
Наласа: гармун моңын саклаган авыл
Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында...
10 июня 2020


Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Йөрәгемдә утлар яна –
Янам мин ялкынында...

Наласаны бер тапкыр күрмәгәннәр дә шулай дип җыр суза. Алай гына да түгел, «Наласа авылы» көен безнең әби-бабайлар аулак өй, Сабантуйларда җырлаган. Кайда гармун, шунда «Наласа» көе булган. Ә шушы авылда яшәүчеләр көйне беләме соң? Бүген Наласа авылында өздереп гармун уйныйлармы? Шушы сорауларга җавап табар өчен, Арча районына кузгалдык.


https://www.youtube.com/watch?v=8l9jo6FdnfQ
https://www.youtube.com/watch?v=cO-YcpCVtso
«ПРОФЕССИОНАЛЛАР»
Наласа географик яктан бик уңай урында урнашкан: Арчага – сигез, Казанга җитмеш чакрым. Табигатенең матурлыгы турында әйтми кала алмыйм: таулар, урманнар, ямь‑яшел тугайлар, карап, сокланып туеп булмый...
Наласада 721 кеше яши, 223 хуҗалык бар. Төзек йортлар (арада ике катлылары да шактый), асфальт юллар, капиталь төзекләндерү уздырылган урта мәктәп, мәдәният йорты бинасы, кырык урынга исәпләнгән яңа, заманча балалар бакчасы... Соңгысы тиздән кулланылышка тапшырылачак. Болар барысы да авылның нигезе нык икәнлеге турында сөйли. Тик бу шартлар һәм, авылда яшьләр күпләп кала, дигән инандырулар гына артык гаҗәпләндермәде безне. Шөкер, республикабызда заманча яшәүче авыллар шактый, аларда да яшьләр кала. (Кайбыч районының – Кошман, Балтачның Бөрбаш авылларына барып, шатланып кайткан идек). Ә менә наласалыларда булган җыр‑моңга сәләт, аны тоемлау – монысы чынлап та сокландырды.
Авылга килгәч тә, иң беренче эш итеп, мәдәният йортына юнәлдек. Һәм аптырап калдык: ун яшьлек малайның да, алтмыш яшьлек агайның да, утыз яшьлек сылуның да, җитмеш яшьлек апаның да кулында – гармун! Сәхнәгә чыгып, «Наласа авылы» көен уйнап җибәрделәр. Телсез калдык! «Афәрин! Чып‑чын артистлар сез!» – дип, кул чаптык. Арадан бер агай:
– Без инде үзлегебездән өйрәндек. Бер нота белмичә дә гармунда уйныйбыз. Менә яшьләр үсеп килә – алар профессионаллар булачак», – диде.
Чынлап та, Наласаның үсмер малайлары гармунда уйнарга үзлектән өйрәнми икән. Биредә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Тулы бер музыка мәктә бе кебек ул: баяннан тыш фортепиано, сольф е д ж и о д ә р е с л ә р е дә керә. Баян классының укытучысы – Булат Сафиуллин Наласада туып‑үскән егет.


Яңа бакча бинасы тиздән кулланылышка тапшырылачак.

– Мине гармунда уйнарга Миңнегөл Әхмәдуллина өйрәтте, – диде ул. – Аннары Арча педагогия көллиятенең музыка факультетына укырга кердем. Кулга диплом алып, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, биредә эшли башладым.
Бүген Наласаның ун баласы баян классында укый икән. Дәресләрдән соң, Наласа урта мәктәбендә җырлы‑биюле яңа тормыш – сәнгать мәктәбе дәресләре башлана.
– Баян, нигездә, ир‑атлар уен коралы санала, – диде Булат Сафиуллин. – Бездә дә шулай ул – миндә укучы 10 баланың берсе генә кыз, калганнары малайлар. Кызлар күбрәк вокал белән кызыксына. Гитарада уйнарга йөрүчеләр дә бар. Курайны да бик яраталар.
«МИРАС»ЛЫЛАР
Мәктәп укучылары сәнгать мәктәбенә йөрсә, урта буын, өлкәннәр Наласа мәдәният йортында эшләп килүче «Мирас» ансамблендә шөгыльләнә. Аның җитәкчесе – Наласа авылы килене Чулпан Сабирова.
– Ансамбль мин эшли башлаганчы да булган, әмма берничә ел туктап торган, – диде Чулпан. – Шулай да халыкны җыю бик авыр булмады. Башта гармунчылар белән район күләмендә уздырылган төрле конкурсларга бардык. Репетицияләр ясаганда туганлашып ук беттек.
Шунысын да әйтим: ансамбльгә йөрүчеләр җырлый да, бии дә. (Безгә дә җырлап күрсәттеләр). Гомумән, биредәге халык шаккаткыч: фотога төшәргә, җырларга, гармунда уйнарга, дисеңме, һич кенә дә тартынып тормыйлар.
Биредә балалар җыр‑моңга кечкенәдән тартыла, Мөнир Сабиров та – әнә шундыйлардан. Мәктәпкә кергәнче үк, тальянда уйнарга өйрәнә башлаган ул.
– Авылда гармун уйнаучылар бик күп иде, – диде Мөнир абый. – Аларга кызыгып, мин дә кулга гармун алдым. Тик барыбер гармунда гына уйнап үсмәдек, футболы да, башкасы да калмады бездән. Хәзерге балалар бәхетле, нотаны белеп, дөрес уйныйлар. Гомер буе нота өйрәнергә кызыктым, тәки булмады инде. Хәер, әле безнең балаларга да эләкмәде ул.
– Улыгыз да гармунда уйный икән. Аны сез өйрәттегезме? – дим.
– Юк, аерым өйрәтеп утырганымны хәтерләмим. Өйдә гармун булгач, вакыт булганда, кулына алгандыр. Эштән кайткан чагыма: «Әти, кара, мин бу көйне өйрәндем», – дип әйтә иде. Мактап куясың да, шуның белән шул. Үсеп килә торган буынга өмет зур – танылган баянчылар булсыннар, дим. Ә безгә авыл, район сәхнәсе дә бик җиткән инде...
Ансамбльгә йөрүчеләрдән «Наласа авылы» көенең тарихы турында сораштым. Бактың исә, аның авторы һәм ничәнче елда язылганы билгеле түгел икән. Телдән-телгә күчеп, халык җырына әйләнгән көй ул. Биредә бер генә нәрсәне анык әйтеп була: Наласада гел гармун уйнаганнар. Әлеге уен коралы бик сирәк йортларда гына булмаган. Хәзер дә шулай ул. Уйнамасалар да, кадерле истәлек яки матурлык өчен булса да тора.









«МИЛЛИОНЕР КОЛХОЗ ИДЕК»
Авылның хөрмәтле кешесе – Таһир Җәләлетдинов белән дә очраштык. Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары алган атаклы «Октябрь» колхозының баш инженеры булган ул. Бүген Таһир агага 89 яшь. Улы, килене, оныклары белән туган нигезендә матур картлык кичерә.
– Мин бәхетле – гомерем туган авылымда узды, – диде Таһир ага. – 1946 елда 7 нче классны тәмамладым. Аннан колхозда эшләдем. Башкаларга караганда гәүдәлерәк идем. Кытайдан шикәр капчыклары килә иде, 80 килолы капчыкларны иңбашыма куеп ташыдым. И, мин эшләмәгән эш калмады: җир дә сукаладым, чәчү дә чәчтем. Унсигезем тулгач, армиягә алдылар, өч ел ярым Мәскәү янында хезмәт иттем. Шуннан кайткач, Васильево бистәсендәге урман хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Казанга эшкә чакырганнар иде, бармадым. Әти безнең сугыштан кайтмады, шуңа да әни өчен зур җаваплылык тойдым.

Наласа Мәдәният йортында эшләп килүче «Мирас» ансамбле.

Таһир Җәләлетдинов яраткан шөгылен хәзер улы Тәлгатькә, оныкларына тапшырган.
Хәтерлим: «Мин колхозга эшкә кайтам», – дигәч, әни шатлыгыннан елап җибәрде. Гаиләдә дүрт бала үстек, әни сүзе закон булды. Гомер буе эчмәдем, тартмадым, чөнки әни шулай кушты...
Авылның аксакалы белән гармунчылар турында да сөйләштек. Таһир ага үзе гармунда уйнамаган, гәрчә өендә бу уен коралы булса да.
– Без үскәндә авылның түбән башында Шәһми атлы бик атаклы гармунчы бар иде. Аның энесе дә шәп уйнады. Тагын Миңнегали дигән егет тә яхшы гармунчылар рәтендә йөрде. Мин дә, улым Тәлгать тугач, гармун алып кайтып куйдым. Мәрхүм әти дә бик оста гармунчы булган, тальянда уйнаган, әти кебек булдырасы килде. Тик барыбер гармунда уйнарга өйрәнмәдем. Хәзер шуңа бик үкенәм. Тәлгать алты көй өйрәнде дә туктады. Югыйсә, без җыр‑моңга гашыйк кешеләр. Урман хуҗалыгы техникумында укыганда оста итеп биергә өйрәндем. Җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга бик яраттым. Колхозда эшләгәндә, трактор белән күрше авылларга барып, театр да куеп йөрдек.
«Октябрь» миллионер колхоз исәпләнгән. Шуңа да Наласада тормыш, башка авыллар белән чагыштырганда, күпкә алдынгырак булган. Колхоз җитәкчелеге үз эшчеләренә йортлар салып биргән, районда беренче булып газ керткән һ.б. шундый уңайлыклар тудырган. Бу эшләрдә Таһир аганың да өлеше зур.
– Колхоз рәисе белән бик тату эшләдек, – дип сүзен дәвам итте тыл ветераны. – Хуҗалык зур, эшчеләр күп ул чакта. Мөгезле эре терлекнең баш саны меңнәр белән исәпләнә иде. Аларга ашатырга азыкны әзерләргә дә, халыкны кайгыртырга да кирәк. Димәк, техника, ягулык белән проблема булырга тиеш түгел. Гел юл йөрүдә булдым.
Таһир ага сөйләгәннәрдән аеруча бер сүз истә калды: әҗәткә алып‑биреп тору гадәте булган. Бернинди документсыз, сүзгә ышанып кына, фәлән мең акчалар белән эш иткәннәр.
– Ә алдасалар яки әҗәтне түләмәсәләр? – дим.
– Юк, бер алдау да булмады. Без бит бер-беребезне беләбез. Ул чакта кешеләр эчкерсез, гади иде.
Ул да түгел, Таһир аганың оныгы Назыйм да кайтып җитте. Наласа урта мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмамлаган. Көрәшче егет. (Гармунчылардан кала, биредә көрәшчеләр дә күп). Назыйм әти-әнисенең уң кулы икән. Дөрес, хәзергә егет имтиханнарга әзерләнә.
– Рус теле, информатика, математикадан БДИ тапшырачакмын, – диде ул. – Сыйныфтагы барлык егетләр дә югары белем алырга планлаштыра.
Сөйләшүгә Таһир ага кушылды:
– Унөч оя кортыбыз бар, хәзер аларны балалар карый. Әйдә, күрсәтәм, – дип, умарта ояларын күрсәтергә булды.
Баксаң, Җәләлетдиновлар күп еллар умарта тота икән. Таһир ага яраткан шөгылен хәзер улы Тәлгатькә, оныкларына тапшырган.
– 2015 елда миңа инсульт булды, – диде тыл ветераны. – Аңа кадәр егетләр кебек идем. Алай да кортлар янына көн дә чыгам. Әле менә сез килгәнче, яңа рамнар ясап ята идем...
«БЕРСЕННӘН БЕРСЕ КҮРЕП ТӘ, ЯШЬЛӘР АВЫЛДА КАЛА»
Авыл белән танышуыбызны дәвам итеп, Наласа урта мәктәбенә юнәлдек. Дөресрәге, биредә урнашкан авыл тарихын яктырткан музей кызыксындырды безне. Аны Наласа урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Хәсәнова җитәкли. Менә ул нәрсәләр сөйләде:

– 2008 елда җәмәгатьчелек советы төзелде. Һәм шул вакытта өч төрле максат куелды: авыл музеен булдыру, китап бастырып чыгару һәм Наласа турында фильм төшерү. Шуны гына әйтәм: боларның барысы да бүген үтәлде. Ә беренче булып музейны эшләп чыктык.
2012 елда Наласаның 500 еллык юбилеен үткәргәннәр, Мәскәү кунаклары да булган. 500 ел дигәндә, бу – шартлы сан. Бәлки, авыл тагын да борынгырак елларда оешкандыр, моңа төгәл генә җавап юк. Ә менә аннан да соңрак булырга тиеш түгел икән. Ни өчен дигәндә, моңа дәлилләр бар:
– Аерым чыганаклардан күренгәнчә, Арчаның үзенә 800 ел тирәсе, – дип сүзен дәвам итте Айгөл Хәсәнова. – Наласа аннан әллә ни ерак түгел, бәлки, безнең бабайлар биредә шул чакларда ук яшәгәндер. Тәгаен 500 ел дип курыкмыйча әйтәбез, чөнки XVI гасырның икенче яртысына караган кабер ташы бүген дә сакланган. Зират янында андый ташлар икәү, берсенең язуын укып булмый. Менә шул бер таштагы язуга нигезләнеп, авылда 500 ел элек үк кеше яшәгәнлеген билгеләдек тә.







...Кимендә биш гасырлык тарихы булган Наласаның киләчәге матур булачак, моңа һич кенә дә шикләнмим. Авылда үз эшен башлаган эшмәкәрләр, фермерлар ике дистәдән артык. «Эше барның ашы бар», – ди безнең халык. Димәк, халык акча эшләү максатыннан, читкә чыгып китмәячәк.
Наласаның тагын бер тәҗрибәсе кызык тоелды – биредә үзсалым акчасын аерым елларда 3 мең сум итеп җыйганнар. Шуның хисабына авыл буенча барлык юлларга таш түшәп (ә ул ун чакрымга җитә), чишмә, коеларны яңартып чыкканнар.
Авыл җирлеге башлыкларын сирәк мактыйбыз (авыл өчен эшләү аларның вазыйфасы бит). Тик Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова турында әйтми кала алмыйбыз – халык белән уртак тел тапкан ул. Җирлекнең унҗиде яшь гаиләсенә, торак салу өчен дәүләт бирә торган субсидия алырга ярдәм иткән. Урамда кем очраса да, һәр кешенең хәлен, нинди проблемасы барын әйтеп бирә.
– Даими рәвештә яшьләр белән очрашып, җыелышлар ясыйбыз, – диде Илфира Шакирова. – Авылга нәрсә кирәк, алга таба нишләргә? Яшьләргә торак салу, дәүләт бирә торган башка субсидияләрне ничек алырга – барысы хакында да фикерләшәбез. Берсеннән берсе күреп тә, яшьләр авылда кала. Өчәр, дүртәр балалы гаиләләр шактый. Һич арттырып әйтү түгел, бүген шәһәргә караганда авылда тормыш башлау күпкә җиңелрәк, чөнки дәүләт ярдәме бар. Дөрес, моны бөтен җирдә күреп, аңлап бетермиләр әле.

Гөлнара һәм Рәзих Хәлиуллиннар, яшь гаиләләргә торак салу өчен дәүләт бирә торган субсидия алып, өр‑яңа йорт салып чыкканнар.


ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Тарихчылар Рәшит Галләм һәм Марсель Әхмәтҗанов Наласа авылы тарихын архивларга барып өйрәнде. Архив документларына таянып, шулай ук телдән‑телгә күчеп килгән риваятьләр буенча әйтергә була: авылның тарихы Нократ буендагы Нолинск шәһәренә барып тоташа. Картадан карасак, анда Ноли елгасы барлыгын күрербез. Безнең әби-бабайлар шунда яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, елга буендагы җирле халык, чукындырудан качып, биредәге җирләргә килеп урнаша. Һәм алар яңа җиргә дә Нолига аваздаш исем бирәләр. Бу якларда урманнар үскән. Хәер, нигездә, яңа авыллар урманы, суы булган җирләрдә оешкан. Наласа да искәрмә түгел.
Айгөл Хәсәнова, Наласа урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий