
Тарихлы, серле Олы Кариле
Татарстанда искитмәле гүзәл урыннар бар, матурлык эзләп диңгезгә барасы да түгел. Кама Тамагы районына сәфәргә чыккач, шулай дип сөйләшеп бардык.
02 сентября 2019

«ӘЙДӘ, КАРАЛЕ БАБАЙ ЯНЫНА!»
Олы Кариле заманында районның иң зур авылы саналган. Мондагы эш урыннарын санап китсәң... Урманчылык идарәсе, участок хастаханәсе, сөт‑май комбинаты, йон тетү цехы, пекарня, тегермән. Моңа өстәп, райпо кибетләр челтәренең үзәге дә Олы Кариледә булган, миллионер саналган колхоз, почта бүлекчәләренең үзәге һ.б. уңайлыклар. Бүген, кызганычка, болар инде юк – хастаханә урынына ФАП эшли, колхозны агрофирма алыштырган. Калганнары заман шаукымына каршы тора алмаган, дистә еллар элек үк ябылган. Халык бигрәк тә хастаханәне сагына.
– Хәтта хатын-кызлар бәбине дә үзебездә таба иде. Өлкәннәр өчен дә ул – бер дигән урын, барып системалар куйдырып, рәхәтләнеп дәваланып кайта идек. Бөтен күрше‑тирә авыллар да безгә йөрде, – дип сөйләделәр авылда.
Әйе, Олы Кариледәге кебек комплекслы хастаханәләр совет заманында һәр районның зур авылларында бар иде. Шунда теш тә дәвалыйлар, башка медицина ярдәме дә күрсәтәләр. Тик бүген андый үзәкләрнең күбесе ябылып бетте. Кама Тамагы районы да искәрмә түгел. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында моны: «Район үзәгендәге хастаханәләр заманча дәвалау аппаратлары белән җиһазландырылган, халык югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме алырга тиеш», – дип аңлаталар.
Бүген Олы Кариледә 376 кеше яши, 127 хуҗалык бар. Мәктәп яшендәге балаларның саны – 40, ә балалар бакчасында 9 бала икән. Бүгенге вазгыять белән чагыштырганда, авыл өчен бу бик начар сан түгел үзе. Шулай да заманында Олы Кариле мәктәбендә 500 бала укыганын исәпкә алсак, уйланырга була. Бүген мәктәптә 70 укучы белем ала. (Тагын өч авылдан йөреп укыйлар.) Җирлеккә, Олы Карилене санамаганда, өч авыл – Чаллы, Кече Кариле, Бәби керә.
Олы Карилегә баргач, берничә җигүле атны очраттык. Биредә атлар күп икән, утыз баштан артык исәпләнә. Халык алар белән басудан печәнен, саламын ташый, җирен эшкәртә. Ир‑атлар үз атлары белән фермада эшли. Сыерлар саны да шактый – 115 баш.
– Авылда барлыгы 376 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, – диде Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин. – Халык нигездә шул терлекне асрап көн күрә.
– Фермер булып теркәлеп эшләүче гаиләләр юкмы? – дим.
– Бар, бер гаилә. Барып килербез. Әйдә әле, башта Карале бабай янына барып килик.
Кызык, авыл исеменә бәйләп кушканнар икән. Кем икән ул Карале бабай, дип уйлап куйдым.
Җиде-сигез йортлы урамга кердек, шуның икесендә генә кеше яши икән.
– Йортлар кими шул, – диде Фарук абый.
– Күп авылларга хәзер шә-һәрләрдән күченеп кайталар. Сезгә дә кайтучылар юкмы? – дим.
– Бар. Кайткалыйлар. Әле менә Үзбәкстаннан балалары белән өч гаилә кайтты. Тәртипле кешеләр. Мәчеткә дә йөриләр.
– Килеп җиттек, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Кунакларны еш кына монда алып киләбез.
Бер каберлек янына тукталдык. Бактың исә, бу Карале бабай каберлеге дип атала икән. Ташны тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Ташка уелган язулар да бар, тик аларны укып кына булмый.

Кабер ташы янында Карале бабай истәлегенә зур гына тагын бер истәлек ташы тора.
– Күрше авыл егете, тарихчы Җәүдәт Миңнуллин да укып карады, – диде Фарук абый. – Таш бик борынгы булу сәбәпле, аерым хәрефләрен генә таный алды.
– Ә алайса ташның Карале бабайныкы икәнен каян беләсез? – дим.
– Бабайлар шулай сөйли иде. Аларга бабалары күрсәтеп калдырган. Авылга нигез салучы кеше менә шушында күмелгән, диеп. Һәрхәлдә, без моңа ышанабыз.
– Ташка ничә гасыр дип уйлыйсыз?
– XVI гасырда куелган – шулай исәпләргә кирәк, диделәр. Кариле авылы Казан ханлыгы җимерелгәннән соң барлыкка килгән булырга тиеш.
Кабер ташы янында Карале бабай истәлегенә зур гына тагын бер истәлек ташы тора. Анысын 1992 елда Казаннан авылга кайтып йөрүче Әһлиулла бабай эшләткән. Хәзер инде мәрхүм икән. Ә исән чагында ул Карале бабай каберлегендә еш булган.

Ачык һавада музей эшләү – авыл мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин инициативасы булган.


АЧЫК ҺАВАДАГЫ МУЗЕЙ
Олы Кариледә тагын бер кызыклы урынны күрсәттеләр. Быел авыл мәдәният йорты каршысына ачык һавадагы музей эшләп куйганнар. Хәер, аның исеме бар: «Крестьян» музее. Авыл тормышын белмәгән кеше мондагы экспонатларны күргәч, аптырап та калырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, биредә булган эш кораллары, өй кирәк-яракларының күбесе инде кулланылышта юк: уфалла арбасы, мичтән таба ала торган табагач, күмер ала торган кыскычлар, шикәр ваткыч, май атлый торган кисмәк белән тубыл, кер юа торган тукмак, йон эрли торган җайланмалар, тагын әллә ниләр...
Ачык һавада музей эшләү – авыл мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин инициативасы булган. Тынгысыз җанлы бу кеше гомере буе балаларга белем биргән, мәктәп директоры булып та эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, мәдәният йортын җитәкли башлаган.
– Нигездә, безнең якларда халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән бит, – диде Илсур абый. – Заман алга киткән саен кул хезмәте акрынлап кими барган. Шуның өчен бүгенге яшь буын аларны белми дә. Мәктәп директоры булганда, «Туган якны өйрәнү» музее эшләгән идем. Мондый эшләрне яратам. Менә мәдәният йортында да шундый урын булдырасы килде. Санаулы көннәр эчендә экспонатларны тупладым. Монда күбесе үзебезнең авылда кулланылган эш кораллары. Бер- берсеннән күреп, авыл кешеләре аларны үзләре үк китереп бирде.
– Кышка нишләтәсез музейны? Экспонатларыгыз кар астында калып әрәм булмасмы? – дим.
– Урын табылыр, дип уйлыйм. Район администрациясе вәкилләре дә музейны күреп китте. Хәл итеп бетерербез, диделәр.
Олы Кариле мәдәният йорты Сабир Өметбаев исемен йөртә. Бу да Илсур абыйның тырышлыгы нәтиҗәсендә булган.
– Ни өчендер Кама Тамагы дигәч, Туфан ага Миңнуллинны гына телгә алалар, – диде әңгәмәдәшем. – Ә бит безнең авылдашыбыз, атаклы режиссер, Минзәлә дәүләт театрына нигез салган күренекле шәхесебез – Сабир Өметбаев та бар. Туфан абый истәлекләрендә язып калдыра: «Мине театр дөньясына Сабир абый алып керде», – дип. Үзем эшләгән вакытта Олы Кариле урта мәктәбенә Сабир Өметбаев исемен бирдертәсем килде, тик барып чыкмады. «Ул режиссер, эшчәнлеге мәктәп белән бәйле түгел», – диделәр. Инде менә мәдәният йортында эшли башлагач, теләгемә ирештем. Без бүген рәсми рәвештә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сабир Өметбаев исемен йөртәбез.
Мондый мәртәбәле исемне йөрткән мәдәният учагында театр да эшли икән. (Башкача була да алмыйдыр!) Авыл халкы, араларында яшьләр күбрәк, кичләрен репетицияләргә җыела. Спектакль белән авылларга да чыгалар. Республика күләмендә узган конкурсларда катнашалар, урыннар яулыйлар.
– Халык театры исеме бирелергә тиеш безгә, менә рәсми җавап көтәбез, – диде Илсур абый.

Галимҗановлар авылның бердәнбер тәҗрибәле фермерлары.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа, – ди Зыятдиновлар.
ТӘҖРИБӘЛЕ ФЕРМЕР
Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы белән Галимҗановлар гаиләсенә юл алдык. Алар авылның бердәнбер тәҗрибәле фермерлары. Эшләрен сигез ел элек башлаганнар. Бүген инде барысы да җайланган, һәркем үз урынын белә.
– Ничек итеп фермер булырга уйладыгыз? – дигән соравыма гаилә башлыгы Мансур Галимҗанов болай дип җавап бирде:
– Агрофирмада ферма мөдире булып эшли идем. Барам, малларны ашатырга азык юк, ат җигүчеләр исерек. Аптырагач, үз балаларымны чакырып китерәм, бергә эшлибез. Эшләгәч акчасын да аларга язгаладым. Соң, бушка йөрмәсләр бит инде. Мансур малайларына да акча эшләп бирә, дип ишеткәч, кул селтәдем. Мин әйтәм, ник болай азапланып йөрим соң? Буй җиткән ир балаларым бар, хатынның энесе дә янәшә яши. Бергә‑бергә тотынсак, дидем. Менә шулай үзебезнең пай җирләрен алдык та печән чәчтек. Мал‑туар санын арттырдык. Шулай акрынлап җайга салынып китте инде...
– Беренче елны нәрсә булганын сөйлә, – дип сүзгә кушылды янәшәдә торган тормыш иптәше Сания апа.
– Нәрсә булды? – дим.
– Басуы белән печәнебез калды. Техникабыз юк, агрофирманың үз басуы, ярдәм сорап бара торган түгел. Фәлән гектар җирне кул көче белән генә чабып бетереп булмый. Менә шулай җәфаландык инде.
Бүген Галимҗановларның карамагында 200 гектардан артык җир бар. Җир эшкәртү өчен бөтен төр техниканы да сатып алганнар. Сезон вакытында үз көчләре белән чәчәләр дә, урып-җыялар да. Унлап сыерлары, шуның кадәр үк үгезләре бар.
– Сыерлар егерме баш иде, – диде Сания апа. – Узган ел сөтлебикәләрдә лейкоз авыруы чыкты, бөтен сыерларны иткә тапшырырга туры килде. Өйдә таналар бар иде, шуларны үстердек.
– Сыерларны кем сава? – дигәч:
– Үзем, – диде Сания апа. – Әле бит баш саны күп түгел, егерме сыерны да үзем саудым. Аның бер авырлыгы да юк, фермада да сыер савучы булып эшләдем мин. Өч саву аппаратыбыз бар.
Сания апа «Ана даны» медаленә лаек булган ана, биш бала табып үстергән. Аның кебекләр турында: «Баскан җирдән ут чыгара», – диләр. Фермерлык эшенең документларын да алып бара, малларны да карый, өйдә, бакчада да өлгерә...
Без барганда Галимҗановлар хуҗалыгында урак өсте иде. Һава торышы әйбәт торса, сентябрь башына урып‑җыю эшләрен төгәлләргә уйлыйлар. Быел уңыш әйбәт икән.
– Олы улыбыз өйләнеп авылда калды, – диде Мансур абый. – Күп балалы гаиләдән булганга, дәүләт аларга йорт салып бирде. Кече малай да диплом алып авылга кайтты әле. Эшчеләр күп. Мин хәзер контрольдә тотучы гына, дилбегәне балалар кулына тапшырдым.
АВЫЛНЫҢ УҢГАННАРЫ
Авылларга баргач, еш кына уңган хуҗабикәләр белән танышабыз. Кемнеңдер ишек алды тулы чәчәк үсә, икенчеләре бәйли, чигә. Олы Кариледә исә камыр ризыкларына бик оста ханым бар икән. Ул Илсур Кәримуллинның тормыш иптәше – Фирая апа. Без киләсен белеп, кабартма, гөбәдия пешереп куйган. Шуны гына әйтәм: моңа кадәр андый тәмле кабартманы ашаганым булмады!
– Заказлар бик күп, – диде Фирая апа. – Инде кайберләренә: «Эшли алмыйм», – дип тә әйтәм. Вакыт җитми бит. Әле бит кибетебез дә бар, көне буе шунда сату итәм. Камырны исә төнлә пешерәм.
Фирая апа Арча районының Яңа Ашыт авылында туып-үскән. Олы Карилегә килен булып төшкәндә унтугыз яшендә генә була ул. Тормыш иптәше Илсур абый белән дүрт малай үстерәләр.
– Аш‑суга яшьтән остамы сез? – дим.
– Юк, наным, без бит шәл бәйләп үстек. Аш‑су әзерләү әни өстендә иде. Илсур абыеңа кияүгә чыккач, камыр ризыкларын икәү бергә пешердек. Һич онытасым юк: берсендә рулет әзерләргә булдым. Камырны җәеп, варенье сыладым да, түгәрәкләдем. Хәзер вареньем ага да ага, кәстрүлдән камыр алам да, аккан җирен «ямап» куям. Шулай ялгый‑ялгый рулетым табага сыймас булды. Өстәвенә, мичтә утын да янып бетмәгән иде. Мич әзер булганын көтеп, рулетым табадан ташып чыкты. Кыскасы, ашарлык булмады ул.
Фирая апа ризык әзерләргә әнә шулай өйрәнгән. Пешереп карап. Беренчесендә килеп чыкмаса, икенче юлы уңган. Бүген ул ниләр генә әзерләми!
Олы Кариленең тагын бер тырыш ханымы – Венера Зыятдинова белән таныштык. Тормыш иптәше Илшат абый белән сигез бала үстерәләр. Иң олы балаларына – 25, кечесенә 5 яшь. Бүгенге күзлектән караганда, сигез бала табу, үстерү бер батырлыкка тиң кебек. Тик Венера апа моны бик табигый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә:
– Сигез бала табабыз дигән максат юк иде, – дип, тыйнак кына елмайды күп балалы ана. – Һәр бала үз ризыгы белән туа. Аннан мин аларны үзем генә үстермәдем. Кайнанам, кайнатам бик булышты. (Кайнанасы ике ел элек мәрхүм булган инде. – Авт.) Бала карап өйдә утырмадым, эшкә чыктым. Шуңа да ул-кызларым тиз генә үсте кебек.
Венера апа авыл китапханәсе мөдире булып эшли, тормыш иптәше Илшат абый машина йөртә икән. Биш ел элек, күп балалы гаилә буларак, дәүләт программасы нигезендә ике катлы зур йорт төзеп биргәннәр. Бүген шунда гөр килеп яшәп яталар. Хуҗабикәгә 2009 елда «Ана даны» медале дә тапшырганнар.
– Ә дәүләттән тагын берәр ярдәм булдымы? – дим.
– Юк, – диде Венера апа. – Без ярдәм көтеп утырмыйбыз да. Ирем белән пар канатыбыз каерылмасын. Яшь чагында бала үстерүнең тәмен бик аңлап бетермисең икән. Хәзер аеруча бер рәхәтлек белән шушы вазыйфаны үтибез.
...Җылы тәэсирләр белән кайттык Олы Кариледән. Халык аралашучан. Мәчеттән чыккан бер бабай, каршыбызга килеп: «Мине дә фотога төшерегез әле», – дип елмайды. Төшердек. Куанды. Гомумән, кем белән генә аралашсак та, барысы да елмаеп, чын күңелдән сөйләште. Озын гомер телим Олы Карилегә һәм анда яшәүче гади кешеләргә.

– Мине дә фотога төшерегез әле, – дип елмайды мәчеттән чыккан бабай.

– Илсурга кияүгә чыккач, камыр ризыкларын икәү бергә пешердек, – ди Фирая Кәримуллина.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Олы Кариле авылы Казан ханлыгы җимерелгәннән соң оешкан. Әби-бабайлар шулай дип сөйли иде. 1552 нче елларда авылга җиде ир‑ат килеп төпләнгән булырга тиеш. Аларның берсе Карале исемле булган. Ир-атлар, ягъни безнең бабаларыбыз, башта моннан бер‑ике чакрым читтәрәк урнашканнар. Инде төпләнеп, яши башлагач, янгын чыккан. Бөтен ихаталары янып беткән. Шуннан соң Карале бабай, улын ияртеп, бу урынга килгән. Елга бар икәнен күреп, иптәшләрен дә чакырган. Алар да яңа урынны бик яраткан. Карале бабай хөрмәтенә авылга Кариле дип исем биргәннәр.
Бу тарихны мин авылыбызның аксакалы Вазыйх абый Гыйльмиевтан язып алдым. Әнием 106 яшенә җитеп дөнья куйды. Ул да шулай сөйли торган иде. Авыл тарихы буенча шактый күп мәгълүмат җыйдым. Тик, ни кызганыч, китап итеп бастырырга алынучы кеше әлегә юк.
Тәнзилә Галимҗанова, Олы Кариле авылында туып, дистә еллар колхозда хисапчы булып эшләгән ханым.
Добавить комментарий