Күгәрчен авылында нәрсә белән мавыгалар
Бу авылны элек-электән «мең душлы» дип йөрткәннәр, чөнки гомер-гомергә биредә меңнән артык кеше яшәгән. Сүз Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылы турында бара.
30 мая 2017
ДӘЛИЛЛЕ ТАРИХ
Гадәттә, сәфәргә баргач та, иң беренче эш итеп, авылның тарихын яхшы белгән кеше белән очрашабыз. Күгәрчендә мондый кешене хәтта белгеч дип тә атап була, туган авылы турында ике китап (дөрес, берсе брошюра) язган Габделхак Мингарипов бар. Җирле үзидарә Советы рәисе, Күгәрчен урта мәктәбе директоры, математика, тарих укытучысы, Туган авыл музее җитәкчесе булып эшләгән, бүген лаеклы ялда булган әлеге мөгаллим менә нәрсәләр сөйләде:
– 1968 елда авылыбыз тарихын археолог Равил Фәхретдинов өйрәнде. Аның хезмәтләренә, туган авылыбыз тарихын язган Гомәр Әгъзамовның язмаларына, шулай ук авыл картларының истәлекләренә таянып, 2014 елда «Авылым Күгәрченем» исемле китап яздым. Аны нәшер итәргә Күгәрчен авылы эшмәкәрләре Данил Нәбиуллин белән Зөлфәт Гыйлемханов ярдәм итте. Күгәрчен – бик борынгы авыл. Аңа 1367 елда нигез салынган дигән фикер яши. Авылыбыз янында Иске зират бар. Бүгенгәчә анда иске каберлек саклана. Зират турында атаклы галимнәр язган «Археологические памятники Татарской АССР» дип аталган китапта да әйтелә Анда безнең иске зираттагы каберлекнең XIV-XVI гасырларга каравы искәртелә Равил Фәхретдинов, Күгәрченгә килгәч, әлеге иске зиратта казу-тикшеренү эшләре үткәрә Һәм, чыннан да, каберлектә мөселман кешесе җирләнү турында әйтә(кабер кыйблага таба урнашкан). «Каберлек ундүртенче йөзләрг әкарарга тиеш», ・ ди. Шуннан Равил Фәхретдинов авылның аксакалы Бикмөхәммәт Хәбибуллин белән очраша. Аксакал галимгә бабаларыннан ук калган бик иске бер китап турында сөйли:
・ Китап кулдан-кулга йөреп тау-шалып, тузып юкка чыкты. Әмма шуны төгәл беләм: китапныңбер буш битенә «1367 ел. Агамкол бабай белән
юлдашлары белән бергә килеп, Күгәрченгә нигез салып утырганнар» дип язылган иде, – ди.
Күрәсең, бабайларыбыз, киләчәк буыннар авыл турында белсен дип, махсус шулай язган. Һәм без аларга бик рәхмәтле. Һәр кеше туган авылы, нәсел-шәҗәрәсе турында белергә тиеш.
Габделхак Мингарипов туган авылы турында күп өйрәнгән, архивларда утырган. Аерым документларга тап булган:
– Мәскәү Үзәк Дәүләт Борынгы Актлар архивындагы (РГАДА) документларда Күгәрчен авылы турында беренче телгә алыну 1561-1566нчы елларга туры килә. Сүз 1552-1557нче елларда, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, аның җирләрен исәпкә алу турында бара, – диде.
Ә менә авылның исеме турында аерым риваятьләр генә калган. Имеш, кешеләр килеп урнашканнан соң, алар янына күгәрченнәр очып килгән. (Гадәттә, әлеге кошлар кешеләр булган җирдә яши бит). «Бу яхшы билге, нигезебездә тынычлык булыр», – дип, авылга Күгәрчен исеме биргәннәр.
ЙОРТ САЕН – ӨЧӘР СЫЕР
Күгәрчен авылында бүген 465 хуҗалык бар, 1155 кеше яши. Салаларда эшсезлек чәчәк аткан чорда күгәрченлеләр бу проблемадан чыгу юлын тапкан: күп итеп мал асрыйлар.
– Республиканың авыл хуҗалыгы белән таныш кешеләр белә, Балык Бистәсендә фермерлар күп, – дип сөйләде Күгәрчен авылы җирлеге башлыгы Альберт Сафин. – Безнең җирлектә 5 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Алар берничә еллап эшли, аякта нык басып торалар. Шулай ук фермер булып теркәлмичә, өч-биш сыер тотучылар күп. Ит өчен ун-унбиш баш үгез-тана үстерүчеләр дә бар. Мал асрау өчен дәүләт биргән төрле грантлардан файдаланалар.
