Мәчкәрә мәчете – Үтәмешевлар калдырган мирас
Кукмара районының Мәчкәрә авылы. Бер карасаң, ул беркайчан зур авыллар рәтендә йөрми. Әмма XVIII гасыр урталарында бу авыл исемен ишетмәгән татар аз була. Алай гына да түгел, бирегә бөтен Идел-Урал төбәгеннән халык агыла, чөнки Мәчкәрәдә данлыклы мәдрәсә эшли. 1791 елда Мәчкәрәдә Беренче җәмигъ мәчете төзелә башлый. Ә бер елдан соң авылда туку фабрикасы ачыла. Бу изге эшләр артында шушы авылда яшәүче сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тора. Тик совет чорында болар барысы да юкка чыгарыла. Авылда Үтәмешевлар исеме дә онытыла бара, дөресрәге, аларга кулак дип кенә карый башлыйлар. Инде менә бер гасырдан соң Үтәмешевлар мирасы яңадан торгызыла!
16 май 2026
НИГЕЗЛӘРЕ ИШЕЛГӘН, ТҮБӘСЕНДӘ КУАКЛАР ҮСӘ…
Кызганыч, Мәчкәрәнең атаклы мәдрәсәсенең бинасы сакланмаган. Әмма 1793 елда ачылган Беренче җәмигъ мәчете бүген балкып тора. Аның тарихын ишеткәч, ирексездән уйлап куясың: ниндидер югары көчләр аны саклап калгандыр. Башкача мөмкин түгел!
...2004 ел. Авыл җыелышы бара. Район башлыгы Наил Шакиров халыкка мөрәҗәгать белән чыга: «Бик борынгы мәчетегез ташландык хәлдә ята. Нигезләре ишелде, түбәсендә куаклар үсә. Әйдәгез, бергәләп шул мәчетне торгызыйк. Бу эшне башлап йөрергә сезнең арадан бер кеше кирәк. Кемне тәкъдим итәсез?» Мәчкәрә халкы бертавыштан Мөнир Йосыповны күрсәтә. Әнә шул көнне боз кузгала...
Мөнир Йосыпов Казан белән Кукмара арасын таптый башлый. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә барып, мөфти урынбасары Ильяс Җиһаншин белән очраша. Ике арада җылы гына әңгәмә була. Шуннан ТР Мәдәният министрлыгына китә. Нәтиҗәдә 2005 елда мәчет «Мирас» фондына кертелә. Кукмара районы администрациясе, ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп, республика бюджетыннан 1 миллион сум акча күчерүләренә ирешә. Ләкин аңлашыла, ярым ишелгән ике катлы мәчетне төзекләндерүгә бу акча диңгездәге тамчы кебек кенә була.
– Ул чорда иң мөһиме – бозны кузгалту иде, – диде бүген инде Мәчкәрә мәчетенең имамы вазыйфасындагы Мөнир хәзрәт Йосыпов. – Ул акчалар белән эшне башлап җибәрдек. Аннан соң авылдашлар, райондашлар кушылды. Нәтиҗәдә 2010 елда, мәчетнең түбәсен ябып, нигезләрен яңартып, манарасын куйдык. Иң мөһиме – Аллаһ йортын җимерелеп юкка чыгудан коткарып кала алдык. Шулай да күңел түренә бер бик якты хыял кереп урнашты: бәлки әле бу мәчеткә тулысынча реконструкция ясап булыр...
Һәм нәкъ унбиш елдан соң, ягъни 2025 елда шушы изге хыял тормышка аша…

2004 елга кадәр мәчетнең түбәсендә куаклар үсә.

Нәтиҗәдә 2010 елда, мәчетнең түбәсен ябып, нигезләрен яңартып, манарасын куялар.
КУКМАРАДА БЕРДӘНБЕР!
Мәчкәрә мәчетенең элек нинди хәлдә булганлыгын фотосурәтләрдән күрергә мөмкин. Ул чынлап та хәрабә хәлендәге бина була. Аның яңадан торгызылып, затлы, мәгърур гыйбадәтханәгә әйләнүе – чын могҗиза!
– Әни белән беренче тапкыр шушы мәчеткә кергәндә, миңа биш яшь иде, – дип дәвам итте Мөнир хәзрәт. – Юк, ул чакта монда кешеләр дога кылырга түгел, ә эшкә дип килде – колхоз амбары иде биредә. Соңрак ашлама, эш кирәк-яраклары сакладылар. Әле аның икенче катка алып менә торган ярымтүгәрәк матур баскычы да бар иде. Бер кадаксыз эшләнгән иде ул. Ни кызганыч, ул баскыч безнең көннәргә кадәр сакланмаган.

Төзекләндерелгән мәчет ачылышында.
Заманча баскычлардан мәчетнең икенче катына күтәреләбез. Намаз залының зурлыгына һушым китте! Гыйбадәтханә салынганда Мәчкәрәдә ике йөздән артык кеше яшәгәнен исәпкә алсак, монда бит ярты Кукмара халкы сыя! Шулай дип әйткән идем, Мөнир хәзрәт сабыр гына елмаеп куйды:
– Мәчкәрә зур мәдрәсәсе, туку фабрикасы булган атаклы авыл саналган. Монда килүче-китүче кешеләр күп булган. Шуның өчен дә сәүдәгәр Үтәмешевның мондый карарын аңларга мөмкин.
Гаҗәп – әнә шундый мәгърур гыйбадәтханәне 1920 елда тар-мар китерәләр. 1940 елда ул манарасыз кала. Авыл картлары, бу хәлне күреп, кан-яшь түгә – җүнлегә түгел бу, диләр. Озакламый илдә Бөек Ватан сугышы башлана...
– Мәчет яңадан торгызылгач, кошлар да матуррак сайрый башлады кебек тоела безгә, – ди Мөнир хәзрәт. – Бу шатлыкны сөйләп аңлата торган гына түгел...
Чынлап та, Татарстанда мондый тарихи, борынгы мәчетләр дистәгә дә тулмый. Һәм аның берсе – Кукмарада! Бу район өчен олы бер дәрәҗә. Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Мәчкәрә белән горурлануын белдерде:
– Беренчедән, бу авылның мәдрәсәсе турында әйтергә кирәк. Заманында биредә атаклы дин белгече Габденнасыйр Курсави укыган. Мәгърифәтче Каюм Насыйриның әтисе Габденнасыйр Хөсәенов, тарихчы, галим Хөсәен Әмирхан, тарикать остазы Мөхәммәдзакир ишан Камалов та башлангыч белемне биредә алган. Шулай ук олугъ галим Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани монда гыйлем алган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән. Бу озын исемлекне тагын дәвам итәргә мөмкин. Бер генә дәлил китерәм: 1830–1880 нче еллар арасында Казанның Апанай, Галиев, Печән базары, Борнай, Ал мәчет мәхәлләләре башында нәкъ менә Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлаган кешеләр торган. Ә безнең Кукмара районы турында әйтәсе дә юк, шуның өчен дә бу яклар дини, мәгърифәтле булулары белән данлыклы.
Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Мәчкәрә мәчетенә болай зурлап реставрация ясалуның чын могҗизага тиң булуын әйтте. Һич көтмәгәндә булган ул:
– 2021 елның октябрь аенда Балык Бистәсе Олы Елга авылындагы агач мәчет реставрациядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Шул чагында республика җитәкчесе: «Татарстанда тагын мондый борынгы мәчетләр бармы?» – дип сорады. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Кукмара районының Мәчкәрә авылында бик тарихи мәчет бар», – дип җавап бирде. Президент әнә шул көнне йөзләгән кеше алдында: «Мәчкәрәнең мәчетен өч ел эчендә эшләп чыгарга кирәк», – диде. Нәтиҗәдә, шулай булды да. Мәчет ачылышына Рөстәм Миңнеханов үзе дә килде.
– Мәчетне реставрацияләүдә катнашкан республика җитәкчеләренә, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка ихластан олы рәхмәтләремне белдерәм, – дип сүзгә кушылды Мөнир хәзрәт Йосыпов. – Бу зур, күмәк хезмәт булды. ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова мәчетне төзекләндерү вакытында гел Мәчкәрәдә булды. Әлеге изге эштә катнашкан һәр җитәкчене исемләп санап тормыйча, барысына да саулык, хәерле гомерләр теләп калам.

Мәчкәрә авылы өчен күп изгелекләр эшләүчеләр – Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов.
КАБЕР ТАШЛАРЫ НИ СӨЙЛИ?
Мәчкәрәдә тарих җиленә бирешмәгән урын да бар – авыл уртасындагы иске зират. Без аны да барып күрдек. Биредә үзгә бер тынлык, әйтерсең совет чорының кырыс җилләре монда үтеп керә алмаган... Ара-тирә кошлар сайрап куя, безнең якларда күренми торган ят кошлар. Ни гаҗәп, зиратның йөз еллык агачларына каргалар да ояламый икән.
Тарихи зиратның зурлыгы өч гектар тәшкил итә. Ә аның тирә-ягы таш койма белән уратып алынган. Өч гасырга якын шулай торган ул. Берничә ел элек иске зиратны да төзекләндергәннәр. Таш коймалар урыны-урыны белән ишелгән булган. Иң сөенечлесе – кабер ташлары яңартылган!
– Биредә XVIII гасырга караган утыз өч каберлек бар, – диде Мөнир Йосыпов. – Сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев үзе дә монда җирләнгән. Аның җәмәгате, балалары, килен-кияүләре, шулай ук Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган берничә шәкертнең дә җәсәдәсе биредә. Зираттагы иң борынгы кабер ташы 1801 елга карый, Фатыйма Монасыйпованыкы ул. Игътибар итсәгез, һәр ташның үзенең архитектурасы бар – белгечләр барлыгы тугыз стильне аерып чыгарды.
– Кабер ташлары совет чорында да торып калган. Алар ничек сакланган икән? – дим.
– Күрәсең, зират белән «вакланып» тормаганнар. Кабер ташларына чокып язылганнарны укый алмаганнардыр. Хәер, Аллаһ рәхмәте белән сакланган инде.
2015 елда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев тәкъдиме белән Мөнир хәзрәт Казан шәһәре мэры Илсур Метшин янына ярдәм сорап бара. Тарихи зиратның коймалары ишелгән, ә эче карурман кебек шомлы урынга әйләнгәнлеген бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Илсур Рәис улы дикъкать белән тыңлый һәм саубуллашканда: «Мондый тарихлы зират юкка чыгарга тиеш түгел, иске каберләргә юл да булыр», – дип ышандыра. Нәтиҗәдә борынгы зиратта төзекләндерү эшләре бара: зират коймасы тотыла, кабер ташлары яңартыла, зират эчендәге юлларга таш түшәлә. Аңа моның өчен зур рәхмәт!
– ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2017 елны «Галимҗан Баруди елы» дип игълан итте, – дип дәвам итте Мөнир хәзрәт. – Нәкъ шул елны районыбыз авылларындагы 190 борынгы истәлекле кабер ташы реставрацияләнде. Шул исәптән Мәчкәрә авылындагы утыз өч борынгы кабер ташы да яңартылды. Аларның инде кайберләре яртылаш җир астында калган иде. Ул ташларның тарихлары да өйрәнелде. ТР Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, якташыбыз Ирек Һадиев, ТР Милли китапханәсенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов тарафыннан «Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре» исемле китап бастырылып чыгарылды. Безнең бик күп сорауларга җавапны шуннан таптык. Ташлардагы язуларны укырга, аңларга мөмкинчелек туды. Хәтта аларга шигъри юллар язылган булып чыкты:
«Үлем касәдер – һәркем ул касәдән эчәр. Кабер ишектер – һәркем ул ишектән керер».
Шулар белән бергә мәрхүм рухына дога кылуны үтенгән һәм өмет иткән татарча мөрәҗәгать сүзләре дә очрый.
...Мәчкәрә сүзе удмурт теленнән «кыю булдылар» дигән мәгънәне аңлата. Ә бу җирләрдә XV гасырга кадәр нәкъ менә удмуртлар яшәгән. (Заманында авылның тарихын Шиһабетдин Мәрҗани үзе өйрәнгән, чөнки ул Габдулла Үтәмешевның оныгы – Бибинәгыймәгә өйләнгән була.) Чынлап та кыю халык яши биредә – авылдагы соңгы үзгәрешләр шуның ачык мисалы. Аннан соң... авылны ниндидер илаһи көчләр саклый кебек тоелды. Кукмара якларына барып чыксагыз, Мәчкәрәне күрми китегез. Җәй саен биредә республика күләмендә «Мәчкәрә укулары» уза. Инде хәзердән үк әзерлек эшләре башланган.


Җәй саен биредә республика күләмендә «Мәчкәрә укулары» уза.
Руфия Фазылова
Добавить комментарий