Күннән атка әйләнгән авыл
Татар авыллары

СОКЛАНГЫЧ ТА, КЫЗГАНЫЧ ТА...
Питрәчтән биш кенә чакрым ераклыкта урнашкан Күн авылына килеп тукталдык. Русча исеме – Конь. Күннән ничек атка әйләнгән ул? Бу хакта баш ватучылар күп, ишетеп без дә беләбез. Сәбәбе бик гади, хәтта гадәти. Безнең татар исемнәрен рус теркәүчеләре төрлечә язып бозганнар бит. Күн дә – шундый ялгыш теркәүгә дучар булган авылларның берсе.
Күн авыл җирлегенә өч авыл керә – Күн, Кызыл Яшьләр, Әлбәден. Иң зурысы – Күн авылы, биредә 800 дән артык кеше яши, 399 хуҗалык бар. Гомер‑гомергә ул зур авыл саналган. Дөрес, хәзер дә буш йортлар күп түгел. Өстәвенә, кыр җирләрен аерып алып, 200 гектар махсус индивидуаль төзелеш җире итеп рәсмиләштергәннәр. Гади генә итеп әйткәндә, якын киләчәктә Күн авылы тагын 200 гектарга зураячак. Ул җирләрнең инде яртысы сатылып беткән. Казаннан кайтучылар күп икән. Авылның буш йортларын дача итеп алалар, ди. «Җәен хәтта күп кешене танымыйбыз да», – диде авыл кешеләре.
Күн гаҗәеп хозур җирдә урнашкан: авылны бөтен яклап нарат урманы чолгап алган. Таулар, чишмәләр, янәшәдә генә Мишә елгасы ага. Дистә еллар элек Мишә бөтенләй авыл эченнән аккан. Язын, елга ташып, иген басуларын су баскач, Мишәне авыл башыннан уза торган итеп ерганнар. Бүген исә ул урында кечкенә генә елга бар, аны халык «Үле Мишә култыгы» дип йөртә.
Бер гаҗәеп күренешкә тап булдык: буш өйләр аз булса да, мәктәптә бала саны 29 гына икән. Урта мәктәпне тугызъеллык итеп калдырганнар. Моның сәбәбе берничә: иске йортларны сатып алучылар – пенсия яшендәге, ягъни яшь баласы булмаган кешеләр. Икенчесе: яңа бүленеп биргән җиргә яңа йорт салучылар нигездә Казанда эшләүчеләр. Алар балаларын да үзләре белән йөртә. Өченчесе һәм иң гаҗәбе: җирле халык балаларын Питрәч урта мәктәбендә укыта, бигрәк тә соңгы берничә елда. Сәбәбе бик гади – Күн мәктәбендә татарча укыйлар, Питрәчтә исә – русча. Ата-ана, балаларның БДИ ны рус телендә тапшырасы бар, дип, баласын район үзәгенә йөртү ягын карый. Хәтта нәниләрне бакчага да Питрәчкә алып баралар икән. Имеш, русча өйрәнә торсыннар. Менә шундый аяныч та, шаккаткыч та күренеш…

Күңелне сөендергән күренешләр дә бар: авылда юллар каралган. Аны республика авыл юлларын төзекләндерү программасы буенча да, үзсалым акчасына да эшләгәннәр. Быел үзсалым акчасына тагын бер урамның юлын карарга ниятлиләр икән. Кое, чишмәләр дә ясалган. Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов белән зиратка да барып килдек. Узган ел аның кырыйларын тотып, капка эшләгәннәр. Башка авылларда мондый хәлне күргән юк иде: Күн зиратына ут керткәннәр. Көпчәкле будка алып кайтканнар, ул җылытыла.
– Кышын бабайлар, кабер казучылар кереп җылынсын өчен шулай эшләдек, – диде авыл җирлеге башлыгы. Тагын әле зиратка махсус перфоратор сатып алганнар. Анысы кышын туң җирне казыганда кирәк, дип аңлатты җитәкче.
– Авыл зур бит, аннан чыккан кешеләр дә күп, – диде Рифгать абый. – Мәет җирләү бүген шәһәр җирендә зур проблема. Вафат булгач, читтә яшәгән авылдашларны да бирегә алып кайталар. Урын җитмәгәч, зират янәшәсендә тагын бер гектар җир бүлеп бирелде, кырыйларын тотып алдык…

«НИЧЕК АЯККА БАСТЫРЫРСЫҢ?!»
Авылларга баргач, гыйбрәтле тормыш юлы үткән берәр өлкән яшьтәге кеше белән очрашырга тырашабыз. Күндә дә андый сөйкемле, мөләем әби белән таныштык. Хәдичә апа Нәҗметдинова биредә туган, гомере буе ата-бабасы нигезендә яшәгән. Башта сукыр әнисе, авыру абыйсын караган, картайган көнендә ялгызы калган. Алай да моңаеп, зар елап утыра торганнардан түгел ул. Һаман да авыл мәдәният йорты сәхнәсендә җырлап-биеп йөри. Күндә «Яшь йөрәкләр» ансамбле бар. Заманында алар Россиянең төрле шәһәрләрендә чыгыш ясап, конкурсларда призлы урыннар яулаганнар. Хәер, хәзер дә район күләмендә узган чаралар алардан башка үтми икән. «Яшь йөрәкләр»дә бүген сигез хатын‑кыз чыгыш ясый. Ансамбльнең иң өлкән кешесе Гөлҗиһан апага – 91 яшь.
– Киләсе елдан ансамбльне ташлыйм, дип әйтәм дә, үгетли-үгетли яңадан чакыралар, – диде Хәдичә апа. – Сиксән сигезне тутырдым бит, сәхнәдә йөрергә оят хәзер. Әле менә тагын концерт куярга әзерләнәбез, көн аралаш репетицияләргә йөрим. Кеше арасына бер чыгып керү начар түгел, тик картайдык инде.

Хәдичә апа кырык бер ел Питрәч балалар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Аның турында авылдашлары кешелекле, кече күңелле, диделәр.
– Балаларны бик яратам, – диде Хәдичә апа. – Нишлисең, Аллаһы Тәгалә миңа сабый сөяргә язмаган. Югыйсә ике тапкыр тәрбиягә бала алырга талпынып карадым. Беренчесендә әни исән иде әле. Бишенче баласын тапканда вафат булган ананың сабыен безгә алып килделәр. Буш вакытым булган саен шул кызчыкны алып сөям, астын алыштыра идем. «Әни, бер кыз тәрбиягә алсам, үстерә алырбызмы икән?» – дидем. Әни каршы килмәде. «Картайган көндә үзеңә иптәш булыр, ал, кызым», – диде. Мин документлар җыеп йөргәнне белгәч, кызның әтисе баланы хастаханәдән алып китте. Туганнары кушкан бугай. Икенче тапкыр әти‑әнисе үлгән баланы алырга теләдем. Ул вакытта әни мәрхүм иде, абый белән генә яшәдек. Ул трактор белән капланып, гарипләнде. Тәрбиягә бала алырга теләгәнемне белгәч, туганнар: «Хәдичә, авыру абыең да бар. Баланы ничек аякка бастырырга җыенасың? Көн саен эшкә барасың, ярдәм итүчең юк», – диделәр. Мин инде сабыйга ияләнгән идем, бер яшьлек кыз иде ул. Шулай итеп кулымнан диярлек тартып алып, сабыйны икенче гаиләгә тәрбиягә алып киттеләр.

Хәдичә апаның йортына замана цивилизациясе кагылмаган: су кермәгән, кер юу машинасы юк, бәдрәф кебек уңайлыклар турында әйтеп тә тормыйм. Тик әби боларның берсен дә кирәксенми:
– Йортта ирләр булмагач, су кертергә курыктым. Тишелеп, агып ятса нишләрмен. Җәй көне күп итеп яңгыр суы җыеп куям. Эчәргә суны Изгеләр чишмәсеннән апамның кызлары китерә. Әле, Аллага шөкер, үз-үземне йөртәм, урамнарга чыгып йөрим. Апаның кызы гаиләсе белән Күндә яши, гел килеп, хәлемне белеп торалар. Шулай аякта йөреп торырга гына язсын.

« ТРАКТОРЧЫ СУ ЭЧТЕ АННАН..»
Күп балалы Исмәгыйлевлар гаиләсендә булдык. Авылдагы иң тырыш, күркәм гаиләләрнең берсе икән алар. Дүрт буын бергә гомер иткән: 101 яшьлек Кафия әби (әле күптән түгел генә вафат булган), алты дистәне тутырган дәү әти – Касыйм абый, Илсөяр апа, яшь гаилә – Алмаз белән Лилия (утызар яшь) һәм аларның дүрт ул-кызлары. Үз көчләре белән ике катлы йорт җиткергәннәр. Бүген шунда гөр килеп, башкаларга үрнәк (авыл кешеләре Исмәгыйлевлар турында шулай диде) булып яшәп яталар. Хуҗалыкта ике сыер, үгезләр, кош‑корт тоталар. Алмаз төрле эшләрдә хезмәт куя, Лилия әлегә өйдә генә.

– Бездә һәркемгә эш җитә, – диде Лилия. – Җәен – бакчада, мал‑туар арасында. Балалар да кечкенә, ишле гаиләгә ашарга пешереп торырга да бер кеше кирәк.
– Казан кызы икәнсең, ничек авылга кайтырга батырчылык иттең? Әле җитмәсә каенана, каената белән яшәргә, – дим.

– Ике каенана янына, – дип елмайды яшь килен. – Кафия әбиебез дә бар иде бит. Ясалмалык белән әйтү түгел: әнине дә, әбине дә беренче көннән үк үземнекеләр кебек яраттым. Мин әнидән башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм, уң кулым да, сул кулым да ул. Ә авыл тормышы куркытмады мине. Әти‑әнием Күннән. Балачагым, яшьлегем монда үтте. Авыл тормышын кечкенәдән күреп үстем. Кияүгә килгәч тә, сыер савуны үз өстемә алдым. Әни карышып торган иде, аннан күнде. Әле өч сыер асраган вакытлар да булды...
Исмәгыйлевларның ике кызлары – Азалия, Зәмирә Күн мәктәбендә укый, дүрт яшьлек игезәк балалары – Зөһрә белән Зәмир – Күннең балалар бакчасына йөри. Балалар бер дигән итеп татарча сөйләшә:
– Сез русча укысыннар, дип, кайбер авылдашларыгыз кебек балаларны Питрәчкә йөртү «модасына» кушылмагансыз икән, – дим.
– Безгә авыл мәктәбендә дә бик рәхәт. Икенче кызыбыз Зәмирә быел беренче сыйныфка китте, җиде бала укыйлар. Игътибар күп. Ә Питрәчкә илтсәң, бала иртәнге җидедә чыгып китә, кайтканда тагын автобусны көтеп утыра. Җитмәсә, класста егермедән артык бала.
Килен каенана туфрагыннан ярала шул. Илсөяр апа да, Лилия кебек, үткен, батыр. Районның атаклы тракторчысы ул. Утыз ел «Т-16» тракторында эшләгән. Унсигез яшеннән рульгә утырган.
– Өр‑яңа тракторны ничек яп-яшь, тәҗрибәсез кызга тапшырдылар? – дип сорыйм Илсөяр ападан.
– Бер ел «Белорус» тракторында ярдәмче булып эшләгән идем. Яшьләргә юл булсын, дип, минем белән бергә Питрәч СПТУсында трактор курсларында укыган кыз – Рәйсә белән икебезгә бер өр‑яңа «Т-16» бирделәр. Рәйсә бер ел эшләгәч, кияүгә чыгып, Казанга китте. Шулай итеп трактор үземә генә калды. Пенсиягә чыкканчы эшләдем.
Илсөяр апа әтисез үскән. Йомышка гел кешегә йөрергә туры килгән. «Эх, үскәч, тракторга утырам да кешедән ярдәм сорап йөрмәм», – дия торган була. Кызның хыялы тормышка ашкан – печән, салам алып кайту, басудан бәрәңге ташу дисеңме – барысын да тракторы белән алып кайткан.
Илсөяр апа белән сөйләшкәндә халык арасында йөри торган бер мәзәк хәл искә төште. Бер әби кулын юарга дип инешкә иелгән. Моны күзәтеп торган малай йөгереп килгән дә: «Әби, әби, бу суда кулыңны юма, аннан тракторчы абый су эчте», – дигән. Чынлап та, тракторчы һөнәре чын ирләр хезмәте кебек, пычрак була ул заманнарда.
– Ә мин пычранмый идем, – диде Илсөяр апа. – Руль артында йөргәндә майланмыйсың. Ә кара эшләр булганда, һәрвакыт халат кидем.
– Хатын-кыз, дип, ир‑атлар сезгә юл куя, ярдәм итәләр идеме? – дим.
– Ирләр белән беррәттән эшләдем. Ә көпчәк алыштырганда, башка авыр эшләрдә ярдәм итәләр иде үзе. Ирем Касыйм һәрвакыт уң кулым булды.
Исмәгыйлевлар капка төбендә бүген дә берничә трактор тора. Дөрес, Илсөяр апа хәзер руль артына утырмый икән, трактор йөртү таныклыгының вакыты чыккан. Яңасын алыштырып тормаган. «Күп йөрдем, хәзер «дилбегәне» улыма тапшырдым», – диде.
Сокландык әлеге гаиләгә: тырышлар, сөйкемлеләр. Илсөяр апа җөмлә саен Аллаһка рәхмәт укый, шөкерана итә:
– Каенанам Кафия әни миңа карата бик җылы, мәрхәмәтле булды. «Мин киленемә әнигә караганда да яхшырак булачакмын», – дия идем. Аллага шөкер, тату яшибез. Алга таба да шулай булсын, дип, гел дога кылам…

«ОНЫКЛАРГА – МИРАСКА!»
Авылда фермер булып эшләүчеләр дә, яңа эш башлаучылар да байтак. Шуларның берничәсе белән күрештек. Рәүф абый Ахунов 67 яшендә яңача яшәргә уйлаган. Пай җирен алып, авыл башында сиксән сыер өчен ферма төзеп ята хәзер. Дәүләттән 3 миллион сум акча – грант алган.
– Ферма бинасын төзү өчен 1 миллионнан артык сум акча китте инде, – диде. – Әле җылылык, ут, су кертәсе бар. Язга таналар алып кайтырбыз, дибез.
« Бу яшьтә курыкмыйча шундый эшкә ничек алынырга кирәк? Мөгаен, йорт тулы бала-чагасы бардыр». Башка килгән беренче фикер әнә шул булды. Юк, ялгышканмын икән, Рәүф абый тормыш иптәше белән генә яши.

Уенын-чынын кушып, фермер менә нәрсә диде:
– Оныкларга пенсия булмаячак. Үзем исән чакта аларны ач калдыра алмыйм. Хыялым – монда йорт салу, өч оныгымның да яшәргә кайтуын телим.

– Кайтсалар... – дигән булам.
– Кайтырлар. Дөресен генә әйткәндә, алар белән киңәшеп эшләдем. Оныгым Казан дәүләт аграр университетында укый, агроном булачак. Диплом алгач, Алла боерса, монда кайтачак. Шәһәрдә нәрсә бар анда, шул ыгы-зыгыда җан асрап яшисез...
Икенче фермер Илгизәр абый Рәфыйков, безнең кайдан икәнне белгәч, ярсый‑ярсый зарын сөйләргә кереште:
– Языгыз әле, белсеннәр! Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы эшеннән канәгать түгел мин! Гел аяк чалалар!
Бактың исә, Рәфыйковлар күпләп каз, сарыклар үстерү белән шөгыльләнә икән. Күндә биш гектар җирләре бар. Шунда ферма салырга ниятләгәннәр. Моның өчен дәүләттән грант алырга өметләнгәннәр. Тик сентябрьдә җыйган документларын, дөрес түгел, дип, кире кайтарганнар.
– Шуңа аптырыйм: документларны сентябрь башында җыеп тапшырган идем, – диде Илгизәр абый. – Иртәрәк хәбәр итсәләр, төзәтеп яңадан илткән булыр идем. Ә алар соңгы көнгә кадәр тоттылар да: «Дөрес түгел», – дип шалтыраттылар. Иртәгәсен инде вакыты чыкты. Күпме көч, күпме хезмәт юкка булды.
Рәфыйковлар дәүләт ярдәменә башка өмет итми, кул селтәгәннәр. Язга үз көчләре белән кредит алып, ферма салырга ниятлиләр.
...Менә шулай яши Күн халкы: тырыш, горур. Кайбер төбәктә халык журналистлар алдында җирле җитәкчегә гел мәдхия кыла. Күндә исә кешеләр икенче: курыкмыйча фикерен әйтә, ялагайланмый.
Айдар Хафизов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
– Күн – минем туган авылым. Аның турында сәгатьләр буе сөйли алам. Гаҗәп матур, бай авыл. Тарихына килгәндә, ул хәзерге урынга 1552 елдан соң гына килеп урнаша. Аңа кадәр хәзерге Вознесение бистәсе урынында була. Иван Грозный Казанны яулап алганнан соң, безнең бабайлар шәһәрдән ераккарак – хәзерге тирәләргә күчеп утыра. Документларда бүгенге урынга 30 гаилә килгән дип әйтелә.
Авылның исеме исә Коръән аяте белән бәйле дип фаразлана: «Вәйлә күн», ягъни «Риза булсаң кал» дигән мәгънәдә. Бабаларыбыз, монда килгәч, тыныч, кеше яшәми торган урынны күрә дә, бу җирләргә разый булып, туктый.
Добавить комментарий