Татар Танае: ел саен су баса...
Яшел Үзәннең Татар Танае авылының кайбер урамнарын ел саен су баса. Татар Танае Шналы (Шеланда) һәм Гөбенә елгалары арасында утыра. Гөбенә ярларыннан ташып чыгып, суы авылга кадәр керә икән. Март уртасында биредә булып, авыл халкының сөенүен күрдек: «Быел кар аз булды, йортларга су кермәс ахры», – диде алар. Ләкин ике көннән Рәшит абый Габдерәхимов видео җибәрде – бөтен ихаталары су эчендә калган. «Бүген төнлә авылга таба су килә башлады. Иртәнге сәгать дүрттә күршеләр белән умарталарны күчердек. Аллага тапшырган инде...», – дип язды.
«ТӨН ЙОКЫЛАРЫ КАЧТЫ!»
Рәшит абый җәмәгате Асия апа белән гомер итә. Йортлары авыл башында – Гөбенә елгасыннан ерак түгел. Ир белән хатын язгы ташу чорына март башыннан ук әзерләнә башлый – беренче эш итеп баздагы бәрәңгене сарайга чыгаралар, идән астындыгы банкалар да түргә «менеп утыра». Аннан исә каралтыдагы бозауларны каршыдагы сарайга куып кертәләр. Шуннан Габдерәхимовлар могҗиза көтә башлый: су басмаса гына ярар иде...
Без килгәндә хуҗаларның идән асты коры иде. Арт яктагы бакчада умарта оялары да елдагыча суда түгел, җирдә утыра.
Һәм менә ике көннән алар барысы да су астында калган. Дөрес, узган ел белән чагыштырганда, быел су азрак булган. (Идән өстенә чыгарга егерме сантиметрлап ара калган). Ә менә 2018 елда су идән өстенә кадәр менгән. Хуҗалар өйдә резина итек киеп йөргән. Быел да капка төбе, ишек алды, бакчалар су эчендә утыра.
– Рәшит абый, ни өчен су баса торган җирдә йорт салдыгыз? – дим.
– Шушы нигездә әтием гомере буе яшәде. Ул 1904 елгы иде. Элек су басу дигән әйбер бөтенләй булмаган. Бәрәңге утырта торган бакчада әллә ничә төп алмагач үскән. Иң бе‑ ренче су басу 1969 елда булды. Без шул елны өйләнештек, шуның өчен дә яхшы истә кал‑ ган. Ул елны сарыклар су эчендә калды. Ишек алдына көймә белән кереп, сарыкларны төяп чыктылар. Ә йортны без 1968 елда салдык.
Авыл башына 1968 елда дамба салганнар. Күрәсең, дамба, су юлын томалап, язгы ташуны авылга керә торган иткән. Әнә шуннан соң Гөбенә елгасының агышы да үзгәргән. – Ул чагындагы колхоз рәисе Рус Танае белән Татар Танае арасын якынайтырга теләп шулай дамба өйдерде, – диде Рәшит абый. – Авылны болай су басар дип берәү дә уйламады. Менә шуннан бирле өч‑биш елга бер су басып торды. Соңгы елларда бигрәк тә ешайды. Габдерәхимовлар җәй буе идән астын ачык тота, тәрәзә, ишекләр дә ачык – дымлылык юга‑ ры, ис тә була. Идән асты көзгә генә кипшенеп бетә икән. Өйне генә түгел, мунчаны да су баса. Кайбер елларны ләүкә биеклеге су була.
– Су басу проблемасына игътибар итүче беренче җитәкче – Яшел Үзән районының элеккеге район башлыгы Василий Тыгин булды, – дип дәвам итте Рәшит абый. – Ул, авылга килеп, проблеманы үз күзләре белән күрде. Шул вакытта яңа дамба ясарга дигән карарга килделәр. Проектны ул эшләтте. Ләкин Тыгин китеп барды, эш туктап калды. Аннары республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка хат яздым. Күрәсең, хатны районга җибәргәннәр. Шулай итеп боз кузгалды, дамба ясаганнарын көтәбез.
Чынлап та, авылны су басу быел соңгысы булыр дип ышана җирле халык. Хәзерге район башлыгы Михаил Афанасьев бу проблеманы үз контроленә алган:
– Кулда килешү бар, төзелеш оешмасы белән контракт төзелгән, – диде Татар Та‑ нае авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин. – Дамба ясау 90 миллионга төшә. Техникалары белән эшчеләр килеп урнашты инде. Азрак җир кипкәнне һәм карьер ачылганны көтәбез. Дамба булгач, су икенче юлдан китәргә тиеш. Авылларны бөтен яклап таулар чолгап алган. Тау битләрендә су эри дә авылга таба агып килә. Шуның өчен дә безне ел саен диярлек су баса.
...Рәшит Габдерәхимовка 75 яшь тулган. Берәү булса, шулай су эчендә яшәүләренә зар елап, кемнедер сүгеп утырыр иде. Ә ул, оптимистларча карап, проблемадан чыгу юлын эзләгән. Башта егерме ел механизатор, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы газ хезмәтендә эшләгән киң күңелле Рәшит абыйга сокланып кайттык.
ТЕХНИКА ҖЕНЕ КАГЫЛГАН...
Габдерәхимовларга барганда, урамда торган бик үзенчәлекле ике техникага игътибар иттек. Берсе – трактор башмакларына утыртылган «Ока», икенчесе – зур трактор көпчәкләренә беркетелгән «Жигули» машинасы. Читтән карап торганда кызык та, сәер дә. Бу техникаларның барысын да Татар Танаенда яшәүче Илдар Уразов ясаган. Шундый үзенчәлекле машиналар бишәү аңарда!
– Болар белән трассага чыкмыйсыздыр инде? – дидем Илдар абыйга.
– Юк, техосмотр-фәлән узмаган алар. Җәмәгатем күрше Кайбыч районы Багай авылына йөреп эшли, фельдшер. Ике район арасында юл юк. Язын, көзен – «Жигули» машинасы, кышын исә «Ока» белән алып барам. Хатынны җәяү йөртеп булмый бит, ә мин ясаган машиналар карда да, пычракта да йөри.
– Шундый биш техника нәрсәгә сезгә? Аның барысы белән дә йөрисезме? – дим.
– Алар барысы да йөри. Нәрсәгә дип... Кыш көне эш юк бит, буш торганчы дип ясыйм. Ике ай эчендә бер техниканы җыеп куям. Бер машинаны сатып та җибәрдем. Әле менә тагын сораучы бар. Бу башмаклы «Ока» машинасы 200 мең сум тора. Техника җыю бик ошый миңа. Беренче машинамны 2002 елда ясадым.
– Иске машиналарны сатып аласызмы?
– Әйе, сатып алам. Кузовын, аерым детальләрне берәм‑берәм җыям.
Илдар абый Танайда туып үскән ир-ат. Әтисе күп еллар колхоз гаражы җитәкчесе булган. Малай еш кына әтисенә ияреп гаражга йөргән, техникага мәхәббәт шул чагында уянган. Аннан үзе колхоз техникасында эшләп алган. Газ эшендә дә хезмәт куйган.
– Бүгенге көндә өйдә генә эшлим, күп итеп мал‑туар тотабыз, – диде Илдар абый. – Сыерлар, сарыклар асрыйбыз. Икенче улыбызның сәламәтлеге белән проблемалары бар. Шуның өчен дә өйдә торырга туры килә.
Илдар абый үзе ясаган «Ока»га утыртып урам да әйләндереп килде. Бик кызык тәэсирләр калды: үзе «Ока», үзе биек. Башмакларда йөргәнгә күрә, йомшак кына, җай белән генә бара. Сәгатенә илле-алтмыш километр тизлек белән йөри икән.
Бу кешенең уйлап табучанлыгына бер шаккатсам, хәләл җефетенә булган мөнәсәбәтенә тагын да сөендем. Ике улының әнисен, яраткан кешесен җил-яңгырда, буранда йөртмәс өчен, әнә нәрсәләр уйлап тапкан бит. Яратухөрмәт менә шушыдыр инде...
ЯНГЫННАН СОҢ ТОРГЫЗЫЛГАН АВЫЛ
Татар Танаенда бүген 201 хуҗалык бар, 430 кеше яши. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы эшли. Китапханә, мәдәният йорты, ФАП – барысы да халыкка хезмәт күрсәтә. Кызганыч ки, авылда балалар саны елдан‑ел кими икән. Дөрес, Татар Танае урта мәктәбен быелгы уку елында 78 укучы тәмамлый. Ләкин әле дистә ел элек кенә дә балалар саны бермә‑бер артык булган.
Бик үзенчәлекле тарихлы авыллар бар, Татар Танаен шундыйлар рәтенә кертергә мөмкиндер. 1843 елда биредә көчле янгын чыга, авыл тулысынча янып бетә. Җирле халык сүзенә караганда, бары тик каравылчы йорты гына исән кала. Һәм шундый зур фаҗигадән соң да авыл яңадан торгызыла! Алай гына түгел, ул үсә. Нәтиҗәдә XX йөз башына авылда ике мәчет ачыла. Дүрт йөзгә якын йорты, меңнән артык кешесе була. Мәчет каршысында мәдрәсә эшли, һәм аны тәмамлаган кайбер шәкертләр Казан, Бохара мәдрәсәләренә барып белем ала.
Авылда барлыгы дүрт урам бар, һәм аның һәркайсына халык аерым исем кушкан. Беренче урам, элек руслар яшәгәнгә, – Рус урамы, икенчесе – Үзәк урам, өченчесе – Ындырчы урамы, дүртенчесе Тегәрҗеп урамы дип аталган. Иң кызыгы, заманнар үзгәрү сәбәпле, ул урамнарның рәсми атамалары барлыкка килгән. Ә менә Рус урамы элеккеге исемен югалтмаган. Рәсми исеме бүген бүтән булса да, халык аны элеккечә атый.
Татар Танае урта мәктәбенең элеккеге тарих укытучысы Фәрит абый Мирхатуллин җыйган мәгълүматлар белән танышып чыктым. Барысын да бәйнә‑бәйнә язган ул. Аксакал туган авылында кеше саны кимүне менә ничек аңлаткан:
«Беренче. 1921 елгы ачлык.
Икенче. Колхозга керергә теләмичә, авылдан китәргә мәҗбүр булучылар.
Өченче. Бөек Ватан сугышы.
Дүртенче. Кызлар күп туу.
Бишенче. Егетләрнең аракы белән дуслашуы.
Алтынчы. Колхозлар таркалып, авылга инвестор килү».
Чынлап та, уйлап карасың, бу фикердә дөреслек бар. Иң аянычы – Татар Танаена гына түгел, бик күп башка авылларга да туры килә торган сәбәпләр бу.
«САГЫНАМ...»
Яшел Үзән халкы җыр‑биюгә хирыслыгы белән аерылып тора. Бу якларны якыннан белгәнгә, моңа инанып әйтәм. Татар Танаенда да шулай – концерт, спектакльләр куярга дигәндә, ялындырып тормыйлар икән. Халык кына азая, бердәнбер проблема шул.
– Мәдәният йортында эшләгәндә өйгә йокларга гына кайта идек, – ди Фәния апа Хуҗина. – Егерме тугыз ел мәдәният йортында директор вазыйфасын башкардым. Лаеклы ялга чыккач, эштән киттем инде. Дин юлына бастык, Аллага шөкер.
Фәния апаның «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исеме бар. Җәмәгате Наил абый белән ике ул, бер кыз үстергәннәр. Балалар үз гаиләләре белән яши, өлкәннәр исә яшьлектә салган йортларында гомер итә.
– 1969 елда өйләнештек, шуннан бирле тату гына гомер итәбез, – дип дәвам итте Фәния апа. – Башта Кемерово өлкәсендә яшәдек. Тугыз ел гомер иткәч, кире туган якка кайттык. Наилнең әтисе вафат булгач, нигез ят кешеләргә калмасын, диде ирем. Авылга кайткач, колхоз ашханәсенә пешекче итеп куйдылар. Ләкин минем мәдәният өлкәсендә эшлисем килде. Кечкенәдән җырладым, сәхнәдә буласым килде. Мин бик бәхетле – хыялым тормышка ашты. Өч дистә ел мәдәният йортында эшләдем. Шул чаклар хәзер дә бик сагындыра. Яратып кына түгел, бөтен барлыгымны биреп хезмәт куйдым.
Фәния апа көр күңелле кеше. Аяклары авыртуга карамастан, ник бер зарланып карасын. Өендәге һәр почмагын күрсәтеп, атлап түгел, очып кына йөрде. Хәләл җефетеннән аермалы буларак, Наил абый тыйнак кеше. Хатыны сөйләгәннәрен тыйнак гына елмаеп тыңлап утырды. «Ярар инде, анысы кирәк түгел», – дип тә куйгалады. Ә Фәния апа хәләл җефете турында да сөйләде:
– Наил үзе сөйли белмәс, әйтим әле – кулы алтын аның. Өйдәге ике шкаф, кием элгечләре – барысын да үзе ясады. Әле хәзер дә тик тормый, үзенә кул эше табып кына тора.
Чынлап та, Наил абыйның куллары алтын икән, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Быел кыш шырпыдан йорт, башка предметлар ясарга өйрәнгән. Алар тулы бер композиция: йортның баскычлары, рәшәткә-коймалары, барысы да чынбарлыктагы кебек.
– Интернеттан карап өйрәндем, – диде Наил абый. – Кыш көне эш юк бит, ә тик утырасы килми. Язга чыккач андый эшләргә вакыт калмый, кара көзгә кадәр бакчада мин. Әле менә йөз төп помидор утырттым. Фәниянең аяклары авырткач, бакча эшләренә бик катнашмый, ә мин яратам. Балаларга күп итеп төяп җибәрәм. Рәхмәт әйтеп алалар, шуңа күңел була.
Шырпы өйләрне Наил абый берничәне ясаган. Аларны ул балаларына, күршеләренә биргән. Әле менә авылдагы балалар бакчасы җитәкчесе килгән. Аңа да бүләк итеп җибәргән.
– Исән булсам, киләсе кышка үземә яңа бер шөгыль табып куйдым инде, – диде Наил абый. – Ни икәнен әлегә берәүгә дә әйтмим, башта өйрәнергә кирәк. Гел бер төрле эш кенә туйдыра, төрле юнәлешне үзләштерәсем килә. Кызык бит.
...Татар Танаеның төп байлыгы - киң күңелле, ачык йөзле, тырыш халкы. Алар уздырыштан мал җыймый, булганына канәгать итеп, күңелле яши белә. Шуның өчен дә биредә халык бәхетле гомер итә кебек тоелды безгә.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Авылыбызның беренче исеме – Мамадыш-Тәүгилде. 1843 елгы көчле янгыннан соң авыл Танай дип атала башлый.
Танай атамасы хакында төрле фикерләр йөри. Кайберәүләр аны кеше исеме, ә икенчеләр «яңа ай» дигән мәгънәне белдерә диләр. Минемчә, соңгысы дөреслеккә якынрак. 1873 елда безнең якларга энесе Габделкави белән Каюм Насыйри килә. Алар авылыбызның этник шәҗәрәсе белән таныша. Бу шәҗәрәне XV йөздән башлап авыл имамнары алып барган. Шулай булгач, авылыбыз бик борынгы. Фәрит Мирхатуллин, Татар Танае урта мәктәбенең элеккеге тарих укытучысы.
Руфия Фазылова
Фото:Александр Ефремов
Добавить комментарий