Кошлар тавына сәяхәт
Татар авыллары
26 июля 2017
«ҖЕНАЗАҢ ШУШЫ ЙОРТТАН ЧЫКСЫН»
Коштаулы – аңлатмасы гади: кошлар тавы. Авыл урыны гомергә сазлыклы, күлле булган. Шуның өчен биредә кошлар да күпләп яшәгән. Әле кошларның да ниндие!
Биредә Аккош күле бар. Шунда ел саен аккошлар, каз-үрдәкләр килеп бала чыгарган. Җәй җитте исә күл буе авылның иң матур, иң сихри урынына әйләнгән. Ни өчен үткән заманда язам, чөнки бүген бу әкияти могҗиза юк инде. Сәбәбе турында авылның иң үткен, абруйлы кешеләреннән саналган Мәгъфирә апа Хәмидуллина сөйләде:
– Коштаулыда тудым, үстем, картайдым. Тиздән 93 яшь тула. Мин белгәннән бирле Аккош күленнән, авылның яше‑карты су ташыды, шунда ял итте. 1965 елда Коштаулыга күрше Килдураз авылыннан сөт‑май заводын күчереп куйдылар. Заводтан чыккан бар пычрак һәм кислоталы су күлгә агып төште. Хәтта күл янына килеп булмый башлады, зәһәр бер ис килә иде. Балыклар гына түгел, бака һәм башка тереклек ияләре дә һәлак булып бетте. Ә аккошлар, каз-үрдәкләр турында әйтеп тә торасы юк. Сөт‑май заводы берничә ел элек ябылды, тик күл дә корыды инде. Бичаракайларым, хәзер дә берничә аккош ел саен килеп, күл буенда йөри‑йөри дә очып китәләр икән. Алар мөгаен безнең күлдә үскән кошлардыр.
Мәгъфирә апа авырлыклар күп күрсә дә әле яшәү дәртен, тормыш егәрлеген югалтмаган, заманча фикерли. «Сезгә бер дә 93 яшьне биреп булмый» – дигән идем: «Балалар хәсрәте булмаса, мин әле кызлар кебек йөгереп йөрер идем»,-дип җаваплады ул. Өч ул, бер кыз үстергән әбиебез. Дүрт баласы да бүген җир куйнында ята икән. Кызы илле ике яшендә, уллары алтмыш яшькә җитеп, бер‑бер артлы дөнья куйган.
– Балаларым кинәт вафат булды, йоклап яткан җирдән, – дип сөйләде ана. – Әле минем бәхеткә Раушания киленем булган. Әнкәле-кызлы кебек 33 ел гомер итәбез. Бик акыллы, сабыр ул. Мин электән шундый үткен булдым. 1943 елдан 1950нче елларга кадәр комбайн йөрттем, эшне ир, хатынныкына бүлмәдем. Улларыма карата исә кырыс идем, эшсез тотмадым. Аллага шөкер, баһадирлар үстердем. Дәрәҗәле җирләрдә эшләделәр. Гомерләре генә кыска булды.
Хәмидуллиннар гаиләсе гармунчылар нәселе. Мәгъфирә апаның дүрт баласы да гармунда уйный белгән. Сабантуй, башка бәйрәмнәрдә аларның нигезендә таң атканчы гармун тавышы тынмаган. Аларны әбинең тормыш иптәше Хәкимулла абый үзе ясаган. Авылның атаклы гармун остасы булган ул. Бүген дә йортта Хәкимулла абый ясаган гармун саклана. Оныклар аны иң кадерле ядкарь итеп саклый. Гармун дигәннән, 1970нче елларга кадәр Коштаулыда 70 процент ир‑егет әлеге уен коралында уйный белгән.
Төп йортка килен булып төшкән Раушания апа тормыш иптәше Рамил Хәмидуллин белән ике ул үстергән. Малайларның икесе дә башлы‑күзле булып Казанда яши. Гаилә башлыгы Рамил абый гомере буе Апас полиция бүлегендә эшләгән, полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әле күптән түгел ирен җирләгән Раушания апа сабырлыкның серен менә нидә күрә:
– Гомер буе каенана белән яшәдем. Әни үткен, нык холыклы, шуңа карамастан, без сүзгә килеп, ачуланышып яшәмәдек. Хәтерлим, никах көнне үз әнием: «Мулла укыганда: «Җеназам шушы нигездән чыксын иде, дип теләп утыр», – диде. Безне ирне ир, каенана, каенатаны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Шул киңәшләрне тотып гомер уздырдык. Әни белән икәү генә торып калдык. Ул миңа терәк тә, дус та, исән‑сау була күрсен...
ТАРИХИ КӨНДӘЛЕК
Шуңа игътибар итәм: хәзер күп авылларның үз китабы бар. Кайдадыр аны шул авылда яшәүче, каләме булган шәхес язган, кайсыдыр җирдә аерым бер кеше акча түләп эшләткән. Коштаулының да затлы, 680 биттән торган, авылның тарихын, бүгенгесен яктырткан үз китабы бар. Аны шушы авылдан чыккан, бүгенгесе көндә Казанда яшәүче эшкуар, «Апас» якташлык җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин яздырган.
– Наил абый кебек кешеләр авылда тагын берничә булса, бер кайгы да күрми яшәр идек, – диде Коштаулы җирлеге башлыгы Хәҗәт Сабиров. – Ярдәм кирәк очракта аңа әйтәбез, беркайчан кире какмый. Үзе дә ата‑ана нигезенә атна саен кайтып йөри. Колхозлар таралгач, авыл мескен хәлгә төште. Сабантуй үткәрергә, башка эшләргә дә бер тиен акча юк. Шуңа күрә иганәчеләр эзлибез, әле алар бар. Соңгы елларда эшләнгән кое, күл, зират йорты – барысы да белдекле эшкуарлар, мәрхәмәтле авылдашлар ярдәме белән булды.
Авыл тарихы китабын язарга алынгач, могҗизага тиң дәфтәргә тап булалар. Баксаң, 1925 елда Коштаулыда туган, шунда үскән, 1967 елда Казанга күченгән фронтовик-хезмәт ветераны Әнәс Мәхмүтов, туган авылы тарихына багышлап, 622 битле көндәлек язып калдырган. Каян башына килгән, ничек шуның кадәр мәгълүмат җыя алган, авылдашлары хәзер дә соклана, гаҗәпләнә. Әнәс абый көндәлегендә шундый юллар бар:
«Коштаулы 1700нче елларда барлыкка килгән дип фаразларга була. Архив документларында шундый саннар бар. Авыл элек Тәтеш өязе Килдураз волостенә кергән. Революциядән соң Апас районына кушылган.
Кызганыч, элеккеге кулъязмалар сакланып калмаган. Бабайлар сөйләве буенча, авыл бу урында булмаган. Ә моннан ерак түгел Килдураз авылы белән ике арада Чуертау дигән таулы урын бар. Менә шунда берничә гаилә яшәгән, дип сөйлиләр. Моның булуы бик мөмкин. Бу урында элекке савыт‑саба ватыклары, таба кисәкләре табылган.
Авылның төньяк-көнбатышында «Дүрт үле» чокыры бар. Телдән-телгә күчеп килүче риваятьләргә караганда, бу җирдә дүрт гаилә яшәгән. Бервакыт, Чуертауда яшәгән кешеләр килеп, боларны үтергәннәр. Һәм бу җиргә үзләре хуҗа булганнар. Авыл белән чокыр арасында әле дә каберлекләр бар. Аның тирәсе тотынмаган, шулай ук сукаланмаган да».
Әнәс бабай көндәлегендә Аккош күлен дә бик матур тасвирлый. Аккош көтүе, шундагы бакалар «хоры», таллык, камышлыклар – балачагының иң ямьле чоры дип атый. Коштаулыда коелар, күлләр күп булган. Заманында авылны кеше аяк басмаслык сазлыклар чолгап алган. Боларның барысы хакында да Әнәс абый бәйнә‑бәйнә язган. Хәзер авылда ул сазлыклар юк инде, ә менә коелар сакланып калган. Тагын бер үзенчәлек: биредә бер‑ике метр җирне казысаң су чыга. Чынлап та, авыл сазлыклы урынга урнашкан икәненә инанасың.
Коштаулыда бүген 277 кеше яши, 153 хуҗалык исәпләнә. Барлык татар авылларындагы проблема монда да бар: яшь гаиләләр авылда бик калмый. Сәбәбе – әлеге дә баягы эшсезлек, башка проблемалар. Коштаулыда белем йорты юк, малай-кызлар күрше Килдураз төп белем бирү мәктәбенә йөреп укый. Бәхеткә, балалар бакчасы бар, анда унлап сабый йөри икән. Шулай ук мәдәният йорты, мәчет, кибет, китапханә эшләп килә. Авыл кешесе шуңа сөенә.
ЧАРДУГАН ЯСАУЧЫ ИМАМ
Коштаулыда халык гади, ачык. Кайсы гына йортка керсәң дә, чәйгә кыстыйлар. Күбесенең бакчасы, ишегаллары чәчәккә күмелгән. Һәм иң сөендергәне, бәлки, гаҗәпләндергәне дияргә кирәк: халык дөресен сөйли. Бер проблемаларын да яшереп калмыйлар. Хәтта авылның имамы Ислам хәзрәт тә хәлне ничек бар, шулай бәян итте.
Ислам Гыймадиев дингә яшьли килгән. Коштаулыда мөселман туе уздыручы беренче кеше ул. 2003 елда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган. Авылда аның абруе бик зур. Кем белән генә сөйләшсәң дә, «безнең Ислам» диләр. Гәрчә авылның имамы башкача уйлый икән:
– Бер‑ике тапкыр муллалыктан китәргә дип тә караган идем, – ди Ислам Гыймадиев. – Җибәрмәделәр. Юк, миңа мәчеткә бару, мәетләрне күмү авыр түгел. Тик авыл имамы башка эшләрне дә алып барырга тиеш, дип уйлыйм.
– Ә тагын нинди эшләр? – дим.
– Мәчеттә балаларга дин гыйлеме дәресләре укыту, иң беренче чиратта, мулла өстендә булырга тиеш. Шулай ук авылда яшәүче авырулар янына барып хәлен белеп, сәламәтлеге өчен дога укып кайтса да, яхшы бит. Сырхау кешенең дә күңеле, доганың да шифасы булыр иде. Дөрес, мин боларны кайчандыр эшләдем, балаларга дин гыйлеме дә өйрәттем. Ә соңгы елларда бу эшләр белән шөгыльләнергә вакытым юк. Кызганычка каршы, дөнья мәшәкатьләре шактый. Шунсыз булмый, тормышны алып барырга кирәк. Хатыным белән өч ул үстерәбез. Балалар әле мәктәптә укый. Аларны аякка бастырасы бар. Үзегез беләсез, муллаларга хезмәт хакы түләнми.
Ислам Гыймадиев җиде ел элек шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Шул елны үгезләр үстерү өчен дәүләттән кайтарылмый торган 58 мең сум субсидия алган. Бүген дә әлеге шөгылен ташламаган: кечкенә үгезләрне үстереп сата. Авыл мулласының тагын бер шөгыле бар: тимердән чардуганнар, капкалар эшли. Тимер эретеп ябыштыру өчен, бөтен җиһазны үз куллары белән ясаган:
– Безгә бит кредитлар алырга ярамый, риба, – дип сөйләде Ислам хәзрәт. – Шуңа күрә кайда нәрсә аунап ята, арзангарак бирәләр, алып кайтам. Әтием гомер буе тракторда, комбайнда эшләде. Аннан калган иске тимер-томырлар да бар. Шуларны эшкә җигәм. Менә бу эретеп җыю җайланмасының моторын гына сатып алдым.
– Тимер эше белән ничек мавыгып киттегез? – дим.
– 2000нче елларда Апас мөхтәсибәтендә эшләдем. Ә аннан бер һөнәр булсын дип, Апас аграр көллиятенең эретеп-ябыштыру факультетына укырга кердем. Укып бетергәч, районның металл җыю базасына эшкә урнаштым. Тик 2010 елда ябылды ул. Шуннан озак уйлап тормадым, эретеп ябыштыру эшенә керештем.
Чардуганнарның бәясе 4–8 мең икән, ничек эшләвенә карап. Биек, челтәрләп ясаганы кыйммәтрәк йөри. Ә тимер капкалар, кую белән бергә 50–60 мең сум. Бизәкләрен, төсен Ислам абый заказ бирүченең теләгенә карап эшли.
– Чардуган, капкаларны үзегез генә эшлисезме? – дим.
– Төрлечә була, улларым да булыша. Эш күп булганда хатынның абыйсы, кияүне чакырам. Күршем кереп булыша.
Ислам Гыймадиев белән бик озак сөйләштек. Дин дип кычкырып йөреп, кемнедер сүгүче муллалардан түгел ул. Дөньялыкны да, динне дә алып бара ала торган гаять гыйлемле имам ул. Авылдашларына үз мисалында дөрес яшәүнең юлын күрсәтә. Мондый имамнар күбрәк булса, авыл мәчетләре буш тормас иде.
ИКЕ ЙОРТНЫҢ БЕРСЕНДӘ ТРАКТОР!
Бу авылның хатын-кызлары үткен. 93 яшьлек Мәгъфирә ападан башлап, яшь кызларга кадәр. Клуб мөдире Тәскирә апа Хафизова, хуҗабикә Фадия апа Усманова хуҗалыкларын карап чыктык. Унлап баш мөгезле эре терлек кенә асрыйлар. Йорт-җирләре ялт иткән, бакчада ни генә үсми! Кайчан барысына да өлгерәләр, тамаша!
Коштаулыда тагын бер нәрсә шаккатырды: монда һәр ике йортның берсендә кечкенә ясалма трактор бар. «Ока», «Лифан» моторы булса, калганын җыю бер ни түгел икән. Мини-тракторларны авылда беренче булып Ильяс Галиев ясаган. Җирле Ломоносов яки Исаак Ньютон ул биредә. Уйлап табучының үзе белән танышып булмады, Казанга эшкә киткән чагы туры килде. «Замана техникасы» турында Ислам абый Гыймадиевтан сораштык. Ул да ишек алларындагы мини-тракторын үзе ясаган:
– «Ока» моторыннан ясаган трактор ягулыкны күбрәк ашый, шуңа мин «Лифан»нан эшләдем. Ишек алдында әллә ничә еллар череп яткан берәр техника булса җитә инде. Шуның әйберләрен алып трактор әвәләргә була. Дөрес, кайбер детальләрне сатып алырга да туры килә. Безнең авылда хәзер шундый мини-тракторларны ясап сата башладылар, бәясе 50–60 мең сум. Бик җайлы ул, машина йөртү танык-лыгы да кирәкми, җир эшкәртәсең, печән чабасың, кирәк җиреңә барасың. Минем күбрәк аңарда малайлар йөри. Болыннан печән алып кайталар.
Ильяс Галиев кечкенәдән уйлап табучы булган. Үсмер чагында ук, сыйныфташ малайлары белән, яшәгән йортларына радио чыбыгы сузган. Малайлар бер-берләре белән шулай аралашкан. Ул чагында әле йортларга телефон кертү турында сүз дә булмаган. Кызганыч, Ильяс абый шул юнәлеш тә укырга кермәгән. Кем белә, бәлки берәр танылган инженер яки физик туар иде. Хәер, өмет бар әле: Коштаулы үсмерләренә техника «җене» кагылган. Әти, абыйларына ияреп, трактор җыялар, техника төзәтәләр. Хәзер талантны ачарга мөмкинлекләр күбрәк, югалып калмаслар...
Добавить комментарий