
Мулла иле: 777 ел элек һәм бүген
Татар авыллары
29 января 2018

Мулла Илендә башка әдипләр, танылган татар зыялылары да була. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани дә бар. Юлы төшкәндә, биредә еш кына төн кунып чыкан ул. Бу исемлекне тагын да тулыландырып булыр иде.
Без дә Такташ, Мәрҗаниләр эзеннән Мулла Иленә сәяхәт кылырга булдык.


КАЮМ НАСЫЙРИ ҖЫЙГАН ТАРИХ
Мулла Иленең тарихын Каюм Насыйри үзе өйрәнгән. Шактый бай мәгълүмат туплап, киләчәк буыннар өчен тарихи фактларны язып калдырган ул. (Каюм Насыйри, «Археология материаллары» («Зөя өязе авыллары буенча») ).
Мулла Иле күренекле галим Гомәр Саттаровның туган авылы да. Әлбәттә, ономастика өлкәсендә зур белгеч булган Гомәр ага кече ватанының тарихын кат‑кат өйрәнгән. Һәм «Чал тарихлы авылым» исемле хезмәт язган. Галим: «Мулла Иле авылына Болгардан килгән кешеләр нигез салган. Алар монда, монгол яулары Болгар шәһәрен тар‑мар иткәннән соң, 1240 елда качып‑күчеп килгәннәр», – дип яза. Шуңа бәйле рәвештә Мулла Илендә яшәүчеләр:«Безнең авылга 777 ел!» – дип горурланып сөйләде безгә.
Мәгърифәтче, тарихчы, тел белгече, әдип Каюм Насыйри исә Мулла Иленә 1873 елда килә. Атаклы галимнәр белән фәнни-археологик тикшерүләр алып бара. Каюм Насыйри Мулла Иле турында болай дип язып калдыра: «Бу Мулла Иленең асылы күптәндер. Монда бер Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утырган. Алар әүвәл берничә кеше булган. Барысының да исемнәре мәгълүм түгел. Ияртүчеләрнең берсе – Муллагол дигән кеше. Алар белән Шәехби атлы адәм, үзенең Теләш исемле галим улы белән бирегә килгән. Ул Мулла Илендә дәрес өйрәткән, мәдрәсә төзегән...»
Каюм Насыйри Мулла Иленең иске зиратында табылган кабер ташлары турында да яза. Чынлап та, авылның борынгы тарихын өйрәнүдәге иң ышанычлы, кире кагып булмый торган чыганак – заман җилләренә бирешмичә, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган өч кабер ташы. Ташка уеп язылган язуларны да укып була. Кабер ияләренең вафат булган еллары: 1493, 1528, 1788.

Мулла Иле нинди тәэсирләр калдырды? Күңелне иң сөендергәне – чагыштырмача яшь, үз юнәлеше буенча укыган белгечләр эшли биредә. Ә бу нәтиҗәле эш өчен бик күркәм фалдыр.
– Димәк, Мулла Илендә Казан ханлыгы чорында дәрәҗәле кешеләр яшәгән, – дип сөйләде авылның аксакалы Равил абый Сәйфетдинов. – Мондый зур һәм нәфис хәрефләр чокып язылган, мәгънәви орнаментлар төшерелгән кыйммәтле ташларны, каяндыр ераклардан атлар белән алып кайтып, аерым кешеләргә генә куйганнар. Бу ташлар авылыбызның бер гектар чамасындагы агач үсми торган аланлыгында утыра. Ул аланлыкта печән чабалар, әмма анда мәет күммиләр. Күмеп караганнар иде – сөякләр чыга. Ул борынгы зират мәйданы, монысы бәхәссез. Аның зурлыгына карап, Мулла Иленең борынгы, зур авыл икәнен чамалап була. Әмма 1528–1768 еллар эчендә мондый мәһабәт ташлар куелмаган, чөнки чуалышлар Казанны алганчы ук башлана, акрынлап рус гаскәрләре Тау ягын басып ала. Һәм Мулла Иленнән унбиш чакрым ераклыкта гына Зөя тамагында Свияжск ныгытмасы төзелә. Мулла Иле дәһшәтле яуларның үзәгендә кала. Ләкин шул чорда да иманын, нигезен югалтмый ул...»
Кырык елга якын Мулла Иле мәктәбендә директор булып эшләгән Равил Сәйфетдинов, булган чыганакларга таянып, яңа гына туган авылы турында китап язган. Аксакал бүген авыл мәчетендә имам вазыйфасын башкара. Тагын аны Яшел Үзән якларында шагыйрь буларак та беләләр, өч шигырь җыентыгы бар. Тиздән сиксән дистәне тутыручы Равил абыйның әле зиһене дә, сәламәтлеге дә сокланырлык.
– Мин Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым, – диде Равил абый. – Тел, милләт, әдәбият, тарих дип янып яшәдем. Дин дә бар иде күңелдә, тик анысын коммунистлар заманында яшерергә туры килде. Мулла Иле турындагы китап бик күп авылдашларның теләк-тәкъдиме буенча эшләнде. Матди ярдәмне Равхат Хәмидуллин күрсәтте, бик зур рәхмәт аңа...

Мулла Илендә ике мәчет эшли.

«ИКЕ ЯНЫНА ӨЧЕНЧЕСЕ СЫЯР»
Җирле үзидарә рәисе Илдар Сәләхиев безне авылның «картлар йорты»на алып китте. Мондый хәлне күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде. Баксаң, 61 яшендәге Фирдәүсә апа Хөсәенова өендә өч авыру әбине карый икән.
– Ялгыз кешеләрне тәрбиягә алучыларга дәүләт өстәмә акча түли башлагач алгандыр, – дим Мулла Иле авыл җирлеге башлыгына.
– Юк, – дип җавап кайтара Илдар Сәләхиев. – Фирдәүсә апа әбиләрне караган өчен дәүләттән бер тиен дә акча алмый. Яңа закон гамәлгә кергәнче үк алган иде үзләрен. Шундый риясыз кеше ул. Менә күрерсез...
Фирдәүсә апаның йорты әллә ни зур түгел икән, дөрес, ике яклы ул. Гел елмаеп кына сөйләшүче бу сөйкемле апаның эчкерсезлеге йөзенә чыккан. Өч ир бала үстергән, алар хәзер читтә яши икән. Тормыш иптәше күптән вафат.
– Тәрбиягә алган беренче әбием Нурания апа Мөхәммәтҗанова булды, – дип сөйләде Фирдәүсә апа. – Без аның белән күп еллар Албаба сөт‑май заводында эшләдек, дуслар идек. Кемнәндер Нурания апаны картлар йортына җибәрәләр, дип ишеттем. 2009 ел иде ул. Киттем Норлатка Нурания апа яны на. Йөри алмас дәрәҗәгә килгән, аяклары шешкән. Күз яше белән елый: «Картлар йортына барасым килми бит», – ди. Карар кешесе юк, балалар тапмаган ул. Бертуган сеңлесе бар, тик аларның да авыру карчыкны карарга мөмкинлекләре юк икән. «Әйдә, үзебезгә алып кайтам», – дидем. Әбием теләп ризалашты. Ул вакытта Нурания апага 80 яшь кенә иде әле. Монда кайткач, акрынлап йөри башлады. Берничә ел шактый әйбәт булды. Бүген исә урындыкны этеп кенә йөри ала, яше дә бар, 88не тутырды инде.

Фирдәүсә апа әбиләрнең һәркайсына, зур булмаса да, аерым бүлмә ясаткан. «Минем беренче палатада Нурания апа тора, икенчесендә – Надя апа, өченчесендә – Әлфия апа», – ди ул, уенын‑чынын бергә кушып. Әбиләр, үзләре дә: «Киттем әле палатама», – дип сөйләшә.
– Ни өчен палата, каян чыккан сүз? – дим Фирдәүсә апага.
– Әлфия апа гомере буе Норлат хастаханәсендә санитарка булып эшләде. Картлык көнендә азрак акылы бутала башлады. Монда яшәүне ул эше дип кабул итә. «Мин икенче палатага барып киләм», – дип сөйләшә. Аңа кушылып, мин дә шулай дип атап йөртә башладым.
Фирдәүсә апа санитарка әбигә «хезмәт хакы» да түли икән. Йөзәр сум акча бирә. Әбигә 84 яшь. Хуҗабикә, Норлат хастаханәсенә табибка күренергә баргач: «Элек санитарка булган Әлфия апаны картлар йортына җибәрергә документлар әзерлиләр», – дигән сүзне ишетеп ала.
– Йөрәгем кысылып куйды, – ди Фирдәүсә апа. – Сөт‑май заводында эшләгәндә ике аягым да нык пеште, озак кына хастахәнәдә яттым. Шулвакыт Әлфия апа мине үз кызыдай карады. Мин аңа бик рәхмәтле идем.
Кыскасы, Фирдәүсә апа берничә көннән әбине үз өенә алып кайта. Бүген Әлфия апа ул өч әби арасында иң җитезе. Күрше авылда бердәнбер улы да бар икән. Дүрт ел эчендә ул ике тапкыр анасы янына килгән, анда да – акча сорап!
Өченче әби – Надежда Юдина, ул Фирдәүсә апа тәрбиясендә әле ике ел гына яши. Күрше Косякау авылыннан. Әбинең язмышы тагын да фаҗигале: улы кыйналуында яшәгән. Улы шуның өчен өч ел төрмәдә дә утырган. Тик иреккә чыккач та газиз әнисен җәберләүдән туктатмый: кыйнап, кул башына кадәр сындырган.
– Районның социаль яклау идарәсендә эшләүче кызлар шалтыратты, – ди Фирдәүсә апа. – 2015 елның көзе иде ул. «Авыр шартларда яшәүче бер әби бар. Аны да тәрбиягә аласың килмиме? Ике янына өченчесе сыймасмы икән», – диләр. Башта икеләндем, ярый ла болары белгән, якын кешеләр! Аннан ризалык бирдем инде, аяк-кулларым йөргәндә карарга кыенсынмыйм.
– Кеше үз анасын да карамый, сез чит әбиләрне тәрбиялисез. Җитмәсә, сау да түгелләр, – дим Фирдәүсә апага.
– Аллаһы Тәгалә исәнлекне бирсен, әлегә зарланмыйм. Нурания апа белән генә кыенрак. Ул арада иң өлкәне, аны мунчага күтәреп алып барып кайтам, ашатканда кашыклап ашатам. Әлфия апа кызлар кебек йөгереп йөри әле. Ләкин аңа һәрвакыт күз‑колак булып торырга кирәк: кайчы-пычакларны яшереп куям, газны ябып йөрим. Акылга җиңелрәк бит. Надя апа исә еш кына үткәннәрен сөйли, тыңлап кына бетер. Ул үз акылында, колагы гына начар ишетә. Ризыкны сайлап, санап кына ашый. Ит ризыклары ярата. Көз көне бер бот ит алган идем, менә тагын алтмыш кило алдым әле...
– Әбиләр белән дә сөйләшеп алдык. Фирдәүсә апага рәхмәт укыйлар: камыр ризыклары да пешереп тора, карый, ашата, атна саен мунча кертә, диләр. Чыннан да өйдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Әбиләр дә чиста‑пөхтә киенгән.
– Монда кайчан килсәң дә, шундый чисталык, – ди Мулла иле авылы җирлеге башлыгы да.
Менә шундый гыйбрәтле дә, гаҗәеп тә язмышлар. Фирдәүсә апа яшермәде: кайбер авылдашлары: «Әбиләрне пенсия акчаларын алу өчен генә карыйсың», – дип тә әйткәлиләр икән. Бу турыда бәлки язып тору да кирәкмидер, тик әлеге проблема белән башка кешеләр дә очраша. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә дә еш кына: «Акча өчен алган», – диләр. Мондый очракта җавап бер генә: «Сез дә алып карагыз, баерсыз...»

«ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАЛАРЫНА КЕРМӘВЕҢ ХӘЕРЛЕРӘК!»
Әлбәттә, авылларга баргач җир кешеләре, мал асраучылар турында да кызыксынабыз. Авыл кешесенә эш бармы? Яшь гаиләләр төпләнеп каламы? Мәктәп эшлиме? Халыкка ял итү, күңел ачу чаралары оештырыламы? Гадәттә, авыл җирлекләре: «Барысы да әйбәт», – дип җавап кайтара. Мулла Илендә үзгәрәк җавап ишеттек: «Буш сүз сөйләп тормыйм, барысын да күрерсез, сорашырсыз», – диде авыл җирлеге башлыгы.
Мулла Илендә 580 хуҗалык бар, 800ләп кеше яши. Әмма рәсми рәвештә теркәлгән бер генә фермер да юк икән. Югыйсә йорт саен диярлек мөгезле эре терлек тоталар. Ике, өч сыер асрау – биредә гадәти күренеш.
– Халык нигездә терлек асрап көн күрә, – ди Илдар Сәләхиев.
– Ә ни өчен фермер хуҗалыгын үстерү өчен бирелә торган дәүләт программалары алмыйлар? – дим.
– Куркалар.
– Нәрсәдән?
– Үзләреннән сорарсыз...
Авыл җирлеге башлыгы безне Айрат Шиһапов хуҗалыгына алып китте. Айрат абый ялгыз ир, бер тапкыр да өйләнмәгән. Өч сыер асрый. Әле баш санының күбрәк вакытлары да булган. Сыерларны аппарат белән сава. Узган ел маллар өчен зур гына каралты салган.

– Каралты эшләгәндә Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы идарәсеннән килделәр, – диде Илдар Сәләхиев. – Ун баш сыер өчен каралты салучыларга дәүләт субсидия бирә бит. Әллә шул программага керимме дигән идем. Аннан кире уйладым. Әгәр дәүләттән акча алсаң, малларны карау өчен рәсми рәвештә бер кешене эшкә алырга кирәк икән. Аннан ай саен салымын түләп торасы. Кыскасы, бәласыннан башаяк. Сөтне ел әйләнәсе сатмыйсың, ул вакытта салымны нинди акчадан түлим? Аннан баш санын да арттырырга кирәк, диделәр. Болай ичмаса үземчә яшим, баш авыртмый. Берәү алдында да хисап тотасы юк!

– Сыер асрауның файдасы каламы соң? – дим.
– Хезмәтеңне дә кушсаң, файдасы калмый. Быел сөтнең бәясе дә түбән. Узган кыш ичмаса 19–20 сумга җиткән иде, быел исә яңа гына 17 сумнан түли башладылар...
Авылда яшәүче башка кешеләр белән дә аралаштым. «Дәүләт программаларыннан файдаланмауның төп сәбәбе – салым түләп, хисап тотасы килмәүдән», – диделәр.
Мулла Илендә яшьләр авылда бик калмый, республиканың бик күп салаларындагы проблемалар биредә дә бар.

– Авылны яратабыз, дип сөйли читкә китүчеләр, – ди Илдар Сәләхиев. – Ярату андый булмый, дим. Менә без яратабыз, шуңа күрә туган нигездән китмәдек. Авыл бетмәсен, дип тырышабыз, балалар үстерәбез. Аптырыйм мин шәһәргә китүчеләргә: кеше фатирын арендалап яки фәлән миллион сумлык кредитлар алып шәһәрдә яшиләр. Ә туган нигезләре ятим булып тик тора. Узган саен шул йортларны кызганам...
Мулла Илендә мәдәни тормыш та гөрли. Ел дәвамында урамнар арасында төрле ярышлар, конкурслар уздыралар. Әле без килгәндә дә капка төпләрендә мәгърур булып төрле кар сыннары утыра иде. «Иң матур капка төбе» бәйгесе игълан иткәннәр. Иганәчеләр табып, җиңүчеләрне бүләкләгәннәр.
– Яңа ел көннәрендә авылыбыз урамнары бер дә шәһәр урамнарыннан ким булмады: капка төбе саен диярлек ут балкыды, сыннар тезелешеп утырды, – диде авыл кешеләре.

Хореограф, Мулла Иле кызы Рәзинә Сәйфетдинова, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, туган авылына кайткан.
Мулла Иле мәдәният йорты фойесында тезелеп киткән балалар аяк киемнәре – чешкилар гаҗәпләндерде. Һәр авылда мондый әйберне очратмыйсың! Мулла Иленең бию түгәрәге турында Казанда да яхшы беләләр икән. Ник дигәндә, алар төрле республика конкурсларында чыгыш ясыйлар, җиңү яулыйлар. 2017 елда «Созвездие-Йолдызлык»та Гран‑прига лаек булганнар. Хореограф, Мулла Иле кызы Рәзинә Сәйфетдинова, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, туган авылына кайткан. Хәзер авылдашларының балаларын үзе кебек сылу гәүдәле, матур булырга өйрәтә.

Добавить комментарий