Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Кояшлы Мортыштамак

Кояшлы Мортыштамак

Мортыштамакка юлга кузгалганда, Казанда яңгыр ява иде. Чаллыга җиткәндә көн аязды. Инде Сарманга кергәч, ялтырап кояш чыкты. Без моны яхшыга юрадык – авылда яшәүче халык та кояш кебек нурлы, җылы булырга тиеш...

10 ноября 2021

 
ЧИТЕК КИРӘК!
Мәдәният йортында безне җырлап каршы алды алдылар. Чигүле алъяпкыч, таратып бәйләнгән чигүле яулык, бала итәкле күлмәк – барысы да үзебезчә. Ә тавышлары! Тын да алмыйча, сөйкемле апаларның чыгышларын карап тордык. Мортыштамакның «Чишмә» ансамбле икән, дүрт ел элек оешкан. Тальянда уйнаучылары да үзләрендә. ЕфремовАН00001
– Бу кызлардан башка бер генә чара да узмый, – ди Мортыштамак авылы җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин. – Өч ел элек Казанга барып, WorldSkills дөнья чемпионатына килгән чит ил кунакларын каршы алдылар. Сәгать ярым җырлап-биегәч, тегеләр хәлдән таеп егылды, ә безнең кызлар әле тагын бер сәгать биеде.
Дүрт ел эчендә «Чишмә» ансамбле кайларда гына чыгыш ясамаган! Әле Сочига чакырганнар, тик, пандемия сәбәпле, чыгып китми торалар.
– Ә бу милли концерт киемнәрен үзегез тектердегезме? – дим.
– Әйе. Башта үз акчабызны биргән идек, аннан иганәчеләр табылды. Сарман ветераннар советы күлмәк хакын, ә алъяпкыч, яулык өчен авылдашыбыз Марат түләде. Хатыны Әлфия безнең ансамбльдә. Менә хатынны ярату ничек була ул, – диеште апалар.
– Ә ирләрегез болай җырлап-биеп йөргәнгә сүз әйтмиме соң? – Юк, әйтмиләр. Репетициягә килгәч, рәхәтләнеп ял итәбез. Туйганчы сөйләшәбез, чәй эчәбез. Өйгә яшәреп кайтабыз.
«Чишмә» ансамбленә йөрүче һәр апаның диярлек ниндидер шөгыле бар. Кемдер чигүче, бакчачы, кемдер спорт белән шөгыльләнә, кайсыдыр тальянда уйный. Картлык килде, дип боегып утыра торган хатын-кызлар түгел – күзләре янып тора. «Чакырган бөтен җиргә барабыз», – диләр. Район буенча концерт куеп йөриләр. Үзләре сөйли, җырлый, бии, гармунда уйный, шаян күренешләр куя. Республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда җиңү яулыйлар. (Диплом-грамоталар белән өстәл тулган иде.)
– Шифаханәләргә, «Шәфкать» Халыкны социаль яклау үзәгенә барып чыгышлар ясыйбыз, – диде Мортыштамакның сәләтле апалары. Шуңа игътибар иттем: Мәдәният йорты яңа булмаса да, бик нурлы. Мөгаен, шушы апаларның күңел җылысы әлеге таш бинага да җитәдер...
«Чишмә» ансамбленә йөрүче апаларның һәркайсы белән танышып чыктык. Авылның зыялылары икән – кайсы мәктәптә, балалар бакчасында, авыл советында, китапханәдә, банкта, кибеттә эшләгән. Иң яшь ханымга – илле сигез яшь, иң өлкәненә җитмеш бер тулган.
«Чишмә»леләр бергә сәяхәтләргә дә йөри: «Машина яллыйбыз да чыгып китәбез», – диләр. Шул ук вакытта алар ахирәт турында да онытмыйлар – бергәләшеп дин сабаклары укыйлар.
Ихластан бу шат күңелле, чибәр апаларга сокландым. Лаеклы ялга чыккач ничек яшәргә, дип сорасалар, бу апалар кебек, дияр идем.
Ансамбльнең бердәнбер проблемасы – читекләре юк. (Белгәнебезчә, ул шактый кыйммәт тора.) Могҗиза булып, ансамбльгә читек бүләк итүче табылмасмы, дип хыяллана алар.
ТЫРЫШКАН ТАБАР...
Мортыштамак элек-электән районның атаклы, бай авылы саналган. «Үрнәк» исемле миллионер колхозның даны бик еракларга таралган булган. Биредә биш Ленин ордены иясе генә бар! фото 2
Бүген авылда 174 хуҗалык исәпләнә, 446 кеше яши. Быел алты сабый дөньяга килгән, әле тагын туачак икән. Сарманга терәлеп үк торган салада (дүрт чакрым ара) буш йортлар юк диярлек. Тыз‑быз йөргән машиналарны күргәч, аптырап та куйдык – гадәттә авыл урамнары буш була. Әлмәт, Җәлилгә йөреп эшләүчеләр күп икән. (Алары да егерме, утыз чакрым ераклыкта гына.) Кыскасы, монда тормыш гөрли.
Читтә генә түгел, авылның үзендә дә эшләүчеләр байтак. Мәсәлән, аталы‑уллы фермер Кудрявцевларны районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә беләләр. Алар үстергән үгез-бозаулар БДБ илләренә дә озатыла.
Сергей Кудрявцев егерме өч ел элек Удмуртиядән гаиләсе белән күченеп кайткан.
фото 3
Улы Владимирга ул чакта алты ай гына булган.
– Хатынымның туганнары шушы яктан, – диде Сергей.
Авылда үскәнгә, Владимирның татарчасы бер дигән. Хәер, әнисе дә милләте буенча татар икән.
– Кечкенәдән татарча сөйләштем, балалар бакчасына монда йөрдем, – дип елмайды яшь фермер.
Үзләре әйтүенчә, Владимир Кудрявцев республиканың иң яшь фермеры. Өч ел элек, армиядән кайткач, фермер булып теркәлгән.
– Әти унҗиде елдан бирле мөгезле эре терлек асрый, шулай булгач, безнең бу юнәлештә тәҗрибә зур, – ди Владимир. – Бүген минем КФХда сиксән баш тана һәм бер үгез бар. фото 4
Ике-өч ел эчендә берничә техника юнәттек. Узган ел яшь фермерларга бирелә торган конкурста катнашып, биш миллион сум грант оттым. Ул акчага ике трактор, чәчүлек орлыгы, сиксән баш тана алдык.
Әтиле-уллы булсалар да, Кудрявцевлар эшне бүлгән. Владимир игенчелекне төп тармак итәргә хыяллана – арендага авылдашларының пай җирләрен алган. Җәмгысы 220 гектар чәчүлек җире. Дөрес, быел корылык аркасында, фермер чәчкән җирдән әллә ни файда алмаган. Шулай да җыелган иген кыш буе малларга ашатырга һәм язгы чәчүгә җитәргә тиеш икән.
Сергей нигездә мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Герефорд токымлы сыерлар тота ул. фото 5
(Герефорд – итле токым. Сыерларны саумыйлар, чөнки сөтне бозаулар имә. Максат – сөт алу түгел, ә тизрәк бозау үстерү.) Сергей Кудрявцев сыерларны үзе дә үрчетә, чит төбәкләрдән дә алып кайта. Моның өчен махсус техникасы бар.
– Малларны алып кайткач, бер айга карантинга ябабыз, – ди фермер. – Кан анализларын алып, мөгезле эре терлекнең сәламәт икәнлегенә инангач, көтүлеккә кушабыз. Бер ел эчендә безнең аша өч мең баш терлек уза.
– Малларны ни өчен тере килеш кенә сатасыз? – дим. – Итләтә җибәрү отышлырак түгелме?
– Беренчедән, безнең БДБ илләре белән килешү терлекне нәкъ менә тере килеш сату турында төзелгән. Икенчедән, аларны суярга кул да күтәрелми – кызганам. Монда кан коясым килми.
Владимир берничә ел элек игенчелек белән шөгыльләнеп караган, тик бу өлкә аныкы түгеллеген аңлаган.
– Иген уңармы, юкмы икән, дип борчылып утырасым килми, – диде. – Ә менә улым Владимир җир эшен ярата. Күрәсең, һәркемнең үз тармагы.
КОМГАНЧЫ БАБАЙ
Авылларда сөннәтче бабай булган кебек, комганчы бабайлар да булган. Беренчеләре инде бөтенләй юк – чөнки хәзер өйдә сөннәткә утыртырга ярамый. Ә менә комган ясаучы бабайлар бүген дә очрый. Мортыштамакта без әнә шундый сирәк һөнәр иясе белән таныштык.
Марат Гыйззәтуллин егерме өч яшендә комган ясый башлаган.
фото 6
фото 7
Бу эшкә аны җәмәгате Әлфия апаның әтисе, ягъни бабасы өйрәткән.
– Бабай берсендә без – кияүләрен җыйды да, калай бөктереп карады. «Синекендә генә өмет бар», – дигән Әлфиягә. Ничектер канатланып киттем. Шуннан өйгә кайткач, үземнең әнигә: «Бабай Маратның кулы тимер эшенә ята дип әйткән», – дим. Әни: «Ятмыйча, бабаң бит тимерче иде», – ди. Бактың исә, әнинең әтисе чиркәү гөмбәзләре ясап йөргән. Безнең әни рус милләтеннән иде. Дөрес, татар авылында яшәгәч, бик яхшы татарча сөйләште. Әнинең кыз фамилиясе Ратникова булган, Мортыштамакта колхоз бакчалары үстергән. Виноградка кадәр үрчеткән. Районда атаклы бакчачы саналган.
Марат абый калайдан самовар морҗасы, комганнар ясый. Шулай ук мич торбалары да эшли. Беренчесенә сорау аеруча зур икән, бигрәк тә җәй айларында.
– Хәзер бит күпләр табигатьтә самовар кайната, – дип аңлата моны калай остасы.
Кибетләрдә бу җайланма мең сум торса, Марат абый аларны 350 сумнан саткан.
– Хәзер калай бәясе нык артты, мин дә бәлки морҗаларның бәясен азрак күтәрермен, – ди ул.
Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дип әйткән ди бер оста. Комган ясауны Марат абый да шулайрак әйтте: «Калайны бөклисең, каты итеп кысасың...» Югыйсә моның ни дәрәҗәдә авыр эш икәнлеге күз алдында. Дүрт миллиметрлы дүрт кат калайны берьюлы кысарга кирәк. Аз гына ялгышлык җибәрсәң, боздың дигән сүз. Ләкин оста елмая гына – зарлану турында сүз дә юк.
– Минем өчен ял бит ул, – ди. Комганның бәясе җиде йөз сумнан башлана икән. Мунчага дип алучылар байтак. Шулай ук зиратка заказлар бирәләр.
Ул да түгел сүзгә останың хатыны Әлфия апа кушылды:
– Маратның гомере шушы сарайда узды инде. Әллә нинди салкыннарда да чыгып утыра. Яшь чагында төнге өчләргә кадәр эшли иде. Кайчакта чыгып алам: «Туңасың, әйдә, кер», – дим. Шул тимер-томырлары белән җенләнгән.
– Әтиегез дә шулай төне буе эшләп утыра идеме? – дим Әлфия апага.
– Әйе. Ул ниләр генә ясамый иде. Маратка бүләк итеп биргән тимер кул эшләнмәләре әле дә бар. Бабай мирасы, дип саклап тора.
– Марат абый, ә сез тимер эшен берәрсенә өйрәтеп калдырасызмы соң? – дим.
– Теләк бар да, өйрәнүче юк. Авыл малайлары килеп карады үзе, әле алдырып китмәделәр. Алга таба булса гына...
КАРТЛЫК НИЧӘДӘ БАШЛАНА?
Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, аның ярдәмчесе Алсу Илдарханова белән авылны карап чыктык. Берсеннән-берсе төзек йортлар.
– Бездә халык ашамаса ашамый, тик йорт‑ җирен күршесенекеннән ким итми, – ди җирлек башлыгы.
Иң кызыгы – ике йортның берсендә ниндидер шөгыль иясе яши.
Җирле җитәкчеләр безне Саҗидә апа Галиева янына алып керде. Авылның атаклы чәкчәк пешерү остасы ул. Тагын әле матур җырлый да. Аның турында: «Авылның сандугачы», – диделәр. Киләсе февральдә сиксән яшен тутыра икән.
– Саҗидә апаның табагын кыстырып урам буйлап барганын күрсәк, кемдә мәҗлес була икән, дип карап калабыз, – ди Алсу апа.
– Ә табакны ник үзегез белән аласыз? – дим.
– Кул өйрәнгән. Зур ул, эшләргә җайлы. Саҗидә апа чәкчәк пешерергә әнисеннән өйрәнгән. Дөрес, бу татлы ризыкны ашап үсмәгән ул. Дөньялар тынычланып, тормышлар җайлангач кына, чәкчәк пешерүгә ихтыяҗ барлыкка килгән.
– Мин туганда әти сугышта булган, – дип сөйләде Саҗидә апа. – Әни безне бик авырлык белән генә үстерде. Шөкер, әтине күрү бәхетенә ирештек – сугыштан исән кайтты. Тик бик каты җәрәхәтләр алган иде, озак яшәмәде ул, вафат булды. Җиде баладан бер мин исән бүген.
Саҗидә апа ялгызы көн күрә. Кырык биш ел гомер иткән ире мәрхүм булган. Хәер, дүрт баласы да гаиләләре белән якында гына яши. Өч кызның икесе – Сарманда, берсе – Чаллыда, улы Җәлил бистәсендә гомер итә. Төп йортка гел кайтып йөриләр.
– 1960 нчы еллар башында мин фермада эшли идем, – диде авыл тарихы турында сорашкач, Саҗидә апа. – Озак та үтмәде, Сәрвәров фамилияле кеше колхоз рәисе булып килде. Ул чорларда кешеләр ипигә Сарманга йөрде. Анда чират торып, колхозчылар эшкә соңга кала иде. Шуннан Сәрвәров берәр капчык он бирде. И, шуңа сөенгәннәр! Халык шатлыктан күз яше белән елады! Бер уч онга тилмергән кеше өчен бер капчык он хыял бит ул! Менә шуннан халык азрак тернәкләнеп китте. Колхоз аякка баскач, безгә Дамир Әхмәтов исемле җитәкчене китерделәр. Ленин ордены иясе, бик абруйлы җитәкче иде. Менә шуннан соң колхоз ныклап аякка басты. 1969 елны инде йортларга газ керде.
Саҗидә апа без килешкә авызда эри торган чәкчәген пешереп куйган иде.
фото 8
Тәмлелеге... Заман үзгәрү белән әнисеннән калган рецептка яңалык керткән – чәкчәккә дигән йомырканы башта туңдыра икән. Элек төшләрне туң майда пешерсәләр, хәзер сыек майга салалар.
– Дөрес, сыек майга азрак туң май да кушам, – дип аңлатты Саҗидә апа.
Мортыштамакның тагын бер уңган хуҗабикәсе белән таныштык – Илүзә Фәррахова. Аның кул эшләрен күреп шаккаттык!
ЕфремовАН00136
фото 9
фото 10
– Миңа алтмыш өч яшь тулды, – ди Илүзә апа. – Чигү, бәйләү, тегү эшләре яшьтән килә – әнием өйрәтте. Ә менә изолон, фоамираннан чәчәкләр, букетлар ясау белән соңгы елларда гына шөгыльләнәм. Хәзер бит Интернетта барысы да бар. Теләге булган кешегә өйрәнергә бик ансат.
Илүзә апа кәрзинле чәчәкләрдән башлап зур яктырткычларга кадәр ясаган. Заказга да эшли икән. Чәчәкләр ясау өчен чимал – изолон, фоамиранны сатып ала. Аның нинди генә төсләре юк. –
Изолонны кисәргә, ябыштырырга да бик җайлы, – ди хуҗабикә. – Юарга да рәхәт. Чәчәк бәйләмнәрен кран астына тыгып алам да, бер тузан да калмый.
Илүзә апаның чигүләре турында да әйтми кала алмыйм – мендәр тышлары, бит сөлгеләре күз явын алырлык. («Чишмә» ансамбленә алъяпкычларны нәкъ менә ул чиккән.) Яшь киленнәр заказга да эшләтә икән.
– Балалар үстергәндә чикми торган идем. Зур фаҗига яңадан кулга инә белән җеп алырга этәрде. Егерме бер яшемдә улым вафат булды, – диде Илүзә апа. – Төн йокыларым качты. Азрак онытылыйм дип, чигүгә тотындым. Шуннан инде яңа үрнәкләр өйрәндем. Бүген үземне чигү остасы дип әйтә аламдыр...
Илүзә апаны язмыш нык сынаган – ике улы яшьли мәрхүм булган. Бүген төп юанычы, таянычы – ике кызы, кияүләре, оныклары. Мортыштамакның тагын бер үзенчәлекле гаиләсе – Гәрәевләр. Ирле-хатынлы Роберт абый белән Галия апа хөрмәткә лаек ветеран укытучылар.
ФОТО 13
ФОТО 12
ФОТО 14
Икесе дә спортка мөкиббән. Республика, район күләмендә уздырылган шашка, йөзү ярышларында, спартакиадаларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Медаль, грамоталарының исәбе-хисабы юк... Роберт абый – Мәгариф отличнигы, Галия апа – Россия, Татарстан һәм район мәгариф бүлеге биргән күпсанлы мактау кәгазьләре иясе.
...Сәяхәттән соң күңелдә кала торган авыллар була. Мортыштамак шулар рәтендә. Зарлана белмәүче, тырыш, шөгыльле халык яши биредә. Сокландык сезгә, мортыштамаклылар!
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Фәнүзә Сәлихова, «Киләчәк буыннарга:
Мортыштамак авылы тарихы» китабы авторы: – Мортыштамакта XVII гасырда кеше яшәгәнлеге билгеле. Архив документларында имам-хатыйп Габдерахман Туймөхәммәт улының 1691 елда безнең авылда туганлыгы турында мәгълүмат бар. Икенче ревизия документларында авыл инде бар. Димәк, Мортыштамакка ким дигәндә 500 ел дияргә була. Сарман районында ике авыл «мортыш» сүзе белән бәйле. Ерак түгел Мортышбаш авылы бар. Менә шуннан безгә Мортыш елгасы агып килә. Авыл Мортышның Минзәлә елгасына койган урынында – тамагында урнашкан. Шуңа күрә дә авыл Мортыштамак дип аталган, дип уйлыйбыз. Китап чыгарган вакытта авылның исеме кайдан килеп чыккан дип, озак эзләндем. Тик кызганыч, конкрет дәлилләр тапмадым.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: