Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Шурабаш – ике милләтнең бер язмышы

Шурабаш – ике милләтнең бер язмышы

Төрле милләт яшәгән авылларга сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бу юлы Арча районының Шурабаш авылында булдык. Биредә гомер-гомергә татарлар белән марилар тату, дус яшәгән. Бүген дә шулай: балалар бергә бакчага йөри, аннан бер сыйныфта белем ала. Нәтиҗәдә, бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен беләләр. Ә иң кызыгы – бу ике милләт халкы йөз-кыяфәтләре буенча да охшаш. Чын менә! Мари дип сөйләшә башлыйсың, татар булып чыга, яки киресенчә...

05 май 2026

МАРИЛАР - ТАТАРЧА, ТАТАРЛАР МАРИЧА СӨЙЛӘШӘ

Шурабаш икегә бүленгән, бер ягында – татарлар, икенче ягында марилар гомер итә. Кайчандыр ул ике авыл булып торган. Бүген исә бар да уртак. Авыл шактый зур: 131 хуҗалык бар, 393 кеше яши (199ы – татар, 190ы – мари милләтеннән).

– Тагын ике кеше рус милләтеннән, – диде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин. – Безнең җирлеккә ун авыл керә, халыкның гомуми саны 4 меңнән артып китә. Шурабаш – шуларның иң үзенчәлеклесе, чөнки монда ике милләт халкы гомергә туганнар кебек яшәде, яши. Мин үзем дә шушы авыл кешесе. Марича рәхәтләнеп сөйләшәм. Башкача мөмкин түгел – балалар бакчасыннан ук шул телне ишетәсең.

Авыл җирлеге башлыгы белән Шурабаш клубына килдек, дөресрәге, күпфункцияле үзәк ул. Китапханә, ФАП, авыл җирлеге бүлеге – барысы да биредә. Анда эшләүчеләр шат елмаеп каршы алды безне.

– Фельдшерлык стажым утыз елдан артык, – диде Рәмзия Нургаянова. – Лаеклы ялда булсам да, һаман эшләп йөрим. Кан анализлары да алам, кардиограмма да яздырам. Район үзәгенә барганчы, авыл кешесе башта миңа килә инде. Һәрберсенең чирен белеп торасың бит. Авыл халкы бик хөрмәт итә үземне. Шурабашта бик ачык халык яши. Мин үзем күрше Байкал авылыннан, гомер буе шулай йөреп эшлим. Җәен велосипед белән киләм, кышын исә берәр транспорт очрап куя.

Баксаң, авылда велосипед белән йөрүче хатын-кызлар күп икән, почта ташучы да, фермага эшкә йөрүчеләр дә шушы транспортта җилдерә.

Авыл клубында эшләүчеләр белән җирле халыкның гореф-гадәтләре турында сөйләштек. Шурабаштагы марилар христиан динен кабул итмәгән, аларда тәңречелек сакланып калган. Биредә бик борынгыдан, ата-бабаларыннан калган традицияләргә таянып яшиләр.

– Марилар Балтач районында да бар, әмма Шурабашта яшәүчеләр белән бик аерылалар, – диде авыл китапханәчесе Зөлфия Хәйретдинова. – Безнекеләр үз диннәренең асылын саклаган. Мин үзем Шурабашта үсмәдем, шуңа башта аларның йолаларын күреп шакката идем. Һич онытмыйм, берсендә каршыма мәет күтәргән марилар килеп чыкты. Шунда бер ир-ат кулыма пакет тоттырды: «Фәлән абый (үлгән кешенең исемен әйтте) бу күчтәнәчне сиңа тапшырырга кушты...» Мин аптырап киттем, ни өчен миңа бирергә кушкан? Башыма әллә нинди сәер уйлар килде. Аннан соң авыл кешеләре аңлатты – мәет күтәреп барганда, каршыга беренче очраган кешегә дип шулай алдан бүләк әзерлиләр икән. Анда спиртлы эчемлек, носки, сөлге ише әйберләр була.

Авыл клубында эшләүчеләр белән җирле халыкның гореф-гадәтләре турында сөйләштек.

Китапханә мөдире Зөлфия Хәйретдинова мариларның үз йолаларын саклап яшәүләре турында сөйләде.

«КОРБАН ЧАЛАБЫЗ»

Авыл җирлеге башлыгы белән мариларның аксакалы, дини йолаларны башкаручы – Туктагол ага Туйкиевның өенә бардык. Марилар аны «онаен» дип йөри икән. Туктагол ага үзе генә яши, ни аяныч, күптән түгел җәмәгате Рида түти вафат булган. Җиде баласының барысы да читтә яши: алтысы – Казанда, берсе Башкортстанда төпләнгән.

– Татарча әйтсәк, мулла мин, – диде Туктагол ага. – Һәм мине шулай дип йөртәләр дә. Татарлар арасында яшәгәч, бөтен нәрсә кушылды инде. (Көлә – авт.) Безнең исем-фамилияләр дә татарчалашып беткән. Фамилиям – Тойкиев, ләкин паспорт бирүче ханым аны «у» хәрефе белән язган, исемне дә шулай үзгәрткәннәр. Юк, мин аңа ачуланмыйм, киртәсенә кергән бит.

Туктагол ага шкафыннан милли киемнәрен чыгарды. Ул аны аерым очракларда – шатлыкта, кайгыда кия икән. Шатлык дигәне – Изгеләр рухына корбан чалу йоласы бар. Елга өч тапкыр туры килә ул – язын, җәен, көзен. Кеше, үзенең чамасы, теләгенә карап, күнегелгән аерым бер урынга барып, мал, кош-корт чала.

– Без Кирәмәт аланына барабыз, – диде әңгәмәдәшем. – Корбан чалып, табын корабыз. Чалынган малны шунда утта пешереп ашыйбыз. Анда бөтен туганнар, авылдашлар җыела. Теләк телибез, догалар укыйбыз. Бик матур мәҗлес була ул.

– Татарлар – Коръәнгә, руслар Библиягә таяна. Сездә дә Изге китап бармы? – дим.

– Юк, андый конкрет китап бар, дип әйтә алмыйм. Әйе, без, Аллабыздан сорап, догалар укыйбыз. Алар безгә ата-бабаларыбыздан калган. Без мәчеткә дә, чиркәүгә дә йөрмибез, гомумән, андый урыныбыз юк та. Һәм булмаган да. Әнә, басуда берничә агачыбыз бар, шунда җыелып, дога кылабыз, корбан чалабыз.

Шатлыкта да, кайгыда да милли кием дигән идем. Адәм баласы өчен иң олы кайгы – якынын югалту. Шурабаш марилары өчен дә бу искәрмә түгел. Туктагол ага шкафындагы киемен зиратка барганда, ягъни кешене бакыйлыкка озатканда кия. Монда да аларның үз йолалары – өйдә шәмнәр яндыралар. Шәм янып беткәнче, мәетне алып чыгып китмиләр.

– Кеше вафат булгач кырыгын, елын үткәрәбез. Сезнең кебек без дә вафат булган кешегә атап корбан чалабыз, – диде әңгәмәдәшем.

– Корбанга кош-корт та ярыймы? – дим.

– Әйе. Тавык, каз, үрдәк – барысы да ярый. Терлек исә тояклы булырга тиеш – ат, сыер, сарык. Ләкин татарлардан аермалы буларак, без корбан итен таратмыйбыз, аны безгә бөтен кеше белән җыелып ашап бетерү зарур. Әгәр инде суелган мал зур икән, изге урынга берничә тапкыр җыелабыз, чөнки берьюлы ашап бетереп булмый. Йоласы шундый.

Туктагол ага милли киемнәрен аерым очракларда – шатлыкта, кайгыда кия.

«КЫЗЫБЫЗ МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯ ЗОНАСЫНДА»

Тагын бер мари гаиләсе – Уразаевлар белән таныштык. Чын фамилияләре Оразаев, әмма паспорт биргәндә Уразаевка әйләндергәннәр. Валерий дәдәй белән Галина түти 39 ел бергә гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өйдә тагын ике өлкән кеше бар – Валерий дәдәйнең әнисе Оксина һәм аның апасы – Пикстан. Апалы-сеңелле туганнар гомергә бергә шулай яшәгән.

– Ирем мине ике бала белән калдырып, башка хатын янына чыгып китте. Апам улым белән кызымны карарга бик булышты, – диде Оксина түти.

Чандыр гына гәүдәле бу әбекәй бик сабыр, елмаеп кына сөйләшә. Кырык өч ел Шурабаш фермасында сыер сауган. Әле дә йорт тирәсендә булыша, җәен бакчадан керми дә.

– Мин барысына да бик риза, улым белән кызым авылда калды. Киленем дә әйбәт, кырык елга якын бергә тату торабыз. Кызым аргы якта гаиләсе белән яши, үзе дә килә, мин дә барам. Кыш көне бик йөрмәскә кушалар, егылырмын дип курка балалар. Алар әйткәч йөрмим, балалар сүзеннән чыгарга ярамый...

Шунысы кызык: бу гаиләдә барлык хатын-кызлар да алдынгы сыер савучы. Туксан биш яшен тутырган Пикстан түти дә гомергә сыер сауган, аннан исә дилбегә яшь килен Галинага күчкән.

– Ә мин гомер буе шофер булып эшләдем, – диде Валерий дәдәй. – Бабайлардан калган әлеге нигезгә өч йорт кына салып чыктык. Тырышмасаң булмый бит. Балалар да үзебез кебек уңган, шөкер.

Уразаевларның өй түрендә хәрби киемнән төшкән зур гына фотосурәт тора, кызлары Лада икән. Һөнәре буенча – шәфкать туташы ул. Казанның 5 нче хастаханәсендә эшләгән. Ә 2023 елның октябрендә, контракт төзеп, МХО зонасына киткән һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәттә.

– Ладаның бик тә махсус хәрби операция зонасына барасы килде, – диде ана кеше. – Әлбәттә, башта борчылдым. «Әни, мин анда күбрәк кирәк. Кыр госпиталендә эшләп, хәрбиләргә ярдәм итәсем килә», – диде. Әтисе исә каршы килмәде. Исән-имин генә булсын, тизрәк сугышлар бетсен, дип телибез. Яңа елда ике атна ялга кайтып китте. Бер зарланмый, барысы да тәртип, дип сөйләде. Телефоннан язышып, сөйләшеп торабыз.

– Лада – ут кыз, – дип сүзгә кушылды Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин. – Безнең җирлектән махсус хәрби операция зонасында кырыклап кеше, ни аяныч, үлүчеләр дә бар. Әле күптән түгел Луганск өлкәсенә гуманитар йөк белән бардык. Лада белән дә күрештем. Анда баргач, үзебезнекеләр белән очрашырга тырышам. Алар безне үзләре дә көтеп тора.

Тагын бер мари гаиләсе – Уразаевлар белән таныштык. Чын фамилияләре Оразаев, әмма паспорт биргәндә Уразаевка әйләндергәннәр.

МӘКТӘП: СИКӘЛТӘЛЕ ТАРИХ

Шурабашның мәктәбен дә күрергә булдык, үзенчәлекле бит ул. Мәктәп белән балалар бакчасы бер бинада икән. Белем йортында 38 бала укый, бакчада исә 7 бала тәрбияләнә. Быелга кадәр бакча аерым булган, яңа уку елында мәктәпнең бер ягын шулай үзгәрткәннәр. Һәм ул бик матур килеп чыккан.

Шурабаш авылы мәктәбенең тарихы үзенчәлекле. 1918 елда авылда зур гына мәчет төзелә. Аны татарлар белән марилардан торган утыз кешелек бригада эшли. 1933 елда мәчетнең манарасы киселә, һәм Аллаһ йортын мәктәп итәләр. Ләкин озакламый бинада янгын чыга, нәтиҗәдә балалар кулак дип табылган бай йортында укый башлый. Бары тик 1953 елда гына Шурабашта мәктәп бинасы төзелә. 1987 елда исә заманча ике катлы урта мәктәп ачыла.

– 2011 елны белем йортыбыз башлангычка гына калды, – диде Шурабаш төп белем бирү мәктәбе директоры Рәдинә Ибраһимова. – Балаларны Яңа Кенәргә йөрттеләр. Ләкин ике елдан соң мәктәпне тугызъеллык ясарга дигән карар кылынды. Һәм бу дөрес тә – үз авылыңда укуга ни җитә!

Шурабаш мәктәбендә бүген балалар төп фәннәрне рус телендә укый. Ана теле дәресендә икегә – татар һәм мари төркеменә бүленәләр. Мондый бүленеш берничә ел элек башланган.

– Элек мари балалары да татарча укый иде, хәзер үз телләрен генә өйрәнәләр, – диде мәктәп директоры. – Аннары бездә элек башлангычта ике параллель сыйныф иде – татар һәм мари балалары барлык фәннәрне үз телләрендә укыды. Бишенче сыйныфтан бергә кушылдылар. Бала саны кимегәч, бер генә сыйныф җыя башладык. Предмет буларак һәр милләт баласы ана телен үзләштерә.

– Балалар үзара кайсы телдә сөйләшә? – дим.

– Хәзер күбрәк русчага күчеп баралар кебек. Югыйсә: «Ана телегездә сөйләшегез», – дип, кат-кат әйтеп торабыз. Нишләтәсең, заманы шундый, бу проблема бездә генә түгел.

Татар балалары белән аралашып алдык: ана телләрен камил беләләр. Мари балалары да марича беләбез, дип ышандырды. Тик менә укытучылары бу фикер белән бигүк килешмәде:

– Балалар хәзер кечкенәдән телефонда, әнә шуңа ана телләрен начар беләләр, – диде Шурабаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Анисимова.

Ул КДУның татар теле, әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Татарчасы камил дип әйтеп тору артыктыр. Татар теле укытучысы булса да, менә инде егерме алты ел башлангыч сыйныфлар укыта.

– Дәрестә программаны өч телдә – русча, татарча, марича аңлатам, – ди мөгаллимә. – Шурабаш мәктәбендә башлангычны марича укыдым мин, аннан урта классларда татарча укып киттек. Шуның өчен дә безнең яшьтәшләрнең татарчасы камил. Аңа карап үз телебезне бер дигән беләбез. Бүгенге балалар да шулай үссен, дип тырышабыз да, тик әйткәнемчә, кыенлыклар бар.

1987 елда заманча ике катлы урта мәктәп ачыла.

Светлана Анисимова, татар теле укытучысы булса да, инде егерме алты ел башлангыч сыйныфлар укыта.

ҖЫРЛАП-БИЕП ЯШИБЕЗ!

Әлбәттә, татар гаиләсенә дә кердек. Мөршидә белән Инсур Нургалиевларны авылның иң актив гаиләсе, диделәр. Мөршидә апа җитмеш яшендә дә кызлар кебек әле! Авыл клубы сәхнәсендә бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый: оста итеп бии, җырлый, гармунда да уйный.

– Актаныш кызы мин. Шурабашка килен булып төшкәнгә, кырык өч ел булды, – дип үзе белән таныштырды Мөршидә апа. – Авыл халкының ягымлы, бердәм булуына башта ук игътибар иттем. Күп еллар биредә фельдшер булып эшләдем. Бик рәхәт эшләдек, яшәдек без. Хәзер дә өйдә генә ятмыйм – авыл апалары белән концерт, театрлар куябыз, махсус хәрби операция зонасына кирәк-яраклар да әзерлибез.

Мөршидә апа тормыш иптәше Инсур абый белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Балалары гаиләләре белән Казанда яши.

– Мөршидә өйдә дә биеп кенә тора, бездә гел музыка, җыр тавышы, – дип көлде гаилә башлыгы. – Мин үзем дә гармун уйныйм, гомергә шулай җырлап яшәдек. Мөршидә белән бик матур яшәдек без. Хәзергесе дә шөкер – балалар кайтып тора. Әле Казанда яшәүче улыбыз ишегалдына яңа йорт салып куйды. Шәһәрдә яшәсәләр дә, балалар авылны ярата.

Инсур абыйның кулыннан килмәгән эше юк: агач эшләрен бик ярата, үзләре яшәгән йортны тулысынча диярлек үз куллары белән ясап чыккан.

...Шурабаш халкының бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә ихластан сокланып кайттык. Гасырлар буе бергә яшәгәнгәме, ике милләт арасында бернинди киртәләр, аңлашылмаучанлыклар юк. Туган авыллары өчен янып торалар. Клуб сәхнәсендә куелган концертлар аеруча күңелле була икән: татар-мари җырлары, үзенчәлекле милли киемнәр, Арчаның башка бер генә авылында да мондый манзараны күреп булмый!

Мөршидә белән Инсур Нургалиевлар – авылның иң актив гаиләсе.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Авылның исемен Шора елгасы белән бәйлиләр. XVII гасырда Шоронҗа кешеләре, елга аркылы чыгып, бу җирләргә килеп төпләнә. Татарлар белән марилар күрше булып яши башлый. «Шишор» җәмгыяте төзиләр, тату-дус булалар. 1918 елда ике милләт көче белән авылда мәчет төзелә. Башка мөһим эшләр, карарлар да гел уртак була.

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера