
Кече юлда – кече Елга
Татар авыллары. Кече Елгага рәхим итегез!
29 января 2019

«ҖИДЕ ЕЛ КӨТТЕМ...»
Кече Елга белән Олы Елга авылы арасы ике генә чакрым. Ләкин беренчесе – Лаеш, икенчесе Балык Бистәсе районнарына карый. (Олы Елга дип язылса да халык аны «Юлга» дип йөртә.) Сугыштан соңгы елларда ике авылга бер мәктәп булган. Бүген исә ике авылда да урта мәктәп эшли.
Кече Елга авыл җирлегенә тагын ике авыл – Шуран, Полянка керә. Исемнәреннән күренгәнчә, алар рус авыллары. Аларда кеше саны аз. Мисал өчен, Полянкада җиде генә йорт бар. Дөрес, җәй көне «дачник»лар кайта икән. Кече Елга исә шактый зур авыл – биредә 717 кеше яши, 251 хуҗалык бар. Авыл төзек, аягында нык тора.
Кече Елганың үзәгенә килеп туктап, яңа ике катлы, зур хәрефләр белән «Театр» дип язылган бинаны күргәч, аптырап куйдык. Мондыйны әле күргәнебез юк иде. Бу бит Буа дәүләт драма театры, Әлмәт татар дәүләт театры биналары югарылыгында! Имәндә икән чикләвек! Баксаң, ремонттан соң авылның мәдәният йортына шундый исем бирелгән.
– Мәдәният үзәгебез бик начар хәлдә иде, – диде Равилә Кадыйрова. – Мәдәният йортларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында 8 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ләкин бинаны баштанаяк ясап чыгарга ул сумма җитмәде. Район башлыгыбыз Михаил Афанасьевка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Ул, үз чиратында, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка хат язды. Шулай итеп, тагын 8 миллион сум акча күчерделәр. Авыл өчен зур, тиңсез бүләк булды ул, рәхмәт яусын җитәкчеләребезгә…

Эш менә нәрсәдә икән: Кече Елга авылы мәдәният йортында күп еллар дәвамында Халык театры эшләп килә. Авыл кешеләре белән ел саен икешәр спектакль куялар икән. Режиссерлары – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равилә Вәлиуллина. Театрның аерым бинасы моңарчы булмаган. Менә шуны сәбәп итеп, Президентка хат язганнар. Нәтиҗәдә мәдәният йорты «Театр»га әйләнгән. Чыннан да, бизәлеше, аерым театр почмагы булу аны башка мәдәният йортларыннан үзгә итә.
Кече Елганың тарихы белән кызыксынгач, авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова безне Разия апа Кашапова янына алып китте. Ул 37 ел мәктәптә татар теле, әдәбияты укыткан. Бүген авылның иң өлкән бу кешесе инде 96 яшен тутырган икән. Разия апаның тормыш иптәше Габделхак абый да күп еллар Кече Елга урта мәктәбендә тарих укыткан. Сигез ел элек мәрхүм булган. Үзе исән чагында туган авылы турында бик күп мәгълүмат җыеп, туплап калдырган. Әтисенең хезмәтләрен кызы Илшат апа (әнисе шундый исем кушкан кызына) китап итеп чыгарган.
– Менә бу китапта барысы да бар, сеңлем, – диде Разия апа. – Кече Елга белән Олы Елга бер вакытта оешкан. Ике юл булган, берсе олы юл, икенчесе җәяүлеләр юлы. Абыйлы-энеле ике туган, кардәшләрен алып, берсе олы юлга, икенчесе кече юлга урнашкан. Бабайлар шулай сөйли торган иде. Тарихи документлар да шуңа ишарәли…

Разия апа Кашапова бүген кызы Илшат тәрбиясендәяши.
Менә шуннан аңлашыла да инде ни өчен авыл исемнәре Елга дип язылса да, халык арасында Юлга дип аталуы, дип уйлап куйдым мин.

Разия апа бүген кызы Илшат апа тәрбиясендә. Зыялы, бик мөләем апа. Шүрлектә берничә дистә китап тезелеп тора. «Укырга бик яратам», – ди ул.
Безгә аның язмышы зур сабак булды. 1944 елда сөйгәне белән никах укытып, рәсми рәвештә гаиләләрен теркиләр.
– Син укытучы, барыбер ач калдырмаслар, дип, Габделхак сугышка китәр алдыннан өйләнде миңа, – дип сөйләде Разия апа. – Аның ике кечкенә энесе, авыру әнисе бар иде. Минем дә үземнән кечкенә өч туганым бар. Шулай сигез җан бер гаилә булып сугышны кичтек. Ирем хезмәтен тәмамлап авылга 1951 елны гына кайтты. Ике арада гел хатлар йөреп торды. Менә шулар җылысы тормыш авырлыкларын күтәрергә көч бирде…


Бизәлеше, аерым театр почмагы булу Кече Елга авылы мәдәният үзәген башка мәдәният йортларыннан үзгәитә
АНАНЫҢ ҖИДЕ УЛЫ
Кече Елга авылы җирлеге башлыгы Лилия Кыямова авылның тагын бер хөрмәтле кешесе – Маһирә апа Шәвәлиева янына да барырга тәкъдим итте. Җиде ир бала үстергән ана ул. Ә иң кызыгы һәм гаҗәбе – җиде улы да Кече Елга авылында төпләнеп калган. Бүген инде иң кечкенә дигәненә дә 35 яшь. Кече улы Илнурны санамаганда, барысының да гаиләләре бар. Тагын бер кызык мәгълүмат – киленнәр дә Кече Елга авылыныкы!

Маһирә апага 78 яшь. Ул әле һаман да тормыш арбасын булдыра алганча тарта. Бакчасында ел саен йөз баш помидор, кыяр, башка төр яшелчә үстерә. Аннан уңышны җыеп алып, банкаларга яба. «Әни тозлаган кыяр-помидорларны әле дә килеп ашыйбыз. Хатыннарыбызның да аныкы кадәр кадәр килеп чыкмый», – диде уллары.
– Маһирә апа, улларыңны барысын да яныңда калдырырга ничек үгетләдегез? – дидем.
– Әллә тагын... Читкә китәргә дип уйлап та карамадылар алар. Үсә тордылар, авылдан җир алып, йорт сала тордык.
– Мәрхүм әти һәрберебезне йортлы итеп калдырды, – дип сүзгә кушылды әбинең иң өлкән улы Нургали абый. – Карап торып нигез казытты. Аннан өйне энекәшләр белән бергәләп салдык. Төп нигез белән бергә җиде йортны шулай бергәләп эшләдек, читтән кеше чакырмадык.
Малайларның һәркайсының яшь аермасы ике ел. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, җиде бала, өстәвенә барысы да – малайлар... Күп кебек! Тик Маһирә апа балаларыннан бер дә зарланмады:
– Кызларны алыштырырдай булдылар: күземә генә карап тордылар, – диде.
– Алай җиңел генә булмый бит ул, балалар үскәндә сугыша да, тавыш та чыгара, – дим.
– Алары булды инде. Тик минем талкан коры иде. Тәртипсезләнә башласалар, тотам да эш өям. Селкенергә дә вакытлары калмый. Тыңламасалар, хәзер эләктереп алам...
– Әниегез усал идеме? – дим төп йортка җыелышып килгән улларга.
– Усал түгел, әтидән күбрәк курка идек без, – диделәр.
Улларының күңелендә берничә тирән уелып калган вакыйга да бар булып чыкты. Шулай бервакыт язгы ташу вакытында Нургали исемлесе аздан гына суга агып китмәгән икән.

Шәвәлиевлар әниләрен бик хөрмәт итәләр. Вакыт табып, бергәҗыелып килүләре үзе үк күп нәрсәтурында сөйли.
– Безнең артта гына инеш бар, – дип сөйләде Нургали абый. – Без кечкенә вакытта тагын да зуррак иде. Менә шул инеш язгы ташу вакытында ярыннан ташып ага. «Суга якын бармагыз», – дип әни гел әйтсә дә, тәки бардым бит. Ничек суга агып киттем, үзем дә аңламадым...
– Әле ничек батып үлмәгән диген, Алла саклагандыр, күрәсең, – дип сүзгә кушылды Маһирә апа. – Куркудан, ачудан резин итеге өзелеп чыкканчы ярдым. Энеләре күреп торды. Аларга да сабак булгандыр.
Шәвәлиевларның барысы да әтиләре юлыннан киткән – тракторчыга укып, озак еллар механизатор булып эшләгәннәр. Колхозлар таралып, эш беткәч кенә төрлесе төрле хезмәткә күчкән. «Капка төбенә алтышар трактор кайтып туктаган чаклар бар иде», – диделәр.
Механизатор дигәннән, Маһирә апа тагын бер кызык очракны әйтеп шаккатырды: өйләнгәнче, улларының акчасы бары аналарында торган. «Мин аларның хезмәт хакларын «кәнсәләр»дән үзем барып ала идем», – диде.
Шәвәлиевлар әниләрен бик хөрмәт итәләр. Бу бөтен нәрсәдә чагыла: Маһирә апаның күзенә карап, ул сөйләгәндә бер ярату белән тыңлап торалар. (Вакыт табып, бергә җыелып килүләре үзе үк күп нәрсә турында сөйли). Безгә дә: «Әнине хөрмәтләп килүегез өчен зур рәхмәт», – дип кат‑кат әйттеләр. Хатыннары да үзләре кебек булып чыкты – рәхәт кешеләр. Уйнап-шаярып сөйләшәләр, өйгә кайткандай тоясың үзеңне.
– Без әнигә бик рәхмәтле, – диде киленнәрнең берсе Фәридә апа. – Шәвәлиевларның кайсын гына алсаң да, хатын‑кызга хөрмәт белән карыйлар. Куллары да җиңел, эшкә дә батырлар: өчпочмакка кадәр пешереп ашатырга мөмкиннәр.
Җиде бала анасының юмартлыгы турында да әйтми калу дөрес булмас. Кем килсә дә – чәе кайнаган, ризыгы пешкән. Олы Елга авылындагы йорты янгач, бер хатын аларда ике ел яшәгән. Әле без килгән көнне дә Кече Елгага эшкә килгән бер ир‑ат тукталган булып чыкты.
– И, Илнур эштән кайткан төшкә ашарга барыбер пешерәм, – диде Маһирә апа. – Барыбыз да кешеләр. Болын хәтле йортта урын җитә бит.
«ДӨНЬЯ – МАТУР!»
Кече Елгада фермер булып теркәлгән Эдик Зарипов хуҗалыгы бар. 29 баш мөгезле эре терлек тота ул. Биредә күпләп кәҗә асрыйлар. Җәйләрен – йөз, ике йөз баш кош‑корт асрау авыл халкы өчен гадәти хәл икән. Тик без бу бу юлы авыл хуҗалыгына кагылмаска булдык. Кече Елганың кешеләре үзенчәлекле тоелды. Аларның берсе турында язып, икенчесен аерып калдыру бик үк дөрес булмас, дип уйладык.
Тумыштан ДЦП диагнозы булган Венера Хәсәнова турында авылга килгәнче үк ишеткән идек. Шигырьләр яза ул, сәйләннән картиналар ясый. Тагын әллә нинди матур әйберләр дә бәйли булып чыкты.
– Тыйнак, сабыр һәм бик зәвыклы, – диделәр безгә аның турында.
Бибинур апа белән Нургали абый Хәсәновлар өч кыз үстергән. Венера – уртанчысы. Олы кызлары Алсу – кияүдә, балалар үстерә. Кечесе Эльмира – Казанда, ә Венера әти‑әнисе янында Кече Елгада яши. Хәер, ул да бер елдан артык Казанның «Ярдәм» мәчете кибетендә эшләгән. Әти‑әнисе янына көзен кайткан.
– «Ярдәм» мәчетенә тагын чакыралар, бәлки барырмын да, – диде Венера.
Хәсәновларның йортлары да үзләре кебек нурлы. Аналы‑кызлы намаз укыйлар. Үзләре әйткәнчә, һәр көнгә сөенеп яшиләр.
– «Ярдәм» мәчетенә баруымның сәбәбе – намазга өйрәнү иде, – диде Венера. – Мин аннан икенче кеше булып кайттым, рәхмәт «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка, аның ярдәмчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага. Әле ярый алар кебек кешеләр, үзәкләр бар. Гарипләр дөньясы бик катлаулы. Аны аңлау бөтен кешенең дә хәленнән килми. «Ярдәм» мәчетенә баргач, күп кенә дусларым барлыкка килде. Алар белән Интернет аша аралашам.


Әйткәнемчә, Венера шигырьләр яза. Үсмер чагында ук кулы каләмгә үрелгән. Беренче китабы 2011 елда дөнья күргән. Инде тагын бер китаплык шигырьләре җыелган. Тик әле аны нәшер итәргә мөмкинлеге юк. Бәлки иганәчеләр килеп чыгар, дип өметләнә.
Венера мәктәпкә йөрмәгән, укытучылары өйгә килеп укыткан. Шуңа карамастан, авылда аны һәркем белә, якын итә. Кече Елга мәдәният йортында узган концерт-кичәләрдән калмый, коляскасы белән үзе генә дә бара. Авылдашлары килеп тә ала икән.
– Яшьрәк чакта ни өчен мин башкалар кебек урамга чыгып, алар белән йөгереп йөри алмыйм, дип елый идем, – дип сөйләде Венера. – Тик үсә‑үсә үземнең халәтемә башкача карый башладым: Аллаһы Тәгалә һәр кешегә төрле сынау бирә. Миннән дә авыррак хәлдәге кешеләр бар. Әле мин, таяк белән булса да, йөри алам, ашарга әзерлим. Әти-әнием, туганнарым исән-сау. Дөнья – матур!..
Кызның сәйләннән ясалган картиналарын күреп тә сокландык. Бу шөгыльгә «Ярдәм» мәчетендә өйрәнеп кайткан. Гыйнвар уртасында Кече Елга авылы мәдәният йортында Венераның кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләгәннәр.
Без килеп киткәннән соң, үзешчән шагыйрәнең күңелендә шигырь туган.
Яңабаштан гашыйк булдым әле,
Гашыйк булдым яңа көнемә.
Гашыйк булдым яңа яуган карга,
Һәр бөртеге матур күренә...
Гел эзләнүдә, үсештә булган Венерага киләчәктә дә уңышлар телим! Юлында яхшы кешеләр генә очрасын...
P.S. Кече Елга авылында алган тәэсирләр җылысы Казанга кайткач та җитте. Дөньяда шундый кешеләр булганга, тормыш дәвам итә.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
«Идел һәм Чулман елгалары буенда борынгы кабиләләр моннан 40 мең ел элек яши башлаган. Безнең эрага кадәр VIII йөздә Чулманның уң як ярында борынгы кабиләләр яшәве билгеле (Ананьино культурасы). Алар яшәгән шәһәрлекләр хәзерге Кече Елга, Саескан Бистәсе, Шуран, Имәнкискә авыллары территориясенә кергән.
Болгар дәүләтенең төзелүе оешуы бу урыннарда яшәүче халыкка зур йогынты ясый. Тарихи мәгълүматларга караганда, аның гомуми территориясе Идел, Чулман елгалары буйлап еракка сузылган. 1236 елда Биләр шәһәре Алтын Урда тарафыннан җимерелгәч, Биләрдә яшәүче халыкның бер өлеше Чулман елгасының уң як ярына – Кашан каласына күченә. Кече Елга авылы тарихта мәгълүм Кашан каласы белән турыдан-туры бәйле.
Кашан каласы Алтын Урда ханы Тимер Булат (1393 ел) тарафыннан тиешле салымнар түләмәгән өчен җимертелә һәм элекке куәтенә кире кайта алмый. Кашан каласыннан 7–8 чакрымнарга төньяктарак исеме билгесез болгар авылы урыны бар. Бу авылдан Кашан каласына ике юл илтә: җәяүле сукмак һәм зур ат юлы. Кашан каласы җимерелгәннән соң, Тимер Булат гаскәрләре ул авылны да аямый. Туздырылган авылдан исән калган кешеләр Кашан каласына илтә торган ике юл чатына барып урнаша. Шулай итеп берьюлы ике авыл – Олы Елга, Кече Елга оеша».
Габделхак Кашаповның «Татарстанның Лаеш районы Кече Елга авылы тарихы» китабыннан.
Добавить комментарий