Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кычытканлы - туган нигезне онытмау

Кычытканлы - туган нигезне онытмау

Нурлат районында әнә шундый исемдәге авыл бар. Әгәр ул кайсы ягы белән истә калды дип сорасалар: «Ун балалы төп белем бирү мәктәбе, гаҗәп тырыш кешеләре белән», – дияр идем. Тырыш дип әйтүем юкка түгел – биредә һәр ике йортның берсендә умарта тоталар. Көтүгә йөз кырык башка якын мөгезле эре терлек йөри.

30 сентября 2021

 
ЯЛГЫЗЛЫКНЫ ҖИҢЕП...
Кычытканлы кайчандыр зур авыл саналган. Революциягә кадәр монда биш йөзләп йорт булган. Ни кызганыч, бер гасыр эчендә авыл ике тапкырдан артыкка кимегән. Бүген биредә 216 хуҗалык бар, 424 кеше яши.
Авылда беренче булып күзгә ташланган нәрсә – төзек юллар булды. Үзәк урамнарга асфальт түшәлсә, урам эче юлларына таш җәелгән. Моны үзара салым акчасына эшләгәннәр.
– Башка авыллар да үзсалымны җыя, тик бу кадәр таш түшәлгән юлларны күргән юк иде, – дидем Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабировка.
– Бу яктан безнең бәхет бар – исемнәре республикага билгеле берничә авылдашыбыз сөендерә. Алар даими рәвештә Кычытканлыга ярдәм итеп тора. Мисал өчен, берсе узган ел 500 мең сум акча бирде. Үзсалым сыйфатында аның акчасы гына да ике миллион булып әйләнеп кайтты. Менә шундый дәрәҗәле якташларыбыз ярдәме белән юлны да, чишмәләрне дә карап, төзекләндереп торабыз. Быел да үзсалым акчасына юлларга таш түшәргә уйлыйбыз.
Кычытканлы манзарасы Кычытканлы манзарасы
Бу яктан Кычытканлы башка бик күп салаларга үрнәк – Сабан туеннан башлап, тирәюньне төзекләндерүгә кадәр читтә яшәүче авылдашлары ярдәм итә. (Берсе хәтта авыл мәктәбе түбәсен дә яптырган). Дүрт‑биш чишмәгә «өй» ясап, янына ял итү урыны да эшләп куйганнар. Саный китсәң...
– Безнең авыл бик укымышлы булган. Күп җитәкчеләр, зыялыларның моннан чыгуы гаҗәп түгел, – ди гомере буе биредә яшәгән Сөләйман Мотаһиров. – Һичшиксез, Кычытканлы – Нурлат районының йөзек кашы. Менә аның бүген шулай картаеп баруына гына эч поша. Яшьләр калмый бит. «Без читкә киткәч тә авылны онытмыйбыз, ярдәм итәбез», – ди алар. Әлбәттә, барысына да зур рәхмәт. Тик яшәргә кеше калмагач, тудырылган ул уңайлыклар да юкка булып чыга...
Сөләйман абый үзе дә ун ел колхоз рәисе, аннан мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Соңгы елларда исә Кычытканлы мәктәбендә тарих укыткан.
– Балалар саны азайгач, мәктәптән киттем. Аз бала белән эшләү кызык түгел, бәхәсләшеп, фикер алышып та булмый, – ди.
Мотаһировларның бакчаларында ни генә үсми! Сентябрь уртасы булуга карамастан, бакча, өй аллары шау чәчәктә утыра.
– Хатыным Әмһилә белән бергә эшлибез, – ди хуҗа кеше. – Быел хәтта җиләк үсентеләрен саттык та. Әмһилә телефондагы авыл төркеменә юри генә язган иде, алып бетерделәр. Җиләкләр сортлы безнең. Уңыш бик әйбәт булды. Гади җиләк мәңге аның кадәр үсми. Ел саен Самарадан Нурлатка сортлы җиләк-җимеш, төрле чәчәк үсентеләре китереп саталар. Менә шуннан алып кайтабыз.
Ир белән хатынның икенче никахлары икән – унөч ел элек кушылганнар.
Ирле-хатынлы Мотаһировлар Ирле-хатынлы Мотаһировлар
– Сөләйман хатынын җирләгән иде. Минем дә җәмәгатем мәрхүм булды,-диде Әмһилә апа. – Илле биш яшемдә Нурлаттан Кычытканлыга күчендем. Сөләйман кияүгә сорарга ике баласы белән килде. Минем балалар да кабат кияүгә чыгуыма каршы булмады. Хәер, алар инде барысын да аңлый – әти‑әни бер генә була. Сөләйман – әти, мин – әни урынына дәгъва кылмадык. Аллага шөкер, бик тату, бер гаилә булып яшибез. Ике яктан да балалар кайтып йөри. Әле менә зур өстәлгә заказ бирдек. Аш бүлмәсенә сыймыйбыз, оныклар да җидәү бит.
Картлыкта ялгыз яшәргә теләмәгән бу икәү бездә җылы тәэсир калдырды. Сөләйман абыйның туры сүзлелеге, зыялылыгы янына Әмһилә апаның уңганлыгы, көләч йөзе бик килешә. Пар канат булып яшәгәндә күңел дә үсә – берничә дистә сарык асрыйлар, егермеләп баш умарта тоталар, шуның өстенә каз-үрдәк, тавык-чеби...
ТУГЫЗ СЫЙНЫФКА УН БАЛА?!
Кычытканлыда төп белем бирү мәктәбе бар, дидем. 1985 елда салынган ике катлы, зур бинада урашкан ул. Кайчандыр йөз укучы белем алган мәктәптә бүген ун бала укый. Аерым сыйныфлар – өченче, дүртенче, тугызынчылар бөтенләй юк. sGneZ8dFThM
Тарихка күз салсак, Кычытканлыда мәктәп 1922 елда ачылган. Шуннан соң ул берничә бинаны алмаштырган. Сиксәненче елларда авыл мәктәбендә икешәр пареллель сыйныфлар булган. Бүген исә әнә шундый бик күңелсез күренеш...
– Мондый хәлдә калуыбыз үзебезгә дә бик авыр, – ди Кычытканлы төп белем бирү мәктәбе директоры Эльмира Сабирова. – Иң кызганычы – алга таба да бала саны артмый. Киләсе елларга да берәр бала гына керәчәк.
Тугызынчы сыйныфны дүрт бала тәмамласа, беренчегә бер бала гына кергән. Менә шулай итеп укытучылар, техник персонал саны укучылардан артып киткән.
– Ә ничек мәктәпне япмадылар? – дим, шактый гаҗәпкә калып.
– Беренче чиратта ата-аналар сүзенә колак салдылар. Балаларын еракка йөртәселәре килмәде. Аннары, Кычытканлы районда шактый атаклы авыл, җитәкчеләрнең аны мәктәпсез калдырасы килмәде булса кирәк.
Директор белән белем үзәген карап чыктык. Мәктәпкә капиталь төзекләндерү үткәрелгән, бер дигән сыйныфлар. Белем, тәрбия бирергә укытучылар да җитә, дәреслекләр белән дә проблема юк. Тик шундый шартларда укырга балалар гына юк...
– Аз бала белән эшләү бик авыр, – дип, үз фикерен белдерде мәктәпнең инглиз теле укытучысы Сания Нотфуллина. – Бала өчен дә кыен – конкурентлык дигән нәрсә юк. Ул бит башкаларга карап тартылырга, фикер алышырга тиеш. Хәтта чын бишленең нинди буласын да белми.
– Сыйныфта бер бала гына булгач, белем дәрәҗәсе әйбәтрәк түгелме? Ни дисәң дә, аерым шөгыльләнгән кебек килеп чыга, – дим.
– Юк, аңа карамый ул. Кайбер балага күпме бирсәң дә, фәнне үзләштерү мөмкинлеге чикле була. Нәтиҗәдә, дәрес буе аңлатуың бушка килеп чыга. Укытучы өчен стимул бетә димме.
Ничек кенә булмасын, мөгаллимнәр укучыларның мәктәп елларын күңелле итү өчен кулдан килгәнне эшлиләр. Даими рәвештә төрле чаралар үткәрәләр. Аңлашыла ки, андый вакытта бөтен мәктәп укучыларын җәлеп итәләр. –
Бу безнең мәктәпнең йолдызчыгы – бишкә генә укый, – дип таныштырдылар Аделина Галиуллина белән. Сөйкемле кыз беренче сыйныфтан шулай яхшы укый икән. Олимпиадаларда катнаша, призлы урыннар ала. ALEX0026
– Балалар саны буенча безнең сыйныф мәктәптә иң зурысы – дүртәү без, – диде Аделина. – Безгә күңелле. Бер-беребез белән ярышып укыйбыз. Әле башлангычта җидәү идек, ике кыз гаиләсе белән Чаллыга күченде, бер малаебыз интернатка укырга китте.
– Бик тырыш кыз ул, дәрестә биргәнне «йотып бара», – дип сүзгә кушылды Кычытканлының башлангыч сыйныфлар укытучысы Әминә Әхмәтвәлиева. – Мин аның абыйсын да укыттым. Ул да «5» билгесенә генә укыды, мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Хәзер инде КФУның Физика институтында белем ала. Алла боерса, Аделинабыз да сынатмаячак. Мин моңа шикләнмим.
ЯШЬ ФЕРМЕР
Күп еллар элек Кычытканлы җирләрен «Кызыл Шәрык» оешмасы арендага алган. Кайчандыр биредә гөрләп фермалар эшләгән. Бүген исә ул биналар ташландык хәлгә килгән. Бөтен җирен чүп үләне баскан. Ни кызганыч, мондый хәлне Кычытканлыда гына түгел, башка бик күп авылларда да очратабыз. Җирләрне алган инвесторлар аерым бер ният белән килә, мисал өчен, башаклы культура үстерүне максат итеп куя. Мөгезле эре терлек аларны кызыксындырмый. Нәтиҗәдә, фермалар әнә шундый ташландык хәлгә килә. Димәк, җирле халыкка эш урыннары да бетә.
Әнә шундый ташландык биналарның берсен Кычытканлының тырыш егете – Инсаф Атауллин арендага алган. Максаты – сыер фермасы булдыру. Егерме өч яшендәге егет бүген туган нигезендә әти‑әнисе белән яши, Нурлатта эшли.
– Ике ел элек Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамладым, – диде Инсаф. – Һөнәрем буенча эшлим дә. Шактый уйлаганнан соң авыл хуҗалыгы тармагын сайладым. Эшне бертуган абыем белән башладык. Әлегә ферма бинасын ремонтлыйбыз. Алла боерса, бер айдан монда егерме баш нәселле тана алып кайтачакбыз.
– Дәүләттән ярдәм алдыгызмы? – дим.
– Юк. Әлегә дәүләттән бер субсидия, грант та алмадык. Үз акчабызга эш башладык. Аннан соң күз күрер. Берәр конкурста катнашу ниятебез бар.
Яшь фермер Инсаф Атауллин Яшь фермер Инсаф Атауллин
– Нефть тармагыннан авыл хуҗалыгы бик ерак тора. Фермер булу теләге кайдан килде?
– Беренчедән, без авыл балалары. Өйдә гомер буе мал асрадык. Хәзер дә асрыйбыз. Шулай булгач, минем өчен ят өлкә түгел ул. Икенчедән, әти шәхси эшмәкәр, халыктан сөт җыя. Аның белән дә шактый киңәшләштек. Бүген сөткә бәя начар түгел – егерме дүрт сумнан тапшыралар. Әлбәттә, узган елгыга караганда аның быел игене, печәне дә кыйммәтрәк. Тик бу очракта бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк – иген, печән белән бергә сөтнең, итнең дә бәясе арта. Димәк, фермер минуста калмаячак. Университетта укыганда ук Инсаф үз эшен ачарга хыялланган. Ниһаять, тәвәккәлләгән.
– Шәһәрдә конкуренция көчле, ә авыл хуҗалыгында алай түгел. Бөтен зур инвесторлар да авыл хуҗалыгына килә.
Атауллиннар бүгенге көндә җирләрне арендага алу белән мәшгуль. Өч тракторлары бар. Мөгезле эре терлеккә дигән бөтен азыкны үзләре чәчеп үстерергә планлаштыралар.
Инсафны авырлыклар куркытмый, барысы да килеп чыгасына ихластан ышана ул. Яшь фермерларга без дә чын күңелдән уңышлар телибез! LxmyLpvGW5U
...Сөенеп тә, көенеп тә кайттык Кычытканлыдан. Менә дигән юллар. Яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар – мәдәният йорты, ФАП, мәктәп, китапханә, ике кибет, барысының да ишекләре ачык. Тик яшьләр калмагач, алар егерме елдан соң эшләрме? Шомлы, ачык сорау...
Руфия Фазылова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: