Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар каргалысы: Безнекеләр кайда да югалмый

Оренбургтан унсигез чакрым ераклыкта Татар Каргалысы авылы урнашкан. Дөресрәге, бистә исемен йөртә ул, 5500 тирәсе халкы бар. 1744 елда Казан губернасыннан бирегә күчеп утырган берничә гаилә, урманны кисеп, авыл иткән. Шул гомер эчендә авыл Россиянең иң зур татар авылларының берсенә әйләнгән. Иң сөенечлесе – ул һаман да үсештә, ел саен дистәләгән йортлар төзелә. Моның сере, сәбәбе нәрсәдә? Татар Каргалысына баргач, әнә шушы сорауга җавап эзләдек.

«СӘЕТ БАБАЙ НӘСЕЛЕН ДӘВАМ ИТӘМ!»

Татар Каргалысында нигездә татарлар гомер итә. Казанга терәлеп торган бистәләр кебек үк биредә дә шәһәрчә яшиләр. Ике мәктәп бар, аларда 700 дән күбрәк бала белем ала. Дистәдән артык кибет, мәдәният йорты, амбулатория үзәге, 1980 нче елларда ачылган зур гына кошчылык фабрикасы да бар. Әле көтү дә чыга, бер түгел, икәү икән. Кыскасы, монда тормыш кайный.

Авылга нигез салучы – Сәгыйть Аит улы Хәялин. Тарихи документларда әйтелгәнчә, ул Татарстанның хәзерге Саба районы кешесе була. Ә бу якларга ул хөкүмәт кушуы буенча килә. Үзе белән Казан, Уфа губерналарыннан туганнарын һәм ачык далага чыгып китәргә курыкмаган сәүдәгәрләрне дә ияртә. Максаты – Урта Азия белән сәүдәне оештыру була. Һәм ул максатына ирешә дә.

Бүген авылда Сәгыйть Хәялинның сигезенче буын оныгы гомер итә. Ул безнең белән бик теләп аралашты:

– Хәялин Равил Рәхмәтулла улы булам. Гомер буе Татар Каргалысында яшәдем. Югары белемле икътисадчы мин. Колхозда баш бухгалтер, аннан фермер да булдым. Соңрак авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкардым. Бүген лаеклы ялда. Тормыш иптәшем Халидә белән бер кыз, бер ул үстердек. Балаларның үз гаиләләре бар, авылда калдылар. Менә шулай матур гына яшәп ятабыз.

– Сәгыйть бабагыз турында нинди мәгълүмат беләсез? – дим.

– Шактый беләм. Бәләкәй чактан ук безнең гаилә тарихын ишетеп үстем. Авылда беренче җирләнгән кеше – Сәгыйть бабайның улы. Ул 1745 елда дүрт яшендә чирләп үлә. Хәер, гаҗәп тә түгел, землянкаларда яшәгәннәр, ни рәтле ризыгы, ни шартлары дигәндәй. Дөрес, аннан соң монда тормыш яхшырган – йортлар җиткереп кергәннәр. Бабай бит үзе белән тырыш кешеләрне – сәүдәгәрләрне иярткән. Ләкин шулай да моңарчы үзләштерелмәгән җирләрдә яңа тормыш башлау бер дә җиңел булмый. Үзләренең тырышлыклары, әрсезлекләре нәтиҗәсендә тирә-якта дан казанып яши белгәннәр.

Чынлап та, Каргалы авылының даны еракларга тарала. Җирле халыкның бер өлеше Пугачев восстаниесендә дә катнаша.

– Тирә-якта казах, башкорт халыклары яшәгән, алар белән даими рәвештә төрле низаглар килеп чыккан, – дип дәвам итте Равил абый. – Бер төркем ир-ат, үзара сөйләшеп, казак булып языла, чөнки аларга корал кирәк була. Нәтиҗәдә, җирле казаклар белән бергә эш итә башлыйлар. Үзләрен кыерсытырга ирек бирмиләр. Каргалының өч сарыгы югалса, алар, күрше казах авылына барып, ун сарыкны юк иткән. Әнә шулай итеп мал урлауга нокта куйганнар. Авылда бер кеше югалса, шунда ук барып үчен алганнар. Ләкин бездә казачест-во озак бармый, дөньялар тынычлангач, аның кирәге калмый.

Равил абый белән авылның үткәне турында тагын шактый сөйләштек. Халык ялкаулана, мал асрамый башлады, ди. Хәер, Оренбургта гына түгел, Татарстанда да шул ук хәл. Рәхәт яшәргә өйрәндек, бөтен сәбәп шул. Анысы да монысы, карбыз, кавын үстерү турында сораштым, чөнки юлда килгәндә берничә җирдә карбыз басулары күзгә чалынды.

– Элек колхоз басуында да, хуҗалыкта да карбыз үсә иде, хәзер бетте, – диде әңгәмәдәшем. – Бүген бу культураны Тозлы күл ягында үстерәләр, ә без сатып кына алабыз. Сезонында бик арзан бит ул. Элек бәрәңгене дә бакча тутырып утырта идек, хәзер чиреге генә калды. Ялкаулыкмы, кирәксенмәүме, белмәссең. Эх, менә тозлы карбыз белән сыйлаган булыр идем, әле юк шул. Тозлый торган карбыз сентябрьдә генә өлгерә, аннары кыш буе ашыйбыз. Бик үзенчәлекле ул, кышын килегез, сыйлармын.

Бүген авылда Сәгыйть Хәялинның сигезенче буын оныгы гомер итә.

ЭШМӘКӘРЛӘР КҮП

Авыл буенча йөргәндә шуңа игътибар иттек: татар авылларына хас пөхтәлек бар монда. Ташландык йортлар юк диярлек, чүп баскан ихаталарны да очратмадык.

Гадәттә, авылларга баргач, җирлек башлыклары белән очрашабыз. Татар Каргалысында әлегә авыл җирлеге башлыгы үзенең эшен туктатып торган. Баксаң, Оренбург өлкәсендә бу вазыйфадагы кешене халык үзе сайлап куя икән. Без барганда монда да 20 сентябрьдә узачак сайлауга әзерләнәләр иде.

– Вакытлыча эштән китеп тордым, мин хәзер авыл җирлеге башлыгына кандидат, – диде Марат Сәетов. – Өметләнәм инде, авылдашлар бу юлы да миңа ышаныч күрсәтер, чөнки үз эшемне яратып башкарам. Бер срок, ягъни биш ел авыл җирлеге башлыгы булып тордым.

Татар Каргалысында үз эшен башлаган кешеләр күп. Ир-атлар дистә еллардан бирле йөк ташу белән шөгыльләнә, күбесенең бер генә түгел, икешәр техникасы бар. Андый эшмәкәрләр җитмештән артык. Тагын әле бишәр йөз меңнән башлап кош-корт тотучы гаиләләр дә шактый, рәсми рәвештә үзмәшгуль булып теркәлгәннәр. Ел әйләнәсе тавык-чеби үстерәләр, үзләре урнаштыра да. Оренбург, Башкортстан – Татар Каргалысында үскән каз-үрдәкләрне бөтен җирдә яраталар икән.

– Егермедән артык хуҗалык иген чәчү, печән үстерү белән шөгыльләнә, фермер булып теркәлделәр, – диде Марат Камил улы. – Бездәге бодайның сыйфаты Татарстан белән чагыштырганда яхшырак, чөнки климат башка. Оренбургта өченче класслы бодай үсә, ул күмәч пешерү өчен бик яхшы санала. Көнбагыш та мул уңыш бирә, фермерлар яхшы гына керем ала. Бер эре шәхси эшмәкәр авыл янында зур, заманча тегермән ачты, анда йөзгә якын эш урыны булды.

– Аңлавымча, сездә яшьләр күп кала? – дим.

– Алар китми дисәм дә була. Күбесе, белем алгач, яңадан әйләнеп кайта. Соңгы елларда уннан артык бала Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында укып йөри, Казанда укучы студентлар да шактый. Кайберләре Татарстанда кала да. Бездә җәй озынрак була, аннан, Оренбургка да орынып торабыз. Яшь гаиләләргә бала үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бәхетне читтән эзләп йөрисе түгел.

– Вакытлыча эштән китеп тордым, мин хәзер авыл җирлеге башлыгына кандидат, – диде Марат Сәетов.

«СОВЕТ ЧОРЫНДА ДА МӘЧЕТТӘ НАМАЗ УКЫЛГАН»

Татар Каргалысы гомергә динле, мәдәниятле була. Авылда беренче мәчет 1749 елда төзелә. Мәчет имамы Габдессәлам Уразмөхәммәтов бирегә Арча районының Ташкичү авылыннан күчеп килә. Авыл мулласы мәктәп-мәдрәсә ачуга ирешә, аны авылның беренче шагыйре дип тә атыйлар. Шигырьләре «Татар поэзия антологиясе»нә кергәнлеге билгеле. (Сүз уңаеннан, Габдессәлам Уразмөхәммәтовның оныгы – татар шигърияте классигы Әбелмәних Каргалый.)

Каргалы мәктәп-мәдрәсәсендә Россиянең беренче рәсми мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов та укыган. Шулай ук татар дөньясына исемнәре яхшы таныш булган күп кенә мәгърифәтчеләр дә Татар Каргалысында яшәп белем алган.

Татар Каргалысында XX гасыр башында ун мәчет эшләгән. Алда әйтелгәнчә, беренчесе – 1749, икенчесе – 1760 (XVIII гасырда җәмгысе сигез Аллаһ йорты ачыла), тугызынчысы – 1884 елда, унынчысы 1909 елда төзелгән. Бүгенге көндә сигезенче «Куш манара» һәм унынчы «Ак мәчет» сакланып калган. 2006 елда исә авылда яңа «Әссәлам» мәчете сафка баскан.

– 1992 елдан бирле биредә имамлык итәм, – диде «Куш манара» мәчетенең имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин. – Без урта мәхәлләгә карыйбыз, һәм бу иң олы мәчет санала. Казандагы Мәрҗани мәчетенең «чордашы» ул. Аллаһ йорты Екатерина II рөхсәте белән төзелгән була. Аны 1795 елда сәүдәгәр Мәһди Кайсаров һәм аның улы Габдерәхим үз акчаларына торгыза. Иң сөенечлесе – совет чорында да «Куш манара» мәчете эшчәнлеген туктатмый. Бөтен Оренбург өлкәсенә өч мәчет торып кала, шуның берсе Татар Каргалысында була!

Бөек Ватан сугышы елларында мәчет ашханә ролен үти. Анда әсир төшкән яралы солдатлар, шулай ук үзебезнекеләр дә тукланган. Икенче катында дәваланганнар.

– 2006 елда авылга Германиядән кунаклар килде, – дип дәвам итте Хәлиулла хәзрәт. – Өлкән яшьтәге ир белән улы иде ул. Баксаң, шул бабай сугыш вакытында мәчеттә яшәгән. Подвал өлешендә торганнар. «Монда безне ачлыктан, үлемнән алып калдылар», – дип әйтте кунак бабай. Һәм аның тамагын туйдыручыларга дога кылуымны сорады…

1943 елгы зәмһәрир суыклар вакытында мәчетнең манараларын сүтеп ягалар. Башка чара булмый – яралы солдатларны җылытырга, тамакларын туйдырырга кирәк. Дөньялар тынычлангач, 1946 елның 26 октябрендә Татар Каргалысының «Куш манара» мәчете СССР мөселманнарының дини җәмгыятендә рәсми рәвештә теркәлә. Һәм шуннан мәчеттә биш вакыт намаз укыла башлый. Истәлекләрдән күренгәнчә, 1950-70 нче елларда җомга намазына иллеләп кеше йөри, дини бәйрәмнәрдә мәчеткә өч йөзләп кеше килә.

Бүген исә «Куш манара» мәчете икенче яшьлеген кичерә. Хәзрәт әйткәнчә, бөтен ил белән төзекләндергәннәр аны. Шул исәптән, Татарстан, Башкортстан да бик ярдәм иткән.

– Төзекләндерү эшләрен 2020 елда башлаган идек, Аллаһның рәхмәте белән быел төгәлләдек, – диде Хәлиулла хәзрәт. – Диварлар, тәрәзәләр – барысы да яңартылды, ләкин төп бизәкләрне сакладык. Тәһарәтханә, мәҗлесләр үткәрү өчен, өстәп, аш-су бүлмәсе салдык. Бүген инде бу – тулы бер үзәк, авылның гына түгел, ә бөтен Оренбургның йөзек кашы.

– Төзекләндерү эшләре күпмегә басты? – дим.

– Аның төгәл суммасын әйтеп тә булмый. Кемдер төзелеш материаллары белән ярдәм итте, икенчеләр бушка утын, суын кертте, өченчеләр люстра алып бирде. Махсус цементны Санкт-Петербургтан кадәр кайтардылар. Әйтәм бит, бөтен ил белән эшләнде. Төзекләндерү вакытында да мәчет ишекләре ябылмады. Бүген җомга намазында 100–150ләп кеше була.

«Куш манара» мәчете икенче яшьлеген кичерә.

– 1992 елдан бирле биредә имамлык итәм, – диде «Куш манара» мәчетенең имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин.

БАЛАЛАР ҮЗӘГЕ – МИЛЛӘТКӘ БҮЛҮ ЮК

Татар Каргалысының борынгы мәчете белән танышканнан соң, тагын бер матур, заманча урынга юл тоттык. 2020 елда авылның эшмәкәрләре – бер төркем хәйриячеләр буш торган ике ике катлы бинаны балалар үзәге итәргә ниятли. Нәтиҗәдә, якты, иркен бүлмәләр булдырыла, заманча җиһазлар кайтарыла. Бүген «Бәхет нурлары» үзәге – балаларның да, ата-аналарның да яраткан урыны.

– Биредә гимнастика, бию, рәсем, инглиз, гарәп телләре түгәрәкләре эшли, – дип сүзен башлады үзәкнең җитәкчесе Гүзәл Кашаева. – Үзәктә егерме кеше эшли. Бездә балалар бушка шөгыльләнә, ә әниләр өчен түләүле фитнес, рәсем түгәрәкләре бар. Дөрес, аның суммасы шәһәрдәге кебек зур түгел инде. Уңайлы бит – баласын көткәндә, әни кеше үзе дә вакытын файдалы үткәрә.

Иң гаҗәбе – балалар үзәге бюджет оешмасы түгел, ул фәкать меценатлар акчасына (!) яши. Педагогларга хезмәт хакы да, ут белән газ да – барысы да игелекле авылдашлары ярдәме белән түләнелә.

– Милли тәрбиягә зур игътибар бирәбез, – дип дәвам итте сүзен Гүзәл Рәшит кызы. – Шулай ук ислам кануннары турында да сөйлибез, балалар бик яратып йөри. Зуррак балалар өчен һөнәр сайлау юнәлешендә дә эш алып барыла: төрле һөнәр ияләрен чакырып, лекцияләр укыйбыз, остаханәләр үткәрәбез. Балалар белән төрле шәһәрләргә, шул исәптән Казанга да экскурсиягә бардык.

Балалар үзәге нигездә кыз балалар өчен махсуслашкан: тегү сыйныфы, аш-су әзерли торган бүлмәне күреп сокландык, матур милли күлмәкләр дә эленеп тора.

– Чын татар кызлары тәрбиялисез икән, – дидем Гүзәл Рәшит кызына.

– Юк, монда башка милләт балалары да йөри. Максат – уңган хуҗабикәләр, зыялы кызлар үстерү.

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕТДИН «ӘХМӘТ БАЙ» КИТАБЫНДА БОЛАЙ ДИП ЯЗА:
– Сакмарның уң як яры буйлап сузылган дүрт чакрым җирдә унөч меңнән артык кеше яшәгән. Авыл аша Сакмарга Каргалы елгасы агып төшә, шуңа да күп кенә халык өчен ул авыл Каргалы буларак билгеле. Әлеге авылдан билгеле сәүдәгәрләр, эре меценатлар, Идел һәм Урал буйларында мәктәп-мәдрәсәләр тотучылар чыккан.

Мәҗлесләр үткәрү өчен, өстәп, аш-су бүлмәсе салалар.

Бүген «Бәхет нурлары» үзәге – балаларның да, ата-аналарның да яраткан урыны.

– Милли тәрбиягә зур игътибар бирәбез, – диде Гүзәл Рәшит кызы.

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ СЕҢЛЕСЕ МОНДА ҖИРЛӘНГӘН

Татар Каргалысына килгәнче, биредә яшәүче журналист Фирүзә Әбсәләмова белән элемтәгә кергән идек. «Кирәкле кешеләрне табып, авылны күрсәтеп чыгармын», – диде ул. Һәм чынлап та шулай булды. Рәхмәт яусын!

Авылның мәктәп биналары, XVIII гасырда төзелгән сәүдә рәтләре, иске зират – Каргалыда көне буе йөрсәң дә, барысы турында ишетеп, күреп бетерү мөмкин түгелдер ул.

Фирүзә апа безне тагын бер үзенчәлекле җиргә алып барды – Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Мостафа кызы Җәлилованың каберенә. Ул Каргалыда күмелгән булып чыкты. Урынлы сорау туарга мөмкин: Хәдичә апа бу җирлектә яшәгәнме? Юк, сәбәп менә нәрсәдә икән:

– Хәдичә апа герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кече сеңлесе, – дип сөйләде Фирүзә Әбсәләмова. – Ул, әти-әнисеннән яшьли ятим калып, абыйсы карамагында тәрбияләнә. 1942 елның маенда, үзе теләп, өстенә соры шинель кия. Горький шәһәрендә элемтәче булырга укый, аннан Брянск фронт штабының 65 нче аерым элемтә полкында хезмәт итә. 1943 елны аны 58 нче статья буенча ун елга хөкем итәләр. Азат ителгәннән соң, лаеклы ялга чыкканчы Оренбургта мелиоратор булып эшли. Миңа Хәдичә апаның Оренбургтагы бер бүлмәле фатирында берничә тапкыр булырга туры килде. Әлеге очрашулар гадәттә Җәлилнең туган көне якынлашуы белән бәйле була иде. Ләкин 2000 елдагы соңгы очрашуыбыз алдагыларыннан үзгәрәк узды. «Фирүзә, Каргалы авылы имамыннан рөхсәт булса, үлгәч, мине шунда җирләсеннәр әле. Оренбург зираты шәһәрдән ерак урнашкан, ә Каргалыныкы – Казан юлы өстендә. Анда ятсам, Казаннан килүчеләр, бәлки, минем каберемә дә сугылып, догалар укып китәрләр иде», – диде ул.

Авылга кайткач, Хәдичә апаның гозерен имамыбызга җиткердем. Һәм уңай җавап ишеттем. Шул ук көнне Хәдичә апага телефоннан шылтыратып әйттем. «Рәхмәт, инде күңелем тыныч», – диде ул. Әлеге сөйләшүдән соң тугыз ай вакыт үткәч, сиксән ике яше тулырга санаулы көннәр калганда, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәдичә апа Җәлилова бу якты дөньядан китеп барды.

...Җыйнак кына каберлек янына килдек. Якты, ачык урында ул. «1918 елның 30 декабре – 2000 елның 3 ноябре» дип язылган. Хәдичә апа сөенеп ятадыр – каберенә эзне суытмыйлар икән. Авылга килгән кешеләр, шул исәптән Татарстан кунаклары да монда килеп дога кыла. Без дә шулай эшләдек...

– Муса белән Хәдичә арасында аерма – унике яшь, – дип дәвам итте Фирүзә апа. – Ятим калган сеңлесенә абыйсы гел ярдәм итәргә тырыша. Хәдичәне балалар йортына да ул урнаштыра. Ләкин сеңлесенә анда ошамагач, студент Муса аны үзе янына ала. Соңрак, еллар үткәч, Хәдичә Җәлилова «О моем брате» дигән кечкенә генә бер китап та яза.

– Хәдичә апа ни өчен кулга алына, сөйләдеме? – дим.

– Әйе, сөйләде. Югыйсә үзе турында сөйләргә бик яратмый иде, ә соңгы күрешүдә ничектер ачылып китте. Ул Брянск фронт штабының 65 нче аерым элемтә полкында радист булып хезмәт итә. Сүз иярә сүз чыгып, иптәш кызларына: «Монда халык дошманга каршы сугышып, үлеп ята, тылдагылар ачлы-туклы яши, эшли, ә мактау, казанышлар бары Сталинга гына эләгә», – дип ычкындыра. Ике-өч көннән соң Хәдичәне кулга алалар. 1943 елның гыйнвары була ул. Баксаң, аның белән хезмәт итүче кызлар арасында НКВД агентлары бар булып чыга. Нәтиҗәдә, Түбән Тагил төрмәсендә ун елга кадәр утыра. Бары тик 1952 елда гына аклана. «Реабилитацияләнү турында чиста паспорт алып азат ителдем һәм Зәйнәп апам янына юл тоттым», – дип сөйләгән иде.

Ни аяныч, Хәдичә апа иң матур чакларын төрмәдә уздыра. Нәтиҗәдә, аның балалары, гаиләсе булмый. Инде каберенә эз генә суынмасын, дип телик.

Сүз уңаеннан, Оренбургта яшәгән чакта Муса Җәлил үзе дә Татар Каргалысында еш була. Монда ул мәктәп балалары белән очрашулар, әдәби кичәләр үткәрә. Җәлил эзләрен саклаган мәктәп бинасы бүген дә исән, ләкин инде җимерек хәлдә.

...Татар Каргалысыннан сөенеп кайттык. Беренчедән, татар телен камил беләләр, нәкъ Казан арты сөйләме аларда. Икенчедән, йорт-җирләре ялт иткән, мул тормышта яшиләр. Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез, кайда гына яшәсә дә, тирә-ягын гөл-чәчәккә күмә һәм Каргалыда моңа янә бер кат инандык.

Татар Каргалысы белән безне биредә яшәүче журналист Фирүзә Әбсәләмова таныштырды.

Муса Җәлилнең бертуган сеңлесе Хәдичә Мостафа кызы Каргалыда җирләнгән.

Җәлил эзләрен саклаган мәктәп бинасы бүген дә исән.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Документларда Татар Каргалысы 1744 елда нигезләнгән дип язылган. Авыл баштагы мәлне «Сәгыйть бистәсе» дип йөртелә. 1920 елдан рәсми рәвештә Каргалы исемен ала. Атамасын янәшәдәге Каргалы елгасыннан алган дип фаразлыйлар.
Авыл халкы сөйләгәннәрдән.

 

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера