Татар Дөм-Дөме: кечкенә авылның бөек даны
Татар авыллары. Бер машиналык акчаны ничек эшләргә
26 октября 2018
МӘКТӘП БИНАСЫ –БҮТӘН МАКСАТКА...
Татар Дөм‑Дөме зур түгел: 260 кеше яши, туксанлап йорт бар. Элек тә ул әллә ни зур булмаган. (Ерак түгел Айталан авылы бар. Ул да Дөм‑Дөм җирлегенә карый. Анда гомумән12 генә кеше гомер итә, 7 йорт бар. – Авт.) Дөм‑Дөмдә мәктәп юк, дөресрәге, булган, әмма тугызъеллык белем үзәге 2011 елда ябылган. Балалар саны аз, дигәннәр. Ә балалар бакчасы эшли әле, 8 бала йөри икән. Гаҗәп тә, кызганыч та: яңа ике катлы мәктәп бинасын 1996 елда ачып, биш елдан ябып та куйганнар. Югыйсә утыздан артык бала укыган.
– Мәктәп ябылгач, авылдан сигез яшь гаилә чыгып китте, – диделәр Дөм-Дөмдә. Сәбәбе бик гади: укытучылар эшсез кала, мәктәптә эшләмәгәннәре дә читкә китү ягын карый.
– Балаларыбыз Шүрнәк урта мәктәбенә йөри, – дип сөйләде ата-аналар. – Иртәнге җиде тулганчы чыгып китәләр. Кичке дүрткә генә кайтып җитәләр. Туган авылларында укысалар, болай интекмәсләр иде.
Нәрсә дим? Ата-аналар үзләре активлык күрсәтмәгән. Югыйсә утыздан артык бала укыган белем үзәген (ә бу авыл өчен начар күрсәткеч түгел) ябып куймаслар иде. Район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә кат‑кат барырга, хатлар язарга кирәк булгандыр. Андый очраклар күп булды, район хакимиятләре, ата‑ана сүзен тыңлап, бала саны аз булган шактый мәктәпләрне саклап калды.
Бүген исә мәктәп бинасы балалар бакчасын, авыл җирлеге идарәсен, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне, музейны, элемтә бүлеген үзенә сыендырган. Кыскасы, авылның үзәге. Дөм‑Дөм авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Бәдретдинов безне башта шунда алып китте.
Китапханәче Венера Ибниева берничә авыл апасы белән газета-журналлар караштыра иде.
Китапханәче Венера Ибниева берничә авыл апасы белән газета-журналлар караштыра иде, шул исәптән – «Татарстан» журналын да. («Безне монда беләләр!» – дип күңел күтәрелеп китте. – Авт.)
– Газета-журналлар кыйммәт бит, элеккеге кебек берничә матбугат басмасы яздырырга кешенең акчасы юк. Шуңа күрә китапханәдән алып укыйлар. Кулдан кулга йөри‑йөри газета-журналлар таушалып бетә, – диде Венера апа.
Ачык, аралашучан халык яши Дөм-Дөмдә. Авылның якынча тарихы, үткәне турында сөйләштек. Айгөл Гатина, архивларда утырып, туган авылы турында мәгълүмат туплый икән. Киләчәктә китап чыгарырга ниятлиләр.
– Авылның тарихын тирәнтен өйрәнгән кеше юк әлегә, – диде Венера Ибниева. – Ләкин кызыксынучылар шактый. Шулай булгач, киләчәктә Дөм-Дөмнең тарихын, бүгенгесен яктырткан китап пәйда булыр, дип ышанам.
Китапханәгә җыелган апалар авыл исеменең килеп чыгышын болайрак аңлатты:
– Явыз Иван Казанны алгач, халык бу якларга качып китеп, күченеп утырган. Ә биредә урман, караңгылык булган. Шуңа күрә Дөм‑Дөм дип исем биргәннәр, – диделәр. Ләкин бу, аңлашыла, халык телендә йөргән риваять кенә, алга таба бу темага яңадан әйләнеп кайтырбыз әле.
«БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ!»
– Дөм‑Дөмгә килгәч, Галиевларга керми китмәгез, – диделәр безгә. Бактың исә, биредә бик атаклы, абруйлы гаилә яши икән. Беренчедән, гаилә башлыгы Фоат абый күп еллар авылда имам булып торган. Бүген әлеге изге эшне улы Илшат дәвам итә. Өч буын булып – дәү әти‑дәү әни, әти-әни, балалар – бөтенесе бергә тату гомер итәләр. Икенчедән, Илшат хәзрәт КФХ булып теркәлгән. Үзләренең, туганнарының пай җирләрен алып эшкәртә. Техникалары бар. Шуңа өстәп йөзләп умарта оясы да бар. Берничә баш үгез, каз, тавык‑чеби асрыйлар, кыскасы, нык хуҗалык. Өченчедән, Фоат абый – танылган хоккейчы Данис Зариповның әнисенең туганнан туган абыйсы. Илшат хәзрәт белән Данис Зарипов өченче буын туганнар булып чыга.
– Әле кичә генә Казаннан кайттык, Данисларның гаиләсенә кунакка бардык, – диде Илшат Галиев.
Танылган хоккейчы әнисенең туган авылы – Дөм‑Дөмне онытмый икән. Авыл балалары өчен махсус хоккей мәйданчыгы ясаткан. 15 пар хоккей киеме бүләк иткән. Район үзәкләрендә дә мондый яхшы сыйфатлы костюмнар юк, ди. Данис Зарипов хәтта Гагарин кубогын да Дөм‑Дөмгә алып кайткан. (Агымдагы елның 22 апрелендә «Ак Барс» хоккей командасы Казанда узган матчта ЦСКА командасын җиңеп, чираттагы Гагарин кубогына ия булды бит.) Авыл халкы, бигрәк тә ир балалар өчен бер бәйрәм, тамаша булган ул. Үсмерләр кубокны тотып та, кочып та караган.
Берничә тапкыр Дөм‑Дөмдә Данис Зарипов кубогы өчен уеннар да үткәргәннәр. Республиканың төрле районнарыннан килгәннәр. Бүләкләрне танылган спортчы үзе алып кайткан. Казан–Чаллы трассасында Татар Дөм-Дөменә юл күрсәткече дә әлеге вакыйгаларга бәйле булган: тиз арада авылның даны еракларга таралган. Һәм, димәк, бирегә килүчеләр дә арткан.
– Авыл балаларына мөмкинлекләр аз, дип, Данис малайлар өчен шундый чаралар оештырды, – диде Илшат Галиев. – Дөрес, хоккей уйнаган үсмерләр хәзер мәктәпне тәмамлап, Дөм-Дөмнән китте инде. Яңа команда туплыйсы була. Боз мәйданында һәр көн шөгыльләнсәң генә, уңышка ирешеп була, хоккейда бигрәк тә.
Сигез дистәне тутырган Фоат абый да – хоккей җанатары. Энекәше уйнаган бер генә матчны да калдырмый икән. Танылган хоккейчы бабайга бик зур телевизор алып кайтып биргән. Фоат абый Данис Зарипов турында менә нәрсәләр сөйләде:
– Безнең нәсел дип горурланып, Данис өчен сөенеп утырам. Балачакта Дөм‑Дөмгә ул еш кайта иде. Безнең балалар белән уйнап үсте. Кечкенә чагында татарча яхшы белә иде, хәзер оныткан. Энекәш белән рус телендә аралашабыз.
Фоат абый тормыш иптәше Рәхилә апа белән ике ул, бер кыз үстергән. Әйткәнемчә, төпчекләре Илшат төп йортта калган, олы уллары гаиләсе белән күршедә гомер итә. Кызлары гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яши.
– Картлык көннәрендә ялгыз калган әби-бабайларны кызганам мин, – дип сүзгә кушылды Рәхилә апа. – Мин үзем дә каенана, каената белән яшәдем. Бергә тормыш итү күпкә җиңелрәк, шуны аңламыйлар. Оныкларга күз‑колак булу, кайнар ризык пешереп тору, хайваннарны карау – хәлдән килгәнчә булышасың. Картларга да күңелле – моңаеп утырырга вакыт та, мөмкинлек тә юк. Бер баланы үз яныңнан җибәрергә кирәк түгел, бетте-китте.
– Алар бит әле әти‑әнине тыңлап та тормый, – дигән булам.
– Ничек тыңламасын? Ата‑ана сүзеннән чыккан бала рәхәт күрми ул! Тыңларга тиеш...
Галиевлар йортында ямь, җылылык бар. Алар акыллы, тыйнак, зыялы, өстәвенә бик тырышлар. Мәш килеп, нәсел шәҗәрәсен төзиләр, архивларда утыралар. Илшат хәзрәт авыл тарихы белән дә кызыксына икән.
– Дөм‑Дөм исемле авыллар якын-тирәдә тагын бар. Безнең авыл чагыштырмача яшь, XVII гасырда гына оешкан. Менә халык шул борынгырак авыллардан күчеп утырмаганмы дигән фараз бар. Тикшереп, ныклап өйрәнеп бетерергә кирәк.
Галиевлар өч буын булып – дәү әти‑дәү әни, әти-әни, балалар – бөтенесе бергә тату гомер итәләр.
Галиевлар, мәш килеп, нәсел шәҗәрәсен төзиләр, архивларда утыралар.
Үзләренең, туганнарының пай җирләрен алып эшкәртәләр. Техникалары бар. Шуңа өстәп, йөзләп умарта оясы да тоталар.
СЕЗОНГА – БЕР МАШИНАЛЫК АКЧА?!
Дөм-Дөмдә тагын бер кеше белән таныштык. Аны авылда тырыш кырмыскага тиңләделәр: бер дә тик тормый икән. Республиканың төрле авылларында йөреп, мондый кешене очратканым юк иде әле!
Гөлнур Сәгъдиева табигатьтә нәрсә үсә, шуны җыеп, эшкәртеп сата. Иртә яздан үләннәр киптерә, себерке бәйли, җиләккә бара, караңгы көзгә кадәр гөмбә җыя, маринадлый, салатлар, тагын әллә ниләр ясый. Алты ай эчендә яңа «Лада Гранта» машинасы алырлык акча эшләгән. Элек Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән, Дөм‑Дөмгә күченеп кайтканнарына сигез ел икән.
Гөлнур апаны быел ике тапкыр кара елан чаккан. Бәхетенә, аягында ирләр күн итеге булган. Гөмбәче куркыныч вакыйга турында болай дип сөйләде:
– Елан аяк киеменә теше белән ябышты, көчкә котылдым. Быел кара елан бик күп булды. Алардан болай да курка идем, шуннан соң урманга улымны ияртеп барырга тырышам. Янда кеше булгач, барыбер тынычрак.
– Кара елан ташлангач, берәү урманга бүтән борылып та карамас иде, – дим.
Гөлнур Сәгъдиева алты ай эчендә яңа «Лада Гранта» машинасы алырлык акча эшләгән.
Хуҗабикәнең ике як өйдәге идән астын күреп гаҗәпкә калдык: шыплап тулган.
– Ә нишлисең, яшәргә кирәк. Эшем шул бит. Улымны да аякка бастырасы бар әле.
Гөлнур апа җәй буена иртәнге дүрттә торган. Җиләккә шулай таң белән чыгып киткән. Көн эсселәнгәнче, чиләкләрен тутырып кайта торган булган. Җиләк сатып та хәйран акча эшләгән. Шулай да иң үтемле «бизнес» – гөмбә икән. Аңа сорау зур, ди. Бәясе төрлечә: эшкәртелгән ярты литрлы банка 200 сумнан башлана, аның да төренә карап, өч литрлысы 1500 сумга кадәр.
– Гөмбәгә Удмуртия урманнарына барабыз, – ди Гөлнур апа. – Ирем исән вакытта бергә йөри идек. Мин кечкенәдән гөмбәләрне яхшы аерам, әни белән алты яшемнән урманга йөрдем. Гомер буе гөмбә җыйдык, тик үзебез өчен генә. Кем уйлаган шулай акча да эшләп була дип...
Гөлнур апа үзе ак гөмбәгә өстенлек бирә. «Тавык шулпасына ак гөмбәне салып пешергән аштан да тәмле әйбер юк», – диде безгә. Хуҗабикәнең һәр гөмбәгә аерым рецепты бар. Мәсәлән, әтәч гөмбәсе (лисички) – кыздырырга, баллы гөмбә (опята) маринадларга яхшы икән.
Хуҗабикәнең ике як өйдәге идән астын күреп гаҗәпкә калдык: шыплап тулган. Анда ни генә юк: кыяр, помидор, кайнатмалардан башлап, гөмбә салатларына кадәр.
– Кайнатмаларны да сатасызмы? – дим.
– Әйе, – дип елмайды Гөлнур апа. – Кыш көне Алабуга базарыннан кайтып кергән юк. Мине анда белеп бетерделәр инде. Товарны сорап кына торалар. Әйтмәгәнем булсын, сигез ел эчендә гөмбә белән берәүнең дә агуланганы юк. Алдан заказ биреп китәләр. Берочтан машинага төяп базарга мунча себеркесе, дару үләннәре дә алып барам...
Тырышкан табар, диләрме әле. Табигать-ана биргән хәзинә белән дә шулкадәр акча эшләргә була икән. Әлбәттә, иренмәсәң. Ә без, эш юк, дип зарланабыз.
КОЛХОЗ – ҮЗЕБЕЗДӘ!
Биредә авыл халкы «колхозда эшлим» дип сөйләшә. Айталан белән Дөм‑Дөм, икесе бер хуҗалык булып, элеккечә яшәп ята. Дөрес, исеме колхоз түгел, «Яшь көч» Агрофирмасы» ҖЧҖ дип атала. Ә эш системасы шул ук калган. Агрофирманың җитәкчесе – Рузилә Хәдиуллина. Колхоз системасы таралганнан бирле шул вазыйфада икән ул. Дөрес, башта ире белән эшләгәннәр. Ул кисәк кенә вафат булгач, агрофирманы үзе генә алып бара башлаган.
– Ирем исән вакытта хуҗалык зур – дүрт авылны берләштерә иде, – дип сөйләде Рузилә ханым. – Аннан Дөм‑Дөм белән Айталанны гына калдырдым. Хатын‑кызга зур хуҗалыкны алып бару бик җиңел эш түгел. Яшь тә бар бит. Яп-яшь килеш шушы авылга килен булып төштем. Дөм‑Дөмне бик якын күрәм, гомерем монда узды. Шуңа да авыл таралмасын, бетмәсен иде, дим. Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар бездә.
Язгы чәчү, урып‑җыю вакытында агрофирмада – 70–80 кеше, ә ел дәвамында 40 кеше эшли икән. Хезмәт хакы белән тоткарлыклар юк, диделәр.
«Яшь көч» хуҗалыгы сөт җитештерү, иген үстерү буенча районда беренче урында исәпләнә. 1100 баш мөгезле эре терлек бар. Тәүлегенә бер сыердан уртача 18 литр сөт савалар (республика буенча бу күрсәткеч – 17,4%). Ләкин иң мөһиме бу түгел. Иң сөенечлесе – Рузилә ханым авыл халкын да кайгырта. Сабантуй, башка бәйрәмнәр оештыра. Авыл мәдәният йортына (бина яңа, район көче белән 2014 елда салынган) читтән артистлар чакырып, концертлар куйдырта, юлларны карый. «Сабантуйда гел кыйммәтле бүләкләр: суыткыч, тузан суырткыч, башка кирәк-яраклар өләшенә», – дип сөйләде авыл апалары. Агрофирмада эшләүчеләргә, хезмәт хакыннан тыш, бәйрәмнәрдә бүләкләр дә була икән.
Мондый эш тәртибе элеккеге колхоз системасын хәтерләтте. Ул заманда да күмәкләшеп эшләү, яшәү тәртибе бар иде. Бәйрәм җитәме, берәр гаиләдә үлем-җитемме, авыру-сырхаумы, колхоз җитәкчесенә ярдәм сорап киләләр. Дөм‑Дөмдә бүген дә шулай икән.
...Авылларга барган саен тырыш, гади кешеләрен күреп сөенәсең, ә буш йортларын күреп көенәсең. Татар Дөм-Дөмендә рәхәтләнеп яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар: асфальт, таш түшәлгән юллар, өйләргә газы, суы кергән. Биредә эш юк дип тә зарланып утырмыйлар, теләгән кешегә «Яшь көч»тә эш бар, хезмәт хакы да авыл җире өчен начар түгел. Ә барыбер яшьләр калмый, диләр. Ни кызганыч! Авыл җирлеге башлыгы: Рафаэль Бәдретдинов: «Дәүләт программалары, ягъни бу рәхәтлек нәкъ утыз елга соңга калды. Ул чакта авыл җирендә мондый шартлар булса, кешеләр шәһәргә китмәс иде. Ә хәзер соң инде, бер читкә киткән кеше яңадан әйләнеп кайтмый шул... Шәһәргә караганда да уңайлырак шартлар тудырылып, авыл тормышын тамырдан үзгәртү булса, бәлки бездә дә тормыш яңарыр әле», – диде. Бирсен Ходай…
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
«Татар энциклопедик сүзлегендә Дөм‑Дөм турында мондый мәгълүмат бар: «Татар Дөм‑Дөме Нократ елгасыннан – 5 чакрым, Алабуга шәһәреннән 35 чакрым ераклыкта урнашкан. 1989 елда 338 кеше (татарлар), 1997 елда 298 кеше яшәгән. Оешу вакыты – XVII гасырның беренче яртысыннан да соң түгел. Дөм‑дөм авылы урынында башта мари авылы булганлыгы билгеле.
Добавить комментарий