Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Пычаксыз Пычаклылар

Пычаксыз Пычаклылар

Бездә сәер, кызык исемле авыллар байтак. Кайберләре турында ишеткәч көлеп тә куясың. Ә менә Пычак авылы дигәч күз алдына кораллы кешеләр килеп басты.

19 июня 2017

Тик усал исемле бу авылда, киресенчә, йомшак кешеләр яши булып чыкты. Һәм аларны явызлардан пычак түгел, ә башка нәрсә яклый...


БӘРӘҢГЕ УРЫНЫНА– ҖИЛӘК!


Кукмара районының Пычак җирлеге өч авылны берләштерә Әсән-Елга, Арпаяз, Пычак. Шулар арасыннан Пычак, халык, хуҗалык саны буенча иң кечкенәсе булса да, үзәк җирлек булып тора. Урта мәктәп, «Әсәнбаш Агро» җәмгыяте бүлекчәсе биредә урнашкан.


20-18


Авыл башында безне Пычак җирлеге башлыгы Гәбделфәт Нәфыйков каршы алды:


20-4


- Безнең халык җитмеш төрле һөнәргәия: күп итеп сарык үрчетүчеләр, сыер асраучылар байтак. Теплица ясап җиләк, чәчәк үстереп сатучылар да бар. Сезне кайсы өлкәкызыксындыра? ・ диде.


«Җиләк» дигән сүзне ишеткәч, кызыксынып киттек. Июнь башы гына бит, әмонда, берәүләрнеңтеплицаларында, татлы җиләк инде өлгергән дәикән. Шуңа да иңберенче эш итеп җиләкчеләргәкиттек.


Бариевларга арт бакчадан кердек. Бәрәңге бакчасыңтутырып җиләк үсеп утыра! Җирне махсус кара пленка белән каплаганнар. Болай иткәндәҗиләк җиргәтими, әдимәк, череми, кортларга бирешми икән. Пленка астыннан нәзек торбалар үтә・ җиләккәсу күп кирәк.


・ Бәрәңге урынына җиләк кенәашыйсызмы әллә-дим каршыбызга килгән ханымга шаяртып.


・ Бәрәңгене сатып алдык,-дип елмайды хуҗабикә Эльза Бариева. ・ Шул биш капчык җәйгә кадәр җитте. Хәзер бит бәрәңге элеккеге кебек ашалмый. Әллә ризык күп булганга, әллә башка сәбәп шунда.


・ Димәк, бәрәңгегә караганда җиләк үстерү отышлырак булып чыга? ・ дим.


・ Бу турыда сөйләргәиртәрәктер әле. Җиләкне узган ел гына утырттык. Дөрес, узган ел да җимеш бирде ул. Ирем Таһир утыртышырга килгән кешеләргә «35 көннән җиләк җитешәчәк, ашарга килерсез»,-дигән иде, чыннан да шул вакыт эчендәөлгерде.


・ Егерме биш сутый җиләкне кем карый, кем җыеша? ・ дим.


・ Узган ел бакчадан кермәдем. Түтәл араларында чүп үстермәскә тырыштым. Мыеклары чыга торды, кис әбардым. Ә җиләкне җыярга Кукмарада яшәүче кызым Гөлнур килде, бергәләп инде...
20-8

БАЛ КОРТЛАРЫ БЕЛӘН ДУСЛЫК


Бариевлар яшелчә бакчаларына 10 га 10 метрлы теплица ясаганнар. Җылыта торган электр миче дә алып куйганнар. Суны да шунда җылытып сибәләр. Май азагына җиләк, кыяр өлгергән инде. Ә без килгәндә зур-зур помидорлар, кечкенә карбызлар үсеп утыра иде.


20-9


Кызганыч, гаилә башлыгы белән күрешеп булмады, Мәскәүгә киткән чагы иде. «Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү иремнең теләге, нияте иде», – диде Эльза апа. Белгечлеге буенча агроном Таһир абый белән телефоннан аралаштык:


– 2015 елда «Яшь фермер» программасы буенча 800 мең сум грант оттым, – диде Таһир Бариев. – Шуның 400 мең сумын-җиләк үстерүгә, 400 мең сумын теплица төзүгә тоттым. Узган ел эшне башладым. Әлегә өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз.


20-14


– Ни өчен нәкъ җиләк үстерергә булдыгыз? – дим.


– Кукмара районында моның белән шөгыльләнүче юк, шуңа да алындым. Саба, Мамадыш районындагы җиләк үстерүче фермерлар янына барып эш тәртибен өйрәндем. Җиләкнең төрле чирләре була, кортлар ашый. Вакытында карап торырга кирәк. Күз тимәсен, әлегә безнең бакчада кортлар юк. Алай-болай үсентеләр чирли башласа, көзен агуларга кирәк. Ләкин җиләк чәчәк аткач, җимеш биргән чорда химикатлар кертергә ярамый. Безнең җиләкләр «натуральный», агу сипкән юк әле.


– Җиләк үстерү табышлы эшме?


– Шулай дип ышанасы килә инде, тик әлегә әйтергә иртәрәк. Керемне санаганда, ике ел буе ике үгез үстергән кебек акча керде. Даими сатып алучыларым булып, гел шушы юнәлештә эшләсәм, уңышка ирешеп булыр, дип уйлыйм.


Бариевлар өч ир бертуган, барысы да туган төбәкләрендә калган, төрле авылларда яшиләр. Уртак эшләре – умартачылык. Пычак авылы урманында йөз баштан артык кортлары бар. Тагын Кукмараның үзендә махсус кибет тоталар, анда умартачылык өчен нәрсә кирәк, барысы да кайтарылган.


– Бал кортлары белән «дуслашканга» ун елдан артык, – дип сүзен дәвам итте Таһир абый. – Бу өлкәдә шактый тәҗрибә тупладык. Сыйфатсыз балдан яхшысын аерабыз. Кайвакыт, аерым кешеләр, акча эшләү максатыннан, начар бал алып кайтып саталар. Әлбәттә, аның бәясе түбән була, халык шуңа алданып ала. Шуңа да сезон вакытында базарларга чыгып балны карап йөрибез. Закон буенча, начар балны саткан өчен штраф каралмаган. Алай да аерым оешмаларга бу хакта җиткерергә була. Кеше чын бал ашаса гына сау-сәламәт була. Мин гел әйтәм: һәр умартачының – үз сатып алучысы, ә кулланучының үз умартачысы булырга тиеш!


ТАУЛАР ЧЫЛБЫРЫ


Пычак авылында 158 кеше яши, җәен кайтучылар белән исәпләсәң, 58 хуҗалык бар. Шушы зур булмаган салада мине иң сокландырган нәрсә авыл тирәли сузылган таулар чылбыры булды. Әйтерсең, ул авылны җил-давылдан саклап, усаллардан яклап тора... Тау чылбырының озынлыгы 213 метр! Итәкләрендә 25 мең нарат күкрәп утыра.


20-7


– 1978-1979 елларда бу агачларны элеккеге авыл җирлеге башлыгы Мәфруза апа Кәлимуллина Саба урман хуҗалыгыннан алып кайткан, – дип сөйләде җирлек башлыгы Гәбделфәт Нәфыйков. – Аны бөтен авыл: яше, карты бергә утыртты. Яшь наратларны күз карасыдай саклап, көн дә тауның түбәсенә кадәр су буеннан чиләкләп су ташып тордылар. Элек бу таулар кызыл балчыклы, ерактан кызыл булып күренеп тора иде, ә хәзер, әнә ничек матур, Европаның Карпат тауларына охшап калды.


Тирә-якны нарат урманы чолгап алгангамы, Пычакта һава рәхәт. Әйтерсеңлә Кукмарада түгел, ә Кырым яки Абхазия тауларында йөрисең Җәйге эсселәрдә яңгырдан соң һава бигрәк тәшәп була икән: «Нарат исеннән исерешәбез», ・ диде авыл кешеләре.
20-13

Пычак ・ серле авыл. Монда XVIII гасырга караган кирпеч йортлар бүген дәбар. Заманында аларны Дәүләт Әхмәтов, Хисам Фәрхетдинов, Шәймәрдән Хисамов, Хаҗи Хәмзин исемле атаклы байлар салдырган.


・ Пычак Иван Грозный яуларыннан соң оешкан, ・ дип сөйләде Чыршы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәния Гарипова. ・ Безнең авыл урман белән капланган булган. Нократ елгасының көньяк ягында урнашкан Күбәләү авылыннан Газиз һәм Гафар исемле кешеләр, агачларны кисеп, үзләренәйорт сала. Ике бертуган, ерак түгел бакыр чыганагы табып, бакыр чыгару белән шөгыльләнә Бу җирнең байлыгы турында ишетеп, башка кешеләр дәкилеп урнаша. Шулай итеп авыл зурая. Бакыр табудан тыш, ир-атларныңкүбесе аучылык белән шөгыльләнә Ерткыч хайваннарга һөҗүм итәр, явыз кешеләрдән сакланыр өчен дип, алар үзләре белән һәрвакыт пычак йөрткәннәр. Чит авыллар, безнең борынгы бабайларны күргәч: «Пычаклылар килде», ・ дип әйтәторган булган. Шуннан авыл атамасы да «Пычак» дип калган. Тарихи истәлекләрдә менә шундый язулар бар.


Пычак борынгыдан һөнәрчеләр төбәге булып саналган. Заманында монда атаклы ташчылар, тимерчеләр, балта осталары, итек басучылар яшәгән. Аларныңданы тирәяк авылларга гына түгел, күрше районнарга кадәр танылган була. Бүген исәхалыкныңкүбесе (70% диделәр), Кукмарага йөреп эшли. Фермалар «Вамин» үз канаты астына алган вакытларда ук беткән. Аны яңадан торгызу өчен, миллионнар кирәк икән: биналар иске, ишелгән хәлдә Шуңа да «Вамин»нан соң уңышлы гына эшләп килгән «Әсәнбаш Агро» җәмгыятендә нигездә ир-атлар механизатор булып хезмәт куя.


АВЫЛНЫ КҮТӘРҮЧЕЛӘР


Һәр авылның ихтирамга лаек кешеләре була. Пычак авылында андый шәхесне чын мәгънәсендә легенда дип әйтеп була. Авылдашлары Мәсәгут Гомәров 1773-1775 елларда бөтен Россияне тетрәткән, милли изүгәкаршы беренчеләрдән булып баш күтәрүне оештырган Емельян Пугачевның иң дәрәҗәле полковнигы булган. Пычакта бу легендар кеше белән бәйле менә тагын нинди истәлекләр ишеттем: «Мәсәгут Гомәров яу бастырылгач туган ягына кайтарылып, авылдан авылга йөртеп рәхимсез җәзалана. Колагы, борыны киселеп, битләренә һәм маңгаена кыздырып мөһерләр сугыла. Соңыннан Таганрогка гомерлек сөргенгә каторга эшенә җибәрелә шундагы газаплардан вафат була. Әтисе Гомәр Әширов, ике абыйсы Мәгъсут һәм Мансур, йөкле хатыны Мәрфуга да кулга алынып, Казан төрмәсенә озатыла. Аларның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел. Гасырлар үтсә дә без бу нәселне, курку белмәс авылдашыбызны онытмыйбыз. Мәсәгут Гомәровның батырлыкларын балаларга сөйлибез».


Пычак урта мәктәбе бүген Мәсәгут Гомәров исемен йөртә Белем йортында әлеге легендар шәхескәһәйкәл торгызганнар.


Мәктәп турында сүз чыккач, Зыятдин абый Гәрәфиев турында әйтми мөмкин түгел. Пычак урта мәктәбенеңбүгенге бинасын салдырган, белем йортын районга, республикага таныткан шәхес ул. 22 ел буе биредәмәктәп директор булып эшләгән Зыятдин абыйга бүген 70 яшь икән. Тормыш иптәше Гөлсәрия апа белән икәүгенәяшиләр. Кызлары гаиләсе белән ・ Казанда, улы Кукмарада төпләнеп калган.


20-5


-Мин эшләгән чорда мәктәптә 250 бала укый иде, ・ дип сөйләде Зыятдин абый. ・ Хәзер менә йөзгә дә тулмый. Нишлисең авылда яшьләр бик калмый шул. Әле ярый, дүрт авыл җыелып укыйлар. Мәктәп ябыла күрмәсен дип борчылам, авыл күрке бит. Мин эшләгән чорда мәктәп миллион сум акча отты, шуңа бөтен матди-техник базаны яңарттык. Бер дигән тарихи белем йорты әле ул.


20-16


Пычак мәктәбенең бинасы да, мәйданы да зур, ә иң кызыгы ・ урман эчендә утырган кебек. Мәктәпнең тирә юнен озын агачлар каплап алган. Бу да Зыятдин абыйның хыялы булган:


・ Яшеллекне, табигатьне яратам, ・ диде Чыршы авылыныңэлеккеге мәктәп директоры. ・ Өйдәдәшулай, төрле-төрле агачлар, куаклар утырттым. Әтием Заһри умартачы иде. Мин дә аның эшен дәвам итәм ・ егерме баш кортым бар. Узган ел бал әйбәт булды, балаларга да, сатарга да җитте. Быел бал булмаска охшап тора. Көннәр салкын, кортлар «перга», ягъни үзләренә ашарга ипи генә җыялар. Бал алып кайтмыйлар әле.

НАРАТ ・ ЗАМАН ТАЛӘБЕ


Мәфрүза апа Кәлимуллина йортына да сугылдык. Заманында тау итәгенәяшь наратлар утыртуны башлап йөргән ханым бүген ялгызы яши икән.


20-6


-Безнеңавыл бик бердәм, авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндәдәшуңа игътибар итәидем, ・ дип сөйләде Мәфрүза апа. ・ Эшне күмәкләп башкаралар. Халык та бердәм. Әнә яңа мәчетне күрегез, ничек итеп бергәсалып чыктылар. Пычакта туып-үскән балалар да туган ягын онытмый: кайтып йөри, ярдәм итә Әнә безнеңӘлфияләр атна саен, җәен-кышын авылда.


Мәфрүзәапаныңолы кызы ・ Әлфия Сабирова тормыш иптәше белән төп нигез янына бурадан йорт, мунча салган. Бик матур, зәвык белән эшләнгән алар. Һөнәре буенча фармацевт әлеге ханым бакчасында 200дән артык төрле чәчәк, дару үләне үстерәикән.


・ Мәфрүза апа, 25 меңтөп нарат утырту кемнеңуе иде? ・ дим.


・ Ул чорның сәясәте белән бәйле иде ул: тирә-юньдәяшеллек үсәргә тиеш! Гомер-гомергәКызылтау дип аталып йөргән бу табигать могҗизасы шулай итеп наратлы таулар чылбырына әйләнде. Наратлар китмәс дип борчылган идек, китте тагын. Әлеге дәбаягы, авылдашларның тырышлыгы, бердәмлеге аркасында. Ничә еллар карап, көн дә чиләкләп су ташып тордык. Бездәге кебек наратлы тау республикада башка юк дип беләм.


20-17


...Авыл Сабан туе көнне Пычак авылында мәчет ачарга җыеналар. Аны бөтен авыл бергә төзегән. Кемдер төзелеш материалларына акча биргән, кемдер кирпичен салган. «Эш бер көнгә дә туктамады, бер ел дигәндә мәчетне салып чыктык», ・ диде авыл кешеләре. Иман йортын күреп чыктык: заманча, юыну, аш бүлмәләре белән, бик зәвыклы ул. Беренче катында мәдрәсәдәбар.


Тагын Пычакта яңа кибеткә нигез салганнар. Әлегә кадәр халык кибетсез яшәгән. Дәүләт программасы нигезендә пычаклылар кибетле дәбулачак икән. Кыскасы, авыл яши, яшәрә!
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: