Барҗыны сыендырган Кичкетаң
Авылларыбыз
10 августа 2018
БАРҖЫНЫ САГЫНУ...
Кичке Таң – Әгерҗе районының иң зур авылларының берсе. Казаннан килгәндә юл өстендә кала ул. Аннан соң Әгерҗе шәһәренә тагын 60 чакрым барырга кирәк әле. Кичкетаңда бүген 462 кеше яши, 362 хуҗалык бар. Бер ун еллап элек халык саны тагын да күбрәк булган. Ә 1970нче елларга кадәр Кичкетаңда ике йөзләп кенә хуҗалык саналган. Бер ай дигәндә авылда йөзләгән йорт калкып чыккан. Авылның космик тизлек белән артуы сәбәбен Кичкетаң авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев аңлатты:
– 1970нче елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч, бу җирлектәге кайбер авыллар су басу зонасына эләкте. Минем туган авылым – Барҗы да шундый бәхетсез язмышка дучар ителде. 1970 елда Барҗыдагы барлык йортларны сүтеп, Кичкетаңга күчердек, хәтта зиратны да…
Зөлфәт абыйның тормыштагы иң зур фаҗигасе ата-бабаларының каберен казып яңа урынга күчерү була. Хәер, аның өчен генә дә түгел. Авылның йөзләгән кешесе үзенең якын туганнарының сөякләрен җыеп, яңа урынга илтеп җирли.
– Ул вакытта биредә ниләр булганын күз алдыгызга да китерә алмыйсыз, – дип сүзен дәвам итте авыл җирлеге башлыгы. – Картлар яшәгән йортларын сүттермәс өчен теше-тырнагы белән каршы килде, үкереп еладылар, тиргәделәр. Күбесен өйләреннән үгетләп, ялварып дигәндәй чыгардылар. Һич күз алдыннан китми: гомер иткән нигезләрен ташлап киткәндә, халык йортларының бүрәнәләрен кочаклап елады. Ахырзаман алды кебек булды...
Ул чакта яңа йорт салырга дәүләт һәр гаиләгә акча бирә. Яшьрәкләр, Кичкетаңда яшиселәре килмичә, Әгерҗегә, башка авылларга китеп йорт сала. Шулай да Барҗының күпчелек кешесе Кичкетаңга килеп төпләнә.
Адәм баласы ияләнә икән, – ди Зөлфәт Нуриев. – Әлбәттә, туган авыл һаман да төшләргә керә. Тик Кичкетаң да якын инде. Урыны әйбәт, юл өстендә. Су белән проблема булмады, тиз арада газ керде, туфрагы уңдырышлы. Юллар салынды, урта мәктәп, мәдәният йорты эшли. Берничә кибет бар. Ә табигате... Бездәге кебек матурлык Татарстанда бүтән юк.
НӘСЕЛЛЕ УМАРТАЧЫЛАР
Керпе дә баласына «йомшагым» дигән. Авыл җирлеге башлыгының: «Бездәге кебек матурлык юк», – дип әйтүен шулайрак кабул иткән идем. Бактың исә, Зөлфәт абый арттырмаган: биредә искиткеч гүзәллек. Чит ил кешеләре дә: «Соң бу бит Швейцариянең бер почмагы!» – дип сокланып киткән, имеш.
Кичкетаң авылы башыннан аз гына читтә атаклы умартачылар ихатасы бар. Аталы‑уллы Иван һәм Володя Гончаровлар шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Биш гектар җирне махсус умартачылык өчен рәсмиләштергәннәр. Якынча өч йөз баш умарталары бар. Гончаровлар җитештергән балны Әгерҗедә генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә дә беләләр.
Иван дәдәй безне табын корып каршы алды. Ачык күңелле, рәхәт кеше. Милләте буенча удмурт булуына карамастан, татарчаны да яхшы белә.
– Гомер буе татарлар арасында яшәп, ничек татарча белмисең, – дип куйды.
Гончаровларның умарталыклары әкият бакчасын хәтерләтә: йорт, мунча, зур гына веранда һәм шунда ук йөз баш умарта оясы тезелеп киткән. Сул якта – күл, анда аккошлар, кыр үрдәкләре йөзә, көймә дә бәйләп куелган. Ә мондагы хуш исне берничек тә язып аңлатып булмый: бал белән чәчкә, үлән, тагын әллә ниләр бергә кушылган исерткеч тә, ләззәтле дә бер хуш ис ул. Ә мондагы матурлык... Менә шундый вакытларда журналның телевидение кебек мөмкинлекләре югына үкенеп куясың...
– Мондый җирдә эшләү ардырмыйдыр? – дим Иван дәдәйгә.
– Бал кортлары болай да кешегә көч бирә, – ди умартачы. – Әйтмәгәнем булсын, аруның, авыруның ни икәнен дә белмибез.
Гончаровлар кортларның «среднерусская» төренә өстенлек бирә. Безнең климат өчен яхшы икән үзләре.
– Хәзер читтән кайтарылган кортлар да күп, тик алар усал, кышны да авыр чыгалар, – диде умартачы.
Иван дәдәй үзен белгәннән бирле кортлар янында. Кортларга бер күз төшерүгә барысын да аңлап ала: бал җыялармы, яшь ана аерылып чыгарга җыенамы, чирләмиләрме һ.б. Алма алмагачыннан ерак китмәгән – Володя да әтисе юлыннан юнәлгән. Хәер, егетнең хәтта әтисен уздырып ятуы икән: кортчылык буенча яңа алымнар өйрәнә, аларны тәҗрибәдә куллана.
– Ижевск авыл хуҗалыгы академиясенең умартачылык факультетын тәмамладым, – диде Володя. – Әти кортларны караса, минем өстә бал сату, базарны өйрәнү. 300 баш умартаның балын урнаштыру бик җиңел түгел. Инде эш җайланды, дисәм дә була, үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар, күпләп озатабыз.
Володя пенопласттан бал кортларына яңа төрле оя ясый башлаган. Ул бик җайлы, җиңел икән. Кортлар яңа ояны тиз үз иткән. Агач ояга караганда, төрле авыруларга каршы да яхшы икән.
– Умартачылык та бер урында гына тормый, заманча эшләргә өйрәнергә кирәк, – диде яшь белгеч.
Володя узган ел гаилә корган. Әти‑әнисе белән бер түбә астында матур гына яшәп яталар. Туры килүен кара: яшь килен дә умартачылар нәселеннән. Кортларны ирле-хатынлы бергә карыйлар икән. Гончаровларның планнары зурдан. Балны махсус савытларга тутырып сатуга чыгарудан башлап, туристлар өчен махсус комплекс булдыруга кадәр.
– Күпләп сатканда балның өч килосын 1 мең сумнан алалар, – диде Володя. – Ә базарда ул мең ярым тора. Әлбәттә, без дә килолап сата алабыз. Тик ул вакытны күп ала. Димәк, безнең өчен иң отышлысы – күпләп сату. Һәрхәлдә – әлегә. Якын шәһәрләр белән элемтә булдырып, балны савытларга тутырып сатасы иде. Алай отышлырак булачак. Ә ял итү үзәгенә килгәндә, күреп торасыз: биредә табигать искиткеч. Балык тотам дисәң, суы бар, гөмбә җыям дисәң – урманы. Мунча кереп, яңа аертылган бал белән чәй эчеп, шашлык кыздырып, су коенып ял итүне оештырырга бөтен мөмкинлекләр бар. Зур булма
ган күркәм йортлар салырга гына кирәк. Монысы инде – киләчәк эше, Алла боерса!
Гончаровлар кызык хәл дә сөйләде: баксаң, алар хуҗалыгында аю – еш кунак икән. Әгерҗе Тайга урманнары белән чиктәш, шуңа кышын йоклаучы дүрт аяклы җанварлар шактый еш очрый. Аю умарта оясын күтәреп ала да урманга чаба, мәсәлән. Аннан умартачылар буш ояны барып алалар. Дүрт аяклы «дошман», ояны ачып, кәрәзләрен җиргә алып аткан һәм балын ашаган була икән. Тик умартачылар моңа үпкәләми: «Бал барыбызга да җитә», – дип елмаештылар.
Умартачылар ихатасында тагын бер куркыныч җан иясе бар – кара елан. Дөрес, без аны күрмәдек. Ләкин хуҗалар кара елан белән көн саен диярлек очраша икән.
Өстенә басмасаң, тими ул, куак астында тыныч кына йоклап ята. Аяк астыңа карап йөрергә генә кирәк, – диделәр.
«БЕЗ – ХЫЯЛЫЙЛАР...»
Кичкетаңда әдәбиятка гашыйк, табигатьне яратучы әниле‑кызлы Рәйсә апа Зарипова һәм Рәмзия Җиһангәрәева белән таныштык. Рәмзия апа җирле шагыйрә икән – өч китабы дөнья күргән. Шигырьләр янында берничә хикәясе дә бар. Аның иҗат җимешләре «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасында еш басыла, әйтүләренә караганда.
– Безнең гаиләдә матур традиция бар – туган көннәргә, бәйрәмнәргә бер-беребезгә шигырь бүләк итәбез. Үзебез чыгарып. Моннан да кадерле бүләк була алмый, минемчә. Мин, мәсәлән, үземне белгәннән бирле туганнарга шулай шигырь чыгарам. Әлеге матур гадәт әнидән күчте. Ул хыялый безнең. Хәер, мин әле аны да арттырдым бугай: җәен еш кына урманга барып, кошлар сайраганын тыңларга яратам, агачлар белән «сөйләшеп» кайтам...
Без барган көнне дә Рәмзия апа урманнан кайткан иде – каен җиләге җыйган. Үзе әйткәнчә, «илһам» шулай килә икән.
Миңа гади авыл кешесенең үз акчасына китап чыгаруы кызык тоелды. Ни дисәң дә, лаеклы ялга чыккач, өч китап бастыру – шактый мәшәкатьле эш.
– Күпләр шулай гаҗәпләнә, – диде Рәмзия апа. – Беренчедән, китапларның тиражы зур түгел, йөзләп кенә. Шуңа да әллә ни зур акчалар китми. Шигырь, хикәяләремне туплап, китап итеп бастыру – якыннарымның теләк-тәкъдиме иде. Матди ярдәмне дә алар күрсәтте. Әнием дә булышты. Ә иң сөендергәне – аның укучылары бар. «Туган авыл сагышы» китабын читтә яшәүче авылдашларым өйгә килеп‑килеп сорый. «Синең китап Барҗыны сагынуыбызны баса», – диләр.
Ул китабын Рәмзия апа безгә дә бүләк итте. Авторның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, гомер, тормыш фәлсәфәсе турында уйланулар ята. Ә төп игътибар – Барҗы авылына. Рәмзия апа өчен Кичкетаң туган авылы түгел, аның балачагы Барҗыда калган.
– Ел саен язны көтеп алам, – диде җирле шагыйрә. – Карлар эрегәч, бер төркем авылдашлар белән Барҗы җиренә барабыз. Һәркем үзенең нигезенә утырып дога кыла. Су басарга тиеш булса да, туган авылыбызга кадәр су килмәде. Әти-әниләр утырткан алмагачлар ел саен шау чәчәккә күмелә. Шуның хуш исенә исереп, күзләр шешенгәнче елап кайтабыз. Туган нигезен сагынып, авылдашлар әллә кайлардан килә.
Гаҗәп бу адәм баласы: Кичкетаңда гаилә корып, балалар үстерсә дә, Рәмзия апа һаман туган авылы – Барҗысын сагына, аңа мәдхия кыла. Хәер, ул гына түгел, йөзләгән авылдашлары кендек каны тамган нигезен сагына.
Барҗы җыры
Туган туфрак тарта, диләр,
Туган нигезләр – изге.
Иж суының чал дулкыны
Аерды, авыл, безне.
Ятим калган авылымда
Җиргә ятып җил елый.
Буш нигезләрне тигезләп,
Кар ява, буран улый.
Иж дулкыны ярга түгел,
Бәгырьгә кага икән.
Бәхетле яшьлек еллары,
Гел истә кала икән.
Барҗы диеп йөрәк әрни,
Сагыну сагышы микән?
Читтә узган гомерләрнең
Узып барышы микән?..
Рәмзия Җиһангәрәева
«АТ ТА ЮК КҮРГӘЗМӘГӘ!»
Рәмзия апа белән әнисе Рәйсә апа Зарипова янына юнәлдек. Туксан ике яшен тутырган әби ялгызы яши икән.
– Әнинең безнең янга киләсе килми, – диде Рәмзия апа. – Югыйсә энем дә, улым да гаиләсе белән Кичкетаңда яши. Өлкән яшьтә булса да әни үзен‑үзе йөртә әле, Аллага шөкер.
Рәйсә апа, чынлап та, картлыкка бирешмәгән. Кергәндә үк үзе утырткан биш төп кыяр, помидор, бер буразна бәрәңгесе белән «мактанып» алды. Ишек алдында ук чәчәкләр шаулап утыра.
– Барысын да үзең утырттыңмы? – дим әбигә.
– Үзем. Балалардан бер кыяр, ике помидор сорап йөреп булмый бит, – дип куйды.
– Без аны сорамаса да китерәбез дә, юк, үзенең бакчада кайнашасы килә, – диде Рәмзия апа.
Рәйсә апа өч бала – бер кыз, ике ул үстергән. Ун ел элек улы, килене, оныгы машина белән суга төшеп фаҗигале төстә вафат булганнар.
– Ике балалары калды, алар өчен үзәк өзелүләрне белсәң, сеңлем,-дип Рәйсә апа кайгылы истәлекләре белән уртаклашты. – Рәхмәт яусын, ул балаларга барысы да ярдәм итте. Оныкчыгым, югары белем алып, кияүгә чыкты. Тормышлары матур, Аллага шөкер. Ә онык Мәскәүдә, бишенче курста укый әле. Бик башлы егет, «5»кә генә укыды Рәйсә апаның 10 оныгы бар, шуның берсе генә кыз. Һәм барысы да «5» билгеләренә генә белем алган икән. Әби бу турыда бик тәмләп, горурланып сөйләде.
– Хәзерге балаларга бөтен мөмкинлекләр дә бар, күз тимәсен, – диде Рәйсә апа. – Безнең балачак авыр булды. Әти, биш баласын калдырып, 1937 елны тиф авыруыннан үлеп китте. Безне аякка бастырыр өчен әни барысын да эшләде. Урыны оҗмахта булсын!
Рәйсә апаның да шигырьләр китабы бар. 90 яшьлек юбилеена оныклары бастырган. Әле бүген дә шигырьләр, мөнәҗәтләр иҗат итә. Шуларның кайберләрен безгә дә укып күрсәтте.
– 30 июньдә Барҗы авылында таш кую мәҗлесе була, – диде Рәйсә апа. – Авыл инде үзе булмаса да, аннан кеше өзелми. Бездән соң килгән буыннар, Барҗы дигән авыл булганын белсеннәр, дип, әти‑әнисе шул авылда үскән бер егет таш эшләткән. Шул вакыйга уңаеннан шигырь чыгардым, мәҗлестә укырмын дип торам.
– Ә Кичкетаң? – дим әбигә. – Аңа багышлап шигырьләр язасызмы соң? Кайсын карама, бөтен кеше Барҗы, ди...
– Әлбәттә, Кичкетаңга багышлап язган шигырем дә бар. Инде кырык елдан артык биредә яшибез, авылны бик яратам. Кичкетаңда бәхетле яшәдек без, муллык белән. 1964 елга кадәр колхозда хезмәт көне тулсын, дип, бушка дигәндәй эшләдек. Аннан соң гына кешегә эшләгәне өчен түли башладылар. Монда күчеп килгән вакыт – 1970–1980нче еллар иң рәхәт вакыт.
Хәер, әби бүгенге тормышыннан да зарланмый. «Бөтен нәрсә бар, кранны ачасың, су, газ килә», – ди. Гел хәер-догада ул. Тик әби авылларның бетеп баруына борчыла:
– Авылда күргәзмәгә генә булса да атлар юк. Фермалар да бетте. Хәзер хуҗалыкта да техника – мотоблоклар эшли. Коръәндә әйтелгән: «Ахырзаман алдыннан кеше бөтен нәрсәне тимердән эшләтер», – дигән. Менә шуңа бара дөнья, күрмибез генә...
...Кичкетаңда бик озак булдык. Ерак юлга чыгасы бар, дип, китәргә ашыгабыз, ә карар әйберләр, үзенчәлекле кешеләр күп. Тырыш гаиләләр дә җитәрлек. Һәр йортта диярлек мал асрыйлар һәм берне генә дә түгел. Сыер асраучылар буенча Кичкетаң авылы Әгерҗе районында беренчеләр рәтендә икән. Үз эшләрен башлаган кешеләр дә шактый. Шәхси пекарня ачкан Татьяна Бакланова белән таныштык. Көненә 60 ипи, күмәч, өчпочмак, төрле бәлешләр пешерәләр икән...
Кичкетаң башка авыллардан шул ягы белән аерыла – кырык ел элек биредә яңа тарих башланган. Һәм ул эре хәрефләр белән язылып бара, якты төсләр белән өретелгән. Алга таба да шулай булыр, дип ышаныйк
50 елдан артык педагогик стажы булган Зәки Шәех улы Фәррахов, туган авылы турында «Кичкетаңым – гүзәл ягым» исемле китап нәшер иткән. Анда мондый юллар бар:
«Иван Грозный Казан ханлыгын басып алганнан соң, халык, чукындырудан качып, төньяк-көнчыгышка – Малмыж, Вятка буйларына, Кукмара тирәләренә һәм көньяк-көнбатышка – Уфа далаларына качарга мәҗбүр була. Кичкутан тирәсенә килеп урнашкан татарлар Казан тирәсеннән Вятка елгасы буена, Кукмара тирәсеннән бу якларга килеп чыккан татарлар булырга тиешләр. Авыл бөтен яктан кара урман (чыршы, нарат агачлары) белән әйләндереп алынган була. Халык, су булмагач, өскә таба – Изге Чишмә тирәсенә күтәрелә. Ә ул җирдә удмурт кабиләләре яши. Алар аучылык белән шөгыльләнә, бигрәк тә кыр кәҗәләре күп булган, диләр. Татарлар килеп урнашкач, удмуртлар, авылдан 15 километр ераклыктагы Ләле авылына күчеп китә (хәзер Удмурт Республикасы, Алнаш районы). Татарлар, удмуртлардан калган авыл атамасы – Кәч‑котум («кәҗәне тот») исемен Кичкутанга алыштыра. Тик авылның исеме 1970нче елларда янә үзгәртелә: Кичкутаннан Кичкетаңга әйләнә. Яңа исем татарчарак та, матуррак та тоела.
Тагын шунысы да кызык, Кичкетаңнан ерак булмаган удмурт авылы кешеләре, нигездә картлар, авылны иске исемдә – Кәч‑котум дип йөртә.
Добавить комментарий