Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Коелы кишер Аксуы

Коелы кишер Аксуы

Татар авыллары. Иң тырыш кешеләр кайда яши

06 августа 2019

Аксу авылының даны еракларга та­ралган. Биредә күпләп кишер, суган, чөгендер үстереп саталар. Сезон алар өчен июльнең беренче яртысында башлана. Ягъни нәкъ менә шушы чорда беренче уңышны җыеп, сатуга чыгаралар. Җирле халык әйтүенчә, тирә‑як авыллар кишер үстерергә нәкъ менә Аксудан өйрәнгән. Шушы үзенчәлекле, тырыш авылны күрергә теләп, Буа районына юл алдык.
 1-8

СУ КИРӘКМЕ, ЮКМЫ?

Җирле халык телендә авылның атамасы «Кишер Аксуы» дип йөр­телә. Дөрес, бүген аның исеме җисеменә бик үк туры килеп бет­ми. Биредә, элеккеге кебек, өчәр бакча кишер утырту беткән. Мо­ның сәбәбен алга таба язармын.
Аксуда ун ел элек булган идем. Ул вакытта анда яшәүче тырыш кешеләргә һәм саланың юл­сыз урамнарына гаҗәпләндем. Бу килүемдә исә авыл эчендә машина белән рәхәтләнеп йөр­дек. Чокыр-чакырлы урамнарга таш түшәлгән, асфальт салынган урыннары да бар.
– Ниһаять, авыл эчендә дә туф­ли белән йөрергә була икән, – ди­дем Аксу авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдиновка.
– Әйе, юлларны карадык, – диде тыйнак кына җитәкче. – Үзсалым акчасына да, республика прог­раммасы кысаларында да юл­ларга вак таш, асфальт түшәлде. Хәзер менә «Чиста су» федераль программасы белән су линияләре үткәрергә йөрибез.
– Яңа су торбалары сузасыз­мы? – дим.
– Беренче линия. Безнең авыл­га әлегә кадәр су кермәгән иде.
–?! – гаҗәпләнүемнең чиге юк.
Бактың исә, аксулылар шушы көнгә кадәр суны коедан алган. Һәр кешенең ихатасында бар ул. Аерма бары шунда гына: берәүләрнең коесы 8 метр тирәнлектә, икенчеләр 20 метрга кадәр казы­ган. Авылга су кермәгәнен ише­теп бер гаҗәпләнсәм, аны кер­тергә дә теләмәүчеләр барын ишетеп, икенче гаҗәпләндем.
1-7
Аксулылар шушы көнгә кадәр суны коедан алган. Һәр кешенең ихатасында бар ул.
Бу бит өч кенә йортлы, кечкенә авыл түгел. Аксуда 302 хуҗалык бар, 620 кеше яши. Һәм – сусыз! Хәер, аңа карап, алар заман­нан артта калмаганнар. Авто­мат кер юу машиналары да бар, бәдрәфләре дә өйдә. Суны коедан махсус зур савытларга суыртып куялар икән. Шуның өчен «Чис­та су» программасы ярдәмендә су торбалары сузуга бик исләре китми. Моның сәбәбен үзлә­ренчә аңлаттылар:
– Су керткән өчен акча түли­се, тагын әле квартал саен түләп торырга кирәк икән, – диделәр.
– Коедан су суыртып азапла­насыгыз булмый. Су өчен түләү дә бер кварталга кеше башыннан 150 сумнан артмый инде. Дәүләт программасы бит, өйгә су кертү зур суммага чыкмас, – дим, ты­нычландырырга тырышып.
Гомер буе Аксу урта мәктә­бендә химия, биология укыткан мөгаллимә Мөнзилә апа Минһа­җева да өенә су кертү яклы тү­гел икән. «Агарту» эшләре алып баргач:
– Уйлап карармын, – диде.
Мөнзилә апа туган нигезендә яши, тормышка чыкмаган. Бөтен гомерен яраткан эшенә – балалар укытуга багышлаган.
– Аксу мәктәбендә 1965 елда эшли башладым, – диде ул. – Бер төркем яшь укытучылар идек. Ул вакытта мәктәбебез җидеел­лык булса да, 360 бала укыды. 1984 елда унъеллык мәктәп бу­лып ачылды. Ул вакытта әле Аксу гөрләп тора иде. Авылның бүгенге халәтен мәктәптә укучы бала­лар саны күрсәтә: унбер класска 67 укучы бар.
Мөнзилә апа, лаеклы ялга чык­кач та, шактый еллар эшләгән. Бүген дин юлына баскан. Яшьләр, олылар өчен дә киңәшче, остаз ул.
– Бергә эшләгән коллега­лар белән аралашып яшибез. Мәктәпкә дә еш чакыралар, – диде Аксуның ихтирамга лаек өлкән мөгаллимәсе.
1-6
 
1-5
– Элеккеге кебек дүртәр бакча кишер утыртмыйбыз шул хәзер, – диде Люция апа Зиннәтуллина.
 
ШӘРӘФЛӘР БҮЛӘГЕ
Аксу халкы кишерне 1900 нче еллардан бирле үстерә. Мәгъ­рифәтче, сәясәтче, бертуган Шәрәфләр (биш кыз, биш ир ту­ган) – тумышлары белән Аксу авылыннан. Алар туган авылла­рына күп яңалык алып килгән. Шуның иң зурысы: кишер үсте­рергә өйрәткәннәр.
– Эх, аларны совет хакимияте юк итмәгән булса, безнең авыл «Аксуград» буласы иде, – диде бер авыл агае.
Менә шушы атаклы нәселнең бер улы туган ягына Әстерханнан кишер орлыгы алып кайта. Кызыл‑сары төстәге, озынча формадагы бу татлы яшелчә җирле халыкта зур кызыксыну уята. Орлыгын күз карасыдай саклап, җиренә җиткереп утырталар. Санаулы ва­кыт эчендә Аксудагы һәр йортта диярлек кишер үстерә башлыйлар. Тирә‑як авыллардан да бу яшелчә­не сорап киләләр. «Кишер Аксуы» дигән атама нәкъ менә шул еллар­да барлыкка килә дә.
Аксуның атаклы кишер үсте­рүчесе Люция апа Зиннәтулли­на белән дә танышып чыктык. Күп еллар фермада сыер сауган ул, бүген лаеклы ялда.
– И, наным, элеккеге кебек дүртәр бакча утыртмыйбыз шул хәзер, – диде Люция апа.
– Ә ник алай? – дим.
– Беренчедән, эшләргә кеше юк, балалар читкә китеп бетте. Икенчедән, аның файдасы да юк. Июль аенда да кишернең килосын 12–15 сумнан җыялар иде. Көзгә ул 5–7 сумга төшеп бетә. Азап­ланып йөргән бае да юк. Хәзер ике бакчага печән чәчтек, берсен кешегә бирдек. Аның кадәр җир белән нәрсә эшлим...
Аксу бакчалары бүтән авыллар­ныкыннан аерыла. Биредә күрше бакчасы каян башлана да, хуҗа­ныкы каян, аңламассың. Барысы да тоташкан, ике арада рәшәткә дә, киртә дә юк. Тагын бер үзенчәлек – һәр яшелчә буйдан-буйга, түтәл итеп утыртылган. Мисал өчен, өч озын түтәл кызыл чөгендер, биш түтәл кишер, ике түтәл суган, аннан бәрәңге.
– Уңыш өлгерде инде, – дип, Лю­ция апа түтәлдән өч кишер йолкып алды. – Бу атнада җыялар, дип әйт­теләр, берничә капчык әзерлисе булыр инде.
– Ә кемнәр җыя? – дим.
– Үзебезнең авыл егетләре. Алар­ның йөк машиналары бар, шулай халыктан җыеп, Казанга илтәләр.
Әлегә (без июль башында бар­дык) кишернең килосы 25 сум. Августка таба бәя төшә икән.
– Алайса кишерне хәзер урнаш­тырып бетерү отышлырактыр, – дим.
– Алай дип әйтеп булмый, – ди Люция апа. – Июль башына бары тик түтәл кырыенда үскән кишерләр генә өлгерә. Шулай бер кат йолкып чыкканнан соң, кайбер елны сабаклары саргая, бүтән үсми дә. Һәм тагын: әле бит кишерләр зур түгел. Бер кило бул­сын өчен, биш-алтыны йолкырга кирәк, ә көзгә аның өчесе бер кило була.
Люция апа орлыкны үзе әзер­ли. Яз көне зур кишерне җиргә күмә дә, көзгә орлыкларны җыеп ала, аннары киптерә. Шуннан кул белән уып, сабакларын җилдә очыра.
Кишерне биредә кар бетүгә чәчәләр. Мисал өчен, быел ап­рельнең 15е булган ул. Тагын бер үзенчәлек: аксулылар орлыкны авыз белән чәчә. Башта түтәлләрне ясап, сызып куялар да, хатын-кыз­лар орлыкны кашык белән авыз­ларына алып, җиргә өрә.
– Бездә балалар да кишер утыр­та белә. Аксудан киткән яшь ки­леннәр хәзер үзләре әлеге шушы юл белән кишер утырта, – ди Лю­ция апа.
Аксуда дистәгә якын фермер бар. Аларның барысы да диярлек үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Шул исәптән кишер, кызыл чөген­дер үстерәләр. Аксу авыл җирле­ге башлыгы Марат Хәйретдинов белән кырларны урап чыктык. Әкәмәт: кая карасаң да, кишер басулары җәелеп ята. Ләкин алар­дагы кишер әле шәхси хуҗалык­ларныкы кебек сатуга чыгарырлык зур үсмәгән.
– Фермерлар кишерне соң чәчә, шуңа күрә татлы тамыр азыклары көзгә генә өлгерә, – диде Марат Хәйретдинов.
 
1-3
Аксуда дистәгә якын фермер бар. Аларның барысы да диярлек үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Шул исәптән кишер, кызыл чөгендер үстерәләр.
 
«КӨРӘШЕП ЯШӘРГӘ ЯЗГАН...»
Аксуда яшәүче Хәмзә Зиннә­туллинны тирә‑як районнарда да беләләр. Имәннән җиһазлар ясау остасы ул.
– Мәрхүм әтием Сәлах гомере буе балта остасы булды, – дип, үзе белән таныштырды Хәмзә абый. –Авылыбызда аның кулы тимәгән өйләр юктыр да. Бу сәләт миңа да күчкән дип уйлыйм. Кеч­кенәдән аның кул арасына кереп, агачтан җиһаз ясау серләренә өйрәндем. Ун яшемдә урындыклар ясап, шуларны сата идем. Аннан тәрәзә рамнары, йорт өчен кирәк-ярак ясый башладым. Яраткан һөнәрем буенча үсәргә теләп, Ка­зан төзелеш техникумына укырга кердем.
Кулына диплом алгач, Хәмзә абый туган ягына әйләнеп кайт­кан. Колхозда прораб вазыйфасын башкарган. Гаилә корган. Бер‑бер артлы өч баласы туган. Эштән бушаган арада тәрәзә рамнары ясап, гаилә бюджетына аз булса да өстәмә акча кертә. СССР тар­калгач, тормышы бөтенләй икенче юлдан китә.
– Колхоз таралгач, эшсез калдым, – ди әңгәмәдәшем. – Нишләргә? Озак уйламадым, агач эшенә ныклап тотынырга булдым. Тик 1990 нчы елларның нинди авыр икәнен күпләр хәтерлидер. Әле үз эшеңне ачу дигән әйбер ят нәрсә. Хәтта утка рөхсәт бир­мичә, гел өзеп аптыраттылар. «ИП» ачтырмый интектерделәр. Тик шулай да кул селтәмәдем. Буа районында беренчеләрдән булып шәхси эшмәкәр булып теркәлгән кеше мин.
Башта Хәмзә абый остаханә­сендә бөтен эшне үзе генә баш­кара. Клиентлар арта, заказлар күбәябашлагач, өлгерә алмам, дип, бер ярдәмче ала. Аннары та­гын икене, дүртне. Шул рәвешле тулы бер команда белән тирә‑як авылларны гына түгел, районнар­ны да имәннән ясаган урындык, өстәл, караватлар белән тәэмин итә башлыйлар. 2007 елда яңа йорт җиткерә. Балалар да үсеп җитә. Кыскасы, тормышы түгәрәкләнә. Тик... озакка түгел.
– Миңа Аллаһы Тәгалә гел кыен­лыклар белән көрәшергә язган­дыр, – ди Хәмзә абый. – Гомер иткән хатыным авырып, урын өс­тенә ятты. Аны карап, соңгы юлга озаттык. Безгә ярдәм итәргә дип, улыбыз да, өйләнеп, төп йортта калган иде. Ике яшьлек чәчәк кебек оныгыбыз яман шештән үлеп китте. И, кайгырганнар...
Шулай да Хәмзә абый төшенке­леккә бирелми. Ир уртасы бит әле, ялгыз яшәп булмас, дип, берәр хатын‑кыз белән танышу җаен карый. Танышу игъланыннан Сә­рия исемле ханымның телефонын язып ала. Аралаша башлыйлар.
– Өйдә генә эшли торган, на­маз укый торган хатын булсын дип теләдем, – ди Хәмзә абый. – Теләкләрем кабул булды. Сә­рия нәкъ шундый. Җайлы, са­быр һәм бик тырыш. Казандагы бар тормышын, эшен ташлап ми­нем янга кайтырга булды. Башта ышанмаган да идем.
– Ник алай дисең, хатын‑кыз кы­зыгырлык ир бит син, – дип сүзгә кушылды Сәрия апа. – Тормыш иптәшем вафат иде. Балаларның үз тормышы. Ике дә уйламыйча кайттым.
Никахлашып бер ай узганнан соң ихаталарында янгын чыгып, бер кат күлмәк белән урамда ба­сып калалар. 2014 елның ноябрь ае була ул.
– Иртәнге дүрттә янгын чык­ты, – диде хуҗа кеше. – Цехтан башланды. Ялкын тиз арада йорт­ка, каралты-курага да үрмәләде. Әле үзебез исән калдык. Сәрия китәр инде дип уйлаган идем:
– Сиңа бер тәлинкә аш булганда, миңа да табылыр, – диде.
Ике ай дигәндә, Хәмзә абый це­хын торгыза.
– Нинди акчага? – дим.
– Ике миллион сум кредит ал­дым, авыл кешеләре дә бик бу­лышты, Алланың рәхмәте яусын! Цехны монда эшләүче егетләр белән төзедек. Андый очракларда район җитәкчеләренә караганда, гади кешеләр күбрәк хәлеңә керә икән, шуңа инандым.
Йортны исә майда эшли баш­лап, июль уртасына өлгертәләр дә. Иминиятләштерү фонды 1 миллион 500 мең сум кү­черә. Нигездә, шул акча җитә дә. Зиннәтуллиннарның бүген­ге тормышын язып тормыйм, күз тиюдән куркам. Шуны гына әйтәм: бөтен җирләре – чәчәктә, тормыш кайный биредә. Ике­сенә – биш бала, сигез онык, ко­да-кодагыйлар...
– Бу безнең йорт кына түгел, ул кибет вазыйфасын да үти, – дип, Хәмзә абый үзләре эшләгән җиһазларны күрсәтеп йөрде.
– Килгән кешеләрне дә шулай өйгә чакырам. Татар тотып кара­мый ышанмый бит.
– Иң күп заказлар нәрсәгә? – дим.
– Баскычларга. Унлап заказ әзер инде. Әле егетләр тагын эшли.
– Бәяләре күпме? – дип кызык­сынам.
– Имән баскыч – 150 мең сум, каенныкы – 100 мең. Халык күбрәк имәннән эшләтә. Мәңге­лек бит, затлы да.
– Җиһаз ясау өчен агачны кай­дан аласыз?
– Нигездә, Чувашиядән. Үзем дә барып алам, китереп тә бирәләр.
...Менә шундый язмыш. Нинди ачы хәсрәтләр күреп тә, егылма­ган, сыгылмаган ул. Соклангыч.
 
1-4
– Ике миллион сум кредит алдым, авыл кешеләре дә бик булышты, Алланың рәхмәте яусын! Цехны монда эшләүче егетләр белән төзедек, – ди Хәмзә Зиннәтуллин.
 
1-10
1-1
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
«Аксу авылы моннан 300 еллар элек оешкан дип фаразлана. Болында, Бола елгасыннан 1 чакрым ераклыкка, Аксу исемле кеше килеп утырган, диләр. Тора‑бара аның янына 6–7 гаилә дә килеп урнаша. Аксу бабай хөрмәтенә авылга шундый атама бирәләр.
Чит кешеләрдән сакланыр өчен, авылның тирә‑юнен койма белән әйләндереп алалар. Анда бер кап­ка да була. Ләкин болай яшәү тора‑бара халыкта ризасызлык тудыра, чөнки койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда кешеләр бер һөнәр белән дә шөгыльләнә алмый. Шуннан соң бу койма сүтеп алына, тулы урамнар хасил була. Халык игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Аның даны күрше сала­ларга да тарала. Кешеләр белемгә, дингә омтыла».
Фәридә Нургалиева, Аксу авылы китапханәчесе.
 
 
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: