![Могҗизалы Сәпәй](https://protatarstan.ru/old/news/2018/03/1-1-18.jpg)
Могҗизалы Сәпәй
Татар авыллары
26 марта 2018
ТАБИГАТЬ ҺӘЙКӘЛЕ
Сәпәй – Азнакай шәһәренә орынып диярлек тора, алты гына чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа да җирле халык ныклы ышаныч белән: «Безнең авыл беркайчан бетмәячәк», – ди. Мондый ышанычның икенче ягы да бар: Азнакайның күп балалы гаиләләренә Сәпәйдән җир бирәләр икән. Өч ел эчендә 86 җир кишәрлеге бүленгән.
![1-2](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-2-19-960x640.jpg)
Авылда Мирфаяз Солтанов белән таныштык. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган зыялы, белемле кеше булып чыкты ул. Әлмәт муниципаль университетында проректор, Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалында директор урынбасары, кафедра мөдире булып эшләгән. Бүген лаеклы ялда.
– Әти‑әнием вафат инде, – диде Мирфаяз абый. – Алты бала үстек без. Төрлебез төрле якка таралыштык. Шулай да төп нигездә еш җыелабыз. Мин үзем авылдашлар белән аралашудан тәм табам, табигатькә чыгып рәхәтлек алам. Очсыз-кырыйсыз мәгърур таулар яшәргә көч тә, илһам да бирә кебек...
![1-11](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-11-9-480x720.jpg)
Мирфаяз Солтанов туган авылы турында китап язган. Узган елны дөнья күргән ул китап. Башта егерме еллап мәгълүмат туплаган. Әле китабы әзер булгач та, ике еллап нәшер итә алмаган. «Акчам булмады», – ди. Инде икенче китабын әзерли, анда авыл кешеләренең шәҗәрәләре тупланачак икән.
Авыл тарихы турында Мирфаяз абый менә нәрсәләр сөйләде:
– Сәпәй турында мин эзләп тапкан иң борынгы документта (Самара өлкәсе дәүләт архивында саклана) 1696 елда авылда мәчет булган дип язылган. Закон буенча, XVII гасырда мәчет салу өчен авылда, ким дигәндә, 200, ә соңрак 300 ир‑ат яшәргә тиеш булган. Менә шуннан чыгып фикер йөртергә була: яңа җиргә 2–3 гаилә күченеп утырып, халык санын 200 ир‑атка җиткерү өчен, ким дигәндә, 100–150 ел гомер кирәк. Шуңа күрә Сәпәй һәм якындагы башка борынгы авылларның нигезләнүе 1500–1550 нче елларга барып тоташа, дип фаразларга була.
Сәпәйнең тирә‑юнен таулар чолгап алган. Иң кызыгы – биредә һәр тауның үз исеме бар: Кызлар тавы, Бүләк тавы, Сыер тавы, Әгер тавы, Мәндәй тавы һәм Чатыр тау. Соңгысы турында аерым язарга кирәктер, чөнки ул рәсми рәвештә тау статусы алган.
– География фәне критерийлары буенча ул «тау» дип санала алмый (тау статусы 500 метрдан узган очракта гына бирелә), – диде Мирфаяз абый. – Димәк, асылда Чатыр тау калкулык, сырт (возвышенность, хребет – авт.) төшенчәсенә күбрәк туры килә. Тик халык телендә барлык биеклекләр, калку җирләр «тау» дип атала. Шуңа күрә безнең авыл тирәсендә урнашкан калкулыклар да «тау» исемен йөртә. Чатыр тауның биеклеге элегрәк 321,7 метр дип исәпләнә иде. Хәзер инде аны 334, 5 метр дип язалар. Сәбәп нидә? Юкса Чатыр тау – борынгы, иске калкулыклардан исәпләнә, ул күптән үсүдән туктаган. Җавап бик гади – XXI гасыр башында биеклекне үлчи торган җайланмалар үзгәрде, алар төгәлрәк эшли башлады. Шуңа да Чатыр тау бераз «үсте»...
Татарстан Министрлар Советы боерыгы буенча 1972 елда Чатыр тау һәм аның тирә-ягында 130 гектар җир «табигать һәйкәле» дип игълан ителгән. Ә 1999 елның июненнән башлап, Чатыр тау бу төбәктәге «Чатыр тау» Дәүләт табигать заказнигы» статусын алган. Һәм бүген тауның мәйданы 2000 гектарны тәшкил итә. Биредә Кызыл китапка кертелгән бик күп җәнлекләр яши, бу тирә‑якка гына хас булган илледән артык төр үсемлек үсә. Аларның күбесе шулай ук Кызыл китапка кертелгән. Тагын сирәк очрый торган күбәләк, таракан, кырмыскалар бар. Чатыр тауның башка могҗизалары – бакыр, малахит, азурин, нефть. Шуның белән бергә җир астыннан саф сулы чишмәләр дә ургылып чыга. Моны табигать могҗизасы дими, тагын нәрсә дияргә?!
– Халык телендә Чатыр тауда Пугачев качып яткан дигән сүзләр йөри, – ди Мирфаяз Солтанов. – Әмма бу турыда тарихи документлар табып булмады. Пугачев гаскәре белән Казан ягына барганда Уфа – Минзәлә тирәсеннән үткән. Чынлап та, бәлки андый хәл булгандыр. Чатыр тау итәгендә әле тагын без белмәгән күп тарих яшеренгән, монысы – бәхәссез.
МӘКТӘП ЮК, Ә ДИМӘК...
Авылда мәктәп юк. Гөрләп торган ике катлы, матур биналы тугызъеллык мәктәпне 2015 елда япканнар да куйганнар. Янәсе, бала саны аз. Дөрес, район җитәкчелеге, башлангыч сыйныфлар кала дигән булган. Тик әти-әниләр, үзара килешеп, башлангычта белем алучы балаларны да Азнакайга йөртергә карар кылган. Автобус укучыларны иртән килеп ала, китереп куя. Шулай итеп авылның алтмыш баласы бүген Азнакайга йөреп укый. Ә Сәпәйдәге ике катлы мәктәп бинасыннан балалар бакчасы ясаганнар.
![1-1](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-1-18-960x640.jpg)
Авылның өлкән бер апасы белән сөйләшеп тордык. Мәктәп ябылу турында зур тетрәнү белән сөйләде ул:
– Заман әллә нинди. Авыл мәктәпләренең дәрәҗәсе юк. Ата-аналар балаларын район үзәкләренә, шәһәрләргә йөртергә омтыла. Имеш, мөмкинлекләр күбрәк, шәһәрдә русча укыталар. Ә бит иң укымышлы кешеләр, иң атаклы түрәләр авылдан чыккан. Мин дә өч бала үстердем, барысы да тормышта үз урынын тапты. Сәпәй авылында мәктәп 1850нче елларда ук булган. Аны беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышы елларында да туктатмаганнар. Ачлык вакытында да мәктәп эшләгән. Ә бүген, тыныч тормышта, тук елларда авыл мәктәпсез калды. Аңламыйм, башыма сыймый. Мәктәпсез авылның яме юк...
Бу фикерне Мирфаяз Солтанов та куәтләде:
– 2014/2015 уку елында Сәпәй мәктәбендә барлыгы 37 бала укыды. Аларга 13 укытучы белем бирде. Безнең авыл мәктәбе Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбе филиалы булып калган иде. Шул рәвешле соңгы елларда илдә барган оптимальләштерү Сәпәй мәктәбенә дә кагылды. Авылда мәктәп ябылуның икенче сәбәбе дә бар: халыкның тәртибе. Берәүләр булса, мәктәпне ябалар дип, бөтен республикага чаң кагарлар иде, безнекеләр сөенә‑сөенә балаларын укырга шәһәргә җибәрде. Сәпәй авылында сабыйлар тумый, дип әйтеп булмый. Авылда ел саен 10–12 бала туа. Ләкин бу сабыйларның күбесен ата-аналар Азнакайга йөртә, имеш, анда яхшырак. Анда 25 баланы бер тәрбияче карый, ә Сәпәй бакчасында 10 бала. Әле Азнакайга йөрүче сабыйларны җәен‑кышын иртән сәгать 5тә уятып, салкын машинага чыгарып утыртып, шәһәргә алып барырга кирәк. Ә бәлки балаларны вакытында уятып, иртән әбисе яки бабасы белән әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, очраган кешеләр белән исәнләшеп, бакчага ашыкмый гына барып җитәргә кирәктер?
Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева мәктәп вакытлыча гына ябылды, дип ышандырды.
– Районның күп балалы гаиләләренә бирелгән 86 участокның унысына йорт салып яталар. Бүгенге көндә ул җирләргә газ кертү өчен проект эшләттек. Федераль яки республика программасына кереп, якын киләчәктә анда газ кертербез, дип уйлыйм. Акрынлап авыл Чатыр тау итәгенә таба киңәя бара. Дөресен әйтим, Сәпәйгә яңа гаиләләр килүне бик сөенеп кабул иттек. Димәк, авылда балалар саны арта, эшче көчләр күбәя. Һәм балалар бакчасы да зураер, мәктәп тә янә эшли башлар, дигән бер ышаныч-өмет белән яшибез. Мәктәп бинасын күз карасы кебек саклап тотабыз, ул яңадан укучылар кабул итәр, иншалла!
![1-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-4-14-960x640.jpg)
«СЫЕРЛАР АСРАРГА ДИП, ШӘҺӘРДӘН КАЙТТЫМ!»
Сәпәйдә 263 хуҗалык бар, 700 гә якын кеше яши. Авылда рәсми теркәлгән 11 шәхси эшкуар бар. Берәүләр каз-үрдәкләр ыслап сата, икенчеләр машина төзәтә, өченчеләр сәүдә эше белән шөгыльләнә. Әле менә бер гаилә пилмән, токмач ясап сатарга дип йөри икән, документлар җыялар, цех өчен урын карыйлар. Кыскасы, заман шартларына яраклашып, халык ничек тә яшәргә омтыла.
![1-9](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-9-10-960x640.jpg)
Мал асраучылар да байтак. Шуларның берсе – Радик Закиров. Берничә ел элек Азнакайдан гаиләсе белән Сәпәйгә күченеп кайткан.
– Чамасы булган кешеләр шәһәргә якын җирдә йорт салырга тырыша бит хәзер, – диде Радик абый. – Саф һава, ыгы‑зыгы юк дигәндәй. Шул ук вакытта шәһәр цивилизациясеннән дә читтә калмыйсың. Уйлаштык та туган авылга кайтырга булдык. Яңа тормышны котлап, шушы көннәрдә генә дүртенче балабыз – улыбыз туды. Ә оныкка ике яшь...
![1-8](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-8-10-960x640.jpg)
Радик Закиров хуҗалыгында әлегә җиде баш мөгезле эре терлек бар. Планнары исә зурдан – КФХ булып теркәлеп, ферма төзү. Инде документлар артыннан йөри башлаганнар.
– Сыерларны үзем карыйм, – диде Радик абый. – Саву аппараты белән савам, аның авырлыгы юк. Хатын балалар, өйдәге эшләрдән бушый алмый.
– Быел сөтнең бәясе төште, сыер асрау үз‑үзен аклыймы соң? – дим.
– Малларны яраткач, файдасы турында уйламаска тырышам. Аларга нык ияләндем, гаилә әгъзалары кебек. Аннан, эшли башлаганда гына бер эш тә акча китерми. Булыр дим, Алла боерса. Күңелдә фермер булу теләге күптән бар иде, эшләп карыйсым килде. Алга таба күз күрер, үкенеч булып калмасын. Әле менә дәүләт бер сыерга өч, ике сыерга дүрт, өч сыерга биш мең сум акча бирә, шуларга документлар җыйдым. Ул акчалар кайтса, янә бер файда була, иген алырмын, дим. Малларга азыкны сатып алам. Әлбәттә, күп кирәк. Тик нишлисең, без булмаган җирдә генә рәхәт ул.
Радик Закиров, чын ирләрчә, бер дә зарланмый. Бар күңеле белән фермерлык эшенә мөкиббән киткән. Нефть чыгару өлкәсендә дә хезмәт куйган, аннан шәхси эшкуар булып төзелеш белән дә шөгыльләнгән. Менә хәзер, үзе әйткәнчә, «җанлы бизнес»ка килгән. Аның өчен монысы иң рәхәте икән. Тик тормыш иткәндә, балалар үстергәндә җан рәхәтеннән тыш, акча да кирәк шул. Радик абыйның теләк-ниятләре кабул булыр, фермерлык эшеннән күңеле кайтмас, дип ышаныйк.
«АВЫРУЛАР САНЫ АРТТЫ»
Сәпәйгә баргач, Азнакайның «Нефтемаш» заводына да сугылдык. Биредә бөтен республика өчен кызгылт-сары төстәге атаклы ФАПларны ясыйлар. Алар хәзер һәр районда бар. Завод бу эш белән 2012 елдан бирле шөгыльләнә. Халык санына карап, корылмаларны ике төрле проект белән эшлиләр. Авылда яшәүчеләр 800 кешедән артса – 83,3, азрак икән, 62,5 квадрат метрлы бина салына. Завод ФАПларны тулаем эшләп чыга: бинаның тышкы һәм эчке ягын тышлау өчен төзелеш материаллары әзерләнә, каркасы ныклы металл эшләнмәләрдән коела. 2012 елдан бирле заводта 400ләп ФАПны әзерләп тапшырганнар инде. Моннан тыш биредә ветеринария өчен бөтен кирәк-яракны үз эченә алган вагон-бүлмә, автолавка һәм башка күп төрле корылмалар әзерләнә.
![1-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-3-16-960x640.jpg)
Андый корылмаларның икесе – медицина пункты һәм авыл җирлеге идарәсе бинасы – Сәпәйгә дә кайткан. Узган ел китереп куйганнар. Халык аеруча медицина пунктына сөенгән, чөнки әлегә кадәр авырулар салкын, иске клуб бинасына йөргән.
– ФАПыбыз яңа булгач мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә‑бер артты, – диде фельдшер-акушерлык бүлеге мөдире Зөлфия Динмөхәммәтова. – Бүген 665 кешегә хезмәт күрсәтәбез. Җирлектә 18 яшькә кадәрле 108 бала исәпләнә. Шушы көннәрдә тагын өч нарасый дөньяга килде.
Яңа медицина пунктына Азнакайдан башка табиблар да килә икән. Шушы авылда гомер итүче Галия апа Хәева яңа ФАПка сөенеп бетә алмавын сөйләде:
– Җылы, рәхәт. Бөтен уңайлыклары бар. Кан басымын үлчисеңме, йөрәкне яздырасыңмы. Күбебез табиб ярдәменә мохтаҗ. Авылда медпунктларны, фельдшерларны бетерә күрмәсеннәр, бөтен җирдә оптимальләштерү барганда, шунысына борчылабыз. Хәзер авыл картая, безгә шәһәргә, районга барып йөрү бик кыен. Терапевтка барып күренеп кайтабыз да биргән уколларны биредә ясатабыз. Кан басымын үлчәтергә дә йөрибез. Олы кешенең төрле вакыты була бит.
![1-7](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-7-11-960x640.jpg)
...Сәпәйдә борынгыдан килгән күркәм йоланы яңартканнар – Чатыр тауның көньяк итәгендә агучы Изгеләр чишмәсе янына барып «изге чәй» эчәләр.
– Иң беренче мәчет картлары белән киңәшләштем, – ди Фәния Галиева. – Алар фатиха бирде. Шулай итеп ике ел рәттән җәй уртасында борынгыдан килгән йоланы билгеләп үттек.
Изгеләр чишмәсе буенда башта өлкәннәр Коръән укып, дога кыла икән. Балалар исә төрле уеннарда катнаша, кызлар милли киемнәр киеп, су ташу буенча ярыша. Җыр, бию – ул көнне Чатыр тау гөрләп тора. Самоварлар кайный. Яшьләр белән картлар аралаша. Соңыннан бөтен халык табын янына җыела. Изге чишмә суы белән чәй эчәләр. Шуннан бар халык өйлә намазы укый, теләк тели. Мәҗлес тәмамлангач, өлкәннәрне машиналарга утыртып, өйләренә озаталар. Сәпәйлеләр Изгеләр чишмәсе янындагы бәйрәмне быел да уздырырга җыена. Теләге булган һәркемне чакырып калдылар.
![1-7](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/03/1-7-11-960x640.jpg)
Добавить комментарий