Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Олы йөрәкле Түбән әлки

Олы йөрәкле Түбән әлки

Яңа ел алдыннан иң тугры укучыларыбыз янына – Әлки районына барырга булдык. Күптәнге дуслык безнең – «Татарстан» журналын биредә укыйлар, яраталар. Районның иң зур авылларыннан берсе – Түбән Әлкигә юл тоттык.

28 декабря 2021

 
ХАТ ТАШУЧЫ ЮК
1920 нче елларда Түбән Әлки волость үзәге булып торган. Районга Әлки атамасы бирелүне шуңа бәйлиләр. Ә 1937 елда район үзәге Базарлы Матакка күчерелә.
Түбән Әлки җирлегенә дүрт авыл керә – Югары Әлки, Урта Әлки, Татар Суыксуы һәм Түбән Әлки. Соңгысы админстратив үзәк булып тора. Биредә 1103 кеше яши, 275 йорт бар.
Без килгәндә авыл җирлеге идарәсе бинасында ремонт бара иде. Ул чынлап та начар хәлдә. Ә менә шул ук бинада урнашкан китапханәгә узган ел косметик ремонт ясаганнар.
– Ремонтны авыл кешеләре, үзәк китапханә ярдәме белән башкарып чыктык, – диде китапханә мөдире Рамилә Гайнетдинова.
фото 1
Авыл җирлеге идарәсе урнашкан бинадан кала, Түбән Әлкинең мәдәният йорты да аяныч хәлдә. Дөресен генә әйткәндә, шундый зур авылда халык өчен кирәкле урыннарның мондый хәлдә булуына бераз аптырадык та. Кечкенә авылларда да күпфункцияле заманча үзәкләр төзиләр, ә монда...
– Без дә яңа бина булыр дип көтәбез, һәрхәлдә, программага кердек инде, – диде Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев.
Халык өчен мөһим социаль биналар капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ булса да, Түбән Әлкидә бик яхшы урта мәктәп бар. 113 укучысы булган, данлыклы белем үзәге ул. Тагын сөендергәне – авылда йортлар берсеннәнберсе матур, кеше яшәми торган ташландык нигезләр юк диярлек. Дүрт кибет, яңа ФАП – кыскасы, болары күңелне җылытты.
Ремонт барган авыл җирлеге бинасына Илдус абый Мусинны чакырганнар иде. Түбән Әлкидә туып, Чаллы шәһәрендә укытучы булып эшләгән, хәзер инде туган авылында гомер итүче мөхтәрәм кеше икән.
– Түбән Әлкигә кайтканыма ун елдан артык, – диде ул. – Әнием 101 яшькә кадәр гомер кичерде. Аңа туксан тулгач, төп йортка күченеп кайткан идем. Шуннан бирле рәхәт яшим – умарта тотам, бакча, тавык-чебеш... Әни йөз яшенә кадәр бал кортларын карарга булышты.
– Сез үскәндә авыл зур идеме?
– Зур. Хәер, ул хәзер дә кечкенә түгел. Тик безнең чакта балалар күп иде. Мисал өчен, 1976 елны ун классны тәмамладык. Җитмеш алты укучы чыктык. Үзе бер мәктәп бит. Без үскәндә өчәр параллель сыйныф – икесе татар, берсе рус классы була иде.
– Авылда татарлар гына яшәмәдемени?
– Татарлар, тик кайбер ата-аналар, балаларын русча укытасы килеп, күрше авылга йөртә иде. Шуңа күрә 1967 елда рус сыйныфлары ачылды.
1970 нче елларда Түбән Әлкидә «Сельхозтехника» оешкан. Әлеге оешмага бөтен тирә-яктан эшкә килгәннәр. Нәтиҗәдә, аларның кайберләре авылда яшәргә төпләнеп калган. Шулай ук биредә машинатрактор, комбайннар ремонтлау паркы да эшләгән.
1990 нчы еллар башында «Сельхозтехника» җитәкчесе Мөдәррис Хәйретдинов эшчеләр өчен йортлар салдырган. Алты‑җиде ел эчендә Түбән Әлкидә дүрт зур яңа урам барлыкка килгән. Бирегә күбрәк күрше авыллардан килеп урнашканнар.
– Яңа урамга килүчеләрне җирле халык ничек кабул итте? – дим.
– Бик әйбәт кабул итте, – ди китапханәче Рамилә Гайнетдинова. – Бездә халык ачык, гади. Өстәвенә, килүче гаиләләр ят кешеләр түгел иде – ире, яки хатыны «Сельхозтехника» хезмәткәре. Без аларны бүлмәдек, беренче көннән үк үзебезнекеләрдәй якын иттек.
Түбән Әлки авыл җирлегендә бер хәбәр әйтеп шаккатырдылар – шундый зур салада почта таратучы юк икән! Алай гына да түгел, почта җитәкчесе дә булмый торган.
– Инде почта җитәкчесенә кеше таптык. Бер хатын‑кызны да почта таратырга күндердек, моңа бик сөендек, – диде җирлек башлыгы Фәрит Садриев.
фото 2
– Шундый зур авылда бу эшкә кеше табып булмый. Хәер, сәбәбен барыбыз да беләбез – хезмәт хаклары аз. Почта таратырга ике кеше кирәк, әле менә берсен генә таптык. Икенчесен эзләү белән мәшгульбез. Хәлдән килгәнчә үзебез дә ярдәм итәрбез, дип әйтеп карыйбыз, тик ризалашучы юк әлегә...
АВЫЛ ЭЧЕНДӘГЕ БИСТӘ
«Cельхозтехника» гөрләп эшләгән чорда салынган дүрт урамны да карап килергә булдык. Җирле халык аны «бистә» дип йөри. Югыйсә күрше урам гына ул. Кирпечтән салынган ике яклы йортлар икән. Дөрес, аларны хәзер матурлап тышлап та куйганнар. Капкалар да төрле итеп ясалган, төсле, бизәкле. Күңелгә хуш килгәне – урамнары киң, юллар төзек. Йортларның яше бер тирә, шуңа да монда иске, яңалары юк, бертуганнар кебек, «күлмәкләре» генә төрле.
Әлеге йортларның берсендә яшәүче Гөлүсә Фассахова янына кердек. Беренчедән, йортларның эчен күрәсе килде, икенчедән, хуҗабикәне бик уңган, диделәр.
– Гөбәдия, бәлешләрем пеште, әйдәгез, әйдә, – дип елмаеп каршы алды Гөлүсә апа.
Йорт тулы гөлләр, бәйләнгән урындык, карават япмалары – барысы да Гөлүсә апаның матурлык яратуы турында сөйли. Хәтта Коръән китабына да тышлык бәйләгән ул.
фото 3
Хуҗабикә ире Әмир абый белән ике ул үстергән. Олы уллары хәрби юлны сайлаган – бүген гаиләсе белән Абхазиядә яшиләр. Кече уллары да башлы‑күзле булган. Узган ел килен төшергәннәр.
– Гомер буе диярлек кибетче булып эшләдем, – диде Гөлүсә апа. – Хәзер инде өйдә генә, Әмир эшләп йөри әле. Мал‑туар асрыйбыз, кош‑корт тотабыз, эш җитә, Аллаһка шөкер. Катыгын, кортын ясыйм. Менә сезгә дә әзерләп куйдым әле, авыз итәрсез.
Гөлүсә апаның кул эшләрен күреп шаккаттык. Шәл, арка җылысы, башмак, бияләйләр – әллә нинди матур үрнәкләр белән бәйләнгән.
фото 4
фото 5
– Болай бәйләргә кайчан өйрәндегез? – дим.
– Бәйләүне мин бала вакыттан ук яраттым. Ыргак белән бәйләүгә гел кызыга идем. Кеше күрмәгәндә чорма башына менеп, иске ыргак белән бәйли идем. Күрсәләр, җепне әрәм итәсең, дип әйтүләреннән курыктым. Зур ыргак сорау турында сүз дә юк. Шулай да әни берсендә минем бәйләүне күрде. Кызым, күзләрен арттырып барырга кирәк, дип, эш тәртибен аңлатты. Ә әти яңа ыргак ясап бирде. Шулай итеп алты‑җиде яшьләремнән чынлап торып бәйли башладым. Ул чакта күбрәк оекбаш, бияләй, идәнгә җәймә бәйли идем.
Гөлүсә апа күңелендә бүген дә бер хатирә яши. Математика укытучысы дәрескә бик матур бизәкле жилет‑арка җылысы киеп керә. Ул көнне кызның күзенә ак‑кара күренми, игътибары фәкать теге киемдә була – бизәкләрен өйрәнә. Үзенә дә шундый матур жилет бәйләп киясе килә!
– Без җиде бала, мин бишенчесе, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Сеңлем, кияүгә чыкмый тор, аннары безгә бәйли алмассың, дияләр иде. Әти -әниләр, барлык туганнарны бияләй, оекбашлы иттем. Бармаклы бияләйләргә исемнәр яза идем. Балалар үскәндә дә калын кофталар, арка җылылары – барысын да бәйләдем. Кулга инә тотмаган көннәр сирәк булды. Хәзер дә шулай. Әле менә, Аллаһ боерса, туачак оныкчыгыма комбинезон бәйлим.
«Сельхозтехника» салган йортлар дигән идем бит. Бактың исә, мондый йортлар бирелүенә халык бик сөенгән. Суы, газы кергән, бик заманча торак саналган ул. Шунда ук мал асрар өчен сарае да булган, тугыз сутый бакча, кыскасы, тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Тора‑бара халык бу йортка янкорма да салып куйган. Нәтиҗәдә, аш бүлмәсе, бәдрәф өчен яңа урын барлыкка килгән.
– Без монда 1991 елда күчендек, – дип сөйләде Гөлүсә Фассахова. – Ирем Урта Әлкинеке, без башта шунда яшәдек. Ул «Сельхозтехника»да эшләде. Туксанынчы елларда тормыш авырайды, ә биредә барысы да элеккечә калды. Бик күңелле яшәдек без, алтмышлап яңа йорт иде, йөз егерме гаилә дигән сүз бу. Барыбызның да балалар бер тирә яшьтә иде. Урам тулы бала-чага, бергә уйнадылар, мәктәпкә бардылар. Түбән Әлкине бик яраттым, эше дә булды, урта мәктәбе дә гөрләп эшләде. Безне монда алып килгән өчен язмышыма бик рәхмәтлемен.
Гөлүсә апаның өе тулы гөл дигән идем. Җәен бакчасы да шау чәчәктә утыра икән. Аеруча яраннар ярата хуҗабикә. Ул аларның төрен, исәбен дә санамый – бик күп.
– Яраннарны бакчадан казып алам да, идән астына төшереп куям, - диде Гөлүсә апа. – Аның хәтле гөлне тәрәзә төпләренә сыйдырып бетереп булмый.
– Идән астында яраннар корымыймы? – дим.
– Юк. Дөрес, сабаклары нечкә була инде, аннары кояшка чыккач рәтләнә ул. Идән астына ике атнага бер төшеп су сибәм.
ЗАВОД ДИРЕКТОРЫ
Кем әйтмешли, авыллар буенча сәфәрләрдә йөргәндә, төрлесен күргән бар, әмма Түбән Әлкидәге кебек шәхси эшмәкәрне очраткан юк иде әле! Шәйхетдиновлар авыл башында чын завод төзеп куйган. Мондагы корылмаларны күргәч, аптырып, гаҗәпләнеп куясың. Техниканың исәбе-хисабы юк...
фото 6
Завод хуҗасы – шушы авылда туып‑үскән Дамир Шәйхетдинов. Эшмәкәр кайчандыр абыйсы Альберт белән эшли башлаган. Дөрес, алар бүген дә бергә, тик исәп ‑хисап счетларын аерым алып баралар.
– Балалар үсте, аларны да кул арасына кертергә кирәк, – диде Дамир Шәйхетдинов.
Бүген эшмәкәрнең кул астында йөз егермегә якын кеше эшли, шуның яртысы Түбән Әлкинеке, калганнары күрше авыллардан. Абыйсы Альбертта исә җитмешкә якын кеше хезмәт куя икән.
– Эш төп өч юнәлешкә бүленгән, – диде Дамир Шәйхетдинов.
фото 8
– Беренчесе – сөтне халыктан җыеп, заводка җибәрү. Икенчесе – көнбагыш мае җитештерү, өченчесе – цементтан бетон ясау.
Иң гаҗәбе – эшкуар булганына канәгать булып кына утырмый. Киләсе елга сөт эшкәртү цехы ачарга хыяллана. (Проектлар ясалган инде, бинаның бер өлеше әзер.) Шулай ук көнбагыш маен да шешәләргә тутырып кибетләргә чыгара башлаганнар. Әлегә кадәр майны күпләп сатып алучыларга тапшырганнар.
фото 7
– Сөтне кечкенә машиналар белән халыктан, фермалардан җыябыз да, цехка алып кайтабыз, – диде хуҗа кеше. – Биредә сөттән кызлар анализ ала, махсус лабораториябез бар. Шунда эшләүче кызлар сөтне майлылыгы, антибиотикка һәм башка күрсәткечләре буенча тикшерәләр. Шуның нәтиҗәләре буенча, зур машиналарга төяп, сөтне төрле җирләргә озатабыз. Башкортостанга кадәр китә.
Хуҗа белән цехларны карап чыктык. Көнбагыш маен ясый торган заводта (Әйе, нәкъ шулай, фәлән миллионлык чит ил җиһазлары тора. Беренче җайланма көнбагыш орлыгын кыса, икенчесе барлыкка килгән майны судан арындыра, өченчесе чистарта...) әле дә төзелеш эшләре бара – зурайталар. Сөт цехында да үзгәрешләр – анализлар алу өчен якты, заманча кабинетлар. Тик игътибарны, җиһазларга караганда, мондагы чисталык җәлеп итте – тегендә дә, монда да бөтен әйбер ялт иткән. Җитәкче яшерми:
– Чисталык, һәр әйбернең урынында булуы минем өчен беренче урында. Хезмәткәрләремнән дә шуны таләп итәм, – диде.
Ә цементтан бетон ясау эше әлегә туктатылган – салкында моның белән шөгыльләнеп булмый, ягъни бу сезонлы эш.
Шәйхетдиновлар эшне 1998 елны алтыга ун метрлы гади бер гараждан башлаган. Техника ремонтлау белән шөгыльләнгәннәр. Шуннан халыктан сөт җыю эшенә алынганнар. Соңрак КАМАЗлары белән көнбагыш ташый башлыйлар. Нәкъ менә шул вакыт сыек май ясау теләге туа да...
– Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, ике ай бер шәхси оешмада эшләдем. Шунда үземә: «Тукта, Дамир, ни өчен кешегә эшләп йөрисең? Башкалар булдырганны нигә син эшли алмаска тиеш?» – дидем. Әнә шуннан авылга кайтып, абый белән үзебезгә эш башларга карар кылдык. Нәфес ашаганда уяна – төрле өлкәдә эш башлап карадык, һәм базарны дөрес тоемлаганбыз булып чыкты.
Дамир Шәйхетдиновның гаиләсе ишле – ике кыз, бер ул. Алар Казанда яши. Ә ул көн саен диярлек гаиләсе янына башкалага кайтып йөри. Иң кызыгы – абыйсы Альберт та шулай шәһәр белән авыл арасында яши икән. Туганнарның Түбән Әлкидә дә йортлары янәшә, Казанда да.
– Тора‑бара авылга бөтенләй кайтырбыз дип уйлыйм, – ди эшкуар. – Алтмыш яшьтә көн саен тегендә-монда йөреп булмас. Хәер, шимбә, яллар, каникуллар – хатын, балалар да монда. Төп нигезгә йорт салдым. Аллага шөкер, әниебез исән-сау, җитмеш биш яшен тутырды. Кайчан кайтып керсәм дә, чәй кайнаган, аш пешкән, бик рәхәт.
...Менә шулай яшәп була бит, дип кайттык Түбән Әлкидән. Горурланып, алар өчен сөенеп. Ни өчен горурлыкмы? Үзебезнең егетләр бит, юктан бар иткәннәр. Сөенечме? Әлбәттә. Гади халык эшсезлектән интекми, монысы бик мөһим.
IMG_5948
IMG_6180


ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН:
Илдус Мусин, лаеклы ялдагы мөгаллим:
 
– Әлки авылына кайчан нигез салынган дигән сорауга бер генә чыганактан да төгәл җавап тапмадым. Чама белән XVII гасыр дип карарга кирәктер. Авылның атамасы белән бәйле төрле риваятьләр бар. Шуларның берсе – бабайлар авылга Әлки (Галикәй) исемле кеше нигез салган дип сөйли иде. Без күбрәк шушы вариантка таянабыз. Әлки – борынгы һәм интернациональ исем. Мәсәлән, казахларда Әлкиев фамилиясе, Иделнең унъяк ярында русча бозып әйтелүче Алкино шәһәрчеге бар.
Автор: Руфия Фазылова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: