«Татар Авылы». Ата-бабаларда кунакта
Авылларыбыз арасында монысы – үзенә бер үзгә. Ул үткәнгә ишек диярсең. Ачып карыйсың да... бөтенләй башка дөньяга эләгәсең. Ата-бабаларыбыз йөз, ике йөз ел элек яшәгән чорларга гүяки. Йә шунда кунакка килгәндәй буласың: эләктең һәм менә тулы бер халыкның йолалары турында белеп кайттың. Иң мөһиме – телепортация өчен дә әллә ни күп кирәкми. Казаннан кырык чакрым араны узасың да – күчәсең.
«Татар авылы» – агачтан уеп ясаган капка үзе үк татар авылы икәнен күрсәтеп тора. Мондый капкалар элекке вакытта һәр хуҗаның йөзе булган. Юлчы капкага гына карый – кемнең кем булуы шунда ук аңлашыла. Йорт әле хуҗасының муллык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә зуррак яки кечерәк була алган, ә менә капка... Капканы барысы да күз явын алырдай итеп корып куярга тырышкан.
«Татар авылы»на кергәндә каршы ала торганы өчен хуҗага «афәрин!» дияргә генә кала. Аның ни дәрәҗәдә хәлле булуын инде эчкә кергәч беләчәкбез дип, алга атлыйбыз. Ә эчтә – алагаем зур борынгы җил тегермәне, андыйны, билгеле, ярлы-ябага тота алмас иде…

БЕРЕНЧЕ УНЛЫККА КЕРГӘН ТЕГЕРМӘН
Чынлап та, ялгышмаганбыз. Бу авылны нигез ташларыннан башлап Миңнедамир Камалетдинов дигән кеше күтәрә. Моның өчен никадәр көч һәм чыгымнар кирәк булганын үзе генә беләдер. Җитмәсә, «Татар авылы» – гади генә түгел, ә этнографик авыл. Ызбалары, тегермәне, эш кораллары, җиһазлары бу хакта сөйли. Алар – чын, яңадан охшатып ясаган нәрсәләр түгел. Һәр корылманың да үз тарихы бар.
Чын-чынлап «раритет» булган нәрсәне авыл җирлегендә эзләп табу һәм бәясен килешү – монысы бер хәл. Алга таба – катлаулырак. Аны сүтәргә, төяп, унлаган, йөзәрләгән километрга илтергә кирәк, аннары инде – яңа урында җыярга... Бу бик зур җаваплылык, әмәл таләп итә. Тарих зилзиләләрен шактый күргән корылмалар кайчак ватылып харап булырга мөмкин... Камалетдинов белән аның ярдәмчеләренә балта остасы эше белән реставратор-профессионаллар эшен бергә кушып башкарырга туры килгән.
– Менә бу тегермәнне исән-имин, төзек килеш Биектау районында таптык, – дип сөйли Камалетдинов авылның төп бизәге турында. – Аны кырык икенче елда хатын-кызлар салган, ирләр ул чакта фронтта. Ничек шулай башкарып чыга алуларын күз алдына китерүе дә кыен: эчтә бит он тарта торган олы таш, өстә – өч катлы йорт биеклегендә – ике тонналы механизм. Без кран белән чак күтәрдек, ә алар ничек? Сугыш бит, күрәсең, ач үлемнән котылу чарасы да булгандыр бу тегермән...
Тегермән хәзер дә эшли, баштарак Камалетдинов кунакларга безнең бабайлар ничек он тартканны күрсәтә торган булган. Әмма искергән агач тешләре ватыла башлаган. Ватыкны төзәткәннәр, тик инде тегермәнне тынычлыкта калдырганнар. Какшаган баскычы буйлап өскә – ашлыкны сала торган урынга менәргә теләсәң, рәхим ит. Он тарттыра торган алагаем зур ташка да орынырга була. Тик механизмны башка эшләтмиләр...
Хәер, кунакларга булган кадәресе дә бик җитә! Аларны иң нык гаҗәпләндергәне – тегермәннең өске корылмасын җилне тотар өчен әйләндерергә кирәк булуы. Әйләндерә торган тәртәләре дә шундый зур бит...
Сүз уңаеннан: «Татар авылы» тегермәне ике ел элек илдәге иң матур 10 тегермән исемлегенә керде – Россиянең сәяхәт урыннарын барлый торган атаклы бер сайт версиясе буенча. Аңардан кала, сайт Кижи, Вологда, Архангельск, Суздаль тегермәннәрен үрнәк итеп китерә.

И, ТАЛБИШЕК, ТАЛБИШЕК…
Чүлмәк остасы йортының да үз тарихы бар. Аны Камалетдинов Буа районындагы бер авылдан алып кайткан. Йортка 100 ел. Хуҗабикә апа анда гомере буе яшәгән. Сугыш ветераны дип, фатир биргәч, йортны изге эш өчен тапшырырга ризалашкан.
Атлап керәсең һәм ХХ гасырның беренче яртысына эләгәсең: гади генә бер татар йортына кунакка килгәнсеңмени. Бар да сакланган. Сәке – монда тәгәрәп йоклаганнар. Талбишек – балалар монда тирбәлеп үскән. Комган – аның белән ничә буын юынган, тәһарәт алган. Һәм чып-чын мич тә бар – рус миче. Гафу итегез, татарның рус миче, әлбәттә!
– Татар миче русныкыннан ни белән аерыла? – дип сорый Камалетдинов туристлардан. – Әйе, ул кечерәк була. Дөрес. Ә нигә? Аннары хәйләкәр генә елмаеп дәвам итә: – Татар авылларында мич башында балалар гына йоклаган, шуңа мул урын кирәкмәгән. Олыларга мич башында яту оят саналган: хуҗаларны ялкау дип уйламасыннар... Татарлар мичне юыну өчен дә кулланмаган, димәк, аның авызын да зур итеп ясамаганнар...
Татар көнкүрешеннән андый мисалларны күпләп китерә ала Камалетдинов. Детальләр яратучылар өчен ул – менә дигән чыганак, «Википедия»ң бер якта торсын. Тимерче йортын күрсәткәндә, тагын бер факт белән шаккатыра: татар авылларында тимерчеләр гел руслар булган. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, ханлыкның төрле почмакларында әледән-әле фетнә кубып торган. Хөкүмәт, татарлар корал коймасын дип, аларга тимер эше белән шөгыльләнүне тыйган.


Тал чыбыгыннан үрелгән бишекне түбәгә беркеткәннәр.
«СИН, ИПТӘШ, ТАРАНТАС САТЫП АЛ...»
Миңнедамирның дәүләт тотынырга кыюлык белдермәгән бу эшкә алыну тарихын да сөйләргә вакыттыр.
– Туй сәяхәте гаепле булды барысына да, – дип көлә ул. – Өйләнешкәч, хатыным белән ил буйлап сәяхәткә чыктык. Козмодемьянскида ачык һавадагы гаҗәеп музейга тап булдык, марилар тормышыннан искиткеч күп фактлар белеп кайттык. Икебез дә – мәктәп укытучылары, кайту белән укучыларны тамырлары турында яхшырак белсеннәр өчен, шундый ук этнографик татар авылына алып барабыз, дип килештек. Әмма, ни гаҗәп, ул юк булып чыкты. Удмурт, чуваш, мари, рус этнографик авыллары бар, татарныкы – юк...
Кәефләре кырыла, әлбәттә, әмма алар моны үзләренә максат итеп куялар. Мөгаллимлек иткәндә, музей төзергә җай табылмый. Ә инде мөмкинлек табылгач, шунда ук төзелеш бригадасы туплыйлар. Камалетдиновның үзенең дә куллары алтын. Тапкан акчалар Исәк авылында Җир участогы алырга җитә, шуннан инде эшкә тотыналар. Дөнья игелекле кешеләрсез түгел, булышучылар да табыла. Әмма Камалетдинов хәзергәчә туксанынчы елларда мәдәният министрына мөрәҗәгать итеп тә аның нәтиҗәсе булмавын үпкә белән искә ала. Әле җитмәсә, этнографик музей берәүгә кирәкле түгел, дигәнрәк сүз дә ишетергә туры килә аңа. Сиңа, иптәш, ат, тарантас сатып алып, теләгән кешене шунда йөртсәң, яхшырак булмасмы, янәсе. Нинди ат, нинди тарантас? Камалетдинов бөек татар этнографы Каюм Насыйри туфрагыннан лабаса. Туган халкының тарихы аның өчен дәреслектәге бер бит кенә түгел. Халыкның милли коды – алтын запас, дигән фикердә тора. Аны кадерләп мәңге сакларга кирәк.

КИНО ТӨШЕРҮЧЕЛӘР ФАНТАЗИЯСЕ ҺӘМ БЕР КАДАКСЫЗ МӘЧЕТ
Бүген Камалетдиновка инде берни дә исбатларга кирәкми. Аның «Татар авылы» бик күпләрне җәлеп итә. Биредә хәтта кино да төшерелә. «Зөләйха күзләрен ача» фильмын хәтерлисезме? Кайбер эпизодлары нәкъ менә монда эшләнгән. Татарстан буйлап йөреп, кино төшерүчеләр узган гасыр авыл йортын тулаем чагылдырган башка вариантны таба алмаган. Ә монда, ди Миңнедамир, барысы да шул чактагыча, йорт хәтта ике якка бүленгән: ирләр ягы һәм хатын-кызларныкы...
Камалетдинов фильмда үзе дә төшә – фәкыйрьләр комитеты рәисе ролендә. Нәкъ менә ул, Зөләйха гаиләсен кулаклыкта гаепләп, йодрык төйнәп килә. Кинотөркем өчен консультация уздырырга да туры килә аңа. Берсендә режиссёр «Татар авылы» хуҗасын төн уртасында кузгата: төп героиняны коедан суны дөрес итеп алырга өйрәтүен сорый...
Кино төшерүчеләргә дә ачуы бар Камалетдиновның. Йортта төшерер өчен түшәмнәрне махсус корымлыйлар. Ә татарларда, ди йорт хуҗасы, андый хәл була алмаган – идән дә, түшәм дә гел агартып торылган.
Хәер, бу хәлләр инде үткәндә. Камалетдинов һаман да зур планнар белән яши, аларның барысын да чынга ашырырга гына мөмкин булмавын әйтә. Ун ел элек, мәсәлән, ул, бик борчылып, «Татар авылы»на берәр борынгы мәчетне китерергә теләвен әйткән иде. Ничек инде авыл мәчетсез булсын, ди?! Үлеп барган бер авылда андый мәчетне тапкан да хәтта. Әмма юл узарга чыдамас, таралыр дигән фикергә килгәннәр.
Бүген, ун ел узганнан соң, «Татар авылы», ниһаять, мәчетле. Әйе, ул яңа, әмма өч гасыр элек татар авылларында ничек салсалар, нәкъ шундый итеп корганнар. Бу проект – архитектор Нияз Халитның бүләге. Өч гасыр элек торгызгандай, мәчетне бер кадаксыз күтәргәннәр.
– Кунакларга әйтәм: бер кадак тапсагыз, шунда ук миллион бирәм, дим! Әле тапканнары юк, – дип көлә, кинәнеп, хуҗа.
«Татар авылы». Ул бу авылны юктан бар иткән зат.

Бер кадаксыз күтәрелгән мәчет.

Ишегалдында боланнар тотмаганнар. Ә «Татар авылы»нда алар бар.
Казаннан М-7 шоссесы буйлап 40 километр ераклыкта – Исәк авылында.
Борынгы тегермән, чүлмәкче йорты, татар утары.
Остаханәләрдә Шырданча катык әзерләргә, кыстыбый пешерергә яки чүлмәк ясап карарга була.
Михаил Рябинин
Добавить комментарий