
ОЛЫ САЛТЫК: ХАЛЫК МАЛ АСРАП КӨН КҮРӘ
Май кояшы Казаннан ук безгә иярде. Юл буе уйнаклап, әле бер яктан, әле икенче яктан иркәләп барды ул. Табигатьнең уянган мәле: Җир-анабыз яшькелт күлмәген инде кигән, тиздән, бик тиздән аллы-гөлле төсләргә дә күмеләчәк. Җиһанда яз, без зарыгып көткән ямьле яз... Кама Тамагы районының Олы Салтык авылына барып кергәч, табигатькә генә түгел, кешеләр тормышына да яз килүен күрдек. Бар халык бакчада, ә кайбер йорт каршына мендәр-юрганнар чыгарып тезгәннәр, тәрәзәдә челтәрләр дә күренми. Әйе, өй юалар. Бу да яз көне татар авылларында башкарыла торган төп эшләрнең берсе.
05 июня 2024
«КАПКАНЫ БИКЛӘП НАМАЗ УКЫЙЛАР ИДЕ»
Исеменнән аңлашылганча, Олы Салтык – зур авыл. XX йөз башында 500 гә якын хуҗалык булган, 1500 кеше яшәгән. Ачлык еллары, Бөек Ватан сугышы – барысы да халык саны кимүгә китергән. Бүген исә 90 хуҗалык бар, 262 кеше яши.
Иң беренче авылның имамы, алай гына да түгел, Кама Тамагы районының имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин янына туктадык. Хәзрәтне күптән беләм, дин белән бергә дөньялыкны алып бара торган, тормышчан вәгазьләр сөйли торган акыллы кеше ул. 2000 нче еллар башында «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган. Авылда да, районда да абруе зур.
– Әле тракторым янында мәш килә идем, – дип елмаеп сәламләде хәзрәт. – 2020 елда үзебезнең пай җирләрен алдым. 12 гектар ул, анда печән чәчелгән. Шунда ашлама кертә- се була. Кыр эшләре башланды, техникасыз булмый хәзер.
Галимулла хәзрәткә дини тәрбияне әби- бабасы сеңдергән. Һәм ул бүгенгәчә аларга рәхмәтле.
– Әти миңа сигез яшь чагында мәрхүм бул- ган, – диде Галимулла абый. – Шуның өчен дә күбрәк әнинең әти-әнисе янына – күрше урамга йөри идем. Алар миңа бер шакмак шикәр бирә, аның белән тәмләп чәй эчәбез. Шуннан бабай догалар өйрәтә... Совет чорында дәү әти белән дәү әни капка бикләп намаз укыды. Аны инде кешегә сөйләп йөрмим, чөнки өлкәннәр әйтмәскә куша иде.
Галимулла хәзрәт хәләл җефете белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Балалары шәһәрдә яши. Ир белән хатын күп итеп мал асрый: хуҗалыкта ун башка якын мөгезле эре терлек, утыз баштан артык сарык бар.
Аптырыйсы юк: Олы Салтыкта һәр йортта диярлек берничә сыер. Өч көтү чыга. Дүрт йөздән артык савым сыеры бар. Әле баш санын һаман арттыралар икән.
– Бүген дә бер гаилә нәселле сыерлар алырга китте, – диде Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин. – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан булдырылган программа эшли бит. Дәүләт сигез баш сыер алу өчен 400 мең сум акча бирә. Аның бер шарты бар: биш ел эчендә сыер саны кимемәскә тиеш. Инде бу программада өч кеше катнашты. Тагын теләк белдерүчеләр бар. Бездә халык мал асрап көн күрә.
– Авылда яшьләр күпме әллә? – дим авыл җирлеге башлыгына.
– Алай димәс идем, урта яшьтәгеләр, пенсионерлар – барысы да терлек асрый.
– Игенне, печәнне сатып алалармы?
– Әйе. Арада берничә гаилә үзләренең пай җирләрен эшкәртә. Тагын бер фермер бар, аның мөгезле эре терлек саны йөздән артык.
БАЛАЛАР БАКЧАСЫ – АВЫЛ КҮРКЕ
Олы Салтыкның тарихы белән танышабыз: биредә беренче агач мәчет 1856 елда төзелгән. XX йөз башында авылда мәктәп, 6 җил тегермәне, тимерче алачыгы, йонтукыма ману бинасы, 4 кибет эшләгән.
Олы Салтык 1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена кергән. 1920 елдан – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонына караган. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан яңадан Кама Тамагына әйләнеп кайткан.
Ни кызганыч, шундый чал тарихлы авылда мәктәп ябылган. 2006 елда төзелгән ике катлы белем үзәген бүген авыл җирлеге идарәсе, китапханә, ФАП иткәннәр. Ә бер ягында балалар бакчасы. Дөрес, әле төп белем бирү мәктәбе чагында да аның бер ягы балалар бакчасы булган. Кайчандыр гөрләп торган бинада бүген нибары биш бала тавышы ишетелә.
– Шулай булса да бик тырышып эшлибез, катнашмаган конкурсыбыз юк, җиңүләребез дә күп, – диде Олы Салтык балалар бакчасы мөдире Эльмира Гыйзетдинова. – Ата-аналар белән бик актив эшлибез. Әле менә бакча эшләрен башлап җибәрдек. Җәен монда бөтен җир шау чәчәктә утыра.
Балалар бакчасы гына түгел, Олы Салтыкта барлык йорт-җирләр дә чәчәктә утыра. Талиповлар бәрәңге бакчасында хәтта туя, артышлар (!) үстерә. Өч-дүрт ел элек кечкенә үсентеләрне утыртканнар, бүген инде алар агачкуак булып җитешкән.
– Балалар башлаган эш бу, – диде Рәшит Талипов. – Бакча башында гына инеш ага, шуннан су сиптерәбез. Әлбәттә, моның кадәр агач, куакны матурлык өчен утыртмадык, сату өчен үстерәбез. Инде күпләп алып китүчеләр бар.
– Безнең яклар өчен ят үсемлекләр, тәрбияли беләсезме? – дим Рәшит абыйга.
– Тәрбия дип, агачлар арасындагы чүпне утыйбыз, су сиптерәбез. Әйтмәгәнем булсын, яхшы үсәләр, безнең туфрак килеште, ахры.
Рәшит абый җәмәгате Рәхилә апа белән бүген икәү генә яши, балалары шәһәрдә. Икесе дә лаеклы ялда, әмма һич тә картаерга теләмиләр. Күп итеп мал, кош-корт асрыйлар.
Олы Салтыкта шуңа игътибар иттек: авылда урам саен диярлек кое бар, чишмәләр дә шактый икән. Иң кызыгы – халык элеккечә чиләкләп су ташый. Юк, юк, һәр йортка су кергән, тик ул эчәргә каты, кайнаткач күп юшкын калдыра, диләр. Шуның өчен дә халык тәмле суга чишмә йә коега йөри.
ҖИТМЕШ ТӨРЛЕ ҺӨНӘР ДӘ АЗ...
Балалар бакчасында апалы-сеңелле Әминә, Әдилә исемле кызлар белән танышкан идек, шундый тәртиплеләр. Мондый балаларның әти-әнисен дә күрәсе килде. Гөлсирин һәм Айнур Сафиннар җиде ел элек гаилә корган. Айнур райондагы янгын сүндерү бүлегендә – машина йөртүче, ә Гөлсирин авылдагы «Август» оешмасында лаборант булып эшли икән. Әйткәнемчә, курчак кебек ике кызлары бар. Чын авыл кешеләре: күп итеп малтуар асрыйлар, яңа каралты салып куйганнар.
– Үзебезнең пай җирләрен алып, шуны эшкәртәбез, – диде Айнур. – Тракторым бар, фермерлык эшендә техникасыз булмый. Әле умарталар да тотабыз, бабай безнең умартачы иде. Хәзер аның шөгылен мин дәвам итәм.
– Кортларыгыз ничә оя? – дим.
– Кайчандыр утыздан артык иде, быелгы язга уннан артык оя гына калды. Безнең якта кортлар бик үлә. Узган ел күрше авыл егетенең 70 оя корты үлде. Кырларны агулыйлар, ашлыйлар бит. Менә нәтиҗәсе...
Айнур әле күрше Яңа Сала авылы мә- четендә имам булып та тора. Дөрес, анда көн саен бармый, шулай да Аллаһ йортындагы бөтен эшләрне барлап, тиешенчә үтәргә тырыша.
– Минем Сафа бабам тирә‐якка атаклы мулла булган, – дип дәвам итте Айнур. – Дингә тартылуым шуннан киләдер. Апас аграр көллиятендә укыганда иптәш егет белән намаз укый башладык, мәчеткә йөрдек. Әлегә дини белемем юк, ләкин андый ният, теләк бар. Районыбызның имам‐мөхтәсибе Галимулла хәзрәт белән якыннан аралашабыз, җир эшләрен дә бергә башкарабыз. Сөйләшүебез гел дин тирәсендә була, аңардан күп нәрсәгә өйрәнәм.
Гөлсирин исә Кукмара кызы, югары белеме бар. Елмаеп кына сөйләшә. Айнур кебек үк намазда. Ир белән хатынның бер‐берсенә булган җылы мөнәсәбәтен күреп чын күңелдән сокландык.
– Кукмара кызы Кама Тамагына ничек килеп чыкты, кайда таныштыгыз? – дидем Гөлсирингә.
– Казанда бер дини кибеттә сатучы булып эшли идем, Айнур шунда кәләпүш алырга керде. Сөйләшеп киттек, телефонымны сорады. Бер ел шулай аралашып торганнан соң өйләнештек. Айнурның Олы Салтыкта яшәгәнен белә идем, авыл тормышы куркытмады. Үзем дә авыл баласы бит.
Сафиннарның хыялы – зур фермер булу. Бер карасаң, моның өчен киртә дә юк кебек: бүгеннән үк тугыз сыерлары бар. Тик дәүләттән грант алып эшне киңәйтү өчен мөмкинлекләр юк икән. Эш шунда ки, Сафиннар йортыннан ерак түгел иске парк җире бар. Айнурның теләге – шул җирне арендага алу.
– Аның өчен башта аны межаларга кирәк. Ике елдан бирле документларның очы-кырыена чыга торган түгел, – диде Айнур.
КИЛЕН-КАЕНАНАЛЫ ЙОРТ
Авылның тагын бер күркәм гаиләсе белән таныштык. Гайнетдиновлар бер йортта дүрт буын, җиде кеше гомер итә. Иң өлкәне – 91 яшендәге Маһирә апа, аның лаеклы ялдагы улы Рамил абый, килене Дания апа, аларның уллары Равил, җәмәгате Алсинә һәм кечкенә Раяз белән Кәрим. Бер гаиләдә өч хезмәт ветераны! Бу нигездә гомергә күп итеп мал асраганнар, хәзер дә шулай.
Кызганыч, Маһирә апа белән танышып булмады, Казанга, кызына киткән чагы булды. Каенанасы турында Дания апа сөйләде:
– Безнең нигездә гомергә килен-каенана бергә яшәгән. Әнкәй килен булып килгәндә, аның ике каенанасы, бер каенатасы булган. Мин дә ике каенана, каената белән яшәдем. Иң кызыгы: Алсинәгә дә шулай туры килде. Әйтәм бит, нигезе шундый...
– Болай бергә тату яшәүнең сере нидә? – дим Дания апага.
– Үпкәләмәскә, ачу сакламаска кирәк. Әгәр сүз күтәрмәсәң, әллә ничә буын бергә яши алмас идек. Хатын-кыз сабыр булырга тиеш.
Дания апа үзе дә Олы Салтыкта туып-үскән, Алсинә дә шушы авыл кызы. Заманында хәтта бергә сыер да сауганнар. Икесе дә алдынгы сыер савучы исеменә лаек булган уңган ханымнар.
– Шәһәргә китүдән ничек тыелып калдыгыз? – дидем яшьләргә.
– Ә мине шәһәр беркайчан кызыктырмады, – дип сүзгә кушылды Равил. – Югыйсә Казанда белем алдым. Авылда да, шәһәрдә дә эшләргә кирәк. Мин беренчесен сайладым, гомер буе ипотека түләп ятканчы...
Равилнең кулыннан килмәгән эше юк – техника белән дус, балта эшен белә, авылдашлары аны мал табибы буларак та чакыра. Кыскасы, авыл тормышына бәйле барлык эш-шөгыльне дә белә. Әле бүтәннәргә дә ярдәм итә. Үзләренең пай җирләрен алган, тракторы бар, гел эштә ул. Алсинә исә, авылда ферма бетерелгәннән соң, Олы Салтык балалар бакчасына идән юарга кергән.
– Мин хәтта декрет ялын да тутырмыйча эшкә чыктым, – диде Алсинә. – Эшемне яратудан гына да түгел, кеше сүзен аяк астына салып таптый алмыйм. Ул чакта сыер саварга кеше калмагач чакырдылар да, ризалаштым. Рәхмәт яусын әти белән әнигә, әбигә, балалар күбрәк алар тәрбиясендә булды. Хәзер дә шулай. Без Равил белән эшкә чыгып китәбез, балалар өйдә кала.
Гайнетдиновлар күп итеп терлек-туар, әллә ничә дистә баш кош-корт асрый. Монда кечкенә малайларга да эш бүленгән: бозаулар ашату, кош-кортларны карау...
Бервакыт Дания апа, кан басымы күтәрелеп, хастаханәдә яткан. Ун көн тик яту аның өчен сынауга әйләнгән. Әле һаман шуны искә алып сөйли:
– Хастаханәдә эшсез ятып интектем. Мин әйтәм, әллә торып идән юыйммы икән? Шәфкать туташларын да аптыратып бетердем. «Маллар арасында йөрсәм, әллә кайчан терелә идем», – дидем. «Апа, дәва курсын алып бетер инде. Тыныч кына ят, яшең бара, үзеңне карарга кирәк», – диделәр. Шуңа гына түзеп яттым. Гаҗәп менә – маллар янына чыккач бөтен аруларым, авыруларым бетә. Гомер буе терлекләр янында булгангадыр инде. Мин генә түгел, бабай да шулай дип әйтә.
Чынлап та, нинди генә темага сөйләшә башласаң да, сүзебез эш, малларга барып тоташа. Үз эшенә бирелгән кешеләрне фанат диләр, бу очракта Гайнетдиновларга бик туры килә ул.
...Олы Салтыкта халык бик тырыш. Моны чамалау өчен ерак барырга кирәкми – уздырыштан мал асрыйлар. Алтмыш биштә дүрт-биш сыер асрау биредә гадәти хәл. Моның өчен сөендек. Тик менә яшь Сафиннар гаиләсе өчен күңелдә төер калды. Һич беркемгә зарланмыйча, хәләл көчләре белән тормыш итәргә, фермер булырга хыялланалар. Ә мөмкинлек юк. Югыйсә иң беренче булып шундый яшь гаиләләрне кайгыртырга кирәк бит! Бу мәсьәлә буенча Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсенә чыктык. Хәл уңай якка хәл ителер дип ышандырдылар. Көтеп карыйк. Безгә дә тагын бер кат Олы Салтыкка барып, Сафиннарның фермер булып эшләүләрен күрергә язсын.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
–Чукындырылудан качып, безнең бабайлар XVII йөз азагында Атабай (хәзерге Лаеш районы) ягыннан монда күченеп килгән дигән фараз бар. Алар ике туган булган. Башта Кече Салтыкка килеп урнашканнар. Тик соңрак олырагы әлеге урынга төпләнгән. Монда урманнар була, аны кисеп, өй салып, җирне эшкәрткәннәр.
Бу дөреслеккә дә туры килә дип уйлыйм, чөнки иске каберлекләрне карап йөргәнем бар, борынгы язулар күренми. Ә менә ерак булмаган Казиле авылында Болгар чорына караган кабер ташлары таптылар. Монда Тәтеш районының Әтрәч авылы да ерак түгел, анда да Әтрәч шәһәрлеге булган. Ә безнең җирлектә ул чорда кеше яшәмәгән дип уйлыйбыз.
Авылның исеме бирегә беренче килгән кеше хөрмәтенә кушылган дип карала.
Галимулла Яруллин, Олы Салтык авылы имамы.
Добавить комментарий