Миңгәр: могҗизалар илендә
Саба районының Миңгәр авылын белмәгән кеше юктыр. Сабан туен карарга дип, бөтен республика халкы җыела анда. Бүген исә Миңгәргә ял итәр, сәламәтләнү өчен дә киләләр. Республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә кунаклары биредә еш була.
12 ноябрь 2025
Без дә Миңгәргә барырга уйладык. Ял итәр өчен, сәламәтләнү өчен түгел, максат авылның гади халкы белән аралашу иде. Мондый игътибарга алар сөенәме, әллә киресенчә, көенәме икән?
«БАЛА ҮЗ АВЫЛЫНДА УКЫРГА ТИЕШ!»
Миңгәр әллә ни зур авыл түгел: 114 хуҗалык бар, 209 кеше яши. Тимершык авылы җирлегенә керә ул. Биредә хәтта тыкрыкларга да асфальт юл салынган. Гомумән, бик төзек авыл. Миңгәрнең иң зур үзенчәлеге – биредә Сөембикә манарасы (!) бар. Әйе, әйе, нәкъ менә Казандагы тарихи бинаның күчермәсе ул! Аңа караганда да биегрәк тә әле. Казандагы Сөембикә манарасының биеклеге 58 метр булса, Миңгәрнеке – 66 метр! Ләкин бу хакта соңрак...
Авылда башлангыч мәктәп, музейлар (бер түгел, ә өч музей эшли), клуб, мәчет, ФАП бар, ә менә кибет юк. Шулай да атнага ике тапкыр автолавка килә икән. Һәм шул җитә, чөнки күпләр машинада йөри – кирәк‑ярак әйберләрне ала кайталар. Миңгәр Сабага терәлеп диярлек тора: сигез генә чакрым. Әлбәттә, район үзәгенә якын авыллар бәхетлерәк: эш урыннарына кытлык булмый. Кагыйдә буларак, андый авылларда кеше саны кимеми, йортлар ябылмый. Миңгәр дә искәрмә түгел: быел гына да дәүләт программасы ярдәмендә алты йорт салынган. Ул йортлар авылга эшкә килгән яшь белгечләргә бирелә икән.
Урынлы бер сорау туа: димәк, мәктәпкә ябылу куркынычы янамый? Тик... Миңгәр башлангыч мәктәбендә бары тугыз бала укый. Аннан соң балалар күрше Тимершык урта мәктәбенә бара. Биредә исә 163 укучы белем ала, диделәр.
– Урта мәктәптә укучы саны күп икән, – дидем Тимершык авыл җирлеге башлыгына.
– Әле тагын да күбрәк булыр иде, ата-аналар балаларын Сабага, Шәмәрдәнгә йөртә. Максус санадым: 31 балабыз читкә барып белем ала. Инде авыл җыелышларында гел әйтәм: сез дә бит шушы мәктәпләрдә укыган кешеләр. Күбегез югары белемле, бер дигән яшисез. Ә балаларыгызны читкә йөртәсез. Сабада укыган балага Миңгәр дә, Тимершык та кирәкми, шуны уйлагыз дип, кат‑кат аңлатам.
Миңгәр башлангыч мәктәбе белән танышып чыктык. Ремонттан соң эшләп киткән ул, үзе якты, бик иркен. Тугыз бала өчен монда чын хөррият! Классларны икегә кушып, ике укытучы укыта икән. Кызганыч, балалар белән танышып булмады, көзге каникул чорына туры килдек.
– Миңгәр башлангыч мәктәбенең базасы бик нык, югары әзерлекле балалар килә, – диде Тимершык урта мәктәбе директоры Айдар Карамов. – Инглиз теле, физкультура дәресләрен Тимершык мәктәбеннән барып укыталар, чөнки алар безнең филиал булып тора. Кызганыч, Миңгәр мәктәбендә укучылар саны кимүгә бара. Мисал өчен, биш ел элек кенә дә монда унбишләп бала иде, хәзер тугызга калды. Миңгәрдә балалар бакчасы да ябылды. Югыйсә бер дигән бакча. Капиталь ремонтка туктагач, ата-аналар балаларны Тимершыкка илттеләр дә шуннан кире күчерергә теләмәделәр. Хәзер бит сайлау мөмкинлеге бар: телисең икән Сабага йөрт, телисең икән – башка җиргә. Безгә шулай җайлырак дип, ата-аналар балаларын үзләре белән район үзәгенә алып китә, чөнки шунда эшлиләр. Кайтканда ала кайталар. Казанда ата-аналар балаларын әллә кайларга йөртеп укыта бит, бездә дә шулайрак хәзер.

Миңгәр башлангыч мәктәбендә тугыз бала укый.

Сөембикә манарасының биеклеге 58 метр булса, Миңгәрнеке – 66 метр
«ЗАКАЗГА ТОРТЛАР ПЕШЕРӘМ»
Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев белән бер матур йортка тукталдык. Биредә бик уңган гаилә яши, диде җирлек башлыгы. Хуҗабикә Роза Булатова елмаеп каршыга чыкты.
– Сез килә дип ашыгып эштән кайттым. Кичә махсус сезгә дип торт та пешереп куйдым.
– Ай, рәхмәт. Ә кайда эшлисез?
– Җәүдәт абый Миңнәхмәтовның эшчеләр өчен ашхәнәсе бар, шунда төп пешекче мин. Ул да түгел, Роза апа суыткычыннан ясаган тортын чыгарды. Бик затлы: чын профессионалларча эшләнгән!
– Заказга да эшлисезме?
– Әйе, эшлим. Атнасына, ким дигәндә, ике‑өч торт ясыйм. Бәлешләр дә пешерәм. Акчасыннан бигрәк, кешегә «юк» дип әйтә алмыйм, шуның өчен заказлар алам. Икенче яктан, торт ясаган арада онытылып торам. Егерме сигез яшендә улыбыз үлеп китте. Шуннан бирле төнлә начар йоклыйм. И, соңгы елларда югалтулар күп булды... Оныгымны җирләдек, каенанам, абыем бакыйлыкка күчте. Ике ай элек кенә каенатам да үлеп китте. Шушы нигездә, зур бер гаилә булып, барыбыз бергә тату яши идек, бик сагынам шул чакларны.
Роза апа бүген җәмәгате Илдус абый белән яши. Өч ул үстергәннәр, аңлашылганча, берсе мәрхүм инде. Каенанасы белән – 22 ел, каенатасы белән аннан да күбрәк яшәгән. Сабыр, уңган ханым. Һөнәре буенча тегүче икән. Ләкин соңгы унбиш-уналты елда – пешекче вазыйфасында. Үзе әйтүенчә, һөнәрен бик ярата.
– Ә тортлар ясарга ничек өйрәндегез? Үзегезгә генә түгел, заказга да эшлисез бит, – дим.
– Дүрт ел элек оныкның туган көненә тортка заказ бирдек. Шуңа өч мең сум акча түләдек. Шуннан уйладым: «Соң, Роза, моны бит инде үзең дә пешерә аласың». Туган көннән кайткач, интернеттан карап беренче тортымны пешереп карадым. Башта бик әйбәт чыкмады. Бисквитны белеп кенә пешерергә кирәк: газ плитәсенең капкачын ачсаң, кабарганы төшеп китә, вакытын исәптә тотарга, мичнең җылылыгын карарга кирәк. Шуннан икенчесен пешереп карадым, өченчесен... Бер төшенгәч, авырлыгы юк. Танышлар күреп, заказ бирә башлады. Даими клиентларым бар. Соңыннан бик мактап, рәхмәт сүзләре язалар.

– Атнасына, ким дигәндә, ике‑өч торт ясыйм, – дип сөйләде Роза Булатова.

– Кул эшеннән башка тора алмыйм, җәен дә, кышын да бәйлим, – диде Нәкыя Шәрипова.
ШӘЛ БӘЙЛӘП САТТЫК
Авылның тагын бер уңган апасы белән таныштык: Нәкыя апа Шәрипова ялгызы яши икән. Күптән түгел 75 яшен тутырган. Тумышы белән Миңгәрнеке. Егерме яшендә кияүгә чыгып, утыз ел Чаллы шәһәрендә гомер иткән. Җәмәгате фаҗигале төстә вафат булгач, 2000 елны әнисе янына кайта. Шуннан бирле туган нигезендә яши.
– Әнине, карап, соңгы юлга озаттым, – диде Нәкыя апа. – Шөкер, әнинең васыятен үтәп яшим: туганнарны каршы алам, озатып җибәрәм. 2006 елны барыбыз бергә җыелышып яңа йорт салдык. Җиде туган үстек, бүгенге көндә бишебез исән. Балалар да кайтып йөри, барысына да зур рәхмәт.
Нәкыя апа башлангыч мәктәпне Миңгәрдә тәмамлаган. Дүртенче сыйныфны унбер бала бетереп чыкканнар. Сигез классны Тимершык мәктәбендә укыган, шуннан инде колхозда сыер сава башлаган.
– Ул чакта бөтен кеше колхозда эшкә калды, – диде Нәкыя апа. – Безнең колхоз башка авыллар белән чагыштырганда үрнәк иде. Яхшы машиналар кайтты. Сарык, сыер фермалары гөрләп эшләде. Яшелчәләр дә үстерделәр, алма бакчаларына кадәр бар иде. 1965 елда колхозга СССРның Күчмә Кызыл байрагын тапшырдылар. Сугыштан соң әти үзе дә колхоз рәисе, авыл советы рәисе булып эшләде. Фин сугышы, Бөек Ватан сугышыннан исән‑имин әйләнеп кайткан кеше иде ул.
Нәкыя апаның өендә борынгы тегү машинасы бар – әнисеннән калган ул. Әнисе гомер буе тегү теккән, колхоз эшчеләренә бияләйләр, телогрейкалар тегеп биргән.
– Бу тегү машинасына йөз генә ел түгел, – диде Нәкыя апа. – Хәзер аның белән мин тегәм. Безнең гаиләдә гомер буе кул эше булды: дүрт‑биш яшемнән шәл бәйләргә өйрәндем. Сеңелләрем дә бик бәләкәй чагыннан кулына энә тотты. Хәер, без генә түгел, ул чагында Миңгәрдә хатын-кызлар шәл бәйләде, ир‑атлар итек басты. Аны үзләре күрше районнарга алып барып сатты да. Безнең авыл начар яшәмәде.
Кәсепчелек Нәкыя апаның канына сеңгән. Ул бүген дә мунчалалар, йон башмаклар бәйләп сата. Үзе әйтүенчә, сорау бар икән.
– Мин кул эшеннән башка тора алмыйм, җәен дә, кышын да бәйлим, – диде Нәкыя апа. – Хәзер яшьләр бәйләү эшен онытып бара, ә менә без башкача тәрбияләнгән буын…

Миңгәрдә яшәүче яшь гаиләләрнең берсе – Закировлар.
УН КЛАССТАШ БЕРГӘ ГАИЛӘ КОРГАН
Миңгәрнең яшь гаиләләре белән дә таныштык. Гөлинә һәм Риназ Закировлар 2018 елда Миңгәрдә йорт салып чыккан. Гаилә башлыгы – Миңгәр егете, Гөлинә исә – Тимершык кызы. Курчак кебек ике кыз үстерәләр. Риназ Сабада машина йөртүче булып эшли, Гөлинә исә Кызыл Мишәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә хезмәт куя.
– Гаилә коргач та, Сабадан социаль ипотекага фатир алдык, – диде Риназ. – Әмма өч‑дүрт ел яшәгәч, авылга күченик дигән карарга килдек. Бу нигездә иске генә өй иде, Сабадагы фатирны сатып, биредә йорт салдык. Әти‑әниләр дә янәшәдә генә, бик җайлы.
Авылда яшьләр өчен күңелсез, дип зарлана яшь гаиләләр. Әмма Миңгәрдә мондый проблема юк. Әйткәнебезчә, авыл район үзәгенә бик якын. Аннан соң, Миңгәрдә ял итү урыннары бик күп. Тимершык җирлегендә яшь гаиләләр шактый, еш кына алар очрашып, бәйрәмнәр оештыралар икән.
– Без Риназ белән бер сыйныфта укыдык, – диде Гөлинә Закирова. – Ләкин мәктәптә чакта дусларча гына аралаша идек. Мин Казанда укыганда гына Риназ игътибар күрсәтә башлады. Аннан соң гаилә кордык. Безнең сыйныф бик үзенчәлекле: ундүрт укучы идек, шуннан биш гаилә барлыкка килде. Хәзер сыйныфташлар очрашуына ирле-хатынлы йөрибез. Ә иң кызыгы – биш гаилә дә авылда калды. Бүген балаларыбыз бер сыйныфта укый, туганнар кебек яшибез.
Гөлинә, башка авылдашлары белән бергә, махсус хәрби операциядәге егетләр өчен сеткалар үрә, аш‑су кирәк‑яраклары әзерли. Йөзендә генә түгел, күңелендә дә бер яктылык, нур бар аның. Авылда мондый яшьләр булуы, әлбәттә, зур сөенеч!

Миңгәр: әйтерсең, берәр Европа илендә йөрисең!

МИҢГӘР – МАТУРЛЫККА ТАРТЫЛУ
Гадәттә авыллар турында язганда, урманкүлләр уратып алган, дибез. Миңгәргә ул аеруча туры килә: гектар‑гектар урман, унсигез ясалма күл, илле чакрымлы җәяүлеләр юлы... Әйтерсең, берәр Европа илендә йөрисең! Боларның барысын да шушы авыл егете, «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов эшләткән.
Биредә заманча спа‑үзәк, затлы кунакханә дә бар. Гади халык шунда ял итәме, диярсез. Юк, итми, нигездә Миңгәргә Казаннан, башка шәһәрләрдән киләләр. Ләкин гади халык барыбер сөенә – аларга эш урыннары булган.
– Хәзер бездә мәктәптә, башка дәүләт оешмаларында эшләргә кеше табу авыр. Ни өчен дигәндә, күбесе әнә шул атаклы ял үзәгендә эшләргә китә, чөнки анда хезмәт хаклары югары, – диде авыл җирлеге башлыгы.
...Миңгәрдәге Сөембикә манарасының иң югары катына күтәрелдек. Мондагы манзарадан күзләр камаша. 400 урынлы концерт залына кадәр төзелеп ята. Агач йортлар тезелеп киткән: ял итү базасы икән. Шунда ук мунча керергә, балык тотарга да була.
– Җәй көне әлеге йортларның берсе дә буш булмый, – диде безгә шушы комплекс буенча экскурсия ясаучы Фәйзрахман Камал. – Район‑авыллардан да киләләр. Мондагы матурлык кайда тагын бар?
Фәйзрахман абый үзе дә гади генә кеше түгел: Санкт‑Петербургта яшәп, эшләп кайткан рәссам. Тумышы белән Башкортстан якыларыннан, бүгенге көндә Миңгәрдә төпләнгән. Үзенчәлекле, түгәрәк йорт салып ята. Тагын әле ул авыл музей‑остаханәсен җитәкли.
– Ә Миңгәргә ничек килеп чыктыгыз? – дим.
– Җәүдәт Мидхәтович бер проектны эшләргә чакырган иде. Шуннан Миңгәргә гашыйк булдым. Әле бер хыялым бар – авылда балалар өчен сәнгать мәктәбе ачу. Бүген дә музей‑остаханәдә балалар шөгыльләнә: балчыктан төрле савыт‑саба, сыннар ясыйбыз, рәсем сәнгате серләрен аңлатам. Авылга кунакка килгән кешеләр дә музей‑остаханәгә килә, – диде рәссам.

Фәйзрахман Камал гади генә кеше түгел: Санкт-Петербургта яшәп, эшләп кайткан рәссам.
ШӘҮКӘТЛЕ АВЫЛ…
Әйткәнемчә, авылда өч музей бар. Алар Саба районы туристик маршрутына да кертелгән. Аңлашылганча, беренчесе – музей‑остаханә. Икенчесе – Миңнәхмәтовлар нәселенең музей‑йорты. Җәүдәт Мидхәтович тарих яратучы, нәсел‑ыруына зур ихтирам белән караучы кеше буларак, туган йортын музей иткән. Музейның өченчесе – яраткан «Әлмәндәр»ебез, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровныкы. Ул, китапханә каршында эшли торган музей, дип атала, 2014 елда ачылган. Җылы, җанлы үзәк.
– Шәүкәт абый үзе исән вакытында туган авылына еш кайтып йөри иде, – диде Миңгәр китапханәсе мөдире Алия Мөбәрәкова. – Шәүкәт абыйның нигезе – күрше урамда, бүген анда кызы Гүзәл апа җәмәгате белән яши. Музейга күп экспонатларны Гүзәл ападан алдык. Шәүкәт абыйның шәхси әйберләре, сәхнә киемнәре – барысы да бездә саклана. Хәтта Биктимеровлар нәселенә караган предметлар да бар. Шәүкәт абый атаклы нәселдән була, бабасы – Сатыш мәдрәсәсен тәмамлаган мулла. Миңгәргә аны халыкка дини белем бирү өчен җибәрәләр. Шәүкәт абый өч яшеннән әнисез калган бала. Ләкин әтисе Хәсән, әби‑бабасы аңа ныклы тәрбия, белем бирә.
...Менә шулай яшәп яталар Миңгәрдә. Үз бәясен белгән, зыялы халык яши биредә. Юлсызлык, эшсезлек проблемалары алар өчен ят. Һәм алар моны шулай тиеш дип саный кебек, чөнки авыл гомергә начар яшәмәгән. Әйткәнемчә, шәл бәйләп, итек басып сатканнар. Бүген дә алар заманнан калышмыйча, горур гына көн итәләр, чөнки бу инде канга сеңгән…
– «Миңгәр» атамасының килеп чыгышына бәйле төрле фикерләр бар. Галим Марсель Әхмәтҗанов аны борынгы төрки «меңнәр» яисә «мең ир» кабиләсенә нисбәтли. Икенче галим Гомәр Саттаров, Мәхмүт Кашгарыйның XI гасыргы борынгы төрки сүзлегенә таянып, «чыганак, чишмә» мәгънәсенә ия төшенчә буларак аңлата. Миңгәр авылының тарихы XVI гасырларга барып тоташа.
2017 елда Миңгәр турында басылган китаптан
Добавить комментарий