз ябылмасын өчен бөтен күңелне биреп эшлибез, – диде Госман Рамил улы. – Авыл өчен мәктәпнең ни дәрәҗәдә кирәк икәнен аңлатып торасы түгел. Без монда бер гаилә. Һәр балабыз өчен янып торабыз. Укытучылар коллективы тәҗрибәле, көчле. Безнең мәктәпне районда да яхшы беләләр, чөнки укучыларыбызның уңышлары зур.
Чыннан да, Казаклар мәктәбендә гаилә җылысы бар. Ә балаларның күзләре янып тора. Шәһәр мәктәпләрендәге кебек укытучыларга исем, әтисенең исеме белән эндәшү юк биредә. Мөгаллимнәр биредә «апа», «абый». Үз итеп, якын итеп эндәшү...
КҮП БАЛАЛЫ ГАИЛӘ
Сизгәнегез бармы, читтән кайткан гаиләне җирле халык башта инә күзеннән үткәрә. Кабул итәргәме, юкмы икән дип тикшерә. Казакларга да егерме ел элек Ташкенттан Кәлимуллиннар гаиләсе күченеп кайта. Иске генә бер йорт алалар, шуны төзекләндерә башлыйлар. Авыл кешеләрен шаккатырган нәрсә хуҗабикә Минзиннәт апаның бакчасы була. Ни генә үстерми ул!
фото 3
Бүген әлеге нигездә сигез кеше гомер итә. Минзиннәт апаның төпчек улы Марат, килене Лилия һәм аларның биш баласы. Гаиләгә аяк баскач та аңлашылды – бу йортта дин кануннары буенча яшиләр.
– Мәрхүм ирем белән дүрт бала үстердек, – диде Минзиннәт апа. – Әле дә йөрәк ярасы төзәлми – 1967 елгы улымны хәрби хезмәткә киткән җиреннән табутта алып кайттылар. 1986 ел иде ул. Тугыз ай су асты корабында хезмәт итте. Әле ярый төпчек улыбыз Марат булган, картлык көнемдә кем белән яшәр идем, дим.
Минзиннәт апаның әти-әниләре Нурлат ягыннан. Совет заманында бәхет эзләп башта Чиләбегә киткәннәр. Минзиннәт апа шунда туган. Кызга биш яшь чагында Үзбәкстанга күченгәннәр. Шунда төпләнеп тә калганнар.
– Ташкентта укыдым, аннан заводта эшләдем, лаеклы ялга да шуннан чыктым, – диде Минзиннәт апа. – Үзбәкстанда яшәгән чакта туганнарга Нурлат районына кайтып йөрдек. Ирем исә Ульяновск ягыннан иде.
– Казакларга ничек килеп чыктыгыз? – дим.
– Сеңлемнең улы монда килеп урнашкан иде. Татарстанга күченеп кайтырга ниятләгәч, Казакларны килеп күрдек. Авылны ошаттык.
Тиз арада Ташкенттагы бер дигән йортыбызны, ихаталарны арзан бәягә сатып, монда кайтып киттек.
– Ә ни өчен гомер иткән Ташкентны калдырдыгыз?
– Кызым Кама Тамагы районы егетенә кияүгә чыкты. Бер җәйдә Марат апаларына кунакка кайткан иде. Шуннан безгә шалтырата бу: «Әни, минем башка Ташкентка кайтасым килми, монда калам», – диде. Ул вакытта Маратка уналты гына яшь иде. Үсмер баланы ничек итеп үзен генә калдырасың? Әнә шулай ирем белән тиз генә хәл иттек тә ата-бабаларыбыз җиренә кайтып киттек. Бер дә үкенмим, Татарстан яшәр өчен бик уңайлы. Бер генә үкенеч – ирем монда кайткач алты ел гына яшәп калды... Шушы зур йортта оныклар янәшәсендә бергә‑бергә ничек күңелле яшәр идек дим.
Марат белән күрешеп булмады, ә менә Лилия өйдә иде. Биш баласын киендереп, безне чәй табыны белән каршы алды ул.
– Марат белән 2006 елда гаилә кордык, – диде күп балалы ана. – Мин дә читтә – Казахстанда туган бала. Аннан Самарада яшәдек. Инде үсмер чакта Биектау районына күчендек. Марат белән без ерак кодалар булып чыгабыз. Унсигез яшемдә аңа кияүгә чыктым. Хәләл көчебез белән шулай йорт җиткердек. Бер‑бер артлы балалар туды. Иң олы улыбызга ундүрт, иң кече кызыбызга өч яшь.
– И, Лилияне без барыбыз да яраттык, – дип сүзгә кушылды Минзиннәт апа. – Гаиләләрен дә яхшы беләбез, бик ипле кешеләр. Марат өйләнәм дигәч, шулкадәр сөендем инде. Мондый килен Аллаһы Тәгалә бүләге. (Минзиннәт апа күз яшьләрен сөртте. – Авт.) Унбиш ел бер түбә астында яшибез. «Эх», – дип тә әйткәннәре юк. Марат та шулай. Минем белән киңәшләшмичә йортта кадак та какмыйлар. Оныклар турында сүз дә юк, берсенә эндәшсәм, барысы да йөгереп килә.
Элек бер түбә астында ничек яшәгәннәр икән дип кайчак гаҗәпләнәбез. Олыларга ихтирам – Кәлимуллиннар гаиләсендә иң беренче әнә шул күзгә ташланды.
КУРЧАК ТЕГҮ ОСТАСЫ
Казакларда 337 кеше яши, 274 хуҗалык бар. Авылда ике зур эшмәкәр исәпләнә. Берсе колбаса, ит ризыклары ясый, икенчесе күпләп мөгезле эре терлек тота. Төрле чаралар үткәргәндә ярдәм итәләр икән. Тик аерым сәбәпләр аркасында, фермерлар белән күрешеп булмады. Аның каравы Казаклар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Минһаҗева безне үзенчәлекле бер ханым янына алып барды. Гүзәл Адбулхаева тукымадан курчаклар, төрле йорт хайваннары, ерткыч җанварлар тегә.
фото 5
– Казан кызы мин, – диде ул. – Гомер буе шунда яшәдем. Сату‑алу өлкәсендә эшләдем. Тик күңелем белән гел иҗат эшенә тартылдым. Шуңа да буш вакыт булган саен кул эшләрен өйрәнә идем. Беренче уенчыкны сеңлемә ясап бирдем. Ул миннән ундүрт яшькә кече. Шулай берсендә кайтты да: «Хезмәт дәресенә курчак тегеп килергә кирәк», – ди. Бер дә авырсынмыйча, кулга тукымалар алып, эшкә керештем. Шактый матур килеп чыкты. Мәктәптә укытучы да яраткан. Әле миңа бер китап та биреп җибәргән иде: «Шуннан карап өйрәнсен», – дигән. Тора‑бара андый китаплар күбәйде.
фото 4
Гүзәл апа гаҗәп кеше – ул барлык ясаган уенчыкларын дус, танышларына бүләк итә. Яңа ел алдыннан гына да егермеләп уенчык ясаган. Һәм аларның барысын да бүләккә таратып бетергән! Шуңа да өендә берничә генә уенчык бар.
– Заказга эшлисезме? – дим.
– Соңгы вакытта эшли башладым дияргә буладыр. Кешеләр берсеннән берсе күреп ясата. Аның инде бәясе кыйммәт түгел. Бик көчләп акча биргәч, ярар, чималга булса да ярар, дип алдым. Дөресен генә әйткәндә, өйдә инде юньле тукымалар да калмады. Гел ясагач, күп кирәк бит.
Безгә дә Гүзәл апа тиз генә аю баласы ясап күрсәтте. Биш минут дигәндә тукыманы кисеп, тегү машинасы янына килеп утырды. Чынлап торып утырса, бер уенчыкка бер сәгать вакыт җитә икән.
– Курчак катлаулырак булган саен, вакыт та күбрәк кирәк, – диде оста.
Гүзәл апаны Казакларга язмыш алып килә. Гомер иткән ире вафат булгач, ул дүрт ел ел ялгыз яши. (Ике улы да гаиләле.) Шуннан очраклы рәвештә Мулланур абый белән таныша. Ир телефон аша Казаклар авылында яшәвен, гомер иткән хатынының вафат булуын сөйли. Һәм очрашырга сүз куешалар.
– Беренче ирем вафат булгач, янә кияүгә чыгармын дип һич уйламаган идем, – диде Гүзәл апа. – Язмыштыр инде. Менә Казакларга килгәнгә дә дүрт ел булды. Авыл халкы белән уртак телне тиз таптык. Күршеләр белән бик тату яшибез. Җәен күп итеп чәчәкләр үстерәм, төрле фигуралар ясыйм. Тормыш дәвам итә, алга карап яшәргә кирәк. Мулланур да, мин дә мәрхүм җәмәгатьләребезне гел искә алабыз. Аларга багышлап көн дә дога кылам...
Авылның иң озак яшәүче парлары – Сафиннар гаиләсенә дә кердек. Хәбибрахман абый белән Гакыйлә апа алтмыш җиде ел бергә гомер итәләр. Биш бала дөньяга китергәннәр, ни кызганыч, бүгенге көндә өчесе генә исән икән. Оныкларның балаларын да күрү бәхетенә ирешкәннәр.
– Малай китсә, кыз кайта, үзебезне генә калдырмыйлар, рәхмәт яусын, – диде Гакыйлә апа. – Яшь бар бит. Бабайга узган ел туксан тулды, миңа сиксән сигез яшь.
фото 6
Хәбибрахман абый көрәшче нәселеннән. Уллары да үзләре кебек көрәшкән. Гомер буе колхозда эшләгән – ат җигүдән башлап, зоотехник, ферма мөдиренә кадәр булган. Гакыйлә апа да фермада хезмәт куйган.
– Әни туксан алты яшенә кадәр яшәде, бер йортта гомер иттек, – диде Хәбибрахман абый. – Без эшкә чыгып киттек, балаларны ул үстерде. Әни бик егәрле карчык иде. Безнең нәсел таза, әле мин аның яшенә җитәм, Алла боерса. Әбине дә тартам, – дип кеткелдәде бабай.
Җитмеш елга якын бергә гомер иткән бу парны күзәтү бик рәхәт! Гакыйлә апаның аяклары авырта икән. Шуңа да Хәбибрахман абый гел карчыгы тирәсендә йөрде. «Тигез яшәүнең сере?» – дип сорау биреп аптыратмадым, күренеп тора – бер‑берең өчен янып, борчылып яшәү, гаилә бәхете шул инде.
...Казакларның зур сөенече – авылга заманча Мәдәният йорты салып куйганнар. Шунда ук бик зур мәчет тә балкып тора. Кешеләре нурлы булгангамы, авылның һәр шундый социаль объекты көлеп тора кебек тоелды.
фото 7
Кайбер авыллардан: «Тагын бер килергә кирәк әле», – дип кайтыла. Көне буе йөрсәң дә, җитми кала. Казакларга да тагын бер бару нияте калды, чөнки яраттык...
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Галия Сабирҗанова, Казаклар төп белем бирү мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы:
– Авыл тарихын төрле чыганаклардан өйрәнеп карадык. Элеккеге документларда Казакларның Уразлы атамасы очрый. Урәз бәк җирләре булмадымы икән дип тә уйлыйбыз. Бу җирләрдә йомышлы татарлар яшәгән. Аларга ул хезмәтләре өчен бирелгәндер дигән дә фараз бар.
Казаклар зиратында ике борынгы кабер ташы бар. Анда мәрсияләр, ягъни язулар чокып язылган. Күп еллар аны халык укый алмаган. Менә безгә шул ташларны укып бирделәр. Унсигезенче гасырда яшәгән Исхак бине Габделкәрим язулары булып чыкты. Димәк, ул чорда биредә кешеләр яшәгән. Казан ханлыгын Явыз Иван басып алганнан соң, татарлар Әлдермеш, Дөбъяз якларына килеп урнашкан. Соңрак алар бу җирләргә дә күченеп утырырга бик мөмкин. Һәрхәлдә, тарихчыларга ияреп, без шундый фикердә торабыз.
DSC08194_
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
 

Добавить комментарий

Тема номера