Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яшьнәп торган Кошман

Яшьнәп торган Кошман

Татар авыллары

27 марта 2020

Тукай районының Биклән авылына баргач, чын шәһәрчә яшәүче авылны күреп: «Чаллыга якын, шуңа да кешеләрнең көнкүрешләре алга киткән», – дип үзара сөйләшкән идек. Кайбыч районының Кошман авылы исә шәһәр янәшәсендә дә түгел, ә халыкның тормыш рәвеше гаҗәпләнерлек. Чагыштыру өчен гади генә бер сан: балалар бакчасына 42 сабый йөри, әле тагын ике яшькәчә утыз биш бала өйдә тәрбияләнә. Килешерсез, бүгенге көн өчен кечкенә саннар түгел бу. Кошманның «картаймау» сәбәбе нидә? Җирле халык белән аралашып, шул сорауга җавап эзләдек.
%d0%b7%d0%b0%d1%85%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%b8%d0%ba2img_4026
 
«МОНДЫЙ БАКЧА БҮТӘН ЮК»
Кошман чагыштырмача зур авыл, 220 йортта 751 кеше яши. «Яшь гаилә» программасы белән төзелгән 9 йорт бар, ә нигездә, биредә ел саен ике‑өч яңа йорт салына икән.
– Әлбәттә, башка авыл­лар белән чагыштыр­ганда, бездә хәлләр күпкә әйбәт, – диде Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафи­на. – Моны миңа кол­легаларым да әйтә. Алга таба да шул югарылыктан төш­мисе иде.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be1
– Кошманда мәктәпкәчә яшьтә­ге җитмештән артык бала бар икән. Димәк, авылда яшьләр кала. Моның сере нидә? – дим.
– Беренчедән, безгә Кайбыч якын, дүрт кенә чакрым ераклыкта. Сиксәнләп кеше район үзәгенә йө­реп эшли. Икенчедән, авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар: газы, суы, уты, юлы... Бездә бер генә юл­сыз урам да юк. Өченчедән, халык тырыш: күктән төшкәнне көтеп утырмыйлар: 3 КФХ, 8 ШЭ генә бар. Әле тагын үз эшләрен башларга теләк белдерүчеләр дә күренә. Ә бала санына килгәндә, яшь гаиләләр шактый. Өчен­че балаларын алып кайтучылар да бар.
Бала дигәннән, 2019 елда «Демог­рафия» милли проекты кысаларында, Кошманда 50 балага исәпләнгән ба­лалар бакчасы төзелгән. Иң беренче эш итеп, без шунда юнәлдек. «Тиенкәй» дип язылган аллы‑гөлле бина ерак­тан үк күзгә ташланды. Мәктәп белән янәшә салганнар аны. (Сүз уңаеннан, белем бирү йортында да капиталь ре­монт бара. Ике ел ел элек мәдәният йортын да өр‑яңа төзелгән кебек ясап куйганнар).
img_4454
– Балалар авыру сәбәпле, әле ка­рантинга ябылып торган идек, – дип каршы алды бакча мөдире Ай­сылу Калашникова. – Бүген беренче көн эшлибез. Балаларның кайберләре әле килмәде дә.
Яңа бакчаның иркен бүлмәләренә атлыйбыз. Шәп дип әйтү генә аз, искит­кеч! Ике төркемгә исәпләнгән бакчада барысы да заман таләпләренә туры килә: уен, йокы бүлмәләре аерым, аш­ханәне санамыйча, ике якта да ризык бүлү һәм савыт‑саба юу өчен аерым кабинетлар. Миңа исә аеруча шәфкать туташы бүлмәсе ошады.
– Бакча ачылышына бөтен нәрсә кайтты, – дип сөйләде Айсылу Ка­лашникова. – Тузан суырткыч, кер юу машинасыннан башлап, уенчыкларга кадәр. Безгә килеп ирешкән мәгълү­матларга караганда, республиканың бүтән авылларында мондый бакчалар юк.
Кыскасы, «Тиенкәй»дән, шаккатып, Кошман балалары, ата-аналары өчен сөенеп чыктык.
– Авылда балалар саны тагын да ар­тыр инде, бакчага кызыгып булса да ха­тын-кызлар бәби алып кайтыр, – диеш­тек.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-3
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-2
«БАБАЧЫ БАБАЙ КИЛГӘН!»
Электән Кошман авылы сөннәткә утыртучы «бабайлары» белән дан ка­занган. Алар авылда берничә кеше бул­ган. Хәтта Урта Азия якларына кадәр йөргәннәре билгеле. Хәзер авылда бу шөгыльне онытканнар инде. (Закон балаларны өйдә сөннәткә утыртырга рөхсәт итми бит). Ә менә авылның соңгы сөннәтчеләре яшәгән йорт бар, иң сөенечлесе – ул ябылмаган.
Гөлсинә Сафиуллина әлеге нигезгә 1958 елда килен булып төшкән. Кае­натасын бу якларда «бабачы Хәлилул­ла» дип йөрткәннәр. Соңрак тормыш иптәше Галимулла да шушы һөнәрне үзләштергән.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-4
– Ирем Галимулла ба­бачы булып әллә ни күп йөрмәде, – дип сөйләде Гөлсинә апа. – Озак яшәмәде шул, 1982 елда дөнья куйды. Каенатам картайгач, сөннәтче итеп Галимулланы ча­кыра башлаганнар иде. «Кулың җи­ңел», – дияләр иде аңа. Ул, гел әткәй тирәсендә йөреп, сөннәткә утыртуның серләрен өйрәнгән иде.
img_5153
Бу йорттан дистә еллар бала‑чага та­вышы тынмаган. Сөннәткә утырткан­нан соң, өчәр көн яшәүчеләр дә булган.
– Ата-аналар балаларын әллә кай­лардан алып киләләр иде, – дип хә­тер сандыгын чиште Гөлсинә апа. – Җәрәхәт азрак төзәлсен дип, каена­там аларны шулай үзебездә яшәтте. Ашатып-эчертеп, тәрбиядә тота идек үзләрен.
– Сөннәткә утыртуның аерым бәясе бар идеме? – дим.
– Дөресен генә әйткәндә, белмим. Бер түбә астында яшәсәк тә, каена­тамның күзенә бик чалынмаска ты­рыштым. Оялу, курку булганмы, ничек атарга да белмим... Әткәй шактый кырыс кеше иде, аның сүзе буенча яшәдек. Акча да аның кулында булды. Мине кибеткә җибәргәндә, башта агач счетын чыгарып исәпләр, аннан акча бирер иде...
Шулай да берсендә Гөлсинә апа, каенатасының бер әти кеше белән сөйләшкәнен ишетеп кала: «Миңа ар­тыгы кирәк түгел, биш сум күп була, өч сум җитәр...»
– Сөннәткә утырту яшерен эшләнә иде, – дип пышылдап кына дәвам итте әңгәмәдәшем. (Әйтерсең, без­не тыңлап торалар). – Совет власте дин кушканча яшәүне тыйды бит. Ерактан килгән кешеләр атларын кап­ка төбенә куймыйча, аны берәр җирдә туарып калдырып керәләр иде. Әйе, бик кырыс заманда яшәдек. Баласын сөннәткә утыртканны белсәләр, әти‑ә­нине партиядән чыгарырга күп сора­мыйлар иде.
Гөлсинә апа күңелендә тагын бер истәлек яши. Баксаң, каената­сы аздан гына төрмәгә эләкмәгән. Сәбәбе – сөннәткә утыртканнан соң, бер бала үлгән.
– Әткәй пәкесен алып, атналар буе йөреп кайта иде, – диде әңгәмәдә­шем. – Һич онытмыйм, берсендә Яшел Үзәннән күмердәй каралып кайтты: шунда бер сабыйны сөннәтләгән. Ул чирле туган булган, тик моны әткәй белмәгән. Берничә көннән теге бала үлгән. Шуннан соң әткәйне милиция юлында йөртә башладылар. Төнлә ки­леп, сорау алырга дип алып киттеләр. Бөтен дөньяны айкадылар, пәкеләрен эзләделәр. Бәхеткә, әткәйне төрмәгә утыртмадылар. Ана кеше, баласының туганда ук сау булмаганлыгын аңлат­кан, табиблардан белешмәгә хәтле яз­дырып алып кайткан...
Ни кызганыч, сөннәтче бабайлар­ның эш коралы – пәкеләр сакланма­ган. Кырык‑илле ел эчендә югалып беткән икән.
– Әткәй, әнкәй, ирем – бер‑бер артлы бакыйлыкка күчте, – диде хуҗабикә. –1981 елның көзендә – әнкәйне, 1982 елның язында – иремне, көзен әткәйне җирләдем. Әле ярый балаларым бар, шатлыгым да, таянычым да – алар. Ял­гызым яшәсәм дә, гел хәлемне белеп, килеп, кайтып торалар.
«ҺӨНӘРЛӘРЕ БУЛГАН»
Умартачылар, кирпеч сугучылар төбәге буларак та, Кошманның даны еракларга таралган. Халык соңгысы белән аеруча горурлана, элек-электән һөнәрле булганнар бит. Менә шуның өчен дә биредә халык иң авыр заман­нарда да начар яшәмәгән.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-5
– Лаеклы ялга чыккач, авыл тарихы белән кы­зыксына башладым, – диде Салих Мотый­гуллин. – Әлегә авыл тарихына кагылышлы документларны өйрә­неп, архивларда утыр­ганым юк. Миндә авыл картларыннан сорашкан мәгълүматлар гына бар. Мисал өчен, безнең әби Кошманга 1906 елда килен булып килгән. «Иген игүгә караганда, кирпеч сугу ныграк җәелгән иде», – дип сөйли иде ул. Безгә билгеле документлардан күренгәнчә, XX гасыр башында авылда 150 йорт булган, шуның йөзендә кирпеч сук­каннар. Мәрхүм әткәй: «Бер елга кырык мең кирпеч суктык», – дип әйтә иде. Һәр гаилә кырык мең сукмаса да, егер­ме, егерме биш меңне сукканнар инде. Исәпләсәң, бер Кошман авылы 2 мил­лион ярым чамасы кирпеч суккан. Безгә якын булган Ябалак авылында кирпеч заводы бар иде. Шунда эшләгән кешеләрдән сораштым: яхшы эшләгән чорларда алар елына 2 миллион кирпеч суккан. Димәк, безнең авыл кешеләре тулы бер завод кадәр эш эшләгән. Кош­ман кирпеченә, дип, бик ераклардан ук килгәнннәр.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-6
– Кирпеч сугу өчен авылда бөтен мөмкин­лекләр булган, – дип сүзгә кушылды Кошман мәктәбендә күп еллар тарих укыт­кан мөгаллим Нәзир Сафин. – Кызыл бал­чыкны бәрәңге бакчасыннан ук алган­нар. Бакча артындагы чокырларны әле берничә ел элек кенә тигезләттер­дем. Шул заманнардан калган ул. Бак­чалар казылып беткәннән соң, кырга чыкканнар. Миндә әле кирпеч сугу станы да бар иде. Әнкәйләрдән калган ул. Аны узган ел, музей ачылгач, Кай­бычка илтеп бирдем.
– 1950–1960 нчы елларда кирпеч сугу кимегән, – дип дәвам итте Са­лих абый. – Мин әле 1969 елда да өч мең кирпеч суктым. Әткәй урыннарын ясап биргән иде. Шулай булгач, авыл­ның иң соңгы кирпеч сугучысы булып чыкмыйммы икән дип тә уйлыйм...
Кошманлыларның тагын бер һөнә­ре – умартачылык. Элек-электән авыл­ның һәр өченче, дүртенче хуҗалыгы корт асраган. Бүген дә шушы традиция дәвам итә.
Авылның иң өлкән умартачысы – Харис абый Гарифуллин. Узган ел ул тугыз дистәне тутырган. Бүген киле­не Наҗия белән яши. Улы Исмәгыйль берничә ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган.
– Әти картайды инде, – ди Наҗия апа. – Кортларны карамый башлага­нына ике ел бардыр. Аллага шөкер, үзен үзе йөртә әле.
Наҗия апа бал кортларын бүген үзе карый икән. Егермеләп баш умар­тасы бар.
– Умартачылык эшенә әтидән өйрән­дем, – дип сүзен дәвам итте Наҗия апа. – Баштагы вакытларда кортларны бергә карый идек. Хәер, хәзер дә бал аертканда чыга әле, күзәтеп булса да тора.
Харис абыйдан җай белән генә ярат­кан эше турында сорашам. Шактый ел­лар Урсак урман хуҗалыгында, Кошман умарталыгында эшләгән ул.
– Мин үз эшемне яратып башкар­дым, – диде туксан яшьлек умарта­чы. – Бал җитештерү планын һәр елны арттырып үтәдем. Тырыш хезмәтем­не җитәкчеләр дә бәяләде. Төрле ел­ларда мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә ия булдым. Хәтта мото­цикл да бүләк иттеләр. Умартачы булып эшләгән чорда өч тапкыр Мәскәүгә бардым. Республикадан Мәскәүдә уза торган Халык хуҗалыгы казаныш­лары күргәзмәсенә делегат итеп сай­ладылар. «Социалистик ярыш җиңүче­се», «Коммунистик хезмәт ударнигы» күкрәк билгеләренә дә лаек булдым. Сагынам шул чакларны, кызым…
 
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-7
Авылның иң өлкән умартачысы – Харис Гарифуллин бүген килене Наҗия белән яши.
 
ЯШЬ ФЕРМЕРЛАР
Кошманның яшь гаиләләре, авыл­ның карап торган әйдәп баручы ке­шеләре белән дә танышмасак, дөрес булмас, дидек. Рушан Сәйрановны Кайбыч районында шактый кеше белә икән. Яшьтән үз бизнесын булдырган бик тырыш, белемле егет ул. Өйләнеп, төп йортта әнисе, тормыш иптәше, ике баласы белән яши.
– Фермерлык тәҗрибәм әлегә кадәр иген, печән үстерү буенча гына иде, – дип сүзен башлады Рушан. – Узган ел менә кошчылык тармагы да ку­шылды. Максат куйсаң, чарасын та­барга була. 2019 елда «Эш башлаучы фермер» программасы кысаларын­да, грант алдым. Чувашиянең Урмар кошчылык фабрикасы белән килешү төзедем, 6 мең 500 баш чебешкә акча түләп куйдым инде. Алга планнар – тәүлеклек чебиләр алып кайтып, үс­тереп сату. Бер айлык чагында аның 5 меңен тере килеш сатарга дип уй­лыйм, калган мең ярымы калып то­рачак. Аларын ит өчен үстерәчәкбез.
Рушанның тавык үстерү тәҗрибәсе зур булмаса да, бар, узган ел 1 мең 500 бройлер чеби үстереп сатканнар.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-8
Рушан Сәйранов өйләнеп, төп йортта әнисе, тормыш иптәше, ике баласы белән яши.
img_4667
jlafrlm2dye
 
Кайбыч белән Казан арасында йөреп, товарны урнаштырып бетергәннәр.
– Өйдән дә күп кеше килеп алды, – диде Рушан. – Итнең сыйфатлы икә­нен аңлагач, кеше тагын килә. Бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел, килосы 230 сумнан. Быел бәяне азрак артты­расы булыр кебек. Ни өчен дигәндә, ризык бәясе артты. Мисал өчен, элек бер капчык комбиазык 1 мең сум тора иде, ә хәзер аны 1 мең 300 сумнан саталар. Әле мин бәяне шуңа да тота алам: чебиләргә дигән азыкның 60 проценты үзебезнең җирләрдә үсә, 40 процентын гына алам. Ә сатып алып кына ашатсаң, итнең килосын 230 сумнан җибәрә алмыйсың. Ул үз-үзен акламаячак.
Рушан грант акчасына тавык ферма­сы салып куйган. Хәзер аның бердән­бер проблемасы – фермага кадәр юл юк икән.
– Дәүләт программасы ярдәмендә, шул юлны хәл итәсе иде, – диде яшь фермер. – Күп тә түгел инде ул, ике йөз метр чамасы гына...
Тагын бер фермер гаиләсе – Шәфиев­лар белән дә таныштык. Рушан Сәйра­новтан аермалы буларак, алар дәүләт ярдәменнән файдаланмаганнар. Шә­фиевлар мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Савым сыерлары, дистәдән артык үгез асрыйлар. Гаилә башлыгы Ринатка әле утыз яшь тә тулмаган, ә инде йорт салып кергән, ике баласы, зур ху­җалыгы бар.
– Тормышны хатыным Гүзәлия белән тартабыз, – диде Ринат. – Мин малларны ашатам, ә Гүзәлия, сөт савып, аннан кай­мак, катык, эремчек, корт ясый. Авылда да, Кайбычта да сатып алучыларыбыз бар. Сөтне дәүләткә тапшырсаң файдасы юк, ә менә эшкәртеп сатсаң, ярый әле.
Гүзәлия Биектау районының Яма­ширмә авылы кызы икән. Сөт ризык­ларын эшкәртеп сату балачагы белән бәйле:
– Безнең якта хатын-кызлар корт, эремчек ясап, Казанга алып барып са­талар иде, – диде ул.
Шәфиевларның җирләре юк. Мал­ларга дигән печәнне, ашлыкны сатып алалар.
– Алга таба шушы юнәлештә планнар байтак, – диде гаилә башлыгы.
...Кошман әниемнең туган авылы икәнен әйтмәсәм, авыл кешеләре аң­ламас. Бу авыл балачагымның якты, җылы хатирәсе булып күңелгә кереп калган. Бер үзенчәлек турында да әй­тим – биредә халык динле. Авылда го­мергә ике мәчет булган, бүген дә шулай. Кошманга бара башласак әни: «Башыңа яулык алдыңмы?» – дия иде. Монда аш өстәле артына яланбаш утырмыйлар. Менә шул кыйммәтләр авылны бүген дә яшәтә сыман: тәртип, әхлак бар би­редә. Ә тәҗрибә күрсәткәнчә, ул кай заманда да кыйммәтен югалтмый.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-9
– Тормышны хатыным Гүзәлия белән тартабыз, – диде Ринат Шәфиев.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-10
 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Авыл атамасы 1565–1567 нче елларны үз эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә очрый. XVIII йөзгә караган тарихи чыганакта Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны – 181, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә. Җирле халык берничә керәшен гаиләсе барын инкарь итми. Ләкин алар ислам диненә яңадан кайта.
Кошман – елга исеме. «Ман» сүзе төрки телдә су дигәне аңлата, ә «куш» – елгалар кушылган урын. Авыл Түбән Кошман, Югары Кошман булып, елганың ике ярына урнашкан. Заманында алар ике колхозга аерылган була. Бүген исә андый бүленеш юк, шулай да халык «Түбән Кошман», «Югары Кошман» дип, авылны икегә бүлеп карый.
(Авыл халкы сөйләгәннәрдән).
 
 
 
 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: