
Минзәлә Аюы
Кызыклы авыллар
28 августа 2017

«МЕДВЕДЕВО?»
Аю авыл җирлегенә Маткауш, Дыреевка, Степановка авыллары, Урта Ружевка бистәсе керә. 2010 елның маеннан Дружба авылы да шушы җирлеккә кушылган. Халык биредә руслашкандыр дип уйлаган идем, ялгышканмын. Милли җанлылар, хәтта үзләренең «Ак калфак» фольклор ансамбленә кадәр булдырганнар.
– Әйе, безнең җирлектә халык җыелышлары рус телендә уза, – диделәр Аю авылы җирлегендә. – Ә калганы, барысы да үзебезчә. Балалар мәктәптә татарча укый, сөйләшә. Бәйрәм-кичәләр ана телендә уза.

Аю мәдәният йорты директоры Роза Гыйльфанова белән китапханәче Вәсилә Әхмәтҗановадан авылның атамасы турында кызыксындым. Зыялы, мөлаем ханымнар менә нәрсәләр сөйләде:
– Ике төрле фараз бар. Беренчесе (күренекле профессор Гомәр Саттаров фикере): Аю дигән борынгы төрки кеше исеме яки башкортларның Үсергән кабиләсенә карый торган «айыу ыругы» исеме белән бәйле. Шулар әлеге җирләргә килеп төпләнгән дигән фараз бар. Икенчесе (ата-бабалардан калган сүз): бу урында аюлар күп яшәгән. Шуңа күрә әлеге хайван исемен авылга да биргәннәр. XVIII‑XIX гасырларда авыл, русчалатып, Медведево дип аталган. Ә менә 1940 елдан аның бары хәзерге татарча атамасы гына теркәлгән. Юныс абый Йосыпов авылыбыз тарихына багышлап зур булмаган китап чыгарды. «Басу моңы яралган җирдә...» дип атала ул. Менә шул китапны эшләгәндә бик күп документлар табылды. Мисал өчен, 1795 елда авылда 30 хуҗалык булган һәм 186 кеше яшәгәнлеге билгеле. Ә 1884 елда хуҗалыкларның саны 81 гә җиткән, халык саны да 442 гә әйләнгән. Ачлык башланганчы, ягъни 1921 елда 708 кеше яшәсә, 1923 елда 600 кеше калган...
Бүген Аю авылында 424 кеше яши, 185 хуҗалык бар. Биредә төп проблема – юлсызлык. Автотрассага орынып ук торган авылга язын‑көзен кереп булмый икән. Быелгы яңгырлы җәйдә дә интеккән халык. Күптән түгел Аю җирлеге башлыгы алышынган. Яңа җитәкче Руслан Ильинның беренче эш көне иде, аерым сорауларга җавап бирә алмады ул. Алай да быел җыелган үзара салым акчасына юл салу нияте барлыгын әйтте.

УМАРТАЧЫ БАЛТА ОСТАСЫ
Без Аюга барган көнне кояшлы иде. Шуңа күрә начар юлның нинди булуын үз күзләребез белән күрә алмадык. Авыл халкы көзге пычраклар вакытында килергә чакырды. Ә нәрсә, бәлки, чынлап та үзара салым акчасына ясалган юлны килеп күрербез? (Берочтан авыл кешесеннән җыелган акчаның да ни дәрәҗәдә акыллы файдаланганын күрербез). Аю безнең күңелдә, һичшиксез, матур табигате, яшел чирәм үскән урамнары белән истә калачак.
Иң беренче булып авылның атаклы балта остасы, умартачысы Нурлыбаян абый Хәлиуллин янына кердек. Тормыш иптәше Гөлфинә апа белән 52 ел бергә яшиләр икән. Бер ул һәм бер кыз үстергәннәр. Вильсур гаиләсе белән – Минзәләдә, Алсу Чаллыда яши. Гөлфинә апа гомере буена Аю урта мәктәбендә тарих укыткан. Аларның җиләк-җимеш, яшелчә бакчасын күргәч:
– Картлыкка бирешмәгәнсез. Бу кадәр бакчаны үзегез генә карыйсызмы? – дигәнемне сизми дә калдым.

– Бабай белән икәү, – диде Гөлфинә апа. – Зур эшләргә балалар да кайта. Алабута үстереп булмый бит. Җәй буе бакчадан кермибез. Картлыкка бирешеп торырга вакыт юк шул.
Хәлиуллиннарның вакытлары чынлап та юк. Дистә баш тавык, чеби, индоутка... Шуңа өстәп 12 баш умарта да тоталар. Егерме ел элек Нурлыбаян абый уң кулын циркулярда өздергән. Тик бәхетсезлек килде дип, төшенкелеккә бирелмәгән, сул кул белән ашарга да, эшләргә дә өйрәнгән. Алай гына да түгел, юкә агачы башына менеп, оядан аерылып чыккан кортларга кадәр җыеп төшә икән:
– Һәр эшкә дә кеше чакырып булмый бит, – диде Нурлыбыян абый. – Балаларны да борчыйсы килми. Яшәсәң, кешегә авырлык китерергә кирәкми. Уң кулның көче дә сулга гына күчте: бакчаны да казыйм, балта эшен дә эшлим. Кулсыз калдым дип, елап утырмадым. Ирләр булырга кирәк!

– Агач башына ничек менәсез? – дим.
– Аллага шөкер, ике аягым да сау-сәламәт бит. Сул кул белән тотынам, аяклар белән этәреләм. Кортлар, гадәттә, юкәнең иң очын сара. Шуннан җыеп алам.

Хәлиуллиннарның йортларын юкәләр әйләндереп алган. Хуҗа кеше агачларны махсус утырткан: кортлар качмасын, юкәдән бал җыйсын, дип. Нурлыбаян абый гомере буе корт тоткан. Быел умартачылар зарлана: җәй соңга калу, яңгырлы булу сәбәпле, бал аертмаганнар. Хәлиуллиннарның да кортлары әле балны «пичәтләп» кенә килә икән:
– Әйе, умартачылар өчен бик уңышлы ел булмады быел, – ди Нурлыбаян абый. – Кайбер кешеләр, акча булсын диптер инде, икешәр тапкыр бал аерта иде. Быел юк. Тик шулай да өмет бар: кортлар тырышып эшли. Ашарлык булса да бал булачак, монысында шигем юк.
Бал дигәннән, Хәлиуллиннар, оясыннан аерылып чыгып оча башласа, кортларга су сибәләр икән.
– Яңгыр ява дип уйлыйлар булса кирәк, кортлар янә ояларына керәләр, – дип, тәҗрибәсе белән урташты Гөлфинә апа.
Аю авылында Нурлыбаян абыйның кулы орынмаган йортлар сирәк: балта остасы, бизәкле тәрәзә яңакларыннан башлап, бөтен йортка кадәр эшләгән. Хәзер алай йөрми инде, үзенең йортында гына агачтан могҗизалар ясый. Аның йортында агач умарта оясына кадәр челтәрләп бизәкләнгән. Капка, сарай, йорт кыеклары турында әйтәсе дә юк. Моннан тыш, Нурлыбаян абый авылның атаклы баянчысы да. Аюда бер генә мәҗлес тә ансыз узмаган.
– Менә, әле генә эшләп куйдык, – дип, Гөлфинә апа яңа казылган коеларын күрсәтте. – Элек коены каршыбызга эшләткән идек. Искерде инде ул. Елга буенда яшәгәч, бездә су чыксын өчен җирне тирән казырга кирәкми. Дүрт метрдан эчәргә яраклы бер дигән су чыкты. Насос белән шуннан көн дә суыртабыз.
«ЧИГҮ МОДАДА ИДЕ...»
Аюда әниле‑кызлы тагын бер үзенчәлекле кешеләр белән таныштык: Разыйма апа Тимерханова. Ул эшләгән чигүле сөлге, җәймәләрне район, республика күләмендә узган төрле конкурс-кичәләргә алып баралар икән.
– Чигүле әйберләрне кызым Зөлфидәгә бирдем, аларда саклансын, гомерне белмәгән, – дип каршы алды безне Разыйма апа. – 79 яшь тулды, балалар. Яшь бара. Әле Аллага шөкер, әйбәт йөрим. Чебиләр, үрдәкләр үстерәм, бакчада да эшлим. Балалар кайта. Өч кыз, бер улым бар минем. Хәзер кайтып җитәләр үзләре... Рәхмәт. Кош-кортны да алар дип алам. Ялгыз кешенең ни ашы, ни эше дигәндәй. Ә өйгә балалар, оныклар кайткач күңелле, шулай яшәргә кирәк.
Разыйма апа Аю авылында туып-үскән. Кырык ике яшендә тол калган. Аннан, балаларга да якынрак булырмын дип, Чаллыга эшләргә киткән. 1991 елда янә Аюга – өлкән яшьтәге әти-әнисен карарга кайткан. Һәм туган нигезендә калган.
– Әни – 95, әти 96 яшькә җитеп үлде, – диде Разыйма апа. – Гаиләдә бердәнбер кыз мин. Пенсиягә чыккач, әти‑әни янына кайттым. Сыер да алдым. Алтмыш тугыз яшемә кадәр сыер асрадым. «Әни, ялгызың җәфаланма», – дигәч кенә, сыерны саттым. Без бит эшләмичә торырга өйрәнмәгән. Җәй көне ярый, бакча бар. Ә кышын нишләмәк кирәк? Хәзерге яшьләргә аптырыйм мин, сыер, сарык асрамыйлар. Итне, сөтне сатып алалар. Безнең заманда печән табып булмый иде, хәзер болын тулы печән, чабучы гына юк. Ялкауланды халык.

Разыйма апа туган авылы турында менә нәрсәләр сөйләде:
– Авылның иң чәчәк аткан чоры – безнең балалар үскән чорга туры килде. Параллель класслар бар иде. 1990нчы елларда бала саны кимеде. Мин каян хәтерлим: ул елларны авылда яши идем. Бездә бик алдынгы «Рассвет» совхозы бар иде. Ул таралды. Кешегә эш калмагач, яшьләр дә авылда бик калмый башлады.
– Ә чигүгә хирыслык каян килә? – дим.
– Безнең заманда авылда чигү чикмәгән кеше булдымы икән? Юктыр. Ашъяулык, сөлгеләр дисеңме, челтәргә кадәр бәйли идек. Кызларым да миннән күреп бу эшкә өйрәнде. Ул чакларда өебездә чигелмәгән әйбер юк иде. Кызлар солдат озатканда төн йокламыйча яулык чикте. Аның нинди генә төре, бизәге юк иде. Тора‑бара чигүнең модасы китте. Кул эшләнмәләрен җыеп, юып, матурлап төреп алып куйдык. Өйдә бүген чиккән берничә мендәр тышы гына калды.

МӘКЛЕ ЙОРТ
Чигүле әйберләрне күрергә теләп, Разыйма апаның кызы Зөлфидә апа йортына киттек. Нәбиуллиннар Аюның иң өске урамына зур йорт салып чыккан:
– Бу инде икенче йортыбыз, ун ел элек шушы нигездәге өр‑яңа өебез янды, – дип үзләре турында сөйли башлады Зөлфидә апа Нәбиуллина. – Чаллы шәһәрендә гомер иттек. Ирем Самат белән ике ул үстердек. Балалар өйләнеп, башлы‑күзле булдылар, оныклар бүләк иттеләр.
Зөлфидә апа берәм‑берәм чигүле әйберләрне чыгарды. Нәрсә генә юк монда... Хәтта аерым бер күргәзмә эшләргә булыр иде!
– Бу әйберләрнең нәселдән-нәселгә күчә торган кадерле ядкарь булуын телим, – диде Зөлфидә апа. – Әнине күреп үскәнгәме, кул эшләрен бик яратам. Чигү генә түгел, сәйләннән төрле бизәкләр эшләү, рәсем ясау – барысына да битараф түгелмен. Дусларым, туганнарым миңа гел кулдан ясалган әйберләр, картиналар бүләк итә. Яратканны беләләр.
Зөлфидә апаның тагын бер «сәерлеге» бар: аның өендә бөтен нәрсә мәк чәчәгеннән. Гади чәй эчә торган чынаяктан, шикәр савытыннан башлап, урын-җире, аерым җиһазларга кадәр. Әйтерсең, мәк аланында йөрисең.

– Мәккә мәхәббәт кайдан килә? – дим Зөлфидә апага.
– Белмим, төгаен генә әйтә алмыйм. Әлеге йортны акрынлап ун ел төзедек. Кая барсам да, мәкле әйбер сатып алдым. Хыялымдагы йорт бу. Үзем кебек чәчәкле.

Зөлфидә апа лаеклы ялда, тормыш иптәше Самат абый хезмәттә әле, шуңа күрә гаилә күбрәк Чаллыда яши. Ялларда исә «хыялдагы йорт»ка җыелалар. Якын киләчәктә ир белән хатын Аюдагы бу йортларына бөтенләй күченеп кайтырга ниятли.
– Улларым, килен, оныклар да авылны ярата, – ди Зөлфидә апа. – Кайчан кайтабыз, дип кенә торалар. Безнең урамга бөтенләй юл юк иде. Узган ел ирем берничә йөк машинасы таш алып кайтып җәйдерде. Хәзер җиңел машина белән кереп йөри башладык.
Нәбиулллинарның бакчаларында ни генә үсми: ясмин агачы, вербена, тырнак гөле, мәтрүшкәнең әллә ничә төре һәм башка дистәләгән дару үләннәре. Бөтен җирне виноград агачы чорнап алган, аның өч‑дүрт төрле сорты бар.
– Быел виноград соңрак өлгерәчәк, – диде Зөлфидә апа. – Җәй салкынрак булды бит. Виноград алдагы елларны бик яхшы уңыш бирде. Бер тәлгәш 800‑1500 граммга кадәр җитте. Аннан кайнатма, компот та әзерлибез. Туганнарга, дусларга да бирәбез. Тәҗрибә өчен виноградның тагын яңа сортларны утыртып карыйсы килә әле.

– Ә моның кадәр дару үләнен нишләтәсез? – дим.
– Җыеп киптерәм. Җәй буе яшел чәй эчәбез. Сәламәтлеккә файдасы бик зур. Менә күрәсез ич, кызлар кебек йөгереп йөрим. Үз яшемне дә бирмәссез, – дип, чын күңелдән сөенеп, елмаеп куйды Зөлфидә апа.

КЫРЫК ЕЛЛЫК ӨР‑ЯҢА МӘКТӘП!
Аюның төп белем бирү мәктәбендә дә булдык. Авыл мәктәпләре арасында рейтинг буенча районда беренче урында икән. Директор Айрат Галимов белән гөлгә күмелгән бакчаларны, махсус ясалган хоккей мәйданчыгын карап чыктык.
– «Милли мәктәпләрне тәмамлаган балалар чыгарылыш имтиханнарын начар бирә» дигән сүзләрнең киресен раслыйбыз без, – дип сөйләде Айрат Галимов. – Укучыларыбыз берничә ел инде төп дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыялар. Район рейтингында ике ел рәттән беренче урынны алдык. Бу укучыларның да, укытучыларның да зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Алга таба да шушы югарылыктан төшмәскә исәп. База яхшы, мөгалимнәребез тәҗрибәле.
2011 елга кадәр Аю белем бирү йорты урта мәктәп булган. Балалар саны кимегәч, тугызъеллыкка әйләнгән. Быелгы уку елында 30 бала белем алачак. Авылның киләчәген, күркен директор нәкъ менә мәктәптә күрә:
– Мәктәп ябылса, авыл бетә, – ди Айрат Галимов. – Бу минем сүзләр генә түгел, расланган дәлил. Балалар бакчасына унлап бала йөри. Әле мәктәпнең киләчәге бар, дигән сүз. Аннан нәрсә булыр, билгесез. Яшьләр калмый бит. Без исә хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, спортка игътибар зур. Кичен спортзал көн саен ачыла, төрле түгәрәкләр, ярышлар дисеңме... Алайса авылда балаларга мөмкинлекләр юк, диләр. Менә ул: барысы да бар, килсеннәр, йөрсеннәр генә. Чыгарылыш сыйныфлар белән укытучылар аерым шөгыльләнә. Минемчә, яшьләрне авылда калдыру өчен аерым бер программа эшләргә кирәк. Үз эшен булдыру, йорт салып бирү һәм ул аңлаешлы, ачык булырга тиеш.
Мәктәп турында сөйләгәндә Айрат әфәнденең күзләре яна. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшләгән кеше икәнлеген аңлар өчен, зур белгеч булырга кирәкми. 40 ел элек салынган, бер тапкыр капиталь ремонт күрмәгән белем йорты эчтән дә, тыштан да ялт иткән. Нәрсәнең кайчан алынганын, ничек эшләгәнлеген бәйнә‑бәйнә сөйли. Менә шундый директоры булган мәктәп ябылмыйдыр ул.

Добавить комментарий