Мал дигәннән, Күгәрчендә респуб-ликага билгеле сугым комплексы бар. Бик зур ул. Анда эшкәртелгән ит Казанның зур сәүдә үзәкләрендә сатыла. Ә иң мөһиме – авыл кешеләренә эш булган. Күгәрченнең алтмыш кешесе биредә эшли икән.
– Республиканың төрле районнарыннан мөгезле эре терлек алып кайтып суябыз, – дип сөйләде Күгәрчен сугым комплексы җитәкчесе Рәүф Хашимов.
– Мисал өчен апрель аенда гына да меңнән артык баш мөгезле эре терлек суйдык. Итне вакуумлы пакетларга тутырып Мәскәү, Пермь шәһәрләренә дә җибәрәбез. Киләчәккә тагын да зураерга ниятлибез. Ассортиментны да киңәйтәсе иде...
Журналыбызның узган санында 47 йортлы Арча районының Иске Му авылы турында: «Биредә мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, кибет, ФАП та юк», – дип язган идек. Күгәрчендә исә урта мәктәп, зур балалар бакчасы, ике мәчет, биш кибет, ФАПтан кала, ветеринар үзәк, полиция пунктына кадәр бар. Зур бер бистәне хәтерләтә ул.
– Халык тик утырмый бездә, – дип сөйләде Альберт Сафин. – Читкә дә китеп эшлиләр, ирләр балта остасы буларак дан тота, ә хатын-кызлар шәл бәйләп сата. Теләсәң, авылда яшәрлек кенә акча эшләп була. Әнә, кешеләрнең йортларына керегез, каралты тулы мал, өйләре ялт иткән. Күбесенең бәдрәфе, мунчасы өйдә. Шәһәрдән ким яшәмиләр.
«СОРАУ КИМЕДЕ»
«Шәл бәйләп сатучы» хатын-кызларны эзләп озак йөрисе түгел, биредә һәр хатын-кыз буш вакыты булган саен кулына инә белән җеп ала. Без исә авылның оста, атак-лы шәл бәйләүчесе (сатучысы да!) саналган Галия апа Динмөхәммәтова белән очраштык. 70 яшен тутырып килүче Галия апа әле кызлар кебек, ялгызы өй юып ята иде:
– И, балалар, бөтен пычракны күреп китәсез, – дип уңайсызланды ул. – Киләсегезне алдан белмәдем бит. Әйдә, узыгыз инде, – дип өенә чакыр-ды. Галия апа ике төргәк шәл чыгарды, агы да карасы да бар. Зурлыклары да төрле. Шәлләрне күтәреп караган идем: җип-җиңел, йоп-йомшак...
– Бу кадәр шәлне үзең бәйләдеңме? – дим Галия апага.
– Юк, барысы да үзем бәйләгән түгел. Кара мамыктан булганнары минеке, арадан бер-икесе туганнарныкы, сатарга дип бирделәр, ә ак мамыклы шәлләрне Оренбургтан китерәләр, – диде Галия апа.
– Шулай кеше бәйләгән шәлләрне дә сатасызмы? – дим.
– Элек бик саттым, кызым. Хәзер яшь бара, зур сумкалар асып авылдан-авылга йөреп булмый.
– Районнарга да чыгасызмы?
– И, Татарстанның кайсы гына районында шәл сатмадык! Сызрань, Мәскәү, тагын башка шәһәрләргә кадәр йөри идек. Соңгы елларда юл чыгымнары үз-үзен акламый башлады: шәлне бик алмыйлар, билет бәясе кыйммәт. Еракка йөрүләрне туктаттым. Республика районнарына чыгып керәм.
– Сорау аз булгач, шәл бәйләүчеләр кимегәндер? – дим.
– Кимеде, ләкин минем кебек тик утыра алмаучылар күп әле. Бәйләү – чир ул. Бер өйрәнгән кеше ансыз тора алмый. Бездә кызлар 7-8 яшеннән шәл бәйли. Мин үзем дә 7 яшемнән бәйләргә өйрәндем. Азрак буш вакыт булдымы, тизрәк кулга инә аласы килә. Шәлгә сорау кимегәч, хатын-кызлар бияләй, йон оекбаш бәйләп сата. Мамык шәлнең бәясе 3 мең сум булса, бияләй-оекбашлар 350-400 сум тора. Шәл бит бер алгач бик озакка җитә, ә оекбаш туза. Шуңа халык соңгысын теләп ала. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән бияләйләр бик җылы да, матур да.
Күгәрчен хатын-кызлары шәлне бер гасыр буе бәйли икән инде. Авылның дәрәҗәле кешесе булган Кыям мулланың хатыны – Зәйтүнә Яруллина-Шәрәфиева Күгәрченнең беренче дипломлы укытучысы булган. Шәл бәйләүне бирегә нәкъ менә ул алып килгән. Аннан күреп башка хатын-кызлар да бу шөгыльгә өйрәнгән. 1930 елга кадәр Күгәрчендә шәлне сарык йоныннан бәйләгәннәр. Шуннан, кешеләрдән ишетеп, сарык йонына куян мамыгы да куша башлаганнар. Болай иткәч шәл йомшаграк та, җылырак та булган. Ә 1965нчы елларда хатын-кызлар шәлне кәҗә мамыгыннан бәйләүгә күчкәннәр. Яңа үрнәкләр өйрәнгәннәр. Күгәрчен ир-атлары кәҗә мамыгына дип, Донбасс, Ростов, Волгоград якларына кадәр барган. Соңрак, кәҗә асраучы шул як кешеләре, үзләре дә Күгәрченгә килеп, мамык саткан. Бүген исә кирәк кеше мамыкны үзе алып кайта. Казанда кәҗә мамыгы сата торган аерым нокталар бар икән. Хәер, шәлгә сорау кимегәч, кәҗә мамыгы элеккечә күп кирәк түгел.
ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨРӘШЕ?
«Республиканың башка бер генә авылында да бу эш белән шөгыльләнмиләр», – дип укучыларыбызда кызыксыну уятканмындыр, мөгаен. Ә хәзер игътибар: Күгәрчен хатын-кызлары... көрәшә! Әйе, чын-чынлап, батыр исемен алу өчен мәйданда көрәшәләр. Уйнап кына башланган бу шөгыль белән Күгәрчен хатын-кызлары бөтен республикага дан казанган.
– Хатын-кызлар көрәше беренче тапкыр 1985 елның Сабантуй программасына кертелгән иде, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин. – Нәфис затлардан ир-егетләр көрәшендәге кебек профессиональлек таләп ителмәде. Хәтта башта аларга очко-баллар да куелмады. Хатын-кызлар көрәшенең максаты – Сабантуй программасын кызыклырак, үзенчәлеклерәк итү иде. Беренче елда берничә хатын-кыз гына көрәшсә, тора-бара бу киң колач алды. Хәтта читтән килүчеләр дә табылды. Җиңүчегә тәкә, башка кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
2005-2010 елларда Күгәрчендә хатын-кызлар көрәше бик нык популярлашып ала. Гүзәл затларның бил алышканын карарга хәтта җырчы Салават Фәтхетдинов та килә. Сабантуйда көрәшкән һәр хатын-кызга кыйммәтле бүләкләр, җиңүчегә акчалата приз бирә. Бүген дә Күгәрчендә Сабантуйлар хатын-кызлар көрәшеннән башка узмый. Ләкин соңгы елларда көрәшүче гүзәл затлар кими төшкән. Өлкәннәр картая, ә яшьләр келәмгә чыгарга бик теләк белдерми икән.
– Минем көрәшкә берничә тапкыр чыкканым бар, – дип сөйләде Күгәрчен авылында яшәүче Илзирә Динмөхәммәтова. – Кайберәүләр көрәшне уен дип кенә кабул итә. Ә анда хатын-кызлар чынлап көрәшә. Соңыннан хәтта берничә көн гәүдә сызлап интектерә. Көрәшүче хатын-кызлар турында нинди генә фикер ишетмәдек, бигрәк тә читтән килгән кешеләр, аерым журналистлардан. Янәсе, бу хатын-кыз эше түгел, безнең мөселманнарга бер дә килешми. Мин көрәшнең бер начар ягын да күрмим. Зур-зур ярышларда хатын-кызлар штанга күтәрә бит, ә милли көрәштә катнашырга ярамыймы?! Җирле җитәкчеләр, көрәшүче гүзәл затлар өчен хәтта җиңел материалдан, баштанаяк гәүдәне каплый торган комбинезонга кадәр тектерде. Хәлдән килгән кеше көрәшсен. Безнең Сабантуйның бер үзенчәлеге бит ул!
ЗӘҢГӘР КҮЛЛЕ КҮГӘРЧЕН
Күгәрчен авылы җирлегенә Зәңгәр күл авылы да керә, аралары өч чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин безне Зәңгәр Күлгә барып килергә бик кыстады:
– Күгәрчен белән Зәңгәр Күл гомергә бергә яшәгән, бер авыл җирлеге булган. Ике авыл арасында узган ел Ял паркы төзедек, шуны карап китегез, миллион сумнан артыкка басты ул. Зәңгәр Күл кечкенә авыл булса да, анда өч фермер гына бар, – диде.
Күгәрчен белән Зәңгәр Күл авыллары арасындагы Ял паркы, чынлап та, җирле халык өчен менә дигән ял итү урыны икән! Машиналар кую өчен махсус мәйдан да ясаганнар. Шәһәр паркларыннан бер дә калышмый. Тирә-ягын чыршылар уратып алган җәяүлеләр аллеясы, ашап-эчеп утыру өчен «бура йорт» һ.б. Миңа исә гүзәл чишмә ошады: махсус ясалган буага ага ул. Шул рәвешле авыл башында күл барлыкка килгән. Зәңгәр күлнең икенче башында тагын бер күл бар икән.
Кызганыч, кайчандыр гөрләп торган Зәңгәр Күл бүген ничектер бушап калган төсле. Кечкенә кибеттән кала биредә бер социаль объект та юк. Балалар Күгәрчен урта мәктәбенә йөри, гомумән, нәрсә булса да, җирле халык күрше авылга бара.
Менә шуңа да күгәрченлеләр зәңгәр күлләрне якын итеп, авылдаш дәрәҗәсендә күрә икән.
Зәңгәр Күлдә эш юк, хәтта фермалар да беткән. Әле ярый авылда тырыш ир-атлар табылган: өч гаилә аерым фермер булып оешкан. Аларның төзек, яңа фермалары, зур йортлары әллә кайдан күренеп, авылның исән икәнлегенә ишарә ясый сыман. Без Зәйнуллиннар хуҗалыгына тукталдык. Хуҗа кеше, Айрат абый өйдә юк иде, хәер, шулай булачагын алдан белдем дә, чәчү вакыты бит.
– Гаилә фермасы төзү өчен узган ел дәүләттән, Грант нигезендә, 1 миллион 300 мең сум акча алдык, – дип хуҗалыклары белән таныштырып чыкты Тәгъзимә апа Зәйнуллина. – Айрат җир эшкәртү белән күптәннән шөгыльләнә, 200 гектар сөрү җире бар. Колхоз җирләрен дә арендага алды. Аннан күп итеп мал асрыйсы да килде. Яңа фермада бер ел үгезләр тоттык, аларны иткә суеп озаткач, 37 баш тана алып кайттык. Бер елдан, Алла боерса, алар савым сыеры булачак. Бүген үгез асрау файдалы түгел, иткә бәя түбән. Ә менә сыер үз-үзен аклый, сөткә бәя артты бит.
Зәйнуллиннар гаиләдә җиде кеше. Айрат абый төп нигездә калган, әти-әнисе Фоат абый белән Фатыйма апа һәм өч балалары яши биредә. Җитмеш дистәне тутырсалар да, әби белән бабай да маллар караша икән, балаларны әйткән дә юк.
– Безнең гаиләдә бер кеше дә эшсез утырмый,-дип елмайды Фоат абый. – Хәлдән килгәнчә без дә булышырга тырышабыз. Эшләсәң картлыкка бирешмисең ул.
Зәйнуллиннар эшкә ике авылдашларын да чакырганнар. Киләчәккә тагын да зураеп, ныклы фермер хуҗалык төзәргә ниятлиләр.
... Халык телендә «мең душлы» дип аталган Күгәрчен бүген дә җисеменә туры килә, шунысы сөендерде. Ә Зәңгәр Күлнең уңган ир-егетләре соклану уятты. Әйе, авылларны бары тик Зәйнуллин Айрат кебек кешеләр генә саклап кала аладыр.
P.S. Соңыннан Фәния апа Шакирова безне ит бәлеше ашарга үзләренә чакырды. «Безнең якта яраткан, хөрмәт иткән кунакларны бәлеш ашатмый җибәрмиләр», – диде. Пушкинга ияреп: «Без дә анда булдык, бәлеш ашадык, чәй эчтек, аздан гына телне йотмадык», – диясе килде.
Добавить комментарий