Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тиктормас Күл Черкене

Тиктормас Күл Черкене

Республикада гел макталган берничә район бар. Алар иген уңышы, икътисад, халыкның көнкүреше, башка күп кенә яклар буенча алдынгылар рәтендә йөри. Буа районы әнә шундыйлардан берсе. Яңа елның беренче эш атнасында әлеге төбәктә булып кайттык.

28 января 2022

 
ГОРУРЛЫК
Күл Черкене Буага орынып тора, биш кенә чакрым ераклыкта. Без килгәндә авылда әле Яңа ел рухы сизелә иде – бизәлгән зур чыршы, аллы‑гөлле утлар, ясалма шугалак, төрле хайван сыннары... Шәһәр чыршыларыннан бер дә ким түгел.
фото 10
– Быел бездә республика күләмендә Яңа ел бәйрәме узды, – диде Күл Черкене авыл җирлеге башлыгы Мөдәррис Истиев. – Көн саен чыршы янында концерт куйдылар, эстрада артистлары да килде. Үзебезнең Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә күп көч куйды. Быелгы кебек күңелле Яңа ел бәйрәме булганын хәтерләмим...
Күл Черкене – төп белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, ике мәчете, мәдәният йорты, китапханәсе, кибетләре булган зур авыл. 456 кеше яши биредә, 297 хуҗалык бар. Төп белем бирү мәктәбендә 39 бала белем ала. Тик авылда мәктәп яшендәге балалар саны күбрәк, кайбер ата-аналар балаларын Буага йөртеп укыта. Ә унынчы, унберенчегә болай да укучылар Буага барып белем ала, чөнки берничә ел элек Күл Черкене мәктәбен тугызъеллыкка калдырганнар.
Казаннан килгәндә, Буа башында безне Күл Черкене авыл җирлеге башлыгы каршы алды.
– Хәзер мин сезне авылның иң хөрмәтле кешесе янына алып керәм, Буада яши ул. Авылның тарихын да сөйләр, – диде Мөдәррис Истиев.
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов Күл Черкененең генә түгел, республиканың да танылган кешесе булып чыкты. СССР Югары Советы депутаты. 1989 елның 17 октябрендә Кремльдә СССРның соңгы Президенты Михаил Горбачевка шактый кискен сорау биргән кеше дә ул. Соңрак «Зөя» ширкәте төзегән икътисадчы, аннан соң Буада карабодай, борчак, солы кебек  культуралар, ярма яру заводы ачкан эшкуар.
– Сәламәтлегем белән кайбер проблемалар бар, шуңа күрә пандемия башланганнан бирле, балаларны санамаганда, өйгә кеше кертмибез, – диде Мөхәррәм Тимергали улы. – «Татарстан» журналыннан киләләр дигәч, ризалаштым. Сез бит абруйлы басма.
Мөхәррәм Тимергали улына күптән түгел 75 яшь тулган. Хатыны Гөлфия апа белән икәү гомер кичерәләр икән, балалары читтә яши. Мөхәммәтҗановларның кышкы бакчаларын күреп шаккаттык. Анда нинди генә гөлләр, үләннәр юк! Сап‑сары лимоннар җитешкән, ак, кызыл розалар чәчәктә утыра.
фото 2
– Берничә ел элек кыяр-помидорлар да өлгереп утыра иде, хәзер инде кышын чәчәкләр генә үстерәбез, – диде хуҗа кеше. – Хатын белән хобби бу безнең. Мин шушы кышкы бакчада истәлекләр дә язам, иҗат итәр өчен әйбәт урын.
фото 1
Мөхәррәм ага журналист халкы өчен чын табыш – аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшеп була: икътисад, сәясәт, тарих, экология, бакчачылык... Шуңа да шактый озак утырдык аның янында. Ә туган авылы – Күл Черкене турында менә нәрсәләр сөйләде:
– Безнең авыл атаклы саналган. Революциягә кадәр ике мәчет дин нуры тараткан. Халкы бик тырыш булган, сугыштан соңгы авыр елларда да кешеләр ач утырмаган: тегермән төзеп, ипи пешергәннәр. Күл Черкене Зөя елгасы буенда урнашкан авылларның берсе. Узган гасырның 70-80 нче елларына кадәр Зөя, ташып, ярларыннан чыга иде әле. Хәтерлим, моннан алты чакрым ераклыктагы Каенлык авылы белән безнең Күл Черкене арасын су баса иде. Менә шул араны язын көймәдә йөрдек. Һәр авылның үз күпере бар. Язын аны җыеп куялар. Төрлесен күрде авыл. Бүген Күл Черкенендә яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, шуңа сөенәм...
«КЫЯР-ПОМИДОРГА КАРАГАНДА, СУГАН ҮСТЕРҮ ОТЫШЛЫРАК»
Авылда үз эшен башлаган кешеләр шактый, Гыйльметдиновлар шундыйлардан. Наил һәм Римма өч ул үстерә. Гаилә башлыгы шәхси эшмәкәр булып теркәлгән, хуҗабикә исә авылда фельдшер-акушер хезмәтендә.
Гыйльметдиновлар төрле тармакта эш алып бара – суган үстерәләр, инкубаторда чеби чыгаралар, пай җирләрен үзләре эшкәртәләр. Әле берничә ел элек теплицада кышын кыяр-помидор да үстереп караганнар, тик бу юнәлештән баш тартканнар.
– Кыяр-помидор үстерү үз‑үзен акламый, утка күп акча түлисе, – ди Наил. – Ә кыярпомидорның тапшыру бәясе йөз сумнар тирәсе генә. Без эшли башлаганда аның килосы ике йөз сумнан да ким түгел иде. Шуннан бәяләр кисәк кенә төшеп китте.
Ә менә кышын кыяклы суган үстерү отышлы икән. Наил инде бу өлкәне җайлаган – килолап Буа, Тәтеш, Апас районнары кибетләренә тапшыра, алып бетерәләр.
– Суганны 130 квадрат метрлы подвалда үстерәбез, – диде эшкуар. – Суганнарны комга утыртабыз. Бернинди ашламасыз егерме бер көндә үсеп җитәләр. Аннан соң гаилә белән бергә җыябыз. Икенче көнне сәүдә нокталарына таратып чыгам. Кыяклык суганның аерым бер вакыты бар, озак торса саргая, ава башлый. Шуңа күрә карап кына торырга кирәк.
фото 4
Наил белгечлеге буенча агроном. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә белем алган. Колхозда баш агроном булып та хезмәт куйган. Ә берничә ел элек шулай үз эшен ачкан. – Җир эше сезонлы бит, – ди Наил. – Шуңа күрә дә төрле юнәлешне өйрәндем. Инкубаторда чебиләр чыгару нияте әнә шулай эзләнә торгач туды. Яз, җәй өчен бер дигән шөгыль. Һәр 21 көн саен инкубаторыбызда сигез мең баш чеби чыга. Йомыркаларны Европадан гына кайтартам. Ветеринария лабораториясендә тикшерелгәннәрен генә алам, чөнки кош гриппы кебек чирле булуы мөмкин. «Кобб 500» һәм «Росс 308» токымнары белән эш итәбез.
– Европадан кадәр йомырка кайтару чыгымлы түгелме соң? Үзебездә дә никадәр кош фабрикасы бар бит, – дим.
– Әйе, бездә дә шактый. Алар белән дә эш иткәнем бар. Ләкин аларда буш йомыркалар күп була, чеби чыкса да, начар үсә. Ә Европадан кайткан йомырка чебиләре тиз үсә, чыгыш та әйбәт.
Гыйльметдиновлар гаиләсендә эш бөтен кешегә дә җитә. Буа техникумында укучы олы уллары, кулына диплом алгач, авылга кайтырга җыена икән. Хәер, гаҗәп тә түгел, әти кеше улларына үрнәк күрсәткән, димәк, шушы юнәлешне үстерергә генә кирәк.
«БАКЫЙ УРМАНЧЕ ҮЗЕБЕЗНЕКЕ!»
Күл Черкене Бакый Урманченың туган авылы. Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы әлеге бөек шәхес биредә үскән. Авылдашлары аның турында гел бер фикердә: «Гаҗәп дәрәҗәдә гади, ләкин бик зыялы, итәгатьле иде», – диләр. Күл Черкенендә Бакый аганың музее бар. Тыштан ул рәсемдәге йортны хәтерләтә – агачтан, челтәрле тәрәзә яңаклары белән. Сынчы үзе яратканча – гадилек белән бергә зәвык сизелә анда.
– Музей 2012 елның 11 февралендә ачылды, – диде музей җитәкчесе Илдия ханым Гыйниятуллина. – Буа Туган якны өйрәнү музее филиалы булып торабыз. Аның ачылышына ул чакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры булып эшләгән Марат Әхмәтов килде.
фото7
Баксаң, Күл Черкенендә Бакый Урманче музеен булдыруны Флора Әхмәтова-Урманче бик теләгән икән. Иренең вафатыннан соң, Флора ханым бу якларга еш кайткан – мәктәптә булган, халык белән аралашкан, Урманчеларның нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән. Ни кызганыч, Күл Черкенендәге әлеге музейны күрмичә бакыйлыкка күчкән ул.
Әлеге зур булмаган музейда Бакый Урманче ясаган сыннар, картиналар шактый.
Аларны атаклы сынчының улы Айдар махсус бүләк иткән.
– Безнең музейга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да килгәне бар, – диде Илдия Гыйниятуллина. – Рәссам Ирек Нуретдинов ясаган Бакый Урманче портретын бүләк итте. Без аны менә шулай саклап тотабыз.
Гадәттә, музейларга баргач, үзенчәлекле экспонат күрсәтүләрен сорыйм. Биредә дә андый экспонат бар – Бакый Урманченың вафатыннан соң алынган битлеге. Ул бары тик бер генә икән. Башта ул Буа Туган якны өйрәнү музеенда торган. 2012 елда исә Күл Черкененә алып килгәннәр.
фото 5
фото 6
– Музейга бик күп кеше килә, – диде мөдир. – Күпләр сынчының туган авылы нинди икән, дип тә кызыксына. Аннан, без Буага якын. Әйе, музеебыз зур түгел, ләкин бай ул. Ачылган вакытта тагын бер зал өстәп салабыз дигән сүзләр дә ишетелде. Кем белә, бәлки киләчәктә булыр да.
«ҖИДЕ БАЛА – ЧИК ТҮГЕЛ...»
Күл Черкенендә күп балалы гаиләгә дә кердек. Ирле-хатынлы Наилә һәм Марат Гайфуллиннар җиде бала (сигезенчесен көтәләр) үстерә. Егерме ел элек гаилә корган ир белән хатын дин кануннары буенча яши.
фото 8
– Өйләнгәнче үк намазда идем, – диде Марат. – Башта үзебезнең авыл мәчетендә гарәп графикасын, Коръән сүрәләрен өйрәндем. Аннан Буада мәдрәсә тәмамладым. Әби белән бабай да күп догалар өйрәтте, алар гомергә диндә булган.
Маратның әти‑әнисе – Фирдүс абый белән Фирдәвес апа да биредә иде. Алар икенче урамда гомер итә икән. Марат – өлкән уллары. Тагын бер уллары һәм кызлары гаиләләре белән Буа шәһәрендә яши.
– Ярдәм сораганда, балалар белән калып торырга кирәк булганда гел киләбез, – диде Фирдәвес апа.
– Тагын бер улыгыз белән кызыгыз да намаздамы? – дим.
– Юк, алар дин кануннары буенча яшәми. Әлбәттә, Аллаһның барлыгына, берлегенә инаналар. Тик әле абыйлары кебек яшәргә сәгате сукмагандыр. Мин менә акрынлап шул юлга бастым, иншәАллаһ.
Марат ике йөз башлап сарык үстерә. Пай җирләрен алган, авыл башына кечкенә ферма салган.
– Элек йөк ташу белән шөгыльләнә идем, хәзер КАМАЗларны саттык, – диде гаилә башлыгы. – Ун ел элек фермерлык эше белән кызыксынып китеп, сарыклар сатып алдым. Шуннан баш санын гел арттырдым. Ел әйләнәсе ит сораучылар бар. Әле менә бүген генә дә бер сарык суеп бирдем. Ә Корбан бәйрәменә иллеләп китә.
Марат ел саен Корбан гаете көнне авылдашларын тәмле пылау белән сыйлый икән. Шуның өчен ул махсус сарык суя, зур казанда пешерә. Наилә камыр ризыклары пешерә, чәй кайната. Күрше-тирә, корбан сарыклары алырга килгән һәркем табын янына килми китми.
Ашау-эчү турында сүз чыккач, хуҗабикәгә дә сүз каттым. Наиләнең төп эше бала карау. Буа ветеринария техникумының икенче курсында укыганда яулык япкан ул. Тора‑бара әти-әнисе дә дингә килгән.
– Балаларны да Аллаһ кушканча тәрбиялибез, иң зур сөенечем шул, – диде Наилә.
– Күп балалы әни булуның уңай, тискәре яклары нинди? – дим.
– Тискәре дип... Балалы йортта фәрештәләр яши бит. Аллаһка шөкер, тормыш алып бару өчен бөтен нәрсә бар. Менә яңа йорт җиткереп чыктык. Башта Маратның әби-бабасыннан калган кечкенә йортта яшәдек. Хәзер инде иркенәйдек. Азмы‑күпме дәүләт тә ярдәм итә, пособие түлиләр. Балалар бер-берсенә карата бик игътибарлы, итәгатьле. Ике балабыз инде безнең янда түгел. Олы улыбыз Уфада мәдрәсәдә укый, ә кызыбыз Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала.
Наиләгә узган ел «Ана даны» медален тапшырганнар. Әлбәттә, алар балаларын үзләре өчен дип таба, үстерә. Аллаһның бүләге дип кабул итә. Ләкин дәүләт тарафыннан әнә шундый игътибар булу гаилә өчен зур куаныч та, мәртәбә дә.
...Бакый Урманче музеена кергәч: «Икмәкле вә шикәрле Буа төбәгендә сезне күрүебезгә бик шатбыз», – дип каршы алган иде Илдия ханым Гыйниятуллина. Кайтканда ул җөмләнең асылына янә бер кат төшендем. Шуңа кунакчыл дип тә өстисе килде.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов:
– Авылның кайчан барлыкка килүе һәм исеменең ни өчен Күл Черкене дип аталуы турында төгәл мәгълүмат юк. Якынча XVIII гасыр башларында оешкан дип карарга кирәк. Безнең якларда Черкен исемле җиде авыл бар. Халык сөйләве буенча, бу урыннарда сазлык булган, табигый ки, черкиләр дә яшәгән. Менә шуңа да яңа оешкан авылларга «черкен» атамасы биргәннәр дигән фараз бар. Бу урында шуны әйтим: безнең як зонасында эчәргә яраклы су юк дияргә була. Судагы кальций составы унбердән дә ким түгел, ә норма буенча ул җидедән артмаска тиеш. Безнең бабайлар шуны белгән, күргән. (Суны бит кайнатып караганнар.) Һәм Зөя елгасын авылга таба ерып керткәннәр. Нәтиҗәдә, авылда күл ясалган, димәк, эчәргә яраклы су да барлыкка килгән. Авыл атамасындагы «күл» сүзе менә шуның белән бәйле булырга бик мөмкин.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Валитова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: