Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Лашман: биеклектән төшмәү...

Лашман: биеклектән төшмәү...

Татар авыллары. Лашманчылар кайда төпләнгән

26 марта 2019

«Татар авыллары» турындагы язмаларыбызны дәвам итеп, Чирмешән районына юл тоттык. Биредә бик тырыш, булдыклы, җиңел аралашучан халык яшәгәнен яхшы беләбез. Суган үстерүче, чана, көянтә ясаучылары белән Чирмешәннең даны еракларга киткән. Озын сүзнең кыскасы, районның иң зур авылы – Лашманга сәфәр кылдык.
1-6
РЕСПУБЛИКАДА БЕРДӘНБЕР!
Лашманга барган көнне таби­гатьтә чын яз иде. Тоташ карлы- буранлы кышкы көннәрдән соң ялт итеп кояш чыгуны яхшы билге бу­ларак кабул иттек. Биредә халык та кояшлы булырга тиеш, дип фа­разладык. Чынлап та шулай булып чыкты...
Лашман авылында 1216 кеше яши, 508 хуҗалык бар. Татарс­тан районнары буйлап шактый йөргәнгә күрә, сәфәргә баргач, гел чагыштырып карыйм: теге яки бу авыл башкалардан кай ягы белән аерыла? Лашманда әле дә урта мәктәп бар. Анда 175 укучы белем ала. Мәктәпнең үз бассей­нына хәтле бар. Чирмешән районы­ның беренче башлыгы – Лашманда туып‑үскән Минсәгыйть Шакиров 2010 елда туган авылы мәктәбенә әнә шундый бүләк ясаган. Әй­тергә кирәк, бассейны булган авыл мәктәпләре республикада бүтән юк, дип горурланып сөйләделәр. Без, анда кереп, укучылар, укы­тучылар белән танышып чыктык. Һәм йомшак кына итеп әйткәндә, гаҗәпкә калдык: һәр авылда шун­дый мәктәпләр булса, яшьләр читкә китмәс иде. Сүз тәрбия, укучылар­ның ялын оештыру мәсьәләләренә кереп китте...
– Бездә бер генә тәмәке тарту­чы укучы да юк, – диде Лашман мәктәбенең тәрбия эшләре буен­ча директор урынбасары Илдар Мөбәрәкшин.
– Каян беләсез? – дип төпченәм.
– Беләм. Бездә спорт белән шө­гыльләнмәгән малайлар юк чөнки. Менә карагыз...
Һәм стенадагы сурәтләргә ым­лый... Көрәш буенча республика күләмендә узган турнирларда җи­ңүчеләр, үз чемпионнары да бар икән. Тренерлары – Рафик Хәниф улы Гатин. (Һәр ике укучының берсе көрәш белән шөгыльләнә, ахры, биредә, дигән фикер туды.) Спортзалга якынайганда тагын бер стенага күзебез төште: моны­сы – уктан ату буенча республика дәрәҗәсендәге җиңүчеләр. Рес­публика мәктәпләрендә бик сирәк күренеш бу – Лашман мәктәбендә уктан ату буенча махсус түгәрәк эшли.
1-10
– Физкультура укытучыбыз Фаиз Билалов үз эшенең фанаты, – диде директор урынбасары. – Мәктәптә уктан ату буенча түгәрәк булды­ру – аның идеясе. Кызлар-егетләр 2013 елдан бирле уктан ату белән шөгыльләнә.
– Республикада физкультура­ны үстерүгә, балаларны спортка җәлеп итүгә зур игътибар бирелә.
Президентыбыз да әлеге сәясәтне хуплый, – диде Фаиз абый. – Бала­ларны кечкенәдән спортка тарту – бик дөрес юл. Узган ел мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында уктан ату буенча спорт мастерына кандидатлар бар. Алар районда бездә генә.
Фаиз Билалов йөзү буенча да тре­нер. Атнага өч тапкыр кергән физ­культура дәресенең берсен укучы­лар бассейнда үткәрә икән. Теләге булганнар дәрестән соң аерым ки­леп йөзә. Ата-аналар да балалары белән бергә йөзәргә килә ала.
– Бассейнда йөзү бушлаймы? – дим.
– Әлбәттә, – ди Фаиз абый. – Безнең мәктәптә түләүле бер генә түгәрәк тә юк.
– Ә бассейнны карау кем җилкә­сендә? Ни дисәң дә, аның чыгым­нары бар бит.
– Алар әллә ни зур түгел. Мәктәп сметасына кергән ул. Дәүләт хиса­быннан түләнә.
Фаиз абый кайчандыр Лашман мәктәбендә директор вазыйфа­сын да башкарган. Аның кебекләр турында: «Аз сөйли, күп эшли», – диләр. Бассейнга йөзәргә ун кило­метр ераклыкта урнашкан район үзәгеннән үк киләләр. Югыйсә, Чирмешәндә дә бассейн бар. Тик анда Фаиз абый кебек тренер­лар юктыр, күрәсең…
1-2
Атнага өч тапкыр кергән физ­культура дәресенең берсен укучылар бассейнда үткәрә.
1-1
Лашман – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновның туган авылы. Аның һәм авыл­ның башка күренекле кешеләре турында истәлекләр мәктәп му­зеенда саклана.
1-5
– Сугым цехы ачу – күптәнге хыялым иде, – диде «Чир­мешән» кулланучы­лар кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов.
 
«БЕРӘҮ ДӘ ЫШАНМАДЫ»
Лашман авыл җирлеге башлы­гы Рәвхать Фәттахов безгә авыл буйлап экскурсия ясады. Юлсыз бер урам да юк биредә. Йортлар төзек, арада ике катлы, заманча итеп төзелгәннәре шактый. Үз эшлә­рен башлаган 13 шәхси эшмәкәр бар икән. Кайберләре авылдашла­рын да эшле иткән.
– Авылыгызның киләчәге бар, димәк, – дим Рәвхать абыйга.
– Бар дисәк тә була... Тик Лашман картая шул. Без үскәндә мәктәптә беренче класска йөзәр бала укырга керә иде. Хәзер уннан да артмый. Мисал өчен, узган елны 11 бала туды, 19 кеше вафат булды. Аерма зур бит. Еллык хисап ясап утыр­ганда, шул саннарга күңелсезләнеп карап утырдым.
Лашманда заманында кирпеч за­воды, пекарня, районның «Сельхоз­техника» оешмасы гөрләп эшләгән. Колхоз таркалгач, боларның барысы да юкка чыккан.
– Дөресен генә әйткәндә, нефть­челәр килеп тә халыкны котырт­ты, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Күп акча биреп, авыл кешесен җир эшеннән аерып алдылар. Кол­хозларда эшләүче калмады. Нефть өлкәсендә бүген 89 кеше эшли, ар­тыгы аларга кирәк тә түгел. Авыл­да төпләнүчеләр үз нигезләрендә калды, билгеле, ә менә яшьләргә эш бик юк, шуңа читкә китәләр. Гөрләп торган Лашман бүген элек­кеге дәртен югалта төште.
Рәвхать абый авылның элекке­гесе белән бүгенгесен чагыштыра
Тик башка районнар, башка авыл­лар белән чагыштырганда, Лашман әле куәтле санала. Һәрхәлдә, безгә шулай тоелды.
Шәхси эшмәкәрләр унөч, дидек, шуларның икесе КФХ оештырган. Калганнары бүтән өлкәдә эшли: сәүдә, җитештерү...
Авыллар өчен шактый яңа юнә­леш – сугым цехында булдык. Аның рәсми исеме – «Чирмешән» кул­ланучылар кооперативы. Биредә малларны суеп кына калмыйлар, ә пилмән, кәтлит, мантый, тутырма, голубцы кебек ярымфабрикатлар да эшлиләр. Дөрес, ризык әзерләүгә әле өч ай элек кенә алынганнар. Шу­лай да ярымфабрикатларны халык яратып өлгергән инде. Киләчәккә планнары – казылык ясау.
– Сугым цехы ачу – күптәнге хыя­лым иде, – диде «Чирмешән» кул­ланучылар кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов. – Пенсия яшен арттырдылар, шулай булгач, әле эшләргә дә эшләргә безгә. Дөре­сен генә әйткәндә, минем бу эшләр­не башкарып чыгасыма якыннарым да бик үк ышанмады.
– Мин дә ышанмадым, – дип көл­де янәшәдә торган авыл җирлеге башлыгы.
– Ә ни өчен? Шулай тормышка ашмаслык эш идеме? – дим.
– Сугым цехы төзелешенең смета бәясе – 49 миллион сум. ТР Авыл ху­җалыгы министрлыгы бирә торган грантта катнашыйм дисәң, әлеге акчаның 40 проценты эшмәкәрнең үзендә булырга тиеш. Бу бит авыл кешесе өчен бик зур сумма.
Альфрит Хәйрисламов әнә шулай, бурычларга бата-бата, барыбер телә­генә ирешә. 19 миллион сумга грант ота, районнан өстәп 5 миллион 300 мең сум акча бирәләр. (Район башлыгы Фердинад Дәүләтшинга зур рәхмәтен җиткерде эшмәкәр.) Калганы – кредитлар, әҗәтләр...
– Эшемне әле башлап кына җибәрдем, әмма ихтыяҗ сизелә. Мал суярга аерым хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр дә килә. Хә­зер бит итне сатам дисәң, махсус келәймә кирәк, өйдә суярга ярамый. Үзебез дә итне, эшкәртеп, сатуга чыгарабыз. Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан кебек шәһәрләр белән дә элемтәләр булдырдык. Алла боерса, эш җайга салынырга тиеш. Мин шуңа ышанам.
 
1-4
– Әни бик рәхәт кеше, – ди Нәхтимә әбинең кызы Мәдинә апа.
«БУ ХӘТЛЕ КАРАУГА НИЧЕК ҮЛӘСЕҢ?!»
Лашманның иң өлкән кешесе – 101 яшьлек Нәхтимә әби Зыят­динова янында да булдык. Йөзгә җиткәч, кеше яңадан сабыйлыкка кайта, диләр. Әбинең нурлы, сөй­кемле йөзен күргәч, моңа чынлап та инанасың.
Нәхтимә әби 8 бала табып үс­тергән. Бүген шуларның бишесе исән. 18 оныгы, 33 оныкчыгы, сигез оныкчыгының балаларын да күргән-сөйгән.
– Алланың рәхмәте, әни оныкла­рын да таный, алар белән сөйләшә, ә оныкчыклары килсә, сәгатьләр буе аларның уйнаганын карап, ел­маеп утыра. Әни бик рәхәт кеше, – ди әбинең кызы Мәдинә апа.
Елмаю, дигәннән, әби без ба­рында да балкып елмаеп утырды. Һәм тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: авыз эченнән гел дога ка­батлап утыра. Нинди сорау бирсәң дә, гел канәгатьлек белән шөкер итә.
– Әни гомере буе намазда булды, әлегә кадәр авылдашларга Коръән тутыра, – ди Мәдинә апа. – Бер на­мазын да калдырмый.
– Йөзгә кадәр җитү өчен ниш-ләргә кирәк? – дип сорагач:
– Безне хөкүмәт яшәтте, рәхмәт яусын, – диде. – Шушы зиннәтле йортта торам, ай саен пенсия килеп тора. Балаларым бер минутка да ял­гызымны калдырмый. Ни теләсәм, шуны ашаталар, юып кидертәләр. Бу хәтле карауга ничек үләсең?!
Аның бу сүзләреннән соң ба­рыбыз да көлеп җибәрдек. Хәер, әби дөрес әйтә. Бик яхшы тәрбия күреп яши ул. «Ветераннарга – то­рак» программасы буенча район үзенә йорт салып биргән. Газы, суы кергән, бәдрәф – өйдә. Ачлык­ны, сугышны күргән әбигә бу зур булмаган йортның да «зиннәтле» тоелуы аңлашыла...
Әби инде дүрт ел урын өстендә икән, егылып аягын сындырган булган. Шуннан сөякләре ялган­маган.
– Йөрмәсә дә, әни утырып тора, шуышып та килә, – диде Мә­динә апа. – Бик бәләкәй бит ул, мунчага алып барырга да җиңел. Курчак кебек кенә йөртәбез...
Нәхтимә әби тормыш иптәше Мәгъсум бабай белән 56 ел гомер иткән. Ире сугышка киткәндә са­бый бала белән кала ул. Мәгъсумы 1946 елда исән‑имин әйләнеп кай­та. Аннан тагын җиде балалары туа. Бабай 86 яшендә вафат була.
– Ике балам кечкенә чакларында үлде, – дип, шул вакытларны искә алды әби. – Берсе – кызамыктан, икенчесе балчыкка тончыгып харап булды. Урманга агачка киткәндә ба­
лалар ялгыз калган иде. И, ник кал­дырдым, дидем инде соңыннан...
Китәргә кузгалгач, әби кулымны учына алып, бик озак дога укыды, теләкләр теләде.
– Юлларда исән‑сау йөр, бала­ларыңның игелеген күр, Аллаһы Тәгәлә исәнлегеңнән аермасын, – диде.
Моннан да матур теләк, яхшы сүз буламы икән? Амин, әбекәем...
ЯШЬ ФЕРМЕР
Авылның иң яшь фермеры белән дә таныштык. Раушан Шәйхетди­нов, дүрт ел элек Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, авылга кайткан. Һәм КФХ төзегән, 50 баш нәселле сыеры бар.
– Бу – колхоз чорыннан калган ферма бинасы, – диде Раушан. – Без аны ремонтлап чыктык. Ни өчен без, дип сөйлим, минем генә хезмәт кермәгән монда. Беренчедән, КФХны әти белән бергә төзедек, икенчедән, тагын бер партнерыбыз бар, Әлки райо­нында яши ул. Бергәләп эшлибез.
Яшь фермер ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бирә торган КФХ төзү өчен грант программасында кат­нашкан, шул акчага сыерлар алган.
– Документлар тапшырганда проблемалар булмады, районнан да бик булыштылар, – диде.
Шәйхетдиновлар КФХда рәс­ми рәвештә 8 кеше эшли. Мон­да барысы да җайга салынган: малларга игенне-печәнне сатып алмыйлар. 630 гектар җирләре бар. Җир эшкәртергә дә барлык техниканы булдырганнар.
– Печән, иген белән дә пробле­ма юк, артканын сатабыз хәтта, – ди Раушан.
– Кайсына беренче алындыгыз: җир эшенәме, әллә фермагамы? – дим.
– Икесе берьюлы килеп чыкты. Дистәләгән баш сыерга ашатырга иген сатып ала башласаң, үз‑ү­зен акламый ул. Җирең булмаса, бу кадәр хайван асрап булмый. Әле бит ул сыерлар бозаулый да...
Фермерның планнары зурдан – янәшәдәге ташландык ферма би­насын ремонтлап, сыерларның баш санын арттыру. Әлегә сөйлә­шүләр бара икән.
– Сөткә бәя түбән, дип зарлана­лар. Ә сез баш санын арттырырга телисез, – дим.
– Түбәнрәк инде. Тик хуҗалыкны шушы сыерлар тартып бара, хезмәт хакы, башкасы шулардан, дигәндәй. Кышын тәүлегенә 500 литр сөт сау­дык. Бу начар түгел дип саныйм. Сыерларның барысы да савылмый, әле буазлары да җитәрлек, кайсы ял итә. Сөткә бәя төшкән вакытта республика ярдәм итте – савылган сөтнең һәр литрына өч сум өстәп акча бирде. Эшләргә генә кирәк, ялкауланмаска. Зарланып утырып эш чыкмый.
...Лашман халкы телгә бик үткен. Урамда очраган әбиләр дә, туктап, нишләп йөрүебез белән кызыксын­дылар. Ачык йөзле, туры сүзлеләр. Бик яратып, якын итеп кайттык үзләрен. Бер генә теләк – авыл бүгенгедәй гөрләп торсын, озын гомерле булсын.
1-3
– Хуҗалыкны шушы сыерлар тар­тып бара, – ди яшь фермер Раушан Шәйхетдинов.
 
1-7
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Дәүләт документларыннан күренгәнчә, Лашман исеме авылга XIX гасырның башында бирелә. Та­рихтан билгеле булганча,1718 елда патша Петр I указы нигезендә Казан адмиралтействосы төзелә. Анда хәрби кораблар җитештерәләр. Идел һәм Кама буйларындагы урманнарда үскән йөз еллык имән­нәрне кисү башлана. Урман кисү, аны ташу, кораблар төзү эшенә дистәләрчә мең крестьян тартыла. Алар «лашманчылар» дип атап йөртелә. Гадәттә лашманга физик яктан көчле ир-атларны сайлыйлар.
XIX гасырның 30 нчы еллары башында Адмирал­тейство Әстерханга күчерелә. Ирек алган лашманчы­ларны кая да булса урнаштырырга кирәк була. Менә шушы чорда аларга хәзерге Лашман җирләренә ки­леп төпләнергә рөхсәт ителә. Баштарак Вәлит исемле авыл оешкан була, лашманчылар аларга килеп кушы­ла. Соңрак, Вәлит авылын да кертеп, Лашман исемле зур авыл барлыкка килә. 1900 елгы «Список насе­ленных мест Самарской губернии» дигән документта авыл «деревня Лашманка» дип искә алына...
Бирегә күчеп утыручылар күп булу сәбәпле, ул бик тиз үсә, зурая. Шуңа күрә дә аны халык «Яңавыл» дип тә йөри. Дөрес, бу исем рәсми документларда теркәлмәгән.
(Гаяр Газыймҗановның «Туган җиребез – Лашман» китабыннан).
1-9
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: